ШАГЫЙРЬ ҺАМАН ЮЛДА
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гамил Афзал — журналыбызны укучыларның да яраткан шагыйрьләреннән берсе. Ян, йолдызым, ян...
Менә 40 елдан артык инде апың әсәрләре үзенчәлекле көлке һәм һөҗү IHM1ырьләре, җылы, тирән хисле лирикасы, үзенә хас өслүбтәге, фәлсәфи-уй- лы парчалары иң әүвәл «Казан утлары» битләрендә донья күрә килде. Елдан ел сүзсурәт дөньясын баета тына барган, үткен, саллы акыл-фикерле, аксакалларча зирәк һәм моңсу, иронияле, хәтта усал да... ә кайчакта Хуҗа На- сретдипдай мәзәкчел, шук, тапкыр, халыкчан күпкырлы бу шагыйребез бүген дә яза, мәйданга өр-яна шәлксмнә- рсн, китапларын чыгара тора. Язары күп, «базары» да аллага шөкер, аны кабул итә тора. Шигырь тулпары да һаман дәртле, олы максатлы юлга аш кынган яшьләрчә җитез, һәр бәйгедә баш бирмәс горур... Шуны да әйтеп үтик: бу шагыйребез хакында саллы-җитди зур мәкаләләр, зссекүзәтүләр матбугатыбызда шактый күп булды. Ихтимал, инде монографияләр, китаплар да дөньяга килер ул, һичшиксез, һәр яктан өйрәнүгә һәм тәкъдир итүгә лаек зат. Ә без бу санда үзебезнең даими ангорыбызны һәм өлкән каләмдәшебезне олуг юбилее белән ихлас котлап (мөбарәк булсын чын мәгънәсендә халык шагыйренең 75 еллык бәйрәме.'), укучыларыбызга Г. Афзалның яңа шигырьләреннән бер бәйләм тәкъдим итәбез.
Халык дусы Уйчан-уйчан ак болытлар күрдем, Болыннарым яшел келәм кебек. Гел шатланып, гел сокланып йөрдем, Мин бу җирдә бер дә үлмәм кебек. Менә 40 елдан артык инде апың әсәрләре үзенчәлекле көлке һәм һөҗү IHM1ырьләре, җылы, тирән хисле лирикасы, үзенә хас өслүбтәге, фәлсәфи-уй- лы парчалары иң әүвәл «Казан утлары» битләрендә донья күрә килде. Елдан ел сүзсурәт дөньясын баета тына барган, үткен, саллы акыл-фикерле, аксакалларча зирәк һәм моңсу, иронияле, хәтта усал да... ә кайчакта Хуҗа На- сретдипдай мәзәкчел, шук, тапкыр, халыкчан күпкырлы бу шагыйребез бүген дә яза, мәйданга өр-яна шәлксмнә- рсн, китапларын чыгара тора. Язары күп, «базары» да аллага шөкер, аны кабул итә тора. Шигырь тулпары да һаман дәртле, олы максатлы юлга аш кынган яшьләрчә җитез, һәр бәйгедә баш бирмәс горур... Шуны да әйтеп үтик: бу шагыйребез хакында саллы-җитди зур мәкаләләр, зссекүзәтүләр матбугатыбызда шактый күп булды. Ихтимал, инде монографияләр, китаплар да дөньяга килер ул, һичшиксез, һәр яктан өйрәнүгә һәм тәкъдир итүгә лаек зат. Ә без бу санда үзебезнең даими ангорыбызны һәм өлкән каләмдәшебезне олуг юбилее белән ихлас котлап (мөбарәк булсын чын мәгънәсендә халык шагыйренең 75 еллык бәйрәме.'), укучыларыбызга Г. Афзалның яңа шигырьләреннән бер бәйләм тәкъдим итәбез. Сөрәм, чәчәм, урам... Урман, буран — Уйлап ятам шигырь сыйфатын. Мин «халыкның дусы» булып торам, Халык минем «баштан сыйпасын». Тату торыйк, диеп еллар дәшә, Мөлдерәмә илләр янәшә. Кырлар алтын, болыннарда рәшә, Шат пәйгамбәр булып йөз яшә! Дин-әфиүн диеп сөйләшкән дә, Фәйләсүфләр акыл өләшкән; Бактың исә диннәр явызлыкка, Кыргыйлыкка каршы көрәшкән! Өч юл чатында Турыга китсәң—түрә буласың. Типтереп яши түрәләр, Нотыклар сөйләп, ришвәтләр алып, Алар да төрмә күрәләр. Уң якка китсәң—план куасың, Эшлекле кеше буласың, Әллә уңасың, әллә туңасың. Гөнаһлы эшләр кыласың. Сул якка китсәң—сулагай эшләр, Серле сукмакта югалма. Хәвефле таңнар, борчулы кичләр, Кая барырга, уф алла! Иң авыр эш ул—алдашып тору, Сәясәт кушкан уңайга, Илне таларга планнар кору — Бармыймын, шөкер Ходайга! Шат егетләр Үткәннәргә борылып карый-карый, Киләчәккә юллар эзлибез. Бөек даннар булмаса да ярый, Яхшылыктан өмет өзмибез. Итәк кисеп, җиңне ямый-ямый Тәртә буе алга киткәнбез. Бөек даннар булмаса да ярый, Без өметле яшьләр икәнбез. Алга таба кыю бар, диделәр, Собраниегә йөгер һәр кичен, Озын-озын бурычлар өйделәр, Ярышып эшлә, имеш, ни өчен? Гомер буе дус булабыз, дидек, Гарасатлы җилләр искәндер. Шат егетләр идек, кызлар сөйдек, Еллар үтте, кемнәр исәндер. . Яз җилләре искәндә Яз җилләре исә, җылы җилләр, Кар сулары агып китеп бара, Җир яшәрә, бәхет көтә илләр, Шик-шөбһәләр эреп бетеп бара. Елмаясын җылы язгы җилгә, Зәмһәрир суыклар калды артта. Җылы, якты көннәр килә илгә, Күңелләрдә өмет, шатлык арта. Завод каршындагы мәйдан иде Көн үткәндә ызгышталаш белән, Зәңгәр күзле кыз елмайган иде, Бик ягымлы, серле караш белән. Завод каршындагы түтәлләргә Әле һаман язлар килә кебек. Әллә миңа, әллә бүтәннәргә Шул сылу кыз һаман көлә кебек.. Иманлы юл Кемгә сыек шулпа, кемгә куе, Табигый шарт иде кысанлык. Шәп торабыз, диеп гомер буе, Алдана-алдана ышандык. Миһербанлы, әдәпле бул, дидек, Тәкәббер булырга кушмадык. Каян килде мәкерле мин-минлек, Таш бәгырьле, көнчел дошманлык! Манкорт татар туган телен белми, Урысчаны белә ипитозлык. Урыс телен белгән ачтан үлми — Дия-дия, без милләтне боздык. Татар теле нигә кирәк, ди ул,— Халык булу өчен кирәктер, Туган телдә генә иманлы юл, Теләкләргә изге терәктер Аңгыра патша бәете Надан кеше патша булса ниләр булгай, Әләкчеләр, ришвәтчеләр килеп тулгай, Алабайлар коерыкларын болгай-болгай, Каршысында ләббәйкә дип торыр имди. Тик торганда терсәк буе шөһрәт килгәч, Шуны юып, баш авырткач, иләс-миләс, Казнадагы акчаны да саный белмәс, Мин зур диеп, горурланып торыр имди. Пинжәгенә түш тутырып тәңкә тагар, Син шәп, диеп салам кыстырырлар аңар, Дәүләт эше ничек барса, шулай ярар, Бер урында гел таптанып торыр имди. Казнадагы акчаларны «песи ашар», Яраннары алдауталау юлына басар, Халык яшәр бигрәк ярлы, бигрәк начар, Әдәп әһеле гәзет күшәп ятар имди. Робот кебек Газета карап куйдың да, Яңа күрсәтмә көтәсең. Стандарт булып тудың да, Стандарт фикер йөртәсең. Яңа фикер көткән күзең Җансыз хәрефкә төртелде. Аяклы автомат үзең, Нәкъ робот кебек бертөрле. Сәясәттә—без шәп инде, Каян килсен яңа фикер. Иң оятсыз заман килде: «Көн үтте—аллага шөкер!» Барыбер алдарлар сине, Без шәп диеп ура кычкыр, Иң кабахәт заман килде, Сүзе ялган, бите — ыштыр1 Яңа шагыйрь Яңа шагыйрь килер, яңа сүз әйтер, Көтмәгәндә, уйламаганда. Безнең зиһенне, хисне киңәйтер Көтмәгәндә, уйламаганда Бәхетләр артыр, хыяллар артыр, Яктылык артыр бу урамда Мәгънәләр тулы өметләр балкыр, Бәхетләр көтеп тик торганда. Курганнар тош күрә Шумерлар, Хәзәрләр, Скифлар, Кыпчаклар, Аланнар — кайда сез? Яшәгән, югалган бик күпләр, Эзләрен эзләү дә файдасыз. Кылычка ябылып торганнар, Шом салып шаулаган урманнар. Җиңелгән халыклар күмелгән,— Далада төш күрә курганнар... Җидегән йолдыз җем-җем итә Җиде юл чатларында. Җидегән чишмә җәлеп итә Җирсәгән чакларымда. Җиде бабам җиде якта Болгарым, Бортасымда. Җиде ятып, җиде торам Җиде төн уртасында. Хәтер Заман агышларын сизәсең дә, Хәтер күлләрендә йөзәсең. Әллә кайчан сүнгән учакларның Яктысында мәрҗән тезәсең. Бәйрәм түгел иде, әйрән эчеп, Зур зуратлар куйды ир-атлар. Уралларда утлар-сулар кичеп, Еракларда калды зиратлар. Ефәктәй гомерләр Дуңгыз баласын кочаклап, Фотога төшкән чибәр, Черек системаны мактап, Ирәеп җырлап җибәр Якты тормыш көтә-көтә, Ефәккә төренмәдең, Тирескә капланып үтә Ефәктәй гомерләрең. Көмеш шигырь Алтын каләм белән көмеш шигырь, Көмеш төсле шигырь яз, иптәш. Әллә кемнәр сөенеп укыр әле, Сагынып сөйләр әле без киткәч. Яңа чорга кереп бара-бара, Иске бәет казып чыгардык. Еракларга, тирәннәргә кара, Бик катлаулы икән чынбарлык. Басуларда җир тырнагач көзле-җәйле, Шөкер әле, өстәлебез ипи-чәйле. Җиребезгә ятлар килеп хуҗа булса, Нишләрбез, дип утырабыз әйле-шәйле. Шөкер әле, чишмәбез бар су эчәрлек, Бер кишәрлек җиребез бар гөл үсәрлек. Илне яклап, утка кердек, суга кердек Шушы тормыш өченме, дип ис китәрлек! Бик матур төш күреп уяндым. Урамда болытлы соры көз. Кайларга киттең дә югалдың, Сихерле, сөйкемле, соры күз? Олы шул, озын шул безнең ил, Сагышлы сыкрана көзге җил, Кояшлы, чәчәкле көннәрдә Сөйкемле көләсең кемнәргә? Шик-шөбһә Шик-шөбһәдә еллар үтеп бара, Кара төннәр кебек күңел кара. Ышанмау һәм курку җанга сеңгән, Бүгенгесе кыйммәт һәммәсеннән. Ил күгендә кара болыт та бар, Зәгыйфь кенә нурлы өмет тә бар. Кит әле син, шомлы, кара болыт, Нурлы кояш чыксын өмет булып! Пәйгамбәрдәй затлар Казан арты шәп егетләр биргән. Абзар арты шәп бәрәңге биргән. Ал чәчәкләр, гөлчәчәкләр бердәм Үсеп чыга тирес түккән җирдән... Арыш уңган, диеп сөенеп йөргән Чабаталы, гади халыктан Туган ягын үлмәс данга төргән Пәйгамбәрдәй затлар калыккан. Карт шагыйрьләр белән бәхәсләшәм, Яшь шагыйрьләр үсә тора, һәр шагыйрьнең моңы истә тора, Җилләр исә тора. Ян, йолдызым, ян, дисең син, Йөрәкне тотасың да, Алла оныткан далада, Җиде төн уртасында. Ян, йолдызым, ян! Бар иде Җитмеше җитеп килә, Аңа да кызлар карады Хәйләкәр итеп кенә. Ямаулы толып кигән, Аңа да кызлар елмайды Астыртын омет белән Яшь иде, матур иде, Өздереп гармун уйнаган Елларга кайтыр иде. Киң урамнар тар иде, Ак бәхетләр омет иткән Айлы кичләр бар иде Безгә каш сикерткән кызлар Лаек ялга киткән инде, Үтте язлар, акты бозлар.. Күптән инде. Ямьле көннәр булды үткәннәрдә, Нәфис гөлләр үсте түтәлләрдә, Хәзер калды үткәннәрне уйлап, Ачы дару эчеп ютәлләргә... Үткер-тапкыр, шаян яшьлек белән Ак бәхетләр телик бүтәннәргә! Сандугачлар канат каккан таңнарым ерак калды. Офыкларга карап яткан тауларым ерак калды. Агым суга башын иеп, талларым елап калды