Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукайга чәчәкләр

 

Сибгат Хәким

Кирәк түгел төрле афишалар. Кирәк түгел төрле игъланнар. Бәйрәм икән, юбилее икән, Тукай үзе йөри иң алдан. Кое, моңы — бар да үзенеке. Хәсрәтләнмә:—Каян җыр алыйк? Тукай дидең —хәрәкәткә килә Халык үзе, үзе зур тарих. Бар татарда ничә йөзләп шагыйрь, һәр шагыйрьне истә тот аерым, Кайта идем уйлап мин шуларга Йогынтысын бөек Тукайның, Яшен кырны яктыртты шул вакыт, Күренеп китте юлда ат кабат, Күренеп китте басу уртасында Карт карама белән карт нарат. Яшен кырны яктыртты берьюлы, Менә, дидем, читен мәсьәлә, Кайсына соң күбрәк төште якты? Карамага? Атка? Нәрсәгә? Яшен кырны яктыртты бертигез, Бер кыр — бер чор кинәт гөлт итте, Күз алдында җир яшәреп китте, Берсен берсе узышып гөл китте. 1978 Михаил Львов, рус шагыйре Түбәтәй Булдым мин Жаркентта, Чимкентта, Ташкентта. Утырдым идәндә, Үләндә, брезентта. Май ае кымызын Киң дала түрендә Эчтем мул мәҗлестә, Казакълар җирендә. Түбәтәй кигәнгә Дусларны каратып, Казакълар татарча Сөйләште яратып. Күрәсең түбәтәй Аларга ошаган: Син, диләр, кадерле Тукайга охшаган, Ә Абай токымы Мактагач, бигрәк тә, Май булып урнашты Яхшы сүз йөрәккә. Тукайга, Тукайга Охшауны соям мин, Башыма таҗ итеп Түбәтәй киям мин. Мохәммәт САДРИ тәрҗемәсе Хәсән Туфан Һаман шулай, даһи егет хәлдә, Олы юлда безнең сафларда, Иң сыналган байракчыбыз сыман Нурланасың алгы якларда. Табыш та күп булды, югалту да Күченгәндә иске дөньядан. Тик җуймадык, саклап калдык, Безнең белән бергә син һаман. «Халык гомере — мәңгелек»,— диләр, Бу — сыналган, тугры сүз бугай. Килер гасырларның аръягын да Илең белән бергә уз, Тукай' Алтын мирас итеп алдык сине. Вәкил хәлдә татар иленнән. Кул бирерсең килер гасырларга Яңа чорга безнең исемнән Мост ай Кәрим, Башкортстанның халык шагыйре Тукайга Якты көнгә чыгып җитә алмый, Күмелеп калган шах гер шикелле, Сойгән монологын сөйләп бетми, Тынып калган актер шикелле. Агуланган тынчу караңгыда Янып бетми сүнгән шәм кебек, Сахрадагы язгы елга кебек Ташты да ул, тынды яшь егет. Язгы кырау яфракларын бәргәч, Кинәт кенә шиңгән гол кебек, Искелекнең тынчу һавасында Тыны бетеп үлде яшь егет Без. давыллар булып, күгебезне Кара болытлардан тазарттык. Без - икенче туфан Җиребезне Искелектән юып яңарттык. Тукай җыры безнең белән килде, Җыры ялкын аның бүген дә. Тукай... Ул бит безнең якты йолдыз Поэзиянең аяз күгендә. Сырбай Мәүленов, казакъ шагыйре Тукай кабере янында Киттең, Тукай, Үттең, Тукай, Йөрәкләрне яндырып, Иңрәде ил, Тетрәде җир, Каплады кара болыт. Кыска булды, Иртә сүнде Яшь гомерең, моңлы-зарлы. Утка атып, Кан елатып Ташлап киттең Казанны. Үтте еллар, Үсте җырлар, Син яңадан уяндың,— Озын гомерең! Кабат мендең Биегенә кыяның. Т у кай — япь-яшь, Абай—ак-чәч, Үлмәс җаннар булдыгыз, Берегез — монда, Берегез — анда, Йөрәкләрдә урыныгыз. Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәсе Әхмәт Фәйзи Габдулла Тукайга Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән һәйкәлеңнең ташы, тимере,— Тик син үзең халык йөрәгеннән, Халык мәхәббәте—синең исемең. Халык гомерең—синең гомерең. Гамил Афзал, Татарстанның халык шагыйре Йөрәгемдә йортәм сине ...Ял иткәндә, ятып укыйм кичтән сине. Тору белән алып укыйм иртән сине. Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп. Гомер буе йорәгемдә йортәм сине Тукай—остаз, Тукай—шагыйрь, Тукай—ага, Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба: Идел суы, синең яннан узган чакта, Дулкыннарын әкрен генә ярга кага. Җырларыңа хозурланып ил шатлана, Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа: Яшең белән сугарылган бу гөлләргә Баккан саен сабыйлардай жан сафлана. Күңелләрдә озак еллар, озак еллар Янып торган, уйнап торган нурларың бар; Туган илнең ташларына хисең белән Ядкарь итеп уеп язган юлларың бар. Тукай, халкым йорәгенең ярасы син, Ил алдында ил күзенең карасы син; Токымнарның юлларында юлдаш булып, Халык белән мәңгелеккә барасың син. Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре Туры Тукай Ул ятим дә, ул мескен дә диеп Сөйләнелгән элек-электән, Күз алдына аны боек итеп Китерергә күпләр күнеккән. Әйтерсең лә, Тукай бар гомерен Арка туңып кына яшәгән? Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең Яшен булып шагыйрь яшьнәгән! Әйткән сүзе—аткан угы һәрчак Туры тигән, читкә китмәгән, Зирәк халык аны юкка гына «Туры Тукаебыз» димәгән! Мескен халык, мескен хаклык булмый, Мескен шагыйрь була дисеңме? Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк Тукай дигән горур исемне' Якты йолдыз булып атылган ул, Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган. Туры Тукай, моңлы Тукай булган,— Бөек булган, боек булмаган! Рәдиф Гаташ Шигърият! Тагын җаныңны Барлый яз — чираттагы... Нурланып яна биектә Тукайның мирас таҗы... Уй җитә алмас — шигъри таҗ! Бармы, әйт, сиңа лаек?! «Мин!»—дигәннәрне, варис, дип Танырмы, йә, илхалык?! Хакның тик исемен әйткәнгә Әҗер без көтмибезме?! Изге кәгъбәгә—пакьсезләр, Исерекләр—үтмибезме?! Көч-дәрәҗәбез бар, бәлки, Йолдызга үрелергә?! Ходай... аһ, Тукай каршында Курку да булса бездә?! Ә бармы моңсыз — шигърият?! Әдәпсез — әдәбият?! Үзең әйт, шигырь алласы, Вөҗданны безнең уят?! Мәңгелек җыр—Туган телне Котлый яз—чираттагы... Биектә һаман — кул җитмәс, Сатылмый, вакланмый торган Шигърият — Тукай таҗы! Мөдәррис Әгъләм Әйтте Тукай ТИҮ Ирек мәйданына кертелмәде. Тукай һәйкәле янына җыелды. (Газета хәбәреннән.) Халыкларның жиде юл чатында Бәхәсләшеп торган чаклары .. Тукай сискәнер дип уйладым мин, Ә ул... Керфеген дә хәтта какмады. Әйтте сыман: «Мине чит иттегез, Тәгәрәшеп миннән көлдегез; Мәйданыгыз ирек бирмәгәнгә, Ирек сорап миңа килдегез! Бишенче ел без уянганда да, Әйе, андый хәллар бар иде. Ул мин идем «Долой!» «Долой!» сүзен Кычкырган бер татар шагыйре...» Шулай әйтте Тукай иреннәре... һәм сөйлиләр: Азмы малайлык! Үткәнне һәм бүгенгене белми Кычкырулар — шул ук «долойлык»! Әйтте кинәт Тукай: «Митингка Вакытыгыз бетте, барыгыз! Хор мәмләкәт, хөр Русия сезгә Кирәк икән, Яулап алыгыз!»