Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫҢГЫЗ ХАН ҺӘМ АНЫҢ ЭПИК БИОГРАФИЯСЕ

Фатих Ибраһим улы Урманче 1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ана телендә ала, аннары күршедәге Тарбак казакъ җидееллык мәктәбен тәмамлый. Омск шәһәренен Казакъ педагогия учнлищесендә һәм Педагогия институтының тарнх-филоло! ия факультезында белем алганнан сон, туган районындагы урыс урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты, тарих укыта. 1962 елда Фатих Казанга күчеп килә. Монда ул Татар тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура уза һәм 1968 елда татар халык иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Moinian сон аца 1ыйльмн эзләнүләрен югары уку йортларында укыту белән бергә дәвам итәргә туры килә ул Казан, Алабуга, Әгер (Маҗарстан) педагогия институтларында үрыс әдәбияты укыта, ун ел чамасы Алабуга пединституты проректоры вазифасын да үти. Татар, казакъ, урыс, маҗар телләрен, әдәбиятларын тирән өйрәнү Фатихның 1ыйльмн тикшеренүләре колачын киңәйтә, туган халкы авыз иҗатын ба- Сау, анализлау һәм бәяләүдә төплелек м кыюлык бирә. 1989 елда ул татар бәетләре буенча Ташкентта докторлык диссертациясе яклый, тиздән профессор итеп тә сайлана. Галим 1992 елдан бирле Г. Ибраһнмоа исемендәге ТӘҺТИ- дә халык иҗаты бүлеге мөдире булып эшли. Ф. Урманче хәзер алты монография, 150дән артык фәнни хезмәт авторы, ул бүген дә гыйльми эзләнүләрен уңышлы дәвам игә. Шунын белән бергә ул ТӘҺТПнең фольклор бүлеген үстерүгә, андагы белгечләрнең санын арттыруга һәм фәнни әзерлекләрен күтәрүгә зур игътибар бирә. «Казан утлары» редакциясе галимне гомер бәйрәме белән котлап, аңа киләчәктә дә иҗади уңышларга ирешүне тели һәм атаң яна бер мәкаләсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итә.

Алтын Урданың нигез ташларын салучыларның берсе булган Чыңгыз ханның эпик биографиясе турында сүз чыккач, барыннан да элек термнн-төшенчәнең мәгънәсен ачыклап үтәргә кирәк. Бу очракта сүз билгеле бер тарихи шәхеснең халык эпосы әсәрләрендә беркадәр үзгәртелеп, еш кына идеаллаштырып күрсәтелгән тормыш юлы хакында бара. Тик шунысын да өстик: халык эпосында гәүдәләнү дәрәҗәсенә күтәрелгән тарихи шәхесләрнең гомуми саны әллә ни түгел. Төрки халыклар иҗатында киң гәүдәләнеш тапкан Идегәй турында монда сөйләп тору кирәкмәс. Моннан кала нугай, үзбәк, кыргыз халыкларында Алтын Урда чоры тарихи шәхесләре хакында төрле дастаннар бар. Әмма мондый дастаннарның иң зур күпчелеге казакъ халык эпосында сакланган булса кирәк. Сүз казакъ халкының кырык нугай батыры эпик циклы хакында бара. Аларның барысында да диярлек Идегәйнең ата-бабалары һәм аның ул-оныклары образлары гәүдәләнә. Тик бу персонажлар кайвакыт Алтын Урда тарихына гына «сыеп бетмиләр». Төрки халыклар эпосында Идегәйдән соң икенче урында Чыңгыз хан образы тора дип әйтеп була. Ул — төрки-монгол эпосының иң популяр һәм «иң карт», чын мәгънәсендә тарихи образларыннан берсе. Тик монда тагы бер искәрмә кирәк: Чыңгыз хан образы бу шәхеснең әле исән чагында төрки-монгол халыкларында барлыкка килгән риваять, легенда, җырларда, аннан соң инде монгол язма әдәбиятында чагылыш таба. Чыңгыз ханның дәүләт эшлеклесе буларак кылган эшләре, күпсанлы халыклар тормышында, аларның тарихи язмышларында калдырган эзләре берничә гасыр буена дөнья тарихында гаять тә зур роль уйнап килделәр. Моны Чыңгыз хан образын ничек тә булса чагылдырган әсәрләрнең «этник тамырлары» һәм таралу географиясе дә ачыктан-ачык раслап торалар. Чыннан да, Чыңгыз хан образын гәүдәләндергән яки бу тарихи шәхеснең нинди дә булса сыйфатларын чалымлап үткән әсәрләрнең ерак саха-якут урман-кырларыннан башлап Дунай буйларына, Урта Идел тирәсеннән һиндстан, Иран, Гыйрак илләренә кадәр таралган булуын истә тотарга кирәк. Бу яктан Чыңгыз ханның халык иҗатында гәүдәләнеш тапкан образын борынгы тарихтан Искәндәр Зөлкарнәйн (Александр Македонский), төрки халыкларның данлыклы юлбашчысы Атилла образлары белән чагыштырырга мөмкин. Тарихи шәхес буларак Чыңгыз ханның дөньяви биографиясе, тормыш юлы, яу башчысы буларак таланты хәтта бездә дә беркадәр өйрәнелгән. Дөрес, нигездә тискәре яктан. Ни кыласың, Рәсәй идеологиясе гомер-гомергә прогрессив дөнья юлларының кырыеннан гына барды. Моны без бигрәк тә бүгенге көннәрдә яхшы беләбез. Тик минем максат — идеология билгеләмәләр бирү яки ярлыклар тагу түгел. Бу очракта тик конкрет фактлар гына ниндидер әһәмияткә ия. Ә инде аларны ничек аңлау һәм аңлату — менә бу чыннан да җитди бурыч. Чыңгыз хаиның эпик биографиясе турында сүз кузгатуның төп сәбәбе—ул Алтын Урда халыклары һәм аларның соңгылары иҗатында барыннан да элек чын мәгънәсендә эпик герой буларак гәүдәләнә. Аерым әсәрләрдә яки аларның теге яки бу мотив-сюжетларында аның тарихи шәхес булуы да истә тотыла кебек. Ләкин шулай да халык иҗаты әсәрләрендә гәүдәләнеш тапкан Чыңгыз хан конкрет тарихтан, хәтта үз биографиясеннән дә ярыйсы ук ерак тора. Икенчедән, Чыңгыз хан образын гәүдәләндергәндә, төрки-монголларның шигъри әсәрләре барыннан да элек аларга кадәрге төрки фольклор траднци- яләренә нигезләнәләр. Хәтта болай дип тә әйтергә мөмкин: Чыңгыз хан образын гәүдәләндерүдә төрки халыклар иҗаты традицияләре монгол әдәбияты тәҗрибәсенә караганда җитдирәк роль уйныйлар. Ә кайбер очракларда хәтта борынгы Шәрекъ фольклоры йогынтысы өстенлек ала. Әнә шул күзлектән кайбер конкрет мисалларга тукталып карыйк. илгеле булганча, халык эпосы әсәрләрендә геройның исеме, ул исемнең мәгънәсе искиткеч зур роль уйный. Бу күренеш барыннан да элек конкрет тормыш белән бәйләнгән. Әйтик, төрки һәм башка халыклар иҗатында тотемистик исемнәр зур урын алып торалар: Арыслан, Алып Арыслан, Бүре, Байбүре, Бүребәк, Бүрехан, Коблан һ. б. Мәсьәләгә бу яктан килгәндә, Чыңгыз хан исеме дә фольклор әсәрләрендә төрлечә аңлатыла. Шундыйларның иң соңгы чорларга караганы, гади һәм аңлаешлы эчтәлеккә ия булганы казакъ халкының тарихи риваятендә китерелә. Анда сүз ханның гөнаһсыз, тәүфикълы кыздан һәм кояш нурларыннан яратылуы турында сөйләнә. Ханның исеме дә әнә шул факт белән бәйләнгән, имеш. Риваятьтә сөйләнүенчә, кыз кояш нурларыннан балага уза һәм, вакыты җиткәч, Чын-кыз хан (Шын-кыз кан), ягъни, чыннан да кыз кешедән туган бала китерә. Соңыннан бу бала хан дәрәҗәсенә күтәрелә. Академик А. Н. Веселовский әлеге риваятьнең тагы бер версиясен китерә: Алтын-бил исемле хан үзенең кызын җнр астында ясалган бер мәгарәдә яшереп асрый. Чөнки аны беркем дә күрмәскә тиеш. Бервакыт кыз үзен карап торучы апайдан: «Кайларга соң син вакыт-вакыт юкка чыгып торасын9 » дип сорый. Әлеге апай: «Мин бөек дөньяга чыгам», дип җавап бирә. Кыз бала бик ялына торгач, хатын аны җир астыннан үзе белән бергә якты дөньяга алып чыга. Мәгарәдән чыгып, гомерендә беренче тапкыр кояш нурларын күргәч, кызның башы әйләнә башлый. Нәкъ әнә шул мизгелдә ниндидер илаһи бер көчләрнең үз нурлары кызга төшә. Кыз балага уза. Соңыннан бу инсафлы кыздан Чыңгыз хан туа, имеш. . Бу риваять-легендаларның сюжетына янәшәлекләр башка бик күп, шул исәптән, төрки халыклар иҗатында да киң таралган. Әйтик, кыргыз халкынын атаклы дастаны «Манас»та әйтелүенчә, баш геройның ярдәмчесе-нөгәре Алмамбет изге нурдан яралган. Казакъ халкының «Кобланды батыр»ында баш геройга карата «асыл нурдан җаралган» диелә. Татар халкынын кыска җырлары арасында мондый бер мисал да очрый: «Йөзләренә, йөзләренә йөз карадым, туймадым, Мин сине «нурдан яралган гүзәл бу» дип уйладым» Мин монда башка янәшәлекләргә тукталып тормыйм. Тик өстәп шуны гына әйтим: эпик геройның яки соңыннан дастани батыр булып киткән хан, хакан, пашина, фиргавеннәрнең кояш нурларыннан яратылуы турындагы легендалар дөнья әдәбияты вә фольклорында гаять тә киң таралган. Бу сюжетның башы, күрәсең, борынгы Шәрекъ, бигрәк тә борынгы Мисыр. Шумер-Аккад, Асснрия, Бабил әдәбиятлары белән бәйләнгән. Классик легендаларның урта гасырларда Чыңгыз хан исеменә килеп кушылуы заманында киң таралган Чыңгыз хан культы белән бәйләнгән булса кирәк. Ханны изгеләштерү, хәтта аллалаштыру заманында Монголиядә, Үзәк һәм Урта Азиядә киң таралган була. Сүз уңаеннан, беркадәр ңдеологик иркенлек туган безнең көннәрдә Чыңгыз хан культы төрки һәм монгол халыкларында яңадан калкып чыкты һәм төрле халыклар арасында киң таралды. Дөресен әйткәндә, бу ханны изгеләштерү, аллалаштыру монгол вә төрки халыклар арасында беркайчан да бөтенләй юкка чыкмады. Тик ул туктаусыз ңдеологик изү нәтиҗәсендә вакытлыча гына беркадәр сүрелебрәк торган иде. Безнең заманда монгол әдәби һәм тарихи традицияләрендә Чыңгыз хан исеме Тәм у чин формасында да кулланыла. Тик бу нсемнен чак кына башкачарак формасы да бар: Тэмуҗин. Аның да килеп чыгышы билгеле бер легенда ярдәмендә аңлатыла. Имеш, Чыңгыз хан туган көнне аның атасы Тэмуҗин исемле бер татар хакимен кулга төшерә һәм шул уңайдан әле генә туган улына алып әсир исемен куша. Бу традиция дә реаль тормышта булган хәлләрнең халык иҗатында чагылышы белән бәйләнгән һәрхәлдә, яңа туган балага беренче очраган кеше исемен кушу традициясе башка кайбер әсәрләрдә дә чагыла. Ханның бу исеме турында башка төрле мәгълүматлар да бар Әйтик, «Татармонголларның тулы тасвирламасы»нда түбәндәгечәрәк языла Тэмоҗин татар Б хакименең балалык исеме. Башта татарларда фамилияләр булмаган. (Җөмләдән, татарларда фамилияләр хәзер дә юк Ф. У.). Шулай ук тыелган исемнәр дә булмаган (гадәттә үлгән кешенең исеме тыела). Соңгы елларда татар хакимнәре үз иленнән качып киткән чжурчжень түрәләрен дә файдаланалар. Качкын түрәнең титулын кытайчага тәрҗемә иткәч, Чэн-цзи-сы хуан-ди сүзе килеп чыга. Башка кайберәүләрнең сүзләренә караганда, Чэн-цзи-сы кытайлардан алынган тянь цы сүзләренең тәрҗемәсе генә. Бу версия буенча, Чыңгыз хан исеме качкын түрә сүзләреннән алынган булып чыга. XIII гасыр җитди чыганагыннан алынган бу өзек аерым шәрехләүгә мохтаҗ. Селенга бурятларында безнең көннәргә кадәр шундый бер легенда яши. Анда Чик а елгасы буенда як-як кырыйлары кылыч белән киселгәндәй тигез, пирамидага охшаган бер кыя бар. Аның түбәсе тимерче таганыдай тигез. Заманында Чыңгыз хан әнә шул кыяда тимер суга торган булган, имеш. Ул гадәттә бер аягы белән елганың бер ягында, икенчесе белән икенче ягында басып тора торган булган... Күрүебезчә, монда барысы да тик өкияти-эпик традицияләр белән генә бәйләнгән. Шундый ук сюжет-мотивларны башка халыклар иҗатында да табарга мөмкин. Ягъни, ханның исемен мәгънәви яктан аңлата башласаң, Тэмуджин— Тимерче сүзе килеп чыга. Шул рәвешчә, бөек ханның исеме беркадәр гадиләш- терелә. Җөмләдән, килеп чыгышы ягыннан тимерче булган эпик геройлар башка халыклар иҗатында да билгеле. Мәсәлән, көньяк немецларының «Нибе- лунглар турында җыру» дастанының төп геройларыннан берсе Зигфрид та килеп чыгышы белән легендар тимерче булган дигән мәгълүматлар да бар. Ә инде эпик геройны тимерче осталыгы белән бәйләү бик борынгыдан килгән карашларга барып тоташа: күп кенә халыкларда борынгы заманнарда ук тимерче осталыгы аллалаштырылган, һич югы изгеләштерелгән. Тимер кадәр тимерне дә үзенә саналган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Чыңгыз ханның балалык исеме Тэмуджин, аның сеңелесе Темулун, Ханның сугыш хәрби башлыкларының берсе тургаут Темудерның һәм башка кайбер тарихи шәхесләрнең исемнәре дә тимер— тимур сүзе белән бәйләнгән булуы мөмкин. Ә инде безгә мәгълүм чыганакларга караганда, төрки-монголлар арасында, бигрәк тә өстен даирәләрдә хан, сугышчы—яу башы һ. б. исеменә тимер сүзен кушу гадәти бер күренеш булган. Кайбер легендаларга караганда, Чыңгыз ханның да тимерче булуын истә тотсак, әлеге фаразның нигезе тагы да ныгый. Әйтелгәнчә, хан исеменең икенче төре турында да төрле легендалар яши. Ал арның иң гадиенә, соңгырак чорларда иҗат ителгән монгол чыганагы — Саган чичәннең «Эрдени-йин тобчи»—да теркәлгәненә тукталырга мөмкин. Анда әйтелгәнчә, 1189 елда, Тэмуҗинны хан итеп сайлаганда, тнрмә алдында дүрт почмаклы таш өстендә утырган биш төстәге ниндидер тургайга охшаган кош «чингис», «чингис» дип сайрый. Чыңгыз ханның исеме әнә шуннан алынган, имеш. Ягъни, ханны сайлагач, ана яңа —хөкемдар исеме кушу кирәк була. Әлеге кошның сайрап утыруын Алла кодрәте дип таныган кешеләр ханга ЧингисЧыңгыз исемен кушалар да. Икенче бер чыганаклар Чыңгыз исемен төрки-монголларда киң таралган диңгез сүзеннән алынган дип исәплиләр. Тик бу фаразлау да нинди дә булса җитди фәнни нигезләү таба алмады. Мәсьәләнең бу өлешен йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин: Чыңгыз хан тарихи аренага чыкканчы күп еллар элек кайбер төрки халыкларда, мәсәлән, якутларда шул ук Чыңгыз исемендәге Алла булуын да күрсәтеп үтик. Бәлки бу мәҗүси Алла исеме соңыннан данлыклы хан — хөкемдар исеменә әверелеп киткәндер... алган оста изге оер зат дип Чыңгыз ханны н XIV гасырда билгесез рәссам тарафыннан эшләнгән беренче сурәте. —- _ итерелгән легендаларның кайберсеннән күренүенчә, Чынгыз ханнын исеме генә түгел, анын дөньяга килүе белән бәйле легендалар да киң эпик традицияләргә нигезләнә. Монголларның 1240 елгы тарихи хроникасы «Илаһи дастанида («Сокровенное сказание») әйтелгәнчә, Чыңгыз ханнын атасы— Югары Күк кодрәте белән дөньяга килгән Борте-Чино. Аның хатынының исеме Гоа-Марал була. Борте-Чино монгол телендә соры 6 үре дигәнне аңлата. ГоаМарал - гүзәл болан («баласы»?). Бу легендаларның төрле һәм күләмле версияләре төрки халыклар иҗатында бик күптәннән һәм ярыйсы ук кин таралган була. Сүз биредә хөкемдарның бүредән тууы турында бара. Кытай чыганакларында теркәлеп калган легендаларның берсе тасвирлаганча, V гасырның 40-нчы елларында туполар Көньяк Алтайда яшиләр. Алар жуань-жуаньнар өчен тимер казыйлар. Туполар с о кабиләсеннән килеп чыкканнар Башта алар 70 агай-эне булалар. Аларнын ин олысы Нишиду ана бүредән туган була. Ул үз кодрәте белән җил вә яңгыр башлап җибәрә ала торган була. Анын хатыннары, берсе җәй кызы, икенчесе— кыш кызы була. Н. Я. Бичуринның мәгълүм китабында әлеге легенданың тагы бер матур версиясе китерелә. Анда инде сүз хуннуларның (гуннарның) ата-бабалары турында бара. Легендада сөйләнгәнчә, бер шаньюйның искиткеч матур ике кызы була. Аксөякләр аларны алиһәләр дип йөртәләр. Шулай булгач, шаньюй алдында мондый сорау калкып чыга: бу кадәр гүзәл кызларны гади адәм баласына кияүгә бирергә ярыймы икән? Уйлана торгач шаныой мин аларны Күккә багышларга тиешмен, дигән фикергә килә. Ул төньякта, беркем дә булмаган бер җирдә манара салдыра. Кызларының икесен дә әнә шул манара башыңда салынган өйдә калдыра: ялварам Күктән, алсын ул аларны, дип. Өч ел узгач кызларның аналары аларны өйләренә алып кайтмакчы була. Тик шаньюй каршы чыга ярамый, әле вакыты җитмәде,—ди. Моннан соң тагы бер ел вакыт уза. Бер карт бүре әлеге манара янына килеп, үзенә өн казый һәм шунда яши башлый Кызларның кечесе олысына әйтә безнең әтиебез безне биредә Күккә багышлап калдырган иде. Ә хәзер менә бүре килде' бәлки анын килүе бәхет билгеседер Кече кыз шунда ук аның янына төшмәкче була. Апасы бик курыккан хәлдә, болай ди: ул хайван бит Ата-анаңны хур итмә. Кече ссңлесе аны тыңламый. Бүре янына төшә, аңа кияүгә чыга һәм ир бала китерә. Аларның балалары үрчеп, тулы бер дәүләт төзиләр. Бу әсәр Чыңгыз ханның тууы турындагы легендага бик якын. Тик Чыңгыз хан турыңдагысында сүз аллалаштырылган бүре хакында барса, биредә ул юк. Бүренең аллалаштырылуын тик легенданың эчтәлегеннән генә аңларга мөмкин Легенда буенча, шаньюй үзенең кызларын олы Күккә багышлаган иде бит Биредә Күк урынын гади бүре алыштыра. Тик бу очракта да сүз аллалаштырылган бүре турында бара булса кирәк һәрхәлдә Күк белән Җирне ирләр (ннь) һәм кыз-хатыннар (янь) җенесе белән бәйләү патша-ханнарны Күк һәм патша хатыны-ханбикәнс Җир белән бәйләүгә тәңгәл булса кирәк. Бу фикерне раслап торган һәм Чыңгыз ханның дөньяга килүе белән турыдантуры бәйләнгән тагы бер легендага тукталып үтәргә кирәк. Ул төрки халыклар иҗатында XIП XIV йөзләрдә таралган «Чыңгызнамә» дастанында китерелә. Легендада әйтелүенчә, Алангова иреннән тыш балага уза. Моны ул болай аңлата миңа кояш нуры төшә, әмма минем яннан бүре чыгып китә. Шулай булгач, тикшереп карарга булалар Өч ир Алангованын тирмәсе янында күзәтеп торалар Таң алдыннан алар күрәләр күктән ап-ак якты нур төшә Бераз вакыттан ул ак яллы соры бүре булып әверелә Алдарак китерелгән легендаларда сүз шаньюй кызыннан һәм бүредән туган бала һәм аның балалары турында барса, шул ук легенданың башка кайбер версияләрендә сүз аерым төрки кабиләләрнең ана бүредән үрчеп китүләре турында сөйләнә «Тукюларның аерым бер аймак булып яшәгән төркеме (Өс Дом) көнбатыш диңгезеннән көнбатыштарак җирләрдә гомер итә Бу хуннарның Ашина исеме белән билгеле булган аерым бер төркеме. Соңыннан бу ыру күрше бер ыру тарафыннан җимерелә һәм гомумән юкка чыгарыта Тик бер ун яшьлек малай гына исән кала Гаскәрләр, анын яшьлеген күреп, үтереп ташларга кызганалар малайның аяк-кулларын кисеп, бер үләнле күл буенда калдырып китәләр. Ана бүре аңа ит биреп тора. Хөкемдар, малайның исәнлеген ишетеп, аны үтерү очен тагы бер тапкыр үзенең кешеләрен җибәрә Малайны ана бүре янында күреп, гаскәрләр аны үгермәкче булалар. Кытай чыганакларына караганда, нәкъ әнә шул вакытта көнбатыш якның көнчыгышында, Гаочан тауларының төньяк-көнбатыш ягында ана бүре пәйда була. Тау арасындагы мәгарә эчендә куе үлән белән капланган тигез җир була. Мәгарәнең дүрт ягында да таулар. Ана бүре әнә шул мәгарәдә яшеренә һәм ун бала китерә. Алар барысы да зураеп үсәләр, өйләнәләр һәм һәркайсының да үз балалары була. Соңыннан аларның һәркайсы аерым ыру булып оеша. Шулар арасында искиткеч зур сәләтләргә ия Аш и на да була һәм ул соңыннан паднша — хөкемдар дип таныла. Бу легендаларның төрле версияләре башка халыкларда да бар. Безнең өчен бу очракта иң әһәмиятлесе—әле генә китерелгән әсәрләрнең асылда Чыңгыз ханның тууы белән бәйләнгән легендаларның, һичшиксез, нигезе булып торуында. Ягъни, Чыңгыз ханның тылсымлы тууын тасвирлаучы риваять-леген- далар төрки халыклар эпосында монголларның һәм Чыңгыз ханның тарихи аренага күтәрелеп, киң мәгънә алуыннан күп гасырлар элек барлыкка килгән әсәрләргә нигезләнүендә. Бәлки шуңа күрәдер әлеге легендаларның монголларда таралган версияләренең кайберсе Чыңгыз ханның гына түгел, хәтта монгол кабиләләренең барлыкка килүен дә бүре образы белән бәйлиләр. Бу хакта, әйтик, XVII йөз елъязмасы «Алтын дастанлда сөйләнә: «Бортэ Чино-а Тегис-далай аркылы үтеп, төньякка таба китә һәм Дзад җиренә килә (Дзад— төркичә чит, й ат дигәнне аңлата булса кирәк). Гоа Марал исемле әле кияүдә булмаган кызны үзенә хатынлыкка ала һәм әнә шул Дзад җирендә яшәргә туктала. Монгол ыруы әнә шулай барлыкка килә. Күрүебезчә, легенданың бу версиясендә төп геройлар—бүре белән болан баласы түгел, ә кешеләр. Тик аларның исемнәрендә генә тотемистик карашлар да чагылып китә. Ягъни алар, халык иҗаты традицияләре нигезендә, ерткыч хайван исемнәре белән аталалар («звериные имена»). Әмма шуңа карамастан, бу легенданың дәвамы да Чыңгыз ханның эпик биографиясенә килеп тоташа һәм ханның Бортэ Чино белән Гоа Маралдан тууы хакында сөйли. ыңгыз ханның дөньяга килүен тасвирлаган легендаларның кайберсендә ч аерым өстәмә, шул ук вакыт искиткеч тирән мәгънәгә ия булган күренешләр бирелә: «Аңа туарга вакыт җиткәч, ул уң учында бәкәй сөяге кадәр каткан кан төере тотып туа». Шул ук күренеш монголларның «Илаһи дастан»ында да чагыла. Әле генә туган баланың анасы бу күренешне улының киләчәктәге ерткычлыклары, күп кан кою мөмкинлеге билгесе дип кабул итә. 1662 елда Саган-сэцэн тарафыннан язылган «Кыйммәтле төймәләр» («Драгоценные застежки») һәм 1765 елда Мэргэн-гэгэн иҗат иткән «Алтын дастан» («Алтан тобчи») кебек әсәрләрдә Чыңгызхан белән бәйле кайбер күренешләр аның энесе Хасарга күчерелә. Күрәсең, бу авторлар халык дастаннарында киң таралган эпик геройны идеаллаштыру юлына басалар һәм әлеге кан төерен дә Хасар кулына «күчерәләр». Икенче бер төркем чыганакларда әлеге кан төере башка бер зат—бу очракта булачак ханга луслар — илаһи бер көчкә ия булган мифик затлар ханы тарафыннан бүләк ителгән тамгага әвереләләр. Чыңгыз ханның тылсымлы тууы белән бәйле легендаларның бу гаять тә үзенчәлекле детале халык иҗатының бик борынгы заманнардан килгән һәм дөнья фольклорында киң таралган әкияти-мифологик һәм эпик традицияләренә нигезләнәләр. Мәсәлән, борынгы грек мифологиясе һәм эпосының төп персонажларыннан берсе, Ахилл, Геракл, Одиссей һәм аның хатыны Пенелопа, аларның улы Телемахның ярдәмчесе, яклаучысы һәм саклаучысы Афина Паллада исемле алиһә яшен алласы Зевсның башыннан тулы сугыш савытларына киенгән һәм кулына сөңге тоткан килеш чыта. Борынгы һинд мифологиясендә, «Сугыш алласы Сканданың тууы» дип аталган әсәрдә сөйләнгәнчә, Сканданың улы Вшданха атасының бөереннән алтыннан ясалган сугыш киемнәрендә һәм шулай ук кулына сөңге тотып чыга. Аңлашыладыр, борынгы грек һәм һинд мифологиясендә һәм эпосында сүз алла һәм алиһәнең могҗизалы тууы хакында бара. Борынгы мифология һәм эпос өчен бу гадәтн һәм киң таралган күренеш. Беркадәр соңгырак, Чыңгыз хан заманнарына якынрак чорларга караган әсәрләргә мөрәҗәгать итсәк, тагы да җитдирәк, китерелгән сюжетка «якынрак» янәшәлекләр булуы ачыклана. Әйтик, англо-саксоннар эпосы «Өлкән» Эдца»да. Аның «Хлед турында җыру» дип аталган бүлегендә мондый сүзләр бар: «Хлед гуннар җирендә, изге бер урманда, кулына пычак һәм үткен итеп кайралган хәнҗәр тотып, башына шлем кигән килеш, озын тимер савытта һәм йөгерек ат белән туа». Бу тасвирлама —тулысы- Төрки-монгол эпик традицияләрендә дә дастани батырның аты анын үзе белән бер үк вакытта туа. Күрәсең, бу сюжет туннарның шигъри иҗатында да яхшы таныш булган. Бәлки Европа эпосына да ул гуннар иҗатыннан күчкәндер. «Өлкән Эдда» да ул нәкъ әнә шул «гуннар җирендә туган» Хледка карата китерелә бит. Бу фаразны дәлилләп торган тагы бер җитди фактор бар: англосаксоннарнын «Бео- вульф» һәм көньяк немецларның «Нибе- лунглар турында җыру» кебек әсәрләрендә— Көнбатыш Европаның бу классик дастаннарында төп геройлардан берсе гуннарның мәшһүр юлбашчысы Атилла (Аттли, Этцель). Чыңгыз ханның тылсымлы тууын күрсәткән детальләргә якынрак килсәк, аларга тагы да җитдирәк янәшәлекләр табарга мөмкин әрмән халык дастаны «Давид Сасунскиимның геройларыннан берсе Мгэр шулай ук кулында кан төере тоткан килеш туа. Шул ук мотив кыргыз халкының «Манасмында да бар: Манасның нөгәре Алмамбет та учында кан төере тотып туа. Генеалогик яктан соңрак барлыкка килгән «Семетей» дастанында әйтотып туалар. Шушы ук мотив беркадәр үзгәртелгән килеш алтайлыларның героик эпосы «Маадай-Карамда да чагыла. Аның баш герое Көгүдәй-Мәргән туганда анын кулларында соры һәм кара ташлар була. Шул ташлар ярдәмендә ул һаваның торышын үзгәртә, дошманнарны җиңә, кирәк булганда хәтта һәлак булган сугышчыларын да терелтә ала. Бу кара һәм соры таш Көгүдәй-Мәргәнгә аның куркыныч дошманы булган Кара-Коланы җиңәргә ярдәм итә. Көгүдәй-Мәргәннсң кара һәм соры ташы - барыннан да элек шаман атрибутлары. Моның шулай булуын Африка халыклары эпосыннан күрергә мөмкин. Анда әйтелгәнчә, эпик герой — Кояш улы туганда аның муенында бөти, кулларыңда сөңгеләр, магия һәм сихер кораллары була арбау өчен кулланыла торган ташлардан тезелгән муенса, тылсымлы кыңгырау, могҗизалы тәгамнар салынган янчык, пычак, мөгез, тылсымлы бау һ. б. Борынгы карашларның үзгәрүе һәм халык эпосының алга таба үсү процессында бу ташлар да төрле үзгәрешләр кичерәләр. Каракалпакларның «Кырык кыз» героик дастанында әйтелгәнчә, аның төп геройларыннан берсе Арысланның хәрәземлеләр аңа бүләк иткән тылсымлы кыйммәтле ташы гәүһәре була. Бу ташны югалткач, Арыслан үзенең дошманнарыннан җиңелә Борынгы эпик дастан герое гадәттә тылсымлы әйберне беркайчан да югалтмый. Арысланның гәүһәр ташын югалтуы соңгы чор маҗаралы сюжетлары белән аңлатыла. Кашка кайбер әсәрләрдә шул ук тылсымлы әйберләр бөтенләй башка төрле вазыйфада кулланылалар. Әйтик, Тибеттә иҗат ителгән «Зиһенлелек һәм ахмаклык турында сутра»да шундый бер сюжет китерелә, кечкенә бала учларында нәрсәдер кыскан килеш туа. Малайның ата-анасы моңа нык гаҗәпләнәләр Капанын кулларын ачып карасалар, аның икс учында да алтын тәңкә икән Ин җитдие бу тәңкәләр беркайчан да бетми икән, имеш Китерелгән һәм беркадәр күзәтелгән легендаларның, шул исәптән, аларның Чыңгыз хан исеме белән бөйләнгәннәрснсң дә барлыкка килүе һәм киң таралуы борынгы нндоарийлар мифологиясе һәм эпосы белән бәйләнгән «Кришна турында дастан» героеның дөньяга килүен тасвирлаган күренешләрдә әле генә нча әкияти-мифологик характерда Тик аның тормышчан нигезе дә бар. Ул «Хервер турында сагамда чагыла: «Ул заманнарда шундый бер мәкаль таралган була: «сугышчы үзенең коралы һәм аты белән туа». (Татар халкында да «Ирегетнен эчендә иярләгән ат ятыр» дигән мәкаль бар). Ул заманнарда ир-егет туганда махсус корал сугып куялар икән. Ир-егет белән бер үк вакытта туган атны да, әзер коралны да аңа бүләк итә торган булганнар» телгәнчә, Семетейнең нөгәрләре Көлчоро кулында чәчәк, Канчоро кан төере Чыңгыз ханның сурәтләре тарихта бик күп сакланып калган. Рәсемдә шулерның берсе. күзәтелгән версияләрнең барысы да диярлек бер җиргә, бер әсәр эченә тупланганнар кебек. Анда әйтелгәнчә, Деваки белән Васудева үзләренең әле генә туган сигезенче улларын күргәч, нык куркып калалар, аның алдында саҗдәгә китәләр һәм аңа котлары алынып карап торалар. Чөнки сабый чыннан да искиткеч була Аның күзләре лотос чәчәгенә охшаган; куллары икәү генә түгел, хәтта дүртәү, бер кулында кабырчык, икенчесендә — сугыш чукмары, өченчесендә нык кайралган диск, дүртенчесендә — лотос чәчәге. Ул үзе баштан аякларына кадәр алтыннан яратылып, әле генә күтәрелеп килгән кояш нурларына чумган болыт кебек икән. Китерелгән материаллардан аңлашыладыр Чыңгыз ханның могҗизалы тууын сурәтләгән легендада чагылыш тапкан мотивларның барысы да диярлек халык иҗатының киң таралган һәм күптән, хәтта бик борынгы заманнардан ук билгеле булган традицияләргә нигезләнәләр. Төрки фольклордан алынган һәм бүре образы белән бәйле детальләр күрсәтүенчә, әлеге легендаларның барысы да, аларда чагылыш тапкан аерым мотивлар Монгол империясеннән һәм Чыңгыз ханнан күп элегрәк төрки халыклар иҗатында барлыкка киләләр. Монголларның «Илаһи дастан»ына алар безгә билгеле булмаган борынгы төрки язма чыганаклардан яисә төрки халыкларның авыз шигъри иҗатыннан алынып кертелгәннәр. Чынгыз ханның дөньяга килүе белән бәйләнгән легендалар турындагы кыска- ча күзәтүләрне әлегә шушының белән чикләп, каһарманның эпик биографиясендә чагылыш тапкан тагы бер җитди һәм гаять тә үзенчәлекле күренешкә тукталып карыйк. . . арихтан билгеле булганча, Чыңгыз ханның бөтен гомере, аның эшчәнлеге Г В ' нигездә төрле һәм уңышлы сугышлар белән бәйләнгән. Бу тарихи шәхес дөнья тарихында яулап алучы һәм ул заманнарның ярты дөньясыннан да киңрәк җирләргә җәелгән Монгол империясен төзүче буларак танылган. Мәсьәләнең бу ягын ачыклауны бурыч итеп куймастан, мин тик биредә халык иҗатында киң таралган тагы бер легендага, бу очракта Чыңгыз ханның чыннан да сугышлары белән бәйләнгән күренешкә тукталып үтәргә кирәк дип саныйм. Югарыда без Ашннаның зур сәләтләргә ия зат булуы һәм аның хөкемдар итеп сайлануы турында әйтеп үткән идек инде. Монда бу фактка тагы бер тапкыр игътибар итеп, шуны өстик: үзенең бүредән килүен ассызыклап үтү өчен, Ашина үзе яши торган илнең капкасы башына бүре башы сурәте төшерелгән байрак элеп куя. Соңыннан төрки-тупо кабиләләренең хәрби байраклары алтыннан бүре башы рәвешендә ясала башлый. Бу, күрәсең, халык иҗатында бик сирәк очрый торган һәм эпик геройның кайдан килеп чыгуын, кемнән тууын турыдан-туры күрсәтеп торган деталь. Килеп чыгышы ягыннан бу йола һәм аны чагылдырган легенда барыннан да элек төрки халыклар иҗаты белән бәйләнгән. Соңыннан ул төрки кабиләләрнең тотемы булган ата бүре һәм ана бүре хакындагы легендалар белән бергә монголлар тарафыннан үзләштерелә һәм шулай ук киң тарала. Легенда буенча, Чыңгыз хан да соры бүредән туган булгач, ул да үзенең «атасына ихтирам йөзеннән үзенең байрагын алтын бүре башы белән бизи» Бу гадәт төрки халыклар арасында шулкадәр киң таралган булган, күрәсең, монголлар аны бернинди үзгәрешсез үзләштерәләр һәм үзләренеке дип игълан итәләр. Бу адым билгеле бер сәяси мәгънәгә дә ия була. Чөнки монгол кабиләләренең төрки халыклар белән тугандаш булуларын ассызыклап тора. Өстәвенә, төрки халыклар Монгол империясендә төп урынны алып торалар Күрсәтелгән мотивның борынгылыгы турында башка кайбер мәгълүматлар да бар. Үзәк Алтайның безнең эрага кадәрге VII— VI йөзләргә караган Башадар курганнарында С. И. Руденко археологик эзләнүләр алып бара Анда табылган һәм бик матур итеп эшләнгән камчы сабына уелып ясалган һәм алтын белән бизәлгән бүре башы сурәтләре төшерелгән. Сурәттәге өч бүре башы да алга таба карап торалар. С. И. Руденко сүзләренә караганда, бу—безгә күптән таныш, үткен тешле һәм азулы, борыннары беркадәр күтәрелгән, күзләре ачык, колаклары очлы ерткыч хайваннар. Билгеле булганча, хәрби камчы — сугышчы һәм аучы коралы. Бәлки ул хәрби бәрелешләр вакытында да кулланыла торган булгандыр. Камчы күчмә малчылар һәм сугышчылар тормышында гомумән зур урын алып торган. Л. В Гребнев сүзләренә караганда, тува халыкларында хәрби җайдакның төп коралларыннан берсе хәрби камчы була. Нәкъ әнә шуңа күрә аны сурәтләүгә халык эпосы әсәрләрендә зур урын бирелә. Димәк, кайчандыр алтын бүре башы хәрби корал ларны бизәү өчен кулланыла торган булган. Камчы сабында урын алган бүре башларын С. И. Руденко «безгә күптән таныш» дип атый һәм аларның «сугышчан дыяфәтен» ассызыклап яза. Күрәсен, биредә дә сүз шул ук безгә чыннан да яхшы таныш алтын бүре башлары турында бара. Соңыннан ул Ашнна һәм Чыңгыз хан байракларына күчерелә. Халык иҗаты, бигрәк тә халык эпосы әсәрләре күрсәтүенчә, бүрене, бигрәк тә а к яки соры бүрене аллалаштыру башка, шул исәптән, татар халык иҗатында да киң таралган. Хәрби байракка яки бүтән хәрби әйберләргә алтын бүре башы сурәтен төшерү дә зур популярлык казана. Үз вакытында профессор Кирәй Мәргән язганча, бүрене изгеләштерү, ана тирән ихтирам белән карау Башкортостанда да ярыйсы ук таралган күренеш була. Кабилә башлыклары, соңыннан хәтта волость старшиналары да, үз хакимиятләренең бик борынгыдан килүен күрсәтү өчен һәм аерым символ итеп бүре башы төшерелгән тамга йөртә торган булганнар. Төрки-монгол халыкларының бу йолалары шулай да соңгы чорларда туган карашлар белән бәйләнгән. Бу йоланың чын тарихн-этнографик нигезе, күрәсең, тирәндәрәк яшеренгән һәм аның үзенә генә хас аерым серле-сихерле йола мәгънәсе дә бар. Гомумән, төрле җәнлекләрнең, хайваннарның символын хәрби атрибутларга беркетү бик борынгыдан килә торган гадәт булса кирәк. «Татармонголларнын тулы тасвирламасы» китабында күрсәтелгәнчә, монголларда гадәттә югары социаль баскычта торган түрәләр үзләре белән алтын тактачык йөртә торган булганнар Анда бер-берсенә карап торган ике юлбарыс сурәте төшерелгән була Бу билгене «юлбарыслар сугышы» дип атыйлар (пайцза) Башкортларның «Урал-батыр» дастанында падиша байрагына төшерелгән кара карга сурәте турында сөйләнә Бу байрак кешеләрне корбанга чалу йоласын үтәгәндә күтәрелә икән. Ә инде кара карга бик күп халыкларда һәрвакыт диярлек үлем символы булып килә. Моның да бик күп конкрет мисалларын китереп булыр иде. Төрки-монгол легендаларында бүре башы төшерелгән байракларны сугышка барганда дошманнарны куркыту өчен куллану хакында бер сүз дә юк. Хәер, бу үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк. Шулай да төрки-монгол риваятьлегендала- Еыннан «төшеп калган» күренешне Корнелий Тацит хезмәтләрендә китерелгән әм герман кабиләләренә караган детальләр белән тулыландырырга мөмкин. Тацит сүзләренә караганда, бу кабиләләр кыргый хайваннар сурәтләрен төрле изге урманнарда саклыйлар һәм сугышка барганда үзләренең алларында күтәреп баралар. Сугыш башланыр алдыннан гаскәрләр алдында төрле кыргый хайваннар сурәте төшерелгән байракларны яки штандартларны йөртү йоласы турында башка кайбер мәгълүматлар да бар һәм алар бу йоланың бик борынгы заманнардан ук билгеле булуы турында сөйлиләр. Безнең эрага кадәрге VIII йөз Ассирия патшасы Саргон П-нең хәрби язмасында шундый сүзләр бар. «Минем алдан баручы билгеләр». Академик И. Дьяконов бу сүзләргә мондый аңлатма бирә «Борынгы заманнарда сугышчылар алдында байрак урынына төрле символик сурәтләр төшерелгән һәм металлдан ясалган тамгалар йөртә торган булганнар, бу тамгаларда төрле аллалар яки аларның символлары сурәтләре ясала торган булган». Мондый гореф-гадәтләр һәм йолалар халык иҗаты, бигрәк тә халык эпосы әсәрләрендә дә чагылыш табалар. «Шаһнамә»дә күрсәтелүенчә, Туеның байрагында фил, Гудерзаныкында арысланның зәңгәр сурәте. Гиз байрагында алтын бүре символы төшерелгән була. Башка кайбер батырларның байракларында кыр дуңгызы кабан, көмеш ай, аҗдаһа һәм алтын башлы арыслан сурәте бирелә. Шулай да төрле символик сурәтләрнең безнең өчен иң отышлы чагылышы борынгы һинд эпосында «Бхарат оныкларының бөек сугышы турында дастанвда чагыла. Анда сөйләнүенчә, Кауравлар сугышка әзерләнәләр Шул вакыт Шантану патшасы белән Гангның улы, ак чәчле Бхишма пәнда була. Ул көмеш белән ялтыратылган арбада, алтын пальма сурәте төшерелгән ак байрак белән ак болытлар арасыннан ялтырап күренгән ай кебек килеп чыга Сугышчы байрагын бизәп торучы пальма яфрагы берничек тә сугышчанлык турында сөйләми, билгеле. Чөнки пальма бик борынгыдан бирле һәрвакыт тик тынычлык һәм дуслык символы ролен үти. Беренчелек пальмасы дигән мәгълүм тәгъбир дә шул хакта сөйли. Борышы Грециядә төрле спорт ярышларында беренчелекне алган кешегә пальма яфракларыннан ясалган бәйләм бүләк итә торган булганнар. Шул ук әсәрдә бөек сугышчы, Кунти белән Кояш алласы Сурьяның улы — Карна байрагындагы символ турында да сөйләнә. Карна җитәкчелегендәге сугышны тасвирлаганда, дастан түбәндәгечәрәк сүзләргә мөрәҗәгать итә: менә Карна үзенең кояш кебек ялтырап торган арбасында сугышчылар алдында пәйда булды. Аның кулында алтын белән бизәлгән ук, байрагында — сугышчан фил сурәте. Биредә күрсәтелгән фил геройның сугышчанлыгы хакында сөйли, билгеле. Гаять тә сугышчан, көчле һәм илаһи бер куәткә ия булган Аржунаны сурәтләгәндә дастан әлеге мотивның чын мәгънәсенә тагы да якынрак килә. Ул сугыш алып барганда, аның байрагын бизәп торучы маймыл сурәте коточкыч бер тавыш белән улап җибәрә һәм Арҗуна дошманнарының котын ала. Бу сурәт-символның борынгы төрки символларга якынлыгы бәхәс уятмый кебек. Тагы да җитдирәге: байракта күрсәтелгән символ бу очракта эпик батырның үзен алыштьфа кебек. Гадәттә халык эпосы әсәрләрендә батырның коточкыч көчкә ия булган тавышы дошман гаскәрләрен чиксез куркуга сала. Мисал рәвешендә якутларның архаик эпосы «Ашкынулы Нюргун Боотур» дастанында китерелгән күренешне алырга мөмкин: «Нюргун Боотур аңлады — ерткыч аны сугышка чакыра; батыр үзе котырган үгез кебек улап җибәрде». Халык эпосында киң таралган бу күренешнең тамырлары шумер-аккад эпосыннан башлана. Гильгамеш турындагы «Барысын да күргән» дастанында шундый сүзләр бар: «Хум- баба — аның тавышы гарасат кебек». Хумбаба — явыз зат. Әлеге дастанның баш герое Гильгамеш әнә шул зат белән сугыш алып барырга тиеш. Шул рәвешчә без, төрле тарихи-типологик чагыштырулар ярдәмендә борынгы төрки-монголлар, бу очракта Ашина белән Чыңгыз хан байракларында урын алган алтын бүре башы символының төп мәгънәсен аңлау дәрәҗәсенә якынайдык кебек. Иң элек әле генә күрсәтелгән Арҗуна байрагындагы маймыл — символның сугыш вакытындагы хәрәкәтләренә игътибар итик. Ул тере һәм көчле, куркыныч җан иясе кебек хәрәкәт итә: сугыш дәвамында аның авызыннан коточкыч тавыш чыга һәм дошманнарның котын ала. Ягъни, символ үзе конкрет сугышта конкрет эшләре белән катнаша. Бу, күрәсең, бик борынгыдан калган күренеш. Төрки-монголларның алтын бүре башы да шулай ук хәрәкәт итә дигән мәгълүматлар фольклорда сакланмаган. Әмма бу чыннан да шулай булырга тиеш дигән фикер әллә ни бәхәс уятмый. Арҗуна байрагындагы маймылның үз-үзен тотышында әлеге символның иң борынгы һәм беренчел мәгънәсе сакланып калган булырга тиеш. Димәк, мондый символлар һәрвакыт эпик геройның дошманнарын куркуга салу сәләтенә ия. Аны хәрби байракка шуның өчен төшерәләр дә. Гомумән, бу символ хәрби дошманнарның гына түгел, тирә-яктагы һәрбер затның котын алырга тиеш. Димәк, бу символ тик ерткыч хайван — арслан, юлбарыс, сугышчан фил, соры яки ак бүре ролен генә үти дип уйлау мәсьәләнең асылын ачыклап бетерми. Ул тагы да ниндидер җитдирәк, куркынычрак мәгънәгә ия булырга тиеш. Борынгы төркн-монгол легендаларында сүз ата-бабаның алтын башы символы турында бара Шулай булгач, аның төп мәгънәсе дә ата — бабалар культы белән бәйләнгән булып чыга. Ә инде ата-бабалар культы бик борынгы заманнарда кешеләрнең көндәлек тормышында искиткеч зур роль уйнаган. Ата-бабалар культы — бу барыннан да элек үлеләр культы. Билгеле булганча, үлеләр культы мәгълүм диннәргә кадәр барлыкка килгән иң борынгы ышанулардан тора. Соңыннан барлыкка килгән диннәр әнә шул үлеләр культына нечкә бер пәрдә булып кына торалар. Шуна күрә борынгы төркимонголларның байрагында урын алган символ — ак яки соры бүре башы әлеге кабиләләрнең дошманнарын зур куркуга салырга, аларның котын алырга тиеш. Шуңа күрә бу символ борынгы төркиләрдән монголларга күчә һәм Алтын Урдада яшәгән башка халыкларның шигъри иҗатында киң тарала. Идел буе татарлары иҗатында һәм аларның көндәлек тормый панда әлеге гореф-гадәтләр һәм йолалар сакланмаган кебек. Аның каруы —безнең халык иҗатында бүрене, бигрәк тә бүреләр яки урман патшасы Ак бүрене олылау, ихтирам итү, аллалаштыру турында искиткеч матур һәм зур күләмле әсәр— «Ак бүре» әкияте сакланып калган. Җөмләдән, Ак бүрегә багышланган күләмле гүзәл бер әсәр тик безнең халыкта гына билгеле. Биредә мин төрки-монгол халыклары иҗатында Чыңгыз хан образы белән бәйле иҗат ителгән әсәрләрнең барысына да тукталуны бурыч итеп куймадым. Мондый эшне бер мәкаләдә генә хәл итү мөмкин дә түгел. Моның өчен махсус һәм күләмле монография язарга кирәк. Бу мавыктыргыч бурычны киләчәккә калдырып, шуны әйтим: Мин тик Чыңгыз хан белән бәйле әсәрләрнең өч кенә мотивына кыскача тукталып үттем: халык иҗаты әсәрләрендә эпик герой буларак гәүдәләнгән Чыңгыз ханның исеме; ханның тылсымлы тууы; аның төп 180 эшләре белән бәйләнгән, гаять тә тирән мәгънәгә ня булган алтын бүре башы символының ин борынгы һәм беренчел мәгънәсе Кыскача күзәтүләр нигезендә түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: Чыңгыз хан образы гадәттә халык иҗатының тирән мәгънәле традицияләре нигезендә барлыкка килгән әсәрләрдә гәүдәләнә. Монгол әдәбиятында һәм фольклорында бу образ нигездә язма чыганакларда сурәтләнсә, төрки халыкларда ул барыннан да элек авыз иҗаты, фольклор әсәрләрендә гәүдәләнә. Тик монгол язма әдәбиятында да Чыңгыз хан образын сурәтләгәндә чыганаклар барыннан да элек төрки халыклар шигъри иҗатына нигезләнәләр. Югарыда беркадәр күзәтелгән сюжетлар һәм мотивларның барысы да борынгы төрки фольклордан алынганнар. Моның төп сәбәпләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: монгол кабиләләре һәм Чыңгыз хан тарих дөньясына күтәрелгәнчә һәм күп гасырлар элек шул ук җирләрдә, шул ук далаларда төрки халыкларның берничә катлаулы һәм зур цивилизацияләре булып уза Атилла җитәкчелегендә иксез-чиксез Евроазия далаларына җәелгән гуннар державасы; аннан соң 350 ел буена шул ук далаларда барлыкка килгән һәм Ашнна нәселеннән килгән хөкемдарлар кул астында яшәгән төрки дәүләтләр (VI—VIII йөзләр); Хәзәр каганаты, Кубратның Бөек Болгарстаны; Урта Идел буе Бөек Болгар дәүләте. Чыңгыз хан образын сурәтләгән әсәрләрнең нигездә төрки фольклор традицияләренә нигезләнүенең икенче төп сәбәбе бу төр әсәрләр Чыңгыз хан үзе нигез салган Монгол империясенә караганда, Алтын Урда халыклары арасында киңрәк таралалар. Бу төр әсәрләр тик Монгол империясендә генә яшәсәләр, алар әлеге империя юкка чыгу белән бергә онытылган булырлар иде. Әмма бу традицияне шул ук җирләрдә барлыкка килгән Алтын Урда халыклары иҗаты күтәреп ала һәм киң таратып, күп кенә очракларда, Чынгыз хан культы белән бергә, безнең көннәргә кадәр саклап кала.