Укучы сүзе
БЕР ЯЗМА УҢАЕННАН—ИКЕ ХАТ _ _ сәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр! «Казан утлары»нын узган елгы 11 нче санын укыгач та сезнең журналны даими алдырып, укып баруыма сөенеп туя алмадым. Югыйсә кайдан белер идем савыктыру чы-табип Рәфыйкъ феномены турында? Укыйм, укыйм да, бугазга төер утыра, күзләрдән яшь бәреп чыга. Менә бит нинди кешеләр дә бар икән ич дөньяда! Мин укытучы кеше, дәрескә кергәч тә гел аның турында сөйләдем. Коллегаларымда да зур кызыксыну уяттым, ахрысы: күбесе укырга омтылдылар. Уйларым гел шул тирәдә чуала. Рәфыйкъ әфәнде һәм аның булышчылары турында уйлыйм. Ник безнең Себердә дә андый кешеләр юк икән? Мин дә табшшең бер булышчысы булыр идем. Урыс арасында, алар мохитендә яшәгән татарлар, әхлакый яктан, һәрхәлдә, тизрәк бозыла бит. Әгәр табиплек көченә ия булсам, мин дә иң элек эчүчелекне бетерү өчен (ә Рәфыйкъ әфәнде үз мисалында, гамәлендә һәм дәвалау сеансларында нәкъ шуның өчен көрәшә) тырышыр идем. Мескен балаларга карап, җаным көяәрни. Анасы да эчә, атасы да сәрхүш. Ә без балалардан белем, тәрбия таләп итәбез. Ул бахырларның исә күбесе юньләп ашамаган да булыр. 20 елдан артык иптәшләр суды рәисе, район судының халык утырышчысы булу дәверендә миңа күп кенә кайгы-хәсрәтле хәлләрне күрергә туры килде. Барысы да—шул эчүчелек аркасында. Моннан утыз еллар чамасы элек мин Ту кыз авылына килен булып төшкәндә ике-өч хатын гына эчкәлиләр иде. Алар инде гүр иясе, авыр туфраклары җиңел булсын. Ә хәзер, әйтергә дә оят, киресенчә: нибары дүрт-биш кенә хатың-кыз хәмердән ерак йөри. Менә шуңа да: һай, тылсымлы көчкә ия булсам, гаиләләрне бәхетле итәр идем, балаларны шатландырыр идем, дип хыялланам-уфтанам Хөрмәтле мөхәррир әфәнде, Сездән сорыйбыз: Миңнекәев әфәнденең адресың әйтсәгез иде. Без, берничә укытучы, Казанга ничек тә барып кайтыр идек. Хәреф хаталарым булса, гафу итәрсез. Чөнки мин татарчага үзлегемнән өйрәнгән кеше. Укыганнарым — «Казан утлары», «Сөембикә» журналлары һәм үзебезнең «Яңарыш» газетасы. Әмма үзебезнең себер телендә әшкәрә шәп кәпләшәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телим. Зәйтүнә ӘБҮСӘГЫЙТОВА, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Төмән өлкәсе, Вагай районы. Хөрмәтле редакция! Мин үзем Башкортстанның Морак авылында яшәүче 73 яшьлек бер пенсионермын. Шунысын әйтергә кирәк, «Казан утлары» журналын күптәннән алдыручы, яратучы, ихтирам итүче һәм дә ышанучы бер укучыгызмын Чөнки ул куп кенә журналлар арасында зур, югары торучы, дөреслекле, нәфис бер журнал! Соңгы елларда аның әдәби-нәфис сыйфаты һәм эчтәлеге нык яхшырды. Моны берничек тә кире кагып булмый. Бу уңышларда журналның баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның роле дә зур дип исәплим. Журналга, шунда эшләүче коллективыгызга да рәхмәт! Шулар белән бергә, журнал битләрендә әдәби-нәфис яктай бәхәсле һәм кайтыш язмалар да булгалый. Моны мин М. Муллануровның «Тылсымлы кеше» 186 дигән басмасын күздә тотып әйтәм. Шундый хөрмәтле журналда, мондый әкиятне дип әйтимме, ничек бастырырга уйладыгыз икән? Хәлбуки, анда язылганнарга ышанучылар бардыр, әмма мин үзем ышана алмадым Теләгем фантазия дөньясыннан аерылып, үзебезнең реаль тормышка, чынбарлыкка кайтырсыз, бәлки? Саулык-яхшылыклар теләп, т. хәкимов. АЕРЫЛЫРГА ТЕЛӘМИБЕЗ Гәрчә үзебез ерак Кыргызстанда яшәсәк тә, Туган җиребез белән матбугат аша бердәнбер кавыштыручы булган, безнен өчен кадерле-газиз саналган «Казан утлары» журналын озак еллардан бирле бик теләп алдырабыз Чөнки аннан татар дөньясы сулышы бөркелеп тора — җанга җылылык, йөрәккә дәртдәрман өсти ул. Соңарып килсә, нык борчылабыз. Чөнки кайбер газетажурналларга «көн бетте» бит. Шәт, 74 еллык бай тарихы булган «Казан утлары»на андый куркыныч янамас, ул чит җирләрдәге кан-кардәшләребезне, милләттәшләребезне дә сөендереп, көннән-көн көчлерәк балкыр, үз тирәсенә җылылыкка, яктылыкка мохтаҗ булган күп меңнәрчә кешеләрне туплар, дигән олы ышанычта калабыз. «Казан утлары» журналында данлы-гыйбрәтле үткәнебезгә багышланган, бүгенге чынбарлыкны бөтен тулылыгы белән чагылдырырга омтылган кызыклы әсәрләр еш басылып тора. Бер уңайдан, без яшәгән төбәктәге татарлар тормышыннан да язмалар бирсәгез иде. Без — биредә күбәү бит! Соңгы вакытта игълан ителгән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1990 елда «Казан утлары»н Кыргызстанда 367 кеше алдырган. Хәзер дә әлеге яраткан журналыбызга язылучылар байтак. Икътисади кыенлыклар «билбауны кыса төшәргә» мәҗбүр итсә дә, без үзебез теләгән рухи азыктан һич тә аерылырга теләмибез Сез дә, журнал хезмәткәрләре, безнең сүзләргә колак салып, «Казан утлары»н һәрчак үзвакыты- нда чыгарып, меңләгән күңелләрне даими сөендерсәгез иде'. Сезгә игелекле, бик тә кирәкле хезмәтегездә бетмәс-төкәнмәс уңышлар теләп; Рәис МОСТАФИН, пенсионер. Ош шәһәре.