Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФУАД ТУКТАРОВ

ФУАД ТУКТАРОВ Егерменче гасыр башларында татар милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның дусты һәм көрәштәше булган Фуад Фәсах улы Туктаровның кем икәнлеген белмәгән, аның турында ишетмәгән бер генә укымышлы татар да булмагандыр, мөгаен. Гаҗәеп күпкырлы талантка ия бу шәхеснең тормышы һәм эшчәнлеге ничәмә-ничә дистә еллар буена тарихи хезмәтләрдә булсын, әдәбиятта булсын, һаман да кара тамга белән тамгаланып килде: аны 1918 елда Мулланур Вахитовны атып үтерергә фәрман бирүдә гаепләделәр. Соңрак, инде Фуад Туктаров чит илгә чыгып киткәч, аңа шпион мөһере сугылды. Заманы шундый булган: эмигрант икәнсең, димәк, син — шпион... Гаяз Исхакый белән Фуад Туктаров совет чоры әдәбиятында, бигрәк тә шигырьләрдә, һәрвакыт сүгелеп, һәрвакыт каһәрләнеп килделәр. Мәсәлән, 1930 елда Мәҗит Гафури «Агулы хыяллар» исемле шигырендә аларны Пилсудский ялчылары дип тирги, хуҗасына ярарга тырышып, Советларга каршы өргән ике эт дип атый. Мондый «шигъри бәяләмәләр» шул чор совет матбугатында даими басыла килгән ялган, уйдырма мәкаләләр тәэсирендә «иҗат ителгәннәр», әлбәттә. Инде хәзер Фуад Туктаровның бернинди дә чит ил шпионы булмавын, Мулланур Вахитовны сатып, аны үлемгә хөкем итүче дә түгеллеген исбатлап торырга кирәкмидер. Әлеге уйдырмаларны раслый торган бертөрле дә рәсми белешмә-документлар юк һәм булмаган да. Дөрес, милли азатлык хәрәкәтенең күренекле бу ике эшлеклесс — Мулланур Вахитов белән Фуад Туктаров, төрле сәбәпләр, төрле шартлар аркасында, икесе ике юлдан китә. Мәкалә-чыгышларында да алар бер-берсен аяп тормыйлар. Төрле мәсләктәге сәясәтчеләрнең үзара шулай тиргәшүләре февраль инкыйлабыннан соңгы Рәсәйдәгс сәяси бәхәсләр өчен гадәтн күренеш була. М. Вахитов Ф Туктаров адресына «шамакай», «уртакул нотыкчы», «сәяси базардагы әрсез маклер» кебек сүзләр ыргыта икән — болар инде «ирекле Рәсәй сәясәтчсләре»нсң «джешльменнарча әдәпле» сүзлегендәге иң усал гыйбарәләрдер дип уйламагыз. Аннан тозлыраклары да күп булган. Ф. Туктаров та үзенә каршы чыгучыларны аяп тормаган, шулай ук тозлапборычлап җавап бирә белгән. Юкка гына үзен «Усал» псевдонимы белән йөртмәгән инде ул! Ул чордагы сәяси уен, сәяси бәхәсләрнең әдәп кагыйдәләре шундый булган. Хәер, бүгенге Рәсәй сәясәтчеләре дә шул кагыйдәләргә таянып «уйныйлар» түгелме соң? Ләкин Комуч сәясәтчеләре (Комуч Учредительное Собрание әгъзалары Комитеты. 1918 елның июнендә Самарада төзелгән.) арасында кичәге сәяси «дошманнарын» физик үтерү юлына баскан бер генә татар кешесе дә булмый. Ф Туктаров фикердәшләре дә, М. Вахитов көрәштәшләре дә әле канчан гына патша самодержавиесенә каршы кулга-кул тотынып, иңгә-иң торып көрәшкән социалистлар була. Хәзер алар мәсләкләрендә капма-каршы фикердә булсалар да, үзләренең «уртак бишек»ләрен онытмыйлар. Ф Туктаров та шул «бишектән» тәпи басып киткән сәясәтче була. Сөйләгәннәргә мисал итеп бер факт китерәбез элекке Хәрби Шура әгъзасы, хәзер исә Комуч рәисе урынбасары И. Алкиннар йортында М. Вахитовныц абзасы, танылган большевик Исхак Казаков аклардан качып ята. ...Казан губернасынын Чистай өязе Иске Әлмәт волостендагы Күлбаи Мораса авылында яшәүче танылган дин әһеле Фәсах хаҗи мулла Туктаровнын унбиш яшьлек хатыны Мәфтуха 1880 елнын 5 февралендә дөньяга бер ир бала китерә. Балага Мәхмүд-Фуад дип исем кушалар ~ Фуад зиһенле бала булып үсә. 1901 елны ул Чистай мәдрәсәсеннән шактый төпле белем алып чыга. Әмма аның белән генә канәгатьләнми, үзенең укуын Казандагы татар укытучылар мәктәбендә дәвам итәргә карар кыла, шул ниятен тормышка ашыру теләге белән Казанга килә. Татарлар арасыннан урыс сыйныфларында укытучылар әзерләү максатыннан 1876 елда ачылган Казан татар укытучылар мәктәбе чын мәгънәсендә татар зыялыларының милли үзаңын тәрбияләүче үзәккә әверелә: бу мәктәптә татар халкы тарихында күренекле урын тоткан бик күп шәхесләр— М. Солтангалиев, С. Максуди, Г. Исхакый, X. Ямашев, Ш Мөхәммәдьяров, Терегуловлар, Ак- чуриннар һ. б. укып чыга. Мәктәптә укыган елларында Ф. Туктаров үзенең якташы Г. Исхакый белән дуслашып китә. Милли азатлык көрәшендә бер мәсләктә булган бу ике дус алга таба озак еллар буена кулга-кул тотынып эшлиләр. Егетләрнең язмышларында охшашлыклар да байтак: һәр икесенең әтиләре муллалар һәм балаларын да мөселман гореф-гадәтләре, мөселман мәдәнияте рухында тәрбияләгәннәр, һәр икесе Чистай мәдрәсәсендә белем алган, яшьләре белән дә бер чама — Гаяз Исхакый Фуад Туктаровтан ике яшькә генә өлкәнрәк. Мәктәптә укыганда ук аларның фикерләүләре һәм дөньяга карашлары тәңгәл килә. Провокатор Төхфәтулла Мәмлиев (ул да шул мәктәптә укыган) әле 1895—1900 еллар арасында ук мәктәптә яңа татар әдәбиятын өйрәнү түгәрәге оештырылган иде, дип искә ала. Әлеге түгәрәкнең сәяси йөзе тонык кына шәйләнсә дә, киләчәктә танылган татар сәясәтчеләре булып китәчәк Садри һәм Һади Максуднлар, Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Гомәр Терегулов, Фуад Туктаровлар иң актив түгәрәк әгъзалары булалар Г. Исхакый истәлекләренә караганда, 1901 елда (Фуадның мәктәпкә килгән елы була бу) укучы яшьләрнең «Шәкертлек» җәмгыяте оештырыла. Аның яшерен гәзите «Тәрәккый» чыгарыла башлый. Г. Исхакый мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң, «Шәкертлек»нең фактик җитәкчесе булып Ф Туктаров кала. 1905 елгы инкыйлаб шәкертләрнең аңына да зур йогынты ясый. Алар арасында урыс сәяси партияләренә, шул партияләр күтәреп чыккан лозунгшигарьләргә теләктәшлек белдерүчеләр барлыкка килә. Мәктәп түгәрәгендә чыныгу алган бер төркем яшьләр —Г Исхакый, Ф. Туктаров, X. Ямашев, Ш. Мөхәммәдьяров һ. б.— 1905 елда Казанда «Таң» исемле гәзит чыгара башлыйлар. Мөселман яшьләре арасында кискен-катгый фикерләре белән аерылып, сәяси карашлары Рәсәй эсерларына (социалист-революционерлар) якын торган бу төркем озакламый «Таңчылар» дип йөртелә башлый. Шул ук елны «Таңчылар» Түбән Новгородта (мишәрчәләп әйткәндә, Нижгарда) үткәрелгән Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнашалар. Корылтайда Мөселманнар берлеге «Иттифаюжа нигез салына. «Таңчылар»ның бу корылтайны оештыруда алдан ук актив катнашулары билгеле: 1905 елның май ахырларында, Чистайда Камаловлар йортында булган туй мәҗлесеннән файдаланып, алар үзләренең киңәшмәләрен үткәрәләр, шунда корылтай мәсьәләсе дә карала. Аны Мәкәрҗә ярминкәсенә туры китереп үткәрергә карар кылына. 10 августта Мәкәрҗәгә мөселманнарның бик күп сәясәтчеләре, җәмәгать эшлеклеләре җыела. Губернатор корылтайны Мәкәрҗәдә үткәрергә рөхсәт бирми. Шул сәбәпле, 150 ләп кеше җыелып, аны Ука (Ока) елгасы өстендә «Густав Струве» пароходында оештыралар Шунысы кызык: корылтайны оештыручылар анда «сул» радикаллар — «Таңчылар»ның катнашуын бик үк теләмәгәннәр, күрәсең—пароход билгеләнгән вакыттан ярты сәгать алдан кузгалып китә, яшь татар эсерларына аны баркаста куып җитәргә туры килә. Эсерлар партиясенең Идел бус комитетына автоном башлангычта, ягъни үзидарә хокукы белән кушылган, татар шәкертләре арасында «Берек» түгәрәге оештырып, активлык җәелдереп җибәргән «Гаячылар» төркеменен эшчәнлеге хөкүмәт вәкилләрен дә борчый башлый. «Тайчылар» өстеннән даими күзәтчелск алып барыла. Казан губерна жандарм идарәсе Фуад Туктаровнын да һәр адымын күзәтеп тора. 1905 елмын 21 июнендә аның фатирында тентү үткәрелә, егет беренче тапкыр кулга алына. Аннан соңгы берничә елда Фуад Туктаров, милли карашларын эсерлык карашлары белән бергә үреп, милли хәрәкәттә дә, эсерлар партиясе эшчәнлегеңдә дә актив катнаша. Икенче Дәүләт Думасына сайлауларда шактый урын (37 депутат) яулаган эсерлар 1907 елнын февралендә Таммерфорста үзләренең Икенче ашыгыч корылтайларын үткәрәләр. Анда аларнын Думада тотачак сәяси тактикалары хакында фикер алышу була. Фуад Туктаров ул корылтайда эсерлар партиясенен Идел буе комитеты каршындагы татар үзәге вәкиле сыйфатында катнаша. Рәсәй эсерлары Думада мөстәкыйль фракция оештырырга карар кылгач, мөселман депутатлары да үзләренең группаларын оештыралар. Петербургка «Танчылархнын җирле бүлеген төзү өчен Фуад Туктаров җибәрелә. Ул анда мөселман депутатларының Думадагы группасына бик тырышып ярдәм итеп йөри. Әмма, мәгълүм булганча, Икенче Дәүләт Думасы озак эшли алмый — 3 июньдә патша хөкүмәте тарафыннан куып таратыла. Ул елларда Фуад Туктаров татар матбугатында талантлы публицист-журналист буларак таныла. Аның яшьлегендә татар укытучылар мәктәбендә яшерен чыгарылып килгән «Тәрәккый» гәзите битләрендә сыналган каләме хәзер Ураль- скидагы «Әлгасрелҗәднд» («Яңа гасыр») журналы, Казандагы «Таң йолдызы» гәзитлөрендә чарлана-үткенләнә «Тан йолдызы» «Таңчылар» төркеме органы булган «Таң» гәзитснең дәвамчысы, ө Фуад Туктаров анын мөхәррирләреннән берсе була. Татар публицистикасы тарихында Фуад Туктаров ачы үткен телле журналист буларак билгеле. Соңрак ул Беренче, Икенче, Өченче Дәүләт Думаларындагы мөселман депутатларның эшчәнлеге турында, һәр депутатның сурэт- рәсеме һәм биографияләрен урнаштырып, ачы тәнкыйтьле китабын «Усал» псевдонимы белән бастырып чыгара. Фуад Туктаров 1911 елда, үзлегеннән әзерләнеп, Казандагы Икенче гимназиядә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Инде җитди сәясәтче һәм публицист булып җитлеккән 31 яшьлек Фуад ни өчен соң әле яңадан дәреслекләргә тотына, ни өчеи парта арасына утыра? Мулла әтисе бала чагыннан ук белемгә мәхәббәт тәрбияләгәнлектән генәмс? Әллә һәр заманда да дәрәҗәле саналган юрист һөнәрен аласы килгәнлектәнме? Юктыр, алай гына булмас. Юристлык һөнәре, гамәлдәге законнарны биш бармагын кебек белергә омтылу ул елларда сәяси көрәш юлына баскан күп яшьләрне кызыктыра. Казанда гына түгел, Петербургта да үзенен көрәштәшләре белән төрле бәхәсләрдә еш аралашкан Фуад Туктаров тирән белем кирәк булачагын да аңлагандыр, һәм ул, әйбәт кенә укып, университеттан 1915 елның язында юрист дипломы алып чыга Алай да студентлык еллары Фуад өчен авыр чор була. Ул вакытта әтисе инде үлгән, Фуадка әнисе һәм өч сеңелесе турында кайгыртырга кирәк. Ул әнисенә авылда йорт салдырта, ара-тирә генә эшләп тапканыннан шул йорт өчен әҗәтен түли, кайчакларда университетта укыганына үз вакытында түли дә алмый кала. Фуад үзенә матди ярдәм күрсәтүләрен — пособие билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать итсә дә. Казан укыту округы попечителе «христиан булмаган ннородец»ның үтенечен кире кага Биредә егетнең сәяси яктан бик үк ышанычлы булмавы да үзен сиздергәндер: әле 1911 елнын августында ук Казан губерна жандарм идарәсе уннверешет студенты Газиз Гобәйдуллинның (киләчәктә танылган татар тарихчысы) татар шәкертләре арасында «Казан мөселманнары түгәрәге» оештыруы хакында хәбәрдар була. Бу түгәрәк эшендә Ф. Туктаров та катнаша Матди кыенлыклары янына Фуадның мәхәббәт газаплары да килеп өстәлә университетта укыганда ул бер марҗа кызына гашыйк була Анын газаплы мәхәббәт кичерешләре i урында, күп еллар үткәч, күренекле башкорт сәясәтчесе Зәки Вәлиди искә ала. 1913 елның җәендә ул Фуад Туктаровны Көньяк Уралга үзләренең туган авылына ялга кымызга чакыра. Моңа кадәр тәмәкене авызына да алып карамаган Фуад авылда үткәргән ике ай эчендә тәмәке тарта башлый, сөйгән кызыннан килгән хатларны «көнгә берничә тапкыр кат-кат укый» Бер дустының кабере янында үксеп елаган Зәки Вәлидине йомшаклыкта гаепләгән, хисләрен тышка чыгармыйча, эчендә саклый белә торган егет үзе дә бер мәлгә җебеп төшә Әмма шуны әйтергә кирәк, студентлык елларында да Фуад Туктаров сәяси һәм журналистлык эшчәнлеген туктатмый. Аның университетта укыган чорына караган кызыклы гына рәсми кәгазьләр сакланып калган. Мәсәлән, 1914 елның 6 маенда Казан укыту округы попечителе, Казан губернаторы мәгълүматларына таянып, университет ректорына Ф. Туктаров турында болай дип хәбәр итә: «...ул Казанда булгалап кына китә, нигездә башка шәһәрләрдә, күбесенчә СанктПетербургта рөхсәтсез-нисез генә яши; аерым алганда, 1913 елның азагында һәм 1914 елның башында ул Петербургта тора, Казанга февраль урталарында кайта, ә февраль ахырларында яңадан Петербургка китә; шул ук вакытта ул университет канцеляриясеннән торырга рөхсәт кәгазенең икенчесен алганда, беренчесен тапшырырга тиеш булса да, аны тапшырмый калдыра, шулай итеп, законсыз рәвештә ике рөхсәт кәгазе белән файдалана». Күрәсез, ничек уяу күзәтәләр! Бу, әлбәттә, җитди гаепләү була. Студент Фуад Туктаров өстендә болытлар куера башлый. 1914 елның 28 маенда ректор исеменә язган аңлатмасында Фуад рөхсәт кәгазенең берсе тапшырылмый калуны гади аңлашылмаучылык дип күрсәтә, ә үзенең Петербургка еш барып йөрүләрен матди хәленең авырлыгы, «мәктәптә үк бергә укыган сабакташы» аны каникул көннәрендә бер конторада эшләп алырга чакыру белән бәйләп аңлата. Университет проректоры профессор А. А. Овчинниковның үзенә карата булган яхшы мөгамәләсе Фуадны артык зур күнелсезлек- ләрдән саклап кала. Проректор эшне дисциплинар судка кадәр үк җиткерми, «үрнәк булырлык әйбәт студент»ның үз гаепләрен чын күңелдән тануын искә алып, аның аңлатма язуына «каты шелтә белдерү белән чикләнергә» дигән резолюция сала Шулай да, Фуад Туктаровның аңлатмасы бөтенләй үк чын күңелдән булмагандыр дип уйларга нигез бар, Петербургка аны «бераз акча эшләп алу өмете» генә тартмагандыр, әлбәттә. 1905 елгы һәм 1917 елгы ике инкыйлаб арасындагы чор татар журналистикасының гөрләп үскән чоры була: Рәсәйдә мөселман төркиләре телендә чыгарыла башлаган 166 гәзнтнең 62 се Казан татарлары телендә басыла. Шуларның 22 се Казанның үзендә чыгып килә. Казандагы күп кенә гәзит-журналларга даими язып торучы журна’лист һәм сәясәтче Ф. Туктаров үзенең дусты Гаяз Исхакый белән берлектә Петербургтагы «Ил» гәзнтендә мөхәррирлек итә («мәктәптә үк бергә укыган сабакташы» бер конторада тәкъдим иткән эш шул булмадымы икән?). Фуад бу гәзиттә 1913 елның сентябреннән башлап мәкаләләрен бастырып килә. 1914 елда гәзит Мәскәүгә күчерелә, Г. Исхакый анда кайбер бай татар сәүдәгәрләренең матди ярдәме белән типография ачып җибәрә. Нәкъ менә шул чорда — беренче бөтендөнья сугышы алдыннан «Таңчылар»ның сәяси карашларында кискен борылыш ясала. «Ил» гәзитендә басылып чыккан материалларда, шул исәптән, Ф. Туктаров мәкаләләрендә дә, сыйнфый көрәш идеяләренә капма-каршы буларак, милләтнең бердәмлегенә, милли мөстәкыйльлеккә чакыру авазлары торган саен ешрак яңгырый башлый. Мәсәлән, Ф Туктаровның «Ил» гәзитендә 1914 елның 29 мартында басылып чыккан «Милләтчелек вә сәясәт» исемле мәкаләсендә милләт мәнфәгатьләренең беренче урында торырга, Дүртенче Дәүләт Думасындагы мөселман депутатларының эш-хәрә- кәтләре дә шуңа юнәлдерелгән булырга тиешлеге хакында языла. Думадагы мөселман фракциясенең үз тактикасы булырга тиеш. Әмма нинди тактика? Алты кешелек кечкенә төркем, үз каланчасыннан торып, бүген «прогрессистлар»ны, ә иртәгә «уң»нарны үзенә каршы куйса, нәрсә булыр? Мондый сәяси сукырлыктан сакланырга кирәк. Вакытлыча булса да, көчлерәкләр артына ышыклану зарур. «Уңлнар да, «октябристлар» да түгел, көчлеләр бары тик «прогрессистлар» гына булыр. Ф Туктаровның бу фикерләре аның инде сыйнфый көрәш идеяләреннән ваз кичеп, милли көрәш идеяләренә бирелгән акыллы һәм хәйләкәр сәясәтче булып үсеп җиткәнлеген күрсәтә. 1917 елның февраль инкыйлабына кадәр Ф. Туктаров Казанда яти, адвокатлык итә, сәяси һәм журналистлык эшчәнлеген дә онытмый. 1917 елның мартында Казанда мөселманнарның гомуми җыелышы була. Анда Мөселман Комитеты төзелә, соңрак ул Милли Шура итеп үзгәртелә. Комитетның рәисе итеп Фуад Туктаров сайлана Комитет игълан иткән программада азчылыкта булган халыкларның милли хокукларын тәэмин итү зарурилыгы, Рәсәйнен дәүләт төзелеше федератив формада булырга тиешлеге күрсәтелә. Эшчеләр мәсьәләсе буенча меньшевик социал-демократлар таләбе, җир мәсьәләсендә эсерларныкы кабул ителә, милләт мәнфәгатьләрен яклау өчен аерым хәрби мөселман частьләре төзү күздә тотыла; агымдагы бурычлар итеп һәркайда мөселман комитетлары оештыру, сугышны тизрәк бетерү, Учредительное Собраниены чакырту, Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары корылтаен үткәрү мәсьәләләре билгеләнә. Мөселман Комитеты белән җитәкчелек иткәне хәлдә, Фуад Туктаров тиздән Казан шәһәр уаравасынын мөселман фракциясе рәисе дә булып ала, ә 1917 елнын 2 июленнән Милли Шура органы булган «Корылтай» гәзитен оештыра һәм ана мөхәррирлек итә. 1917 елнын маенда ул — Мәскәүдә үткән Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтае делегаты, аннары июль аенда Казанда үткәрелгән Мөселман хәрби корылтае делегаты була. Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда аны Бөтенроссия Мөселман Советы (Милли Шура) әгъзалыгына кандидат итеп сайлыйлар, ә корылтайдан сон ул Петроград Милли Шурасы рәисе итеп сайлана. Казанда үткәрелгән Мөселман хәрби корылтаенда исә Президиум рәисе була. Мәскәүдәге корылтайда Рәсәйнен дәүләт төзелеше буенча кайнар бәхәсләр куера, фикерләр төрлелеге күренә: берәүләр милли-мәдәни автономия фикерен яклый, икенчеләре федератив дәүләт булуны, өченчеләре исә унитар парламент республикасы ягында торалар. Татар вәкилләренең күпчелеге унитарлык нигезендә милли-мәдәни автономия фикерен куәтлиләр, ләкин милли хәрәкәтнең бик абруйлы кайбер җитәкчеләре, шул исәптән, Ф. Туктаров та федерализм идеясен алга сөрәләр. Тырыша торгач, күпчелек тавыш белән Рәсәй дәүләте территориаль автономияләргә нигезләнгән федератив дәүләт булырга тиеш, дигән тәкъдим кабул ителә. Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары арасындагы иң кыен ярты ел дәвамында Фуад Туктаров Казанда Милли Шура рәисе булып эшли Революциянең сыйнфый көрәш характеры ала барып үсүе аны бик нык борчый. Ул бу хакта «Корылтай» гәзитендә әледән әле язып чыга. 1917 елнын июлендә язылган бер мәкаләсендә ул татар милли сәясәтчеләренең һаман да таркалабүлгәләнә баруын күрсәтә. Кемнәрнеңдер социал-демократ, кемнәрнеңдер социалист-революционер, кемнәрнеңдер милләтче булып киткәнен, ә кемнәрнеңдер милләтләрне бөтенләй танырга теләмәгәнлекләрен ачынып күзәтә. Халык оүлгәләнеп-бол- ганып бетте, болай да көчебез чамалы иде, хәзер инде анысы да калмады, дип борчыла ул. «Байлар, ярлылар! Кайда сез? Барыбыз да бер өстәл тирәсенә утырышыйк!» дигән өндәү белән чыга. Октябрь инкыйлабы алдыннан Милли Шура шактый кыенлыкларга тара, аның эшчәнлеген Казаннан өязләргә күчерергә кирәк, дигән фикерләр әйтелә башлый. Ф. Туктаров эштән китәргә мәҗбүр була. Октябрь переворотыннан соң ук, 1917 елның 28 октябрендә Казанда Беренче мөселман хәрби округ корылтае җыелып, Вакытлы Революцион Комитет төзелә. Аның составына Хәрби Округ Шурасыннан И. Алкин, Милли Шурадан Ф Туктаров, социалистлардан М. Вахитов кертелә. Казан хәрби округының вакытлы командующие итеп большевик Н. Ершовны сайлыйлар. Әмма бу килешенү, большевикларның башка сәяси көчләр белән исәпләшүе озакка бармаячагы көн кебек ачык була... 1917 елның ноябрендә Учредительное Собраннегә сайлаулар вакытында Ф. Туктаров кандидатурасы берничә округтагы берничә исемлектә күрсәтелә. Казан губернасында да аның фамилиясе ике исемлектә була. Учредительное Собраннегә исә ул Самара сайлау округыннан 13 нче исемлек буенча «Мөселман Шурасы» вәкиле буларак сайлана. 1918 елның 2 гыйнварында Казан Учредительное Собраннегә китәсе татар делегациясен тантаналы төстә озатып кала. Делегация пайтәхеткә Собрание эше башланганчы, иртәрәк килеп төшә. Ф Туктаров кнлә-килешкә үк мөселман фракциясе оештыру эшенә керешә. Учредительное Собраниеның беренче һәм соңгысы булган бердәнбер утырышында да ул шуны кайгырта. Учредительное Собрание большевиклар тарафыннан куып таратыла. Мөселман фракциясенең шуннан соңгы киңәшмәсендә Ф Туктаров, А. Цаликов, Ш Мөхәммәдьяровлар законлы сайланган Учредительное Собраниены яклап чыгалар, большевиклар хакимиятенә каршы көрәш юлына басалар. Петроградган куылып кайтарылган Ф Туктаров 1918 елның берничә аен Г Исхакый белән берлектә туган якларында — Чистай өязендәге бер авылда үткәрә. Үзләрен кулга алырга тиешле кешеләрдән берсенең әтисе аларны вакытында КИСӘ1СП өлгерә һәм көрәштәш дуслар качып котылалар. 1918 елның июнендә Самарада Учредительное Собрание әгъзалары Комитеты (КОМУЧ) оештырыла. Ф Туктаров та аларга барып кушыла Июль аенда ул инде Самарада чыга торган «Безнең фикер» гәзнте мөхәррире була. 1918 елның сентябрендә Ф. Туктаров эсерлар демократиясеннән Колчак диктатурасына күчүнең соңгы этабы булган Дәүләт Киңәшмәсендә катнаша. Ул киңәшмә Өфедә үткәрелә. Учредительное Собрание әгъзасы буларак, Ф Тук- таровның имзасы «Бөтенроссия Югары хакимиятен оештыру турындагы акт»та башка мөселман эшлеклеләре — Г. Терегулов, В Таначев, Ф. Төхфәтуллин, М Әхмеров, Г. Исхакый, И. Әхтәмовларның имзалары белән янәшә тора. Әмма Рәсәй халыкларына киң хокуклар бирерлек күп партияле демократик Бөтенросспя хакимияте урнаштыру өмете бу юлы да җимерелә: 1918 елдагы Колчак фетнәсе юкка чыгара ул өметне. Адмирал Колчак ниндидер автономияләр, халыкларның хокуклары турында сөйләнүләрне ишетергә дә теләми, ул аларны бер дә өнәми Кол чакчылар Учредительное Собрание һәм аның әгъзалары белән дә артык исәпләшеп тормыйлар. Ноябрь ахырларында Екатеринбургта КОМУЧ корылтае рәисе В. Вольский, аның урынбасары И. Алкин, сәркатибе Н. Святицкий, әгъза В. Чернов һәм башкалар кулга алына, колчакчылар аларны чак кына атып үтерми калалар. Ләкин Ф. Туктаров гражданнар сугышы тәмамланганчы тагын ике ел чамасы Рәсәйдә яшәп кала: 1919 елның декабрендә ул әле Петропавловскийда Милли Шураның рәсми органы булган «Маяк» гәзитенә мөхәррирлек итә. Гражданнар сугышы большевикларның жинүе белән тәмамлангач, Ф. Туктаров Маньчжурия аша Япониягә чыгып китә, аннары озак та үтми Көнбатыш Европага күчә Европада, башка эмигрантларныкы шикелле үк, татар эмигрантларының да эшләре кайнап тора. Ф. Туктаров рәисе Г. Исхакый булган «Идел-Урал бәйсезлеге Комитеты»ның эшчәнлегендә катнаша. «Прометей» исемле журналга язышып тора, Г. Исхакый һәм М. Рәсүлзадә белән берлектә Берлинда чыгарыла торган татарча «Азат Шәрекъ» журналында мөхәррирлек вазифаларын башкара. Парижда эмиграциядә булган Учредительное Собрание әгъзалары 1921 елнын 8 гыйнварында янә бер киңәшмә җыялар. Чит илләргә чыгып качкан 59 әгъзаның ЗЗе катнаша ул киңәшмәдә. Күпчелеге — 22 кеше — эсерлар була. Шу- ларнын өчесе Рәсәйнең мөселман халкы вәкилләрен тәшкил итә. Болар Садри Максу ди, Гаяз Исхакый һәм Фуад Туктаров лар булалар. Кадетлардан берсе — тарихчы П. Милюков, автономияләр турындагы һәр төрле хыялларны вакытлыча калдыәрып торырга кирәк, дип чыгыш ясый. Мөселман фракциясе исеменнән җавабында Фуад Туктаров аңа кискен каршы төшә «Большевиклар мөстәкыйль Татарстан Җөмһүрияте игълан иткән Идел буена кайтып, үз халкыма мин, мәсәлән, болайрак дисәм: «Әфәнделәр, бу большевистик җөмһүриятегездән ваз кичегез! Мин сезгә Учредительное Собрание әгъзалары киңәшмәсенең резолюциясен китердем. Анда сезгә татарча сөйләшергә вә тәүлегенә 24 сәгать эшләргә ирек куела». Шуннан соң милләттәшләрем миңа нәрсә әйтерләр икән?» Кызганычка каршы, Ф Туктаровка Идел буйларына яңадан әйләнеп кайтырга насыйп булмый шул... Ф. Туктаров бераздан Төркиягә күчеп килә. Анда да мөгаллимлек итә. Утызынчы еллар уртасында ул күпмедер вакыт татар бае Мостафинның туку фабрикасында директор вазифаларын үти. Сәүдә эшләре белән берничә мәртәбә Кытайга — Синьцзянга да барып кайта. Төркиядә яшәгән елларында Ф Туктаров СССРдагы туганнары белән элемтәгә керергә тырышып карый, берничә мәртәбә хатлар яза. Ләкин бу эшкә тиз чик куела: аның туганнарын контрреволюционер белән элемтәдә булуда гаеплиләр. Туганнарының язмышлары фаҗигале тәмамлана. Мәскәүдәге Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда хатын-кызларның хокуклары мәсьәләсе тикшерелгәндә чыгыш ясап, 1917 елның апрелендә Казанда булып үткән Мөслимәләр корылтае карарлары турында сөйләгән сеңелесе Илһамия Туктарова 1937 елда 10 елга хөкем ителә. Туганнан туган сеңелләре, Хөсәен Я.машевның тол калган хатыны Хәдичә Таначеваны (кыз фамилиясе Бадамшина) шулай ук 10 елга төрмәгә ябалар. Илһамиянең ире, литва татары Якуб Богданович Казанда медицина институты укытучысы була. 1918 елда Кырымда Милли Фирка әгъзасы булып торуда гаепләп, аны да кулга алалар һәм атып үтерәләр. Хәзер Казанда Фуад Туктаровка туган тиешле Үзбәк Якуб улы Богданович яши. Ул Бөтенсоюз травматология һәм ортопедия Фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы директоры булып эшләде. Танылган галимтабиб. Татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, оста сәясәтче, талантлы публицист-журналист Фуад Туктаровның тормыш юлы һәм сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге, кыскача гына җыеп сөйләгәндә, әнә шундый булган.