Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘЙНЕ ОЗАТУ

Бүгенге хәлләребез Йодрыклар чыкты кесәдән, Бүген һәркем гайрәтле! Буташтырып бетерделәр Яман белән әйбәтне. Өскә чыкты еллар буе Сөрсеп яткан явызлык. Тыялмый ул явызлыкны Бернинди дә авызлык. Нинди сандыкларда яткан Соң бу этлек, көчеклек. Кемгә генә кагылсаң да Көнчелек тә хөсетлек. Эшләүче аз — элеккечә Бар да таләп итәләр. Дәшми торсаң, бәгыреңне Эттәй талап китәләр. Бу кешеләр бер-берләрен Тотып ашарлар иде; Ирек бирсәң, бер-берләрен Тотып асарлар иде; Утыз җиденче ел булса, Тәмләп сатарлар иде; Йә булмаса, диварларга Терәп атарлар иде; Бар кешелегеңне җиргә Салып таптарлар иде... Уйлап куям — болар да бит Безнең татарлар инде. Почетта хәзер юньсезлек, Намуссызлык, нахаллык. Нәрсә булды соң әле бу?— Ну, замана! Ну, халык! Алдамыйк үзебезне! Кинәт кенә диндарландык Элекке имансызлар. Башыбызда — шәл, түбәтәй.. Күрсеннәр, инансыннар. Бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә Үзем дә килештсрәм: Мәчетләргә йөрештерәм, Хәерләр бирештерәм. Түбәтәй дә кисштерәм, Кия иде бабам да. Коръәнне дә сыйпап карыйм, Тукай кебек, алам да.. Үзе генә белсен кеше Ышанганын аллага. Мин диндар, дип, кешене дә, Үзеңне дә алдама! Гөнаһтан куркыйк аз гына — Ходай белә барсын да Зинһар өчен, дим, гөнаһлы Булмыйк ходай каршында Диндарлык килер безгә дә.. Ул юл — изге, ул юл — ак. Ходайга юл җиңел түгел, Ходайга юл ул ерак Казан. Кремль. Ак диварлар Казан. Кремль. Ак диварлар Балкый ул әллә каян Авасың бит. Сөембикә — Әйдә, үземә таян! Казан. Кремль. Ак диварлар... Чал тарихлардан калган. Ташларына татарларның Кайнар каннары тамган. Казан. Кремль. Ак диварлар... Капкаңны кемнәр кагыр? Сине тагын кемнәр алыр? һәм кемнәр саклап калыр?!. Казан. Кремль. Ак диварлар... Татарның баш дивары. Син—татарның йөзек кашы... Син—таш кына нибары... Оялам мин каеннардан Тәрәз төбендә каеннар, Каеннарның аклары. Ахрысы, ак каеннарның Гашыйк булган чаклары. Үзләренә алар урын Табалмый басып тора: Дәрманнары ташып тора, Күкләргә ашып тора. Син булмасаң, каеннарга Булыр идем, аһ, гашыйк! Каеннар карый бүлмәгә, Тәрәзләрем ап-ачык. Алар безгә карап тора, Күреп тора һәммәсен. Оялам мин каеннардан, Яп тәрәзә пәрдәсен. Җәйне озату Көннәр һаман җылы әле. Сентябрьнең бише. Җиңелчә, җәйчә киенеп Йөри әле кеше. Яфраклар гына акрынлап Керә сары төскә. Күнегәбез, буйсынабыз Без дә сары көчкә. Тышта жәйчә челлә әле, Эчтә—сагыш кына. Мондый хәлләр табигатьтә Була ялгыш кына. Ак болытлар шундый биек, Җилләр йөри биеп. Кыштырдый сары яфраклар Бәгырьләргә тиеп. Дөньяның хозурлыгына Буламы соң туеп! Көзләрне дә, кышларны да Буламы соң тыеп? Кояш. Рәхәт. Ак каеннар Утыралар оеп. Күңел генә көзне тоя — Шуңа, ахры, боек. Бараба, Барда, Барыш... Татарларыма тартылам, Татарларыма барыш. Чакмагыш, Чишмә, Илеш... Татарларым көтә мине — Илемә кайтып килеш. Касыйм, Ижау, Каргалы... Кайларга чыгып китсәң дә Үз илеңә бармалы Әстерхан, Курган, Кырым. Кайчандыр ата-бабалар Нигезләр кор1ан урын. Ырынбур, Нижгар, Бүздәк.. Китеп барам туганнарны — Татарларымны эзләп. Чиләбе, Тобол, Төмән... Анда да татарлар көтә Ипитозлары белән. Бу татар, һай, сибелгән.. Рәсәйнең бөтен картасы Татар белән чигелгән. 1994. Актаныш. Сабантуй Атлар чаба. Чабышкылар. Чабыш бара каты! Иң беренче булып килә Президентның аты. Килә аты уйнап кына, Күзнең явын алып. Йөрәкләр куйды кысылып, Ах, дип куйды халык. Бүтән бөтен атлардан да Тора аерылып. Тик ул кинәт кереп китте Читкә каерылып. Кереп китте урманга ук һәм югалды күздән... Ах, ничекләр җилә иде, Җиңә иде тиздән! Менә бит әй, чит тарафка Кереп китте дулап — Президентның үзенә һич Охшамаган бу ат. Шагыйрьләрне яраталар... Шагыйрьләрне яраталар!.. Шуңа яла ягалар, Шуңа ярлыклар тагалар, Авызларын ябалар. Шагыйрьләрне яраталар!.. Шуңа күрә өрәләр, Шуңа башларын кисәләр, Йә сөргенгә сөрәләр. Шагыйрьләрне яраталар!.. Шуңа күрә саталар, Төрмәләргә утырталар, Асалар йә аталар. Шагыйрьләрне яраталар!.. Ачтан да үтерәләр... Үзе үлгәч, үзен күмгәч, Бәрхетләргә төрәләр. Сон буенда кояш байый Сөн буенда кояш байый, Байый күзгә күренеп. Нурларына рәхәтләнеп Куеп була кер элеп. Кызыл шәфәкъ. Кызыл болыт. Кызылдан кызыл кояш. Бигрәк ямансу—кояшның Тиздән батасын тойгач. Сөн буенда кояш байый.. Сүрәнләнә, сүрелә. Ничек кенә төшенергә Бу кояшның серенә? Тешеп бара кызыл кояш Нәкъ Актаныш янына Анда — якты... Безнең авыл Инде төнне ябына. Сөн буенда кояш байый Моңсу гына, соң гына. Кояш түгел, гомерләрем Байый сыман тын гына. Кылганнар Әй, кылганнар, кылганнар. Әнкәемнең чәчләренә Көмеш булып кунганнар... Тавышсыз-тынсыз гына Җилфер-җилфер җилфердиләр, Җырсыз да моңсыз гына... Дулкынлана кылганнар. Кылганнар ниләр кылганнар, Кылганнар ник тынганнар?.. Көйләр көйлидер алар. Без белмәгән, без теләгән Серләр сөйлидер алар. . Узып барышларыдыр. Болар — Болгар кылганнары, Болгар сагышларыдыр Чынлап, алардыр, алар Болгардан Татар Иленә Ашыгалардыр алар... Җилфердиләр җилсез дә. Кылганнарның җыр-моңнарын Ничек җиткерим сезгә? «Мин чибәрме?» —дип сорыйсын Чибәр инде, чибәр! Тагын да чибәрләнерсең, Бер елмаеп җибәр! Чибәрлегең тирә-якка Якты нурын сибәр Ничек инде мин сөйгән кыз Булмасын ди чибәр?