Логотип Казан Утлары
Фаҗига

УТЛЫ ТАБА ӨСТЕНДӘ

Беренче съезд барган көннәрдән бер хатирә күңелгә уелып калган. Б Көннәрнең берендә мине Түбән Камадан сайланган Наил Махия- нов эзләп тапты. Иң яшь депутатларның берсе иде ул, өйләнмәгән егет. Әмма әзерлеге, кыю, үз фикере булган мөстәкыйль кеше. Кызганыч, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда «кистеләр» үзен, ирек бирмәделәр. Сәләтле һәм мөстәкыйль егетләргә ихтыяҗ юк бездә ни өчендер — Ринат абый,—ди бу миңа, саф татарчалатып.—Сезнең ярдәм кирәк бит. Спасс капкасы янында мөфти Тәлгать Таҗетдинов тора. Үзе генә түгел, ярдәмчеләре белән. Кремльгә кертмиләр аларны Ә аның Борис Николаевич белән очрашып сөйләшәсе килә. Бик тә мөһим мәсьәлә, ди... Кремль комендантыннан рөхсәт кәгазьләре алдык. Мөфти һәм аның ярдәмчеләре өстендә Диния назариятенең махсус эмблемалары төшерелгән яшел чапан, башларында затлы чалма-бүрекләр. Капкадан тикшереп үткәрүчеләр булсын, Кремльнең Зур сараена кергәндә булсын, аларга шактый гаҗәпләнеп һәм, күрәсең, шикләнеп тә карадылар. Яше- рен-батырын түгел, үземнең дә Тәлгать Таҗетдинны әлеге киемдә тәү кабат күрүем. Алар үтеп киткәндә һәркемнең гаҗәпсенеп күзәтеп калуы күңелдә яшерен бер горурлык хисе дә уятты әле хәтта Күрсеннәр, танысыннар — безнекеләр уза ич. Затлы төсләр, зәвыклы киемнәр. Ул буй, тос-кыяфәт дисеңме. Бирсә-бирә бит ул Аллаһы Тәгалә. Киң мәрмәр баскычлар буйлап икенче катка күтәрелдек, патшалар тантана иткән алтын сарай заллары аша уздык. Әллә ничәшәр Георгий тәреләре тагылган җансыз сыннар торып калды. Ә без бер ташкын, яшел җил сыман дип әйтимме, әллә яшел дулкынны хәтерләтепме, алга узабыз. Уңга-сулга карау юк. Кая инде ул, иякләр югары, сакал үрә тора, борыннар төз, карашлар алга, бары тик алга төбәлгән Ян-якка сибелеп юл ачалар безгә. Мөфтинең кодрәте чиксез. 1 Әсәр кыскартып басыла. (Автор). Үтеп барышлый, борын астыннан гына мөфти Тәлгать Таҗетдиннан сорап куям: — Йомыш бик җитди идемени соң? Ельцинны тотып булырмы икән, дим. Бик тә ыгы-зыгылы көннәре бит. — Йомыш җитди. Ельцин үзе кирәк, һәм кичекмәстән,—диде мөфти. Без тоташ бәллүр һәм көзгеләрдән генә гыйбарәт, Кремль сараеның да йөзек кашы булып торган, Екатерина исемен йөрткән залга килеп кердек. Залның нәкъ уртасында торган яшел өстәлнең түрендәге затлы кәнәфигә килеп утырды мөфти. — Көтәм,—диде һәм сәгатькә карап куйды. Аның үз-үзен шул дәрәҗәдә горур, иркен тотуы таң калдырды мине. Шушы сарай һәм заллар буенча инде ун-унбиш көн йөрибез югыйсә, ә тартыну һәм мокытлыктан котыла алган юк. Күпме генә үзләштем дисәң дә, юк-юк та баш иелә, гел уйламаган бер җирдә тез чүгеп куя. Съездда тәнәфес вакыты иде. Дөресрәге, ул инде тәмамланып килә. Ельцинны Президиум бүлмәсенә узган, диделәр. Кердем. Әмма янына якын килерлек түгел. Яраннары һәм ярарга тырышып йөрүчеләр урап алган үзен. Югыйсә, теләсә кемне уздырмыйлар монда, журналистларга да юл ябык. Ельцинның якыннарыннан Виктор Илюшин янына килдем. Йомышымны сөйләдем. Башын гына чайкады. — Үзең уйлап кара. Ике-өч минуттан съезд дәвам итәчәк. Хәл итәсе мәсьәләләр муеннан. Ул аерыла алмый хәзер. Үзем дә шулайрак уйлыйм уйлавын. Өмет юк. Әмма мөфти бик тә кызу тота бит анда. Аңарга ничек аңлатырмын. Башымны калкытып, Ельцинга таба текәлдем шунда. Сөйләшеп торган җиреннән, үзен уратып алган кешеләрнең башлары өстеннән ул да, ничектер, мин басып торган тарафка карап куйды. Очраклы рәвештә карашларыбыз кисеште, һәм, мине сәламләп, кулын күтәрде ул. Мин аңарга таба тартылып куйдым. Үзен уратып торган кешеләрне аралап, күрешергә кулын сузып, миңа таба килде Россия Югары Советы Рәисе. — Нигә алай бер читтә басып торасың? Кәефеңне төшермә, нык бул,— диде, кулым кысып. Бу, әлеге дә баягы, сайлаулар һәм сайламау көннәре иде бит. Шуңарга киная ясавы. Ул борылып китеп барганчы дидем дә: — Юк, Борис Николаевич, минем сезгә йомышым бар иде бит,—дип, тәвәккәлләп әйтеп салдым. — Ни бар анда? Сөйлә,—диде ул. — Европа һәм Себердә яшәүче бөтен мөселманнарның баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин күрешергә тели иде сезнең белән. Ул анда... Сезне көтә,— дидем, яшел залга таба ымлап. Сәгатенә карап алды Ельцин. Вакыт юк икән бит, дигәнне аңлатып иреннәрен җыерып алды. — Бик ашыгычмыни?.. — Ашыгыч. «Борис Николаевич... Борис Николаевич...» дип, үзен төрле яктан тарткан, йолыккан тавышларга колак салмады ул. — Кайда ул? Әйдә алып бар,—диде, һәм артымнан ияреп тә китте. Мөфти аягүрә басып сәлам бирде Ельцинга. Кара-каршы утырдылар, хәләхвәл белештеләр. — Мин Сезне Россия Югары Советы Рәисе булып сайлануыгыз белән һәммә мөселманнар исеменнән тәбрик итәм,— диде Тәлгать Таҗетдин иң элек, һәм шундук үгезне мөгезеннән алды:— Сезгә үтә мөһим үтенеч белән килдем, Борис Николаевич. СССР министрлары, ягъни бюрократлары безне гаять кыен хәлдә калдырырга җыена. — Ни булды? Нинди ярдәм кирәк? Сөйләгез, галиҗәнап. — Изге Кәгъбәгә хаҗ кылу нияте белән Россиянең төрле төбәкләреннән Мәскәүгә өч йөздән артык мөэмин-мөселман җыелды. Без бүген үк юлга чыгарга тиешле. Бу соңгы җитмеш елда беренче изге сәяхәтебез булачак безнең. Барысы да сөйләшенелгән, вәгъдәләр бирелгән иде. Әмма бүген «Сезгә самолет юк» диләр. Ельцин башын күтәрде. Ярдәмчеләренә дәште. — Гражданнар авиациясе министры Бугаевка җиткерегез. Самолетлар хәзер булсын, бер сәгатькә дә кичекмәсен.— Мөфтигә мөрәҗәгать итте ул шунда:—Ничә самолет кирәк булыр? — Ике самолет «Ту-154»ләр. — Ишеттегезме? Ике «Ту-154». Боерыкның үтәлүе хакында миңа бер сәгатьтән министр үзе хәбәр итсен,—мөфтигә карады Ельцин.— Бу мәсьәлә хәл ителде дип санагыз, галиҗәнап — Рәхмәт,—диде, үзен тыныч һәм җитди иркен хис итүендә дәвам иткән Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләре. — Безнең икенче мәсьәлә дә бар бит әле. — Анысы ни? — Безгә, олы юлга чыккан һәр мөселман башына берәр мең доллар күләмендә акча алмаштыру зарур,— диде мөфти.— Безгә «Доллар юк» дип җавап кайтаралар. Әлбәттә, без ул акчасыз да китә алабыз. Сәгуд Гарәбстаны Короле кунак итәргә әзер һәммәбезне. Бушлай кабул итәргә әзер. Әмма без кимхур булырга теләмибез, Бөек илнең горур гражданнары буларак, үз хисабыбызга йореп кайтуны өстен күрәбез — Россиянең Финанс министрын чакыртыгыз,—диде Ельцин. Министр минут эчендә йөгерә-чаба килеп җитте. Ельцин аңарга сөйләп бирде. — Ул кадәр доллар юк бездә,— диде Россиянең Финанс министры.— һәм һичкайчан булганы да юк. Андый күләмдә акча алыштыру кануннар белән дә тыела. — Мин таләп иткәнне үтәргә киңәш итәм, иптәш министр,—дип, тавышын күтәрә төште Ельцин. — Үти алмыйм, Борис Николаевич, валюта эшләре белән СССР министры гына идарә итә. — Соң, алай булгач, бар, кит. Нигә монда министр исәбендә торасың? Нефть Россиянеке, Татарстанныкы, Башкортстанныкы... Ә доллар юк, имеш... Бу министрның урынбасары бармы? Булса, килсен,— диде Ельцин, сөзәргә җыенган үгез сыман гайрәтләнеп Финанс министрының урынбасарын эзләп йөгерделәр. Ә министр янәшәдә тора. Уйлана — Борис Николаевич, бәлки мин сезнең исемнән сөйләшеп карармын. Иптәш Павловка мөрәҗәгать итәрмен,—дип, юлын ук эзләргә кереште ул. — Сез кем?—диде аңар Ельцин, тыңларга, сөйләшергә җыенмавын аңлатып.— Сез — министр түгел! Мин сезне белмим. Бар. китегез Коелып төште һәм китеп барды теге. Әле генә министр иде. Инде эшсез бер шәүләгә әверелеп калды, һичкем иярмәде үзенә, кызганмадылар да, юатырга тырышучы да булмады. Кемгә кирәк ул министр булмагач. Ул арада тирләп-пешеп министр урынбасары йогереп килеп керде. Боерык аңарга бирелде Сорауны аң- ладымыюкмы, «Әйе», һәм «Ярар»дан башканы әйтмәде. — «Ярар, Борис Николаевич » «Әйе, Борис Николаевич...» Бусы инде, һичшиксез, министр булачак. Бу — министр булу өчен туган... һәм озак көттермәде — министр итеп билгеләделәр үзен Мәсьәлә шулай итеп хәл дә ителде Мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә ике «Ту-154» самолеты, билгеләнгән вакытта Гарәбстан тарафларына «Шереметьево-2» һава аланыннан күтәрелеп юл тотты. Доллар да табылган иде Ул заманнар өчен кеше башына мең долларның ни булуын хәзер аңлату да җиңел түгел. Бик зур акча иде ул. Ә Россия халык депутатлары съездында игълан ителгән тәнәфес ул чакта төгәл унбиш минутка озынгарак сузылды. Моны күпләр абайламый да калды бугай. Дөнья кадәр эш эшләнде. 1990 ел дәвам итте. Июнь башлары иде булса кирәк. Көннәрнең берендә Борис Ельцинның ярдәмчесе Виктор Илюшин мине янына чакырып алды. — Ринат Сафиевич, Борис Николаевич якын араларда Татарстанга барырга җыена. Шул сәяхәтнең маршруты һәм очрашулар графигын хәстәрләшсәң иде,—диде. — Ярар, уйланырмын. Күпме вакыт бирәсез соң? — Хәзер үк утырабыз да эшкә керешәбез,—диде Илюшин, үзенә хас сабыр итагатьлек белән. — Соң, бераз уйланырга, фикер йөртергә кирәктер бит,—дидем. — Сәяхәт ике көн, күп дигәндә өч көн дәвам итәчәк. Казаннан соң Уфага, Башкортстанга бару күздә тотыла. Шунда «Нигә әле мин төзергә тиеш икән ул маршрутны» дигән уй килде күңелгә. «Татарстан өлкә комитеты бар ич. Аның җитәкчеләре һәм зур аппараты». Табигый ки, сорау бирдем. — Өлкә комитеты белән сөйләшкәнсездер ич? Аларның тәҗрибә зур инде... Илюшин маңгай астыннан текәлеп карап куйды үземә. Акыллы һәм хәйләкәр караш иде бу. — Өлкә комитеты Кремльгә карап фикер йөртә... Горбачевка карап. Ә без артык шау-шу кузгатып тормый гына килеп төшәргә уйлыйбыз... Хәбәр итәрбез, әлбәттә. Иптәш Горбачев белән дә, принципта, килеше- нелгән. — Республика җитәкчелеге белгәч, миңа эш калмаган инде... — Әйдә әле, утыр,—диде, вакытның заяга узуына эче пошкан Илюшин.— Өстәлдә Татарстан картасы. Күрсәт... Утырдым, һәм иренеп кенә фикер йөртергә керештем. — Татарстаннан соң Башкортстанга китәсе булгач, минемчә, КазанЧаллы-Әлмәт маршруты белән хәрәкәтләнергә туры киләчәк. Әлмәт Башкортстанга терәлеп үк диярлек тора. Ике көндә бөтен Татарстанны аркылы үтәчәксез. — Юк,— диде Илюшин.— Син гадәткә кергәнчә фикер йөртәсең. Киресенчә итсәк, иң элек, нефтьчеләр, автомобиль төзүчеләр һәм игенчеләр белән очрашып, шуннан соң гына Казанга килеп керсәк ничек булыр? — Алай итсәгез дә дөрес булыр... Болай итсәгез дә... — Ниндидер оригиналь очрашулар кирәк иде. Киңәш ит әле,—дип, ирен читен тешләп көтәргә кереште Илюшин. — Әйтик, гап-гади бер татар авылына кереп, гади генә бер өйдә көндезге ашка тукталсагыз... — Тәк-тәк-тәк,—дип, такмаклап алды һәм кәгазьгә төртеп куйды Илюшин.—Тагы тагы дәвам итик әле. Кайсы тирәләрдә булыр икән ул татар авылы? — Мисал өчен, Мамадыш районында. — Ул район нәрсәсе белән игътибарга лаек?.. — Барыннан да элек, ул минем туган ягым. — Монысы әйбәт!—дип кеткелдәп алды әңгәмәдәшем.—Тагы ни әйтерсең? — Гади бер авыл районы. Мәскәүдән түрәләр килгән район түгел. Халкы әйбәт, бозылмаган. Беренче җитәкчесе дә яшь кеше. Борис Николаевич кебегрәк озын, таза... — Монысы булды,—диде Илюшин кулын сыпырып. Күрәмсең, ул шул рәвешле кешене фикерләү дәртенә тартып кертә.—Казанда ниләр майтарырбыз? — Партия өлкә комитетында очрашырсыз инде... Югары Советта. — Юк, юк, Аллам сакласын. Оригиналь очрашулар кирәк. — Ижат интеллигенциясе һәм язучылар белән очрашырга була Язучыларга хөрмәт аеруча зур ул бездә — Кайда? — Бер зур театрда очрашу мөмкин Ә инде Ельцин Язучылар берлегенең үзенә килеп очраша алса, бусы мәңге онытылмаслык бер вакыйга булыр иде. 160 урынлык клубыбыз да бар. — Монысы да әйбәт бу.гыр,-- дип, уч төпләрен янә бер-берсенә уып куйды Илюшин. — Казан дәүләт университетында булып, студентлар һәм гыйльми интеллигенция белән очрашу матур тәэсир калдырырга мөмкин. — Монысы да әйбәт булыр. — Гомумән, Казан университетында булмый торып, бер рус кешесенең дә бөеклеккә ирешкәне юк, диләр,-—дип, шаярткан булдым.— Ленинны алыйкмы, Толстойны... — Син дә шунда укыдыңмы әллә?—дип, шаяруны күтәреп алды Илюшин. Миңа университетта укыган даһиларны эзләп азапланыр урын калдырмады. _, орис Ельцин һәм Минтимер Шаймиев утырган вертолет Мама- р^дыш шәһәреннән җиде-сигсз чакрым ераклыкта! ы клевер басу*** ыиа шактый кичегеп килеп төште. Әлмәт һәм Чаллы якларындагы сәяхәтне мин күрмәдем. Озатып йөрүчеләр һәм каршы алучылар артык күп түгел, санаулы гына иде Мамадыш районының беренче секретаре Фатыйх Сибагатуллин белән янәшә басып каршы алдык кунак.тарны һәм, озак тоткарланмыйча, Берсут җәнлек совхозының «Тойота» микроавтобусына утырып, район буйлап сәяхәткә чыктык. Машинаның кемнеке булуын тәфсилләвем шуңа, ул заманда районда бердәнбер чит ил маркалы машина иде әле ул. Хәзер генә ул түрәләрнең эшендә дә, бакчасында да «иномаркалар» тезелешеп тора Хезмәт хакы түләргә һәм шифаханәләргә аспирин, анальгин кайтарырга акча юк дип тормыйлар. Түрәләрнең аргы йомшакны ярата торган була ул.. Ельцинның егет чаклары иде әле. Алдан-арттан ияреп йөри торган ГАИ машиналарын да ияртмәделәр кебек, һәрхәлдә, мин хәтерләмик!. Юл хәрәкәтен дә япмадылар Үз гомерендә район җитәкчесен түгел, совхоз директорын да йөртмәгән шофер Шәмсетдин Нәҗмиевкә ишетеп төште бүген бәхет. Ельцин һәм Шәймисвне утыртып бара бит әнә. Ул гынамы, бер-ике мәртәбә, үз игеп, Ельцин аның җилкәсенә үзенең көрәк кадәр кулын да салып куйды хәтта. — Хәлләр ничек?—дип, сорады башта — Хорошо,—диде Шәмсетдин. — Исемең ничек? — Хорошо,—диде Шәмсетдин. Сорауны ишетеп бегермәде Күзләре һәм бөтен игътибары юлда ич. Без колешеп алгач кына, сорауның асылын аңлап, Шәмсетдин,—дип, төзәтмә кертте. — Яшәүләр ничек? Хезмәг хаклары. Анысы да «хорошо» икән Шәмсетдиннең Юл читендә машинаны туктатып, бодай суктырган комбайннар янына да кереп чыкты кунак. Бер-ике комбайнчы егетнең аркасыннан какты һәм янәшә басып фотога төштеләр. Түбән Сон авылында төшке ашка тукталды Борис Ельцин. Олы юлдан бер чакрымнар гына читтә утырган гади бер татар авылы ул. Кешеләре дә тыйнак һәм гадиләр. Ельцинны күрергә дип бөтен авыл чыккан иде урамга. Программада каралмаса да, машинадан чыгып юл читләп ике яктан тезелешкән апаларга, агайларга һәм борыннарын шырык-шырык тарткан малайларга кул биреп барды ул. Кыска җиңле ак күлмәктән, изүләрен өч сәдәпкә ачкан Ельцинны җылы кабул итте авыл халкы. Илдә гаять популяр чагы, егет чагы иде әле бу аның. Олы урамнан сулга кереп киткәч, ямь-яшел бәбкә үләннәре үскән тыкрыктан бардык бераз. Гади бер ишегалдына алып керделәр. Торбасыннан төтен чыга, мунча ягылган. Сарай капкасы ачык, анда кетәклектән әле генә йомырка салып төшкән чуар тавык тантана итә. Алтын йомырка салган диярсең, Россия Югары Советы Рәисе килгән чакта бераз тыйнаклык күрсәткәндә дә ярар иде бит. Абау, әтәчләре дә бик сабырсыз икән, кунак дип тормый, кеше дип тормый, шундук тып-тып басып теге тавык янына килеп җитте. Хәер, болары махсус оештырылмагандыр инде... Ишегалды уртасында яңа чабылган клевер чәчәкләре түшәлгән ат арбасы тора. Шул арбаның үрәчәсенә ат бәйләп куелган. Гомер күрмәгәндәй, йотлыгып клевер ашый ат. Ельцин булып, ул да беркавым арба өстендәге чәчәкләрнең хуш исенә хәйран калып басып торды. Ә Минтимер Шаймиев ат янына барып, аның яңакларыннан, муен һәм ялларыннан сыйпап сөйде. Фатыйх Сибагатуллин өйгә, өстәл янына чакырды кунакларны. Аш өстәле ике җирдә хәстәрләнгән иде. Түр яктагы өстәлгә Ельцин, Шаймиев, район хуҗасы Сибагатуллин һәм, якташ буларак, мин чакырылдым. Токмачлы аш китерделәр иң элек. Аннан бәлеш чыкты. Колхоз рәисе Госман Бәдретдинов аягүрә йөреп кыстап торды. Телгә кеше кесәсенә керә торган түгел, җор егет Булганлыгы җитеп ашкан. Кукмарада гына туып-үсә диләр андый егетләрне... Ашап-эчкәч тә Минтимер агай сәгатенә карап куйды: «Казанга кайтасы бар, соңга калабыз»,—дип әйтүе иде. Без дәррәү торырга керештек. Фатыйх Сибагатуллин торып чыгып китте. Минтимер Шаймиев... һәм Г осман Бәдретдинов та кыстаудан туктап, ишегалдына юнәлде. Мин дә сикереп торган идем, әлбәттә. Кузгалып китәргә өлгерә алмый калдым. Кырык бишле ботинка белән өстәл астыннан аякка китереп бастылар. Ә өстәл артында Ельцин белән мин генә утырып калган идек. — Ә син утыр,—диде ул, дустанә дорфалык белән, шаярган атлы булып, һәм як-ягына борылып эзләнергә кереште. Госманны эзләве икән. — Кая ул, теге кара чәчле «шустрый татарин?» Ул да качтымы әллә?.. — Китәргә кирәк диләр бит, Борис Николаевич. Миңа да үземә генә калып утыру уңайсыз... — Ә мин кем?!. Синең җитәкчең түгелмени. Утыр әйдә, кыбырсынма. Тагы кайчан шулай утырырбыз әле. Ул арада, Ельцин башын бора-бора хуҗалардан бер-бер кеше күренмәсме дип эзләнгәндә, йортның хуҗасы күренде аралыктан Җыйнак кына гәүдәле, тыйнак кеше. — Син бу өйнең хуҗасы бит?—дип, дәшеп алды аны Ельцин. — Әйе, хуҗасы. — Ә нигә соң аны мин сизмим?.. Саранлыктан түгелдер бит. Кая, китереп утырт берне, һәм үзең дә утыр. Дөньяны өч борынга көйләп алыйк бераз Хуҗа кеше җәт кенә аралыкка барып килде. Өстәлгә өч чирекле «Мамадыш егете» — «Золотое кольцо» китереп утыртты. Мәҗбүр итеп диярлек, үзе янына хуҗаны да утыртты Ельцин, һәм шул мәлдә бер-бер нәрсә кирәк түгелме икән дип йөгереп килеп җиткән хуҗабикәгә мөрәҗәгать итте. — Апа,— диде, авызын тутырып, һәм кулы белән ишарәләп күрсәтте.— Теге зур, түгәрәк әйбер тагы юкмы9 .. Бигрәк тәмле булган. Тиз аңлады хуҗабикә. һәм жәт кенә йөгереп кереп китте дә, ялт итеп килеп тә чыкты. Пар бөркеп торган яңа бәлеш өстәл өстенә килеп утырды. Кыстыйкыстый алдыбызга кисеп салды бәлешне. Бер читтә эшсез торган өч кырлы стаканга олы кунак тум-тутырып салды. Күпме карышып та каршы тора алмагач, буйсынырга мәҗбүр булдык. — Нәрсә анда, бармак башы кадәр рюмкалар белән эчеп утыру,— дип сукранып алды ул, моңа кадәр булган рәсмилекне ошатмыйча.— Әйдә, әйдә, үзебезчә, мужикларча булсын. Тамчысы да калмасын. Үзе дә егет икән, кыстатып тормады. Калганын тигезләп бүлергә кереште. Хәйран калдым, төгәл тигез чыкты. Дөнья түгәрәкләнде. Шулай бер утыруга ни җиткән. Тартыну, уңайсызлану тойгысы да юкка чыкты. Урыным ишегалдына чыккан тәрәзәгә каршы булуы гына алама иде Биш минуттан биш мину гка ашыктырып кул изиләр, чакыралар. Фатыйх Сибагатуллин ике потлы гер кадәрле йодрыкларын да болгый-болгый аңлатып карады инде Мин аңлыйм да 6irr. Олы кунакка аңлатып кара син. Яисә йодрыкларыңны да аңарга күрсәт... — Калмасын, әйдә... Бу бәлеш астына тагы берәү сыя әле, шулай бит,— дип, хуҗаның иңбашларын кагып-кагыл алды Ельцин. «Ходаем», дип уйлыйм эчтән генә. Дөрес сөйлиме бу, юкмы — тәмам хур итә, башны бетерә икән бит... Алла рәхмәте, кыстамады башка... Өйне яңгыратып бер көлде дә урыныннан торды олы кунак — Бик зур рәхмәт сезгә,— диде. Хуҗабикәгә дәште аннан:— Апа, мина бик охшады бу «балиш». Тагын бер килә калсам, пешерерсезме?.. — Пешерермен, пешерермен, Бурис Никулаевич,—диде хуҗабикә һәм яулык читен тарта төшеп, кече якка чыгып китте Урам тагы да матурайган кебек иде. Күпме генә ашыктырмасыннар, берике урында машинаны туктатып Түбән Сонлыларны тагы бер мәртәбә сәламләргә төште Ельцин. Көләч иде ул, үзенә булган игътибардан гаять бәхетле дә иде. Әмма егет тә булып калды, сынатмады Чайкалмады... Язучылар берлеге урнашкан бина каршысына халык диңгез кебек җыелган иде. Комлев урамы шыплап тулган. Урам аша үтеп йөрү кая, аркылы чыгарлык түгел. Ельцин белән күрешергә килгәннәр. Иске заманны сүгеп, киләчәккә таулар вәгъдә иткән, бик популяр чагы Язучыларның Тукай исемендәге клубы да шыгрым тулы инде күптән. Тәрәзәләре киереп ачылган. Идәндә генә түгел, тәрәзә төпләрендә дә юк буш урын. Кинокамера аскан журналистлар гына да уннан артык иде, ачуым бер килмәгәе. Зал зур түгел, шуңа анда язучылар һәм беркадәр журналистлар, галимнәр генә кертелде. Сәхнә исә тагы да кечкенәрәк. Анда Ельцин, Шәймиев, Сабиров һәм ул вакытта Казан шәһәр комитетының беренче секретаре булып эшләгән Зерцалов утырды. Ельцинның уң тарафында оештыручы һәм алып баручы буларак мин утырдым Ә арка тарафта Виктор Илюшин урын алды. Ил җитәкчесе, Россиянең булачак Президенты белән тагы кайчан шулай күзгә-күз очраша, ачыктан-ачык әңгәмә кора, сөйләшә алган булыр иде икәп татар язучысы. Сорау артыннан сорау яуды залдан. Әмирхан Еники, Роберт Багулла, Ризван Хәмид, Рашат Низамиев һәм Фәүзия Бәйрәмовалар аеруча активлык күрсәтте булса кирәк. Ельцин да сүзгә аптырап тора торганнардан түгел. Өздереп җавап биреп барды, турыдан ярды. Аның «Суверенлыкны теләгәнегез кадәр, күпме йота аласыз, шулай алыгыз» дигән, соңрак телгә кергән тарихи сүзләре беренче мәртәбә нәкъ шул очрашуда әйтелде дә инде. Юкка гына, Ельцин киткәчтен дә ун-унбиш көннән Татарстанның суверенлыгы мәсьәләсен беренче булып күтәреп чыккан оешма Татарстан Язучылар берлеге булмагандыр Шаярта да белә иде Ельцин. Залдан Роберт Батулла янып, кызарыпбүртенеп сөйләгәндә аның минем колакка иелеп: — Бу кем, Чыңгызхан түгелдер бит?—дип, сорап куюы хәтердә калган. Багулланың чәчен кырдырып алган, биленә хәнҗәр тагып йөргән чагы. Чын-чынлап күңеленә шик кергән булып чыкты ахры. — Бумы? Бу — Батуллахан! Бату ханның оныгы,—дип җавап бирдем мин, шаяруга шаяру белән. Авызын колакка кадәр ерып көлде кунак. Нәкъ шул көнне инде, татарның бөтен зыялылары каршысында Ельцинның үз башына да татарның милли түбәтәен кидердек. Шул чакта әйтелгән төче сүзләремне әле дә хәтерлим һәм уңайсызлык хисе белән хәтергә төшерәм. «Татарның бу изге түбәтәе Сезнең тәвәккәл һәм акыллы башыгызны сакласын һәм озак яшәтсен»,—дигән идем, Ельцинның башына 60 нчы үлчәүле чигүле Арча түбәтәен кидереп кулын кысканда. Минем теләк юш килә шул. Дөрес, соңыннан тар күңелле татар матбугатында килде-китте сәясәтчеләр бу түбәтәйне чүбеккә әйләндергәнче чәйнәделәр әле. «Бир безнең түбәтәйне Түбәтәйне кайтарып бир, Ельцин»,—ди-ди әтәчләнделәр Мәкаләләр яздылар, мәйданнарда сөйләделәр Хәтта үзенә дә язып салганнар, диделәр . Мәгънәсезлектә чама җебен ычкындыручылар. Бүләкне кире алмыйлар, һәм сорамыйлар да. Бүләкне биргән кеше әйтмәде бу сүзне. Түбәтәй чын-чынлап рух күгәренкелеге һәм тәвәккәллек өстәде кебек Борис Ельцинга. Очрашу тәмамлангач та Язучылар берлегенең коридоры буйлап чыгу юлына киттек без. Түбәтәй башта, ул аны салырга ашыкмады. Уңнан да, сулдан да тарткалыйлар, кул бирәләр, автограф сорыйлар Әрсезрәкләр юлына аркылы ук төшеп баса. Ельцинның кәеф күтәренке, авыз колакта Шуңадыр, ул да барына да ярарга тырыша, итагатьле итеп җавап бирә. Кем генә яратмый икән үзенә булган игътибарны. Залда вакытта ук «авыз кибә» ди-ди утырган иде олы кунак. Ә тәкъдим ителгән «Нарзан»ны эчмәде. «Зал тулы кеше утырганда, алдыңа су китерделәр дип, эчәргә ашыкма. Анда да кибеккән, эчәсе килгән кешеләр була. Алар сиңа карап утыра. Түз, эчмә! Юкса, үзеңне залга каршы куячаксың...»—дип, гыйбрәт бирде ул миңа, һәм президиум өстәленә чыгарылган су, стаканнарны кире алдырды Коридор буйлап барганда колакка пышылдап өлгерде ул: — Кабинетта, суыткычында ни бар? Шампан шәрабы бармы? — Бар. Алар зарыгып безне көтә... Авызын киң җәеп канәгать елмайды, үз итеп күзләрен сирпеп алды олы кунак. Мин аны кулыннан ук җитәкләп бара идем инде. Икенче катка, минем эш кабинетыма илтүче баскыч читендә тоткарландык тагы бераз. Мин бит әле республика җитәкчеләрен дә күздән ычкындырмаска тиеш. Кунак китәр, алар кала. Алга таба да яшисе бар. Юл биреп, аларны югары уздырдым — Мансур абый, зинһар озата бар,—дип. урынбасарым Мансур Шиһаповны да дәшеп алдым. Ниһаять, кулын сузган җиде-сигез кешедән аерып, Ельцинны хәрәкәткә китердем. Юлның өчтән берен күтәрелдек дигәндә, Борис Ельцинның түбәтәйле башы тагы артка каерылып карамасынмы... Киереп ачылган зур ишекләрдән урам һәм ишегалды күренеп тора. Анда алма төшәр җир юк, халык... — Ул халык нигә җыелган?—дип, сабыйларча эчкерсезлек белән сорап куйды Ельцин. — Сезне күрергә... Сезне каршы алырга һәм озатып калырга,— дидем. Шул сүзләрне ишеткәч тә, әллә ни булды Ельцин белән, гүя алмаштырдылар үзен. Күзләре ялтырап китте аның, ике утлы күмер диярсең. Кош сыман урамга таба талпынып куйды. — Ничек алай?! Димәк, алар мине көтә,—диде ул, чарасыз калган сабый сыман, һәм мине түбәнгә тартырга кереште. Әле булса җитәкләшеп тора идек бит.—Көттермик аларны Бер минутка гына чыгып сәламләп керик үзләрен. Алар киткәчтен, без дә иркенләп шампан эчәрбез. Кире борылырга ярамаганлыгын белә идем. Әмма каршы тора алмадым. Ельцин, гайрәте ташып ашкан үгез кебек, мине урамга өстерәде. Баскыч төбенә чыккач та, түбәтәен кулына алып күрешергә килүчеләрне сәламләде. Берәүләр «Урра!» кычкырды, берәүләр сызгырды. Безне уратып алдылар, һәм халык ташкыны, арттан этә башлап, иң әүвәл урам уртасына, аннан Бутлеров урамына таба этеп алып китте. Ельцинның тән сакчылары һәм милиция дә әзер түгел иде вакыйгаларның болай китүенә. Ул үзе дә шөлли калды булса кирәк Ташкын булып өскә килә, этә иде халык. Туктый, яисә абынып егыла калсаң, билләһи дим, таптап-сытып китәчәкләр. Бер кулына түбәтәен кысып тоткан Ельцин, икенче кулы миндә, һәлакәттән качып тиз-тиз атлап йөгерә үк башладык. Ул арада милиция хезмәткәрләре һәм ниндидер егетләр юл арчырга керештеләр, ярдәмгә өлгерделәр Бутлеров урамына, ягъни 2 нче трамвай тукталышына кадәр дәвам итте бу хәл. Тукталышта трамвай тора иде Трамвайга утыру минем уйга да килмәде. Ә Ельцин, көтмәгәндә, кисәтми-нитми кузгалып китом дигән трамвай ишегенә сикерде, һәм кул болгарга да онытып китеп барды. Мин тукталышта калдым. Аерылдык II льцинның «Суверенитетны күпме теләсәгез, шулкадәр алыгыз», дигән сүзләре бәрәкәтле туфракка төште. Татарстанда, бигрәк тә татар язучылары, татар интеллигенциясе даирәсендә шундук күтәреп алдылар аның бу сүзләрен, һәм, 1990 елның август урталарында булса кирәк, Язучылар берлеге идарәсе инициативасы белән Иҗат бер- лекләренең берләшкән Пленумын җыйдык. Оештыру, ул зур киңәшмәне алып бару минем җилкәгә төште. Йомгак документлар һәм резолюцияне Язучылар берлеге идарәсе әгъзаларыннан төзелгән махсус комиссия хәстәрләде. Республика җитәкчелеге бу киңәшмәне уздыруга хәер-фатихада түгел иде. Шулай да Пленум башланып киткәч, арткы рәтләрнең берсенә тавыш-тынсыз гына ике кеше кереп утырды. Аларның берсе Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов булса, икенчесе, ялгышмасам, Өлкә комитеты секретаре Рево Идиәтуллин иде кебек. Әмма алар җыелышның барышына катнашмады, ничек тавышсыз-тын- сыз гына килеп кергән булсалар, кулларындагы блокнотларга ниләрдер сызгалап утырдылар да, шул рәвешле үк китеп тә бардылар. Гаять кайнар чыгышлар булды ул Пленумда. Язучылар, театр әһелләре, композиторлар, рәссамнар — һәммәсе бер дулкында сөйләделәр. Татар иҗат интеллигенциясенең шул дәрәҗәдә бердәм, тәвәккәл һәм бары тик халык, ил мәнфәгатьләрен генә кайгырткан мизгелен мин башка хәтерләмим. Бу безнең, шагыйрь әйтмешли, «уянгач, беренче көнебез» иде булса кирәк, романтик дәверебез. Тора-бара республика халкы да иярә язды бит шул дулкынга, һәм бәйсезлек дулкынында бер-ике ел дип әйтерлек шашынып яшәдек, гүя иңнәребезгә канат үскән иде, очып йөрдек, аякларыбыз җиргә тимәде. Пленум тәмамлангач та, без — җиде иҗат берлеге рәисләре—Татарстан партия өлкә комитеты бинасына киттек, һәм үзебезне Югары Совет Рәисе Минтимер Шаймиевнең кабул итүен таләп иттек. Шаймиев очрашудан баш тартмады, безне кабул итте. Үзара сөйләшү ике сәгать ярымнан артыкка сузылды. Башлап сүз әйтү, Пленумның карарларын җиткерү һәм әңгәмәне әйдәп бару, яшерен-батырын түгел, минем өскә төште. Әмма башка рәисләрне дә кул кушырып кына утырды дип әйтү дөрес булмас. Аеруча Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның кайнарлыгы һәм кыюлыгы хәтергә уелып калган. Бер караганда аз сүзле, үтә сабыр булса да, республиканың беренче җитәкчесе каршында җебеп төшмәде, аяк терәп бәхәсләште Рәшит. Мин шул көннән аны фикердәш дустым итеп күрә башладым. Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Ринат Таҗетдинов та иң кирәкле мизгелләрдә аркадаш була белде. Кыскасы, без бер фикердә идек. Хәтта Эдуард Гущин булып, ул да безне җөпләп утырды. Пленумда кабул ителгән төп фикер—Татарстан икенче сортлы республика булуыннан туктап, үзенең дәрәҗәсен союздаш республикалар югарылыгына күтәрергә тиеш, дигән таләп иде. Авырлык белән булса да, шактый каршылыклар аша булса да, Минтимер әфәнде Шаймиев белән без дошман булып аерылмадык кебек һәрхәлдә, уй-фикерләребез шул вакыт аралыгы эчендә шактый якыная төште. 30 август көнне Татарстан үзенең Дәүләт бәйсезлеге хакындагы тарихи Декларация кабул итте. Бу көнне эчендә җаны булган һәр татар, ягъни ярты Казан урамда, Ирек мәйданында иде. Хөкүмәт йортын уратып алган митингның башында иҗат интеллигенциясе. Алар — Роберт Батул- ла, Рәшит Әхмәтҗанов, Әхмәт Рәшитов һәм Вафирә Гыйззәтуллинага кушылып, «Азатлык» дип тәкърарлады берөзлексез. Югары Совет утырышында да депутат әдипләр әйтте төп сүзне. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова һәм Роберт Миңнуллиннарның кайнар чыгышлары уртак фикер белән өртелгән иде: Татарстан суверенлы дәүләт булырга тиеш! Гәрчә Татарстан халык депутаты булмасам да, миңа да сүз бирделәр. Иш өстенә куш булсын дигәннәрдер. Сүз чыккан икән, рәислек иткән Минтимер Шәймиевнең каршылыклы чыгышларны бер-берсенә искиткеч осталык белән үреп бару сәләтен дә бәяләргә кирәк. Фикер алышуларның йомгаклау өлешендә ул язучылар һәм суверенлыкны таләп иткән милләтпәрварлар Фәндәс Сафиуллин, Рүзәл Йосыпов, Азат Зиятдинов, Дамир Сираҗиев, Марат Мөлековлар- ның чыгышларын шулкадәр сәяси зирәклек илә чиратлаштырды ки, каршы торучыларның тавышы гел йомылып, югалып калды. Бу—югары бәягә лаек хезмәтне күпләр абайламый да калган булуы ихтимал. Казанда бәйрәм. Татарстан тантана итә иде әле. Икенче көнне үк таң белән Мәскәүгә очтым мин. Россия Югары Советының гадәттән тыш утырышында көн тәртибенә «Татарстан мәсьәләсен» өстерәп керттеләр. Тетмәсен тетәләр республиканың. Казанда калып бәйрәм итеп кенә ятасы калган да бит... — Татарстан җитәкчеләрен—Шәймиев һәм Сабировны хәзер үк монда чакыртырга кирәк,— дигән тәкъдим кертте берәү. Ялгышмыйм кебек, бу тәкъдимне мордва егете, Саранск шәһәреннән сайланган депутат Николай Медведев күтәрде иң элек. — Ә килмәсәләр, нишләрсез. Алар бәйсез бит хәзер,—дип кычкырды икенчесе. — Килмәсәләр, китерербез. Мәҗбүр итәрбез,— дип әтәчләнде өченче бер депутат, урыныннан сикереп торып. Бусы да үзебезнең күрше — чуваш егете, Валерий Шуйков иде. Әнә шундый ул безнең кардәш милләтләрнең дан-дәрәҗәгә омтылган вәкилләре. Шактый тирәнгә керә башлады болар. Китте, кузгалды... Туктатам димә. Урынымнан сикереп торып микрофонга барып ябыштым. — Туктатыгыз, җәмәгать. Мин әле бүген генә Казаннан килдем. Анда иминлек. Бәйрәм рухы. Россиянең суверенлыгын игълан иткәндә, мин сезне яклап тавыш бирдем, һәммәгез белән бергә куандым, аягүрә торып кул чаптым. «Русларны куарга, русларны суярга җыеналар...»— дигән уйдырмалар сөйләүчеләрнең теле корысын. Татарстанда бүген, Аллага шөкер, иминлек. Киләчәктә дә шулай булыр. — Әнә, ишеттегезме, ни сөйли,—дип, микрофонга Виктор Скрынник чәчрәп чыкты. Ул Татарстаннан, Чаллыдан, шул исәптән, минем туган як — Мамадыш тарафларыннан сайланган депутат.— Кичә, Татарстан Югары Советында, сепаратизмны яклап аеруча кайнар чыгыш ясаган кешеләрнең берсе әнә шул Мөхәммәдиев инде Милли хәрәкәтнең яшертен идеологларыннан берсе ул. Ә ул монда комитет җитәкчесе һәм Югары Совет Президиумы әгъзасы. Мин Мөхәммәдиевне бүген үк бу эшләреннән азат итәргә кирәк дигән тәкъдим кертәм. «Их, Виктор,—дип уйлап куйдым күңелемнән.— Шул эшне эшләсәгез, мин иртәгесен үк Казанга күкрәк киереп кайтып төшәр идем. Анда да теңкәмә тиделәр бит инде «Син, Рәсәй депутаты, нигә анда ятасың, кайт»,— дип тинтерәтеп бетерә яздылар Алар дигәнчә, сез дигәнчә генә булсын иде дә бит ул. Түгел шул...» Скрынник хакында сүз чыккан икән, тагы бер нәрсәгә игътибар юнәлтми булдыра алмыйм. Хатыны—татар аның Берсеннән-берсе матур ике кыз үстерәләр. Ә менә шул кеше «Татарстан» һәм «татар» дигән сүз ишетсә, күркә сыман кабарынып чыга. Яратмый татарны. Аңламыйм, нигә шулай?! Татар үзе кемгә чыкса, кемгә өйләнсә, дөньясын оныта, хөрмәт итә. Әмма үзенекен хөрмәт иттерә, яраттыра белми. Нигә бу шулай? Казанда «Без — батымсыз. Без — мөстәкыйль. Россия — чит бер дәүләт» дип сөйләшү модага кереп китте тора-бара. Хәтта кайбер газеталар «Иностранная Российская Федерация» дип үк язып җибәрәләр Мә- скәүдә исә ачыктан-ачык Татарстан һәм татарлардан дошман образы ясау гадәткә кереп бара. Мин ике ут арасында торып калдым Казандагы вакыйгалардан да читтә каласым килми. Мәскәүдә дә даими рәвештә булырга мәҗбүрмен 1991 елның башлары иде булса кирәк. Россия Югары Советы һәм Министрлар Кабинеты Президиумының берләштерелгән ябык утырышы булды. Аны Руслан Хасбулатов ачып җибәрде. Әмма төп сүзне әйтүче Бурбулис иде. «Татарстанда һәм Чечен Республикасында гадәттән тыш хәл кертү зарурлыгын» таләп итте ул. Яклаучылары да байтак иде. Сөйләргә, «сепаратистларының тетмәсен тетәргә әзер торучылар берсе артыннан икенчесе сикереп чыкты. Ни хикмәт, кулымның күтәрелүе булды, Хасбулатов миңа шундук сүз дә бирде. Әлбәттә, каршы чыктым. «Милли республикаларга каршы көч куллану демократик Россия тарихында иң ямьсез һәм кара сәхифә булачак»,— дип тә искәрттем булса кирәк. Миннән соң ук якут-саха кызы Зоя Корнилова чираттагы мәртәбә үзенең чын егет икәнлеген исбат итте Бу җыелышта күтәрелгән мәсьәләне «куркыныч һәм кара авантюра» дип бәяләде. Коми егете Николай Ген, мәскәүле Сергей Ковалев һәм тагы берничә кеше иярде үзебез! ә. Нәтиҗәдә, милли сәясәтне бутау-чуалту буенча төп белгечләр саналган Абдулатыйпов hast Шахрай да бераз сагая төштеләр. «Гадәттән тыш хәл кертү» турындагы мәсьәлә узмады. Бу — беренче һәм зур җиңүебез иде. Шулай игеп. Татарстанга һәм Чечен Республикасына танк колонналары кертелми, кан түгелми калды Ә Казанда исә бу хакта, гүя, белмәделәр, ишетмәделәр дә. Митинг артыннан митинг үтә торды. Гадәттән тыш Президиумның икенче көнендә үк, чираттагы мәртәбә, Казанга кайтып төштем. Ирек мәйданына чыктым. Консерваториянең концертлар залы каршысында милли хәрәкәт, ягъни Бәйрәмова, Мөлеков һәм Зәйнуллиннар митинг уздыра. Мәскәүдә мине әнә шуларның фикердәше, идеологлары дип санаучылар күбәйде. Гәрчә, һич кенә дә алай түгел, һичкемгә һичбервакыт үз фикеремне көчләп такканым, кемнеңдер оскыртучысы, идеологы булганым юк. Ә бу кешеләрне исә, Аллам сакласын, мин һичкайчан татар халкының лидерлары буларак кабул итә алмадым. Минем мәйданга килеп керүем булды, Зәки Зәйнуллин сүз алды. Үз вакытында беренче әсәрләрен «Казан утлары»на соратып алучы һәм редакцияләп бирүче идем мин. Ерактан ук күреп алды ул~ мине һәм «сәламләргә» кирәк тапты. «Милләтнең һәр заман үз ялагайлары, Мә- скәү алдында куштаннары булган. Әнә, Рәсәй депутаты Ринат Мөхәм- мәдиев шундый түгелмени?! Ни калган аңарга Мәскәүдә?!» Китте бу, китте... Аның шул беренче сүзләрен ишетүгә үк бугазыма төер килеп тыгылды. Колак ишетмәс, күзләрем күрмәс булды. Зәки сөйли, Зәки дәвам итә. Мәйдан аны тыңлый, дәррәү кул чаба. «Позор!... Позор!»— дип кычкыра мәйдан. Кемнәрдер бармак төртеп-төртеп күрсәтә үземә. Икенче берәүләре кул биреп исәнләшә, түземле булырга киңәш итә. Әмма карашлары сынаулы, «бу ни рәвешле кичерә» дип сынаучылары да булгандыр арада. Ә мин аларның берсен дә күрмим һәм танымыйм инде. Бөтен көчем бугазга килеп тыгылган, күзләремә тулып мөлдерәгән кайнар ташкынга каршы тору, ирек бирмәү, сынатмау... Ул да түгел, бөтен мәйдан «Азатлык!.. Азатлык!..» дип кычкырырга кереште. Мин дә кушылмак иттем аларга, әмма тавышым чыкмады. Гарьлектәнме, әллә бәхеттәнме—күзләремнән кайнар тамчы бәреп чыкты. Бер читкә борылып борыным сөрткән булдым. Кай арада тагы үземне өч-дүрт татар хатын-кызы—апалар һәм әбиләр уратып алган. «Оятсыз син, оятсыз... Җирбит. Язучы башың белән үз милләтеңне сатып йөрергә...»—дип, сукранды, сүгәргә кереште болар. Берсенберсе уздырышып тетмәне тетәләр, һәм берәве лачкылдатып йөземә үк төкереп куймасынмы. Җавап биреп булмый. «Апалар,—дип өзгәләнеп, аңлатмакчы да булып карадым.— Мин бит Мәскәүдә дә татар язучысы, үзебезнең мөстәкыйльлек тарафдары булып калам. Чын мөстәкыйльлеккә ирешәбез икән, кайтачакмын. Анда минем бернинди эшем юк. Ашыкмагыз, түзегез бераз, кабаланмагыз...» Юк, тыңларга теләмиләр. Ишетергә теләмиләр. Тәмам чаманы онытты болар. — Ул чит илдә сиңа ни калган? — Россия чит ил түгел бит әле, бераз сабыр булыйк,—дип чираттагы мәртәбә аңлатып карамак булам.—Татарстанның багымсызлыгы Казанда игълан ителсә дә, Мәскәү аны танымады. Дөнья танымады. Хәтта кардәшләребез, күршеләребездән дә танырга җыенучы юк. Батымсызлык өчен көрәш хәзер Парламент ысулы белән һәм, нигездә, Мәскәүдә дәвам иттерелергә тиеш... — Их, оятсыз... Җирбит икәнсең, Мәскәү куштаны,—дип кул селтәде берсе. — Милләтнең каргышы төшсен, Рәсәй депутаты... Рәсәй депутаты,— дип, бер кызып алгач, тагы ике мәртәбә йөземә төкерергә итенде икенчесе. Йөзем капладым. Борылып өлгердем, бу юлы инде йөземә төкертмәдем. Өченчесе, дүртенчесе йодрык белән аркамны төяргә кереште, хәтта тибенергә итенделәр. Тәмам котырына ук башлады болар. Ялгыш бер хәрәкәт ясасам, каравыл кычкырачаклар. Җавап биреп булмый шул, апалар үзебезнеке. Ак шәл ябынганнар өстәвенә... Үзләреннән котылып’ икенче бер читкә китеп бару җаен таптым. Башка чарам юк иде чөнки... Авыр булды, әлбәттә. Әмма, ни эшләмәк кирәк, чарасыз да идем мин Көчсез дә. . һәм япа-ялгыз. Мәйдан «Азатлык» дәгъва итә әнә. Бәлки бу апалар, чыннан да, Татарстанның азатлыгы өчен Россия Федерациясе депутатларының үз этләрен ташлап кайтуы кирәк дип уйлый торганнардыр Ихластан шуңарга ышанганнардыр. Ялгыша торганнардыр . Их, шулай булса икән ул. Шул минутта ук, артларыннан йөгереп барып, кочып алган булыр идем үзләрен. Үпкәләү кая ул, үзем гафу үтенгән булыр идем, берәм-берәм аркаларыннан сыйпап чыгар идем. Алай түгел икән шул. Тагы биш-ун минутта әлеге «милләт апала- ры»ның мәйданның түрендә үзләре кебек үк ак шәлгә бөркәнгән, минем өчен бик тә таныш булган икенче бер зат янына барып, канәгать кыяфәт белән көлешәкөлешә торуларын күрмәгән булсам әгәр Бәлки, ышанган да булыр идем 1991 елның июль ахырында җәйге ялга җыенабыз. Тәкъдим ителгән урыннар байтак. Дәүләтнең Кавказда булсын, Кара диңгез ярында булсын санаторийлары тезелеп тора. Югары Совет Президиумы әгъзалары өчен тагы да кызыклырак вариантлар тәкъдим ителә. Әмма минем сәясәттән, ул депутатлардан — «демократлар»дан ни дәрәҗәдә туйганлыгымны белсәгез икән. Унбиш-егерме көнгә булса да күрми торасым килә үзләрен. Озак уйлап тормадым, язучыларның Ялтадагы иҗат йортына тәвәккәлләп китеп бардым. Миндә бит әле ял кайгысы түгел, «Сират күпере» романын тәмамлыйсым бар Ә иҗат йортларында эш гәп тә, ял да итеп була иде әле ул чакларда Китәсе көнем килеп җиткәч, яныма Югары Совет Президиумының ул вакыттагы оештыру сәркатибе Сергей Александрович Филатов керде Мөнәсәбәтләр дустанә, якын иде, протоколда каралмаган җылылык белән киңәш-табыш игеп утырдык. Минем дәүләт санаторийларының «люкс» номерларына тәкъдим ителгән юлламалардан баш тартуыма гаҗәпләнде ул, кире уйларга, ялгышымны төзәтергә киңәш итте Үз туксаным туксан иде. Эш папкасын ачты Филатов һәм үзенең сорауларына алышан җавапларны үтә мөһим бер төгәллек белән теркәп барды. — Димәк, Ялтага китәм дисең инде, ә? — Әйе, Ялтага. — Кайда тукталасыз? — Язучыларның иҗат йортында. 26 нчы бүлмәдә. — Август урталарында анда буласызмы әле? — Әйе, шунда булырга җыенам. — Кемгә дә булса бер-ике көнгә кунакка китү ихтималын юкмы? — Бик мөмкин — Кайда? Кайда? Миңа боларның һәммәсен белеп тору гаять моһим — Әйтә алмыйм, Сергей Александрович. Бакчасарайга барып Kaftiy уем бар. Севастопольны күргәнем юк... — Бик күпкә китә биг бу, Ринат Сафиевич. Сезнең Югары Совет Президиумы әгъзаларының һәр көн, һәр сәгатьтә кайда булуларын белеп тору йөкләнгән миңа — Кем тарафыннан? — Ельцин һәм Бурбулистан. — Аларга мин нигә кирәк булырмын икән? — Син генә түгел, менә кара. Президиум әгъзаларының һәммәсеннән җыйдык без андый мәгълүматларны — Моның кемгә кирәге булыр дип уйлыйсыз? — Беләсең ич, Рина i, диде Филатов, үз итеп —Август урталарында Союз килешүенә кул кую күздә тотыла. Кем белә, төрле шартлар. көтелмәгән вакыйгалар килеп туарга бик мөмкин. Ихтыяҗ туса, көне- сәгате белән җыелырга туры киләчәк. — Аңладым,—дидем.— Татарстанга «Союздашлык» та бирсәгез, чакырмый да кайтырмын. Җылы гына кул кысыштык. Хушлаштык. — Кара аны, эз югалта күрмә,—дип серле елмайды Сергей Филатов китеп барганда һәм, үз итеп, күз кысып куйды. ...Ялтада иҗат итәм. Эш муеннан. Көннәр матур, кояшлы. Көндезләрен иҗат йорты бушап кала, һәммәсе, шул исәптән, минем гаилә дә, диңгез ярына китә. Эшләп аргачтын, мин дә диңгезгә барып, бер-ике чумып кайтам. 10 август. Көндезге 2 ләрдә гаиләм белән диңгездән төшке ашка кайтып киләм. Каршыма очраган бер язучы хәбәр җиткерә: — Сине эзлиләр... Без урнашкан корпус каршысында түбәсенә зәңгәр ут куелган «Волга» көтеп тора иде. — Әнә, әнә, Мөхәммәдиев кайтып килә,—дип, бармак төртеп-төртеп күрсәттеләр үземә. Уңайсыз булып китте. Хәрби киемдәге лейтенант кулыма сургычланган дәү конверт тоттырды. Имза куеп алдым, һәм ул китеп тә барды. Шунысы гаҗәп, әллә никадәрле ыгы-зыгы сәбәп булган ул конвертта шаккатырлык яңалык юк иде. Союз килешүенең проекты салынган. Ә ул Мәскәүдә чагында ук мәгълүм иде миңа, һәм тагы бер кәгазь. Анысына түбәндәге сүзләр язылган: «Августның 15 ләреннән соң һичкая китмәвегезне, әлеге адреста калуыгызны үтенәбез». Августның 13 ендә китерделәр тагы шул ук хатны, һәм 17 сендә. Әмма аларга ул кадәр игътибар бирмәдем. Бетмәс анда... корыны бушка аударып яталар шунда. Инде ял тәмамланып килә. Әле минем Ялтадан бер адым да читкә тайпылганым юк. Севастопольны гизү дигән ниятем бар. һәм, һичшиксез, Бакчасарайны күреп кайту кирәк иде. Анда Кырым татарларының каһарман улы Мостафа Җәмил көтә мине. 19 август. Таң белән юлга чыктык. Ялта газетасында эшләүче Гөндез атлы әзәрбәйҗан егете үз машинасында сәяхәт иттерергә булды. Юлыбыз кыска түгел. Иң әүвәл Севастопольга юнәлдек. Әмма, гомер булмаган хәл, юлда, багана саен диярлек туктатып, документ тикшерергә керештеләр. ГАИ хезмәткәрләре генә түгел, хәрбиләр дә мыжгып тора иде. Форос тирәсеннән узып барганда хәтта машинадан төшереп тентеделәр үзебезне. — Сезнең хакыгыз юк, мин халык депутаты, Россия Югары Советы Президиумы әгъзасы,—дип, әтәчләнеп тә караган идем, булмады. Документ сорадылар. Күрсәттем. — Күрәсезме,—дидем.— Уналтынчы номерлы таныклык! Борис Ельцинның үз имзасы куелган! — Кызык... Бик кызык бу,—дип, борын тартып куйды майор һәм минем таныклыгымны тоткан көе янәшәдә генә торган вагон эченә юнәлде. — Әйдәгез әле, әйдә, керик әле,—диеп, үзе артыннан мине дә ияртте. Эчтә утырган полковникка сузды ул минем таныклыкны. — Иптәш полковник, игътибар итегез, Президиум әгъзасы,—диде, мәгънәле итеп. Минем монда нинди максат белән килеп чыгуым, кайда тукталуым һәм кайда юл тотуым белән кызыксынды полковник. Ничек бар, шулай җавап бирдем, һәм берочтан үземне шулай озак тоткарлап торуларына канәгатьсезлегемне белдердем. Машинада гаиләм булу гына коткарды. Ул миңа документымны кире бирде һәм киңәш итте: — Бу кенәгәгезне, иптәш Мөхәммәдиен, ераккарак яшереп куегыз. Аның Сезгә бүтән бервакытта да кирәге чыкмас, дип уйлыйм Хәерле юл телим үзегезгә. — Ни әйттегез? Кабатлагыз әле, аңламадым,—дидем, әле генә колагым ишеткәннәргә һич ышанмыйча. — Хәерле юл теләдем. Юлыгызны дәвам итә аласыз,—диде полковник. һич шаярганга охшамый иде үзе. Берни аңламадым. Сорауларыма да җавап бирүче булмады. — Горбачев ял итә бит монда, шуңарга күрәдер ул,—дип, тынычландырды юлдашым Гөндез. Севастопольны ипле генә гиздек. Бакчасарайга да барып җиттек. Туктатмадылар башка. Бакчасарай, үзенең кәрван-сарайлары, тарихи истәлекләре белән барын да оныттырды. Көне дә җылы һәм кояшлы иде. Көндезге 2 ләр тирәсендә Мостафа Җәмилнең өенә барып чыктык. Хөрмәтләр күрсәтеп каршы алды безне. Җәйге бакчада, җимеш агачлары күләгәсендә аш өстәле хәстәрләнгән иде. Матур гына әңгәмә кылып утырабыз. Тик шулай да Мостафа әфәнденең күңеле кырылган, нигәдер эче пошкан кебек күренә миңа. Түзмәдем, бер җайлы мизгелне тотып алдым да сорарга кирәк таптым. — Ни булды, Мостафа әфәнде, сез теше сызлаган кешедәй утырасыз,— дидем. — Әллә синең кәеф яхшымы?—дип сорауга сорау белән җавап кайтарды ул. — Мин бик бәхетле, Мостафа әфәнде. Сезнең иректә булуыгызга бәхетле. Бакчасарайга килеп чыгуыма. Шулай синең белән күзгә-күз карап әңгәмә кылып утыруыма... Төрле-төрле язмышка дучар ителгән ике татар баласы бит без. — Ә Мәскәүдәге хәлләр,—диде ул, тирән сулыш алып.— Алар эчеңне пошырмыймы? — Нинди хәлләр?—дип кабаланып сорадым мин. Күңелдә яшеренгән хәвеф киеренкелеге бәреп чыкты.— Анда нәрсә булган?! — ГКЧП игълан иткәннәр. Мәскәүдә хәрби фетнә. Син нәрсә, ишетмәгән идеңме, белми идеңме әллә? — Ипидер белми идем. Белми идем. Йорәгсм жуылдап китте. Менә нәрсә аңлаткан икән ул Филатовның кабаткабат төпченүләре. Ике көннең берендә килеп торган сургычлы хатлар. Бүген иртән булган тикшерүләр, һәм теге полковникның сәер сүзләре... Димәк, барысы да алдан уйланылган, планлаштырылган булган... Очрашуыбыз тәмамлангач та, без иң кыска юл белән, таулар аша Ялтага ашыктык. Шул ук кичне мин Мәскәүгә очтым. Камалышта булган Югары Совет бинасына керә алырмын дип һич өметләнмәгән идем Баксаң, хәлләр бүтәнчә икән. Аэропортта каршы алган машина белән һичбер тукталышсыз Югары Советның сигезенче номерлы ишеге төбенә илтеп җиткерделәр үземне. Ә урамнарда — ыгы-зыгы һәм танклар да бар иде кебек, югыйсә. Баксаң, ул көннәрдә Мәскәү урамнары геатр сәхнәсен генә хәтерләткән икән. Ә танклар һәм теге ыгы-зьпы, күрәсең, бутафория өчен кирәк булган. Ул тамаша һәм аның геройлары хакында башка әйтер сүзем юк. Ә без — халык депутатлары — «массовка» өчен кирәк булганбыз... нңа ни калган иде анда?—диләр миңа еш кына Туганнарым ____ бәһасы түгел бу. Шул рәвешле, милиция үзгә бер социаль катлам оулып формалашты Яшерен-баты- рын түгел, шуның өстенә алар нык кына комсызландылар да бит әле. Акча тагы акча сорый. Хезмәт хаклары бер хәл, анысын дәүләт түли. Шуның остенә, милициядә ришвәтчеләр дә җитәрлек һәр тәртип бозу, һәр җинаятьнең үз «такса»сы бар, диләр бит хәзер. Хакын түләсәң, дүрт HI ың кыйбла. Ул гына да түгел, юк гаебеңне бар игеп, куркытып, шантаж юлы белән байлык казанучылары да хәйран һәм турыдан-туры мафиоз структуралар, җинаятьчеләр белән элемтәдә булып, шуларга хезмәт итүчеләре байтак... Намуслы милиция хезмәткәрләре дә бар, әлбәттә. Алар мине гафу итә күрсен! Сезгә хөрмәт вә рәхмәттән башка сүз юк, халык иминлеге сагында торган фидакарьләр! Менә шул рәвешле, илдә барган анархия дәверендә, көтмәгәндәуйламаганда үзе бер сыйныф, каста булып формалашты да куйды бит. Кыйныйлар, әлбәттә, рәхәтләнеп кыйныйлар Чөнки алар акча эшли. Кеше иминлеген саклаган өчен түләмиләр. Түрәләрне саклаган өчен түлиләр. Гади халыкны кыйнаган өчен түлиләр. Хак сүз булса, Югары Совет бинасын камауда һәм Мәскәү урамнарын дөмбәсләүдә катнашкан өлкән офицерларга һәр эш көне өчен йөздән—ике йөзгә кадәр доллар күләмендә «хезмәт хакы» түләнгән, имеш. Ә инде гади милиционерларга сәгатенә биш доллар чамасы... — ОМОН дигәннәре ни була тагы?—дип, сораган иделәр берзаман. Мин үзем дә яхшы гына белмим бу ОМОН дигәннәренең килеп чыгу табигатен. Әмма ул бар, һәм алар күп. һәм ОМОНның, милиция белән чагыштыргысыз дәрәҗәдә, кансызрак, явызрак булуын беләм. Килеш- кыяфәтләрен күрүгә үк куркыныч үзләре. Ә теге Октябрь вакыйгалары заманында, ну, күңелләре булганчы кыйнап та карадылар инде мәскәүлеләрне!.. Илдә хакимияткә килгән «ялган-демократлар» бик күп нәрсәләрне җимерделәр, саттылар, үзләштерделәр, юк иттеләр. Әмма тудырган, булдырган нәрсәләре дә бар—ул ОМОН. Аны алар үзләрен һәм дәүләттән, гади кешеләрдән талап җыйган байлыкларын саклау өчен тудырдылар. Ә армиядәп кайтып эшкә урнаша алмый йөргән егетләргә күп кирәкмени?! Акча гына түләсеннәр. Көч бар, акылың яисә белемең бармы дип сорамыйлар. ОМОН булып китәләр. Россиянең Генераль прокуроры Валентин Степанков янына без—А. Орлов, М Захаров һәм мин—өчәү бергә бардык. Мәскәүнең театраль үзәгенә урнашкан бу шомлы оешмага шул көнгәчә, Алла рәхмәте, өчебездән беребезнең йомышы төшкәне булмаган. Әмма җиңел таптык. Югары Совет бинасыннан чыккач та, артыбыздан койрык булып ияргән урта буйлы ир-ат урамда торып калды, ә без капка төбендәге будкага кердек. Каравылда автоматлар белән коралланган өч-дүрт хәрби каршылады. Депутат кенәгәләрен чыгарып күрсәттек. Ни хикмәт, безнең килүгә гаҗәпләнүче, ник килдегез яисә, сез кем яклы, дип сораучы булмады. Бик мөлаем, ачык йөз белән кабул иттеләр. — Килдегезме, рәхим итеп узыгыз,—дип, озатып калдылар. Безнең килергә чыгу хакында боларга алдан ук хәбәр итеп куелган диярсең. Хәер, моның шулай булуы да ихтимал. Чөнки, Югары Совет бинасында сөйләшкән сүз һичкайчан сер булып калмады. Степанков урынында түгел иде. Куркынычсызлык утырышында, берике сәгатьсез кайтмас әле, диделәр. — Урынбасары Евгений Кузьмичка керегез алайса, ул урынында. Сезне хәзер үк кабул итәчәк,—диде, секретарь ханым. «Хәзер үк кабул итәчәк», дигән сүзгә игътибар итеп, бер-беребезгә карашып алдык, һәм салмак кына атлап чыгар юлга борылдык. — Нишлибез, Ринат,—дип, миңа мөрәҗәгать итте Захаров.— Син Степанковны яхшырак беләсең. Урынбасарлары нинди кешедер бит аның?.. — Лисовка керү файдасыз булачак,—дидем. Чөнки аның Генераль прокурор кешесе түгеллеге миңа мәгълүм иде.— Бераз көтик, бәлки үзе кайтыр Ул арада каршыда гына икенче бер ишек ачылып, аннан кыска итәкле кыз килеп чыкты. Кара инде, без чолганышта ятабыз анда Ә монда кыска итәк кияләр икән... — Евгений Кузьмич сезне көтә,—диде ул кабаланып. Исәнләшергә дә онытты хәтта. Безнең бераз киңәшләшеп аласыбыз бар әле. Соңрак керербез, гафу итегез,—дидек, һәм ишектәге язуларны укый-укый ары киттек. Урынбасарлары шактый күп икән бит бу Генераль прокурорның: «Слав- городский М. Д.», «Шаклеин Н. И.»,—ди-ди, укый барабыз. Берочтан баш кагып, ымлап киңәшеп тә алабыз. Чираттагы ишек янына килеп җиткәч «Бәтәч...» дип әйтә яздым. Юлдашларым йөзенә дә яктылык иңде. — Безнең Сабир Гаджиметович Кехлеров та монда эшли икән бит,— диде А. Орлов. Аның монда икәнлеген мин белә идем. Чөнки, лезгин егете Сабир белән «Россия» кунакханәсендә ике елга якын күршеләр булып яшәдек, чәйләребез уртак иде. Аны бу сәяси ыгы-зыгыга катыштырасы килми иде минем. Эчкерсез һәм ачык егет, кунакчыл егет. Бәхетенә каршы, Сабир ниндидер коллегия утырышына киткән булып чыкты. — Ә бәлки безгә кеше төсле бер ашап алу да зыян итмәс иде,—дигән тәкъдим кертте Михаил Львович Захаров — Чынлап та... Бәлки шул арада Степанков та кайтып җитәр,— дип күтәреп алдык. Эчкә җан керде. Онытылып барган җылы аш хәтергә төште. Иң элек борынны кытыклап узды аның исе. Аннан ашказанына йөгерде... Ашханәгә юлны таптык кына дигәндә каршыбызга Генераль прокурор үзе килеп чыкмасынмы! Күзләребез маңгайга менде һәм, табигый инде, ашау кайгысы онытылды. Юк-юк, алдыйм икән, онытылмады, әлбәттә, гел истә, хәтердә торды ул. Әмма ара табылмады Степанков безнең килү хакында хәбәрдар иде кебек. Нигә? Нинди максат белән? дип сорап тормады, кабинетына чакырды Хөрмәт күрсәтергә омтылды, кофе кертергә кушты, һәм, гомумән, башын юләргә салып, качышлы уйнап маташмады — Мин сезнең нинди максат һәм таләпләр белән килүегезне беләм,— диде, турыдан ярып, һәм, беркадәр уңайсызлана, тартына төшеп, дәвам итте:— Әмма ярдәмче була алмыйм . Менә сиңа мә, дигәндәй, бер-беребезгә карашып алдык. Чәчләренә чал кергән өч ир-ат, Югары Советның Президиумы әгъзалары, без шушы җавапны ишетер өчен килдекме?! Арабыздан иң өлкәне Михаил Захаров әле авызына якын да китерергә өлгермәгән кофены читкә этәреп куйды. — Без монда кофе эчәр өчен килмәдек,—диде ул.— Сез — Генераль прокурор. Илдә Конституция һәм кануннарның үтәлеше сагында торырга тиешле кеше. Без үтенеп яисә сорап түгел, Югары Совет исеменнән таләп итеп килдек. Конституцияне бозучыларга мөнәсәбәттә ни өчен әле шушы көнгә кадәр җинаять эше кузгатылмаган?!. Сезне биг без — Югары Совет сайлап куйды. Ельцинга һәм Черномырдинга түгел, Югары Советка буйсынырга тиешле кеше сез. Генераль прокурормы сез, юкмы? Михаил Львович дөрес сөйли иде. Аның хаклы икәнлеген Степанков үзе дә белә. Әмма кануннар белән яши торган илдә түгелбез Шуңа күрә, канун бозган өчен эштән алмыйлар бездә. Югыйсә, Конституция һәм кануннарны бозу иң олы җинаять саналырга тиешле.. Ә инде зур түрәгә ярый белмәсәң, ул теләгәнчә кануннарны әвеш-түеш иттерә белмәсәң— беттең, чемоданыңны тутыра тор, башка эшкә күчерәчәкләр. Әнә шулай... — Аңлагыз, зинһар, минем җинаять эшләре кузгатуым-кузгат- мавыма һичкем игътибар итмәячәк. Күрмисезмени, Конституцион судны да санга сугучы юк,—дип, йөрәк ачысы белән әйтеп куйды Валентин Степанков.— Әле генә куркынычсызлык Советыннан кайт- тым. Анда исә, киресенчә, Югары Совет җитәкчелеге һәм сезгә мөнәсәбәттә бүген үк эш кузгатуымны таләп итәләр. Өстәлгә сугып таләп итә... w — Соң, кузгат алайса. Йомышчылары бул, тарихка үз Парламентын кулга алырга рөхсәт биргән Генераль прокурор булып кереп калырсың. Степанковка да җиңел түгел иде, күренеп тора. Кушканны гына үтәп тормаса, аны монда бер көн дә тотмаячаклар. Ләкин ул партия аппаратларында чыныгып бозылган кеше түгел, чагыштырмача яңа буын вәкиле. Шуңа күрә дә, өндә булмаса да, төшендә хокукый җәмгыять турында хыялланганы бар аның. Өмет белән яши. — Мин бернинди «ордер»га да кул куймаячакмын,—диде ул, катгый рәвештә. Бу аның безгә җавабы булудан бигрәк, Ельцинның әмерен үтәмәячәкмен, дигән сүзе иде. Сөйләшү, үгетләүләрдән файда булмаячагы һәммәбезгә дә мәгълүм иде. Орловның папкасында яткан рәсми кәгазьләрне тапшыргач, хушлашып, китәргә чыктык. Әмма ишекне шапылдатып ябудан рәхәтлек кичерә торган очрак түгел иде бу. Кәефләребез, дөресен әйтү кирәк, яхшы түгел. Генераль прокурорның исә безнекеннән дә яманрак. Ни тыныч һәм ипле кеше югыйсә, әмма түземлеге калмаган. — Миңа үпкәли күрмәгез, зинһар, аңлагыз хәлемне,—диде Степанков, кулларыбызны кысып. Иң соңгы чиратта минем янга килде.— Бәлки, бер биш минутка калып торырсың,—диде, ишетелер-ишетелмәс пышылдауга күчеп. М. Захаров һәм А. Орлов моны күрделәр, әлбәттә. Аларга күтәрелеп карадым. — Биш минут кына көтәрсез, бәлки... —- Әлбәттә... Әлбәттә, көтәрбез,—диде өлкән агайлар. Валентин Георгиевич, җитәкләп диярлек, мине ишек катындагы сейф торган караңгы почмакка әйдәде. —- Монда тынычрак булыр, Ринат,—диде, халыкка ялган сөйләүче «Маяк» программасын бар көченә ачып.—Беләсең килсә, без монда барыбыз да пешкалар... һәм без—пешкаларның нинди йөреш ясавына беркем игътибар итмәячәк. Хәтта Ельцин үзе дә үзгәртә алмаячак вакыйгалар барышын. Ул чарасыз күренә. Димәк, шулай кушылган, шулай хәл ителгән.. Югары Совет бинасында кан коелачак... Син шуны белеп тор һәм үзеңчә саклык чараларын күр. — Ни өчен кан?—дидем дә, телсез калдым.— Кансыз... үлемсез генә булмыймы?.. — Хәтерегездәме, 1991 елда, шул рәвешле, тамаша ясап КПССны һәм СССРны таркаттылар. Ә бу юлы Советлар системасын һәм парламентаризмны юк итәчәкләр. Беләсең, кан түгелми генә эшләнми андый эшләр... Кан — куркыта һәм буйсынырга мәҗбүр итә. —- Валентин, син ни өчен боларны миңа сөйлисең?! Мөгаен, безнең сөйләшүне барыбер ишетәләр булса кирәк. Кулын селтәде Степанков. — Мондый чорда бу урында эшләү өчен җинаять артыннан җинаять кылуың кирәк. Ә мин креслога ябышмаган. Ни кылсам да, мәңгелек түгел мин монда. — Беләм. Әмма, әллә ни файда китерә алмаса да, бу урында намуслы кеше утыру барыбер яхшырак... Ярый, мине көтәләрдер, чыгыйм инде,— дип, ашыгуымны белдерттем. Бармагын күтәреп, бер генә минут көтүемне үтенде Генераль прокурор. һәм кабинетының түренә үк барып, өстәл тартмасыннан ике кәгазь кисәге тартып алды. Урталай бөкләде... Әмма кесәгә сыярлык җыйнак конверт таба алмады Секретарена ул-бу сиздерергә теләмәде, эзләп- эзләп тә таба алмагач, кулын селтәп, кәгазьләрне миңа сузды — Үзең укысаң ярый. Сыроваткога яисә башка берәүгә бирерсең,— диде. Хушлаштык... һәм без, юлдашларым белән бергә, камалышта калган Югары Советның чираттагы йомышын йомышларга дигән омтылыш белән ашыгып китеп бардык. -wy» ич җитте. Караңгы төшеп килә. Без үзебезгә йөкләнгән бурычларны үтәргә омтылып, барасы җирләребезне йөреп чыктык — Инде нишлибез, егетләр?—диде Михаил Захаров, арабызда иң өлкән кеше буларак.—Өйләргә кайтып, кеше төсле рәхәтләнеп бер йоклыйбызмы әллә?.. — Башкалар Ак йортта камалышта утырганда килешмәс бит. Кире кайтырга кирәктер. Икәүләшеп көлеп куйдылар үземнән. Моның булмас хыял икәнлеге үземә дә аермачык мәгълүм иде ләбаса. Әмма, акыл белсә дә, күңел ышанмый. Ничек инде Халык депутатын эш урынына кертмәскә мөмкин. Депутат өчен ил эчендә генә түгел, чит-ят мәмләкәтләргә чыкканда да яшел юл ич һәрчак. Милиция хезмәткәреме син, хәрбиме, әллә чик сакчысымы—һәммәсе халык депутатына «честь» биреп, аңарга итагатьлелек күрсәтеп, юл бирергә тиешле. Канунда шулай язылган... Шаяртырга теләмәгән идем. — Кызыл Пресня район Советына барыйк иң әүвәл, үзебезнең кайда икәнлегебезне хәбәр итик,—диде Алексей Орлов. Килештек. Без чынлап та Кызыл Пресня район Советына барырга тиешле идек. Камалышның аргы тарафында калган һәммә халык депутатлары шунда көн үткәрә. Метрода барабыз. Бер карасаң, мәскәүлеләр көндәлек ыгы-зыгы белән яши, һәркемнең үз ^әшәкате. Ә инде игътибар беләнрәк баксаң, алай түгел һич тә. Метро вагоннарында, тәрәзәләрендә кая карама — анда листовка. Ике сүзнең берендә: «Фашизм не пройдет!» яисә «Ельцин - палач». Ике кеше үзара сөйләшә икән, алар шәһәрнең әле теге, әле бу почмагындагы митинг, анда кыйналган кешеләр хакында әңгәмә кыла. Үзалдына газета укып бара икән, анысын да Мәскәү үзәгендә барлыкка килгән фронт сызыгыннан хәбәрләр кызыксындыра Метро станцияләрендә торксм-торкем җыелып Ельцинны. Лужковны, Черномырдинны тетепме-тетәләр. Ул да түгел, аларны резин таяк һәм калканнар белән коралланган милиция куып таратырга керешә. Төркем шундук тарала һәм юк була. Нәкъ менә яр читендә йөзеп йөргән балык көтүе инде, тотыйм диеп, кулың суга тыксаң, алар да шул рәвешле юк булалар. Кораллы милиция чит бер тарафка китәргә өлгерми, теге төркем әллә кай арада яңадан, тагы да зуррак булып тупланырга өлгерә. Әбиләр листовка ябыштыра, егетләр яшерен типографияләрдә басылган газета тарата. Такмаклый-такмаклый Ельцинны, Бурбулисны, Чубайсны һәм Шахрайны сүгәләр. Ул да түгел, метро станциясенең ерак почмагыннан тагы милиция төркеме килеп чыга. Умарта оясымыни, бөтен шәһәр аяк өстендә, шәһәр мәш килә. Кызыл Пресня метросы. Югары күтәреләбез. Урам Юлларда машина йөрерлек түгел. Халык, мәйданга сыеша алмый, урамнарга бүселеп чыккан, бакча-паркларны тутырган Монда митинг бара икән таныш йөзләр дә байтак «КамАЗ» кузовын биек сәхнә һәм үзенә күрә бер трибуна итеп җайлаштырганнар, тавышкочәйткечләре дә шактый гайрәтле күренә Эшли торганнардырмы-юкмы, иллә дә мәгәр сөйләргә өйрәнгән бу Мәскәү халкы. Кайсын карама, шул тел остасы, трибун Укытыпмы-укыталар Кремльгә кереп оялаган җитәкчеләрнең арт сабакларын. «Җитәкче» димиләр, әлбәттә, «җинаятьче» диләр Кызыл Пресня паркында нинди халык төркеме икән дисәң, алар милиция һәм ОМОН икән, ләбаса. Ким дигәндә, егерме-утыз машинага төялеп килгәннәр. Митингның башланып, кызып киткәнен генә көтеп торганнар икән. Болар тәртип сакларга, ул-бу килеп чыга күрмәсен дип килгәннәрдер инде, дип уйлыйсыздыр. Ялгышасыз. Мин дә беркатлылыгым белән, чираттагы мәртәбә ялгыша яздым. — Машиналардан төшәргә!—дигән әмер яңгырады берзаман. Каскалар, тимер калканнар артына яшеренгән ир-ат белән тулды бакча. Борынгы грек заманыннан килгән рыцарьларны хәтерләтеп куйдылар. Әмма болар рыцарь түгел һич тә. Күз ачып йомганчы, өч-дүрт шеренга булып, митингны өч тарафтан уратып та алдылар. Халык күрми дә, абайламый да калды үзләрен. Аларга ни, трибунадагыларның берсен- нән-икенчесе остарак сөйли бит әнә. «Демократия» һәм «кеше хокуклары» хакында акыл саталар. Ә гәвам авызын ачып тыңлый, онытылып... Ябык түбәле тимер машинага кереп оялаган милиция полковнигы әмер бирде берзаман: «Урап алырга һәм метро тукталышына кысрыкларга!». Йөзәрләгән-меңәрләгән кирза итек берьюлы атлауданмы, мәйдан сыкрап сөрлеккәндәй булды. Тимер калканнар белән кысарга, кысрыкларга керештеләр дөньясын онытып «кеше хокуклары» хакындагы нотыкны тыңлаган халыкны. Чигенергә, борылып йөгерергә өлгерми калганнарын шунда ук резин күсәкләр илә дөмбәсләргә үк керештеләр. «Чырыйлап кычкырырга кереште әбиләр, ир-атлар сүгенә, каршы килмәк була, тегеләрне иманнарына килергә чакырып үгетләмәк булалар. Ачылган авызлары ябылырга өлгерми, маңгай урталарына кирәмәйләп китереп тондыралар. Авызборыннарыннан шаулап кан агарга керешә. Карышып, кулыңны күтәрсәң, беттең—муен тамырыңа тимер калкан кыры белән китереп чабалар. Таптыйлар., һәм узалар. . Син пенсионермы, Бөек Ватан сугышы ветеранымы, күп балалы герой-анамы, сорашып тормыйлар монда. Изәләр... Сыталар... Китәләр... Әнә, анда бер бабай оныгын ияртеп килгән булган. Бите канга баткан, аягы да сынган, ахры, атлый алмый. Сикереп тормак була да егыла, тагы тормак була—тагы егыла. Әмма оныгын ычкындырмый барыбер. Сабый ярдәм сорап елый, кычкыра. — Үтерәләр... Бабакайны үтерәләр... Без бер читтә басып тора идек. Әллә үз кешеләре санадылар, тимәделәр. Түзмәдем, йөгереп барып, теге бабайны күтәреп торгыздым. Ниятем мәхшәрдән алып чыгу үзләрен. Авыр гәүдәле түгел иде карт, иңсәмә таянды да, бер аягы белән сикергәли-сикергәли барды. — Оныгым... Оныгымны калдырмагыз,—дип үтенде берөзлексез. Алып чыктым чыгуын. Әмма шулай да муен тамырыма бер-ике мәртәбә бәргәләп өлгерделәр. Кирәмәйләп сугалар. Куркыту өчен түгел, имгәтәм дип сугалар икән. Тимер таяк яисә утлы корал бирсәң үзләренә, «эх» тә итмәячәк, ике уйлап тормаячаклар, атачаклар да үтерәчәкләр икән болар... Агайны оныгы белән парк эчендәге эскәмиягә илтеп утырттык. Балалар бакчасыннан кайтып килүләре булган икән, мәйдан тулы кеше күргәч, табигый инде, әйләнеп уза алмаганнар, колак салганнар. «Зил»да кою цехында эшләп пенсиягә чыккан кеше икән. Ни гаҗәп, исеме дә хәтергә уелып калган үзенең— Семен Денисович. Кунакка да чакырган иде әле хәтта. — Бу нинди хәл бу?—дип, гаҗәпсенеп, үзе белән ни кылганнарын әле булса аңлый алмыйча, безгә текәлде Семен Денисович.— Халыкны ни өчен кыйныйлар?! Фашист солдатлары түгелдер ләбаса болар. Кыяфәтләре үк куркыныч бит әнә. Үзе сөйләнә, үзе авыз-борыныннан шаулап аккан канны туктату өчен кесәсеннән кулъяулык эзли иде пенсионер карт. Таба алмады. Булмагач, муенындагы шарфны тартып чыгарып, шуңарга сөртенә башлады. — Егетләр, карагыз, ни эшлиләр...—дип, игътибарыбызны М Захаров яңадан мәйданга юнәлтте. Гаҗәп хәл, күзләрем күргәнне язу мөмкин түгел. Восстание мәйданы тарафыннан дүрт-биш КамАЗ чабып килгән шәптән кискен борылдылар, һәм бер шеренга ясап, артка таба хәрәкәт итәргә керештеләр. Кузовлардан сикерешеп төшкән милиция хезмәткәрләре — яшь кенә егетләр мәйданда тапталган яисә яраланып егылган әби-бабайларны кул-аякларыннан өстерәп китерәләр дә, берсе башыннан, икенчесе аякларыннан тотып бер-ике атындырып алгач, машина кузовына тотып ыргыталар. Авыррак кеше булып чыкса, шундук оченчесе ярдәмгә килеп җитә. «Ай-вай»га, сыкрануларына карап тормыйлар, тоталар да ыргыталар. Алар анда барып төшкәч, нишли, утын пүләннәре кебек берсе өстенә икенчесе өеләме, кан саркып үләме— белүче, кызыксынучы юк. Без малай чакларда авылга эт атучылар килә торган иде. Шулай кыраларкыралар да, үле этләрне ат чанасына, шул рәвешле, алгы һәм арткы аякларыннан тотып, болгап торып ыргыталар иде. Төяп китеп тә баралар. Авыл халкы, бахырларым, авыз ачарга да белми куркып, югалып кала. Үзләрен тотыл атмасалар, башкасына түзә инде ул. Биш-ун минут дигәндә, мәйданны чистартып та куйдылар «Ка- мАЗ»лар, шомлы үкерү авазлары чыгарып, билгесез тарафка тезелешеп китеп барды. Безнең авызлар ничек ачылган булса, шулай хәрәкәтсез калган — Рәхмәт, улым,—дип, миңа таба борылды пенсионер карт. Үзенең дә шул «КамАЗ»ларның берсендә булу ихтималын аңлаган иде ул.Күзләре күргәнгә ышанмый.— Менә бит ни кыланалар. Үзебезнең кешеләр, урыслар бит. . Славяннар, югыйсә... «Бабай,—дип әйтәсем килде үзалдыма.—Сине коткарган кеше татар бит. Игътибар иттеңме шуңарга» Әйләнә-тирә беркадәр тынычлана төште. Мәйданның ерак почмагындагы метро тукталышы тарафында гына ыгы-зыгы, «ух-ах» дәвам итә иде. Өч яктан урап алганнар да метро ишекләренә кысрыклыйлар халыкны. Лап та лоп ишәләр резин күсәкләр белән. Этешәләр, төртелешәләр, ишекләргә сыймый изалана, бәргәләнә кеше. Башлыча әбиләр һәм бабайлар калган. Яшьрәкләр, елгырраклар күптән качышып беткән инде. Алар бит замана балалары Мәрхәмәт, кешелек, иман төшенчәләрен белми, кечкенәдән мат ишетеп, матур сүзләргә алданмый үсәләр. Джунгли кануннарында тәрбияләнәләр— кочле көчсезнс ашый, югалып калсаң—кабып ук йота. Ә әби-бабайлар кайда да бер, Мәскәүдә дә бик беркатлылар икән. Сүз белән аңлатмакчы, иманга китермәкче булалар ОМОНны. Имансызны. бар көт, китерерсең иманга . Соңрак, шул мәхшәрнең уртасында булган кешедән ишетеп белдек: тазатаза ОМОН егетләре метро бинасы эчендә тәмам кансызлык күрсәткән. Кыйнау гынамы соң, кая барырга, ничек качып котылырга белмәгән кешеләрне тимер калканнар ярдәмендә эскалаторга кысып керткәннәр Кеше өстенә кеше өелгән. Эшләп торган эскалатор баскычларыннан олы яшьтәге әбиләр баштүбән тәгәрәшеп төшкән диләр хәтта Ә эскалатор баскычлары, күреп өеләсездер, карап торышка гына матур алар Чынлыкта исә, иттураткыч машиналардан бер дә кайтыш түгел Кызыл Пресня метросын вакытыннан элек япканнар ул кичне. Аннан төн буе сабынлап юганнар. Әмма ничек кенә тырышмасыннар, җинаять эзләре, кан таплары икенче көнне дә бетмәгән иде әле анда. Без Кызыл Пресня район Советы бинасын эзләп киттек. Орлов белән минем Мәскәүне белүебез чамалы, чөнки даими яшәгән кешеләр түгел. Ә com ы оч ярым елга килсәк, ул вакыт та, нигездә. Югары Совет бинасы белән Кремль арасында һәм «Россия» кунакханәсендә узды Захаров Мәскәү кешесе, танылган икътисадчы-галим Элек-электән Үзәк Комитет һәм Совмин кебек югары даирәләрдә бөтерелгән, район Советлары белән вакланып тормаган Таптык. Кызыл Пресня район Советы Ак йорттан күп булса, ярты чакрым ераклыкта, Мәскәү елгасыннан күтәрелгән калкулыкта урнашкан икән. Кызыл кирпечтән салынган өч катлы затлы бина. Ишекне ачып кергәч тә чирканып киттек. Каршыбызда тагы әлеге дә баягы шул автоматлар белән коралланган ун-унбиш ОМОН басып тора. Баскычларда һәм югары катларда да шулар. Чормага тикле менеп кунаклаганнар. Әмма болары, урамда кеше таптаучылардан аермалы буларак, һәммәсе өлкәнрәк яшьтә һәм тазалар. Соңрак кына мәгълүм булды, болар һәммәсе— «спецназ» офицерлары икән. — Сезнең тынычлыкны һәм тәртип саклыйбыз,—диде үзләре. Аз сүзлеләр. Депутатларга каш астыннан сөзеп карыйлар. Автоматлары һәрчак муенда. Кергәндә-чыкканда, документ тикшерәләр. Әмма бәйләнмиләр, авыр сүз әйтмиләр — анысы өчен дә рәхмәт инде. Икенче катка күтәрелдек. Утырышлар залында алма төшәр урын да юк. Депутатлар һәм төрле-төрле сыйфаттагы сәясәтчеләр. Билгеле инде, Президиум өстәле. Бу илдә башкача булмый да торгандыр, һәм ул өстәл, табигый ки, буш түгел. Аның артында утыручылар, гәрчә бернинди сайлау узып вәкаләт алган булмасалар да, инде Хасбулатовка охшатып, түрәләрдәй килештереп сөйләшәләр. — Сез ничек монда килеп эләктегез, Ак йорттагылар исемлегендә дип белә идек сезне,—дип, башын күтәрде өстәл артында рәислек иткән иң зур түрә. Ул үзе халык депутаты иде, әлбәттә. Әмма Югары Совет әгъзасы булмагач, фамилиясен өчебездән беребез хәтерли алмады. Ә «җитәкче» кешенең үзеннән сорау, ничектер, уңайсыз. — Без шәһәргә чыккан идек. Кире кереп булмады,—диде арабыздан беребез. — Әнә, ишек катында кызлар утыра, шунда барып теркәлегез. Бу— съездның филиалы. Ак йортка һәр көн мәгълүматларны тапшырып торабыз. Утырышларга йөрү мәҗбүри... дип әйтә алмыйм, әмма намус эше,—диде ул. Димәк, элемтә бар, дигән мәгълүмат алдык. Ишек катында утыручы кызлар безгә таныш, алар Югары Советның оештыру бүлегеннән. Инде өчебезнең дә исем-фамилияләребезне исемлеккә теркәгәннәр. Имзаларыбызны куйдык. Кызыл Пресняда теркәлгән йөз алтмышынчы депутат идем булса кирәк. Шунда ук Югары Советта эшләүче аппарат хезмәткәрләре теркәлгән икенче исемлек. Үзенә күрә бер кызык табып яисә махсус күзәтеп йөрүчеләр шактый икән монда. Журналистлар, шул исәптән, чит ил журналистлары байтак. Кемдер, безнең әле генә Югары Совет бинасыннан чыккан булуыбызны хәбәр иткәнме, алар өчебезне дә аерым-аерым уратып алды. Сораулар яудырырга керештеләр. «Бинада ничә депутат калды? Көчләп тоталармы? Ашарга-эчәргә бармы? Хасбулатовны кем белән алыштырырга җыеналар? Депутатларга автомат өләштеләрме? Стингер ракеталарын кайда, түбәгә урнаштырдыгызмы?» Соңрак, үземне бер читкә алып китеп, Рейтер агентлыгы һәм Аргентина телевидениесе журналистлары шактый сораштырып маташтылар. — Сез Татарстаннан, Татарстанның бәйсезлеген яклап чыгыш ясый идегез. Югары Совет сезне якламады. Шул консерватив парламентны ташлап чыгып китәргә тиеш түгел идегезме сез?—дигән сораулары күңелгә уелып калган. Җавабым төгәл генә хәтердә түгел. Әмма түбәндәге фикер әйтелгән булса кирәк: «Бүген дә Татарстанның бәйсезлеге тарафындамын. Әмма Россиядә демократия һәм кеше хокуклары сакланмый икән, бу хәл Татарстанга да турыдан-туры тискәре йогынты ясаячак...». Рейтер агентлыгы бу интервьюны файдаланган булып чыкты. Аны телевидение аша күргән Равил Бохараев бу хакта бераз соңрак Лондоннан шалтыратып хәбәр итте. Анысы бер хәл. Октябрь вакыйгалары узып, ике-өч ай гомер кичкәч- тен, миңа Америка Кушма Штатларына барып чыгарга туры килде. Көннәрнең берендә күптәнге танышым, АК Штагы төрки халыклар ассоциациясе президенты Әхмәт Али Арсланның Вашингтон читендәге ял йортында чәй эчеп утырабыз. Бер читтә телевизор эшләп тора. Әмма аңарга игътибар итүче юк. Көтмәгәндә Әхмәт Али тавышын күтәрде: — Бак, Ринат кардәшем, бак, сине күрсәтәләр... Кызыл Пресняда бирелгән интервьюны тулысынча кабатладылар, һәм шунысы гаҗәп, гаеп эзләп түгел, минем фикерләремне куәтләп сөйләде алып баручы, Россиядәге башбаштаклыкка офтанып сөйләде... Кызыл Преснядагы мохит күңелләребезгә хуш килмәде. Монда ихласлык түгел, уен атмосферасы тантана итә иде. Без кайтырга җыенып чыгу юлына юнәлдек. Каршыбызга кара канга батырып кыйналган ике-өч халык депутаты кайтып төште. Константинов, Уткин һәм тагы кемдер. Болар теге Кызыл Пресня мәйданында без очраклы рәвештә тамаша кылган митингны оештыручылар арасында булган икән. Берничә депутатны вәхшиләрчә типкәләп тимер читлекле автомашиналарга ыргытып алып киткәннәр икән, дигәннәр иде. Дөрескә чыккан. Менә бит ничек?!. Ишек төбендә үзем җитәкләгән даими комиссия әгъзасы, Иркут- скидан халык депутаты булып сайланган Валерий Хайрюзов белән очраштык. Гомер булмаган эшлеклелек белән каядыр ашыга иде. Тиз генә хәл белешеп алдык. Ул мине читкәрәк тартып китерде һәм сер итеп кенә колагыма пышылдады: — Ак йортка кереп барышым,—диде. Минем өчен сенсациягә тиң мәгълүмат иде бу. — Нинди юл? Анда керү мөмкин түгел ич? — Мөмкин. Җир өсгенә сак куйсалар, җир асты юллары бар,— диде ул, бер горурлык белән, эре генә. Ир-ат вакыт-вакыт сабый бала сыман була икән бит ул. Гомер пошмас, гаҗәпләнмәс Валерий тәмам дәрткә кергән. Иллене узган, очучы булып пенсиягә чыккан, ә күңелендә сабыйлык җуелмаган. — Җир асты юлларын ОМОН саклый түгелме,—дидем ярымпышылдап. — Алар белмәгән юл бар... — Мине дә алыгыз булмаса. Минем дә анда буласым килә,— дидем.— Җитәкчелеккә тапшырасы хат та бар иде кесәмдә. — Миңа гына бәйле түгел, Ринат,—диде Валерий—Иван Савельев белән элемтәдә тор. Ул сиңа ярдәм итәр. һәм үзен көтеп торучылар артыннан йөгереп китеп тә барды. Боегып, Валерий Николаевичтан беркадәр көнләшеп тә карап калдым. Шул сәгатьтә минем өчен Югары Совет бинасында, анда тоткынлыкта калган танышларым янына кире әйләнеп кайтудан да әһәмиятлерәк нәрсә юк иде. Нинди максат белән һәм кая китүемне белүчеләр аз. «Татарин сбежал янса Ринат качкан» дигән сүз чыгарсалар, башыңны кая куяр тишек тапмассың... М. Захаров белән А. Орлов өйләренә, гаиләләре янына кайтып киттеләр. Минем ашыгыр җирем юк. Күңелемә, кичекмәстән Югары Совет бинасына әйләнеп кайтырга кирәк, дигән уй кереп оялады. Иван Савельев—танылган рус шагыйре. Аны Югары Советка эшкә урнаштырган кеше мин бит. Керү юлларын белүе хак икән, димәк, кемгә-кемгә, ул иң элек миңа ярдәм итәчәк. Иван Савельевны ул кичне таба алмадым. Аның каравы якташым. Түбән Кама егете, халык депутатларыннан иң яше саналган Наил Махи- яновны очраттым. Хәер, ул да каядыр китәргә ашыга иде, минем генә бер барыр җирем юк. Тынчу залда утыра алмадым, коридордагы сәясәтчеләр һәм журналистларны күрәсем килми. Сәгатьләр буе интервью а - . 49 алырга мөмкин Россия журналисты, шул сәгать эчендә бер төгәлсезлек яки эмоциональ сүз ычкындыруың ихтимал. Башкаларын йомып, алар шул сүзне аерып алып халыкка күрсәтәчәк, сөйләячәкләр. Андыйлар белән иң яхшысы күрешмә дә, белешмә дә. Наил Махиянов белән ичмасам уңга-сулга каранмыйча рәхәтләнеп бер татар телендә сөйләшеп, эчне бушатырга була. Яшьлегенә карамастан, ул гаять әзерлекле, туры һәм мөстәкыйль үз фикере булган кеше. Сәясәттә исә ул аеруча әзерлекле. Кызганыч, шундый егетләрнең кадерен белү юк бездә Татарстан дәрәҗәсен теләсә кайсы югарылыкта якларлык, сакларлык бит ул. Ә аны, дөм сукыр авыру әнисен карап гомер иткән яклаучысыз буйдак егетне, 1995 елдагы Татарстан һәм Россия сайлауларында кирәксез таптылар. Халык түгел, аппарат кирәксез тапты. Таш йөрәкле булсаң да әрнеми түзеп булмас... Наил белән байтак кына ара янәшә сөйләшеп бардык. Табигый инде, Кызыл Пресня метросы ябылган. Анда ватылган-сынган кешеләрне җыештыралар, бер-ике сәгать кенә элек безнең күз алдында булган кыямәттә коелган кан эзләрен юалар иде булса кирәк. Читләтеп, әйләнгеч юллар белән, «Баррикаднаямга киттек. Кайчакта, безнең Наил белән сәяси карашлар килешми, төрле-төрле була. Ул да үзсүзле, мин дә үҗәт. Әмма соңгы арада Мәскәүдә барган вакыйгаларга мөнәсәбәтебез уртак иде—илдә фашист режимнарына гына хас вакыйгалар дәвам итә. һәм бу хәлләр болай дәвам итсә, безнең Татарстанда да чагылыш тапмый калмас... Метрога юл берьяклы гына булып чыкты. Кертүен-кертәләр, әмма һичкемне чыгармыйлар. Шуңа күрә тукталышка барып җиткәнче үк хушлашырга, аерылышырга мәҗбүр булдык. Наил Махиянов бераз иеләбәгелә төшеп, гадәтенчә дәү-дәү атлап чайкалгалап китеп барды. Ә мин калдым. Кичке унберләр тирәсендә, Мәскәүнең үзәгендә урам читендә бер ялгызым торып калдым. Хәер, бер ялгызым түгел, кая карама, анда милиция. «Минем милиция— минем сакта», дигәнме әле шагыйрь. Булган бит заманалар. Ә бу милиция миңа арка куйган. Рәт-рәт булып тезелгәннәр. Югары Совет бинасына таба борылып басканнар. Юк, бу теге блокада түгел әле, алары ике йөз метрлар чамасы эчтәрәк, алары янына якын да җибәрмиләр хәзер. Башымда фуражка, өстемдә күн куртка, кулларым кесәдә. Әкрен генә, ипле генә атлап барам. Миңа аркалары белән торган милиция егетләреннән ике-өч метр читтәрәк булырга тырышам. Ә күзләрем һәм игътибарым аларда. Ни уйлый икән болар, ни сөйләшә икән.. Чынлап торып баксаң, болар да бит безнең кебек үк авыл мужигы яисә эшче балалары. Кинәт, ни хикмәт, татарча сөйләшкән аваз ишетәм. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, ялгыш ишетәмме әллә, дим. Юк, хакыйкатьтә икән. Янәшә басып торган милиция формасындагы ике егет үзара татарча гәпләшә. Туктап калдым, һәм ипле генә якынлаштым боларга. Татарстаннан милиция булсын, ОМОН булсын, җибәрелмәгән дип ишеткән идем, югыйсә. — Егетләр,—дим,—сез кайдан? — Нижгардан... — Ни эшләр бетерәсез монда? — Менә сүләшәбез әле. Монда кызлар күп безнең авылдан. Кичен качарга да, шул кызлар янына таярга дип, сүләшеп торабыз. — Соң, тотыгыз да китегез,—дигән булам башымны җүләргә салып.— Без яшь чакта кызлар дигәндә ике уйлап тормый идек. Мин егетләргә якынрак килдем. Алар хезмәт урынында ич, ташлап китә алмыйлар. Кешечә сөйләшеп тордык беркавым. Безнең татарча сөйләшкәнне күреп, тагы бер-ике егет аваз биреп алды Янәшәпәрендә торган рус егетләренең дә исләре китмәде. Якташыгызмыни? — дип, кызыксынды берсе. Мәскәү — безнең шәһәр. Арбат—үзебезнеке,— дип жавап кайтарды аңарга татар егете. Байтак ара сөйләшеп торгач кына егетләрнең берсе сорап куйды: — Ә сез, абый, үзегез кем соң, Казан татарымы? — Әйе,— мин әйтәм.— Каян белдегез? — Сөйләшүегез безнеңчә, чын татарча түгел,— диде, әзмәвердәй таза егет һәм көлеп куйды.—Сез, бәлки, безнең авылдан Хәйдәр Бегичевны ишеткәнегез бардыр әле. Җырчы ул. Хатыны да җырлый. — Беләм,— мин әйтәм.—Яхшы беләм Хәйдәрне — Үзегез кем соң? Әллә тоже артистмы? — Артист түгел, язучы. — А-а-а,—дип, язучының кем булуын хәтергә төшерде ул.— Писательмени... Хәйдәрне дә белгәч, Нижгар егетләре арасында мин тәмам үз кеше булып киттем. Ничек булса шулай, монда ни эшләп йөрүемне аңлаттым. Минем халык депутаты булуым аларны үземнән читкә^ тибәрмәде, кересенчә, кызыксыну һәм хөрмәт беләнрәк карый башладылар. Тамаклары ач икәнлеген сөйләделәр. Ике сәгать басып торгач, үзләренә алмаш килә икән. Аннан ике сәгать машина кузовында утырып ял итәчәкләр, һәр ике сәгать саен шулай кабатлана икән. Инде өч тәүлек җылы ризык күрмәгәннәр... Мәскәүдә яшәүче авылдаш кызларны искә төшермәс җиреңнән төшерерсең шул. Иртәгесен Кызыл Пресня район Советы бинасында Иван Савельев мине үзе эзләп тапты. — Сез өчәү чыккан булгансыз, әмма Югары Совет бинасына берегезне генә алып керә алам,—диде, бик эшлекле кыяфәт белән. М. Захаров, А. Орлов һәм мин бер-беребезгә карашып куйдык. Тозактагы Парламент бинасына әйләнеп кайту теләге беребездә дә сүрелмәгән. Әмма «мин керәм» дип әрсезләнергә ашыкмадык. Савельевның вакыты тар иде, күрәсең — Барыгыз да керергә тели, шулай бит? — диде ул, бер карарга килеп.— Әмма, бик теләгән очракта да мин берегезне генә ала алам. Җир асты юлы әйләнгеч, кысан һәм тынчу. Башкалар дәшмәде. Мн>ш да килешмәс иде әрсезләнү. — Алай булгач, мин үзем Ринат Сафиевичны алып керергә теләр идем. Ул яшьрәк тә... һәм минем турыдан-туры буйсынган җитәкчем дә бит әле. Юкса, ахыры яхшы булмас,— диде Савельев, шаярган атлы булып. Өлкән агайлар безгә хәерле юл теләп калдылар. Югары Совет бинасыннан ярты чакрым чамасы ераклыкта урнашкан чиркәү идәне астындагы подвалдан башланды җир асты сәяхәтебез. Өч кеше идек. Иван Савельев, мин һәм тагы миңа таныш булмаган бер кеше. Юл күрсәтүче булгандыр дип уйлыйм. Кулларыбызга кесә фонарьлары тоттык. Дөм караңгы, монда урам себерүчеләр дә юк икән, аяк астында таш һәм түмгәк, баш очында төрле юанлыктагы торбалар сузылган. Билгесез кеше хуҗаларча кисәтергә кирәк тапты. Юлда ухах килмәскә, борын тартмаска һәм пышылдап та сөйләшмәскә Юкса капкынга эләгүебез дә бик ихтимал икән. Чөнки шул көнгәчә фаш ителми калган бердәнбер юл иде бит бу Миңа, башлыча, иелә төшебрәк барырга туры килде Беренчедән, буй бәласе. Икенчедән, юл тегеләрнең икесенә яхшы таныш. Аннан, гомумән, җир астыннан курку яши минем күңелдә. Балачактан, кар базына төшмәс өчен дә, төрле хәйлә эзли торган идем. Ә бу башка очрак, монда җир өстен танк һәм БТРлар урап алган булса, җир аегын автоматлар белән коралланган ОМОН һәм махсус өйрәтелгән овчаркалар саклый Ул-бу була калса, иман көтмә. Очрамадылар, Алла рәхмәте Ул юлны алар без үтеп тагы ике көн узгачтын гына эзләп тапканнар. Монысы соңрак мәгълүм булды. w Югары Совет бинасындагылар бер-берсен яхшы таный. Мине дусларым, танышларым кочаклап диярлек каршы алды. Аларга буш кул белән кермәдем, әлбәттә. Өч бөтен икмәк, ике кисәк колбаса һәм байтак кына сыр алган идем. Ай күрде, кояш алды ризыкларны... Хатлар кичекмәстән адресларына җиткерелде. Алар арасында Полтараниннын Россия вакытлы матбугат органнарына юлланган яшерен телеграммасы күчермәсе дә бар иде. «4—5 нче октябрь көннәрендә Мәскәүдә булачак вакыйгаларны тыйнаграк яктырту киңәш ителә»—дип язылган иде ул документта. Сүзгә сүз шулай. Ишетүемчә, бу телеграмманың эчтәлеге Руцкой һәм Хасбулатовка инде алданрак та мәгълүм булган. Паника уянмасын дип, хәбәр итәргә ашыкмаганнар. Шулай итеп, 3—4 октябрь вакыйгалары өчен Югары Советны гаепләргә тырышу ул урынсыз. Әлеге канлы көннәр һәм вакыйгалар Россия Президенты һәм аның яраннары тарафыннан шул рәвешле алдан ук планлаштырылган булуы бәхәссез иде. һәм бу факт документлар белән раслана. Россия Федерациясенең барлык субъектлары да диярлек Югары Советны яклап чыккан иде инде. Мәскәүгә блокада, забастовка белән янадылар. Мәскәүгә төрле төбәкләрдән килештерү группалары килгән. Ингушетия Президенты Руслан Аушев, Калмык Республикасы Президенты Илюмжинов һәм Коми Республикасы Югары Советы рәисе Виктор Степанов аеруча активлык күрсәттеләр ул җаваплы һәм шомлы көннәрдә. Дин әһелләре, аерым алганда, Алексей II инициатива күрсәтте. Әмма Кремльдә хакимият башында утыручылар өчен һичнинди килешү кирәк түгел, алар канга сусаган. Радиотелевидение көн-төн халыкны гадәттән тыш вакыйгаларга, кан коюга әзерли. Имеш, Югары Советка илнең төрле төбәкләреннән фетнәчеләр килеп тупланган, коммунистлар һәм фашистлар Үзләре дөньяда ни бар, шуның белән коралланган икән, атом бомбалары да юкмы икән әле, ди-ди төкерек чәчәләр. «Илне, дөнья халыкларын якынлашып килгән фашизмнан коткару» бәрабәренә, бик теләмәсәк тә, янәсе, көч кулланырга туры килмәгәе. Әнә шулай, каракның бүреге яна икән! Мәскәү халкын ике атна дәвамына дөмбәслиләр. Гарипләнүчеләр, ОМОН итеге астында калып җан тәслим кылучылар да дистәдән артып киткән. Октябрь аена кергәч тә бермә-бер явызланды, кансызланды ОМОН. Сизәм, билгеләнгән көн, сәгать якынлаша. Хакимият кылган вәхшилекләргә каршы торырга әзер булучыларның саны, аның саен, көне белән түгел, сәгате белән арта бара. Бу исә хакимияткә теш-тырнак белән ябышканнарны тәмам пошаманга сала. Чаралары һаман шул бер: кызганмаска, уңга-сулга карамыйча кыйнарга, сытарга, таратырга. Рәсәйдә тупас көчкә генә буйсыналар... 2 октябрь көнне Бакчалар боҗрасындагы Смоленск мәйданына йөз меңләгән халык туплана. Митинг башланып китүгә, төрле яктан уратып алалар һәм кысырыкларга керешәләр үзләрен, һәр тарафтан кысырык- ланган халык чара күрергә мәҗбүр була, ике арада бәрелешләр башлана. Машиналар яндырыла, тимер кисәкләре һәм ташлар белән коралланган яшьләр милициягә каршылык күрсәтә. Нәтиҗә — көндәгечә, митингка килүчеләр арасыннан да, милиция хезмәткәрләре тарафыннан да үлүчеләр була, шифаханәгә эләгүчеләр саны йөздән уза. Көпә-көндез һәм илнең башкаласы Мәскәүнең үзәгендә бара бу хәлләр. Телевидение һәм радио ниләр сөйли торгандыр, Ходай үзе генә белә Камалышта калган Югары Советны гаеплиләрдер, әлбәттә. «Бөтен гауга, фетнә шулардан» бит. Хуш, шулай да булсын. Ә бит әлеге 2 октябрь көнне булачак митингның урыны, сәгате һәм максаты берничә көн алдан ук билгеле иде хакимият органнарына. Шулай булгач,халыкны җыелганга кадәр кисәтеп яисә таратып булмый идемени? Була иде! Максат бүтән! Ыгы-зыгы, шау-шу кирәк. Корал куллану өчен сәбәп кирәк, сәбәп җитми. 3 октябрь. Бусы инде хаклы рәвештә «Канлы якшәмбе» саналырга тиеш көн. Мәскәүнең берничә мәйданында, көндезге берләр тирәсендә митинг башланырга тиешле иде. Соңыннан анда катнашучылар тыныч колонналар булып Югары Совет бинасына, Кремльгә һәм Останкинода урнашкан телевидениегә юнәлергә җыеналар икән Бу хакта депутатлар мәгълүматлы иде. Мәскәүлеләргә дә радио һәм җирле матбугат аша әллә кайчан җиткерелгән чакыру бу. Димәк, милиция һәм Дәүләт куркынычсызлыгы органнары алдан ук аякларын киенеп куйган булырга тиешле. Көтелмәгән яңалык түгел. Көндезге 11 ләр тирәсендә кабинетыма таныш бер депутат килеп керде. Ул әле бүген дә Дәүләт Думасында җаваплы эштә эшли, шуңа, аның үз үтенечен истә тотып, исемен атамыйм — Нигә монда утырасың?—диде ул, сәлам бирергә дә онытып.— Мәскәү аяк өстендә, ә татар егете тик утыра. Килешә торган эш түгел бу, Ринат Сафиевич... — Уйланып утырам әле менә. Эшсез утыру туйдырды, кайчан тайга кисәргә җибәрерләр икән, дим. — Өлгерерсең,—ди бу.— Киттек... Бүген безнең җиңү көнебез булуы ихтимал. — Ә иртәгә үзебезне тупка тотарга җыеналар, ди, әнә. — Иртәгәсе кон өчен ишәк кайгырган, Ринат, әйдә, кузгалдык, Октябрь мәйданына. Анда йөз меңләп халык җыелачак икән — Кичен ни эшләрбез,—дим.— Монда керү юллары ябык икәнлекне беләсең ич. — Халык белән булу хәерле. Кем белә, бәлки, блокаданы да өзә алырлар. Бүген, менә хәзер генә, уйлап куйдым — минем әңгәмәдәшем йә әүлия булса кирәк, йә алдан ук хәбәрдар кеше... Юкса, бар көт, җиңел генә җибәрерләр идеме үзен хакимият органнарына Гаҗәп нәрсә бу дөнья дигәнең... Тәвәккәлләдек һәм шәһәргә чыгып киттек. Гадәттәгечә, чыгу юлы ачык. Ни хикмәт, таяк белән дә сукмадылар, күткә дә типмәделәр бу юлы. «Баррикадная» тукталышында утырып метро белән Октябрь мәйданына юнәлдек. Метро тукталышы ачык, милиция тәртип саклый: «Тизрәк чыгыгыз, җәмәгать, тизрәк»,— дип дәрт биреп, куәтләп үк тора. Мәйданда зур митинг буласы. Бөтен Мәскәү хәбәрдар бу хакта. Әмма шәһәр администрациясе аны уздырырга санкция, ягъни рөхсәт бирмәгән, имеш. Рөхсәт район Советыннан алынган. Тукталыштагы өч үзйөрешле баскычның икесе югарыга таба хәрәкәт итә Алар шыгрым тулы. Хатын-кыз юк диярлек, егетләр һәм ир-атлар буылып-кысылып югары күтәрелә. Ә өченче, түбәнгә таба хәрәкәт итүче баскыч буп-буш, ник бер кеше заты булсын. Гайрәтләре чамадан артып ташып торган яшь җилкенчәк, үзенә бер уен табып, каршы тарафка хәрәкәт иткән шул баскычтан югары йөгерә. Кызык күренеш, җан-фәрман йөгерәләр, ә алга китеш бик чамалы гына. Әмма, барыбер, максатларына ирешәләр Кысыла-төртелә югары күтәрелдек. Кояшлы, якты мәйданга чыктык. Анда инде алма төшәр урын да калмаган. Юк-юк. митингка җыелучылар түгел, бронежилет, каска һәм тимер калканнар белән сакланган милиция, ОМОН гаскәрләре тулган. Килүчеләр дулкын-дулкын булып тротуарлар, ишегалларына шыплап тулган. Тукталышның каршы тарафында җидс- сигез ашыгыч ярдәм машинасы тора, аларга кемнәрнедер носилкаларга салып ташыйлар. «Ельцин — фашист. Кеше үтерүче...» — дигән авазлар дөньяны яңгырата Анда-санда милиция хезмәткәрләренә якынлаша алган әбн- бабайлар агитация-пропаганда эше алып бара... Кызыксынып колак салам. — Кемгә хезмәт итәсез, сез? — Дәүләткә... — Дәүләт кем соң ул—Кремльгә кереп оялаган бандитлармы, әллә халыкмы?! — Безгә дәүләт акча түли, әби. Без эш урынында. — Сезгә дәүләт түгел, халык түли, улым. Безнең кесәдән, налог түләүчеләр кесәсеннән. — Бар, кит, әби, кит моннан, безгә сөйләшергә ярамый,—ди милиция хезмәткәре. Җәт-җәт йөгереп килгән офицер нокта куя бу әңгәмәгә. — Бу карт ана этне алып китегез,—дип әмер бирә егетләренә.— Нәрсә сөйләшеп торасыз аның белән. Әбине ике култык астыннан эләктереп өстери башлыйлар. Әби кычкыра, акылга чакыра үзләрен. Ул да ялгыз түгел, аңарга ярдәмгә йөгерешеп киләләр. Резина күсәкләр хәрәкәткә килә. Әбигә ярдәмгә килүчеләр тарафында йодрыклар. Китә тартыш, китә сугыш. Әби онытыла. Ул йә китеп котыла, йә аяк астында калып таптала. Кемнәрдер канлы борыннарын кысып читкә тайпыла, кемнәрнедер алып китәләр. Кемнәрдер ятып кала. Адым саен, почмак саен әнә шундый күренеш. Мин игътибар иттем, пропагандист әбиләр, ни хикмәт, милициягә якын киләләр, ө ОМОНга юк. Соңгыларының кыяфәтләре үк куркыныч чөнки. —- Нигә шулай?—дип сорадым берсеннән. — Тегеләре бит, улым, кешегә охшамаган. Килеш-килбәтләрен кара инде, Әмиркә киноларындагы кебек бит,—диде өлкән ханым. Хәер, мин үзем дә, хәтта тыныч-имин заманнарда да куркып, шикләнеп узам ул ОМОН дигәннәре яныннан. Дөресрәге, юлымда очрасалар, урамның каршы ягына чыгарга, урап узарга тырышам. Алла сакласын... — Монда митинг булырга охшамаган,—дим, юлдашыма. Әйтеп булмый, дигән кыяфәт ясап иңбашларын сикертеп куйды җавапка. Ул да дөньясын онытып әйләнә-тирәне күзәтә. — Күрәсең ич, мәйданга берәүне дә кертмиләр,—дим, тынгысызланам. Белмим, ни кирәк булгандыр үземә. Тик кенә күзәтеп йөр дә, башың исән булганга рәхмәт укып, кайт та кит бит инде, югыйсә. — Ринат... Ринат, кара, теге якта ни кыланалар,—дип, уйларымнан бүлде юлдашым. Ни рәвешледер, Ленин проспектына килеп чыккан җиде-сигез ир-атны калкан, каскалар артына яшеренгән егерме-утыз ОМОН хезмәткәре уратып алган да дөмбәсләпме-дөмбәслиләр. Башларына резин таяк белән кундыралар иң элек. Теге бичара аңгы-миңге килеп торган арада аяк чалып асфальт юлга аударалар, һәм кансызланып типкәләргә, таптарга керешәләр. Башларын калкытып, торырга азапланганнарының исә, эшләре тагы да харап: тимер калканның кыры белән китереп бәрәләр үзләренә. Муен тамырына эләгәме, башкамы, умыртка сөягенәме, аны- моны уйлап торучы юк, чалгы белән чапкандай, тоташ кыралар гына. Канга батып җансыз яткан гәүдәләрне дә калкытып-калкытып тикшереп уздылар, юри генә үлгәнгә сабышып ятмыйлармы, янәсе... Зур эш кырган сыман, өс-башларын рәтләштерә-рәтләштерә ОМОН читкә тайпылып, үз ишләре сафына барып кушылды. Кайсы әле генә кеше үтергән, ә кайсы гөнаһсыз, һич аерырлык түгел. Әнә, ничек җиңел икән. Бил каешын һәм каскаларны рәтләштереп куясың да, башкалар янәшәсенә килеп басасың икән. Җавап сораучы юк Якында гына торган өч ашыгыч ярдәм машинасы килеп тукталды җансыз гәүдәләр янына. Исәнлекләрен тикшереп, фәлән итеп тормады лар, носилкаларга тәгәрәтеп менгерделәр дә, машиналарга тыгып та куйдылар. Өч машина бер-бер артлы тезелешеп шомлы, ачы аваз сала- сала шәһәр үзәгенә таба китеп барды. Шунда, әле генә мәйданда вәхшилек кылган ОМОН егетләреннән икесенең безгә шактый ук якынлаша төшүен абайлап алдым. Алар үзләрен халык төркеменнән аерып торган тимер рәшәткәгә килеп сөялде. Маңгайларыннан тир бәреп чыккан битләре кызарган. Килгән шәптән үзара нидер гәпләшеп көлешеп алдылар. Арадан берәве күн итеген салып аягын хәстәрләү белән мәшгуль иде. — Нәрсә булган, авырттырдыңмы әллә?—дип, хәлен сорашты янәшәдә торган, бу үтерүдә катнашмаган иптәше. — Бармакны канаттым, ахры. Башына типкән идем, башы сөякле булып чыкты «стерваның» Өлкәнрәге, тәҗрибәлерәге киңәш итте: — Башка аяк очы белән тибәләрмени... Бармаксыз калуың бар. Итекнең үкчәсе ни очен?! Колак ишеткәннәрдән тән чымырдап куйды, эсселе-суыклы булып китте. Бу әңгәмәгә колак салган бер әби тегеләрне үзенчә аптыратырга кереште. — Ни эшлисез сез? Ни эшлисез?.. Җавап кыска. — Поразмялись,—диде берәве, шаркылдап колә-көлә, «Буыннарны йомшартып алдык» диюе, янәсе. Тротуарга сыеша алмый дулкынланган халык ни эшләргә, ни кылырга белми. Нәфрәтләре бердәм аваз булып яңгырый: «Үтерүчеләр... Фашистлар. Үтерүчеләр. Фашистлар...» Башкаларның хәлен үземнән чыгып та аңлау кыен түгел. Тимер калкан диварларны үтеп, әгәр шул мәйданга йөгереп чыга алсам, үз- үземне белешмичә бер-бер ОМОН егетенең бугазына кыргый арыслан булып ташланыр идем кебек. Кулыма таш эләксә, аны өсләренә атар идем. Йорәк күкрәккә сыеша алмый тибә... Минем дә башкаларга кушылып кычкырудан тыш чарам юк. Мин дә кычкырам «Үтерүчеләр Үтерүчеләр...» Ни гаепләре булды икән ул егетләрнең. Нигә шул дәрәҗәдә кансыз булырга?! Күпме кеше карап торганда?! Копә-көндез?! Үзен демократик ил дип игълан иткән Россия башкаласы Мәскәүнең үзәгендә?! Ленин проспекты башында, Ленин һәйкәле каршысында. Ярый, мәйданга чыгу тыелган ди Килешәм. Соң, үзләрен кире тротуарга куып чыгару да момкин иде бит. югыйсә. Инде, һич булмаса, кулга алырга да, машинага төяп алып китәргә үзләрен, закон бозганнар икән җавап бирсеннәр. Хөкем итеп утыртсыннар үзләрен. Канга сусаган булсалар, соңрак та кыйный алган булырлар иде бит Юк, алай эшләмиләр. Шаһитлар да куркытмый үзләрен, адым саен очрап торган чит ил журналистлары һәм кинокамералардан да качмыйлар. Рәхәтләнеп, һичкемнән шикләнмичә изәләр, сыталар Үз-үзләренә ышаныч гаять зур икән боларның. Ныклап тотынганнар һәм озакка. Озакка булыр бу! Бер вакыйга келт итеп хәзергә төште шунда. 1992 елның май ае иде Бер төркем язучылар Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко. Борис Можаев һәм мин Америка Кушма Штатларына каләмдәшләребез белән очрашуга килдек Очрашулар Калифорния штатында Лос Анжелес шәһәрендә узарга тиешле иде Без Нью-Йоркка килеп төшкәч кенә Лос Анжелес шәһәрендә гадәттән тыш хәл игълан ителде Шул рәвешле, оч көн дәвамына безнең конференция кичектерелеп, Нью-Йоркта тоткарланыр! а мәҗбүр булдык. Монхеггенда Бродвей урамы чатындагы затлы Шератон кунакханәсендә көтеп яттык Мин Нью-Йорктагы татар клубында очрашу уздырдым. Татарлар җәмгыяте рәисе Илдар Агиш фатирында һәм Рөстәм белән Гата Камскийларда кунакта булдым. Хакыйкатьтә болай булган. Лос Анжелес полицейскийлары, юк сәбәпне бар итеп, урамда бер кара тәнле шоферны кыйнап үтергәннәр. Ә җирле хакимият гаеплеләрне яклап калырга маташкан. Шуңа протест һәм нәфрәт йөзеннән урамга берничә йөз меңләгән халык чыгып бер тәүлек эчендә шәһәрнең астынөскә әйләндереп ташлый — җимерә, вата, яндыра.. Бунт күтәргән кара тәнлеләрне тынычландыру өчен күп кенә тәртип саклау органнары, полицейскийлар, хәрбиләр, янгын сүндерүчеләр чакыртыла. Штатның губернаторы һәм АКШның Президенты бөтен ил һәм дөнья каршысында кара тәнлеләрдән гафу үтенә, башкача андый вәхшилек кабатланмас дип, вәгъдәләр бирелә. Бары шуннан соң гына урамнарда тәртип урнаша, халык массалары өйләренә таралыша. Без Лос Анжелеска килеп төшкәндә әле урамдагы тәртипсезлекләрне җыештыра да башламаганнар иде. Анда-санда кара күмергә әйләнгән биналардан төтен исе аңкып тора, ватык витриналар, кая карама, анда киеренкелек, һәм менә шунысы гаҗәп: бунтка күтәрелгән халыкка күпме полицейский каршы торып та, ник берәүне кыйнасыннар яки яраласыннар икән. Бөтен дөнья сөйләде ул вакыйгалар турында, ачынып сөйләделәр. Америка җәмәгатьчелеге тәүбә итте. Ә бездә бер-бер заман тәүбә итү булырмы икән?! Әллә мәңге дәвам итәрме бу вәхшилекләр. Көчленеке—замана дип, җинаятьчеләр мәңге шулай туй итәрме?! Мәскәү күз яшьләренә ышанмый икән шул. Алай гына да түгел, Мәскәүнең таш урамнары бер генә мәртәбә кан белән юылмаган. Гомумән, Россиядә кеше гомере чүпкә дә тормый икән ул. Хәтерегездәме, Сергей Ковалев атлы берәү Чечен Республикасындагы кеше хокукларын яклап бөтен илгә, дөньяга чаң суккан иде. Җинаятьчеләр түгел, Дәүләт Думасыннан торып читләштерделәр аны бу эшеннән. Россиядә кеше хокукларын яклау, иминлеккә чакыру — үзе җинаять эш булып чыкты кебек. Нишлисең... 3 октябрь. Мәскәү. Октябрь мәйданына әйләнеп кайтыйк. Балтасы суга төшкән мужиктай онытылып торган чагым иде. Янәшәмнән җил-җил атлап Россия депутаты Илья Константинов узып китте. Таныды. Әмма туктап тормады, «әйдә-әйдә», дип үзе артыннан чакырды. Аргы тарафта шул ук миссияне шулай ук Россия депутаты Уражцев башкара икән. Ул да җилҗил атлый. Урам уртасыннан! Иярмәдем. Мин, гомумән, сакаллы кешеләрне артык өнәп бетермим, һәм үзләренә ышануым да шул кадәрле генә. Ә инде чем кара сакаллы Ильяга үзенә бер үпкәм булмаса да, әйтим, ни сәбәпледер җитди карамадым. Аның өчен сәясәт бер уен кебек кенә тоела иде булса кирәк. Ул иң элек СССРны актив таратучыларның берсе булды. Инде «торгызырга кереште». Ләкин ул тынгысыз. Аңарда бетмәс-төкәнмәс әрсезлек һәм гайрәт ташкыны бар. Менә хәзер дә, тротуар һәм ишегалларына шыплап тулган халыкны үзе артыннан ияртү өчен аның бер оран салуы җитә калды: — Туганнар, кузгалдык,—диде, Илья Константинов, һәм Ленин проспекты буенча бер квартал югарырак буылып торган халык, ташкын сыман, милиция төркемен урталай ярып алга—Октябрь мәйданына таба ыргылды. Каян килеп, кай арада тупланып өлгерде ул халык, әкияттә дә алай булмый торгандыр... Әле генә дивар сыман торган ОМОН да сибелде, чәчелде як-якка. Милиция полклары да бернинди каршылык күрсәтә алмады. Әллә каршылык күрсәтергә теләмәделәрме икән?.. Ихтимал, бик тә ихтимал.