Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАТАНДАР ХИС

Берәү генә Ватан катлы-катлы булмый. Р Файзуллин. Ничәү була икән анаң-атаң, Ничәү була икән изге Ватан? Мең дә биш йөз илле икенче ел... Ватаныннан татар мәхрүм калган Илем күкрәгеннән төшкән калкан, Айлы манаралар төшкән чалкан Баш калкытсаң—кяфер башны чапкан, Җиде катлам җиргә аккан ал кан Ерак бабам «Ватан!» дисә, Мәскәү Аркасына камчы белән тарткан «Татар—хәтәр!—дигән.— Әйдә алдан!» Басып алган җирләр һаман арткан И татарым! Ничә гасыр буе Корыштың син Империя — «Ватан» Шулмы синең Ватан — канга баткан?! Халыкларны кетәкләргә япкан?' Имеш, олы Ватан, кече Ватан Берәү генә була анаң-атаң, Берәү генә була изге Ватан! 5 .к. У» м 5 65 Алдану «Җитте!—диде атлар.— Күпме мөмкин Чиләнергә кысан аранда?!» Тышауларын өзеп, кушаяклап Чыгып чапты иркен яланга. Ишетелә: «Ирек! Ирек!»—диеп Йөрәкләрнең бердәм типкәне. Каян белсен атлар бу яланның Бары зуррак утар икәнен. Атлар хуҗасының йөзе көләч, Ниятләре мәкер-тозаклы. Бер кулында — корык, ә берсендә Яңа тышау—богау йозаклы. Империя Империянең барсы да Яши ала читексез. Империянең берсе дә Яши алмый читлексез. Әйтерсезме? Үз итмәде безне Империя, Тәтемәде җылы кочагы... Оста хирургтай, хәтерләрне Торды телеп үткен пычагы. Шуңа күрә без—инвалид халык, Шуңа күрә — манкорт, хәтерсез. Империя галиҗәнапләре, «Кичер!» диеп кайчан әйтерсез?! Юк, әйтмәссез, ахры... Илләр Диңгез исе килгән илләр бар, Дуңгыз исе килгән илләр бар. Ал таң исе килгән илләр бар, Ал кан исе килгән илләр бар. Кайчан үтәр? Чатнама суык тынны куыра, Бөтен нәрсә кысыладыр кышын. Тимерчыбык хәтта кыскарадыр, Нык кыскара юлы очар кошның Ничәмә гасыр чатнама суык, Бик-бик кыска барыр юлларыбыз. «Хуҗа ничек карар эшебезгә?» — Шуннан ерак китми уйларыбыз. Ачы язмыш ярыгына кемдер Шүрәлене түгел, безне кыскан. Башка аебыз юк—гел декабрь, Көннәребез безнең ифрат кыска Иңен-буен кисеп кыскарттылар, Ил диярлек түгел илебезне. «Каравыл!»—дип хәтта кычкырмыйбыз: Кыскарттылар туган телебезне. Кайчан үтәр икән татар кышы? Кол фаҗигасе Ничә гасыр инде Хуҗа абзый Бертуктаусыз колын камчылый. «Чаж-чож! Чаж-чож!»— тәне куырыла, «Чаж-чож! Чаж-чож!» — каны тамчылый. Хуҗа абзый сөртеп ала тирен, Изү ачык, җиңен сызганган. — Абзыкаем, бераз хәл җыеп ал! — Кол Хуҗасын ифрат кызгана. Кылыч вә йозек I Гаугалы булган заманнар. Аяусыз булган, кырыс. Еллар катламы астында Сакланган канлы кылыч. Казанны суйган кылыч ул. Җаннар һаман дерелди Тапты аны Колшәрифнең Хак оныгы Гөргөри Гасырлар туты алмаган, Коелган шәп корычтан. Яңа сәмруг кошны койды Гөргөри шул кылычтан. II Барысын да вакыт тигезли, «Яңара» Колшәриф нигезе: Бабасы келәтен сүткәндә Гасырлар чүпчарын түккәндә Гөргөри күзенә ташланды Бер йөзек—якуттыр ташлары. Кәләшкә Колшәриф бүләге, Аһ, затлы—көнләшеп үлмәле! Гөргөри аңлаган төсле бик: «Мөселман әбкәем төсе бит...» Йөзекне кәләше Машага Кидерде ашыга-ашыга. Ниргәләр сүтелә, ниргәләр... Ят моңнар нигезгә иңәләр... Исә җилләр Исә җилләр хәтер үтәли, Гасырларның өреп тузанын, Тапмак булып исән кузларны. Көннәр йончу— милләт ютәлли. Исә җилләр хәтер үтәли. Исә җилләр бәгырь үтәли. Суынганмы учак көлләре, Бабайлардан мирас гөлләрнең Кемнәр туздырганнар түтәлен... Исә җилләр бәгырь үтәли. Исә җилләр тарих үтәли. Убаларның сөйли кылганы Җәлладларның ниләр кылганын. Шәһит җаннар нигә үпкәли? Исә җилләр тарих үтәли. Исә җилләр заман үтәли, Терелтмәкче сүнгән кузларны, Дөрләтмәкче каен тузларын Җылы кирәк — халкым ютәлли. Исә җилләр заман үтәли. Хәзинә Тәре таккан чирү килә. Тиздән Кол булачак Казан каласы. Кая яшерергә?! Илбасарга Эләгерме ханлык казнасы. Кара төндә, хәтта шаһит Ай да Юк чагында Казан күгендә Мичкә-мичкә алтын-көмешләрне Батырганнар Кабан күленә. Риваятьләр сөйли... Риваятьләр Күпме серен саклый халкымның. Кан эчеп күбенгән җан кыючы Хәзинәсен эзли ханлыкның. Эзли—таба алмый! «Ул хәзинә Булмагандыр,— ди ул.— Кем белә...» Ә мин әйтәм: «Булган!» Эзлә, катыйль, Мичкәләрне Кабан күленнән. Ә син, халкым, эзлә күңелеңнән: Бар байлыгың Күңелеңә синең күмелгән. Синец белән мин Берәү безнең телебезне кисә... Телкисәрнең үтәп теләген, Тирен сөртә, симез калҗа суза — Кем дисеңме? — синең белән мин Бер кавемдәш югарыга үрли, Җәһәннәмнән чыгу — теләге. Чыгармады, аягыннан тартты Кем дисеңме? —синең белән мин Тәгәрмәчләр изеп уза үзен1 : «Юлда үсүен дә теләмим!» Күтәрелә, кабат чәчәк ата— Кем дисеңме?—синең белән мин. Рәхмәт! «Чабаталы морза» Әмирхан Еникигә «Динең яки малың?» — Илсуярлар Куйган сорау кискен, янаулы. Тота сынау татар морзалары. Язмыш-ихтыярлар камаулы. «Малым өчен түгел, линем өчен Лә илаһы.кемдер укынды «Динем өчен түгел, малым өчен Господи...»—дип күпләр чукынды •Татарник шайтан таягы күздә тотыла. Чукындылар—хәрам чукыдылар, Мал-мөлкәтле дөнья—түгәрәк Илсуярлар чирүенә күчкәч, Тәфтиләүләр булды дүәрән. «Динең яки малың?» — Ошбу сорау Ачып салды чын вә ялганны. Чукынганнар итек-читек киде, Чабатасын киде— калганы. «Лә илаһы...» төшми телләреннән. Җилдермәсәләр дә шәп атта, Гомер буйларына җәяү генә Йөрсәләр дә киеп чабата, Җиталдылар барып, җиталдылар Күңеленә туган халкының. Бөтен байлыклары — гыйлем нуры, Ник аларга көмеш-алтының?! Рәхмәт, «чабаталы морзалар»! 1994 Тел тобе Кәрим Яушевка Хәтәр юлга җыенабыз, Ходай бирсен чыдамлык. Әле менә ат җигәбез, Җан тирләре чыгарып. Холыксыз ат килде туры: Тешләшә вә тибенә. Җикмәгәнгә мондый атны Дүрт гасыр бар кимендә. Барасы юлларыбызны Шул гасырлар җимергән. Курганнар башында козгын: «Җебегәннәр җиңелә!» Яңа корбаннар көтсәң дә, Искәрттең, козгын, рәхмәт! Максатыбыз изге безнең, Изгегә тимәс зәхмәт. Сөембикә-х анб икәбез Ни гомер тоткынлыкта. Тәхетебез-бәхетебез, Тарихыбыз коллыкта... Коткарырга! Тиешлебез Максатка җитәргә без. Үткәнебез тоткын икән, Иректер—иртәгәбез? Мәсхәрәле көлә козгын: «Анда юл юк, тилеләр!» Ә тел төбен аңлаучылар Безгә ак юл телиләр.