Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ПРЕЗИДЕНТ АНТ БИРӘ 2 апрельдә Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының пленар сессиясе булды. Ул Татарстан Президенты итеп икенче срокка сайланган Минтимер Шәрип улы Шаймиевның Ант итүенә багышланган иде. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В. Черномырдин, Казагыстан Президенты Н. Назарбаев. Башкортостан Президенты М. Рәхимов, Мәскәү шәһәре мэры Ю Лужков, Казан шәһәре башлыгы К Исхаков. Украина Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры П Лазаренко, Кыргызстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Г. Тогаев, Кабарда-Балкар Республикасы Президенты. РФ Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе урынбасары В. Коков, Свердловск өлкәсе губернаторы Э. Россель. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев һәм күп кенә башка республикалардан, өлкәләрдән, чит илләрдән килгән кунаклар катнашты һәм чыгыш яса дылар. ХӨКҮМӘТЕБЕЗНЕҢ ЯҢА СОСТАВЫ 25 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы пленар сессиясе булды. Анда, нигездә, ТР хөкүмәтенең яңа составы турында эшлекле сөйләшү барды. Татарстан Республикасының Премьерминистры итеп яңадан Фәрит Мөхәммәт шин, аның урынбасарлары итеп Равил Моратов (беренче урынбасар), Илгиз Хайруллин. Владимир Швецов, Алла Габетдинова сайланды ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе итеп Нәҗип Бакиров. Мәдәният министры итеп Марсель Таишев, Мәгълүмат һәм матбугат министры итеп Ислам Әхмәт җанов. Мәгариф министры итеп Васыйл Гайфуллин расланды, башка министрлыкларның да җитәкчеләре билгеләнде Сессиядә Татарстан хөкүмәтенең яңа составын төзү мәсьәләләре буенча йомгаклау сүзе белән ТР Президенты Минтимер Шаймиев чыгыш ясады Депутатлар һәм кунаклар чечен сугышы нда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ М. Җәлилнең 90 еллыгы уңаеннан, шушы елның февраль ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, академик И. Таһиров, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Р Файзуллин, Казан шәһәре хакимиятенең мәдәният башлыгы Р Төхфәтуллин, өлкән журналист-фотограф М Шакирҗанов Оренбур өлкәсендә булып кайттылар М Җәлилгә Оренбур шәһәре үзәгендә салыначак һәйкәлнең нигезенә таш кую тантанасында катнаштылар. Татарстан делегациясе вәкилләре шулай ук каһарман шагыйрьнең туган төбәге Шарлык районының Мостафа авылында үткәрелгән бәйрәм очрашуларында катнаштылар һәм чыгыш ясадылар МӘСКӘҮДӘ «ТАТАР КИТАБЫ КӨННӘРЕ» 10—13 апрель көннәрендә Мәскәүдә, Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары тарафыннан, яшьләр өчен махсус рәвештә «Татар китабы көннәре» үткәрелде Анда Казаннан бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр Р Харис, Р Мостафин. Р Мнңнуллин. Н Гыйматдинова, Г Гыйльманов. артистлар И Бнктаһиров, Л Шакирҗан, Л Әхмәтова һ б катнашты Очрашулар Мәскәү үзәгендәге Россия яшүсмерләр китапханәсендә, ике меңләп татар яшәгән Зеленоград каласында үткәрелде. «Татар китабы: кичә, бүген, иртәгә...» дигән темага эшлекле сөйләшү, «Тарих сәхифәләре буйлап» дигән күргәзмә, Татарстанда нәшер ителгән китаплар, газета-журналлар белән танышу, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең чыгышларын тынлау күпләгән яшь күңелләрдә зур кызыксыну уятты. «Татар китабы көннәре» халкыбызны дөньяга таныткан каһарман шагыйребез М. Җәлилнең тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды ЧӘЧӘК КИТЕРӘЛӘР ТУКАЙГАХалкыбызның бөек шагыйре Г Тукайның тууына 110 ел тчлуга багышланган искә алу кичәләре республикабыз башкаласында һәм районнарда зур оешканлык һәм җан - Тышлыктагы сурәтләр Тышлыкның беренче битендә: «Казан. XVI гасыр уртасы» — рәссам Равил Заһидуллин картинасыннан фоторепродукция. Тышлыкнын дүртенче бигендә: танылган шагыйрь Шамил Маннапов. лылык белән узды. Елдагыча, 26 апрельдә—шагыйрьнең туган көнендә—анын һәйкәле итәгендә Шигърият бәйрәме үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә быел лаек булган яна лауреатлардан күренекле әдип Г. Бәширов (Казан) белән мәшһүр җырчы Ф. Кудашеваны (Уфа) кайнар котладылар. 28 апрельдә исә Мәскәүнен Россия Язучылары йортында Тукайга багышланган юбилей кичәсе уздырылды. Май аенда да олуг әдибебезгә багышланган чаралар дәвам итәчәк. 22 майда, мәсәлән, Казанда, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Г. Тукай иҗаты буенча халыкара фәнни конференция үтәчәк. Ул 23 майда тантаналы кичә һәм Татарстан сәнгать осталарының зур концерты белән төгәлләнәчәк. 24 майда исә юбилейда катнашучыларны һәм ерак-ераклардан килгән мөхтәрәм кунакларны шагыйрьнең туган төбәге—Арча көтә... ИБРАҺИМ САЛАХОВ— КАЗАНДА Ерак Казагыстанның Күкчәтау өлкәсендәге Кызыл Яр авылында гомер кичерүче татар әдибе — Республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ибраһим ага Салахов быел март — апрель айларында Казанга дәваланырга килгән иде. Шул форсаттан файдаланып, ул әдәбият сөючеләр белән күп кенә очрашулар үткәрде. Инде мәгълүм булганча, Казандагы Татар яшьләре театры коллективы анын «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») дигән ро- ман-хроникасын сәхнәләштергән иде. Аны тамашачы хөкеменә тәгъдим иткән премьерада 85 яшьлек өлкән әдип үзе дә катнашты һәм чыгыш ясады. Аннары ул, шушы әсәре буенча әдәби-документаль фильм төшергән режиссер Фәрит Хәбибуллин белән берлектә, республикабызның Балтач, Арча районнарында булып, укучылар белән очрашты. 23 апрельдә И. Салахов заманында үзе белем алган уку йорты — Казан дәүләт педагогия университеты студентлары һәм укытучылары каршында чыгыш ясады. 26 апрельдә исә ул мәркәзебездә үткән Шигърият бәйрәмендә катнашты. ТРОИЦКИДА —ШАГЫЙРЬ ЮБИЛЕЕ Чиләбе өлкәсенең үзәк татар-башкорт китапханәсендә һәм Троицк мәдәният сара енда шагыйрь Басыйр ага Рәфыйковның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Тумышы белән Татарстанның Мамадыш шәһәреннән булган әлеге әдип, мөгаллим 50 ел буена диярлек Троицк шәһәрендә балалар укыткан, җиде шигъри җыентыгын чыгарган . Күптән түгел генә Б. Рәфыйков туган ягы Мамадыш районында булып китте һәм район үзәгендәге «Туган як тарихы музее»на яңа чыккан китапларын бүләк итте. КАЛӘМДӘШЕБЕЗ ИСТӘЛЕГЕНӘ Г. Исхакый исемендәге бүләк лауреаты, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка багышлап, туган ягында — Баулы районында музей ачылды. Казанның Мәүлетов урамында урнашкан 13 нче китапханәдә дә шагыйрьнең туган көне әдәби-музыкаль кичә рәвешендә билгеләп үтелде. 24 апрельдә шундый ук кичә мәркәбезнен Г. Тукай музеенда үткәрелде. Анда «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Р Низамиев һәм бүлек мөхәррире М. Вәлиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. «ШИГЪРИЯТ ОСТАХАНӘСЕ»НЕҢ КҮЧМӘ УТЫРЫШЫ 2 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясенең һәм Казан дәүләт университетының уртак «Шәкли Фәһем» фәнни-эзләнү лабораториясендә «Шигърият остаханәсе»нең чира ттагы күчмә утырышы үткәрелде. Анда компьютерларны татарча сөйләштерә белүче галим һәм шагыйрь Җәүдәт Сөләйманның яңа шигъри җыентыгы тикшерелде. Фикер алышуларда Татарстанның халык шагыйре И. Юзеев, К. Латыйп, Р. Гаташ, Р Юныс, Ф Латыйфи, Р Якуш, Г. Садә, Р Зәйдулла, Л. Лерон, Л. Зөлкәрнәй һ. б. катнаштылар. һәр ике җыентыкка да, нигездә, уңай бәя бирелде һәм Җ Сөләйман Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәгъдим ителде. Җыр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен. Чаллы язучылар оешмасының «Карурман» әдәби-музыкаль берләшмәсе солисткасы Саҗидә Әхмәтсафа кызы МостафинаӘхмәтгалиева «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.