ИКЕ ДӘВЕР КЕШЕСЕ
Күренекле әдип Афзал Шамов тулган көннәрне инде Афзал абый ту ган-үскән җиреннән бик еракта көньяк Украина далаларында Врангель һәм Махно җитәкчелек иткән, башлыча тәҗрибәле, башкисәр офицерлар корпусына каршы аяусыз көрәшүче кызыл гаскәриләр арасында каршылый Бу вакыйгалар соңыннан аның яза башлап та төгәлләнмичә калган «Перекоп» романы битләрендә шь тулыр иде. Ул сиксән тугыз яшенә якынлашкан көннәрдә арабыздан китте. Олырак яшьтәге әдип вә шагыйрьләр аны искә алганда кайчак «АфЗал Шамов ике дәвер кешесе иде», дип әйткәлиләр Бер карасаң ул чынлап та шулай икән Афзал абый патша заманында туган һәм шул дәвердә балигъ булган, ягъни кешегә хас сыйфатларны туплап калыплашкан. 1917 елдан сон килгән янарышны, яңа туачак дәверне инде ул буй житкән егет буларак каршылый Анын яшьтәгеләр бүген, әнә, Әфганстан яисә Ичкерия ише «кайнар нокталар»да кан коюлы сугыш афәтенең әчесен татып, «тормыш мәктәбе» узалар Хәер, ул җәһәттән Афзал Шамов- лар чорындагылар өлешсез калмаган башта бөек түнтәрелеш көннәренең канлы вакыйгаларына шаһит булган алар. Аннан сон ил халкын хак вә хаксызларга бүлеп, кулга утлы корал тотып, тиңдәше булмаган аяусыз сугыш кырына барып кергәннәр Унтугыз яше һәм күпсанлы хикәя вә повестьларында чагылыш табачак. Әмма Афзал абыйның унсигез яше тулганчы ук иңенә утлы корал асып, яу кырына ташлануын күп кеше белми әле. Чөнки үзе аны беркайда да тасвир итеп, язып калдырмаган, биографик белешмәләргә дә теркәмәгән Заманы шундыйрак булган. Ә бит дөреслектә ул 1917 ел вакыйгаларыннан соң Казанда башланып киткән чуалышларда ук кулына корал тотып катнашкан, ягъни, «бик иртә өлгергән» сирәк шәхесләребезнсң берсе. Тик ул вакытта элеккеге шәкерт Афзал Шамов кызыллар ягында торып сугышмаган һәм шул сәбәпле соңыннан бу хәлләрне рәсми белешмәләргә теркәүне дә кирәк санамаган. Алда әйткәнемчә, заманасы андый булмаган Дөрес, ул буржуйлар ягында торып, ярлы-ябагага каршы да сугышмаган. Ул өченче фронт, өченче бер көч сугышчысы яшел әләм күтәреп, аклар белән кызыллар арасында торып көрәшүче Вэнсов «гаскәрләре» сафында булган. Афзал абый бу хакта бервакыт безгә бик тәфсилләп сөйләгән иде Бу хәл 1979 елның декабрь урталарында, Казан Мәскәү поездында булды Без, бер төркем язучылар, СССР Язучылар берлеге белән СССР Әдәби фондының бергәләп уздырылган зур бер утырышына бара идек Дистәгә якын язучы утырган ХӘТЕР Афзал абый Шамовка быел туксан биш яшь тулыр иде. Ул сиксән тугыз яшенә якынлашкан көннәрдә арабыздан китте. Олырак яшьтәге әдип вә шагыйрьләр аны искә алганда кайчак «АфЗал Шамов ике дәвер кешесе иде», дип әйткәлиләр Бер карасаң ул чынлап та шулай икән Афзал абый патша заманында туган һәм шул дәвердә балигъ булган, ягъни кешегә хас сыйфатларны туплап калыплашкан. 1917 елдан сон килгән янарышны, яңа туачак дәверне инде ул буй житкән егет буларак каршылый Анын яшьтәгеләр бүген, әнә, Әфганстан яисә Ичкерия ише «кайнар нокталар»да кан коюлы сугыш афәтенең әчесен татып, «тормыш мәктәбе» узалар Хәер, ул җәһәттән Афзал Шамов- лар чорындагылар өлешсез калмаган башта бөек түнтәрелеш көннәренең канлы вакыйгаларына шаһит булган алар. Аннан сон ил халкын хак вә хаксызларга бүлеп, кулга утлы корал тотып, тиңдәше булмаган аяусыз сугыш кырына барып кергәннәр Унтугыз яше вагоннын «картлар купесымнда без дүртәү Афзал Шамов. Сибгат Хәким, Атилла Расих һәм мин. Күрше купеларда, табын корып, шау-гөр килешәләр, о без, картлар, чәй эчеп, сабыр гына әңгәмә куертып барабыз Шулчак үз биографиясе дә, мулла улы вә ишан оныгы булуы сәбәпле, ак таплардан азат булмаган Атилла ага итагатьле генә итеп сорау бирде: — Афзал Шиһабетдинович, сезне Вәисовчылар идеясен яклап, сугышып йөргән дип сөйли кайбер Казан картлары. Шул хәл дөресме соң? — диде. Афзал абый тартынмыйча гына булган вакыйгаларны сөйләп бирде. Баксаң-күрсәң, аның бабасы Нәҗметдин шул хәрәкәтне башлап җибәргән өлкән Вәисовнын иң якын мөритләреннән берсе саналган икән Тик соңрак, башлы-күзле булып, мөстәкыйль тормыш көтә башлагач кына, яшь кәләшенең үгетләвенә буйсынып, ул хәрәкәттән бераз читләшә төшкән һәм, бәлки шул сәбәпледер, тиздән сөргенгә җибәрелгән Баһаветдин Вәисов язмышына дучар ителмәгән. Ә бит ул елларда Зөя өязе авылларыннан бик күп кешене фирка башлыгына ияртеп сөргенгә, яисә Зөя, Казан калаларының төрмәләренә озаткан булганнар. Әйе, хәлле генә игенче һәм һөнәрче улы Нәҗметдин, үз вакытында фирка башлыгыннан беркадәр читләшеп, аның аянычлы язмышын кабатламый. Әмма ләкин ул яңа дини агым йогынтысыннан ваз кичми, бу идея аның күңел түреидә пыскып яшәвен дәвам итә. Соңыннан шул рухи омтылышны ул улы Шиһабетдин күңеленә дә сеңдерә ала. Гасыр башларында, 1905 ел хөрриятеннән соң, яңадан дөрләп кабынып киткән «вәисовчылар хәрәкәте» Казанда, Апанаев байларның «Касыймия» мәдрәсәсендә укып йөрүче шәкерт Афзалетдинны да үз өермәсенә ияртеп ала... Күп еллар узгач поездда безгә сөйләгәннәре шул булды. Укымышлы, зиһенле шәкерт буларак аны ешрак Вәисовның хәзерге Тукай исемен йөртүче урамда урнашкан төп йорты, «штаб» тирәсендәрәк тоталар. «Яшел әләм җилфердәгән ишек төбен саклаучыларның берсе мин идем. Без, сакчылар, мылтык тотып, биек болдырда басып торабыз. Ә иптәшләребезнең күпчелеге Казан урамнарында барган бәрелешләрдә катнашалар», дип искә алганы хәтеремдә Афзал абыйның. Чөнки бу хакта без әлеге сәфәр тәмамлангач та берме, икеме тапкыр сөйләшкән идек. Дөресрәге, мин, төпченеп, аңа сораулар бирдем. Ул исә җавапсыз калмады. Сиксәненче еллар башында әле Вәисовчылар хәрәкәте хакында мәгълүмат бик аз иде. Хәзер дә ул хакта күп язмыйлар, һәрхәлдә, ул хәрәкәтнең патша чоры Россиясендә хөкем сөргән милли изүгә каршы оештырылган бер чара булганлыгы бәхәссез. 1917 елгы вакыйгаларда да ул хәрәкәт милли мөстәкыйльлек өчен көрәшүче көчләргә якынрак торган булса кирәк һәрхәлдә, ул дәвердә аңа ышанган яшьләр һәм шәкертләр үзләрен халкыбызның борынгы дәүләтчелеген торгызырга йөрүчеләр итеп хис кылганнар дигәнрәк фикердә калганмын мин. фзал абый Шамовның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы да шул ук унсигезунтугызыичы еллар чигенә туры килә. 1918 елның көзендә ул туган якларына кайта, үзләреннән ерак булмаган Татар Исламы авылында балалар укытырга керешә. Шул кышта аның хәбәр һәм мәкаләләре татар газеталарында күренгәли башлый. Беренче дөнья күргән һәм укучылар күңелен җәлеп иткән «Очрашу», «Кызыл корбан» (1919) хикәяләренә оеткы салына. Менә аның «Эш» газетасының 1919 елгы 3 октябрь санында басылган, байлар белән ярлылар тормышын капма-каршы куеп тасвирлаган шигыреннән дүттг юл: Анда тыныч, анда рәхәт, Шат яшиләр «җан» өчен. Әмма монда башка тормыш... Җан бирәләр ил өчен Бу юлларны ул инде, әлбәттә, Казанда курсларда укып йөргән, яисә иңенә кызылармеец шинелен кигән көннәрендә язган булса кирәк. Озакламыйча ул авыл мөгаллимнәре әзерләүче курсын калдырып, үз теләге белән «ил өчен җан бирү»челәр сафына барып баса, һәм гражданнар сугышы беткәнче яу кырыннан чыкмый. Афзал абыйның ут эчендә йөргән шул елларда рус классик әдәбияты белән бик кызыксынып таныша башлавы һәм көндәлек язарга карар биргәнлеге хакында сөйләгәне хәтеремдә. А Бервакыт, җитмешенче еллар урталарында, язучы Госман ага Бакир белән икәү, сырхаулап торучы Афзал абыйнын хәлен белергә бардык. Сүз иярә сүз чыгып, гражданнар сугышы көннәре дә нскә алынды. Афзал абый шунда: Ул чор көндәлекләрем исән әле. Вакыт-вакыт аларны кулыма алгалыйм. Бик сирәк вакыйгаларны гына терки алганмын дип үкенеп тә куйгалыйм,— диде. Госман ага анын сүзен дәвам итте: Ул вакытта мин бөтенләй дә яза алмадым. Фәкать егерме өченче елдан, синен белән ятимнәр мәктәбендә бергә эшләгән көннәрдән башлап кына көндәлек алып бара башладым .. Әйе, яу кырында җинеп кайткач та аларнын бергәләп яна тормыш кору фронтында эшләгәнлекләре мина да мәгълүм иде. Ул елларда Афзал Шамов, университет каршында оештырылган рабфакта уку белән бер үк вакытта, төрле курсларда укыта. Ә 1923 елда элекке Казанның читендәрәк хәзерге Гагарин һәм Короленко урамнары тоташкан урындагы бер ялгыз бина-утарда ятимнәр өчен Г. Тукай исемен йөрткән балалар йорты оеша. Аны оештыручылар балалар язучылары Гасыйм Лотфи белән Госман Бакиров булалар. Укытучы-тәрбияче итеп, ярдәмгә Афзал абыйны да чакыралар. Тагын бер очрашу вакытында, дөресрәге, Афзал абый белән Гасыйм Лотфи, яшьлекләрен искә төшереп, элеккеге балалар йорты урнашкан тирәләрдә йөргәндә һәм шунда уздырылган әдәби кичәләрне искә алганда, Афзал абый: — Ул кичәләрнең барлык афишалары да, программалары да миндә саклана әле, дип әйткән иде. Җае чыкканда әйтеп калыйм: Афзал абый Шамовнын ул ике-өч дәвернең вакыйгаларын берләштергән истә- лек-көндәлекләрсн дә, бик бай башка тупламаларын да һич кенә дә югалтмыйсы, киләсе буыннар өчен дә саклыйсы иде. Дөрес, алар әлегә нык кулда, анын балаларында калганнар. Ә киләчәктә аларны бер урынга, берәр гыйльми үзәккә алу зарурдыр, шәт Алда әйтелгәнчә, көндәлекләрне ул 1919 елдан яза башлый Шулай булгач, анда егерменче, утызынчы еллар вакыйгалары да беркадәр чагылыш тапмый калмагандыр. Үзе сөйләгәннәргә караганда, Мәскәү дәүләт университетында укыган елларында ул чордашы Шамил Усманов белән бик якыннан аралашкан. «Казаннан Мәскәүгә эш белән барганда да еш кына Шамил белән Асияларга төшә идем»,— дип әйткәннәре һәм күренекле артистка Измайлова белән мәшһүр комиссар тормышына бәйле мәзәкләр сөйләве хәтеремдә. Афзал Шамов татар әдипләре, татар зыялылары дистә еллар буе хыялланган һәм омтылган биек үргә — университет белеме алуга ирешкән беренче язучыбыз булса кирәк. Заманында университетка кереп уку турында Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов һ. б. күренекле шәхесләребез дә байтак хыялланган. Әмма патша Россиясендә андый мөмкинлек бик-бик аз кешеләргә, анда да башлыча морза һәм түрә балаларына гына тудырылган булуын һичничек тә инкарь итә алмыйбыз. Ә инде җәйнен-җәй буе буразнада, кышын исә шәм яктысында аяк киемнәре тегеп яки кысан мунчада киез әвәләп көн күргән Шиһабетдин улына, элекке заман булса, мөгаен, андый бәхет тәтемәс тә иде Дөрес, яна заманда да аны, соңгы курста укырга тиеш бер вакытта, «кулак баласы» дип, чак кына университеттан куып чыгармыйлар. Бу хәл 1929 белән 1930 еллар вакыйгаларына, колхозлашу вакыйгаларына бәйле рәвештә килеп туа. Колхозлашу шаукымы кузгалгач кына нкеләтә-өчләтә көч куеп эшләп, таза тормыш корган бертуган Шиһабетдин белән Галәветдиннең «советча» Афзал Шамов һәм Госман Бакиров 1924 елда яшәмәгәнлекләре ачыклана. Аларны кулга алалар һәм озакламыйча юк итүгә хөкем чыгарыла. Шул шаукым татар дөньясында инде язучылык хезмәте белән шактый дан-шөһрәткә ирешкән Мәскәү студенты Афзал Шамовка да кара кулларын суза. Аны тизрәк әдәбият мәйданыннан сызып ташларга һәм югары белем алганлык турындагы таныклыгыннан мәхрүм итәргә теләүчеләр табыла. Бу афәттән Афзал абый авыр тетрәнүләр, зур югалтулар бәрабәренә генә котылып кала ала. Ләкин ул афәт күләгәсе аны шушы утызынчы елдан соң гомере буе эзәрлекләп килә. Үз ишләре арасында да кайберәүләр, бик ачулары килгәндә, «Совет тарафыннан атыласы кулак баласы» дип искә төшергәләп торалар. Ләкин шундый авыр сынаулар да Афзал ага Шамовнын башкаларга карата булган итагатьлелек, кешелеклелек сыйфатларын сызып ташлый алмый. Афзал абыйның һәркемгә карата ярдәмчел кеше булуын бик күпләрдән ишетеп белгән булсам да, ике очрак мине тәмам хәйран калдырды. Башта үземә бәйле бер шундый очракны искә төшереп үтим. Укый-яза белә башлаган көнемнән язучыларны илаһи бер изге затлар итеп күрергә күнеккән, бигрәк тә татар язучыларына чын табыну белән табынган кеше икәнлегемне белгәч, 1967 елда мине Татарстан Язучылар берлегенә эшкә чакырганнар иде. Килдем, хуҗалык эшендә эшли дә башладым. Ләкин бер ел үтмәстән бик каты авырып та киттем. Элекке елларда дүрт мең чамасы кешене берләштергән, авыр хезмәт үтәүче бер коллективта башта зур бер бүлекне, аннары партия оешмасын җитәкләү минем саулыкка зыян китергән, нервыларны бик какшаткан иде булса кирәк. Авыр хәлдә больницага эләктем. Тәнемә чит кеше каннарын өстәп, хәл керткәч, яныма баш врач килеп утырды. (Аның ике-өч ел Алжирда да эшләп кайткан бик тәҗрибәле табиб булганлыгын соңрак белдем.) Энем, чирең катлаулы, — диде.— Андый катлаулы чирләр белән көрәшүче врач тимерюлчылар хастаханәсендә генә бар. Тик анда сирәк кешене алалар... Мин, бер сүз дә әйтә алмыйча, авыр уйларга чумып ятып калдым. Шул ук сүзләрне ул, мөгаен, эштән хәл белергә килүчеләрнең берсенә дә әйткән булгандыр. Бу хәбәр тиздән Афзал абыйга да барып ирешкән. Ә аның улы Альфред тимерюлчылар хастаханәсендә эшли икән. Афзал абый анда барган, сөйләшкән, үгетләгән, ялварган дигәндәй. Озакламый мине шунда күчерделәр, аллы-артлы ике-өч авыр операция ясады миңа республикабызның танылган хирургы Михаил Семенович Сигал. Шулай итеп мине җәһәннәм базыннан кире шушы якты дөньяга тартып чыгардылар. Бүген дә исән-имин йөреп торуым белән мин шул шифалы, җылы куллы мәрхүм хирург белән Афзал абыйга һәм аның улы Әлфәриткә (Афзал абыйча әйтү) гомерем буе бурычлымын. Күңелемдә булган рәхмәт хисләремне дә бәлки вакытында әйтеп җиткереп бетерә алмаганмындыр. Шулар өчен өчесеннән дә бүген тагын бер кат гафу үтенәм. Мине тетрәндергән икенче бер вакыйга Афзал абыйның хатынын җирләгән бер вакытта булды. Гадилә апаның бик сабыр табигатьле, итагатьле кеше икәнлеген, Казан кызы булганлыгын, революция алды елларында башкалабызның мәшһүр Фатиха Антова гимназиясендә белем алганлыгын белә идем. Менә бервакыт аның җеназасы өстенә чал чәчле бер абзый килеп башын куйды: — Рәхмәт, җиңги, диде ул күз яшьләре аралаш. Абый кебек син дә киң күңелле, ярдәмчел булдың, без ятимнәрне үз канатың астына алып үстердең... Казанда галим-голәмә арасында күренгәләп, борынгылар тарихына бәйле кызыклы гына хикәятләр сөйләргә һәвәс Салих Нәҗмиев дигән кеше иде ул Сорашып белдем ул Вәисов- ның мөрите булган Нәҗметдин картның тугызынчы ир баласының улы икән ләбаса! Аталары Галәветдин «доАфзал Шамов 1927 елда. шман сыйныф» буларак кулга алынгач алар ятим калганнар. Мәскәүдән кайтып, китап нәшриятына эшкә урнашкач та Афзал абый аларны үз гаиләсенә алган, үз балалары белән бергә тәрбияләгән, укыткан икән Гадилә апа да моңа һич карышмаган, авыр язмышны ире белән бергә кичергән, кимлек-кыенлыкларны бергә күргән. Мондый олы җанлылыкны һәркем дә булдыра алмый бит. Ә алар аны булдырган. Менә шул сыйфатлары өчен дә бик кадерле шул безгә Хфзал абый һәм анын тиң, тату гаиләсе' езнең әти-әниләр буыны Афзал Шамов һәм анын белән бер чорда иҗат иткән Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Һади Такташ әсәрләрен укып буй җиткән һәм тәрбияләнгәннәр. Егерменче елларда Афзал Шамов - иң актив ижат иткән әдипләрнең берсе. Бу елларда ул киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителгән хикәя һәм повестьларны бер-бер артлы яза һәм бастырып та чыгара. 1926— 27 елларда ике хикәя җыентыгы донья күрә, шул ук елларда атаклы «Рәүфә» повесте, «Днепр буенда» исемле озын хикәясе языла, революциянең ун еллык юбилеена багышланып «Перекоп» романыннан өзекләр басылып чыга. Шулар артыннан ук диярлек «Бер мәхәббәт турында», «Ана» кебек киң офыклы әсәрләр языла, бераз соңрак мәгълүм «Госпитальдә» хикәясе туа. Әйе, ул чорда А. Шамов үзен оста хикәяләүче итеп таныта. Шушы әсәрләре белән А. Шамов яраткан остазлары Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовлар тиңенә барып баса. Ул елларда А. Шамов иҗаты һәм иҗади активлыгы белән яшьтәш каләм тибрәтүчеләрен бер адымга артта калдырып бара диярлек. Тормыштагы активлыкларын да бергә кушсаң, проза өлкәсендә аннан фәкать Шамил Усманов белән Кави Нәҗми генә калышмаска тырышалар сымак. . Менә шушы шәхесләр һәм алар иҗат иткән әсәрләр тәрбиясен күреп, алар рухын тоеп тормыш юлына баскан буын безне авыр бронялы танклар сугышы заманында парта араларына утырган утызынчы ел балаларын укытты һәм үстерде. Аталарыбызны кан коюлы, дәһшәтле сугыш афәте меңәрләп-менәрләп үз тегермәнендә тарткан көннәрдә без Афзал Шамовнын «Днепр буенда», «Госпитальдә» ләрен, Гомәр Разинның «Сиваш»ын, Габдрахман Әпсәләмовның сугыш хикәяләрен укып, ятим күңелләребезне юаттык Көчле рухлы әсәр геройларыннан үрнәк алып, алдыбызда торган авырлыклар алдында җебеп төшмәскә күнектек. Ул елларда без яратып, күмәкләп укыган әсәрләр арасында Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, Александр Фадеевның «Тар-мар» романы да бар. Латинча хәрефләр белән басылган бу ике роман да Афзал абый тәрҗемәсендә чыкканнар иде. Ал арга соңрак шул ук тәрҗемәдәге «Хаҗи Морат» Лев Толстойның иң кешелекле әсәрләреннән берсе өстәлде Сүз уңаенда гына әйтеп китим, «Хаҗи Морат» романын, Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр берләшмәсе җитәкчесе буларак, кабат чыгарырга дип ике-өч мәртәбә нәшриятка тәкъдим иткән идем Яңадан дөнья күрәсе булса, Афзал абый аны тагын бер мәртәбә күздән кичереп, эшкәртеп тә чыгасы иде Ләкин нәшриятта миңа, ул әсәрне кабат чыгаруны партия өлкә комитетында да, үзәктә дә хупламыйлар, дип аңлаттылар. Кавказда кабат «Шамил бандалары»н «жиңәсе- ләр» буласын күздә тотып шулай эшләгәннәрдер, күрәсең. Чөнки җитмешенче, сиксәненче елларда ук Кавказда тыныч түгел, әле анда, әле монда дигәндәй, ел саен төрле «бандалар»га каршы гаскәр, танклар куллану очраклары булгалап тора иде бит. «Хаҗи Морат» әсәре исә андый гамәлләргә каршы язылганнарның да иң үтемлесс санала. Хәтеремдә: кырыгынчы елларда безнең авылда ике китапханә иде Кечерәге мәктәпнеке: анда булмаган китапларны эзләп еш кына авыл советы каршындагы китапханәгә дә барып чыккалый идек. Иң гаҗәбе шулдыр, бүгенге заман белән чагыштырганда йөз мәртәбә начаррак тормыш иткән авыр сугыш заманында Татарстаннан читтәге, бик алай зур да булмаган татар авылының икс китапханәсе дә өзелмичә Казаннан һәр яңа чыккан китапны гына түгел. «Совет әдәбияты» журналын да, татарча һәм русча басылган «Әдәби альманах»ны да, яңадан-яңа дәреслекләрне дә даими алып торалар иде' Барлык фәннәрне дә без V3 ана телебездә язылган дәреслекләрдән укыдык Шуңа өстәп әле астрономия, физикадан өстәмә китапчыклар, гади радиоалгычларны ясарга өйрәткән татарча белешмәлекләр дә бар иде Б Чуваш язучысы А. Колган, татар әдипләре Г. Әпсәләмов, А. Шамов, чуваш шагыйре П. Хузангай, татар шагыйрьләре Зәки Нури, Хәсән Туфан (сулдан уңга). Шундый ук күренеш күрше авылның мәктәп-китапханәләренә да хас иде бугай — аларга да яңадан-яңа татар китаплары килеп тора, үзара очрашкан саен без кемнең нәрсәләр укуы белән дә кызыксынабыз Хәзер исеме яңадан илгә кайтарылган «ак эмигрант» язучы Габделбари Баттал туган Яңавыл егет-кызлары еш кына әдәбият укуда безгә үрнәк булалар иде. Берзаман алар кулында күрелгән Һади Такташ «Әсәрләре»н үзебезнең зур китапханәбездән эзләп табуымны һәм мавыгып укыт айлыгымны. Такт ашча итеп, сүз тезмәләре тезеп маташканлыгымны беләм. Хәтерем ялгышмаса, кызгылт коленкор тышлы ул китап та авыр сугыш елларында басылып, безнең ерак авылны да эзләп тапкан иде. Шул елларда кулдан төшмичә укылган китапларымның берсе — Афзал абыйның бик калын хикәяләр тупламасы иде. Өченче шундый китап— Шәриф Камалның бик калын — озынчарак форматлы иде бугай — шактый тулы бер җыентыгы булды. Мирсәй абый Әмирнең «Агыйдел»ен исә без, Артыкбикә, Күчәрбайлар рәвешенә керергә тырышып, мәктәп сәхнәсендә шуларны җанландырырга маташып йөргән идек Ул елларда мәктәптә һәм авыл клубларында театр уены уйнау үзенә күрә бер күркәм традиция иде. Яшьләр күңеле шул эшкә, шул һәвәслеккә тартылып торыр иде. Димәк ки, болар барысы да ерак Казанда торып иҗат итүче Камал, Әмир, Шамовларның уңай бер йогынтысы нәтиҗәсе булган инде. Шул рәвешле алар безне тәрбия кылуда үзләреннән өлеш керткәннәр. Казанга килгән беренче елларда мин әнә шул үрнәк шәхесләрне күрү хыялында яшәдем. Беренче очрашып сөйләшүдән соң ук миңа Афзал абыйның тыйнаклыгы күзгә чалынган иде. Ул елларда аның «Миннур карт» хикәясе телдән төшми мактала иде. Сугыш хикәяләре һәм истәлекләре көндәлек матбугат битләрендә еш күзгә чалына иде. Ләкин мин алар хакында иркенләп сората алмадым, Афзал абый күбрәк үземне сөйләтте. Язучылар оешмасында эшләү дәверендә миңа ике дистә ел чамасы аның белән якыннан аралашып, киңәшеп эшләргә туры килде. Ул елларда Афзал абый Татарстан әдәби фонды идарәсенең бик таләпчән рәисе булды Каләмдәшләренә, бигрәк тә яшь буын язучыларына карата кайбер мәсьәләләрдә артык таләпчәнлеге ошап бетмәгән очраклар да булгалый иде, әлбәттә. Ул бигрәк тә яшьләр арасында киң тарала башлаган «күңел ачу» гадәтләрен, гаилә тәртип- сезлекләрен яратмады. «Каләм иясе һәрчак башкаларга үрнәк буласы кеше» ______ дип әйткәләр иде. Үзе ул җәһәттән дә артык тыйнак вә тәртипле булды, билгеле. Хәер, анын тыйнаклыгы кеше арасында үз-үзен тотышында гына түгел, иҗатка карашында да чагыла иде. Кайберәүләр кебек бер үк әсәрне, бер үк китапны элекке даншөһрәткә таянып еш чыгаручыларны ул өнәмәде. Шул сәбәпле үз әсәрләренең дә еш кабатланып чыгуын теләми иде Фәкать аның шул тыйнаклыгы, башкалардан алдарак булырга тырышмавы нәтиҗәсендәдер инде, бүгенге заман китап укучыларына авын сайланма әсәрләр тупланмасы да тапшырылмыйча калды. Бүгенге көндә аның варислары кулында элек дөнья күргән әсәрләренең алты зур томга сыешлы тупланмасы һәм әле беркайда да басылмаган (кызганычка, тәмамланмаган да) өч йөз битле кулъязмасы һәм сайлап бастырган очракта да зур-зур томнар тәшкил итәрдәй кызыклы вә гыйбрәтле көндәлек язмалары бар. Афзал абый вафатыннан соң берәр ел чамасы үткәч, кызы Әлфия аның әдәби мирасын нәшриятка китереп биргән иде Нәшриятта шул әсәрләрнең калынрак бер-ике томлыгын әзерләү турында да сүзләр булды. Ләкин нәшрият җитәкчелегенең һаман алмашынып торуы һәм тора-бара китап бастырып чыгаруның зур бер проблемага әйләнеп баруы нәтиҗәсендә ул хыял әле дә тормышка ашырылмаган килеш кала. Татарстан китап нәшриятында Афзал абыйның соңгы елларда үз кулы белән тапшырган икс әсәре чыкты «Язны көткәндә» дип исемләнгән бик тә матур, гыйбрәтле хикәясе «Көзге ачы җилләрдә» (1988) җыентыгында һәм «Соры мәче» хикәясе балалар өчен дип аерым китап итеп басылды. Афзал ага Шамовнын үз-үзенә карата бик тә таләпчән һәм үз ишләре арасында аеруча да тыйнак булуына тагын бер генә мисал китереп китәсем килә. Шул ук вакытта бу мисал милли әдәбият вә сәнгать өлкәсендә эшләүче башка бик күпләр өчен дә гадәти бер хәл, чарасызлык күренеше буларак та гыйбрәтле, минемчә. Вакыты-вакыты белән партия взносларын да җыйган кеше буларак тәгаен беләм -аның РСФСР күләмендәге персональ пенсиясе йөз дә бер сум иде. 1961 елда аңа зурдан кубып билгеләнгән пенсия бу. Еллар үтә барган саен эш хаклары әз-әзләп кенә булса да арттырылды, шуңа карап кирәк-ярак хакы да арта барды. Шуларга нигезләнеп үз пенсияләренең «түшәмен» беркадәр күтәрүгә ирешүчеләр, шуның артыннан йөрүчеләр дә булгалады. Әмма ләкин Афзал ага Шамовнын шул «мәшәкать» белән йөргәнлеген хәтерләмим Үзе өчен кемгәдер үтенеп, ялынып йөрүләрне ул бервакытта да өнәмәде Андый киңәшләрне дә алмас иде. Кайберәүләр уйлавынча, бу очракта да ул «артык тыйнак» булды. Миңа калса, аның шул тыйнаклыгы, кешегә ялынмаска тырышуы үз дәрәҗәсен, үз абруен саклавының бер чарасы иде. Яна җөмһүрият оешуның беренче көннәреннән үк шул җөмһүрият даны өчен аттай җигелеп эшләгән, күп хезмәтләр куйган, аерым кимсенүләр кичергән бер шәхес буларак, аның үзенә карата башкачарак мөнәсәбәтне көтүе бик аклана иде. Ләкин еллар дөбердәп үтә торды, буыннар алмашына барды, әдәбият мәйданында кайчандыр төпкә җигелеп тарткан атның егәрен жуеп артка тайпыла башлавын күрүчеләр яисә күрергә тырышучылар гына табылмады.(Хәер, мондый хәл бер Афзал ага язмышына гына кагылмый. Моңа мисаллар безнең тормышта җитәрлек. Әйтик, дистә еллар буе халкыбыз мәдәнияте күгендә былбыл булып сайраган Фатих ага Хөсни мирасы бүген ни хәлдә? Аңа игътибар итүче бармы?) Әйе, еллар уза тора, элекке остазлар, йодрык төйнәп бүгенге тәртипләргә каршы чыта алмаучылар читкә тибәрелә бара. Узып барышлый гына алар өстенә юл чаңнарын (тузанын) кагып киткәләүчеләр дә очраш- тыргалый. Ни үкенеч, тормыш шулайрактыр шул инде ул... Бигрәк тә безнең дәвердә ул үткәннәргә карата кырыс булмакчы. Элеккерәк дәверләрдә кешеләр бер-берләренә карата мәрхәмәтлерәк булган дип сөйлиләр Бәлки, шулай да булгандыр. Миңа калса, Афзал ага Шамов менә шундый шәхес элекке бәрәкәтле дәвердән, патриархаль тәртип белән яшәгән бабаларыбыз дәвереннән килгән холык-фнгы- льле олпат бер шәхес иде Иҗат белән дә ул әнә шул онытылып баручы гадәт һәм йолаларны безнең күңелләрдә яңартырга теләде сыман Аның шул изге ниятләрен истә тотып, мирас үрнәкләрен бүгенге буын яшьләренә дә җиткерәсе, сайлап алынган әсәрләреннән һич югы бер-ике калын китап чыгарасы иде. һәрхәлдә, мин шундый өметтә калам. Чөнки ул мирас инде хәзер бер Афзал Шамовныкы гына түгел, бөтен халкыбыз мирасы булырга хаклы