Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ АЧЫК ҺӘМ ЯШЕРЕН ИМЗАЛАРЫ

Шагыйрь үзе исән чакта ук ун төрле имза белән газета һәм журналларда 5?i I күренгән әсәрләрен китапларына кертен калдырган. Аның имзаларының  ачылу тарихы шул вакытларда ук башлана. Соңрак бу эшкә аның күптомлы басмаларын әзерләүчеләр зур өлеш керттеләр. Без аларга: шагыйрьнең Өчтомлыгын (1929 1931) төзүче Фатих Сәйфн-Казанлыга, ике томлы Академик басманы (1943 1948) һәм Беренче дүрттомлыкны (1955 1956) төзүче Хәй Хнсмәтуллнн белән Якуб Агишсвларга, Икенче дүрттомлыкны (1975 1977) һәм Биштомлыкны (1985 1986) төзүче Рәшат Гайнановка (аның «Билгсссзлектән яна томга» дш ән мәкаләсендә дә сүз псевдонимнар турысында бара «Соң Татарстан», 1976 сл, 20 май) рәхмәтле булырга тиешлебез Шулай ук Г Халит, Р. Башкуров. Р Нәфый- ков, И. Нуруллин, М. Мәһдиев, Н. Юзиев, М. Гайнетдннов, Ф Ибраһнмова, Р Якуповларның да Тукай имзалары мәсьәләсенә караган кыйммәтле фикерләре бар. Минемчә, Тукай имзаларын беренче мәртәбә исемлек рәвешенә китереп М Бурнашева бастырды (Беренче дүрттомлык, 4 нче том. 257 бит) М Һадиның (М Бөдәйлинсн) «Псевдонимнар сүзлеге»ндә исә («Казан утлары», 1969 ел. 1 нче сан) Тукайның 24 имзасы саналган, ләкин ике хәреф хатасы булу аркасында, алар 22 генә булып күренә. Ү. Гыймадиевның «Сила сатирического слова» дигән китабы ахырындагы (1987) исемлектә 26 имза (М Һадиныкыннан 7 се төшерелгән 9 имза өстәлгән). Мин, Тукай әсәрләре басмаларын һәм күптомлыкларын әзерләүчеләрдән булмасам да, имзаларның исемлеген төзеп карарга уйладым. Нәтиҗәдә ул мондыйрак рәвеш алды. 1 ТукаЙНЫН ачылган имзалары (аларның иясе Тукай булуны инкяр итәрлек мәгълүматлар күренми): 1. Адвокат. «Яңа дәгъва» исемле һөжүви (сатирик) парча «Уклар» журналында (1906 ел, 3 нче сан) шул имза белән чыккан. Беренче мәртәбә Биштом- лыкта басыла. 2. Айнук Самакай малае. «Шыер» пародиясе «Ялт-йолт» журналында (1912, 37 нче сан) шул имза белән бирелә. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кереш сүзе төшерелеп, «Бәет» дип исемләнеп кертелә. М. Һади исемлегендә ялгыш «Аннур Самакай малае» диелгән. 3. Берничә кешеләрнец үтенече буенча вәкил — Уральск кешесе. «Шәһәремездәге зур тәмгылы муллаларга бер-ике сүз» исемле публицистик чыгышы «Фикер» газетасында (1906 ел, 21 июль) шул имза белән бирелгән. Шунда ук «Уральск кешесе» имзалы мәкалә дә бар. Беренче тапкыр Беренче дүрттомлыкка кертелгән. 4 Бер фикерче, «һәркимиң кәндинчә вардыр ля мәхаль әндишәси» исемле публицистик мәкалә «Фикер»дә (1906 ел, 31 август) шул имза белән чыга. Аның Тукайныкы булуын И. Нуруллин дәлилләп күрсәтте (Тукай иҗаты. Казан, 1964 ел, 73 бит). Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелә. 5. Биик усал. «Алай-болай» фельетоны «Фикер»дә (1906 ел, 3 июль) шул имза белән чыга, ә дәвамы — 21 июль санында, имзасыз. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелгән. 6. Г ъ. (Габдулладан кыскартылган). «Кечкенә генә бер көйле хикәя» поэмасы «Фикер»дә (1906 ел, 17 май) шушы имза белән чыга. Беренче мәртәбә Өчтомлыкта басылган. 7. Гъ. Т. Г. Тукайның инициалларыннан ясалган бу имза белән «Әль-ис- лах» газетасында, «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» һәм «Шура» журналларында егермедән артык шигъри һәм чәчмә әсәре басылган 8 Габдулла Тукаев (Г Ту кае в). Шагыйрьнең туганда кушылган исеменнән (метрика кәгазендә—Габдуллаҗан) һәм фамилиясеннән ясалган әлеге ачык имза белән күпсанлы шигырьләре, публицистик чыгышлары, игъланнары, аңлатмалары һәм искәрмәләре басылган, махсус кәгазьләре (бланклары) булган. Русчасы—Абдулла Тукаев (А. Тукаев, А. М. Тукаев, А. М.-Г. Тукаев). Исән чакта чыккан күпчелек китапларының авторы итеп тә Габдулла Тукаев (Г. Тукаев) күрсәтелә. Тукаев фамилиясенең кайдан килүе әлегәчә билгесез. Ярулла Моради үзенең истәлегендә Уральскидә рус-татар мәктәбендә укып йөргәндә Тукайның Гарипов фамилияле булуын, бераздан әтисе язуларын табып, чын фамилиясенең Тукаев булуын белеп, «Тукаев» дип яза башлавын хәбәр итә. 1903 елның 30 июнендә апасы Саҗидәгә җибәргән хатында да имза— Габдулла бине Мөхәммәтгариф Тукаев. X Зәбиров әнисе Газизәнең дә «кыз чагындагы фамилиясе Тукаева» дип язып чыккан иде М Мәһдиевнен фикере кызыклы Ул бер мәкаләсендә (1973) болай ди «Тукай «Габдулла Мөхәммәтгариф улы», яки һичъюгында «Габдулла Гарипов» булырга тиеш иде. Ләкин ул үзенең иң беренче публикациясенә үк «Габдулла Тукаев» дип имза куя. Тукайның нәсел-нәсебеннән дә, замандашларыннан да бу псевдонимның каян килгәнен әйтеп калдыручы булмаган. Тукайның ерак нәселендә дә андый кешенең барлыгы искә алынмый. Каян килгән бу? Габдулла Гарипов аны очраклы рәвештә алмагандыр бит? «Тукай» сүзенең мәгънәсен, бәлки, гарәп-фарсы сүзләреннән чыгып эзләргә кирәктер. Гарәп-фарсы телләренең белгечләре моны ачыкларга ярдәм итәрләр.» 3. Рәсулеваның «Тукай эзләреннән» китабының (1985) фәнни редакторы һәм бит асты төшермәләрен язучы Р. Якупов Тукайның әтисен «Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов» дип күрсәтә. «Тукаев»ның кайдан килүе, шулай итеп, ачыкланмаган хәлдә кала. 3. Рәсулева китабында Мөхәммәтгарифның бабасының бабасы Туктулы булуы да әйтелә. Бәлкем, шуннан киләдер. Тукаев фамилиясе татарлар арасында шактый еш очрый, ул үз телебез җирлегендә ясалган булса кирәк. Моңа Г Саттаров кебек галимнәребез дә игътибар итәләр И. Нуруллин «Габдулла Тукай» исемле китабында (1979), риваятьләргә таянып, шагыйрьнең ерак бабаларыннан булган Туктаргалинең Тукай дип йөртелгәнен яза. 9. Габдулла Тукай (Г. Тукай; Тукай). Шагыйрь үзе бу имза белән бик аз эш иткән. Аны куллануга бер мисал — «Гомер юлына керүчеләргә» шигыренең (1910) соңгы ике юлы: Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым0 Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукан булдым? Аның турында башкалар язганда шагыйрь исән чакта ук бу имза инде телгә кергән була 10. Гөмберррт (өч «р» белән!). Тукайнын Шүрәледән кала нн яратып кулланган имзаларыннан (М. Мәһдиев әйткәнчә, нн өчен халыкны Шүрәле булып кытыкламаска, ни өчен берәр кадимчегә «Гөмберррт» итеп китереп сукмаска?). Беренче мәртәбә «Тотса мәскәүләр якаң» һөҗүви шигыре «Яшсн»дә (1908 ел, 1 нче сан) шул имза белән дөнья күрә, соңгы мәртәбә Клячкин шифаханәсеннән җибәргән «Матбугатымызнын фәсахәт нәмүнәләрс» фельетоны «Ялт- йолтита (1913 ел, 53 нче сан, 15 март) басылганда кулланылган. Бу имза күбесенчә «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларындагы парчалары һәм фельетоннары ахырында күренә. Шагыйрь үзе үк чыгарган җыентыкларына кертелү сәбәпле, имза иясе ул заман укучыларына мәгълүм булган. 11. Догачы: Шүрәле. «Яшен» мәрхүм» исемле язмасы «Ялт-йолт» та (1910 ел, 2 нче сан) шул имза белән бирелә (текстта дога образы кулланылган) Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. 12. Дугъры. «Уклар» журналының 1906 ел, 1 нче (июнь) санында журналның программ мәкаләсе «Сүз башы» шул имза белән чыккан Беренче мәртәбә биштомлыкта басылды. 13. Идарә. «Уральск имамнарына ачык хат» һәм «Өлфәт»кә хат» «Фикер» газетасында (1906 ел, 10 июль, 18 август) шул имза белән укучыга тәкъдим ителгән. Әүвәлге мәртәбә беренчесе Икенче дүрттомлыкка, икенче хат Биш- томлыкка кертелгән. 14. Имам хатиб. Тукай бу имза белән «Керешү хотбәсс»н «Ялт-йоят»та (1910, 5 нче сан) бастыра, аннары «Яшен ташлары»на кертә Беренче мәртәбә Биштомлыкта басылган. 15. Имзасыз да Я раретд и нов. «Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре» «Ялт-йолт» журналында (1910 ел, 12 нче сан) шул имза белән чыккан Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән 16. Имза: Шәп кеше. Бу имзаны «Исемнәремез хакында» дигән мәкаләсен «Ялт-йолт» журналында (1911 ел, 23 нче сан) бастырганда кулланган. Текст «Шүрәле» имзасы белән чыгарылган «Яшен ташларымның икенче басмасында очрый. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. 17. Имза: Фәйләсүфләр. «Фәлсәфи сүзләр» исемле сатирик язманың беренче кисәге «Ялт-йолт»та (1910 ел, 8 нче сан) шул имза белән басылган (икенче кисәге «Фәйләсүф» имзасы белән). Беренче тапкыр Өчтомлыкка кертелгән. 18. Ишан м өн кире. Биштомлыкта (1 том) урнаштырылган «Уклар» журналында мөхбир уланлара тәнбнһ» шигыренә искәрмәдә «Ишан мөнкире дә Тукай псевдонимы» диелгән. Ләкин Тукай җыентыкларында бу имзалы бер генә әсәр дә очрамый. 19 Кыйссасел-әнбия Рабгузи. «һазиһи касыйдәтсн фи мәдхи Мостафа» (Мостафаны мактау турында койле әсәр бу) сатирик шигырен Тукай шул имза белән «Ялт-йолт»та (1912 ел, 37 нче сан) бастыра Текст беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән Р. Гайнанов фикеренчә, моны имзапсевдоним дип тә, Рабгузи китабыннан бер өзек дип тә уйларга мөмкин, Тукай аңлы рәвештә шундый эффект тудыра. (Биштомлык, 2 нче том, 375 бит). 20. Кырмыска. «Нәрсәдән?» шигыре «Яшен»дә (1908 ел, 5 нче сан) шул имза белән чыга һәм Өчтомлыкта беренче мәртәбә донья күрә Ике һөҗүви парчасы «Уклар»да (1906 ел, 3 нче сан) басылып, соңыннан Академик басмага кертелгән. 21. Милләтче. «Мин шулар илә милләтче» һөҗүви парчасы «Яшен»дә (1908 ел, 4 нче сан) бу имза белән басылган. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелгән. 22. Мин язмадым Бу имза белән ике әсәрен «Гучков» һөҗүви парчасын һәм «Матбугат каһарманнары» исемле фельетонын «Яшсн»дә (1909 ел, 6 ич ы сан, 8 нче сан) бастырган. Соңгысы «Яшен ташлары»ның икенче басмасында күренә Икесе дә Академик басмада бар. 23 Мылтык. «Билгессзлектән яңа томга» дигән мәкаләсендә («Соц Татарстан, 1976 сл, 20 май) Р. Гайнанов, Тукай бу имзаны «Уклар»да кулланган, дип язды. 24 Мәкәрҗәдә булучы «Сырой егет» дигән әсәре «Фикер»дә (1906 ел, 1 октябрь) шул имза белән басыла. Аның Тукайныкы булуы Р Гайнанов мәкалә сендә әйтелә. «Сырой егет» беренче мәртәбә Биштомлыкның 3 нче томында «Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» арасында бирелгән. 25. Мәхүп прахут конторщигы Р Гайнанов мәкаләсендә Тукайның бу имзалы әсәрләре «Уклар»да басылганлыгы әйтелә. 26. Мәҗнүн «Кызык гыйшык» шигыре «Әльислах»та (1908 ел, 17 июнь) шул имза белән басылган. Аны Тукай Казаңда Купеческое собрание залында (хәзерге: ТЮЗ) ислахчы яшьләрнең әдәби кичәсендә укый. «Г. Тукаев диване»нда бар Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән. 27. Мөсафир. «Дәхи ниләр күрермез икән?» мәкаләсе «Фикер»дә (1906 ел, 15 октябрь) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән. 28. М өтәр җим Г Тукаев. Иң беренче әсәрләреннән «Мужик йокысы» шигыре «Фикер»дә (1905 ел, 26 ноябрь), «Аю һәм Ссыльный» чәчмә мәсәле әлеге газетаның 1906 елгы 5 ноябрь санында шул имза белән бирелгән Беренчесе «Габдулла Тукаев шигырьләре» китабында (1908 ел) ук күренә. Мәсәл исә беренче мәртәбә Академик басмага кертелгән. 29. Мөхәррир мин түгел. «Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәкләр» «Ялт-йолт»та (1910 ел, 23 нче сан) бу имза белән басылган. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкка кертелгән. 30. Олуг Фәйләсүф. «Фәлсәфә» дигән парчасы «Ялт-йолт»та (1910 ел, 14 нче сан) шул имза белән бирелгән. Беренче мәртәбә Өчтомлыкта басылган. 31 Партия. «Уральск хәбәрләремнең ахыры «Фикермдә (1906 ел, 3 декабрь) шул имза белән дөнья күргән (башы Ш. имзасы белән). Беренче мәртәбә Бнш- томлыкта күренә. 32. Салам Торхан. «Ир, хатын» һәм «Хатыннарның русча, татарча кушаматлары» дигән әсәрләре «Ялт-йолт»та (1911 ел, 27 нче сан) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Икенче дүрттомлыкка кертелгәннәр. (Салам Торхан имзасы журналның Тукай үлгәннән соң чыккан саннарында да очрый). 33. Счет төймәсе. «1912 елның онытылганнан калган гына хисабы» шул имза белән «Ялт-йолт»та (1913 ел, 49 нчы сан) басылган. Беренче тапкыр Академик басмага кертелгән. 34. Сәгыйд. Сәгыйд Рәмиевнең «Йокы» шигыренә пародия рәвешендә язылган «Йокы» шигырен «Яшен»дә (1908 ел, 3 нче сан) Тукай шул имза белән урнаштырган, аннары «Яшен ташлары» китабына да керткән. Барлык күптом- лыкларында урын алган. 35. Сәяхәте кобралар ясаучы Шүрәле. «Мәкаләи махсуса»ның икенче кисәгеннән I—V бүлекләре «Ялт-йолт»та (1912 ел, 41 нче сан) шул имза белән басылган (баштагы өлеше— Хәкыйрь Шүрәле, ахыры Шүрәле имзасы белән). Беренче тапкыр Өчтомлыкка кертелгән. 36. Сөемсез. «Фикер» газетасында һәм «Әлгасрелҗәдид» журналында берничә мәкалә һәм фельетон шул имза белән басылган. М. Һадиның «Псевдонимнар сүзлеге»ндә Тукайныкы итеп күрсәтелсә дә, Биштомлыкка кертелмәгәннәр. Ф Яхинның «Сөемсез» имзасы белән кем язган9» дигән мәкаләсендә (Язучы биографиясенә яна чыганаклар. Казан, 1989, 30 33 битләр) бу имзанын Тукайныкы булуына ышанычлы дәлилләр китерелгән. 37 Сөенче Алаев. Сәгыйд Сөнчәләй (Сөнчәләев) шигырьләрендә чагылган кайбер җитешсез якларны тәнкыйтьләгән «Шигърият һәм нәсер» һөҗүви шигырен Тукай «Ялт-йолт»та (1911 ел, 22 нче сан) шул имза белән бастыра. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. 38. Сөңге. Р. Гайнанов мәкаләсендә бу имза белән «Уклар» журналында басылган әсәрләрнең Тукайныкы икәнлеге әйтелә. Сөңге имзалы әсәрләр «Ялт- йолт»ның 1910 елгы 1, 4 һәм 6 нчы саннарында да очрый (Тукай ?). 39 Т. (Тукайдан). «Күгәрчен» шигырен «Йолдыз» газетасында (1910 ел, 15 август) Тукай шул имза белән чыгарган, «Күңел җимешләре» китабына да керткән. Барлык күптомлыкларында бар. 40. Тиктормас. «Кызыкка очрау» мәкаләсе «Фикер»дә (1906 ел, 19 ноябрь) шул имза белән басыла. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелә. Тиктормас имзалы берәү «Ялт-йолт»нын 1914 елгы 71 нче санында «Тукайда көлү кабилияте» исемле мәкалә бастыра (аның сүзе: «Иртәгә танышырга тиеш идем, ләкин шул конне Клячкин шифаханәсенә керде»). 41. Тиле. Тукайның төрле имзалы һәм имзасыз әсәрләре «Ялт-йолт»та, гадәттә, бер-бер артлы бирелә торган булган. Журналның 2 нче санында, мәсәлән, шундый хәлгә тап булабыз: башта «Яшен «мәрхүм» мәкаләсе (Догачы: Шүрәле имзалы), аннары Тиле имзалы «Ихтар» (искәртмә), аннан соң Шүрәле имзалы «Авыл җырлары» урнаштырылган. Үзе үк сәркатибе булган журналда икс әсәре арасына башка бсрәүнен биш-алты юллык кына текстын кертеп җибәрмәс иде Тукай. Безнең фикеребезгә «Ихтар» — һичшиксез, аныкы. Тиле имзасы текстның эчтәлегеннән чыгып куелган (һәм шунда гына кулланылган кебек). 42. Түнтәреф. «Кушмый ишәк җырлый» дигән сатирик шигыре «Ялт- йолтмта (1911 ел, 20 нче сан) шул имза белән басылган. Тукай Ишми ишанның уй-теләкләрен үзеннән сөйләтә һәм «шуның өчен дә имзаны Ишми (Түнтәр авылы ишаны) исеменнән «Түнтәреф» дип куя» (Р. Гайнанов). Текст беренче мәртәбә Икенче дүрттомлыкка кертелгән. 43. Тәртә башы. Р. Гайнанов мәкаләсендә «Уклар» журналында бу имза белән басылган тугыз әсәриең барысы да Тукайныкы итеп күрсәтелә. Ләкин андый имзалы әсәрләрдән «Мөхәммәдия» көе» шигыре һәм «Казан хәбәрләре» беренче мәртәбә Биштомлыкның төп өлешендә, ә «Идел буендагы шәһәрдә» дигән һөҗүви парча, ни сәбәпледер, Биштомлыкның «Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» арасында басылган. 44. «Төрек» гәзитәсеннән татарлар хәленә борыбрак мөтәр- жим Г. Тукаев. «Җәмгыяте хәйрия» мәкаләсе «Фикер»дә (1906 ел, 17 декабрь, 31 декабрь) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. 45. «Уклар»ның лөгать тәфтише. «Сәдәхә» исемле һөҗүви парча «Уклар»да (1906 ел, 6 нчы сан) шул имза белән чыккан. Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән. 46. Уральскидә Габдулла Тукаев. «Хәзерге халемезә даир» исемле шигыре «Әлгасрелҗәдид»тә (1906 ел, 1 нче сан) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Икенче дүрттомлыкка кертелгән Имза бер генә мәртәбә кулланыла. 47. Уральск кешесе. «Погром» һәм «Хакны белеп инкяр кыйлу» фельетоннары «Фикср»дә (1906 ел, 10 июль һәм 21 июль) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелә. 48. Уральск җәмгыяте хәйриясенең бик усал бер члены. «Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы» фельетоны «Фикер»дә (1906 ел, 15 октябрь, шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелә. 49. Феакут. «Фөрьяд» шигыре «Әль-нслах»та (1908 ел, 1 январь) шул имза белән басылган. Барлык күптомлыкларына кертелә. Феакут анаграмма, Тукаевны гарәп хәрефләре белән язылышында сулдан уңга укыганда килеп чыга торган хәрефләр тезмәсе. Ул елларда очраган анаграммалардан: Фираз Зариф (Бәшири), Фобикар Рәкыйбов, Йәкәнеч Ченәкәй, Шадлуй — Юлдаш (К. Юлдашев ?), Ласуа Усал (Ф. Туктаров) 50. Фәйләсүф. «Фәлсәфи сүзләрмнең икенче кисәге «Ялт-йолт»та (1910 ел, 9 нчы сан) шул имза белән басылган. Беренче тапкыр Өчтомлыкка кертелгән. Беренче кисәге «Имза: Фәйләсүфләр» дип имзалаиган 51. Хәйләсез. Р. Гайнанов мәкаләсендә бу имза белән «Уклар»да басылган әсәрләрнең авторы Тукай булуы әйтелә. 52. Хәкыйрь Шүрәле. «Мәкаләң махсуса» очеркының баштагы өлеше «Ялт-йолт»та (1912 ел, 40 нчы сан) шул имза белән басылган Беренче мәртәбә ӨчIомлыкка кертелгән. 53. Хәсрәт. «Куркынычлы хәбәр. Кыямәт» исемле һөҗүви парча «Укларида (1906 сл, 5 нче сан) шул имза белән басылган. Р. Гайнанов мәкаләсендә аның Тукайныкы булуы әйтелә. Текст беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән 54. «Хәятсл-хәйван»нан күчерүче. «Төрле хайваннар тугьрысында бераз мәгълүмат» исемле язмасы «Яшенмдә (1908 сл, 4 нче сан) шул имза белән чыккан. Беренче тапкыр Беренче дүрттомлыкка кертелгән. 55. Чапансыз. Р. Гайнанов фикеренчә, бу имза белән «Уклар»да басылган мәкалә Тукайныкы. 56. Ш. (Шүрәледән.) Әлеге имза белән шагыйрьнең «Фикер» газетасында (1906 ел, 3 декабрь) «Янә «Тәрҗеман»га һәм «Уральск хәбәрләре» исемле мәкаләләре басылган. Беренчесе Беренче дүрттомлыкка, икенчесе Биштомлыкка кертелгән (беренче мәртәбә). 57 Шәкерт угы. «Ахун хәзрәтләрнең сатылулары», «Тиешсез эш», «Казый кем була?», «Яңа камустан берничә лөгать» дигән һөҗүви парчалар «Уклар»да (1906 ел, 3 нче сан) шул имза белән басылган. Р. Гайнанов мәкаләсендә бу имзаны Тукайныкы итеп күрсәтә. 58. Шүрәле. Бу Тукайның яратып һәм бик сш кулланган имзасы Беренче мәртәбә «Фнкеринсң 1906 елгы 8 май санында күренә. Хәтта китаплары да, мәсәлән, «Яшен ташлары»ның өч басмасы, шул имза белән чыккан. Ф. Сәйфи- Казанлы Өчтомлыкка искәрмәләрдә: «Анын «Шүрәле» имзаы псевдонимлыктан чыккан иде дип әйтергә ярый, шулай да ул үзе үлгәнче «Шүрәле» исемен ташламый»,— дип язды. Шүрәле имзалы әсәрләренең саны 80 гә җыела. Алар арасында җитди шигырьләр дә, һөҗүви әсәрләр дә , юлъязмалар да бар. 59. Шүрәле дию белгәйсез. «Гыйшык» уты» һөҗүви язмасы «Ялт- йолт»та (1910 ел, 9 нчы сан) шул имза белән басылган. «Яшен ташлары»нда бар. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. 60. Җен. «Ишан кәрамәте», «Яңа камустан берничә лөгать» (ахыргы өлеше) дигән һөҗүви парчалар «Уклар»да (1906 ел, 3 нче сан) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Бшнтомлыкка кертелеп, искәрмәсендә «Тукай бу псевдонимын «Уклар»да берничә тапкыр куллана» диелгән. 61. Җыючысы: Шүрәле. «Халык моңнары» (Казан, 1910 ел) китабы шул имза белән чыккан. 62. һөд-һөд. «Алырга ашыгыңыз» һөҗүви парчасы «Уклар»да (1906 ел, 3 нче сан) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Академик басмага кертелгән. һөд-һөд (русча: удод) — әзербәйҗан шагыйре Г Сабирның (1862—1911) яшерен имзасы. 63. һәйъәте идарә. «Фикер» газетасында «Гүзәл бер хакыйкать», «Алдан- маңыз», «Уральскидә Думага сайлаулар» дигән публицистик чыгышлары шул имза белән бирелгән (1906 елның 11 август, 11 сентябрь, 1907 елның 18 февраль саннарында). Барысы да беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгәннәр (соңгы текст «Тукайныкы булуы ихтимал проза әсәрләре» арасында). II. Тукайныкы булуы ихтимал имзалар һәм әлегә кире кагылганнары: 1. Без. «Үрдәк бирсәң, каз алырсың» һөҗүви мәкаләсе «Фикер» дә (1906 ел, 21 июнь) шул имза белән басылган. Р. Гайнанов мәкаләсендә Тукайныкы диелә. Беренче мәртәбә Биштомлыкта «...Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» арасында бирелгән. 2. Бичура. Тукай исән чакта бу имза белән биш текст басылган. Барысы да шагыйрь җигелеп эшләгән матбугат органнарында. «Нәҗип Ломовой шигырьләре» исемле рецензия һәм «Җавап» (реплика) «Яшен» журналында (1908 ел, 3 һәм 5 нче саннар) чыкса, «Авыл җырлары (Алтынланган чабатаңның...)», «Доносчы колагына хор белән әйтелер», һәм «Йолдыз» һәм «Кояш» дигән һөҗүви шигырьләр «Ялт-йолт»та (1910 ел, 16 нчы сан; 1912 ел, 38 нче, 47 нче саннар) күренә. Болар («Җавап»тан башкалары) беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелгәннәр иде. Бу басманың соңгы томына бирелгән «Г Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача библиографиясе» нә керештә М. Бурнашева «хәзергә билгеле булмаган псевдонимнары» арасында «Бичура» имзасын да телгә ала Шул IV том чыккан елны ук Р Башкуров «Нәҗип Ломовой шигырьләре»нең томга кертелүен «игътибарга лаеклы факт дип» санаган хәлдә, анда авторлыкны дәлилләү булмавын күреп булса кирәк, әлеге рецензиянең Тукайныкы булуын расларга омтыла («Совет әдәбияты», 1956 ел, 4 нче сан, 102—104 битләр). Аныңча, төп факт — рецензиядә китерелгән өч җырның икесе Тукай тарафыннан җыелып, 1910 елда «Халык моңнары» исемендә чыгарылган китабының «Пешми калган җырларның нәмүнәләре» бүлекчәсендә бар; берсе исә (эпиграмма) Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясендәге бер җырга бик охшаш. Соңрак Н. Исәнбәт «Бичура — Тукай псевдонимы булу хәтлесен Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре ачыклагандыр дип беләм»,— дип язды («Казан утлары», 1966 ел, 4 нче сан, 125 бит). М. Һадиның «Псевдонимнар сүзлеге»ндә Тукайныкылар рәтендә саналган. Ләкин Икенче Дүрттомлыкта һәм Биштомлыкта бу әсәрләр урын алмадылар һәм томнарны төзүче Р Гайнанов беркайда да аларны читләштерү сәбәпләрен язып чыкмады. Күптән түгел Ф. Ибраһнмова, М Бурнашева исемлегенә, Р Башкуров фикерләренә таянып, аларны Тукайныкы итеп каравын белдерде. Аның тагын бер дәлиле: Тукай вафатыннан соң чыккан 1913—14 елгы саннарда («Ялт-йолт»та) Бичура имзасы очрамый (кара: «Мирас», 1994 ел, 4 нче сан, 22 бит). Ләкин соңгы факт дөреслеккә туры килеп бетми. «Ялт-йолт»ның 1913 елның 20 маенда чыккан 56 нчы санында Бнчураныц «Карт үпкәләр» рецензиясе бар. Р. Нәфыйков «Доносчы колагына хор белән әйтелер»не Тукайныкы түгел дип саный («Тукай и его окружение». 1986, 194 бит). Кыскасы, Бичура имзасын Тукай имзалары арасына кертер өчен дәлилләр ышандырып бетерми әле. Н. Юзневнең «Тукай шигырьләреме?» мәкаләсенә кушылып, «әлеге имзаны ачыклау өчен уйланасы, эзләнәсе бар» диясе килә 3. Болгар. «Кайгырту» шигыре «Фикер»дә (1907 ел, 22 февраль) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкта «Тукайга нисбәт ителгән һәм өйрәнчек шигырьләр» арасында бирелә. 4 Бән. «Интересный тормыш» фельетоны «Фикер»дә (1906 ел, 29 октябрь) басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкта «Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» арасында бирелә. 5. Догачы. «Куркынычлы эш» исемле һөжүви язмасы «Уклар»да (1906 ел, 3 нче сан) шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкта «Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» арасында бирелә. 6. Каз. «Әйтелгән сүз кире кайтмас» мәкаләсе «Фикер»дә (1906 ел, 21 июль) шушы имза белән басылган Р Гайнанов мәкаләсендә аны Тукайныкы итеп санавын әйтсә дә, ул Биштомлыкта «Тукайныкы булу ихтимал әсәрләр» арасында гына бирелгән. 7 Кәфәштәтыюш. 1912 елгы кулъязмалары арасында очрауга таянып, бу имзалы «Казаннан Думага телеграмм» әсәре («Уклар», 1906 ел, 2 нче сан) башта Академик басмага кертелгән була. Беренче дүрттомлыкта да шул ук дәлил кабатлана һәм заманасында әлеге имза белән «Ялтйолт»та (1913 ел, 53, 54 нче саннар) чыккан «Хәйран булып калдык» һәм «Татар мәҗлесе» фельетоннары да урнаштырыла. Ләкин сонрак Икенче дүрттомлыкка һәм Бнштомлыкка кертми калдырыла. Аларны төзүче Р Гайнанов монын сәбәпләрен язып чыкмады. Аны 1912 елгы кулъязмаларның төрле куллар белән күчерелүе һәм «Татар мәҗ- лссемндә авторами (Кәфәштәтыюшнын) Казанда 1913 елнын 27 мартында булган бер җыелышта сөйләгәннәрне үзе катнашкан кебек тасвирлавы ишкләндергән булса кирәк (Тукайның сонгы көннәре!). Тагын бер нәрсә. «Ялт-йолт»нын шул ук елгы 53 һәм 56 саннарында ике шигырь чыга, имзалары Кәфәштәтыюш — Имрелкайс. 8. Мөәррих. «Ахырзаман галәмәте» шигыре «Фикермдә (1907 ел, 12 гыйнвар) шушы имза белән басылган. Беренче мәртәбә Биштомлыкның 1-томында «Тукайга нисбәт ителгән әсәрләр» рәтендә китерелә. 9 Мәхәллә карты. Р. Нәфыйков бу имзалы бер мәкаләне («Әль-ис- лах»та) Тукайныкы булуы мөмкин, ачыклау эшен дәвам итәргә кирәк, дип саный («Тайны революционного подполья». Казан, 1981, 106 б.) 10. Тәнкыйть сөюче. Бу имза белән «Әль-ислах»та (1908 ел, 13, 31 нче саннар) чыккан «Корымлы мунчалар» һәм «Бичара Бибиҗиһан» исемле рецензияләр Академик басмага һәм Беренче дүрттомлыкка кертелгәннәр иде М Һади исемлегендә бу имза бар. 1978 елда И. Нуруллин бер җыелышта «Бичара Биби- җиһаниның, тирән эчтәлекле әсәр булса да, Тукайныкы түгеллеген әйтте. Икенче дүрттомлыкта һәм Биштомлыкта күренми. «Корымлы мунчалар», А Сайганов төзегән «Фатих Әмирхан» дигән библиографик күрсәткечтә булуга нигезләнеп, Ф Әмирханның дүрттомлыгыиа кертелгән, ләкин аңлатмаларда имзаның тагын да аныклауга мохтаҗлыгы искәртелгән. «Бичара Бибиҗиһан» шигырь белән язылган рецензия. Ә Ф Әмирханның бу елларда исә тезмә әсәрләр язуы мәгълүм түгел. «Тәнкыйть сөюче» имзасы Тукайныкы булуы да ихтимал. Элегрәк «Әль-нслах»та «Тәнкыйть кирәкле шәй- дер» дип чыккан иде бит әле ул... «Корымлы мунчалар» «Әль-нслах»та (13 нче сан) Тукайның Гъ. Т. һәм Феакут имзалары белән басылган ике шигыре арасына куеп бирелгән. Бу да имза иясе Тукай булуга ишарә итә кебек 11. Ул. «Хәсәнҗан бине Әхмәтҗан әл-Хөсәенинең хиҗаб хакында улан мәзһәбе» дигән фельетоны «Фнкеридә (1907 ел, 22 февраль) шул имза белән басылган Беренче мәртәбә Биштомлыкта «Тукайныкы булуы ихтимал проза әсәрләре» рәтендә бирелгән (Р. Гайнанов мәкаләсендә бу имзалы әсәрләрнең Тукай каләме белән язылуы әйтелсә дә). 12. Шагыйре мәшһүр Якыйф Җәм ал и. «Ялгызлыкта» исемле шигъри пародиясе «Ялтйолт»та (1913 ел, 54 нче сан, 3 апрель) шул имза белән басылган Беренче мәртәбә Биштомлыкта «Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләр» арасында китерелгән. Пародиядә шагыйрь Вакыйф Җалал иҗаты тәнкыйтьләнә.