Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХӘСРӘТ ТӨЕНЧЕКЛӘРЕ

Язучы Ибраһим ага Салаховның бай архивы белән танышкан вакытта мин аның үз тормышына карата күп кенә истәлекләрен, язмаларын очраттым. Арада «Хәсрәт төенчекләре» дигәне аеруча кызыксыну уятты. Биредә, кешеләр тормышындагы фаҗигале хәлләр белән бергә, казакъ нленец кызыклы гореф-гадәтләре, йолалары турында кайбер мәгълүматлар да бирелә. Татар әдипләренең күбесе, мәгълүм сүзләр белән әйтсәк, «тормыш төбеннән күтәрелгән» кешеләр. Тарихыбызның, язмышларның ачылыгы хәтта әдәбиятта исем яулаган язучылар биографиясендә дә үзенчә бер чагылыш таба. Толстой, Тургенев кебек урыс классиклары янәшәсендә Ибраһим ага Салаховныц истәлекләрендә, бәлки, тормыш-көнкүреш вә абзар-түтәл тирәсендәге ваклыклар да җитәрлектер... Танылган әдип Ибраһим Салахов (уртада — күзлекле һәм таяклы) үзенең якын дуслары белән. Уңнан сулга: Казагыстанның Алматы шәһәрендәге аксакаллар оешмасы рәиапәше Ибраһим Хисаметдинов (җәлилче Рушад Хисаметдиновның бертуганы). Татарстан аксакаллар шурасы рәисе, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе Рәфигулла Хәмидулла, күренекле мәгьрифәтче-галим Габделгалләм Рәшидинең оныгы, мәгариф ветераны Арнольд Кәбиров (Казан, 1994, 8 июнь) Мидхәт ШАКИРҖАНОВ фотосы Ләкин, фаҗигале хәлләр кичерен тә, үзенең зурлыгын, күңел һәм каләм көчен югалтмаган әдип нзмышына битараф калу мөмкин түгел. Бу язмалар, Ибраһим аганың тормыш юлына кагылышлы сәбәпле, аны укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Ләйлә ӘХМӘДИЕВА, педагогия университеты укытучысы.

 

— Әби, әби! — дия-дия ишектән атылып-бәрелеп оныгыбыз Әхәт килеп керде. Үзе кызарган, мышнаган, күрәсең әллә кайдан йөгереп килгән,— әби, сөенче! — Бәй, нәрсә таптың? - Маһинур өйнең түр бүлмәсендәге диванда биш энә белән оекбаш бәйләп утыра иде. Оныгының болай ярсып кычкыруына гаҗәпләнеп башын күтәрде дә елмайды. Алайса улҗаң уртак. — Юк ла, бер әйбер дә тапмадым. Әнә, абыйлар Сөтлебикәне алып китәргә килгәннәр. — Ә-ә?! — Маһинурның оекбашы кулыннан төште китте. Итәгендәге ак йон йомгак идәнгә тәгәрәде. Килделәр?!.. Маһинурның йөзе кинәт ап-ак булып китте. Калтыранды. Аннары, нәрсәгәдер тотынырга теләгәндәй кулларын алга сузды да, авып китте Корыч-ялтыр энәләр диванга кадалдылар... ___ өрмәдән котылгач, ике елга якын эш таба алмыйча - - дөресрәге, беркайда *" И ’ да эшкә алмаулары сәбәпле аптырап йөрдем. Бу елларда мин Күкчәтауда әти белән бергә балта чабып өй дә салдык. Әмма тимер протез сынды. Аяктан кан саркыды, җәрәхәт һаман чиләнә барды 1949 елның август аенда мине, ниһаять, Күкчәтау районы, Кызылъяр авыл сельпосы ашханәсендәге буфетка сатучы итеп алырга булдылар. (Анда да бер ташашның булышлыгы белән.) Бу авыл Күкчәтау каласының төн ягында күл артында. Ерак түгел, 7—8 чакырымда гына Бала чакта, Сафа җизнинең уллары белән бу якка җәен еш килә идек. Башта җиләк-җимеш җыярга: карлыган, шомырт, җир җиләге, кура җиләге, ә аннан олылар белән печән чабарга. Ул елларда бу як дулкынланып торган көмеш диңгез билдән кылганлык иде. Чагалы елгасы ярлары шау чәчәктә. Әйтерсең лә, кар яуган. Хуш ис борынны кытыклый, рәхәт исертә. Кояшлы иртәләрдә елга өстендә чалт-чолт иткән тавышлар ишетелә. Бу чуртаннар уены Алар симезлектән ярсый-шаяралар, су эченнән сикереп биек күтәреләләр дә, ярты ай булып ялтырап, чулт итеп яңадан суга чумалар. Тургайлар, сыерчыклар, башка кошлар чут-чут сайрый. Кәккүкләр моңая... Бу күренешләр хәзер инде әкият. Утызынчы елларда бу тирәдә колхоз утары корыла. Әйләнә-тирәне сөреп иген игәләр. Ул вакытта, Күкчәтау әле район үзәге була. Сугыштан сон, Күкчәтау өлкәсе оештырылгач, район үзәген монда колхоз утарына күчерәләр Шуннан соң бу тирәне чын-чынлап «үзләштерү» башлана. Колхоз елларында хәлле крестьяннарның бушап калган өйләрен, тнрә-яктагы барлык авыллардан алып монда, яңа район үзәгенә күчереп салалар. Кайсылары — түрәләргә торак, кайсылары мәхкәмә. Авылга Кызылъяр дип исем дә кушалар, гәрчә бу якынтирәдә андый шөһрәт казанырлык текә Кызыл ярлар күрснмәсә дә. Бу яңа район үзәгенең үзенә генә хас бер хасияте дә бар Бу комендатура. Сугыш елларында бу якларга немец, поляк, ингуш, чечен, калмык, кореялы куып китерелә һәм тирә-яктагы авылларга таратыла Ләкин аларнын качып китү Ә ихтималлары да бар бит әле, чөнки алар да аяклы җаннар. Менә шундый бәлаказадан саклану чарасы комендатурага тапшырыла — тулы взвод, коралланган НКВД хезмәткәрләренә! 1947 елдан сон бу комендатурага эш тагын өстәлә. Ун ел буе төрмә, лагерьларда газапланып та, ни сәбәптәндер үлмичә калып азат ителгән «халык дошманнарын» да монда җибәрә башлыйлар. Ингуш-чеченнәр килеп чыкканчы мондагы җирле халыкның «саман» дип аталган, балчык-саламнан коелган дәү кирпечләрне ишеткәннәре дә юк иде. Менә шул тау халыклары далага килделәр дә, саман кирпечләр сугып, өй корып тора башладылар. Мондый аяк астындагы материалдан өй салу безнең ише гидайларга дә ошады. Чүлмәкчедән күрмәкче дип мондагылар да салам суга башладылар. Бу яңалыктан НКВД башлыклары да читтә калмады. «Җир ауганнар»дан* бушка саман суктырып, тиз арада үзләренә зур гына мәхкамә (билгеле, КПЗ—изоляторны да онытмыйча) салдырдылар: озынга сузылган, ярыйсы ук биек, исәпсез күп бүлмә-кабинетлардан торган корылма, һәр бүлмәдә чия кызыл төстәге гимнастерка, китель кигән, бик эшлекле кыяфәтле дәүләт иминлеген саклаучылар утыра. Эш монда хәттин ашкан, өлгер генә! һәр иртә бу сарай алдына райондагы барлык «җир ауганнар» җыела. Алар әле үзләренең бу ирекле төрмәдән качып китмәүләрен һәм әле үләргә дә өлгермәүләрен исбатлап, комендатурадагы «Гамәл дәфтәре»енә «тамга» салырга тиешләр. Менә шундый хикмәтле җиргә, аллага тапшырып, (ялган паспорт, ялган хезмәт кенәгәсе белән) мин дә килеп чыктым Ничек әле мин бу бәхеткә ирештем соң! Хикмәт шунда ки, бу ашханәнең буфетындагы бер генә буфетчы да 5—6 айдан артык эшләми, растрата ясап, судланып төрмәгә китә икән. Шулай булгач, мондый хәтәр эшкә алынырга атлыгып торучылар күренми. Ә минем хәл «аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума» мисалындарак. — Беткән баш беткән, алты ай булса да эштә булган булып калыйм,— дидем дә... Ул вакытта Күкчәтаудан Кызылъярга хәзерге кебек автобуслар йөреп тормый иде. Тик анда-санда йөк машинасы гына күренә. Билет бәясе — 5 сум. Әмма миңа ул хәтле акча кайдан килсен, эшсез йөргәч?! Сафа җизниләрдән «уфалла» арбасын сорап алдык та, алты айлык Шамилне, урын-жирне шунда төяп, Маһинур белән икәү парлашып тартып киттек. Яңа тормышка! Әүвәле, ташландык бер өйгә барып кердек. Аннан соң, суыклар башлангач, (бездә утын-мазар юк), бер казакъка фатирга күчтек. — Карале, Ибраһим,— диде җәмәгатем Маһинур бер көнне, карлар эри башлагач.— Әйдә үзебезгә бер өй өеп керик. Кеше бусагасы туңдырды, без кемнән ким! — Анысын шулаен шулай да, мин бит саман суга алмыйм сыңар аяк белән. — И-и, исең киткән икән, казырсың, салам китерерсең. Мин авыл кызы, саманын күрмәсәм дә сабанын күргән! Шулай итеп, бер дә уйламаганда, үзебезгә куыш төзү эшенә керештек. Әүвәле бисмилла: авыл Советыннан, ашханәгә якын бер буш урынны сорап алып, эштән кайткан араларда зур тагарак рәвешендә җир казыдым, кызыл балчыкка җиткәнче. Күрше казакъ салам бирде. Маһинур Чагалы дан көянтәләп су ташыды да, ялан тәпи чокырга төште — саман басарга. Чеченнәрдән киңәш һәм калып алдык. Китте бит эш! Озакламый чокыр тирәсенә әрдәнә-әрдәнә саман кирпечләр өелде. Кояшта шыкырдап киптеләр. — Инде безгә өмә җыярга вакыт,— диде дә Маһинур, мич башына бер мичкә бал утыртты. (Ул елларны халык йорт-җирне шулай сый куеп, өмә җыеп, күмәкләп кора иде.) Мин ашханәдән ит-май юнәлттем. Ул арада мич башындагы бал да «егетләнеп» җырлый башлады. Бер көнне тирә-күршене өмәгә чакырдык. Рәхмәт яугырлары — килделәр дә, өйделәр дә бер көн эчендә! Тәрәзә, ишек, башка агач эшләрен әти килеп башкарды. (Идән, түшәм—балчыктан гына. Такта кайдан аласың!) Менә шулай өйле булдык. Тамаша! Бер көнне кичкырын буфеттан кайтсам, Маһинур мине капка алдында көтеп тора. Куркып киттем, хәвеф-хәтәр бармы әллә, дип. Ләкин, йөзе якты. Туктадым— ни әйтер? — Ибраһим, кара әле, мин бит сыер алдым. — Нинди сыер! Саташасыңмы әллә! Җир ауган — үз җиреннән серелгән, хокуксыз халык (Казакъ әйтеменнән.) - Нинди саташу. Ышанмасаң күрсәтәм әйдә! Капканы үтсәм бозау күшәп тора. — Бу бит тана бозау. Кыш чыкса, качып китә. Алдагы елда бозаулар да, алла язса. — Анысы алай да... Ә менә бу бозауны сатып алырлык акча кайдан таптың? — Башымдагы дебет шәлемне саттым. Сөт-катыксыз балага читен бит Үзебезгә дә. ле мин төрмәдә вакытта ук Маһинур иреннән аерылган булган (Сәбәбен ■ J әле дә белмим.) Ирендә өч улы калган: Өлфәт, Нигъмәт, Әхәт Аларның әтиләре Күкчәтауның потребсоюз өлкә базасында склад мөдире булып эшли. Безнен өлкәгә килә торган барлык кызыл мал, азык-төлек анын кулыннан уза. Шулай булгач, анын тормышын һәм минем көнкүрешне чамалап була торгандыр дип уйлыйм. Андый мул тормышны ташлап балалар мина килмәсләр дип, тынычланып тора идем. Шулай көзнец кар аралаш яңгыр яуган шыксыз бер кичендә катып-тунып (култык таякларында йөргәнгә, куллар туңса да кесәләргә яшереп булмый иде) эштән кайтсам сәке өстендә 11- 12 яшьлек малай утыра. — Бу минем өлкән улым Өлфәт,—диде Маһинур уңайсызланып. Аннары улына эндәште Тор, абыеңа кулыңны бир. Исәнләш! Малай сикереп торып кулын сузды, үзе түбән карый. Менә шулай Өлфәт белән таныштык Әнисен сагынып кына килгәндер, ике-өч көн торыр да китәр, бал-майдан аерылып хәерче өйдә калмас, дип уйлаган идем ялгышканмын икән. Өлфәт икенче өченче көннәрдә дә өйләренә кузгалмады, хәтта безнен мәктәпкә укырга да йөри башлады. Аның артыннан, озакламый кече малай Әхәт тә килеп җитте Күрәсең, үги ананың бал-маеннан туган ананын каты-котысы тәмлерәк! Тик уртанчылары Нигъмәт кенә күчмәде, килеп-китеп кенә йөрде. Ул арада безнен өстәлдә дә сөт, катык, эремчек күренә башлады. Теге кызыл бозау сыер булган, сөбханалла, күз тимәсен! Менә бит, ыгы-зыгы белән бер ел гомер узып та киткән.. «Бәла-каза килсә, капканны каерып ач, ул ялгыз йөрми», дн урыс мәкале Анда хакыйкать тә бар икән шул һич уйламаганда, аяз көнне яшен суккандай, безнең йортка да бер генә түгел, ике генә дә түгел, ә бер-бер артлы өч фаҗига атылып керде. Өлфәт бик итагатьле, тырыш, зиһенле, укуга бик хирес малай булып үсте. Бигрәк тә рәсемгә, фотографиягә кабилият күрсәтте. Мәктәпнең стена газетасындагы рәсемнәрне, карикатураларны ул үзе ясый, фоторәсемнәр төшереп бирә. Бәйрәмнәр алдыннан төн йокламый плакатлар, лозунглар яза. (Дөрес, төн буенча өй эчендәге мунча-бүлмәдә кыштыр-кыштыр килеп йокларга комачаулый. Әмма мин ачуланмыйм, эшләсен, бәлкем ул киләчәктә данлы рәссам булып балкыр. Иншалла!) Сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, ул Күкчәтауга барып өч айлык киномеханиклар курсында укыды да, үзебезнен район клубы каршында эшли башлады Кино күрсәтә тирә-яктагы авылларга да чыгып йөри. Билгеле, ат белән. Шуның өчен бер китсә, атналар буе күренми Озакламый аңа армия хезмәтенә китәр вакыт җитте. Ул Мәскәүдә, Кремль гарнизонында хезмәт итте Санаулы көн тнз уза, диләр, икс елга сузылган хәрби хезмәт срогы безгә сизелмичә дә калды шикелле. Бер көнне җыелышып иртәнге чәйне эчеп утырганда, кинәт ишек ачылып китте дә, өйгә озын буйлы, таза-атлет гәүдәле яшь солдат килеп керде, елмайды. Өл-фәт! диде Маһинур, кулындагы чинаягын төшереп җибәреп, улым' Ул вакытта безнең өйдә Рәхимә исемле мөгаллимә кыз тора иде Беренче сөенү шаушуы тынгач, Маһинур аларны бер-берсе белән таныштырды: Бу, минем улым, Өлфәт. Ә бу кыз — мөгаллимә Безнен мәктәптә укыта Исеме Рәхимә. Ул әле Шамилгә дәресләр әзерләргә дә булыша. Алар бераз ятсынып-оялып кына кул бирештеләр Сөенеч! Бәйрәм! Тирә-күрше җыелды. Күкчәтаудан туган-тумача килде Көтмәгәндә өйдә шау-гөр Уен-көлке. Гармун моңнары. Өлфәт тагын элекке эшенә район культура йортына киномеханик булып урнашты. Элеккечә гнрэ-яктагы авылларга йөреп кино күрсәтә, атналар буе өйгә кайтмый. Ә өйдә мин, Маһинур, Рәхимә, Шамил, әле генә дөньяга килгән Камил калабыз. Рәхимә, чыннан да, һәр кичне, үзенең дә эшләре күп булуга карамастан, бик теләп Шамилгә булыша—яздыра, укыта, кайчакта әкиятләр дә сөйли. Ул арада өй эшләренә булышырга да өлгерә, җитез. Рәхимә якты чырайлы, йөзендә иман нуры бар, елмаеп кына сөйләшә. Урыс мәктәпләрен тәмамлап, урыс мәктәпләрендә укытуына карамастан, Рәхимә өйдә бары тик татар телендә генә сөйләшә. (Аның әтисе мулла, Күкчәтауда тора.) Менә шул сыйфатлары белән бу яшь мөгаллимә барыбызга да ошады, бигрәк тә Шамилгә. Улыбыз аңа бик тиз ияләште, «апа-апа» дип аның яныннан китми. Рәхимә дә ана «улым» дип, иркәләп эндәшә. Шамил үзе дә инде зур үсте икенче сыйныфта укый. Командировкалардан кайткан араларда Өлфәт Рәхимәне кинога чакырды. Алар бергә клубка барып кино, спектакль карыйлар. Менә әле былтыр ук, үземә язу-сызу өчен, аулаграк булыр дип, саман сугып, төп йортка тагын бер өчпочмак кушкан идем. Теге елны минем белән бергәләп кушылып (икәү булгач җиңелрәк) өй салган Исмәгыйль Байбулов, бик ашыгыч рәвештә авыру атасы янына Башкортстанга күчеп китәсе булды да, үз яртысын — бер бүлмәне — миңа сатты. Шулай итеп, минем йорт озынга сузылып, өч бүлмә рәвешен алды. Маһинур, мин, Камил, Шамил минем кабинетта, Рәхимә — урта бүлмәдә. Ул төн буе дәресләр карый. Әзерләнә. Өлфәт — алдагы аш бүлмәсендә. Ул клубтан бик соң кайта. Үзе шунда плитәдә чәй кайнатып, калган аш булса, җылытып ашый-эчә. Аннан таңга хәтле китап укый. — Төн пәрие төсле утырасың, керосин әрәм итеп!—дип кайчакта Маһинур сукранып та ала. — Әни, китап укымасам, йоклый алмыйм бит,—ди улы елмаеп. Маһинур кулын селти. лй гомер, әйтерсең агымсу—сизми дә каласың! Менә, Өлфәтнең армиядән ■ J кайтуына да икенче ел киткән. Шулай бер кичне бергәләп чәй эчеп утырганда Өлфәт нигәдер каушап, түбән карап кына сүз башлады. — Әни... абый (ул миңа «абый» дип дәшә иде) без...— диде дә тотлыгып калды.— Кызарды. Маһинур авызына китереп җиткергән чинаяк тәлинкәсен кире өстәлгә куеп, улына аптырап карады: — Нәрсә «без»... Сузма, әйтәсе сүзең булса әйт тә сал. Өлфәт башын күтәрмичә генә сүзен ялгады: -— Без Рәхимә белән өйләнешергә булдык. — Бәй! — Маһинур көлеп җибәрде—Бик әйбәт, туй уйнарбыз, алла язса. Мин киленле булырмын. Әллә кайчан өметләнеп йөри идем. Үзебезнең кеше, марҗа түгел. Менә, бер дә көтмәгәндә сөенеч! Туйга әзерләнә башладык Әүвәле, ул елларның горефенә муафыйк итеп, мич башына зур гына мичкә кунаклаттык — бал! Ул бит, айга якын утырып кына «егетләнә». Мин, бурычка кереп булса да, күрше казакъ Балтабайдан, бер «май койрык» куй сатып алдым. Туй булгач, берәгәйле булсын инде, безнең йортта беренче туй бит әле! «Туйның булганыннан, була дигәне кызык»1 ди казакъ халкы. Без дә шул «була» шаукымы белән рәхәт исереп, арлы-бирле ташланабыз. Туйның нинди мәшәкать булуы барчабызга да мәгълүм. Аны шәрехләп торасы юктыр, шәт. Ул куаныч кеше гомерендә бер генә тапкыр була бит. Мәңгелек хатирә! Шулай, сөенеп туйга хәзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә, Өлфәт эштән бик күңелсез, кара көеп кайтты. — Нәрсә, улым, әллә авырып киттеңме, төсең калмаган! — дип Маһинур сыер саварга чыгып барган җиреннән туктап, чиләген сәке өстенә куеп, куркыпаптырап карады: Әллә эшендә бер-бер күңелсез хәл булдымы? Өлфәт җавап бирмичә, өс-киемне дә салмыйча, сәкегә барып капланып ятты. — Әйт инде, ни кырылды! Балтаң суга төшкәндәй кыланасың. — Рәхимә отказ бирде! — Ничек! — Маһинур кычкырып җибәрде. Мин дә ни әйтергә белмичә аптырап калдым. Өлфәт ишетелер-ишетелмәс кенә өстәп куйды: Сиңа... чыкмыйм, ди. — Менә мә! Мәсхәрә бит! — Чиләк шалтырап тәгәрәп китте. Маһинур улы янына барып, аны тарткалый башлады.—Йә, тор! Әйбәтләп сөйлә әле! Нәрсә, әллә туйны соңарта торыйк, диме? Без бит аңа инде әзерләнеп беттек, — тавышы жыламсырый башлады.— И ходаем, хеше күзенә күренерлегебез калмады бит, раббым. Әйтеп тә бетермәде, үксеп елый башлады. Бер атна вакыт үтте, Рәхимә, чыннан да, күренми. Өлфәт күзгә карап шинә. Агарынды. Ябыкты. Ашаудан, сөйләшүдән калды. . И, исен киткән икән, Рәхимә булмаса Рәхилә булыр. Күкчәтауда кыз беткәнме! Бетермә үзеңне, юк өчен,— дип, Маһинур улын юатырга, уен таратырга да тырышып карый, ә егет кулын гына селти. — Юк, әни! Мин аны гына яратам. Ә Рәхимә юк та юк, теләсәң нишлә! Күргән кешеләр «мәктәпкә килеп, укытып йөри», диләр. Ә менә безнең өйгә нигәдер борылмый. Менә сиңа аяк астыннан кысыр хәсрәт. Маһинур әйтмешли, урамга чыгар хәл юк, очраган берсе: — Йә, агай, туй кайчан? —дип җәрәхәткә тоз сала. Шулай бер кичне тавыш-тынсыз, күңелсез генә чәй эчеп утыра идек. Ишек ачылды. Мин башымны күтәрергә өлгермәдем, Шамил улым кычкырып җибәрде: — А, апа! Рәхимә кайткан! — Инде калага бармыйм, сездә калам,— ди. Тагын туйга әзерләнә башладык. Табак-савыт, өстәл, урындык, ашъяулык һ б. кирәк-яракны күршеләрдән җыярга тотындык. Кичләрен җыелышып утырып Маһинур, Өлфәт, Рәхимә, мин туйга чакырыласы кунакларның исемлеген төзибез. Бу да бик четерекле эш Рәхимәнең туган-тумачаларын, дус- ишләрен, үзебезнең як туганнарны, Өлфәтнең дусларын онытып калдырмаска кирәк. Өебез озын барак дисәк тә, ул да әле исәпсез кунакларны сыйдырырлык түгел. Сые да, хөрмәте дә булсын. Кунакны чакырып та утыртырга урынын булмаса, оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең. Шулай булгач, исемлеккә дә бик иләп кенә, иң-иң кирәкле кешеләрне генә язарга туры килә. Менә шуның өчен исемлекне кабат-кабат барлап, сызып-өстәп чытабыз Баш каткан, берәүне дә үпкәләтәсе килми. Инде мич өстендәге мичкә дә җанланып чебер-чебер килә, гайрәт җыя. Туйны Рәхимәнең тәкъдиме белән, аның туган көненә —10 февральгә билгеләдек Ата- анасына да сөенеч. Өлфәт тә хәстәрен күрә Ул берара район газетасы типографиясендә печатник булып эшләгән иде, шундагы дуслары белән килешеп, туйга чакыру билетларын да бастырып алган. Әйбәт булсын: дус бар, дошман бар, дигәндәй. Сафура бураннары белән февраль башланды. Туйга да инде барлы-юклы бер атна гына вакыт калып бара. Ашыгырга кирәк! Ул фаҗигале кичне иртәдән үк күз ачкысыз буран күтәрелде Ашханәдән - эштән көчкә кайтып егылдым. Җитмәсә, җил каршы яктан булды Мин култык таякларын алга салыйм дисәм, җил артка атып бәрә. Кул-бнт өши язды, мең газап. Өйдә ниндидер авыр тынлык. Берәү дә сөйләшми. Маһинур оекбаш бәйләп утыра. Рәхимә белән Өлфәт кара-каршы, түбән карап утыралар, берсе караваты өстенә иелгән, икенчесе өстәл кырыендагы урындыкта. Эчем жу итеп китте. Өшеткән кулларымнан култык таякларын ташламас борын Маһинурга эндәштем. Шаяргандай булып, хәлне белер өчен. Нәрсә, туй алдыннан барыгызның дә сөмсерегез коелган? — Туй сина! — Маһинур ачы тавыш белән кычкырып җибәрде дә, кулындагы бәйләп утырган оекбашын идәнгә атып бәрде. Энәләр төрлесе төрле якка чәчрәделәр Әнә, Рәхимә тагын чыгымлый, Өлфәткә чыкмыйм, ди Шып итеп сәкегә утырдым. Култык таякларым шалтырап идәнгә ауды. Ни әйтергә дә белмим. Башым зырылдап әйләнә башлады. Менә шушы төнне, аш өендә Өлфәт улыбыз асылынып үлде. л к көннәр дә, кара көннәр дә туктамыйлар — берсе артыннан берсе агыла. Гомер уза. Менә инде, аз булса да Өлфәтнең хәсрәтен суындырып, уртанчы улыбыз, Нигъмәт үсеп җитте армиягә барып, Владивостокта хезмәт итеп кайтты һәм бик чибәр, укыган, җырчы Рәшидә исемле кызга өйләнде Озакламый беренче сабый уллары дөньяга килде Өлфәтемнең исеме җирдә калып черемәсен, оныгымның исемен Өлфәт кушыгыз, диде Маһинур күз яшьләрен йотып. Мин тәһәрәтләнеп, азан әйтеп, сабыйга исем куштым. Исеме шәрифең Өлфәт булсын, аллаһ әкбәр! Нигъмәт -шофер. Ул әтисе эшләгән товар базасында, Күкчәтау өлкәсенең барлык диярлек район кооперативларына товар ташый Хезмәт хакы исә тоннакилометрдан. Димәк, төягән йөк никадәр авыр, юл никадәр ераграк булсатүләү, эш хакы да күбрәк. Нигъмәт дөнья куарга хәвәс булып чыкты. Йокы, ял дигәнне белми - мал артыннан чаба. Өйләнүенең икенче елында ук шәһәр уртасыннан өй сатып алды, ике бүлмәле. Йорт —квартал почмагында, кояшка каршы Җире — киң - Бу өйне җире өчен алдым. Киләсе елда моны бозып зур өй салам, 4—5 бүлмәле. Аннан мунча, гараж салам да, машина алам. - Алла боерса диген, улым,—ди Маһинур. Куанып, улының аркасыннан кагып Утыр, чәй эч, хәзер коймак коям. - Юк, әни, иртәрәк барып җитәргә кирәк. Кызылтауга барам. 500 километр бит. Сине күрергә генә кердем,— Нигъмәт чыга-барып бусагада туктый, әнисенә карап елмая Ә бит машинаны әни, алла бирми, әтидән алам, акчага. Кит чукынган, әльгаязи билләһи, диген. Ә Нигъмәттән инде җилләр искән. Урамда, өй каршында мотор гөрелди. Кузгалды. Сигнал. Әнисе тәрәзәдән карап, эченнән белгән догаларын укый: «Йа хода, улымны бәла-казалардан сакла, илаһи амин!» Менә шулай итеп, безнең Нигъмәт ару-талусыз дөнья куа. Өенә җиһазлар да алды Инде үзе әйткәннәргә ирешә. Куанып туя алмыйбыз. Улы Өлфәт тә өченче яшь белән бара Әтисе кебек бик тере, әйтерсең лә терекөмеш! һичбер урында утыра алмый: йөгерә, сикерә, егыла. Еламый. Кирәк булса «Әтәч менгән кир- тәгә»не сөйли, теле телгә йокмый. Ниһаять 1961 ел башланды. Барыбыз да дога-теләктә, бәла-казадан, авырусырхаудан аман буйлыйк. Төкле аягың белән, Яңа ел! Амин! Иншалла, шулай булыр. Чатнап торган суык. Сигезенче гыйнвар иртәсе иде. Күкчәтаудан коточкыч хәбәр: — Нигъмәтне өендә атып үтергәннәр!!! Бу хәбәрне ишетүгә, Маһинур телсез калды. Үтерүче — Рәшидәнең (хатынының) өлкән апасының улы, Нигъмәтнең кордашы, мәктәптә бергә укыган, базада бергә эшләүче туганы, шофер Равил икән Шул шомлы төндә, иртәнге өчләр тирәсендә, Нигъмәтләр өе тирәсенә шакыйлар. Ул: «Рейска чакыра килгәннәрдер» — дип сикереп тора да, өйалды ишегенә чыга. Равил икәнен күргәч, ишекне ача да «Өйгә кер»,—ди. Шул мизгелдә Равил махсус алып килгән мылтыгыннан Нигъмәткә ата. — Равил, нишлисең!—дип борылуга, тагын бер-бер артлы ату! Нигъмәт, канга батып, үз бусагасына егыла. Килен йөкле булган. Бу фаҗигадән ярты ел үткәч, әле дөньяга килгәнче үк ятимә калган кыз бала туа. — Әти, кызыма Индира дип исем кушыйк,—диде Рәшидә, һәм бу тәкъдимнең сәбәбен дә сөйләп бирде. — Мин буйга узгач, бер кичне Нигъмәт белән кинога барган идек. Анда фильм башланганчы хроника әйләндерә башладылар. Ул көннәрдә Советлар Союзына һиндстанның Премьер-министры Неру үзенең кызы Индира белән кунакка килгән иде. Хроника шулар турында. Озын, кара толымлы, шомырт кара күзле, гүзәл кыз аңа бик ошады, шунда ул болай диде: «Рәшидә, карале, туасы сабыебыз кыз бала булса- исемен Индира куйыйк. Үзе дә чибәр, исеме дә гүзәл» Мин «ярый» дидем. Мәрхүмнең соңгы теләген үтәү йөзеннән бу сабыйга Индира исеме бирдек. гыла болыт. Агыла еллар — кайгылар, хәсрәтләр, булыр-булмас сөенчеләр белән. Инде менә улыбыз Камил дә мәктәпкә йөри башлады. Маһинурның бездә торып калган кече улы Әхәт тә мәктәбен тәмамлап, буй җитеп армиягә алынды. Ленинград гарнизонына. Ул хезмәт иткән частьтан берничә тапкыр безнең адреска рәхмәт хатлары да килде. Маһинурның түбәсе күккә тия. «Әни, Ленинградта татарлар да күп икән. Берничәсе белән таныштым. Үземне кунакка да чакырдылар», дигән хатлар да килә башлады Әхәттән. А «Кара, улын Ленинградтан бер татар кызы белән җитәкләшеп кайтмасын»,— дим Маһинурны үртәргә тырышып. Ул да бирешми — сөенә генә. — Әйдә, алып кайтсын. Ак юл. Киленле булырмын. Ленинград кызлары да мөгезле түгелдер әле. __—-з башы иде. Мин ишек алдында су ерып-агызып йөри идем. Капкадан ике солдат килеп керде — «дерт» итеп киттем Ун ел буенча сак астында йөрү, әле хәзер дә ялган документлар белән саклану күңелне өркеткән. Бигрәк тә шинель, гимнастерка якаларында кызыл петлицалар күренгәч. — Әссәламәгаләйкүм, абый, әллә танымыйсыңмы? Исем китте—алдымда үзебезнен Әхәт басып тора. Ә бит, аның хезмәт срогы тулырга әле ярты ел бар. Бәлкем, кунакка гына җибәргәннәрдер? Тазарып, буйга да үсеп киткән. Хәрби кием үзенә ятышып тора—«фырт» күренә. Сөбханалла, танырлык түгел, күз тимәсен! Әхәт үзе янындагы шулай ук таза, озын, атлет гәүдәле, саргылт чәчле, мөлаем егет белән таныштыра башлады. — Бу минем белән бергә хезмәт иткән иптәш. Николай, якташ, безнең Зирәнде районыннан. Аннары инде Әхәтнең иптәше үземә генә болай сөйләде — Сез инде гафу итегез, әйтмичә булдыра алмыйм, командование тапшырды. Сезнең улыгыз безнең частьтә шофер идс. Яхшы йөрде. Күп кенә рәхмәтләр алды. Бер көнне ул йөк белән кайтып килгәндә, Ленинградның машина белән тулы, ыгы-зыгылы урамнарының берсендә каршы машинага сугыла. Әхәт айдан артык госпитальдә ятып, дәвалаиып чыкты. Баш мие селкенгән диләр врачлар. Анда-санда егылып кала — эпилепсия! Шуның өчен Әхәтне срогыннан алда армиядән бушаттылар һәм миңа озата барырга куштылар. Менә сиңа тагын бер хәсрәт! Бераз ял иткәннән соң Әхәт райпотребсоюзның автобазасына мөдир булып эшкә урнашты. Үзе рульгә утырып, чыгып йөрми. Ул бит үзе машинаның «телен» яхшы белә, машиналарга кирәкле запчастьларны да таба. Билгеле инде, сәүдә базасындагы әтисе аркылы. Кул астындагы шоферлар белән дә, түрәләре белән дә уртак тел таба ала. Шуның өчен тыңлыйлар, хөрмәт итәләр үзен Әмма авыру аннан калмаган. Ара-тирә, бер дә көтмәгәндә егылып аңын югалта. Мондый авыруның эшләве үзе өчен дә, башкалар өчен дә куркыныч булуы көн кебек ачык. Башта халыкка белдермәскә тырыштык. Ләкин без капчыкча ятмый бит. Әхәткә бу эшне ташларга туры килде. Мин аны Алма-Атага, нейрохирургия институтына алып барып, профессорлардан караттым. Диагноз куйдылар, шифаханәгә салдылар, өч айдан артык дәваладылар. Әмма шифасы күренмәде Аннан операция өстәленә салдылар. Операция озак һәм авыр барды, баш сөяген тишеп, ми өстенә җыелган шешүлекне алдылар. Тазарттылар, юдылар Аннан тирене ябып, тегеп, яңадан шифаханәгә яткырдылар, айдан артыкка. Мин ул вакытта Әхәткә барып-килеп йөрер өчен Алма-Атада тордым. Ниһаять, Кызылъярга кайттык. Аллага шөкер, авыру үзен сиздерми. Егылып калулар туктады. Әхәт тагын шул ук автобазага, механик булып эшкә урнашты. Бер елдан, инде үзен яхшы хис иткәч, Гөлнур исемле бер кызга өйләнде. Беренчеләре ир бала булды. Маһинурның теләге белән бу сабыйга, үзем азан әйтеп исем куштым. — Улым, исеме шәрифең Нигъмәтулла булсын Илаһи амин. Операциядән соң биш ел вакыт узды. Әхәт әйбәт кенә эшләп йөри. Гөлнур да эшли. Нигъмәт тә күзгә күренә башлады - елмая, көлә. Сөенеч! Аллага шөкер, авыру артта калды дип куанышып йөри идек тагын егылулар башланды, элеккегедән дә ешрак һәм.. 1967 елның гыйнвар башында бу, өченче улыбыз Әхәт тә үкенечле вафат булды. Абыйлары кебек бик яшьләй, өч дистә гомерне дә тутырып җиткерә алмыйча. . __ _ енө шулай итеп, Маһинурның өч улы, өчесе дә армия сафларында JVI хезмәт итеп кайтып, күзгә күренеп дөнья кора башлагач кына, бер-бер артлы фаҗигалы рәвештә һәлак булдылар Ана йөрәгенә бер-бер артлы оч тапкыр үткен хәнҗәр кадалды. Гомер буена бетәшми, һаман кан саркып торган ачык тирән яра. Ничек түзмәк кирәк! Хода үзе сабырлыклар гына бирә күрсен инде! аллам,— Маһинур тавышланып көрсенде. Каршы бүлмәдән аның бәгырьне телгән ачы авазы ишетелде, тетрәнде.— Ни хәлләр генә итим, күрше! Хәсрәтләрем бигрәк лә авыр бит. Бәгырьләрем өзгәләнә. Яна. Арыслан сынлы өч улыңны, үсеп буй җиткәч кенә, кара җир астына алып барып күм әле... Минем дә күзләрне яшь томалый. — Син инде, күрше, ничек тә сабыр итәргә тырыш. Болай җылый-җылый күзләреңнән аерылырсың. Әле, аллага шөкер, менә тагын да алмадай ике улың үсеп килә. Хода инде аларның кайгы-хәсрәтләрен күрсәтмәсен, диген, бәбкәм. Сабыр төбе — саф алтын, дигән борынгылар. Бу —күрше Миңлегөл апа—хәл белергә кергән дә, серләшеп чәй зчеп утыралар. (Мин, аларга сөйләшергә комачаулыйм дип, ул өстәлгә чыкмадым.) — Бәй, күрми дә торам ич. Касәң буш икән бит. Китер, ясыйм. Менә шулай, улларым исемә төшә дә күзләрем бәйләнә, зиһеннәрем тарала. Син инде гаепли күрмә, Миңлегөл апа. Менә карлыган вареньесы, үзебезнең бакча җимеше. Менә бусы, әле иртәнчек кенә атлаган атланмай. Үзебезнең кызыл сыерның сые. Менә каймагы да бүгенге, сипаратордан чыгаруым гына. Ал, ал, син керәсен белгәндәй, коймак та коя башлаган идем. Мактап йөрисең икән. Кайнар чагында ләззәтле була бит ул ризык, ал, ал, күрше! — Рәхмәт, барысы да бик тәмле, Маһинур. Борынгылар белмичә әйтмәгәннәр бит. «Сыерлы көнең, сыйлы көнен» дип. Менә без сыердан аерылдык та, кибеткә калдык. Аларның каймак дигәннәре, менә синең чәйгә салган сөтеңнән сыек. Сөтләре, әстәгыйфирулла, ком күк, бар гына кылсын инде ходаем. Моннан да авыр заманнарны да күрдек. Инде мәүләм, ул хәлләрне балаларыбызга күрсәтмәсен. — И-и, шулай булмыйча, үзем дә чиктем инде ул заман нужаларын, сыерсызлык җәфаларын!.. игъмәтнең улы Өлфәт әтисеннән өч яшьлек кенә булып калган иде, инде мәктәпкә йөри башлады. Бик уңайлы туры килде. Мәктәпләре өйләреннән урам аша гына, әнисенең күз алдында Малай тырышып укый. Рәшидә үзе дә дәресләрен әзерләргә булыша. Ул бит укымышлы, бухгалтер. Якшәмбе, бәйрәм көннәрендә Өлфәт безгә, авылга килеп чана, елга өстендә тимертаякта шуа — карга чумып, арып-талып кайта. Әмма шат, авыз ерылган... Без үзебез дә аның килүен көтәбез, килми калса — ямансу Шулай бер якшәмбе көнне Өлфәт килде дә, ишектән керүгә үк тезеп китте: — Әби, бабай, мин инде сездә торам. Калага кайтмыйм. — Нәрсә, әллә әниең белән ачуланыштыңмы9 — диде аптырап калган Маһинур. Мин дә, бу нинди әкәмәт дип, мыек астыннан гына көлемсерәп торам. — Юк,—ди, малай күзләрен чекерәйтеп.— Калада торасым килми! —■ Нигә?!—дим көлүдән тыелып, бу табышмакка аптырап.— Нәрсә кырылды? — Сездә атлар бар. Мин җылкыга барып, җылкычылар белән ат менеп йөрим. Ә калада нәрсә! — Җүләр, мәктәбең өегез каршында. Анаң дәресләреңне карарга булыша. Менә дигән шәһәр мәктәбен ташлап, авыл мәктәбенә күчмәкче буласыңмы? Бабаеңның синең белән утырырга вакыты юк! — Әйттем бит инде, калада атлар юк дип,— кызарды, бүртенде. Тотлыга башлады.—Шуны да б-бе-белми-сез . , шундук елап җибәрде, тезеп китте.— Ярый, ярый, өегез җәл булса Уралбай агайның өенә барам. Жадныйлар! Менә сиңа кирәк булса, әкәмәт! Озын сүзнең кыскасы, бу «ультиматум»нан соң миңа райсоюздан ссуда алып, якындагы дәүләт ат заводыннан бер конан (кырыкмыш) сатып алып Өлфәткә бүләк итәргә туры килде. Малайның башы күккә тиде. Конан бик матур, курчак кебек җыйнак, чем кара иде. — Айгырымны Алмаз дип атыйм, диде яшь «хуҗа» Без каршы килә алмадык, чыннан да, ул инде хуҗа кеше бит. Алмазны Уралбай җылкысына И Н кушты. Якшәмбе генә түгел, башка көннәрдә дә килә башлады Өлфәт дусты янына. Сигезьеллык мәктәпне дау-жәнжалсыз Күкчәтауда тәмамлагач, үзлегеннән Воронеж шәһәренә барып, Союзда бердәнбер булган жокейлар әзерли торган ике еллык училищеда укып, алтын медаль алып Күкчәтауга кайтты, ат заводында жокей булып эшли башлады. Бара-тора Алмазны Күк биягә алыштырды, Айгыр ун елда да берәү, бия исә ел да — икәү. Өлфәт армиягә барып хезмәт итеп кайтканда безнец 4—5 җылкыбыз бар иде инде, һәр көзне суела торган сугымнарны исәпләмәгәндә. Өлфәт армиядә вакытта бу жылкы малы артыннан да Маһинур йөрде: күз колак булды. Буаз бияләрне өердән алып кайтып курада, кулда колынлатты Саулы, кымыз әзерләде. Менә дигән бал-шикәр кымыз. Бу кымызны татыганэчкән казакълар үзләре хәйран калалар. — Ой-бай, Маһинур жиңгәй, мынау ширбәт, гой телеңне йотарсың. Тирә-як күрше, Күкчәтаудагы туган-тумача, таныш-белеш жәй булса безгә: — Ага, без кымыз эчәргә, сор ашарга килдек! — дип, ишектән үк яр салып, көлешеп керәләр. Кымызның ат сөтеннән, үзенә генә хас бер рецепт белән әзерләнә торган шифалы эчемлек икәнен һәркем беләдер дип уйлыйм Ә менә сор? Сор нәрсә сон? Менә шул турыда бер искәрмә бирү артык булмас, иншалла. Казагстанда казахлар гына түгел, монда торган башка халыклар да, көзен кар төшеп, көннәр суыта башлагач, сугым суя башлыйлар, кышлык сугымга күберәк жылкы малы суела. Чөнки аның кыш ашалмый калганын жәйгә дә саклап була: чожок, казы, картаны һ. б. өлешләрне сор рәвешендә Гадәттә, елкы малы түлен симезлек маен — корсак тирәсенә, кабыргалары өстенә җыя. Атны суеп тунагач, казакълар аның симезлеген билгелиләр бармак калынлыгы белән. Әгәр кабырга өстендәге май бер бармак калынлыгында булса бер илле дип әйтелә. Ике бармак калынлыгы икс илле. Шулай, бишбармак калынлыгына биш иллегә хәтле җитә. Әмма, биш илле казыны майлы кабырганы, гомер буе Казагыстанда торып, сугымга барып, бары бер генә тапкыр очраттым. Бер хөрмәтле мәрхүмнең елы догасы иде Менә шушы мәҗлескә, аның балалары озак симертеп ту (кысыр) бия суйганнар. Ике яшь егет икесе көчкә күтәреп килеп, кунаклар алдында зур ашлау тулы хуш ис аңкып торган корбан ите китереп куйдылар. Исем китте - ашлауда кабарып торган, кеше кулының биш бармагы калынлыгындагы эреп торган сап-сары май казы. Атны суйгач, тунагач, аның түшкәсен буыннан-буыннан бүләләр балта белән чабу гөнаһ!.. Бу мөшәләү дип атала, һәр кабырга-казы шулай ук аерымаерым. Эч мае да аерым алынып, зур табакка салына, жиңелчә тозлап бер тәүлек өйдә - җылыда тотыла. Аннан, икенче-өченче көннәрдә чожок — өй казылыгы әзерләү башлана. Моның өчен яхшылап тазартылган, җылы суда юылган эчәгеләрне алып, теге табактагы вак-вак итеп туралган майны, шулай ук ваклап туралган кара калҗаларны алмаш-тилмәш май-ит, май-ит рәвешендә эчәгегә тутырып, очын бәйләп колгага элә баралар. Менә шушы инде чожок, елкы колбасасы була. Яз башында, көннәр җылына башлагач, кыш ашаудан калган сугым итен җәйгә саклау өчен ыслау-каклау —төтенгә тоту эше башлана. Бу бик четерекле эш. Моны бары тик бу эштә тәҗрибәсе булган оста гына башкара ала. Чөнки төтен чожокка һәр яктан тигез «ятарга», корым утырмаска тиеш Ыслау өчен тик кайрылы каен утыны гына ягыла. Нарат ярамый, ул бнк корымлы һәм ачы исе бар. Шуның өчен аны кулланмыйлар. Бу рәвешле какланган итне казакълар сор диләр. Аны төрле авыруларга дәва итеп, май кымызына салып ашыйлар, эчәләр, бнк шифалы. Үзем дә шушы сор ашап, кымыз эчеп күп еллар интеккән ашказаны кызу авыруыннан арындым (врачлар биргән һичбер дәвалардан файда булмагач) Мондый ит ничә ел сакланса да бозылмый Гел шул элекке сыйфатларын саклый. Мал үрчи, ел саен икешәр була. Кышкы бер конанны (2 3 яшьлек кырыкмышны) сугым итәбез. Акча кирәк булса, берәрсен сатабыз да. Әмма, ана карап бездәге елкы малы кимеми, үрчем исәбенә арта гына. Өлфәт өйләнде, өй салып чыкты Машина сатып алды. Курасында бер көтү мал. Атлар, сыерлар, куйлар, кош-корт Ул әтисенә тарткан малкуар. Төн йокламый эшли, дөнья куа Жәл, әтисе Нигъмәт улының бу җәһәтлеген, байлыгын күрә алмыйча, үкенечтә китте...