Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК КҮБӘЛӘК САФЛЫККА ДӘШӘ

«Фатих Хөсни кем ул? Сорауны болай кую, ихтимал, сәер яңгырар. Аны кем генә белми.» «Бер яшьлектә, бер картлыкта» исемле җыентыкка тәнкыйтьче Фоат Галимуллин язган кереш сүздән. 1988 ел. •— Кызлар, сез миңа «Йөзек кашыян табып бирә алмассызмы икән? — Нәрсә соң ул? — Шундый китап. Берзаман аны белмәгән татар кешесе юк иде бугай. — Шулаймыни7 Авторын әйтсәгез, эзләп карарбыз алайса. Китапханәдәге сөйләшүдән 1995 ел. әп китап, гадәттә, җиңел, бер тында укыла, һәм шуннан сон киң итеп И тагын бер тын аласы да китапны кабаттан укып чыгасы килә башлый. ■ ■ ■ Укыйсың да, беренчесендәге кебек үк көчле хис-тойгылар кичерәсең, нәкъ элеккесендәге кадәр дулкынланасын һәм шулай була алуына үзең дә гаҗәпләнәсең. Ә менә минем кулга бүген килеп эләккән повесть, шәплеге бәхәссез булса да, алай җиңел үк укылмый. Ялгыш әйтәм: Рафаэль Сибатның «Ике гашыйк һәм җыр тыңлаучы ат» әсәрен тизтиз укып булмый. Чөнки аны укыганда туган кичерешләрнең күплеге тынны кыскандай итә, туктап уйлануны сорый Аннары, Канәфи белән Катифә язмышында укыган саен ниндидер хәвеф сиземләү повесть басылган «Казан утлары» журналының (1995 ел, 5 сан) яна битләрен ачудан тыеп тора. Билгесез куркынычны азга гына булса да кичектереп торасы килә Ә бәхетсезлек, һичшиксез, булыр кебек. Повестьта тасвирланган һәм бик күп яклары белән безнең бүгенгебезне хәтерләткән тормышта хәвеф килмичә кала алмый. Ни өчен дигәндә, әхлакый бозыклык «балык башыннан» авыл рәисе Усал Батталдан башланган. Ә «ил башында карга утырса, илне үләксәгә тарта» инде, халыкның мең еллык тормыш тәҗрибәсендә расланган мәкаль бу. «Түрә азса - ил башына» дигән сүз дә бар. Өстәвенә, андыйларны «ил башы» итә алган халыкның әхлаксызлыктан үз-үзен саклый алуы да, моңа каршы тора алуы да икеле. Әсәрдә Канәфи белән Катифәнсң гыйшкын да бәхетле төгәлләү мөмкин булмас кебек. Безнең татар: игез мәхәббәт яшәми, ә аерыла, йә үлә, — дип буыннан-буынга гыйбрәтле җыр калдырган бит инде Ә Канәфнләр мәхәббәте тигез генә түгел, дуамал да Әтисе дә тынгысыз-дуамал булган Канәфинен. Шул холкы, «отчайный татарнн»лыгы аркасында немецлар белән сугышның мәгънәсез бер бәрелешендә ятып калган. «Безне нимескә тураттылар, юри тураттылар инде. Нимеснең пүләсе кимесен дип тураттылар» ди Канәфигә әтисенең соңгы сугыш көне турында авылдашы Котдус. «Юри тураттылар» сугыш хәйләсен аңламаган гади авыл татарының хата сүзе түгел, андый хәлләрнең чынлыгына тарих безне ышандырып кына тора. Илнең көнбатыш чикләрен ачык куеп, «максатлы» репрессияләре белән армияне башсыз һәм акылсыз кал- 12 «к.у>м« 177 Й дырып, сугышның якынлыгын бөтен дөнья күреп торганда да аны күрмәмешкә салышып «халыклар атасы» үз балаларын, беренче чиратта кыюрак фикерле украин һәм белорусларны, Кавказдагы җирдәшләрен Гитлердан бераз туратып алу сәясәте алып бармадымыни? Әмма ул мәкерле исәбендә шактый ялгышты: гитлерчылар ил казаныннан бераз пар чыгару, системадагы кан басымын йомшарту өчен «борын канату» белән генә тукталып калмадылар. Корбаннарын да сайлап тормадылар. Ике тиран бер-беренең ниятен аңлап бетермәделәр һәм Гитлер кулы җитмәгән кайбер халыкларны сугыштан сон Сталинның үзенә кырырга туры килде. Әзерләнүеннән башлап бүгенгесенә кадәр Чеченстан сугышы да халыкны «юри турату» сәясәтедер. Элекке СССР генералы X Дудаев та. бер яктан, халык каһарманы һәм, икенче яктан, шул мәкерле сәясәт корбаны түгелме соң? Аның: «Соңгы чечен калганчы сугышачакбыз» кебек сүзләре каршы яктагыларның күңеленә бигрәк тә хуш, ниятләренә тәңгәл килде бугай ич «Ярар, соңгы чеченгәчә кырабыз алайса», дигән тавыш ишетелә һәм гамәлләр күренә Мәскәүдән. «Отчайный»ларның тормыш агышында да охшашлык күп була, гомер азаклары да бер төслерәк төгәлләнә шул. «Батырларның шашкынлыгына җырлыйбыз без җырны» дип бөек язучы да акылсыз хәтәрлекләргә безне күп чакырды, «бердәнбер дөрес» идеология шуны каннарыбызга ук сеңдерде. Канәфи боларның берсен дә белмичә, алар хакында бөтенләй берни уйламыйча гына Катифәгә көннән-көн ныграк гашыйк була бара һәм нәкъ шул Катифә белән Актай аны кечкенә-кечкснә хәтәрлекләргә дә тарта. Бик яшь шул әле ул, повестьтагы Ильяс карт философлыгына кадәр тагын ярты гасыр яшисе бар аның. Яшәүнең авырлыкларына да исе китеп тормый. «Сине беркем дә чакырып китермәгән ич тормышка. Килгәч, яшә, түз. Әнисе гел шулай ди Канәфинен». Кәнәфинең «абыйсын» да сугыштагы урыс офицерлары «Молодец, гололобый!» дип үсендерә торган булганнар Тик анысын без бүтән китаптан укыган идек. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» исемле повесте иде ул. Кайчандыр аны укыган безнең буын Айдар белән Кәнәфинең якын туганлыгын бик тиз, «яшь» повестьның беренче битләреннән үк тоя. Алай гына да түгел, Канәфи белән Катифә мәхәббәтенең алда ихтимал булган фаҗигасен тулы күзаллау өчен Айдар белән Вәсилә язмышын белү, «Йөзек кашы»н онытмаган булу кирәк Әдәбиятны аңлау, гомумән дә, укучыдан эзлеклелек һәм әзерлек сорый. Айдарның Вәсиләне тәүге күрүен танылган тасвир остасы Фатих Хөсни болай сурәтли: «Атын күргәнмен, арбасын күргәнмен, алмасын күргәнмен, ә менә алма әрҗәләре арасында кысылып утырган кечкенә генә кызны, түгәрәк ак беләкле, чем-кара күзле, башына салам эшләпә кигән кызны моңа чаклы күрмичә торганмын. Алма сатучының үз кызыдыр инде ул, шөпшә төслерәк икән. Алай дисәң, шөпшәнең күзләре кара булмый бугай. Нинди була соң әле шөпшәнең күзләре? Аты әйбәт, арбасы әйбәт, алмасы әйбәт, кызы барыннан да әйбәтрәк, шөпшә төсле дип юри генә әйттем мин, бөтенләй шөпшә төсле түгел». Кыз белән дә таныштыралар, шул ук вакытта Айдарның малайларча эзлек- сезлеген дә җанлы итеп күз алдыннан үткәрәләр «өлкән» повестьтагы бу юллар. Ә менә Канәфи үз авылдашы Катифәгә беренче кат игътибар итеп караганда Айдар яшеннән узган, дөньяны таный башлаган егет инде. Шуңа күрә күз алдындагы сурәт тә бүтән. «Кинәт кызга күз төшергән егет шаккатты: аның алдында урман кызы, урман Гүзәле тора ич. Әллә шайтан, пәри кызымы бу? Карале, ничек матур икән ич Катифә. Эре бөдрә чәчләр, җылы матур күзләр, аз гына калынрак кечкенә иреннәр, килешле ияк, алма битләр... Йә хода!» Монысы Катифәләргә дип урманга утынга баргач, унсигез яшьлек егет күзенә күренгән көндезге матурлык Мондый сурәтләү үзенең дәвамын да сорап тора инде. Анысын кич, Канәфи «бияләен эзләп» Катифәләргә килгәч күрәбез: «Анын аяк басулары, йомры балтырлары, матур төртелгән күкрәк алмалары, нечкә биле һәм билдән сон кинәт киңәеп киткән түбән ягы болар барысы, барысы да Канәфине һуштан яздырды» Нигә безнең очка төштең? дип сорый кыз, әнисеннән фатиха алып урамга чыккач. — Синең яныңа, Катифә! Нишлисең минем белән? Минем дә сине үбәсем килә,- дип әрсезләнә «отчайный татарин» улы. «Минем дә «Димәк, унбиш яшьлек Катифәдән кемдер «авыз итәргә» өлгергән инде. Бу хакта Канәфи дә белә, кыз үзе сөйләде, һәм ул кеше авыл рәисе Усал Баттал. «Бер үптерсәң, бирәм» — ди ул утын кисәргә бару өчен балта сорап кергән Катифәгә. Ә кыз әле мәкер аңларлык хәлдә түгел, «шаккаткансың иске чикмәнгә, мә үп» дип, бит уртасын сузып тора Яшьләр мәхәббәтенә зур хәвеф менә кайдан — авыл һәм балта хуҗасыннан яный икән. Ул инде Айдарның ат чабышындагы һәм Вәсиләне сөюдәге көндәше- дусты Госман гына булмаячак! Азгын рәисләр белән көрәшү күпкә авыр, чөнки алар ялгыз түгел. Әнә Батталнын үзеннән дә үчлеклерәк куштаны Кара Мәлик бар. Дөрес, Шамиләсен «бозган» өчен Кара Мәлик тә бик ачулы Батталга Бер җай чыгарып, аннан шәп кенә үч тә ала хәтта. Әмма аның шушы «эше» дә, Усал Батталдан бигрәк, Канәфннең тормышын җимерә язып кала. Куштаннары күп, ә оятлары юк Батталларнын. Канәфи бу рәиснең кемлеген бераз белә инде. Шул хакта дуамаллык белән Катифәгә дә әйтеп сала: — Ә син беләсеңме... беләсеңме... Усал Батталнын ярты авыл хатыннарын. Баттал бу яктан, бозыклык символы буларак, соңгы еллар әдәбиятыннан Таһир Таһировның «Ак йортта җәнҗал» романындагы Шатмановларга, Фәүзия Бәйрәмованың «Кара урман» әсәрендәге «кара» геройларга килеп тоташа, алар- ның элгәре сыйфатында гәүдәләнә. Ләкин, монда телгә алынган ике әсәр белән чагыштырганда, Рафаэль Сибат по весты үзенең күпмедер дәрәҗәдә аклыгы, романтиклыгы белән аерылып тора, исеме үк шуңа мәҗбүр итә Биредәге маҗаралы мәхәббәт драмасы да Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябанумын түгел, «Асыльярхын күбрәк хәтерләтә. Шуңа күрә Усал Батталда Исмәгыйль үзсүзлелеге юк. Теләсә нинди юллар белән үз дигән әшәкелеген итү, беркемнән дә каршы сүз әйттермәү һәм этлеген яшереп калдыру өчен бүгенге Усаллар җинел эшли торган «батырлык»ларга Рафаэль Сибат Батталы сәләтле түгел әле Анын көчсезлек сәбәбе, гаҗәпкә күрә, күп яктан повестьның җыйнаклыгындадыр. Әгәр вакыйгаларга район югарылыгында гына берәр Шатманов килеп кушылса һәм ул, билгеле инде, авыл рәисенә терәк-таяныч булса, Баттал абзаң Мансурларга, Кәнәфиләргә үзенә каршы авыз да ачтырмас, авылдагы Катифә белән үзен ат караучы Шамилә якындагыдай «иркен» тотар иде. Әлегә ул Катифәне бер эләктереп, кулыннан ычкындыруны артык һавалануларсыз, ярсуларсыз гына үткәреп җибәрә. Әгәр Канәфи холкында Айдар дуамаллыгы булмаса, ат тыңларлык мәхәббәт җыры Усал Батталнын бу уңышсыз омтылышыннан гына ертылып та китмәс иде. Автор, Батталнын артык узынып китүеннән үзе дә курыккандай, аны «бәйдән» ычкындырып бетерми. Бу хәл, ихтимал, Рафаэль Сибатның үз повестенда кайсы чорны тасвирлавын исеннән чыгармавы белән дә бәйледер Тормыш башындагыларның «вседозволенность» оҗмахына беренче кирпечләр генә салынган чак бит әле. Эшчесенә күп айлар эш хакы да түләмәгән килеш купшы автомобильләр сатып-алып «уйнау» кайда ул! Усал Баттал әнә Канәфи кулындагы «калхуз аты»н — җыр тыңлаучы Актайны тартып ала алмый Чөнки, күп очракта ахыры хәерле бетмәсә дә, әле Канәфнләр, анын әтисенен энесе Мансурлар гаделсезлеккә һәм явызлыкка каршы торып маташалар Әле биредә авыл аксакалы Ильясның акыллы һәм тирән мәгънәле сүзләрен дә җиргә салмыйлар Син, Баттал абзый, район юлында исерек килеш йөреп Каратайны яндырдың ич, ди Канәфи, аны Актайсыз калдырырга теләгән рәискә. Шатмановларга мондый сүзне әйтсәң, имин калу мөмкин түгел инде. Аларның хәтәрлеге үтә авызлыкларында гына түгел, өер башы булуларында! Шуңа күрә бөтен җәмгыятьне әхлаксызлык баткагына әйдәп керттеләр бит инде Каршы як та ара-тирә бер чәбәләнеп ала — алуын... Туй кичендә шул туй табынына тәрәзә аша таш томыргач, сөйгәнен ак агач караватта калдырып билгесезлеккә китәчәк Айдар нәрсә ди әле: «утка янсын кровать аягы». Канәфинен дә җанында ут, телендә ут Тиеп кенә кара минем Ак Күбәләккә, өенә кызыл әтәч җибәрермен' ди ул ярсып. Повестьның башыннан ук зур хәтәр көтеп тынычсызланган укучы бу урында тагын бер сискәнеп куя. «Йөрәккә бер-бер хәл булыр күк .» Шулай да хәтәрлек башы Кәнәфиләргә түгел, Усал Батталларда, Кара Мәликләрдә «Бер-бер хәл» куркынычының чираттагысы алдына Канәфи һич уйламаганда килеп баса: Шамилә кыяфәтендәге су анасы аны үз кочагына чакыра. Монысы да, ягъни Шамилә дә Баттал «җимеше» Укучы бу урында журнал битләрен тнз- тиз ачып, повестьның азагына кадәр калган өлешен чамалый. Әгәр егетнең дуамаллыгы бозыклык чиген үтеп чыкса, әсәр шушында төгәлләнергә тиеш кебек Чөнки гашыйкларның ат булып ат тыңларлык сөю җырын шушыннан сон да сурәтләп маташу мәхәббәтне хурлау гына булыр иде Автор да кыен хәлдә Канәфине Шамилә кочагына салды-салуын да, тик гөнаһсыз килеш ничек йолып алыр инде менә? Егетне әхлаксыз Батталлар төркеменә кушылу бәласеннән күңелендәге Кати- фәсе — аның «дөньяны яңгыратып матур итеп көлеп җибәрүе» коткара. Ә чынбарлыктагы Катифә бу минутларда үзе дә Баттал кулыннан ычкынырга тырышып бәргәләнә. «Гүя кешеләр берберсенә зыян салу, комачау итү өчен генә яшиләр»—ди автор. Үткән чорыбызның бер кыйпыл чыгын тасвирлаучы бу әсәр нәкъ шушы фикере белән бүгенге көн фәлсәфәсенә килеп тоташа. Үзара мөнәсәбәтләрдә миһербансыз заманның «джунгли законнары» нык чагылган, әдәп һәм шәфкатьнең, оят һәм кешелеклелекнең, бөтен рухи кыйммәтләрнең җиргә, аяк аегына салына барган чоры түгелме бу? Әдәбият бу хакта элегрәк тә кисәтмәдеме безне? Мост ай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясеннән дала кызы Шәфәкъ мең еллар аша: «Әйтерсең лә, кешеләр бер-берсенә хәсрәт өчен генә яратылганнар» дип кычкырмадымы безгә? Нилектән шулай килеп чыкты соң әле? «Әгәр ирекләрендә булса, күпме шатлык китерер иде алар бер-берсенә» — дип, бу сорауларга җавап биргәндәй дә итә Шәфәкъ үзе. Ә безнең ирегебезне үз-үзебездән яхшырак булу хокукын кем кыса? Бозыклыгыбызның бар сәбәбен үткәннәргә сылтыйкмы? Тик анда, безнең үткән тормышыбызда, изгелек һәм пакьлек тә күп булган ич — нигә адарын үзебез белән алмадык? «Безгә үткәннәребездән көлне түгел, ялкынны алырга кирәк»—дип кем әйткән әле? «Онытма, улым, кояш чыгышы — җан өчен, кояш батышы — тән өчен»,—-ди «Ике гашыйк.. »тагы Ильяс бабай үз авылдашы Канәфигә. Ләкин Канәфи бу сүзләр аша аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламый кала. Без дә аңламыйбыз шул менә: акыл белән араларыбыз ерагайган, зиһенсез калганбыз, һич югы, шулар хакында бер уйлансак икән! Повесть авторы Рафаэль Сибатның йөгерек сурәтләү осталыгы аркасында болай да атлар чабышындагыдай еш-еш алмашынып торган күренеш-вакыйгалар әсәр азагына таба тагын да тизләнәләр. Яктылыгын, укучыда бүгенге тормышыбызга өметне югалтып бетермәү нияте белән булса кирәк, автор ахырдан ике гашыйкны җиңел генә маҗаралар аша уздырып, бәхетле йомгакка алып килә. Моңа ышанып та җитәсе килми хәтта. Фаҗига көтеп хафалануыбыз юкка булган, димәк. Усал Баттал да төзәлмәс кеше түгел икән, әнә Мансурлар белән бергә Катифәне Канәфигә алып кайтышырга килгән. Ал арны кыз алырга Ильяс карт җибәргән. Канәфинең үзенә дә соңгы тәвәккәл адымга шул Ильяс фатиха биргән иде: «Ашык, улым, ашык. Дирбия — чөйдә, Актай — утарда, үзең — монда, Катифә — тегендә». Тукта, яшьләр тормышының бу куанычлы мизгелендә аксакал үзе ник катнашмый соң әле? Кайда ул? «Ильяс карт камытлар өеннән юкка чыга. Эзлиләр, эзлиләр, таба алмыйлар». Укучы күңеле повестьның буеннан-буена менә нинди фаҗигане сизенеп шомланган-көйгән икән? Ильяс карт йөзендә авыл үзенең акылын, изгесен, рухи таянычын югалтты ич. Алардан башка Усал Батталлар тормышны, кешелекне кая алып барырлар? Җыр тыңлаучы Ак күбәләк чакырган пакь юллардан чыгып китүебез шушы түгелме? Атка бу шигъри исемне Катифә кушкан иде. Ике гашыйкны — сугышның ике ятимен—Ак Күбәләк тә хыялдагы бәхет йортына алып барып җиткерә алмастыр инде... Бүгенге чынбарлыгыбыз шушы шикләрне раслый ләбаса.