Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘҖӘЛ ВАГОНЫНДА

Канатлы аргамакларың бер якта торсын! Ике дистә чамасы яшькелт вагон таккан корыч машина, әкияттәге азау ярган айгыр кебек пошкыра-пошкыра, һаман алга ыргыла. Әй, кая инде ул мескен хайванга ут-пар куәте белән хәрәкәтләнә торган бу албасты белән тиңләшергә! Әнә бит, һәркайсысына көнбатыштагы биш-ун дәүләт шыплап кереп утырырлык кырыкмасакырык өлкә-крайлар инде артта калды, күпләр география китапларыннан гына укып, кинолардан гына күреп белгән Приморье белән Хабаровск та, исемнәре мәшһүр декабристлар хакында язылган роман-повесть битләреннән төшмәгән Чита белән Иркутск та, җырларда җырланган Байкал-Ангаралар да үтелде, ә кайтасы юлның иге-чиге күренми әле. Кысан купеның түбәнге ятагында гасабиланып барган Нәҗип торып урынына утырды, ул да түгел, кисәк калкып, вагон тәрәзәсенә капланды. Тышта исә һаман да бер үк күренеш: ябалдашларын басып-сыгып торган кар япмаларыннан яңа гына арынган чыршы-карагайлар күз иярмәс тизлек белән артка йөгерешә. Үзең мәһабәтрәк дип санаган берәрсенә күз сирпеп өлгермисең, ул инде кайдадыр соңгы вагон турында эреп юкка чыккан була. Кичә дә шулай иде, өченче көн дә... һай, иге-чиге бар микән бу тайганың, очы-кырые күренә микән бу Себер дигән ерак-алысның?! Егеткә тагы да ямансурак булып китте, кире урынына кайтты, ятагына утырды һәм тәрәзә буендагы киндер капчыгына үрелде. Аның элмәкләп бәйләнгән бавын бер тартуда чишеп җибәрде дә кара лакка буялган тальянын тартып чыгарды. Хак, аның ялтыравыклары инде күптән тоныкланган, гармун үзе дә шактый бушаган. Мәгәр тавышы ифрат та көр әле аның. Ә моңы,., моңы!.. Юк, аныкыдай тылсымлы аһәң, назлы тавыш Рәсәйдәге башка бер генә гармунда да юктыр, мөгаен Нәҗип күрекне тарттырып куйган элмәкләрне ычкындырды, киң каешны иңенә элде, тальянны киереп тартты да яңгыратып аккорд бирде һәм., кинәт телен тешләгән кешедәй, туктап калды. Ярый торган эш булмаса да, гармунның телләренә басмый гына күрекне кысты, шомланып ишеккә карады. Чегәннеке кебек кара күзләрен күле ишегенә текәп, кызларны көнләштерерлек озын кара керфекләрен һәм төн кошы канатыдай кара кашларын да селкетмичә шулай күпме утыргандыр, чандыр гәүдәсенә һәм кара-тут йөзенә салкын тир бәреп чыкканын тойды. Тирләрсең дә, ул хезмәт итә торган авиация полкында инде айдан артыграк кара кайгы— матәм. Кая ул гармун тавышы, тыелып кына көлгән кеше дә юк. Хихылдау сиңа тагы, кычкырып сөйләшкән кеше булды микән? Эфир дулкыннары аша көне-сәгате белән Мәскәүдән килеп ирешкән коточкыч хәбәр аерым хәрбиләрне генә түгел, тулы бер полкны, хәтта Ерак Көнчыгышның төрле бистә-шәһәрләренә, кыр торлакларына сибелгән авиация частен өнсез итте. Итәр дә шул, анадан туганнан бирле бар һәм бер Алладан да бөегрәк кеше дип канына сеңдергән, туган атаңнан да газизрәк даһи дип миеңә тукылып торган илаһи зат—кояшка тиң Сталин үлсен әле! Кемгә дә булса дәшәргә шикләнгән, ни-нәрсә дип эндәшергә белмәгән гаскәриләр бер-берсеннән читләштеләр, тәмам бүкәй- ләргә әйләнделәр. Полкта көннәрне түгел, сәгатьләрне үткәрү дә искиткеч газапка әверелде. Дөньяның ачысын-төчесен күп татыса да, бу ыгы-зыгылы тормышта ике дистә елдан артыграк яшәү дәверендә юлында гел генә жай чыгып тора иде Нәҗипкә. Бу юлысында да бәхет елмайды аңа. Җир читендәге Спасск-Дальний дип аталган бу калада байтактан торганлыктан, полк әледән-әле яңа биналар җиткерә. Киң иркен биналарның янә берсе сафка баскач, моңа кадәр кысан урында торган бомбаларны билгеләнгән урынга төгәл ыргыту күнегүләре уза торган тренажерны күчереп монтажларга булдылар. Нәҗип писарь булып хезмәт итә торган штабның оператив бүлек башлыгы Сударенко соңгы көннәрдә гел әнә шул хакла сөйли. Шулаен шулай да, бу катлаулы электр җиһазлары монтажланган тренажерны күчереп куючы останы тиз генә кайдан табасың? Владивостоктан яисә Хабаровскидан китертәсеңме әллә? Башлыгының әнә шул рәвешле пошынып сөйләгән мәлләрендә теле кычыткалап куйгалады Нәҗипнең, тренажерны күчереп монтажларга рөхсәт сорыйсы килде. Ни гаҗәп, тотынса, ерып чыгарына ышана иде ул. Авылда туып, яшьтән теләсә нинди эшкә күнегеп үскәнгәме, һәммә нәрсәгә кулы ятып тора иде аның. Чистайда авыл хуҗалыгы техникумында бераз укып алуы да эзсез калмагандыр, мөгаен. Кызганыч, аны тәмамларга гына ирек бирмәделәр — армиягә алып киттеләр. Алай да техника дөньясыннан нәрсәдер йогып өлгергән бугай, һәрхәлдә, тотынса, тренажерны исән-имин күчереп куясына һәм аны кабат эшләтеп җибәрәсенә ышана егет. Тик менә бәла: илдә бөтен халык матәме башлаганнан бирле, Сударенко да тәмам телен тешләде, тренажер хакында ник кенә бер сүз кузгатсын Moi әр икәүдән- икәү штабта утырганда да бүкәйләр сыман бер-береңә дәшешми торып булмый бит инде Болай да кешеләр белән аралашырга ымсынып йөргән Нәҗип түзмәде беркөнне: — Иван Егорович,—дип басынкы гына эндәште ул кара янып утырган бүлек начальнигына,—рөхсәт итсәгез, мин теге тренажерны күчереп монтажлар идем. Штабта эшләрнең дә сыек чагы Башлыкның күзләре җанланып китте, чыраена нур иңде, урыныннан торып, Нәҗип янына килде. — Ни диим,—ул саллы кулын егетнең җилкәсенә салды. Бер айда күчереп куя һәм эшләтеп җибәрә алсаң, юл вакытларыңны исәпләмәстән ун көн ял сиңа! Көтмә! ән бәйрәм булды бу Нәҗипкә: ялгызы аулак бүлмәгә кереп бикләнде, сәгатьләрне санамый гына тренажер белән әвәрә килергә тотынды. Чыннан да, ул туганда ук күлмәк киеп туган бугай, эш көтелмәгәнчә көйле барды Карапигьтибарлап сүтүнең дә ярдәме тигәндер инде, һәр тимер үз урынына килеп, һәр үткәргеч тиешенчә ятып торды. Эш башланганның уникенче көнендә тренажер тулысынча яңа бинага күчеп утырган иде инде. Тагы да гаҗәбе шул: ул карусыз эшләп тә китте. Нәҗип исә бүлмәдән китәргә дә, ял сорарга да ашыкмады Авыл кешесенең нн, ул бит кылган гамәле, башкарган эшенең әҗерен сорый белми—егетебез башлыгы әйткәнне күптән оныткан иде инде Ә яңа бинада! ы тренажер янына бик теләп йөрде, ялгызы гына утырып «дошман тылындагы объектларны бомбага тотты». Беркөнне шулай ялгыз башы уйнап утырганда аның янына оператив бүлек башлыгы үзе килеп керде һәм шатлыклы калын тавышы белән бөтен бүлмәне тутырды: — Ба-а-а, Ханов ерып чыктың, ә? Менә молодец! Бар, йөгер, яз, ялыңны законлаштыр. Авылның эш-мәшәкать белән төнәтелгән һавасы, җиде бала арасында һич иркәләнә белми тәгәрәп үсү, әтисе Дәүләт белән әнисе Фатыйманың, балалыкка һич кенә дә ташлама ясамыйча, ир кеше белергә тиешле бөтен һөнәрләрне өйрәтүләре бик тә ярап куйды бит, әй. Нәҗип карыша- карулаша белмәде, кушылганны җиренә җиткереп, хәтта арттырып үтәде. Ә инде тегенди-мондый дорфалык—кул озайту, тәртип бозу башына да килмәде, хәмер эчүне исә бөтенләй белми иде. Командирлары яратты үзен һәм менә өч елга—өченче ял... Туган авылы исенә төшү галәмәтеме, әллә соң курка-өркә карап торган ишекнең ачылмавы, шулай ук аның артыннан бернинди кисәтү авазы яңгырамавы батырайтып җибәрдеме, Нәҗип акрын гына гармунын тартып куйды, күптән таныш һәм күңелгә сеңеп беткән авыл көен сызды. Алай да егет чагында урам әйләнгәндәй тальянының күреген киереп тартмады—сагышлы кой талгын гына агылды да агылды. Хисләнүе җиткән иде егетнең, үзеннән-үзе күңеленә җыру иңде: Машинага бер утырсаң, Бара да бара икән. Хәсрәт уты бер кабынса, Яна да яна ихән. һәй, әттәгенәсе, кайдан башка килә диген шундый җыру! Хак, машина бар, ул бара да бара. Ә менә, шөкер, бернинди хәсрәте дә юк. Киресенчә, сагышлы шатлык йөрәгендә. Сүз дә юк, машина дигәнең ул өметләнгәннән акрынрак бара сыман. Тик зыян юк, кояш чыгып, ул баткан саен, поезд аны үзе туып-үскән Чирмешән буйларына якынайта лабаса. Әнә ич, инде Томск да артта калды, тиздән — Новосибирск. Насыйп булса, анда тиз генә күчеп икенче поездга утырырлар. Аннан инде тагы ике-өч тәүлек селкенсәң, Өфе каласы, һай, Уфага җиткәчме! Аннан инде Чирмешәнгә кул сузымы гына! Үзеңне рухландыра белсәң, һәрчак күңелгә җиңел ул. Нәҗипнең дә кәефе күтәрелеп китте, кабат гармунын тартты—бәләкәй купены шахтер егетнең иңрәү моңы тутырды. Янә хис дөньясына чумса да, башындагы акылына күзколак булып торучы «сакчы»сы уяу иде егетнең. Ул гармунын суза-суза, икенче кат сәндерәдә чалкын ятучы якташы һәм полкташы Мөстәкыймгә күз салды. Керфекләре йомык: әллә уйланып бара, әллә соң күптән тансыклаган туган як аһәңнәрен тыңлап ятамы? Ничек кенә булмасын, аның үзен тотышыннан канәгать Нәҗип: ник кенә бер зарлансын да, ник кенә бер ыңгырашсын. Ә бит хәле шәптән түгел Мөстәкыймнең. Ул әле күптән түгел генә бөеренә операция ясатты — җөйләре дә абылып җитмәгән, авырта, ди. Әнә шул сәбәпле бөтенләйгә өенә кайтып барышы. Шул шатлыгы тыеп торамы аны, кеше алдында сызланганын сиздерәсе килмиме? Ярый, йокласа йокласын, тыңласа тыңласын. Нәҗип исә уйный менә. Күптән тотканы булмагангамы, онытылып-илһамланып уйный. Башы җитте — гармунын үзе белән алды. Тагы бер ел хезмәт итәсе бар, калсын, дип уйлады башта. Әти-әниләргә, агай-энеләргә, апа-сеңелләргә бүләккә дип җыя торгач, вак-төяге дә шактый тупланган—чемоданы буаз тана, көчкә-көчкә генә ябып бикләде. Кыска вакытлы сәфәрдә гармун дигәнең артык иде, билгеле. Алай да, алды ул аны, авылда калдырып ук килә, янәсе. Аңардан аерыла алмаганга калдырмаганын яхшы белә бит югыйсә. Шулай, гармун аның гомерлек юлдашы, иң якын сердәше. Шулай гына микән, юктыр, ул аның кайсыдыр бик кирәкле әгъзасы сыман. Кулында, яисә янында тальяны булмаса, тыны кысыла, йөрәге сыкрый Нәҗипнең, әлеге теге китапларда язган су кешесенең ярга чыкканы кебек хис итә үзен. Юк, һич тә яшерен-батырын түгел, гармун инде егетнең йөрәк тибеше, яшәеше. Язмыштыр инде, атасы Дәүләт үз гомерендә уйнап караганы булмаса да, гармун дигән нәрсәгә битараф түгел иде. Гадәте—Чирмешәнгә, яисә башка берәр якка базар-ярминкәгә барды исә, бер-бер гармун күтәреп кайту. Рас, ул аны үзе шыңгырдатып та карамый, мәгәр гармунчыларга биреп-биреп тора. Моң чишмәсе еш кына өйгә атнасы-атнасы белән кайтып керми, аның ватылып калу очраклары да булып кына тора. Мәгәр авылның танылган ат духтыры Дәүләт һич кенә дә боекмый, базар-ярминкә җитүгә, яңа гармун белән әйләнеп кайта. Хәтерендә Нәҗипнең: әле ул үзен-үзе белә башлаган чагында да әтисенең ике тальяны бар иде. Аларның берсен гадәте буенча, башкаларга биргәләп торса да, икенчесен өйдән чыгармады. Тирә-якның оста гармунчылары аларга килеп кенә уйнап карыйлар иде анысын. Сыздырып-сыздырып алалар да әйтәләр: — Ай, гармуның, Дәүләт агай! Әнә шул сүзгә күңеле була торган иде әтисенең. Мактау авазын ишетүгә, йөзенә генә түгел, бөтен кыяфәтенә мәгърурлык иңә һәм ул вәкарь белән генә әйтеп сала: — Телләре — чын көмеш! Ни гаҗәп, туган нигезендә әнә шул рәвешле тальянга табыну яшәп килсә дә, малай чагында Нәҗип аларны кулына алып карамады, гармун кычкыртып карау башына да килмәде хәтта. Ходайдан вакыт җитте күрәсең, беркөнне исә кисәк кенә шул мактаулы уен коралы хакында уйлана башлады. Аңа унбер тулып, ил өстенә зур афәт килгән—сугыш чыккан елның җәе иде ул. Кичен, гадәттәгечә, хуш исләр аңкытып торган печәнлеккә менеп ятты Нәҗип, һәрвакыттагыча, йоклап китә алмый аунады. Шулай җәфаланып ятканда, кинәт бер нәрсәгә игътибар итте. Бәй, урамнар тып-тын ич бүген. Башка төннәрдә авылның әле югары очыннан, әле су буеннан тальян моңы агыла, һәм кайчак кемдер аңа кушылып җырлый, һәм бу хәл гел генә диярлек беренче әтәчләргә кадәр дәвам итә торган иде. Кичке урамда гармун тавышы ишетелүгә, өлкәннәрнең сөйләшкәннәрен үзе тыңлап торганы булды Нәҗипнең — Әхмәди Харисы моңая. Харис кына түгел, бөтен авыл моңая иде әлеге тальян тавышыннан. Яп-яшь килеш егетләр кулы да тота алмый калган күпме кызлар, пешкән алма кебек чагында тол калган күпме хатыннар мендәр почмагын тешләп елаганнардыр ул кичке назлы авазлардан. Бүген исә урамнар тынып калган, ник кенә бер шылт иткән тавыш ишетелсен. Әллә соң Харис абыйны да алып киткәннәрме утлы җәһәннәмгә?! Сорауларга җавап иртәгәссн үк табылды —әйе, сугышка алганнар авылның бердәнбер гармунчысын. Бу хәбәр исә малайлыктан чыгып килгән Нәҗипнең миендә буыннар әмере булып яңгырады. Шул көнне ул беренче тапкыр әтисенең көмеш телле тальянына үрелде. Утырдым да уйный башладым дисә, ялган булыр. Мәгәр ул бик тиз өйрәнде гармунга. Туганда ук музыкант булып туган диярсең, нке-өч атнадан малай инде авыл көйләрен ярыйсы ук шома сыздыра иде. Юк, бөтенләй ятим калмады Түбән Кәминкә—оста Харис урынына яшь гармунчы Нәҗип басты. Алай да, мәшһүр авылдашы сыман, кичке авылны моңга күмеп урамнар урамый әле малай. Урамаса урамас, мәгәр мәҗлесләрдә, башка кирәкле урыннарда гармун тавышы чыгарырга ярар Ә гармун дигәнең бик тә, бик тә кирәк иде ул елларда. Көн тудымы, Түбән Кәминкәдән кемнәрдер Чирмешәнгә комиссиягә бара. Ерак юлга чыгасы атларга колхозның яхшы юртаклары җигелә, арбаларның дүрт ягына да ышкыламаган каен такталардан утыргычлар ясала. Никрут егетләр тезелешеп, берсен-берсе җилкәләреннән кочаклап утыра шуларга. Нәҗипнең исә урыны түрдә, көмеш телле тальяны кулында. Егетләрнең әле кичә, яисә өченче көн «күренергә» барганнары бүген инде яуга китә, комиссиягә башкалары җыена. Малай гармунчыны олауларның берсеннән дә калдырмыйлар, җырлары исә тегеләренең дә, боларының да бер үк: Без авылны чыккан чакта. . Гармунчы булу, аның данын күтәрү бик җиңелдән түгел. Аңа ирешкәнсең икән, ул исем-дан сине гомерең буе озатып йөри. Уен-көлкеле каз өмәләре, җырлы-биюле аулак өйләр, иске мәчетләрнең түрләренә тактадан әмәлләп куелган сәхнәләр, төрле конкурс-смотрлар . Әлеге мәшәкатьле даннан туган авылыңнан чыгып киткәч тә котылырмын димә. Хәтерләми, полкташларына үзе сөйләп ташлагандырмы, аның гармунчы икәнен тиз белеп алдылар Ерак Көнчыгышта, һәй, әйтеп торуның хаҗәте бар идеме соң?! Рәсәйдә татар булмаган тишек тапмыйсың: Спасск-Дальнийда да бар иде алар. Шәһәрнең бер читендәге цемент заводында аеруча күп иде татар яшьләре. Хәер, алар полкта да аз түгел, араларында якташлар да җитәрлек. Әнә ич, Мөстәкыйм Госманов Зәй- Каратае янындагы Үзбәк авылыннан, Фәһим Галимов шул тирәдәге Тимештән, Шөгер-Әлмәт егетләре дә күренгәли. Җае килеп, калага чыктылар исә, якташлар бергәрәк тә булырга тырышалар һәм инде, мәгълүм ки, аяклары үзеннән-үзе татарлар яши торган цемент заводы бистәсенә тарта. Килеп җитүләренә, Нәҗип кулына күпне күргән, баса торган телләре ашалып беткән бер-бер тальян китереп топырдылар Нәҗипкә ни, уйный егет, сайрата—җае, урыны, тотарга коралы гына булсын. И, кинәнделәр дә соң биеп заводтагы татар кызлары Шулай бер көнне Нәҗип штабтагы бихисап кәгазьләре белән әвәрә килеп утыра иде. Сак шыгырдап, сыза гына ишек ачылды һәм аннан таныш мышнау ишетелде. Борылып карамаса да белде Нәҗип — якташы Мөстәкыйм. Аның тырпайган кыска чәчен күз алдына китерергә өлгермәде, тегенең ярымпышылдап дәшкәне ишетелде: — Карале, Чирмешән, чыгып кер әле! — Әнә шулай үз итеп, «Чир-мешән» дип эндәшә иде якташы. Алар Фәһим белән икәүләр икән. Ашыкканнар, күрәсең, сулулары капкан. Бер-беренә өсти-өсти «сер»не чиштеләр. — Анда... — Бер урыс... — Гармун кычкырта,— диделәр икесе берьюлы. — Нинди гармун? — Чып-чын тальян,—дип кызуланды Мөстәкыйм.— Ну, малай, тавышы да тавышы... Бу алыс җирләрдә урыс егетенең тальян тотып утыруына гаҗәпләнмәде Нәҗип. Ул инде белә: Себер һәм Ерак Көнчыгыш тарафларындагы күп кенә урыслар ике рәтле гармун белән түгел, нәкъ менә тальян белән мавыгалар. Шуңа да якташларының хәбәренә һич кенә дә исе китмәде: — Шуннан ни?—дип кенә куйды. — Ул бит адәм рәтле уйный да алмый,— дип кайнарлануында булды Мөстәкыйм.—Ә гармуны шә-әп! Кем белә, мужыт сатып та җибәрер. Штабтан чыккач та күрделәр: аргы казарма янындагы ялгыз карагай төбендәге эскәмиядә, чыннан да, берәү гармун шыңгырдатып утыра. Сөйләшми генә шунда таба атладылар. Такыр башлы, табак битле бүтәкә егет шәһәргә каршы якта рәшәләнеп торган офыкка карап дөньясын оныткан, үзе ниндидер көй чыгарыр га азаплана — сагышлануы инде бахырның. Янына гаскәри егетләр килеп басканын тоемлап, ул туктап калды, зәңгәр күзләрен чакырылмаган кунакларга төбәде. Сипкелле битендә: «Йә, ни кирәк?.. Тыңлыйм»,—дигәне ярылып ята иде. Күрде Нәҗип: гармунның тышкы кыяфәте әллә ни түгел, буяулары уңган, телләре ашалып шомарган, мәгәр танышы искиткеч. Сат миңа тальяныңны,— диде ул урыс егетенә, бернинди керешураусыз.— Барыбер уйный белмисең бит... — Шту син,—егет утырган урыныннан чәчрәп торды.—Ул бит әти төсе! — Атаң... гармунчы идеме? — Егет чагыннан уйнаган ул бу тальянда, кызлар йөрәген җилкеткән. — Үзе ясаган алайса? — Ясамаган, гармун аңа бабайдан калган. «Миңа кадәр кемнәр вә күпме уйнаганнардыр, мин ул хәтлесен белмим,—ди торган иде әти,— инде менә минем кулда чирек гасыр». Шунысын да өстим: әти белә- белгәннән бирле төзәтмәгәннәр аны. Нәҗип ихтыярсыздан янә тальянга карап алды. Аның кыяфәтенә караганда, егетнең сүзендә хаклык барга охшый. Әй, эш тышкы ягындамыни соң. Тавышы диң, тавышы. Сандугачыңны көнләштерер, валлаһи! Телләре нәрсәдән икән? Көмештер, мөгаен. — Сат миңа, күпме сорасаң да бирәм! Алдашмый иде Нәҗип, акчаны мул алды ул хезмәтендә — аена 550 сум. Гаскәри кешенең исә чыгымнары юк диярлек: ашау — байдан, үлем — ходайдан. Акча дигәнең гимнастерка кесәсен бүлтәйтеп, уңайсызлап тора. Мәгәр урыс егете дә акчага кызыга торганнардан түгел икән: — Әткәй истәлеге дип әйттем ич мин сиңа! Истәлекне сатып була димени? Сатулашуга Мөстәкыйм белән Фәһим дә кушылып киттеләр. Юмалап та карадылар тегене, үзең уйный да белмисең дип, гарьләндерәсе дә иттеләр, акча белән дә кызыктырдылар. Егет исә һаман да бер балык башын чәйни: истәлек һәм вәссәлам. Ярты сәгатьтән артык сөйләшү берни дә бирмәгәч, Мөстәкыйм соңгы хәйләсен айкап чыгарды. Аныңча, урыс кешесен җиңсә шул хәйлә генә җиңә алачак иде: — Ярый соң, син уйный тор, туган,— диде ул, полк урнашкан шәһәрчекне уратып алган койманың теге ягына ымлап.— Мин барып бер-ике чалмалыны алып килим булмаса. Әмма аның бу хәйләсе дә, атылмый калган мылтык сыман, файдасыз булып чыкты. — Йөрмә, эчмим,—диде егет һәм гармунын күн букчасына салырга әзерләнде. Шулчак кисәк кенә моңынчы сатулашудан читләшебрәк торган Нәҗип телгә килде. — Тукта, ашыкма, брат. Бир әле, һич югы бер уйнап карыйм... Тальянны кулына алгач, гадәтенчә, «Шахта»ны сузып җибәрәсе итте Нәҗип. Ярый әле, вакытында акылына килде. Урыс малаена синең «Шахта»ң ни. Үзләренчә бер көй уйнап күрсәтәсе иде менә. Бармакларын шоп-шома телләр өстендә йөгерткәләп, калынлы-нечкәле авазлар чыгар- галап бераз маташты да, өздереп Байкалны кичкән сукбай турындагы җырның коен сыздырып җибәрде. Чит-ят көйне чын музыкантларча ук булмаса да, адәмчә яңгыратыйм дип, мавыга торгач, янында кешеләр барын да онытып җибәргән икән. Бервакыт бакса, урыс егетенең кабартма иренле авызы ачылган, күкчәчәкне хәтерләткән күзләре маңгаена менгән. Ул әле көйне тыңлап бетергәннән соң да, байтак кына исенә килә алмый торды. Аннан исә кисәк кенә Нәҗипнең җилкәсенә сугып алды: — Ә син «Каким ты был»ны беләсеңме?—диде. Белмәскә ни, ул елларда гади урыс арасында шуннан да танталын беткән җыр юк та иде бугай. Кыстатмый-нитми генә уйнарга тотынды Нәҗип. Көйнең ахырына җитәргә дә өлгермәде, егет сикереп диярлек аның муеныннан кочып алды һәм кош тоткандай шатланып кычкырды: — Булды, җиңдең, туган, ал син бу гармунны, ал! — Ничек инде «ал»? — Шулай, бушка бирәм мин сиңа тальянны. Ул синеке булырга тиеш! Ә миннән барыбер гармунчы чыкмады инде,—дип уфтанып бетерде ул сүзен. — Юк, бушка ярамый.— Нәҗип гимнастеркасы кесәсенә тыгылды, аннан бер төргәк акча чыгарды һәм аны көчләп диярлек егетнең учына йомдырды Әле уйный башлагач ук сизгән иде Нәҗип: гармун, чыннан да, уйнарлык, тик шактый бушаган. «Бер-бер остага күрсәтәсе булыр»,—дип уйлады ул, үзе яши торган казармага кайткан чакта. Икенче көнне ул әлеге күпне күргән гармунны парашют ефәге кисәгенә төрде дә, җаен чыгарып, шәһәргә кипе Спасск-Дальний ярыйсы ук зур шәһәр. Мәгәр монда гаскәриләрдән башкалар гел диярлек җирле халык булганлыктан, кайда нәрсә ятканын яхшы беләләр. Гармун төзәтү остасын тиз эзләп тапты егет. Калининныкына охшаш сыек кәҗә сакаллы, калын пыялалы күзлек кигән карт оста гармунның эчен ачып җибәрде, аның ялтырап торган телләренә бик озак бакты, озын нәзек бармаклары белән аларга баска- лап-баскалап карады да: — Хә-хи-нә!—дип куйды. — Нәрсә, әллә саф көмешме?—дип сабырсызланды Нәҗип. — Көмеш?! Нәрсә ул көмеш? Аның ише чүп-чарың ерак торсын моңардан,—дип сөйләнде карт. Нәҗипнең кызыксынуы чигенә җитте: — Нәрсә соң? Нәрсә соң алайса?—дия-дия остаханәнең тишеге-тәрәзәсеннән эчкә кереп китә язды хәтта. — Булат! Ишеткәнең бармы? Чын Шәрекъ булаты, егеткәем. Бу телләр инде, егеткәем, салкыннан карлыкмый, җылыдан гыжламый. Да-а, бу-лат! Гармунны ошатты карт һәм озын-озакка сузмый карап-көйләп тә бирде. Шуннан бирле инде өченче ел менә шул тальянны суза Нәҗип. Рас, соңгы вакыпа айдан артыграк тотмады тотуын. Аның каравы, бүген рәхәтләнеп суза менә. Тиздән, бик тиздән туган Кәминкәсенә кайтып төшәр, беренче кичне үк сугышта югалган Харис абыйсы урынына авыл урамнарын урар. Әнә ич, инде Новосибирскига да якынлашып киләләр. Новосибирск вокзалы исә аларны халык диңгезе белән каршылады. Олы юллар чатындагы вокзалда халык беркайчан да бетеп тормый анысы. Күр инде, әйтерсең лә, кыямәт көне җиткән дә, бөтен әрвахлар каберләреннән кубарылган — кассалар янына якын килермен димә. «Зыян юк, хәрбиләр өчен махсус касса бар,—дип юатты үзен егет,—анда исә чират зур булмый. Алай да ашыгуың хәерле». Үзара килешкәч, операциядән соң савыгып җитмәгән Мөстәкыйм әйберләр янында торып торырга булды. Нәҗип исә хәрбиләр кассасына йөгерде. Ике сәгать чамасы чиратта торуның нәтиҗәсе булмады—якындагы ике көнгә урыннар юк иде. Аптырады-йөдәде дә Мөстәкыйм янына киңәшкә килде. Анысының исә, хәлнең шулайрак икәнен чамалап, үз ниятләрен ниятләп утыруы икән. — Вокзал начальнигына керәм, вәт шул,—дип кайнап чыкты Мөстәкыйм.— Операциядән соң терелеп җитмәгән совет солдатын тоткарлар- га не имеют права! Мица покой кирәк!—һәм ул, бөгелә төшеп, вак-вак адымнар белән каядыр китеп югалды. Аннан шактый озак торып һәм ярсып диярлек кайтты Мөстәкыйм, полкташы янына җиткәнче үк кемнәрнедер тозлап-борычлап сүгә башлады: — Санламаган була... сволочь... ил өчен гомерен бирә язган совет солдаты белән! Тукта, монда хәрби комендант та булырга тиеш,—дип, кабат китәргә талпынды ул. — Син... ни... кызма, эшне бозып куюын бар, — дип озатып калды аны Нәҗип. Тегесе исә кемгәдер яный-яный китеп барды. Җәрәхәтен дә онытты бугай, шактый кызу атлый. Чирек сәгать тә үтмәгәндер, ул тагы килеп җитте һәм вокзалда гөр итеп торган тавышны да басарлык итеп кычкырына башлады: — Карга күзен карга чукый димени?! Барысы да бер җырны җырлый урын юк, имеш. Мине төшеп калганнардан, диләр бугай. Комендантның борын төбенә үк төрттем госпиталь кәгазьләрен. . Не имеешь право, мин әйтәм... — Син, якташ, кайнарланмый гына сөйләш алар белән. Эшне бөтенләй чуалтып ташлама, дим. — Сез нәрсә, сүз берләшкән кебек... Комендант та әйтә әнә: әтәчләнмә, югыйсә кызык итәм мин сине, ди. Вокзалда кунарсың, диюдер инде үзенә калса. Тукта, монда бит әле партком да бардыр... Кереп тагы бер якасыннан алам да комендантның... Мөстәкыйм баягыдан да тузынып китеп барды. Кайларда йөреп беткәндер, озак торып килде. Мәгәр йөзендә елмаю иде. — Менә бит, сөйләшә белгәч...—дип масайды ул ерактан ук һәм кулындагы билетларын югары күтәреп күрсәтте. — Бүген кич үк китәбез! Билетларны җентекләп карый-тикшерә башладылар. Аларга насыйп поезд тагы сәгать ярымнан киләсе икән Вокзалны карап өлгермәсләр өлгерүен, алай да кайнар аш капкалап алырлык вакытлары бар Шөкер, тәүлекләр буе вокзалда аунамаячаклар! Тик шөкер итәргә ашыкканнар икән. Үзләре утырырга тиешле бишенче вагонда ниндидер сәер хәлләр барын башта ук чамалады Нәҗип. Ишекне ачуга, йөзенә мунча төтене булып тәмәке исе килеп сыланды. Үзенең һәм якташының чемоданнарын, капчыктагы гармунын текә баскычтан сөйрәп маташканда, кайдадыр якында гына бер марҗаның күкле-яшелле әче тавыш белән чинаганы ишетелде Өч ел армиядә, гел ир-ат арасында хезмәт итеп, мондый ук оятсыз такмазаны ишеткәне юк иде Нәҗипнең. Җитмәсә, хатын-кыз такмаклый бит әле. Ул, бите кызышканын тойган хәлдә, өскә күтәрелде, әйберләрен идәнгә куйды да Мөстәкыймгә вагонга менәргә булышты Шул арада эчтән ниткәндер ят телдә кычкырышулары ишетелде Әллә соң чит ил кешеләре арасына туры килделәрме? Юк икән, вагонда кайсысыдыр өч-дүрт катлы итеп сүгенде, кайсыларыдыр шөкәтсез хахылдады. Төшенде егет: үзебезнекеләр — болай әшәке итеп дөньяда тик урыс Иван гына сүгенә ала. Чемоданнарын һәм гармунын күтәреп, эчкә үтте Туктап торгангамы, монда ярыйсы ук караңгы, эңгер-меңгер диярлек. Шул тонык яктылыкта да гаҗәп бер нәрсәне шәйләде Нәҗип: мондагы халык, игезәкләр сыман, барысы да бер төсле. Тукта, нидән бу? Ә, әһә, бөтенесенең дә өстендә сырма һәм сырган чалбар, ачык изүләреннән кешеләр эшләрендә генә кия торган киҗе-мамык пинжәкләрс күренеп тора. Аякларында зур-зур кирза итекләр. Өс-башлары болай чиста булса да, күренә ки, эш киемнәреннән болар! Бер-берен ничектер аңлап, үзара туктаусыз сөйләшәләр, бәхәсләшеп тә китәләр, ыржаеп көлешәләр Араларында шактый гына кызып алганнары да байтак Шунда гына башына барып җитте Нәҗипнең: тукта, болар бит зеклар — төрмә каргалары. Ә, әйе, гәзитләрдән укыган иде шул: бөтен тоткыннарга да амнистия була дип. Димәк ки, шуның нәтиҗәсе болар. Менә кемнәргә бәйрәм, әй, менә кемнәргә шатлык даһи Сталинның үлеме. Мөстәкыймне кызык итәм дигәне шушы мәллә комендантның?! Тач шулай, билетларны юри шушы поездга көйләгән, каһәр. Ул, әйберләре белән урта юлга якынрак утырган зекларның тез башларына бәрелә-сугыла, алга узды, Мөстәкыйм аның артыннан теркелдәде. Артларында берсеннән-берсе имәнгеч янау-сукранулар ишетелеп калды: — Да ты осторожней, падлы! — Син, сука, йодрык тансыклагансың бугай! Җикеренүләргә игътибар итми генә, эңгер-меңгердә караштыра торгач, билетларында билгеләнгән урыннарны таптылар. Менә шушы бүлемтекнең ике ягындагы урта сәндерәләр аларныкы. Тик аларның сул яктагысына болай да чуен китеге кебек битен кап-кара сакал-мыек баскан такыр башлы берәү яткан, уң яктагысына шулай ук чәчсез кавын башлы әзмәвер туңкайган. Чемоданнарын һәм гармунны идәнгә куеп, сулу алды Нәҗип, үзенә тиешле урында яткан бәндәнең китек ирененә, нурсыз-чорсыз күзләренә карап алды. Тегесе йокламый иде. — Сәндерәне бушатырга туры килер, агай-эне! Китек ирен, гүя, ишетмәде, өченче каттагы сәндерә астындагы оятсыз рәсемгә карап ятуында булды. — Йә,—дип баштагы сүзләрен кабатлады Нәҗип, шинелен сала- сала. Шул арада борылып каршы якта ятучының иңенә кагылды.— Бу сүз сезгә дә кагыла, дускай, урынны бушатырга туры килер. Минем служак госпитальдән генә югыйсә — аңа тынгылык кирәк. Әзмәвер, борыла төшеп, башын калкытты. Кыяфәте карап торуга ук ушыңны алырлык булса да, карышмады тагы, акрын кыймылдап, астагы катка төште. — Бер кадерсез башка кайда да кадер юк инде ул,—дип мыгырданды үзе. Мөстәкыймнең чемоданын сәндерәсенә күтәреп, полкташына өскә менәргә булышты Нәҗип, якташының шинелен башы астына салып, аны ипләп яткырды. Бу кадәресе әйбәт килеп чыкты, әмма Китек ирен яткан җиреннән кузгалырга да уйламый иде. — Ярар, назланма, агай-эне, күрәсең ич урын безнеке,—дип тегеңә билетын сузды Нәҗип. Ул исә аның билетын йонлач кулы белән этеп кенә җибәрде дә: — Син, падлы, кем буласың соң әле ул кадәр?—диде — Күреп торасың ич, хәрбиләр без—дәүләт кешеләре. Ялга кайтып барышыбыз. Китек ирен ничектер авыр гыжлап көлеп җибәрде, бастырыкка охшап калган кипкән гәүдәсе калтырап куйды. — Без дә дәүләт кешеләре анысы. Сездән кадерлерәкләре дә. Синең сыман форма кигән йөзләрчә мельтләр саклап кына тордылар безне. Мужыт син әле үзең дә ынкывыдышниктыр. — Син ир-ат, хәрби билгеләрне аерасың—авиаторлар без. — Хезмәт дигәнен Колымада үттек без, иптәш янарал. Синең погоннарың, ялтыравык тәтиләрең бәдрәфкә барырга гына миңа. Ярый, тө- шәм мин, төшәм. Без үрәнгән халык. Тегендә гел аста, салкында йокларга туры килде миңа. Түбәндәге сәндерәдә дә үлмәбез, алмашлап булса да йокларбыз. Идәндә черем итүе дә берни түгел безгә. Бушатам мин, бушатам урынны. Менә бу ялтыравыклы чемоданыңнан бер акбашны чыгар да... — Акбаш юк, ярый, бәхәсләшмик. Алар шулай тарткалашып торганда, Нәҗипнең колагы төбендә үк көр, яңгыравыклы тавыш ишетелде. — А ну, бу ниткән тавыш монда, ә сугышучы юк. Ә, гаскәри?! Бергә кайтабыз алайса. Ә син, доходяга, тиз бул, урынны бушат. Аргандыр хәрби кеше, ял итсен, йокласын. Нәҗип ялт кына борылып, яклаучысына карап алды һәм имәнеп китте. Башы ат башына, тешләре алашаныкына охшаган кып-кызыл битле, төп кебек таза бәндә, аксыл урман корты булып торган ике кашы өстеннән дә бурлат кызыл булып пычак эзе сузылган. Кызыл чырай аңа елмайгандай итте һәм сизелеп торган төчелек белән сөйләвендә булды: — Хәрби кеше зекларны гына түгел, бөтен ил халкын дошманнардан саклый. Ул арган, аңа ял кирәк Әй, Чалыш, аракы китер! Әйтерсең, аның әмерен көтеп кенә торган, җилкәсе артында усал чырае гел сул якка каерылып торган кара мыеклы бер зат күренде, яртысына аракы салынган стакан сузды. Кызы,! битле аны алды да, Нәҗипнең борын төбенә сонды: — Имин отпускалар булсын, сержант Сасы ис укшытып җибәрде Нәҗипне. Күз алдына узган ел увольнени- егә чыккач булып узган бер вакыйга килеп басты. Алар өч якташ өчесенә бер чәкүшкә аракы алып эчкәннәр иде ул көнне. Хәйран исерештеләр. Өстәвенә, сәгать буе укшып җәфаланды Нәҗип, бармагын авызына тыгып косканнан соң гына адәм рәтенә килгәндәй булды. Шуннан бирле исерткеч дигәнне авызына алганы юк. — Гафу, мин эчмим,— диде ул тыныч кына — Ах, эчмисең?!—Кызыл чырай кискен селтәнеп, аракыны Нәҗипнең битенә чәпәде. Егет ярый әле күзләрен йомып өлгерде. Кесәсеннән кулъяулыгын алып, битләрен сөрткәләде. Ә башы очында теге явызның дәһшәтле сүзләре ишетелде:— Биргәнне эчү генә түгел, киләсе тукталышта ук үзең алып менәрсең, падлы. Берне генә түгел, унны! Менә монда акчаңда мул күренә, паскуда.—Ул тимер кыскычтай кулы белән Нәҗипнең гимнастерка кесәсен умырып тотты.— Угу, Уфага кадәр типтерергә җитә монда. Буаз чемоданында закускаң да мулдан бугай. Нәҗин кызмаска, тыныч булырга тырышты: — Казылык белән ипи бар анысы. Тамагыгыз ач икән... — Ач булмасак та ашыйбыз аны. Тегендә унөч ел ач яткан өчен ашыйбыз аны, сержант. Ә сиңа наказ шул: тагы сәгать ярымнан зур станца — бер дистә яртың менеп җиткән булсын. Ул шулай гайрәт орган арада, арттарак тавыш купты. Тәмам исереп җиткән шадра битле бөкерс бәндә бүлемтек алдына бөялгән зекларны этә-этә эчкә ыргылды. — Кем эчерә?! Кызыл түрәләрнең кызыл этләрен син сыйлыйсың мәллә, фиксатый? Аларны сыйларга түгел, корсакларын пычак белән айкарга да вагоннан томырырга кирәк' Кыска гына булып алган тынлыкта Мөстәкыймнең тешен шыгырдатканы ишетелде. Нәҗип аның кулын учына алды, мәгънәле итеп кысты Чыда, дәшмә, янәсе — Әтәчләнмә, Шадра! Мнн түгел, алар үзләре сыйлаячак безне. Тимә! Бар, тереклек суыңны имеп бетер. Бу кызыл чырай, чыннан да, вагонда! ыларның башлыклары бугай, Шадра тынды, ава-түнә вагонның түр ягына китеп барды. Кызык күрергә җыелышкан ачык авызлар кайсы кая таралышты. Шулчак кабат тешләр шыгырдавы ишетелгәч, Нәҗип Мөстәкыйм өстенә иелде: — Түз, тыныңны чыгарма,—диде ул аңа шыпыртлап,— эшне катлауландырмаска кирәк безгә Бу адәм имгәкләре үтереп ташларга да күп сорамаслар югыйсә. Түз. Чукынып китсен акчасы. Аракысын да алырбыз -баш кына исән булсын. Нәҗипкә тиешле урын бушаган иде инде. Ул чемоданын һәм гармунын сәндерәгә күтәрде, шинелен дә шунда ыргытты да аптырап калды Менә син, әй, очып-канатланьш, шатланып-сөснеп кайтып барганда бит. Нишләргә соң әле? Талчыгу да җиткән, тик кая инде монда йокы кайгысы. Башларын сакларга кирәк аларга, башларын. Тик ничек итеп? Мөстәкыйм чирле, ялгыз башың боларга каршы тору хакында уйлыйсы да юк. Тыныч юл, хәйлә белән хәл итәргә кирәк мәсьәләне. Аракы алып менәргәдер үзләренә. Ярый, алдың да ди. Булганы белән генә бугазлары тыгылырмы соң бу ачәрвахларның?! Тагы сораячаклар бит алар. Янә һәм янә алып та котылырмын димә, Уфага бит әле ике тәүлектән артыграк барасы. Нишләргә соң, нишләргә? Ул, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карангаланды да тәрәзәгә иелде— поезд Новосибирск вокзалыннан кузгалып маташа иде. Корыч машина рельслар ботакланган чатларда лакыр-локыр килеп тизлеген һаман саен арттыра барды һәм даласы ала-колаланыи яткан Себер киңлегенә килеп чыкты. Нәҗип җиңел сулап куйды, мәгәр бу әле аларның эшләре әйбәтләнүне аңлатмый иде. Вагон тулы сәрхуш төрмә ябалаклары арасында кайтулары, зиндан баландасы чөмерәчөмерә вөҗданнарыннан ваз кичкән бу бәндәләрнең теләсә кайсы минутта килеп, теләсә нинди сәбәп табып бәйләнү мөмкинлекләре һич кенә дә башыннан чыкмады аның. Үзләре әйтмешли, әлеге шешурада һич кенә дә өмет юк: бар кадәр акчаңны каерып алырга да, якыннарыңа дигән бүләкләреңә ия булырга да тартынмас болар. Дөнья малыннан колак кагу белән генә чикләнсәң, бер хәл иде дә. Каршы сукмасаң да сылтау табып, пычак белән эчеңне айкарга, ул гына да түгел, үле гәүдәңне язгы юл өзеклегендә җәйрәп яткан далага ташлап калдырырга да күп сорамас бу адәм актыклары. Нишләргә, ничек котылып калырга бу афәттән? Уйлап-уйлап та бернинди карарга килә алмагач, артка чикте, ятагына бакты. Әх, бераз черем итеп алсаң иде ул! Юк, ярамый. Әллә ни кыланулары, үзеннән битәр авыру хәлдәге Мөстәкыймне харап итеп ташлаулары бар. Ул кабат тәрәзәгә иелде һәм ай нурында коенып утырган аклы-каралы даланы күзәтә башлады. Әмма башындагы уй өермәсе кимемәде, тәртипкә килмәде—миен әлеге дә баягы үзләренең мөшкеллекләре бораулап тора иде. Әнә шул хәлендә ничә чакрым җир үтелгәндер дә, күпме уйлар ми иләге аша үтмәгәндер — анысын белмәде, тик үзенең эт булып арганын, бөтен тәненең авыртканын гына тойды. Тагы ятагы янына чигенде, урынына менеп аварга дип, ымсынып-ымсынып та куйды. Тик миенең әллә кайсы почмагында гына торган «сакчы» аны бу адымны ясаудан тыеп тора иде. Ул инде сәгать-минутларны оныткан иде. Бүлемтек уртасында озак басып торганнан соң, үзенә-үзе хисап бирмәстән, сәндерәдәге арыш капчыгына үрелде, күнегелгән хәрәкәтләр белән аны ансат кына чиште дә, тальянын алып, астагы катның тәрәзә буена чүмәште. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, ник һәм нигә икәнен уйлап тормастан, «Шахта»ны сызып җибәрде. Гармун тавышына янәшәсендә бөкшәнләп яткан Китек ирен торып утырды, чит галәмнән килгән җан иясен күргәндәй, беравык аптыраулы карап торды, аннан бөтен йөзенә елмаю чыкты—кара төк баскан бите нурланып китте хәтта. — Бәй, туганым, татар икәнсең лә!—дип шәрран ярды бераздан. Аннан инде үзенең арттырып җибәргәнен сизде бугай, ярым шыпыртка күчте.— Ә син туктама, уйна. Уйна гына! Китек ирендәге үзгәрешкә карап, Нәҗип абайламый калды. Кавын баш та калыккан икән. Ул соскы көрәк кадәр кулы белән егетнең иңбашына орынды: — Әйтмисең дә, үзебезнең мөселман икәнсең бит, җанаш. Сыздыр әле, сыздыр үзебезнең моңнарны!.. Карале, син мужыт «Сарманмны да беләсеңдер, ә?! Нәҗип туктап тормый гына «Шахта»дан «Сарман»га күчте һәм шул мизгелдә ниндидер кысанлык тойгандай булды. Башын күтәреп караса, бөтен тирә-юне такыр башлы зеклар белән тулган, алар хәтта өске каттагы сәндерәләргә дә менеп атланган, ул гынамы, гармун тартырга кыенлашкан иде. — Сарман... Сарман...—дип чын артистларча сөйләнде каршысын- дагы Кавын баш һәм ыргакланып торган кара калын бармаклары белән күз төпләрен сөртеп алды—Белсәгез, егетләр, һай, сагындырды Сарман! Ышанмасагыз, бер чиләк борчак өчен ун елга йомдырдылар бит, егетләр!—һәм ул, һич оялмыйча, кычкырып елап җибәрде — Бер чиләк! Син әле, туганкаем, барга утырасың икән ичмасам,— монысы хатын-кыз тавышы иде. Сүз иясе ике кулының да бармаклары белән генә икенче кат сәндерәгә тотынган да, кыска итеп кыркылган чәченә бер буй ак төшкән башын гармунчыга таба сузган. Күмер кара күзләрендә сагыш, ачы хәсрәт.— Мин соң, мин. Кырга сөт алып барган шешәмә тутырып кайткан бер уч арыш өчен биш ел издем Себер сазын. Үземә дә түгел, көннәр буе ач яткан ике сабыема дип эләктергән идем бит мин аны.—Хатын сулкылдап кырыендагы ирнең җилкәсенә капланды. — Булды, булды, чәчби,—дип үзеннән этәрде аны зур авызлы, сынык тешле такыр баш,— чәрелдәмә. Ә синең, Кавын баш, ирлек медалең бар түгелме соң?! Аны таккансың икән, үкермә, чыда. Вупшем, гармунның ямен җибәрмәгез диюем. Яле, сержант, сыздыр әле бер безнең «Мин- зәлә»не! Ул көй башлаганны да көтмәстән, ярыйсы ук иркен тавыш белән җыр суза башлады: Барасызмы Минзәләгә... Шуны гына көткәннәр диярсең, Нәҗип янына бөялгәннәрнең күбесе җырны күтәреп алды. Гармунчы аларның әле берсенә, әле икенчесенә бакты. Әле шушы көннәрдә генә дөньядан китеп, үлеме белән дә халыкны онсез иткән дәһшәтле зат таләп-әмере буенча күп кышлар һәм күп җәйләр кыргый зоналарда газапланган бәхетсез җаннар, үзләре узган мәхшәр азапларын да онытып, Аллага сәҗдә иткәндәй бирелеп, туган як моңын сузалар иде. Нәҗипнең дә күңеле нечкәреп, йөрәге әллә нишләп китте, ул булдыра алган кадәр тырышып, көйне үзе генә белгән урыннарында боргалап уйнады да уйнады. Иске тальян сайрады, бәгырьнең әллә кай җирләренә үтеп, чәч төпләрен чымырдатты, кимсенгән күңелләрне өзгәләде, әлеге бәхетсез бәндәләрне сулкылдатты, үксетте. Түзмәделәр: «Шул Минзәлә дия-дия, үзәгем өзгәләнә»,—дигәндә, әле берсе, әле икенчесе буыла-шашына елаша башладылар Кинәт кайнар табага чиләге белән салкын су капланды, гүя — арттан әлеге Шадраның тупас сүзләре ишетелде: — Ха, татарва, расплакалась! А-ну, разойдись! Үзегезгә генә дип белдегезме гармунны?!—-Ул сытык чырайлы кешеләрне этә-еша алгарак чыкты.—Яле, филон, безнеңчә булдыра аласыңмы?! Теленә күрә авызына сугасы гына иде дә, төрмәдә сакал агарткан бу кешеләр арасында абруйлы булып күренгән Шадраның күңелен тапмый булмый. Нәҗип «Минзәләмне бүлеп, бармаклары белән ялтырап торган телләр өстеннән йөгереп үтте һәм әлеге дә баягы Байкал кичкән сукбай турындагы җырның көен чүпли башлады. Шадра гәүдә-бәдәненә һич йогышмый торган йомшак-ягымлы тавыш белән җыр башлады По диким стспьям Забайкалья.. Аңа кемнәрдер кушылды бугай, җыр көчәйде. Бераздан инде бөтен вагон, урысы-гатары бер булып, ачыньш-әсәрләнеп, сукбай язмышын моң итеп суза иде. Дистәләрчә ирләр һәм аларга ияргән хатыннар бугазыннан дәррәү ургыган җыр тәмам куәтләнеп, вагонга сыешмый башлады. Мснә-менә ул түшәмне кубарып атар да, дала иркенә чыгып томырылыр сыман. Мәгәр кичәге тоткыннарның анда эшләре юк, һәркайсы, өй почмагындагы Гайса сурәте алдында торгандай, онытылып, тәмам мөкиббән булып, үзенчә көйли дә көйли. Тавышы-моңы бармы-юкмы, колагына аю басканмы, анысы белән кызыксынучы юк — һәркайсы үзенчә үкерә, акыра, чиный Әнә шул кыргый куәттән колагы тонып, байтак утырганнан соң гына искәрде Нәжип күрәле, күбесенең кайракланып беткән битләре буйлап гөртәвекләр агз изүләре чыланып беткән ич боларпың. Тик әнә шул тәңрегә сыгынгандай изге, самими мизгелне юк итәрлек, тауташларны ишәрлек булып яңгыраган куәтле хор тавышын җиңәрлек тупаслыкҗикеренү дә бар икән дөньяда. Җырны тәмамлап бетермәстән үк ишетелде ул Исрафил сурыннан чыккан аваз — Чего раскисли, суки?! А-ну, сөртегез күзләрегезне! Атаклы Себер зеклары түгел, елак барышнялар сез Сержант, тарт әле «Барыня»ны! Нәҗип аккорд алганчы ук, Кызыл чырай җиңел һәм килешле итеп тар аралыкта тыпырдый иде инде. Шөкәтсез хәрәкәтләр белән аңа Шадра кушылды, шул тирәдәге башкалары баскан урыннарында селкенгәләргә тотындылар. Бераздан инде бөтен вагон тыпырдый, дөберди, кыргый авазлар белән шашына иде. Тәмам талчыгып, тальянын кысты Нәҗип — шашыну акрынлап басылды. Сулулары капкан бәндәләр мышнашып торган арада, алар өстендә стаканлы өчдүрт кул берьюлы күренде: — Яшә, браток! Мәле, синең исәнлек хөрмәтенә. — Цыц! Сержант эчми,—дип җикерде аларга Кызыл чырай. Стаканнар юкка чыкты, ристаннар башлыгы исә Нәҗипкә «Ермак»ны уйнарга кушты. Ул инде тәмам арыган, манма суга төшкән иде. Әмма берни эшләр хәлең юк, «Ермак»ны да уйнады, «Подгорная»сын да сызды, урысларның частушкаларын да сиптерде, «Әпипә»гә дә күчте Ниһаять, бармаклары бөтенләй йөрмәс булды. Нәҗип тальянын шапылдатып япты да, аның күреге өстенә башын салды: — Булды, егетләр, баста! Башка бүлемтекнекеләр теләр-теләмәс кенә таралдылар. Китек ирен белән Кавын баш исә, итагатьле аталар сыман, Нәҗипне кайгырта башладылар; — Син ят әле, якташ, йокла. — Йоклыйсы иде дә... — Бу адәм тәганәләреннән шикләнәсең мәллә? Ике дә уйлама, ят. Калганы безнең эш. Ал арның киңәшләрен тыңлап ятуын ятты Нәҗип, тик йоклап китә алмады. Менә тегеләрнең берәрсе килер дә, бер-бер кабахәтлек эшләп ташлар төсле тоелды аңа. Алай да йокы ястык сорамый шул—калгып киткән. Оеп-онытылып күпме яткандыр, сискәнеп күзләрен ачты—тоткынлыктан котылган якташлары, әмир төрбәсе янындагы каравыл сыман, янында уяу басып торалар иде. Ул тагы изрәп китте, янә күзләрен ачты. Тегеләр каккан казыктай һаман да аның сәндерәсе янында. Тәмам изелеп, иртәнге якта гына тирән йокыга чумган икән. Иртән уянуына, башлап гимнастеркасы кесәсен капшады Нәҗип. Шөкер, акчасы урынында. Стена буендагы чемоданына да, башы очындагы гармунына да берни булмаган. Полкташы Мөстәкыйм исә тыныч кына пуфылдап ятуында Идәнгә төшеп басуына шаккатты Нәҗип: бүлемтекнең бәләкәй генә табыны төрледән-төрле нигъмәт белән тулы: сыр-казылык дисеңме, пешкән йомыркамай, кызыл балык-уылдык дисеңме—бар да бар, консер- валары гына да дистәгә якын. Шулар арасында уч-уч сигарет, затлы папирослар да күргәч, егет ихтыярсыз елмаеп куйды. Бүлемтеккә әледән- әле зеклар кереп-чыгып тора, телләре исә башкала рестораннарындагы официантларныкыннан ким түгел: — Юынып кына ал да, аша әле син, сержант, аша! Аннан инде безнең каткан күңелләрне йомшартып алырсың. Урыс әйтә: гөмбә дип аталгансың икән, тырыска кер, ди. Ялындырмады, уйнады Нәжип. Еллар буе салкын баракларда туңып, төрмәчеләрнең сүгенүләреннән йөрәкләренә таш каткан бәхетсез кешеләр тамаклары карлыкканчы җырладылар, йөрәкләре басылганчы биеделәр, күзләрендә яшьләре беткәнче еладылар. Көн яктысында гына абайлады Нәҗип: әлеге туң кешеләр башта күргәндәге сыман игезәкләр кебек түгелләр икән. Баксаң, аларның һәркайсы үзенчә сагышлана, үзенчә сагына, үзенчә сыкрыйсулкылдый, үзенчә елый белә икән. Бу гадәттән тыш концерт Уфага кадәр дәвам итте. Монда инде Нәҗип белән Мөстәкыйм Казан поездына күчеп утырырга, ягъни көтеп алынмаган юлдашлары белән хушлашырга тиешләр. Ярый соң, хәерле булсын. Вагоннан төшкәндә зеклар Нәҗипнең әйберләрен кулына да тидермәделәр, Мөстәкыймне исә вокзалга күтәреп кертеп куйдылар. Бу бәхетсезләр белән инде гомерлеккә аерылышабыз дигәндә, Нәҗип башына янә бәла төште— ирексездән юлдашларының һәркайсы аны кочаклый, кыса, изә башлады. Инде муеннары авыртып, буылып бетте, тизрәк качасы килде. Бакса, калганнары аның белән саубуллашу өчен чират торалар, имеш. Кыскасы, Нәҗипне тәмам исенгерәп беткәнче кыса-коча, аркасыннан чәбәкли-чәбәкли хушлаштылар алар. Авыр эштән тупасланып беткән куәтле кулларында сытылып-изелеп бетсә дә, бу хәлгә күңеле булды егетнең. Зекларның болай кыланулары аны яратканнан түгел түгелен. Алай да тальянга, моңга мөкиббәнлекләрен раслады ич алар!.. Әйе, ташны эретте тальян ул чакта, бичара тоткыннарның цемент тузаныннан каткан күңелләрен җебетте. Гармун шул ул, гармун!