САНДУГАЧ ЯЗМЫШЛЫ ШАГЫЙРЬ
Табигать миңа сандугач Язмышы бирсә әгәр. Сайрамас идеммени соң Сезнең очен бу йөрәгем Арыганчыга кадәр. Ярылганчыга кадәр?! Шагыйрь Зөлфәт бу юлларны моннан чирек гасыр чамасы элек язган. «Табигать миңа сандугач язмышы бирсә...» дип, өметләнеп тә, әмма әле үзенең шагыйрьлек язмышына шикләнебрәк, ышанырышанмас йөргән бер мәлендәрәк күңеле түреннән ташып чыккан уй-хисләредер бу. Сандугач язмышы... Белгәнебезчә, сандугачлар җырчы кошларның иң затлыларыннан санала. Без аларны һәр яз саен сагынып, көтеп алабыз. Сайрый башласалар, һушларыбыз китеп тыңлыйбыз. Әмма, ни кызганыч, сандугачлар гел җырлап-сайрап кына тормый шул... Җәй башларына таба сандугач сайраулары өзелә. Нәүмизләнеп, күпме генә тыңлансак та, юк—сайрамый сандугач... Безгә яңадан киләсе язга кадәр көтәргә генә кала. Карасана, табигать шагыйрь Зөлфәткә нәкъ үзе юраган «сандугач язмышын» биргән түгелме соң?Ул да бит һәрдаим «сайрап» тормый, ягъни, кайсыдыр урыс шагыйре әйткәнчә, «Ни дня без строчки» (шигырь юлысыз бер генә көн дә юк) дигән мәсләктән чыгып, шигырь арты шигырь кумый. Көттереп кенә «сайрый»: илһамы килсә-көчәнми.
Шуңа күрә Зөлфәтнең шигъри иҗаты күләме-саны ягыннан әллә ни зурдан түгел. Китаплары да көттереп кенә дөнья күрә килде. Әле хәтердә: Зөлфәтнең ике дистәгә якын тәүге шигырьләре яшь шагыйрьләрнең «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыгында (1968) басылып чыккач, Хәсән ага Туфан, сокланып: «Бак, бик өметле егетебез үсеп килә икән!» — дип, аны башкалардан аерыбрак куйган иде. Яшь шагыйрьнең «Язмышлар ярында» исемле беренче китабына (1971) кереш сүзне дә Хәсән ага Туфан язды. Шуннан тиз арада Зөлфәт шагыйрь буларак танылганнан таныла барды. Әмма икенче китабын чыгарырга ашыкмады. Утыз елдан артык иҗат гомерендә Зөлфәт нибары дүрт-бнш китап бастырды. Менә алар: «Язмышлар ярында» (1971), «Утлы бозлар» (1978), «Адашкан болыт» (1990) һәм урыс телендә ике китап: «Осенние костры» (1985, Казан), «Созвездие Сююмбеки» (1988, Мәскәү). Соңгысы — коллектив җыентык. Ниһаять, менә кулыбызда Зөлфәтнең «Шигырь китапханәсе» сериясендә чыккан «Ике урман арасы» исемле китабы (1995). Сайланмалары. Шигырь сөючеләргә янә дә көттереп, бик көттереп ирешкән китап. Ул да бит һәрдаим «сайрап» тормый, ягъни, кайсыдыр урыс шагыйре әйткәнчә, «Ни дня без строчки» (шигырь юлысыз бер генә көн дә юк) дигән мәсләктән чыгып, шигырь арты шигырь кумый. Көттереп кенә «сайрый»: илһамы килсә — Шагыйрь үзе китабына сүз башы урынына язылган «Чытырманда былбыл сайрый » исемле уйлануларында» ... сезгә шигырьләр укытасым килә...» — ди Шулай итеп, безгә «чытырманда сайраучы былбылның» тавышын иркенләп тыңлау мөмкинлеге туа. Равил Фәйзулляннар буыныннан сон шигърияткә килгән шагыйрьләр арасында аерылып торганнары икәү булды: Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт Ике дус, ике романтик-бунтарь шагыйрь, һәр икесе Хәсән Туфан фатихасын алган егетләр. Алар үз үрләрен тиз яуладылар. Бүген инде аларның берсе — Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, икенчесе - Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты. Бер шигырен Зөлфәт: Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар — Шундый чагы әле җанымның. — дип башлый да, яза килеп, болай тәмамлый: Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк— Шундый чагы әле җанымның! «Шигырь чәчеп, давыл урыр»дай Зөлфәтне үз заманында Мөслим якларындагы Урәзмәт авылында бер ара укытып алган шагыйрь Рәдиф Гаташ «дөрләтеп-кабызып җибәргән», шигърият бакчасында «сайрар сандугач» булырдай икәнлегенә өметләндергән-канатландырган иде. Шуңа күрә дә Зөлфәт үзенең «Юл өзеге» (1991) исемле шигырен «Рәдиф Гаташка шагыйрьгә, укытучыма» дип багышлый Үрәзмәтнең ак буранлы төне... Кем йокысыз йөри төн ката: Торыгыз! Тор! Йоклар чакмыни9 ' — дип. Шагыйрь безне кереп уята. Уята да Мөслим түрендәге Адашкан бер төнге авылда Кар давылы дулый шигырь булып, Әверелә шигырь давылга Әнә кайлардан килә Зөлфәтнең «шигъри давылы»! Үзенең китабына сүз башы рәвешендә язылган уйлануларын Зөлфәт, французча манер белән, эссе дип атаган. Бу «эссе» дигәне татарның «кайнар» мәгънәсендәге «эссе» сүзе белән буталганга күрә, мин аны шагыйрьнең ирекле уйланулары, шигырь турындагы шәхси карашларын ачып бирергә омтылышы дип кабул итәм. Асылда французча эссе шулайрак тәрҗемәләнә-шәрехләнә дә. Зөлфәтнең әлеге уйланулары бик кызыклы. Бу сүз башы үзе шигъри әсәр кебек укыла: чөнки ул кайнар хис белән, чынлап та, «эссе» итеп язылган Уйлануларның сөземтәсе болайрак булыр: «күңел тарихыннан мәхрүм шигърият» була алмый, «шигырь тормыш юлы», «һәр шигырьнең асылы - ихласлык», «шигырь күңел авазы» һ. б. һ б. Шагыйрьнең шигырьгә биргән төп бәясе исә ассызыклан алынган «Шигырь ул, миңа калса, дип яза Зөлфәт, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы.» Купшырак әйтелсә дә, әйбәт әйтелгән! Әмма Зөлфәтнең бу уйлануларында без һич тә килешә алмаган, алай гына да түгел, үз иҗаты белән дә каршылыкка керә торган бер фикере бар Ул болай яза «Мактана килдек: «Татар поэзиясе - солдат поэзиясе' Безнең поэзия көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!»... Татар поэзиясе каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы ялган Көрәшкә чакыру вәхшилек Көрәш талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау, рәнҗетү. Көрәш кыргыйлык гамәле. Аның максаты җиңү. Җиңү җирәнгеч тантана ..» Тукта әле, тукта, Зөлфәт! Бик кызып, бик эсселәп киттең түгелме соң? Үз иҗатыңа борылып кара әле син бит романтик трибун! Синең лирик шигырьләрең публицистикадан, публицистик шигырьләрең лирикадан аерылгысыз, бергә үрелгән ич. Алар бербөтсн. Нәкъ менә шул сыйфатлар бөтенлеге Зөлфәтне шагыйрь Зөлфәт итә дә инде. Соң, снн үзең дә, даһи Кол Гали язмышы турында уйланып, аның авызыннан мондый сүзләр әйттерәсең Тан сулкылдый ерак тамырларда. Киенгәнем — көбәм. Күгем — түбәм. ...Соңгы яу алдыннан кыпыч кайрыйм һәм борынгы иреннәрне үбәм... Аннары син: «Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем: .Сугыша белгән былбыл ул, Һәм җырлый белгән бөркет Былбылны сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күгәрсрто—дигән бәхәсле сорау куясың. Ә иле, халкы мәҗбүр итмичә генә, «былбылың» үзе изге яуга чыгарга теләсә, ни әйтерсең? Азмы безнең тарихыбызда шундый мисаллар? Юк, Зөлфәт, җәмгыятьтә яшәп җәмгыятьтән, көрәштән азат булып булмый. Син үзең үк: «... азат фикер кирәк»,— дисең. Азат фикер өчен көрәшергә дә кирәк! һәм шагыйрь Зөлфәт, еш кына кануннарга-калыпларга сыймас Зөлфәт, үзенең иҗаты белән тоташ көрәштә. Көрәш кайнарлыгы белән ул аны үзе сизмәскә дә мөмкиндер, бәлки. Әмма ышан, укучыларыңа яхшырак күренә: синең поэмаларыңны, балладаларыңны, шигъри монологларыңны, күп кенә лирик-публицистик шигырьләреңне укыганда укучылар көрәш кайнарлыгын тоялар. Ул «талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау, рәнҗетү» көрәше түгел. Ул—изге көрәш! Шагыйрьнең кылычларга тиң җыры-сүзе белән теле-дене өчен, иле-халкы өчен бәйсез дәүләте өчен изге көрәше. Җир-Ананы, бөек Табигать-Ананы афәтләрдән саклау өчен көрәше. Безнең уебызча, шагыйрь Зөлфәтнең бар иҗаты шул изге максатка юнәлдерелгән. Әнә ул әлеге уйлануларында хискә бирелеп, Зөлфәтчә бер «давыллап» алганнан соң, басылып: «Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь — назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә»,— дип фикерен төйнәп куя. «Яу атынын сыртына салынган ияр...» Менә монысы белән без тулысынча килешәбез! Шагыйрь Зөлфәт иҗаты нәкъ шуны раслый да. Нәкъ шуны... Ярар, бераз бәхәсләшеп алдык шикелле. Зөлфәт, бик күп балладалар, сюжетлы әсәрләр иҗат итсә дә, ул—хис шагыйре. Аңардагы ургып-ташып торган лирик хис-тойгылар— бүлсәң—бер унлап уртакул шагыйрьгә җитәр иде, мөгаен. Ул кайбер шигырьләрендә, артык хискә бирелеп, дуамалланыбрак та киткәли кебек. Әмма эчке шигъри тоемы, шигъри зәвыгы аны тыеп тора, бик артык ычкындырып җибәрми, шигырьне түбән тәгәрәүдән саклап кала. Бу инде—талантлылык билгесе! Шул ук вакытта Зөлфәтнең шигърияте исемле генә түгел, җисемле дә: аның күп әсәрләренең анык геройлары-образлары бар. Шуңа күрә дә ул сюжетлыэчтәлекле әсәрләргә еш тартыла. Бу җәһәттән Зөлфәт Такташка, Туфанга таяна, алар үрнәгендә иҗади үсеш кичерә Әле Туфан дигәннән, Зөлфәтнең «Балкыш хәбәре» (1978) шигырендә: Балкыш яктысында ак болыт—ал. Әйтерсең лә, эче тулы кан — Танып алдым Туфан сагышларын Урал аша аккан болыттан,— дигән сагышлы юллар бар. Шагыйрь үз иҗатында Хәсән Туфан образына кабаткабат кайта һәм ул «Чык төшкәндә Парнас тавына» (1986), «Халык дошманы» турында бер истәлек» (1992) кебек тирән эчтәлекле шигырьләр иҗат итте. Кайбер шигырьләре — «Сөйләшик бер, гомер, синең белән!» (1974), «Калыкты ай» (1993) язылышлары белән дә X. Туфанны хәтерләтәләр, аларда Туфанга «орынып алу» сизелә. Иҗатының башлангыч чорындарак Зөлфәттә Есенинчылык та төсмерләнә иде. Аның «Тойгыларда алтын яфрак шавы» (1974) шигырендәге: Эт шикелле, мин яларга әзер Туган илнең һәрбер ярасын!— кебек юллар әнә шундыйлардан. Ә бер шигыре исә «Бәгырь янында (С. Есенин туфрагына орынгач)» (1975) дип атала. Зөлфәтнең тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләрен язылу елларына карап бер тәртипкә тезсән, болайрак килеп чыга: «Бабичны юксыну» (1964), «Кандал карты» (1967) — Г. Кандалый турында риваять, «Каюм» (1973)— Каюм Насый- ри, «Сөембикәнең хушлашу догасы» (1978), «Болдино көзләре» (1981) һәм «Мөлдерәмә» (1987) — А. С. Пушкин, «Марш» (1986) — С. Сәйдәшнен «Совет Армиясе маршы» турында баллада, «Итек» (1986)—И. Сталин турында кара баллада, «Соңгы төн (Александр Ульянов)» (1987), «Ялта тыкрыгында» (1987) — Г. Иб- раһимов, «Сулыш (Ленин үлеме)» (1989). Александр Сергеевич Пушкинга багышланган «Болдино көзләре» шигырендә шундый юллар бар: Сулык-сулык тибә күкрәгендә аяын Туган илнең моңы, туган илнең жаны . Ө туган ил — Империя. Анда «авыр, шыксыз кара төннәр... постлар, карантиннар— эпидемик дәүләт. Котылу юк аннан җаныңны да түләп!» һәм шул ук вакытта «...Якты шампан чыжлый алтын подносларда... гөрли мазуркалы заллар...» Ә шагыйрьгә үлем әзерләнә... Туктагыз, бу безнең көннәр турында түгелме? Бүген дә нәкъ шул — таркалып барса да, таркалмаска җан тартышкан Рәсәй империясе, һәм хыянәт, үтереш, талау... Әнә бит, әле берничә ай элек кенә, Чечня-Ичкернядәге кан коешны туктатуны яклап кайнар чыгыш ясаганда, йөрәге ярылып, шагыйрь Юрий Леви- танский вафат булды. Аның җеназасы өстендә шагыйрь Евгений Евтушенко «бүгенге Борис патшамның йөзенә бәреп: «Юрий Левнтанскнй да Чечня сугышы корбаны, сезнең корбаныгыз...» — диде. Сүз уңаеннан, Зөлфәтнең иҗат алымнары сюжетлылык, балладариваятьләр, кайнар публицистика, тарихилык — болар Евг. Евтушенко иҗатына да бик аваздаш. Зөлфәтнең китабында үзе «баллада» дип жанрын билгеләгән әсәрләре күп түгел, бишәү генә икән; «Фатыйма» (1971), «Ике ат турында баллада» (1973), «Кара күбәләк» (1978), «Тау яшене» (1981), «Марш» (1986). Әмма, безнеңчә, шагыйрьнең балладалары болар белән генә чикләнми. Аның байтак кына башка әсәрләре дә сюжет-эчтәлскләре һәм язылышлары белән балладалар яки баллада булырлык әсәрләр. Шуларның кайберләрсн «кара баллада» дип тә атарга мөмкин булыр иде. «Сулыш (Ленин үлеме)» дип исемләнгән әсәр дә нәкъ менә шундый кара баллада Бу әсәр — Ленинның үлем алдыннан Тәңрегә, Ходайга булган тәүбәмоноло- гы, ялваруы рәвешендә язылган. Яңа Иман иңдердем мин җиргә, Афәтнамә булып чыкты Иман Мин таң кабызырга тиеш илнең Өсләрендә йөзә канлы томан... Ә Ленинның үз өстенә «ислә дә Өер башы, елмайгандай итеп ыржая гел: «Йә, син канәгатьме, и Юлбашчы?!» Без бу тетрәндергеч юллардан кансыз-явыз Сталинның җан өшетерлек сурәтен дә, үлем түшәгендә ятучы Ленинның көчссз- лсктән гаҗиз гәүдәсен дә ачык күрәбез. Без колларны азат итмәк идек —■ Азатлыкка чыкты коллык үзе,— дип әрни-өзгәләнә Ленин. Ә инде аның «Өер башы» Сталинга биргән бәяләмәсеннән тагын бер кат тетрәнеп куясың, тәннәр чымырдап китә: Җирдә ерткыч, ач бүренен Кайнар тынын мин калдырып китәм Өле безнең өчен дә, шагыйрь Зөлфәт өчен дә Ленин шәхесе үзенең иң яшерен серләре белән ачылып бетмәгән, әле укырга да куркыныч күп рәсми кәгазьләр, документлар халыкка килеп җитмәгән чорда язылган әсәр бу. «Бөек юлбашчыларыбыз», «дөресрәге, «Өер башлары» турында Зөлфәт тагын бер әсәр иҗат итә. «Итек» дип атала ул әсәр. Монысы «Өер башы» Сталин образын янә бер кат күз алдына китереп бастыра. Бу әсәр дә. безнеңчә, кара баллада. 1945 ел. Кызыл Мәйданда Җиңү парады. Мавзолей трибунасында «Ленин мәете өстендә Сталин болгый кулын...» Нинди куаныч, нинди зур тантана' Әмма Зөлфәт безне бик тиз ачы хакыйкатькә кайтара: «Салют яктылары капшый төрмәле ил күген...» Без инде Җиңү парадын күрмибез. Безнең каршыдан, «Сталин каршысьшнан атылган генераллар уза...» Уза кырылган халыклар. Берәм-берәм уза. Сталинның итекләре Салкын ташта кыза — Яшә, даһи Сталин! Синең Даның—халык даны! Итегендә— Крестьянның Мәңге кипмәс каны! Ленин өегенә басып торган бу канлы итек хуҗасының әмере белән «Берлинга барасы юллар Колымадан үтте...» «Биеде бу йомшак итек! Илне томан басты...» Искиткеч контрастларда фикерен уйната шагыйрь. Әсәрнең бетеме гаҗәеп тирән гомумиләштерелеп бирелгән, ул безне борчулы- шомлы уйларга сала: .Уза батырлар тиранга Исе китеп, карап — Аны Җиңү бәйрәменә Узар беркөн парад! . .Ләкин, Мавзолейны таптап, Кемнәр «Салам!» дияр? Сталинның итекләрен Иртәгә кем кияр? Әйе, Сталинның шәхес культын «Җиңү бәйрәменә» парадлар ук узмаса да, без аны җиңгән шикелле булган идек. Ни кызганыч, вакытлар күрсәтте: ул «җиңү» тулы булмады, «шикелле» генә булып калды да шул. «Сталинның итекләрен» кияргә теләүчеләр тиз табылды бу «томан баскан Илдә» Сталиннан соңгы «Өер башлары» да, бүгенгеләре дә. . Менә шундый уйланырлык хәлләр Безне дә, үзен дә борчып торган әлеге уй-фикерләрен Зөлфәт әсәрдән әсәргә үстерә бара Аның «Соңгы төн (Александр Ульянов)» дигән әсәре дә үлем алдыннан соңгы монолог рәвешендә язылган. Александр энесе Володяга — булачак юлбашчы Ленинга — эндәшеп болай ди: Императорларның исемнәре төрле, Гасырлары төрле—хаталары уртак: Конституциягә кертелми күз яше - һәм империяләр оча Күз яшеннән шартлап! Зөлфәтнең «шартлап очачак империяләр» белән көрәше иҗатының башлангыч чорында ук, гадәттә яшь шагыйрьләр мәхәббәт хисләреннән исереп йөри торган чорында язылган «Йодрык» (1970) исемле әсәрендә үк ачык чагыла иде. Җәяләр эчендә «Кабан күле бозындагы элеккеге йодрык сугышларыннан бер манзара» дип шәрехләигән бу шигырь дә баллада булырлык әсәр. Ике халык — гладиатор гүя— Кан эчендә бүген укмаша! Күзли шуны губерналар аша Бу якларга үче зур патша Йодрык сугышында Батул бай ялчысы Гәрәйнең әтисен башына гер белән сугып үтерәләр. «Түбәтәйле кара малай» Гәрәй, үзен-үзе белештермичә, үтерүче урысның бугазына ташлана Үч кырында алар кара дошман, Язмыш каршысында — бертуган! Кан эзләре.-. шушы эзләр буйлап. Сиздермичә генә, империя, Синен шыксыз байрак ертылган Шагыйрьнең «Нигез» (1972) дигән шигырендә исә инде юкка чыккан, «күптән үлгән авыл» язмышы сурәтләнә. Авыл нигезе булган япан кырда басып торган шагыйрьнең моңсу хәтерендә ач хатыннар җанлана... Шул хатыннарның әрнеп сөйләшүләре аша «кыштыр-кыштыр алабута җыючы мәңгелек коллар»ның ачы язмышы үзәкләргә үтәрлек итеп тасвирлана. Сугышларны да Зөлфәт үзенчә атый: «Беренче бөтендөнья сугымы... Гражданнар сугымы... Бөек Ватан сугымы... Сугым еллары...» «Игенче» (1974) шигырендә — сөргеннән качып авылына кайткан кулак язмышы. Бу әсәр дә Зөлфәтнең яраткан алымы белән — герой монологы рәвешендә язылган Бу каргалган илдә юлның Конвойсызы юк сыман! Көрт аегында тын авыллар — Биле сынган эт сыман...— дип аһ ора Афзалетдин карт. Ул асылда бернинди дә кулак-фәлән түгел, ул— җирнең чын хуҗасы, игенче. Әмма ни хәл итсен, иген игәсе урында ул: Сөрдек салкын тайгаларда Мәңгелек салкын карны Сагына жир минем назны...— дип, җирсүенә түзә алмыйча, качып кайтса, ни күрә? Авыл халкы, крестьян җирдән бизеп бара түгелме соң? Мыскылланган җир өстешгән Тешемне кысып үтәм - Күпме нур явасы калган Авылкаема күктән? Әйе, крестьянны җирдән биздергәннәр. Авыллар бетәргә йөз тоткан... Зөлфәтнең бу өрнүле уй-хнсләрснең чиге юктыр сыман. Алар әледән-әле бәреп чыга гына торалар. «Ике ат турында баллада» (1973) булсынмы, «Ат йокысы» (1974) дигән шигырь булсынмы алар шагыйрьнең тамырлары авылда икәнлегенә ачык дәлил булып калалар. Гомумән, ат образы Зөлфәт шигъриятендә үзәк образларның берсе. Аның тагын әле «Атлар су коена» (1975), «Ул карашлар истә» (1977), «Ат карагы» (1985), «Колыннар» (1985), «Сырынды» (1992) кебек шигырьләрендә дә шул ук атлар булыр. «Ат йокысы» шигыре гаҗәеп матур әсәр: Ул дөньяга килде Тулпар булып, Якты таңда, дала түрләрендә — Елгыр ефәк канат иде сыртта һәм таң кошы иде күкрәгендә! Күрәсез янә дә баллада төсмерләре. Әмма шул канатлы Тулпарга да «җитте килеп камыт кияр көннәр», һәм Тулпарның канатлары сына, ул да, башка атлар кебек үк, гади эш атына әйләнә. Шуннан соң инде: .Аягүрә йоклый эш атлары. Очып түгел, тартып үтелде шул Гомеркәйнең юлы, сукмаклары Йа, хода! Без дә шул, канатлары сынып, гомерлек камыт кигән «эш атлары» лабаса! Безнең сыртка да шул ук камчы төшә түгелме сон9 Җил сызгыра абзар кыегында, Дала түрләрендә яна утлар Колын төшен күреп карт ат йоклый Тере алаша һәм үлгән тулпар... Безгә бик тә, бик тә моңсу булып китте, Зөлфәт. Менә тагын бер шигъри риваять: «Тыным бетте» (1976). Шигырьнен башында мондый аңлатма бар: «Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылган. Манара каршында аның барельефы тора». Абау!—Матурлыкның нәфис җдиы биктә! Абау! — Ул җан җансыз таш эчендә калган! Абау! —Матурлыкны коткарырга кирәк! Абау! — Матурлыкның тыны беткән! Бу юллардан соң уй-фикеребез үзеннән-үзе Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» (1980) дигән лирик-публицистик поэмасына барып тоташа. Италия шагыйре, әкиятче Джанни Родари истәлегенә багышланган әлеге поэма турында сүз йөртер алдыннан, гомумән, Зөлфәт иҗатында поэма жанры турында берничә сүз әйтеп үтү кирәктер. Шагыйрьнең яңа китабына өч поэма кертелгән. Беренчесен әйтеп үттек инде. Калган икесе -«Иске Казан карлыгачы» (1987) һәм «Җирдән кайтышлый» (1982) дип аталалар. Күп кенә сюжетлы шигырьләре поэма итеп, киңәйтебрәк язуны сорап торса да, Зөлфәтнең ашкынулы табигате классик калыптагы салмак- озынлыкны кабул итеп бетерә алмый, күрәсең. Шагыйрь поэма жанрына сирәк кагыла. «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» поэмасы шулай ук Зөлфәткә хас баллада элементлары белән үрелеп иҗат ителгән әсәр. Бигрәк тә «Җәза», «Биеклек», «Циркта бунт» бүлекләре балладалар рухында язылганнар. Шагыйрь безнең алга бер сорау куя: «Әкияти хисең саумы, кешем, җанда?» Саташкан авыру заманның саташкан авыру кешеләренә (авырулары— комсызлык, байлык, рәхимсезлек, рухсызлык, хөсетлек һ. б.) бик вакытлы төбәлгән сорау бу. Әкиятне җую— кешелекне җуюга бәрабәр, ди шагыйрь. Поэманы әдәби тәнкыйть тиз күреп алды, аның хакында матбугатта байтак төпле-нигезле фикерләр әйтелде. Ау сезоны бара—әкиятнең Аркасына пычак кем тери? Тышау тотып, планета буйлап Ак тулпарны аулап кем йөри? ...Канатлы ат чаба җир буйлатып— Азат җан ул—Хыял һәм Өмет! Йөрәгендә — үлмәс дастан — Бәхет! Ул булырга тиеш мәңгелек... Рәхмәт шагыйрьгә! «Ат йокысы» шигырен укыганнан соң күңелдә туган моңсу өметсезлекне юып ташлап, йолдызларга карарга мәҗбүр иткәне өчен, кешелек күңелендәге Хыял, Өмет, Бәхет төшенчәләрен үтермәгәне өчен рәхмәт! «Эт тоту көне» (1978). Зөлфәт бу шигырен Себергә сәяхәтләре тәэсирендә язган. Беренче карашка, сүз хуҗасыз этләрне тоту-аулау турында гына бара кебек. «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» поэмасында да «ау сезоны» бара иде бит. Ә, юк! Шигырьдә сүз, «металл җигеп Яңа Замана» килеп кергәч, тайганың астынөскә китерә башлагач, тагын да төньяккарак күченеп киткән манси халыклары язмышы хакында икән. Әлегә тотылмый калган бердәнбер эт—алардан калган ятим. Безнең байтак шагыйрьләребез «коммунистик яңа заман» дип җырлаган бер вакытта (онытмагыз, бу шигырь 1978 елда ук язылган!), Зөлфәт «Металлистик Яңа Заман»ны каһәрли. Эткә дә ул: «Бүре бул син, бүрек булганчы!» — дигән теләк тели. ...Күченүләр, аһ бу күченүләр! Оя тузгытуның җилләре...— бу юллар бүген бигрәк тә тирән мәгънә төсмере алып яңгырый башлыйлар. Әле анда -тайгада табигатьне актарып ташлау гына булса... Бүген империянең итәгенә ут капкан! Күченәләр... Ил качаклар белән тулды.. Урта Азиядән булсын, Кавказ якларыннан булсын—күченәләр... Соң, заманасы асты-өскә килеп буталганда, СССР дигән монстр җимерелеп, аның кыйпылчыклары арасында бәйсез яңа ил-дәүләтләр канга бата-бата ыңгырашып туып ятканда, Зөлфәт шагыйрь, Зөлфәт публицист битараф кала аламы? Тупландылар кыргый еерләргә Адәм балалары юлларда Шулай уңайлырак— ботарларга. Шулай унайлырак — уларга,— «Ялгыз сандугач» (1992) исемле бу шигырь Үз нәҗесе белән уйный Ватан. Барып җиттек — Ватан тилерде,— кебек кайнар юллар белән дәвам итә дә, аннары лирик Зөлфәт: Һәм шуларны ярлыкауны сорап Өзгәләнер ялгыз сандугач...— дип, аны югары аһәңле чында тәмамлый. Иҗатының беренче елларыннан ук Зөлфәтнең әсәрләрендә лирика белән публицистика аерылгысыз үрелеп барганын искәртеп үткән идек. Әле «Империя» (1973) исемле шигырендә үк ул: Золым империясе диеп, илнең һәр тарафка чыкты яманаты,— дигән фикерен үстереп: Азат итеп маташабыз тагын Үзебезнең түгел — Олы Җирнең Бездән иреклерәк халыкларын! — дигән ачы нәтиҗә ясаган иде. Зөлфәтнең ил-халык язмышы өчен борчылып та, кайнарланып та язылган шигырьләре бигрәк тә соңгы елларда ишәеп китте Анын «Адашкан болыт» (1985), «Серем» (1988), «Өн» (1989), «Көрсенү» (1989), «Буын» (1989), «Көз яңгыры» (1989), «Чор сурәте» (1989), «Безнең яшәешкә » (1989), «Шик» (1989), «Сират күпере» (1989), «Тутык» (1989) дигән шигырьләренең исем мәгънәләренә игътибар итегез, исемнәре генә дә күп нәрсә турында сөйли бу әсәрләрнең. 1989 елда шагыйрь андый әсәрләрен аерата мулдан иҗат иткән икән Бу безнең сүз иреге алып, күп нәрсәләргә күзләребез ачыла башлаган чор иде шул Тутык болынлыкта тимер бия Шалтыр калай колын имезде,— «Тутык» шигыреннән алынган, беренче карашка, абсурд мәгънәсезлек булып тоелган бу юллар шул ук «Металлистик Яңа Заман»ны тамгалау түгелмени? Җир күчәренә ышкынып, Рәхәт тапмак итәбез Йолдызларга карый белгән Чучка түгел микән без? «Кем»» (1989) Имансыз калдың, и халкым, Ни саклар күңелеңне? Уйнаштан туган буынга Калдыра күрмә илне! «Күңел сагы» (1989) Зөлфәт «Сырынды» (1992) дигән бер шигырендә үзе яраткан ат образына әйләнеп кайта да: Атла, аткай, юл булырга тиеш Эзлә генә, эзлә юл катысын! - дип, атын да, безне дә алга әйди. Әйе, безгә өшәнмәскә, ничек кенә булса да, алга атларга «юл катысына» чыгарга кирәк. Әмма моның өчен. Зөлфәт шигыре белән әйтсәк: Аксакал һәм егет була белгән Чын ир җитми бугай бу илгә... «Юл өзеге» (1991) Менә шундый ул «Металлистик Яңа Заман», рәхим-шәфкатьсез заман... «Мактыйсыз да мактыйсыз Зөлфәтне. Бер дә кимчелеге юкмыни соң?» дип сораучылар табылыр, бәлки. Бар кимчелекләре Зөлфәтнең дә. һәр шагыйрьнең, иҗади үрләре булган кебек, түбәнәйгән-сүлпәнәйгән чаклары да була. Монысы— котылгысыз. Уртакулрак, бушрак әйберләр дә языла. Андый әйберләрне укыгач, күңелдә язучы Марсель Гали бер дә яратмый торган сорау туа. Укыйсың да: «Йә, шуннан?» — дип куясың. Шигырьдә хис тә бар, күпмедер шигъри табыш та бар шикелле, әмма андый шигырь безне ничектер ымсындырып кына калдыра, бераз «алдап» кына китә төсле. Уйланасың: «Ни өчен шундый бушлык соң әле?» Баксаң—андый язмаларга фикер җитми икән. Ләкин Зөлфәтнең табигый таланты җиңел кулданрак язылган, үзе өчен уңышсыз саналган шигырьләрендә дә халтура дәрәҗәсендәге түбәнлеккә төшәргә бирми. Мисаллар, дисезме? тезеп санап чыгу өчен генә мисаллар җыеп утырасыбыз килми. Алай да безнең карашка уңышсыз бер әсәргә — Зөлфәтнең «Җирдән кайтышлый» (1982) исемле поэмасына тукталып узу кирәктер. Шагыйрь ни өчендер бу әсәренең дөрес аһәңен таба алмаган шикелле. Ул аңа «Жалу тикшерү өчен Кояш системасына килеп киткән «Дезинфекция» исемле Очар Тәлинкә командирының гаризасы» дигән искәрмә биргән. Менә шушы искәрмә-«ачкыч» шагыйрьне бутаган да. «Ачмый» бу «ачкыч»! Әллә нинди бер җиңеллек, көлкекәмитлек Зөлфәтне уңышсызлыкка дучар иткән. Башьйолдызга шикаять язган Җир шарының «инәң башы! «тәре» дип сүгенүләре, Койрык Йолдызның «төсебите калмый мышнап төшү»ләре, аңа Җирдән шикаять китергәне өчен «медальфәлән ягын кайгыртыгыз» дип сораулар, «кеше-мөртәтне» юк итеп, «биопакетларга» тутырып алып кайтулар — болар һәммәсе дә әсәрне изә, харап итеп ташлый. Җиргә янаган фаҗиганы без, укучы буларак, тиешенчә җитдилек, акыл һәм йөрәк белән, бар тирәнлеге белән кабул итә алмыйбыз Бу юлы Зөлфәтнең шигъри зәвыгы шагыйрьгә хыянәт иткән сыман тәэсир кала. Зөлфәтнең туган төбәгенә — туган авылы Яңа Сәеткә, үзе укыган Урәзмәткә, Коргылды суларына, Ык торналарына багланышлы сагыну-сагыш тулы байтак шигырьләре хакында сүз йөртергә булыр иде. Укучы аларны үзе эзләп табар, ләззәтләнеп укыр дип ышанабыз. Чөнки барыбыз да туган җир, туган туфрак балалары Мәхәббәт лирикасын читләп үтә аламы соң шагыйрьләр?! Юк, әлбәттә! Зөлфәттә дә шактый мулдан андый шигырьләр Ә нәрсә соң ул мәхәббәт! Зөлфәт бу сорауга җавапны «Мәхәббәт» (1970) исемле балладасында эзли, һәм бу әсәр Зөлфәтне шагыйрь итеп таныткан матур әсәрләреннән берсе дә. Шагыйрь үзе бу хакта болай яза: «Мәхәббәт» дигән әсәрем..., кем әйтмешли, яшьлегем таңында язылган иде. Нәрсә турында иде ул? Болай, тыштан карасаң, аюга каршы бермә-бер чыга алырлык, аны пычак белән егардай бер ирнең, җавапсыз мәхәббәттән тилмереп, чиксез газапларын хәтта аракы белән дә баса алмыйча, изалануы хакында иде ул баллада. Тукта! Шушы хакта гына микән?» «Акбаш»ка һәм Такташка гашыйк» агай «кефир малае» - - студентка йөрәген ачып сала: Э-э-эх! Тупас, кырыс диярсең син мине, Ә син аңлый алыр идеңме Аю сыман таза шушы ирне Аягыннан еккан сөюне? Ә? Зөлфәт «Ике урман арасы» исемле бу сайланмаларына үзс язган сүз башында болай ди: «Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп торуы, соңгы тамчының ташуы кирәк... Шигырь —язмыш». Сандугач язмышлы шагыйрьнең күңеле ешрак мөлдерәп торуын, соңгы тамчының ешрак ташып, яңа шигырьләр булып түгелүен теләргә кала безгә Шигырьләрең язмышы якты булсын, Зөлфәт!
Гыйнвар. 1996 ел