Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ КАЗАН: кичәге һәм бүгенге археологик ачышлар

Республикабыз территориясендә борын-борыннан яшәп килгән халыкларның биш меңгә якын тарих-археология истәлекләре (шәһәрлекләр, авыл урыннары, зиратлар һ. б.) сакланып калган. Шуларнын ике меңгә якыны болгар чорына карый. Болгар, Биләр, Суар, Җүкәтау, Тубылгытау, Кашан, Чаллы, Кирмән кебек болгар шәһәрләрен укып-ишетеп кенә булса да белмәүчеләр юктыр, дип уйлыйм. Без ул истәлекләрне хаклы рәвештә, горурланып, халкыбыз тарихының җәүһәрләре дип йөртәбез Шул җәүһәрләр арасында Казан Кремле дә бар. Гаҗәеп үзенчәлекле һәйкәл ул безнең Кремлебез! Аның мәһабәт таш диварлары, мәшһүр Сөембикәсе, калынлыгы дүртәр-бишәр метрга җитә торган культура катламы халкыбызның бөтен тарихын үзенә сыйдырган, сеңдергәндер кебек. Ләкин менә шул тарихны әле һаман да юньләп укый алганыбыз юк Бер уйласаң, чынлап та гаҗәп: башкалабызның нәкъ үзәгендә урнашкан, борынгы елъязмалар да күп тапкырлар телгә алынган, риваять-легендаларга, тирән серләргә күмелгән изге һәйкәлебез Казан Кремле — шушы көннәргә кадәр диярлек галимнәр тарафыннан җентекләп тикшерелә алмады. Таш гасырларны өйрәнү өчен махсус экспедицияләр оештырып, дистәләрчә-йөзләрчә чакрымлык җирләргә чыгып китәләр. Ә безнең археология бүлеге дә булган Татарстан фәннәр академиясе бинасыннан Кремльгә кадәр җәяүләп, күп булса, ун-унбиш минутлык юлдыр... Хан заманнарыннан башлап, Кремль эчендә төрледән-төрле дәүләт һәм хөкүмәт учреждениеләре, хәрби гарнизоннар урнашкан булган. Кремль казылмаларыннан табылачак материалларның Казан ханлыгы, болгар-татар халкының чын дөрес тарихын язу мөмкинлеген бирүе куркыткандыр, күрәсең, кайбер түрәләрне. Менә шул куркак сәясәтнең нәтиҗәсе буларак, үзебезнең Казан ханлыгы чоры тарихын без гафу ителмәслек дәрәҗәдә начар беләбез. Әле хәзер дә Михаил Худяковның Казан ханлыгы турында 1923 елда гына нәшер ителгән мәгълүм китабын классик әсәрләрдән санап, аңа табынып яшибез. Заманалар үзгәрде. Ниһаять, Кремльдә дә узган ел киң күләмле археологик казу эшләре башланып китте. Бу эшләрне башлап җибәрү алдыннан без, гадәттәгечә, архивларда, фәнни китапханәләрдә «казындык», безгә кадәр үткәрелгән казылмалар, табылдыклар турында кызыклы гына мәгълүматлар туп па лык Ни генә булмасын, без бит Кремль территориясенә аяк баскан беренче археологлар түгел идек. Әле узган гасыр урталарында ук Казан Кремле археологларның даими күзәтү объектына әйләнә, һәрхәлдә, 1861, 1878, 1893, 1909 елларда табылган һәм XIV—XVI гасырларда сугылган акча хәзинәләре турыдан-туры тарихчылар, нумизматлар кулына килеп керә. Шушы табылдыкларга нигезләнеп, алар Казанның барлыкка килү вакытын Алтын Урда чорына бәйләп аңлаталар. Төрле төзелеш, җир казу эшләре вакытында килеп чыккан очраклы табылдыкларны да (чүлмәк китекләре, эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре, йорт кирәкяраклары һ. б.), югалтмыйча, археологларга тапшыралар һәм алар күбесе әле дә Татарстан дәүләт музеенда саклана. 1881 елда Кремльлек төньяк-көнбатыш өлешендә (Юнкерлар училищесының ишек алдында) төзелсш-ремонт эшләре башлангач, археолог П. А Пономарев белән Н- П. Загоскин зур булмаган траншея казып, анда ниндидер борынгы агач корылмаларга юлыгалар. Хәзерге Кремль диварларыннан аз гына эчкәрәк кереп урнашкан бу корылмаларны алар, Казан ханлыгы чорына караган саклану ныгытмаларыннан калгандыр, дип фаразлыклар Бу фараз, бер китаптан икенчесенә күчә-күчә, аксиомага әверелеп, галимнәр арасында әлегә кадәр яшәп килә: 1552 ел вакыйгалары алдыннан Кремль имән диварлар белән уратып алынган булган, ә хәзер без көн дә күрә торган таш-кирпеч диварлар Иван Грозный фәрманы белән салынган, имеш Советлар хакимияте чорында, 1920 еллардан башлап 1950 елларның ахырына кадәр, Кремль археологиясе белән күренекле галим, тарихчы һәм археолог Николай Филиппович Калинин шөгыльләнә. Анын күпьеллык күзәтүләре һәм максатчан тикшеренү нәтиҗәләре «Казанның ин борынгы чорлардан адып XVII гасырларга кадәрге тарихы» дигән докторлык диссертациясендә урын алган. Кызганычка каршы, бу диссертацияне, төрле сәбәпләр тапкан булып, яклаттыр- мыйлар. Мәскәү рөхсәт бирми, чөнки ул чакларда Казан тарихы тыелган темалар исемлегендә була әле. Архив материалларыннан күренгәнчә, 1925 елда Н Ф. Калинин профессор В. Ф Смолин белән бергәләп Соембикә манарасы янында, суүткәргеч торбалар өчен казылган бер траншеяда Кремльнең борынгы культура катламнарын өйрәнә. Биредә ул, беренчеләрдән булып, Казан ханлыгы чорында тупланган катламнарны аныклый, аның үзенчәлекләрен күрсәтә. Табылдыклар арасыннан XV XVI гасыргы болгар-татар керамикасын аерып ала, әмма ләкин XIV гасырга һәм аннан да элгәрерәк чорларга караган материалларны да шул ук төркемгә кертеп тикшерә. 5 6 7 8 9Ю п ң Put 2 Качамь ■ пераоА пмоиим Х\1 аса* 1'сиоастр)«ии« Н ♦ Ki XVI гасырның беренче яртысында Казан шәһәренең гомуми күренеше Н Ф Калинин реконструкциясе 1928 1929 елларда Казанда, болгар-татар тарихы һәйкәлләрен кннрәк өйрәнү максатыннан чыгып, зур гына экспедиция оештыралар Биләр һәм Җүкәтау шәһәрләре белән беррәттән. Кремльдә дә тикшерү эшләре үткәргән кыланалар. Бу эшләрнең җитәкчесе профессор И Н. Бораздин Благовещение чиркәвеннән төньяк һәм көнчыгыш юнәлешләрдә сынамак өчен генә бераз казып карый Соңыннан: «Бу казылмалар Казан тарихы өчен берни дә бирмәде», дип нәтиҗә ясый ул. Ләкин Н. Ф Калининның фикере башкачарак була Беренчедән, ди ул, казыш ан барлык урыннарда да ханлык чорына караган катламнар ачыла һәм ул катламнарда болгартатар керамикасы табыла, икенчедән, чокырларның берсендә, Кремль калкулыгы кырыенда, моңарчы билгеле булмаган таш дивар калдыклары килеп чыга Анын салыну вакыгы XVII йөз булырга гнеш, дин уйлыйлар, чынлыкча исә ул XII гасыр ахырларында ук төзелгән без моны узган ел гына ачыклым алдык. Ниһаять. Сөембикә манарасы янында урнашкан Сарай чиркәвенең нигезләрен чистартканда Н. Ф Калинин бу чиркәүнең ханлык чорына караган таш бина өстендә «утыруын» исбат итә. Сүз уңаеннан әйтеп үтик: әлеге таш бинаның, дөрестән тә. атаклы Hyp-Гали мәчетеннән калган булуын хәзер инде күпләр инкяр итми диярлек. 1935 елда Н. Ф. Калинин Кремльнең төньяк диварлары тирәсендә кызыклы тикшеренүләр үткәрә. Бер караганда, аның казылмаларында искитәрлек табылдыклар да юк кебек. Шулай да, галимнең архивта сакланып калган материалларында безнең өчен бик тә әһәмиятле фактлар теркәлгән. Дүрт-биш метр калынлыктагы культура катламын ул 11 горизонтка бүлеп чыга. Астагыларын XV—XVI гасырларда тупланган, дип белдерә һәм, Кремльнең төньягындагы хәзерге таш диварлар, төгәлрәк әйткәндә, аларның җир астындагы өлеше ханлык чорында ук салынган булырга охшый, дип йомгак ясый. Н. Ф. Калинин үткәргән әлеге күзәтүләрнең нәтиҗәсе, аянычка каршы, фәнни әйләнешкә кертелмәде, күпләр өчен билгесез булып кала бирде. Ә бит ул үзенә күрә олы ачыш иде. Яшереп торасы юк, әле дә күпчелек очракта, Кремльнең таш диварларын Иван Грозный төзеткән, дип язалар. Баксаң исә, урыс баскыннары болгар-татарлар салган диварларны гына торгызганнар булып чыга түгелме соң? Кремльнең көнбатыш ягында безнең тарафтан үткәрелгән быелгы күзәтүләр дә нәкъ шуны раслый. 1947 һәм 1949 елларда борынгы Казанның тарихи топографиясен өйрәнү өлкәсендә яңа ачышлар була. Кремльнең көньяк һәм Көньяк-көнчыгыш өлешендә су үткәрү траншеялары, канаулар казый башлыйлар. Н. Ф Калинин 150 метр озынлыктагы бер траншеяның стеналарын чистартканда ике урында мөселман зираты эзләренә каберлекләргә юлыга Аларның берсе, борынгырагы, Мәдәният министрлыгы ишегалдында (хәзер ул урында 1960 елларда салынган ашханә бинасы), икенчесе, соңгырагы, көньяктарак, Авыл хуҗалыгы министрлыгы ишегалдында урнашкан була. Шул тирәдә үк, Спасс манарасын үтеп бераз баргач, ханлык чорында казылган тирән чокыр — Н. Ф Калинин фаразлавынча, саклану ныгытмаларының эзләре — килеп чыга. Нәкъ менә шушы, әлегә кадәр юньләп аныкланмаган материалларга нигезләнеп һәм П. А. Пономарев белән Н. П. Загоскинның 1881 елгы күзәтүләрен дә искә алып, күпчелек тарихчылар бүген дә, 1552 елга кадәр Кремльнең территориясе аннан соңгыга караганда кечерәк булган, дигән шикле фикерне алга сөрәләр. Археология методикасының бөтен шартларына җавап бирерлек дәрәҗәдә оештырылган казу эшләре Кремль территориясендә беренче мәртәбә 1953— 1954 елларда гына үткәрелә Экспедициянең җитәкчесе Н. Ф Калинин Казан археологиясен иң яхшы белүче абруйлы галим буларак таныла. Hyp-Гали (Тайницкий) капкасыннан бераз эчкәрәк үтеп салынган казылмалар уңышлы үтә, ханлык чорына караган бик күп әйберләр табыла (савыт-саба, күн аяк киемнәре, орчык башлары, пычак-кайчы, ачкыч-йозак ише көнкүреш әйберләре барысы да Татарстан дәүләт музеенда саклана). Казылмаларның берсендә яхшы гына сакланган агач корылмалар ачыла. Бу конструкцияләрне җентекләп өйрәнеп, Н Ф Калинин, алар Кремль эчендәге хан сараен уратып алган өстәмә ныгытмалар - агач дивар һәм почмак манара эзләре булырга тиеш, дигән кызыклы фикер әйтә. Бу фикер, кызганычка күрә, бүгенге көнгә тикле яңа археологик фактлар белән исбатланмаган килеш кала бирә. Игътибар иттегезме икән: заманында Кремль археологиясен иң яхшы белүче археологлардан саналса да, Н Ф Калинин казылмаларда ачылган культура катламнарында бары тик соңгы урыс һәм аннан элгәреге ханлык чорына караган горизонтларны гына аерып ала алган. Аның казылмаларында болгар катламнары булмадымы икәнни? —дигән сорау туа. Булган, әлбәттә! Шулай икән, нигә ул аларга игътибар итмәгән? Моның җитди сәбәпләре бар. Беренчедән, ул вакытларда болгар археологиясенең үсеш дәрәҗәсе хәзерге югарылыкта түгел иде әле. Теге яки бу катламның, корылманың датасын билгеләүдә төп рольне үтәүче керамика (гади тел белән әйтсәк, чүлмәк китекләре) Н. Ф. Калинин заманнарында бик начар өйрәнелгән иде. Болгар керамикасының хронологик классификациясе дигән проблема өстендә күренекле археолог Т. А Хлебникова 1960 елларда гына эшли башлады. Икенчедән, бу хәл Н Ф Калининның борынгы Казан тарихы буенча үз концепциясенә ахыргача тугрылык саклавыннан да киләдер, дип уйлыйм. Аның концепциясендә монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чорындагы Казанга урын юк иде. Дөресрәге, Кремль калкулыгында бар лыкка килгән хәзерге Казанмын элгәресен ул, рнваять-легендаларга тулысымча ышанып, «Иске Казан»нан (Камай каласы һәм Урмат авылы, XIII—XIV гасырлар) һәм аннан соңгы Җылантаудан («Яна Казан», XIV гасыр ахыры) эзләде. Борынгы Казан Кремленең гомуми күренеше Э Турмрелли гравюрасы. Н. Ф. Калинин концепциясе буенча, Җылантауда «Яңа Казан» берничә ел гына яшәгән булса кирәк, чөнки 1399 елда урыс кснәзе Юрий җитәкчелегендәге илбасарлар Казан кенәзлегенә бик каты һөҗүм ясаганнар, «һәм Казан тиз арада буйсынды, күздән төште һәм җимерелеп, 40 ел буш торды». Шуннан сон, XV гасырның 30—40 нчы елларында, Казанны яңадан аякка бастыралар. «Казан өченче урында, хәзерге Кремль калкулыгында төзелә» (бу турыда карагыз Калинин Н. Ф. Казан. Тарихи очерк. Казан, 1957. 31 бит) Шулай икән, галимнең фикеремчә, Кремль калкулыгында XV гасырның 30 40 нчы елларына кадәрге катламнарны эзләп торуның кирәге дә юк. Н. Ф. Калинин тикшеренүләреннән сон Кремль территориясенә археологларны ике дистә ел чамасы аяк та бастырмадылар. 1970 еллар башында да атаклы галимебез, күренекле татар археологы һәм тарихчысы профессор Альфред Хәсән улы Халиков Казанның барлыкка килүе турында өр-яңа фәнни концепция белән чыгыш ясый Галимнең игътибарын билгесез авторның «Казан тарихы» исемле публицистик әсәрендә (1564 1566 елларда язылган дип исәплиләр) шәһәргә нигез салу уңаеннан телтә алынган «1177 ел» датасы җәлеп итә. Казу эшләренә рөхсәт алганчы, ул әле борынгы Казан тарихы белән бәйле барлык язма чыганакларны өйрәнә, музейларда эшли, бигрәк тә үзенең остазы Н Ф Калинин казылмаларыннан табылган коллекцияләрне җентекләп тикшерә Нәтиҗәдә А. X. Халиков, Казан Кремлендә элегрәк табылган әйберләр арасында, һичшиксез, монголларга кадәрге (XII гасыр ахыры XIII гасыр башлары) үрнәкләр дә бар. дигән фикергә килә. «Казанга 1177 елда нигез салынган» дигән фаразны яңа археологик казылмалардан чыккан материаллар белән генә дәлиллисе кала. Шушы олы максатны күздә тотып, ниһаять, Казан Кремлендә казу эшләрен башлап җибәрергә рөхсәт алына. Биш сл эчендә (1974 1978) профессор А. X. Халиков җитәкчелегендәге археологик экспедиция күп кенә ачышлар ясарга өлгерә. Беренче казылмаларны хәзерге Президент сарае каршындагы бакчада салалар. Бу урында галимнәрне кызыксындырган борынгы катламнар ярыйсы гына сакланган булып чыга. Тикшерелгән объектлар арасында төсле металлдан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнгән һөнәрче остаханәсс, ашлык саклау базлары, хуҗалык чокырлары бар. Аларның күбесе ханлык чоры белән бәйләнгән XV XVI гасырларга карый. Тирәндәрәк ятучы катлам XIII гасырның икенче яртысында—XV гасыр башларында тупланган, дигән нәтиҗәгә киләләр. Казанның барлыкка килү вакытын һәм аның иң борынгы, монголларга кадәрге тормышын чагылдырган астагы катламның урыны-урыны белән генә сакланган булуы ачыклана. Аның калынлыгы да 5—10 сантиметрдан артмый. Табылдыклар арасында XII—XIII гасырларда эшләнгән чүлмәк китекләре дә күп түгел. Әмма ләкин, ни генә булмасын, монголларга кадәр тупланган катламны табу, аны башка катламнардан дөрес итеп аерып алу, датасын ачыклау — Кремль археологиясе тарихында беренче мәртәбә! — шөбһәсез, принципиаль әһәмияткә ия иде. 1975 елгы казулар (җитәкчесе Л. С. Шавохин) Благовещение чиркәве янындагы бакчада үткәрелә. XII—XIII гасырларга һәм соңгырак чорларга караган катламнар биредә яхшырак сакланган була. Табылдыклар да аз түгел: торак йорт һәм хуҗалык корылмалары, савыт-саба ватыклары, тимер ук очы, сөяктән ясалган әйберләр. Яңа археологик материаллар Казанның 1177 елда салынган булу ихтималлыгын тагын бер тапкыр раслыйлар. Казан Кремленең төньяк өлеше. Бу фрагмент Эльшлегер китабыннан алынган. (Кара: Н. Халитов. Казан мәчетләренең архитектурасы. Казан. 1991. 35. 36 бб. Рус телендә.) 1976 һәм 1977 елларда киң күләмле казулар башлыча Сөембикә манарасы тирәсендә алып барыла (бу эшләрдә А. X. Халиковтан башка Ә. Г. Мөхәм- мәдиев һәм Л. С. Шавохин катнашалар). Кызыклы һәм, әйтергә кирәк, көтелмәгән ачышлар арасыннан берничәсен генә санап үтәм. Сөембикә манарасыннан бераз көньяктарак борынгы Казанның саклану ныгытмалары ачыла. Алар (балчыктан) өелгән биек валлар рәвешендә булып, өстән тагын ниндидер агач корылмалар белән ныгытылганнар. Бу ныгытмаларны болгар бабаларыбыз XII гасыр ахырында төзегәннәр, ә инде соңрак, XIV—XV гасырларда булса кирәк, алар җимерелгәннәр. Сөембикә манарасы белән Сарай чиркәвен тоташтыра торган таш койма янындагы казылмаларда монголларга кадәр үк салынган ике таш бина -мәчет һәм янәшәдә генә манара калдыклары табыла. Алар әле Алтын Урда чорында да җимерелмичә сакланганнар. Шунысы кызык: борынгы манара өстенә соңын- нанрак хәзерге Сөембикә манарасын утыртып куялар (сүз уңаеннан, аларның дөнья якларына карата юнәлешләре төрлечә булуын да күрсәтеп үтик). Казан ханлыгы чорында шушы борынгы мәчет янында, ана терәлеп диярлек, ак таштан салынган мавзолейлар — төрбәләр торган. Ул төрбәләрнең дүртесе (кызганычка каршы, аларнын барысы да бик начар сакланган) казып тикшерелә Аңлашылса кирәк, төрбәләрдә гади халык вәкилләре түгел, ә бай феодаллар, ханнар күмелгән булырга тиеш. Моның чыннан да шулай икәнлегенә инану өчен археологлар тикшергән каберлекләрнең икесенә генә күз төшерик. Биредә күмелгән мәетләрнең берсе ян-яклары җидешәр метрлы квадрат формасындагы таш төрбәдә, гаҗәеп матур бизәкләр төшерелгән каберташ астында, тирәнлеге ике метрга җитәрлек итеп казылган кабердә, ике катлы агач табут эчендә ята. Мөселман йоласы буенча күмелгән ир уртасы яшьләрендәге кеше Табылган материалларга нигезләнеп, төрбәнең төзелү вакытын XV гасырның урталары яки икенче яртысы белән билгелиләр. Профессор А. X. Халиков фнке- ренчә, бу төрбәнең 1467 елда вафат булган Казан ханы Мәхмүт истәлегенә куелган булуы ихтимал Икенче төрбә XVI йөз урталарында төзелгән, ул беренчесенә караганда зуррак (8,5x9 м), стеналарының калынлыгы да бер метрга җитә Аны казып чистартканда матурлап бизәлгән каберташ ватыклары табыла. Бу мәһабәт төрбә берьюлы өч кешенең кабере өстснә куелган. Каберләрнең уртасындагысы бик тә үзенчәлекле булып чыга: мәетне зур (2,8x1,3 м) һәм тирән (ике метр чамасы) чокырга күмгәннәр, ике катлы агач табут яхшы сыйфатлы яшел күн белән тышланган һәм көмеш кадаклар, фигуралы калайлар белән бизәлгән. Табутта — урта яшьләрдәге ир кеше сөякләре, баш сөягенең арткы өлеше чәрдәкләнгән Галимнәр, барлык мәгълүматларны җентекләп өйрәнеп, бу кабердә Казан ханнарының соңгыларыннан булган Сафа Гәрәй күмелгәндер, дигән фикергә киләләр. Сенсацион ачышлар, югыйсә! Ләкин ул вакытта болар турында ачыктан-ачык язу мөмкин булмагандыр, күрәсең Матбугатта да шау-шу кузгатмадылар Фәнни публикацияләр дә күренмәде 1988 елда басылып чыккан «Казан тарихымның беренче томында гына 1977 елгы казылмалар турында аз-маз мәгълүмат бар. Хәзерге көндә табылдыклар Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология кабинетында саклана Антропология материалларын тәртипкә китерү өстендә яшь галим Илгизәр Газимҗанов эшли. 1977—1978 елларда А. X. Халиков Казан Кремлендә тагын бер зур ачыш ясады: Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан бина тирәсендә (элек биредән Таҗик чокыры үткән) башкалабызны көньяк-көнчыгыштан уратып алган иң борынгы таш дивар эзләре килеп чыкты. XII гасыр ахырларында ук салынган таш диварлар! Бу ачыш белгечләр арасында шик уятты һәм булмас нәрсә рәвешендәрөк кабул ителде. «Халиков сенсация ярата инде ул» дип, мыек астыннан гына көлеп йөрүчеләр дә булды. Әмма дөреслек А X. Халиков ягында иде Бу турыда түбәндәрәк язарбыз әле А. X. Халиковнын 1974- 1978 еллардагы экспедиция нәтиҗәләрен бүгенге көн күзлегеннән карап бәяләгәндә, һич тә күпсенмичә һәм гаделлеккә тугрылык саклап, шуны әйтергә кирәктер бу талантлы, энциклопедик белемле, тырыш һәм тынгысыз галим тарафыннан тупланган материаллар, башкалабызның борынгы тарихына кагылышлы проблемалар буенча әйтелгән төпле фикерләре әле безнең өчен дә, шушы өлкәдә эшләячәк киләчәк буыннар өчен дә ныклы нигез булып хезмәт итәчәкләр. Югарыда без, кыскача гына булса да, Альфред Хәсән улы Халиковнын кайбер әһәмиятле ачышлары турында сөйләдек. Әмма ул җитәкләгән экспедициянең төп фәнни казанышы, ни генә булмасын, борынгы таш диварлар һәм хан төрбәләре ачуда түгел, ә Казан Кремлендә тупланган күп гасырлык культура катламының стратиграфияссн һәм хронологиясен эшләүдә, нигезләүдә иде Стратиграфия, гади тел белән әйткәндә, катламнарны тасвирлап язу дигән сүз Безнең археология гыйлеме, нинди генә борынгы кала яки авыл урыны казылмасын, аның культура катламын өйрәнүдән башлана. Бу эшебезнең ин җаваплы һәм иң катлаулы өлеше. Кайвакыт өйрәнелә торган истәлекнсн стратнграфик шкаласын төзү күп елларга сузыла Мисал итеп Болгар, Биләр шәһәрләрен һәм шул ук үзебезнең Казан Кремлен китерергә була Югарыда без, Н Ф Калинин борынгы Казанның ханлык чорына караган катламнарын гына тапты, тагын да эл- гәрсрәк тупланган катламнарны аерып чыгара алмады, дигән идек А X. Халиков үзенең бөтен игътибарын нәкъ менә шул борынгы катламнарга юнәлтә, аларны таба, үзенчәлекләрен өйрәнә һәм нәтиҗәдә Кремльнең хәзерге көндә нн уңышлы, ип камил саналган стратнграфик шкаласын төзи Менә ул: I катлам XIX XX гасырларда тупланган (без аны кыскача гына «хәзерге заман катламы» дип атыйбыз); II катлам XVI гасырның икенче яртысында, XVII—XVIII гасырларда тупланган (гадәттә «урыс катламы» дип йөртәбез); III катлам Казан ханлыгы чорында, 1445—1552 елларда тупланган («ханлык катламы»); w _ IV катлам Алтын Урда чорында, Казан мөстәкыйль кенәзлек үзәге булган вакытларда, ягъни VIII гасырның икенче—XV гасырның беренче яртысында тупланган («Алтын Урда катламы»); V катлам монголларга кадәрге чорда, ягъни XII гасырның икенче- XIII гасырның беренче яртысында тупланган («иң борынгы катлам»). Күргәнебезчә, A. X. Халиковның, Казан шәһәренә XII гасыр ахырында, язма чыганакларга караганда, 1177 елда нигез салынган, дигән фикере инде 1974—1975 елларда ук шактый саллы археологик фактлар белән дәлиллән- гән була. Иң борынгы катламның туплану вакытын билгели торган әйберләр дә берәнсәрән генә түгел, керамика, биш-алты ук очы, шәмәхә төсендәге йомшак таштан ясалган орчык башлары, пыяла беләзек (монголларга кадәр Киев Русенда беләзекләрне пыяладан ясаганнар!), сердоликтан эшләнгән муенса төймәләре һ. б.лар. Бу материаллар A. X. Халиковка курыкмыйча «Казанга — 800 ел!» дип әйтергә нигез бирделәр. Үзегез беләсез, төрле сәбәпләр аркасында башкалабызның юбилеен үткәрә алмадык. Бу нәрсәгә галимнәр арасында килеп чыккан бәхәс тә комачаулады, әлбәттә. Фәндә ныклап урнашкан традицион карашлардан җәһәт кенә баш тарту җиңел түгел бит. Кремльдәге яңа ачышлар белән бөтенләй дә таныш булмаган Мәскәү галиме В. Л. Егоров, Казан язма чыганакларда 1370 еллардан соң гына күзгә чалына башлый, ә 1177 елгы датаны күрсәтә торган «Казан тарихы» ышанычлы документ түгел ул, дигәнрәк эчтәлекле мәкалә бастырды. Менә шуннан башланды инде. Имешмимешләр китте. 800 еллыкны дәлилләү өчен археологлар борынгы әйберләрне, башка җирләрдән табып, Кремль казылмаларына үзләре ташлаганнар, янәсе. Башка сыймас мәгънәсезлек! Шулай җиңел генә булса иде ул. Нәтиҗәсе бер дә күңелле түгел: Кремльдәге казу эшләрен туктаттылар. Шулай да «Башкалабызга ничә яшь?» дигән сорау һич тә көн тәртибеннән төшмәде. Ниләр генә булып бетмәсен, үз намусларына тап төшермәгән татар һәм урыс галимнәре Казанның монголларга кадәр төзелүенә ышаныч белдерделәр һәм бу турыда үз хезмәтләрендә бер дә курыкмыйча, ачыктан-ачык язуларын дәвам иттерделәр. Хәтта күптән түгел Мәскәүдә басылып чыккан «Россия шәһәрләре» исемле энциклопедик сүзлектә дә Казанның барлыкка килү вакыты 1177 ел итеп күрсәтелгән. Әмма бу датага каршы килүчеләр бүгенге көндә дә җитәрлек әле. Алар арасыннан, беренче чиратта, A. X. Халиковның хөрмәтле шәкертен, Казан Кремлендә озак кына эшләп, юбилей үткәрү мәсьәләсендә заманында җан атып йөргән археолог Л. С. Шавохин исемен атарга мөмкин. Казанның 800 еллыгына багышлап күпме мәкаләләр язган иде югыйсә, ә менә соңыннан, Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклар вакыт җиткәч, үзенең фикерләреннән баш тартып, В Л. Егоров концепциясенә ияреп китте. Күренекле галимебез Равил Фәхретдинов үзенең шулай ук Мәскәүдә яклаган докторлык диссертациясендә һәм аннан элегрәк чыккан «Идел Болгарстаны тарихы буенча очерклар» (1984 ел) китабында башкалабызның барлыкка килү вакытын 1390 елларның ахыры белән билгели. Борынгы Казанны ул легендар «Иске Казан» белән тәнгәлләштерә һә.м хәзерге Бисктау районының Камай, Рус Урматы авыллары тирәсеннән эзли. Кызганыч ки, бернинди фактлар белән дә расланмаган шушы теория аның узган ел урта мәктәп укучылары өчен чыгарылган «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслегендә дә урын алган Кыскасы, шул: 1925 елдан башлап 1978 елга кадәр Кремльдә күп мәртәбәләр археологик күзәтүләр үткәрелгән, хәтта махсус казу эшләре оештырылган, тик бүгенге көнгә кадәр башкалабызның «туган елы» һаман да юньләп аныкланмаган әле. Борынгы Казан үзенең серләрен тиз генә ачып салырга җыенмый кебек. 1994 елның гыйнварында Казан Кремлен Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музейтыюлыгы дип игълан итү турында Татарстан Президентының махсус Указы басылып чыкты. Шушы Указ нигезендә музей-тыюлык Кремльне төзекләндерү һәм анда археологик казулар үткәрү эшен тулысынча үз өстенә алды. Хәзерге Кремль территориясендә, Сөембикә манарасыннан кала, Казан ханлыгы һәм болгар чорына караган бер генә бина да сакланмаган. Булган ич алар! Хан сарае, атаклы Кол Шәриф, Hyp-Гали мәчетләре, кәрван-сарайлар, ханнар зиратындагы изге төрбәләр Аларның барысы да соңыннан урыс баскыннары тарафыннан җимерелгәннәр, хәзер җир астында харәбәләре генә ята. Эзләргә, табарга, тикшерергә һәм яңадан торгызырга кирәк аларны! Югыйсә, Кремлебездә болгар-татар рухы юк. XVIII XIX йөз биналары да, алтын гөмбәзле һәм тәреле урыс чиркәүләре генә биредә Менә шуларның барысын да истә тотып, изге мирасыбызны халкыбызга яңадан кайтару өчен көчләрен-белемнәрен кызганмаучы бер төркем фидакарь галимнәр «Казан Кремле ансамблен саклау, яңадан торгызу һәм файдалану» турында фәнни концепция нигезләрен эшләделәр. А. X. Халиков һәм С. С Айдаров җитәкчелегендә әзерләнгән концепциянең төп юнәлешләре Татарстан Министрлар кабинетының 1994 елгы 4 август карары белән рәсмиләштерелде Бу карарда Кремль территориясендә алып барылачак археологик казулар белән җитәкчелек итү эше Татарстан Фәннәр академиясенә йөкләтелгән иде. Тиздән Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология бүлеге каршында тәҗрибәле белгечләрдән торган «Казан Кремле» фәнни-тикшеренү группасы барлыкка килде. Алдыбызда бик тә җаваплы һәм катлаулы эшләр тора иде. Казан археологиясе белән шөгыльләнердәй белгечләребез дә аз булып чыкты Шулай да тәвәкәлләргә булдык 1994 ел безнең өчен олы вакыйгалар елы булды егерме еллап дәвам иткән «тәнәфестән» соң профессор А. X. Халиков Кремльнең төньягында, аның иң борынгы өлешендә, казу эшләрен яңадан башлап җибәрде. Кояшлы июнь көннәре ндс. Күңелләр күтәренке Бераз дулкынланабыз да бу юлы нинди табылдыкларга юлыгырбыз? Юк-бар бәхәсләргә нокта куярлык итеп, Казаныбызның барлыкка килү вакытын ачыклый алырбызмы'’ Кол Шәриф мәчетенең эзенә төшәрбезме? Көннәр бозылып китеп, эшебезгә комачаулык итмәсме'’. Менә инде ике җәйне уңышлы гына уздырып җибәрдек Альфред Халиков, үкенечкә каршы, эшебезнең тәүге нәтиҗәләрен күрә алмыйча, арабыздан китеп барды. Иртәрәк китте. Яңа табышлар белән сөендереп булмады үзен Ә табыш- лар-ачышлар, чыннан да, сөенерлек иде Икс сезон эчеңдә без гомуми мәйданы 920 квадрат метр булган казу эшләре үткәрдек. Әле тагын 80 квадрат метрлы мәйданда Казан дәүләт университеты профессоры Ә Г Мөхәммәднев җитәкләгән экспедиция эшләде. Казылмаларның беренчесе Кремльнең «Пушечный двор» дип ата.н лн төньяк-көнбатыш өлешендә ндс. Кол Шәриф мәчетен тапмабызмы дигән өмет белен Благовещение чиркәвеннән көньяктарак урнашкан бакча эчеңдә тикшеренүләр алып бардык Алабуга (Воскресение) манарасы янында башланган эшләр дә нәтиҗәле булырга охшаган. Казу эшләрен, табигый ки. Кремльнең иң соңгы культура катламнарын өйрәнүдән башлыйбыз XIX XX гасырларда тупланган җирне, мөмкинлек булганда, экскаватор, бульдозер ише техника белән генә алдырабыз Ә менә 1552 елдан'соңгы урыс катламын, кайберәүләрнең ай-васна карамыйча (нәрсәгә кирәк ул урыс катламнары, янәсе), җентекләбрәк тнкшерәбег Ни өчен, дисезме? Чөнки анда тирәндәрәк яткан катламнардан эләккән болгар һәм ханлык чоры әйберләре дә сш табыла Аннан сон. Кремльнең колонизаторлар чорында нинди үзгәрешләр кичергәнен дә өйрәнү кирәктер ич Христиан чиркәүләре татар мәчетләре өстенә салынган, диләр Урыс катламын тикшермичә торып, моның чыннан да шулай икәнлеген инчек расларга сон? Узган ел Благовещение соборы янындагы бакчада (элек биредә Архиерей йортының ишегалды булган) XVII—ХУШ йөзләргә караган ике кирпеч бина хәрабәләрен казып чыгардык. Аларның берсе, ихтимал, архимандрит йорты булгандыр. Икенчесенең нигезендә ханлык чорында салынган ниндидер зур таш корылма ята. Мәчет түгелме икән? Бәлки, Таҗик чокыры буйлап үткән саклану диварларының капкалы манарасыдыр? Ахырынача тикшереп бетерә алмадык әле, кирпеч бина калдыкларын алып ташламыйча, тәгаен генә әйтеп булмас, һәрхәлдә, урыс чорына караган соңгы биналарны яңадан торгызу турында авыз ачарга да ярамый. Кремль болай да шыплап тулган инде алар белән. Урыс катламы астында ятканнарын якты дөньяга чыгарырга кирәк. Кызганычка каршы, нәкъ менә шулары начар сакланганнар да инде. Шулай да гаять кыйммәтле мәгълүмат чыганагы алар. Бер генә мисал. «Пушечный двор»да казыганда XVI йөзнең беренче яртысында (1530—1540 еллар?) җиткерелгән кечкенә генә йорт эзенә тап булдык Нигезенең һәм ике як стенасының бер өлеше генә калган. Нигезе яхшылап шомартылган эре ташлардан, стенасы кирпечтән салынган. Бер караганда юк кына нәрсә кебек. Туристлар да күп вакыт күз салмыйча да үтеп китәләр иде. Ә менә безнең өчен кызыклы гына ачыш булды ул. Ни өчен дисәгез, монда тикле әле безнең төгәл Казан ханлыгы чорына караган бер генә кирпеч бинабыз да юк иде (Сөембикә манарасының төзелү вакыты әлегә кадәр бәхәсле). Хәзер без ханлык чорында сугылган кирпечләрнең үлчәмнәрен, формасын беләбез. Баксаң, алар XVII—XVIII гасыр кирпечләреннән әлләни аерылып та тормыйлар икән. Димәк, Сөембикә манарасы—бик соңгы корылма, чөнки ул XVIII гасыр кирпечләреннән төзелгән, дигән уйдырмалар дөреслектән ерак торалар. Ханлык чорына караган объектларны өйрәнү турында сүз кузгалгач, укучы- ларыбызга берочтан безнең казылмаларда ачылган күп санлы агач йортлар, амбарлар, базлар һәм төрле хуҗалык чокырлары турында да бераз мәгълүмат биреп китү урынлы булыр. Бу агач корылмаларның күбесе 1552 елда җимерелгәннәр, янып юкка чыкканнар. Янгын катламында еш кына кеше сөякләре, сугыш кораллары, шул исәптән, таштан шомартып ясалган, яисә тимердән коелган эре-эре ядрәләр табыла. Ашлык амбарлары торган җирдә күмерләнгән бодай, тары бөртекләре сибелгән. Югары температура астында янып формаларын югалткан савытсаба ватыклары, башка төрле әйберләр очрый. Кыскасы, 1552 ел фаҗигасе Кремльнең культура катламында ачык чагыла. XVI гасырның беренче яртысында Казан Кремленең гомуми күренешеннән бер фрагмент Археологик мәгълүматлар, язма истәлекләр һәм риваятьләр буенча Ф X Вәлиев реконструкциясе. Благовещение чиркәвенә каршы яктагы «Пушечный двор» территориясендә эшләнгәндә без нхтыярсыздан йортларның урнашу тәртибенә игътибар иттек. Бик кызык килеп чыга йортлар һәм тирә-юньдәге хуҗалык корылмалары тө- ньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба бер-бер артлы сузылып, ике рәт булып урнашканнар, рәт арасы 5—6 метр чамасы. Борынгы урам бит бу! Хәтта калын такталар, урталай ярылган бүрәнәләр белән түшәлгән булган ул! Бу урам урыслар Казанны алгач та юкка чыкмаган, күрәсең: 1565—1568 елларда төзелгән «Писцовая книга» исемле документта «переулок напротив Благовещения» исеме астында теркәлеп калган. Биредә тормыш гөрләп торган. Табылдыклар шул турыда сөйли. Алар арасында Казан һөнәрчеләре ясаган әйберләр дә, читтән китерелгәннәре дә күп. Болгар татарлары белән янәшә чирмешләр, урыслар яшәгәннәр. Иген иккәннәр, бер-берсе белән сату итешкәннәр, таштан-кирпечтән йортлар, мәчетләр төзегәннәр Алтын Урда чорында Казан кенәз- лекнең (билекнең) башкаласы булган. Казан тарихының әлеге чоры, язма чыганаклар юк дәрәҗәсендә аз булганлыктан, бик начар өйрәнелгән. Безнең экспедиция материалларын да бай дип әйтмәс идем Шулай да алга китеш бар. Казан шәһәре безнең төбәктә иң алга киткән сәүдә үзәге булган. Бу фикерне раслаучы күп кенә әйберләр, шул исәптән, бакыр һәм көмеш акчалар, Урта Азия шәһәрләреннән, хәтта ерак Кытайдан китерелгән керамик эшләнмәләр табылды. Алар XIV гасырга караган йорт урыннарын, хуҗалык чокырларын казыганда килеп чыкты. Дөресен әйтим, мин үзем, озак еллар буе болгар археологиясе өлкәсендә эшләүче галим булгангадыр, иң дулкынландыргыч минутларымны башкалабызның «балачагын» чагылдырган астагы катламга төшеп җиткәч кимы?» — дигән сорау башымнан китмәа> арньь Минем өстәлемдә Кремльнең борынгы катламыннан чыккан табылдыклар ята. Монысы чүлмәк китекләре. Мин аларны өч төркемгә бүлеп куйдым Зур гына төркемдә махсус җайланмаларда формалаштырылып яхшылап яндырылган, кызыл-көрән төстәге югары сыйфатлы савыт-саба ватыклары Аларны болгар бабаларыбыз, һичшиксез, монголларга кадәрге чорда, XII XIII гасыр башларында ясаганнар. Моның шулай икәнен башка археологлар да берсүзсез расладылар. Шулай булгач, санап кителгән һәм, өстәмә әле А. X. Халиков казылмаларыннан чыккан әйберләрне дә искә алып, башкалабыз Казан шәһәренә XII гасырда нигез салынган, дип хәзер инде бернинди шикләнүләрсез әйтергә мөмкин Язма чыганакларда телгә алынган дата 1177 ел кайберәүләр уйлаганча, бер дә очраклы түгел, димәк. Болгарларның хәрби ныгытмасы һәм бер Казан Кремле XVI гасырның беренче яртысында. Хан сараена керү ягыннан сурәтләнгән күренеш Ф X. Валиев реконструкциясе чердем. «Яңа ачышлар-табышлар буль де. Кремльнең иң борынгы культура катламы калын түгел, 10—20 сантиметр чамасы гына. Уртача алганда 3,5 4 метр тирәнлектә ята Сакланып калган корылмалар (башлыча хуҗалык һәм багана чокырлары) күп түгел, җимерелеп беткәннәр Табылдыклар да аз. Шулай да. Ачыш дип атарга ярыймы-юкмы, анысын белмим, ә менә нәкъ мин көткән әйберләр табылды Муенса төймәләре, йомшак таштан ясалган орчык башлары, ук очлары, бронзадан эшләнгән беләзек һәм, әлбәттә инде, археологлар өчен иң кыйммәтле, иң кирәкле табылдыклар чүлмәк китекләре Юк, һич тә шаяртып әйтүем түгел, чыннан да, керамика археологиядә үзләренә әллә никадәр мәгълүмат тупланган табылдыклардан санала. Шуңа күрә бик җентекләп, кызыксынып өйрәнәбез үк вакытта күрше мари-удмурт кабиләләре белән тыгыз элемтәдә торучы сәүдә үзәге буларак, Казан шул елда «туган». Бу табышлардан сок «Башкалабызга ничә яшь?»—дигән сорауга җавап бәхәсле булудан туктар, дип ышанырга кирәк. Хәзер инде икенче төркемдәге керамикага күз төшерик. Тупас кына итеп кулдан әвәләп ясалган кара-көрән төстәге чүлмәк китекләре. Дулкынга охшатып һәм сырлап төшерелгән бизәкләре дә бар. Бик кызыклы табылдыклар! Мин үзем Кремльдә мондый әйберләр булыр дип башыма да китермәгән идем. Хәер, күпләребез өчен көтелмәгән яңалык булды ул. Эш шунда ки, мондый савыт-сабалардан безнец болгар бабаларыбыз VIII X гасырларда, әле алар Хәзәр каганлыгына буйсынып яшәгән дәвердә үк файдаланганнар. Ләкин, кайберәүләр уйлаганча, хәзәр керамикасы түгел ул, элгәреге болгарларныкы. Ул XI гасырга, бигрәк тә анык беренче яртысына караган болгар истәлекләрендә дә очрый. Ә менә XII гасырда бөтенләй юк. Моннан, беренче карашка, бик кызык нәтиҗә килеп чыга түгелме соц? Әйе, әле шәһәр барлыкка килгәнче үк, ягъни 1177 елга кадәр, булачак Кремль территориясенә болгарларның кечкенә бер төркеме килеп утырган булгандыр, күрәсең. Башкача аңлатып булмый безнең табылдыкларны. Сөембикә манарасы. 1645—1650 еллар. Э, Турнерелли гравюрасы Мин бу фаразны шикләнә-шнкләнә генә, киләчәктә, бәлки, тагын да саллырак дәлилләр табылыр дигән өмет белән беренче тапкыр 1994 елгы казу пардан соң әйткән идем. Узган ел чыннан да андый дәлилләр табылды һәм керамика гы з да түгел. Менә алар. Сердоликтан (кызыл карлыган төсендәге асылташтан) ясалган шарсыман муенса төймәсе хуҗалык чокырын казыганда килеп чыкты Мондый төймәләрне археологлар башлыча VIII— XI гасыр катламнарында табалар. XII йөздә бик сирәк очрыйлар. Тагын бер төймә, ул —тау хрусталеннән Элгәреге (мәҗүси) болгарларнын Танкеевка зиратында күп табылган алар. XI гасыр урталарына кадәр генә модада булып, аннан соң юкка чыгалар яисә бик сирәк кулланылалар. Өченче төймә тагын да борынгырак. Ул кара төстәге пыяладан ясалган, ак түгәрәк эчендәге зәңгәр «күзләр» белән бизәлгән Мондый төймәләрдән җыелган муенсаларны, ялгышмасам, VIII—X гасырларда гына тагып йөргәннәр; XI гасыр башларында әкренләп модадан чыгалар. Коңгырт-кызыл төстәге пыяладан ясалып, өслегенә дулкынсыман ак бизәкләр төшерелгән озынча төймәнең датасын археологлар бары тик X гасыр белән билгелиләр. Кем белә, БиләрБолгар, Суар, Җүкәтау ише эре калалардан ераграк урнашкан Казан якларында мондый төймәләр бәлки әле XI йөз башларында да модадан чыгып бетмәгәндер? Ниһаять, нң борынгы катламнан чыккан тагын бер әйберне күрсәтеп үтим. Бакырдан чүкеп ясалган беләзекләр ул. Без күреп гадәтләнгән яссы һәм киң пластина рәвешендә түгел, аркылыга киселеше квадратка якын Өслеге кечкенә генә түгәрәкләр белән капланган. Мондый беләзекләрне болгар һөнәрчеләре күрше фин халыкларына сату өчен IX—X гасырларда күпләп җитештерә торган булганнар. Борынгы мари каберлекләрендә бик еш табыла. Сирәк-мирәк кенә XI йөз башларына караган истәлекләрдә дә очратырга мөмкин. Менә шундый табылдыклар. Әлегә күп түгел алар, әмма, Кремльнең иң борынгы болгар катламы X—XI гасырлар чигендә үк туплана башлаган, дип раслар өчен җитәрлек. Алдымда ята торган керамиканың өченче төркеменә күз салыйк әле. Түгәрәк төпле чүлмәк китекләре. Эре бөртекле елга комы кушып изелгән балчыктан эшләнгәннәр. Бизәкләре берничә рәттән торган вак дулкын сыман. Археологлар аны «җүкәтау» тибындагы керамика дип йөртәләр, чөнки мондый чүлмәкләрне болгарлар бары тик Җүкәтау шәһәрендә (хәзерге Чистай янында урнашкан) һәм аның тирә-юнендәге авылларда гына ясый торган булганнар. Бу керамикага махсус тукталып китүнең сәбәбе бар Соңгы елларда мина, Казан Кремленнән тыш, Җүкәтауда һәм Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы янында урнашкан борынгы Чаллы шәһәрләрендә казу эшләре алып барырга туры килде. Җүкәтау Каманың сул ягыңда, ә Чаллы аңа каршы якта урнашкан. Аралары 20—25 чакрымнан артмас. Чаллыда «җүкәтау» керамикасы күпләп табылды. Шунлыктан миндә, Чаллы каласына нигез салучы болгарлар бирегә шул Җүкәтау якларыннан күчеп килмәделәрме икән, дигәнрәк сорау туган иде. Менә хәзер, «җүкәтау» керамикасын Кремль казылмаларында да тапкач, телисеңметеләмисеңме дигәндәй, шуңа охшаш тагын бер сорау туа: Казанга нигез салучылар арасында Җүкәтау-Чаллы төбәкләреннән күчеп утырган болгарлар да булмадымы икән? Мәгълүматларыбыз әлегә азрак булса да, нишләптер бу сорауга уңай җавап бирәсе килә. Күптән түгел «Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар» (Казан, 1987) китабын актарып утырганда бер бик кызык риваятькә тап булдым. Кыскача эчтәлеге болай: Чаллы каласы урнашкан тау башыннан ханнар ук ата торган булганнар Бер болгар ханы җәясен күтәреп ук атарга җыенганда әйткән «Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам», дигән. Аның угы хәзерге Казанның Сөембикә манарасы хан мәчете тирәсенә төшә. Укны шуннан барып табалар. Шуннан соң ук төшкән урынга эт күмәләр. Хан каланы шунда салырга боера. Кызык бит, ә? Бу риваятькә ышансаң, Казанны Чаллы ханы салдырткан булып чыга. Хәер, мөмкин булмастай эш түгел -археология материаллары да шул фикерне куәтлиләр ич. Ләкин Кремльдәге табылдыклар арасында башлыча Биләр һәм Суар калаларында киң таралган керамика төрләре дә бар Шуңа күрә, Фәнни күзлектән чыгып караганда, Казанга борынгы Чаллы кешеләре генә нигез салган, дип раслау, йомшак кына итеп әйткәндә, беркатлылык булыр иде. Бер башлагач, Казанның барлыкка килү вакытына караган фикерләремне тагын да тулырак һәм төгәлрәк изеп әйтеп бетерәсем килә Сүз дә юк, соңгы ике ел эчендә Кремльдә кызыклы >ына ачышлар булды Башкалабызга XII гасыр ахырында нигез салынган булуын яна археологик материаллар белән исбатлый алмабызмы, дип кенә тотынган идек үзебез дә сизмәстән, ике гасырга диярлек тирәшәрәк тә төшеп киттек Ә соң югарыда санап үтелгән нң борыш ы табылдыклар Казан каласының XI йөздә үк яшәгәнен чыннан да раслыйлармы? Мин үзем, мәсәлән, бу сорауга кистереп кенә «Әйе!» дип җавап бирергә ашыкмас идем. Материаллар аз. Атап әйткәндә. XI йөзгә караган бер генә объект та (торак йорт, хуҗалык чокырлары һ. б ш) табылмаган. Киләчәктә, бәлки, табылыр да. Бүгенге көндә исә, ничек кенә кызыктыргыч тоелмасын. Казаныбызга мең яшь тә, тугыз йөз яшь тә биреп булмый Казылмалардан XII гасыр материаллары күбрәк чыкты. Ләкин барыбер XII йөз урталарына кадәр Казанны нәкъ менә шәһәр, кала итеп күрсәтә алырлык материаллар юк. Монголларга кадәрге дәвердә — тарих фәнендә шулай кабул ителгән—махсус ныгытылган поселокларны, торак пунктларын гына кала дип йөрткәннәр. Кала (шәһәр) халкы, авылныкыннан аермалы буларак, башлыча һөнәрчелек, сәүдә, хәрби эш белән шөгыльләнгән. Фәкать XII гасырның икенче яртысында гына — һич тә элегрәк түгел! — хәзерге Кремль калкулыгында барлыкка килгән кечкенә генә болгар поселогы көчле хәрби ныгытмага һәм сәүдә үзәгенә, ягъни калага әверелә. Фактларыбыз, Аллага шөкер, ышандырырлык. Шушы вакытка караган иң борынгы таш диварларны, хәтерләсәгез, А. X. Халиков әле 1978 елда ук ачкан иде. Быел аларның дәвамы Ә. Г. Мө- хәммәдиев казылмаларында килеп чыкты. XII гасыр ахыры белән төгәл да- таланган, яхшы гына сакланган таш диварлар. Коллекциябызда болгар ювелирлары өчен Балтыйк буеннан кайтарылган гәрәбә, Шәрык илләрендә җитештерелгән затлы савыт-саба ватыклары, борынгы урыс шәһәрләрендә ясалган әйберләр бар. Менә шул мәгь- караганда, безнең археология материал Биредә 1177 ел датасы турында өстәмә белешмә биреп китү урынлы булыр. Бу датаның кайдан килеп чыкканын беләсез инде: 1564- 1566 елларда ниндидер бер мәгърифәтле урыс тарафыннан язылган «Казан тарихы» исемле әсәрдән. Нигездә шовинистик рухта иҗат ителгән бу публицистик әсәрне кайвакыт «Казан елъязмасы» дип тә атыйлар. Аның авторы (исеме билгесез) егерме еллап Казан әсирлегендә яши (урыслар тарафыннан махсус җибәрелгән шымчы булмадымы икән?), югары даирәләрдә кайнаша, болгар-татар тарихы белән кызыксына, хәтта кайбер борынгы кулъязмалар белән дә таныш була. Ул язган әсәрнең төп нөсхәсе сакланмаган, ә соңгы күчермәләренең саны 280 чамасы. Казанга нигез салыну датасы менә шул күчермәләрнең бары тик дүртесендә генә күрсәтелгән. Аларында да әле төрлечә: берсендә —1177 ел, өчесендә — 1172 ел. Белгечләрнең раславынча, 1177 ел датасы борынгырак текстта теркәлеп калган. Яшермим, хәзерге заман урыс һәм кайбер татар тарихчылары (В. Л. Егоров, В. А. Кучкин, И. Г. Добродомов, Л. С. Шавохин, Р. Г. Фәхретдинов) бу датаны танырга теләмиләр. «Казан тарихы»ның төп нөсхәсеннән күчереп янганда өстәп куелган, «һавадан алынган» мифик дата гына ул, дип тәкрарлыйлар. Ә менә нишләп соң «Казан ханлыгы — Алтын Урда кыйпылчыгы» дитан рәсми теория яшәп килгән заманнарда башкалабызның төзелү вакытын «мифик» 1177 ел белән күрсәтергә кирәк булды икән? Аңлашылмый Югарыда әйтелгәнчә, 1177 ел датасы һич тә очраклы түгел, бәлки, «Казан тарихымның төп нөсхәсендә объектив рәвештә күрсәтелеп, аннан соңгы күчермәләреннән алып ташланган дата булуы да мөмкин ич. һәрхәлдә, моны тарихчылар үзләре ачыкларга тиеш. Матди чыганаклар белән эшләүче галим буларак, мин бу датаның археологик материаллар белән тулысынча раслануын гына кабатлап әйтә алам. Монда язылган фикерләрнең кайберләрен мин әлегә фараз кылу рәвешендә генә әйттем. Казулар дәвам итәчәк. Яңа мәгълүматлар тупланачак. Димәк, безне кызыксындырган сорауларга да иртәме-соңмы дөрес җавап табылачак