Безнең календарь
Әсгать Айдар
(1906—1959) Әсгать Айдар (Әсгать Харис улы Айдаров) Бөек Ватан сугышыннан исән- сау әйләнеп кайткан аз санлы азучыларыбыз дан. Ул 1906 елның 6 июнендә Самара губернасының Иске Сорочино авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Яшүсмер малайны әти-әниләре, 1921 елгы ачлыктан качып, Урта Азия якларына алып китәләр Анда Әсгатьне балалар йортына бирәләр. 1923 елда Уфа совет-партия мәктәбен тәмамлап, Ә Айдар комсомол эшенә чума, аннары Үзбәкстанда гәзит журналисты була 1927 елдан ул —Казанда. Төрле редакцияләрдә эшли, армиядә хезмәт итеп кайта. 1938 елда Ә. Айдар Сталин террорыннан котылып калу нияте белән яңадан Үзбәксганга китеп бара. 1941 елда Ә. Айдар үзе теләп фронтка китә. Батыр сугышчы булып таныла. Авыр яралар алып, орден-медальләр тагып, Казанга кайтып төшә. 1948 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Үзбәкстанга китә. 1959 елның 24 гыйнварында шунда вафат була. Ә. Айдарның «Ак каенлыкта» (1929), «Ташбай» (1932), «Соңгы сулышта» (1935) исемле повестьларын укучылар яратып укыйлар. Сугыштан соң «Солдат хикәясе», «Таулар легендасы» дигән китаплары дөнья күрә. Ә Айдар 1944 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде. Абдулла Гомәр (1906—1974) Абдулла Гомәр 1906 елның 15 июнендә Оренбурда туа. Урыс мәктәбендә укый. 1925 елда Казанга университетка укырга килә Ләкин укуын тәмамлаганчы ук эшли башларга мәжбүр була. 1928 1942 елларда ул «Яңалиф» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында башта әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Күзе начар күрү сәбәпле, сугышта катнашмый. А. Гомәр 1952 1954 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире була. 1954 1963 елларда ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының баш мөхәррире А Гомәр, нигездә, тәрҗемәче буларак таныла. Аның тәрҗемәсендә егермедән артык әдәби әсәр дөнья күрә Алар арасында Л. Толстой, А Толстой, А. Барбюс, Я Гашек, Д. Фурманов, П Павленко, М. Шолохов, А Фадеев, Д. Мамин-Сибиряк, Э Войнич һ б. күренекле язучыларның әсәрләре бар А Гомәр 1974 елның 7 июлендә Казанда вафат була. Ул 1941 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде. Ләбиб Гыйльми (1906—1947) Ләбиб Гыйльми (Гыйлманов) — Сталин лагерьларында ятып калган язучыларның берсе. Ул 1906 елның 12 июнендә Әлмәт районы Иске Баграж (хәзерге Ялховой) авылында дөньяга килә. Кече яшьтән ятим кала. 1923 елда Чистай совет-партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1928 елдан—коммунист. Аны Казанга чакырып алалар һәм комсомол өлкә комитеты инструкторы итеп билгелиләр. 1930 елда Л. Гыйльми, Мәскәү боерыгы белән, Монголиягә яшьләр оешмасына киңәшче сыйфатында җибәрелә. Аннан кайткач, 1932—1934 елларда комсомол эшендә була. 1935—1937 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») гәзите һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының баш мөхәррире вазифаларын башкара. Талантлы язучы һәм оста җитәкче булып үсеп килгән Л. Гыйльминең тормышы 1937 елда чәлпәрәмә килә: аны шпионлыкта гаепләп кулга алалар. Расланып җитмәгән мәгьлүматлар буенча, ул 1947 елдан вафат санала. Әдәби әсәрләре: «Сәнәклеләр» (1930), «Аучы Хәмит» (1931), «Чалкаш», «Чи- мит Дурже» (1933) повестьлары, «Чын мәхәббәт» (1936) романы. Л. Гыйльми 1934 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.