Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТАРИХЫ БУЕНЧА ЯҢА ДӘРЕСЛЕК

Егерменче гасырга кергәч татар халкының тарихы буенча күп кенә хезмәтләр дөнья күрде. Аларның бер өлешен милләтнең үз вәкилләре, аның мәнфәгатен яклаган галимнәр язды Икенче бер өлеше исә урысның гуманистик позициядә, коло- ниаль-импернячелек карашларыннан өстен торган галимнәре тарафыннан һәм өченче өлеше инде конъюнктур заказларга ялланып эшли торган кәсепчеләр тарафыннан иҗат ителде. Татарның этник тарихы өлкәсендә эшләүче галим нинди булырга тиеш соң? Әлбәттә, ул беренче чиратта шушы тема буенча специальләшкән, язма чыганакларны яхшы белүче, аларга тәнкыйди караш методикасын үзләштергән, конъюнктур бурычлардан арынып, татарның тарихи фаҗигаларын аңлап эш итүче, белгечлеге буенча тарихчы булырга тиеш. Бездә Газиз Гобәйдуллин, Евгений Чернышев, Михаил Худяков, Морад Рәмзи, Һади Атласов, Мохәммәт Сәфәргалиен кебек әзерлекле тарихчылар булган. Аларның хезмәтләре әле бүген дә искермәгән. Бу очракта чит илдә яшәгән татар тарихчыларын искә алып булмый, чөнки аларнын хезмәтләре татар өчен түгел, фән өчен, аеруча чит илләрдәге фәнни даирәгә генә хезмәт иттеләр. Нигъмәт Курат, Зәки Вәлиди, Габделбари Батталларның хезмәтләренең тәэсире 1917 елдан соң 1990 елларга кадәр татар өчен нульгә бәрабәр иде. Алардан бары Г. Багтал язган тарих турында гына сүгеп язып килделәр. Сонгы елларда бездә күпләр «тарих» яза башлады. Әмма аларнын күбесе татарның этник һәм сәяси тарихы буенча берәр хезмәт күрсәткән адәмнәр түгел, төп белемнәре буенча бу темадан бик ерак торган кешеләр. Әйтергә кирәк, аларның җиңел генә язылган хезмәтләре татар халкына бик зур әхлакый зыян китерде: милләткә вәсвәсә салынды, аны үз этник атамасыннан, тарихыннан баш тартырга чакыручылар пәйда булды. Шөкер, татар арасында аек акыллы кешеләр табылды, провокаторларга тиешле җавап бирелде. Кызганыч ки, әле татарны болгар «ясарга» йөргән диваналар бу хәлдә сабак алып, үзләренә нәтиҗә ясамадылар, һаман үзләренең коткы эшләрен дәвам итәләр. Ф Нуретдинов кебек, фәндә беркем булмаган кешеләр тузга язмаган «Родиноведение» исемле дәреслек китапларын язып, аны иллешәр меңлек тираж белән бастыралар. Бу китаптагы фикерләр буенча яшь буынны тәрбияли башласаң, киләчәктә бездән бөтен дөньяның укымышлы халкы бот чабып көләчәк. Мондый кәлҗемәләр туа торганда, ярый әле. дөрес тарихыбыз язылган китаплар да дөньяга чыгып куй- галый' Менә шундый хезмәтләрдән тарих фәннәре докторы Равил Фәх- ретдиновның 1995 елда «Мәгариф» нәшриятында «История татарского народа и Татарстана» исемле хезмәтенең беренче кисәге дөнья күрде. Равил Фәхретдинов бөтен гомерен Идел буе төрки тарихын өйрәнүгә багышлаган галим. Ул. башкалар кебек, картайганчы угро-фин тарихына хезмәт итеп, соңыннан гына төрки, үзебезнең тарихка күчмәде. Без аны Болгар дәүләте археологиясенә һәм тарихына караган хезмәтләре аша хәзерлекле археолог һәм тарихчы буларак беләбез. Әлбәттә, ул галим булып формалашкан дәвердә, эскәнҗәдәй куелган кысалар, аңа тулы колач белән эшләргә мөмкинлек бирмәделәр. Шуңа да карамастан, аның торгынлык дәверендә язылып басылган тарихи хезмәтләре дә татарның олы тарихының бер кисәге буларак, әле дә кыйммәтләрен югалтмадылар. Тоталитар система идеологиясе җимерелгәч, иҗади эшләргә чикләүләр юкка чыкты Шушы мөмкинлек нигезендә, кыска гына вакыт эчендә Е i Китап күзәтү галимнең югарыда исеме аталган дәреслек китабы дөнья күрде. Бу хезмәттә татар халкының этник тарихын «турыдан-туры болгарлардан гыиа» башлау, башка этник төркемнәрне субстрат дип карау, тенденциоз концепциядән чыгып хәл итү юк инде Югыйсә, мона кадәр язган совет тарихчылары татар халкын бүлгәләп, «Казан татарлары» дигән термин уйлап чыгарып, аларны болгарларның турыдантуры дәвамчылары дигән фикер белән эш итә башлаганнар иде. Әйе, болгарларның бер өлеше, шөбһәсез, татарга кушылып киткән. Ләкин алар субстрат компонент булып катнашканнар. Шулай ук аларның чуаш, чирмеш, ар, урыс халыкларына субстрат буларак кушылу факты да тарих өчен сер түгел. Инде китапка күзәтүне беренче бүлектән үк башлыйк. Беренче бүлектә хәзерге Идел-Урал буйлары, шул исәптән Татарстан җирләренең моннан 80—100 мең еллар элек үк кеше тарафыннан үзләштерелгән булганлыгы тасвирлана. Тарихның бу дәвере «таш гасыры» дип атала. Безнең эрага кадәр 3—2 мең еллар әүвәл бронза гасыры дәвере башлана. Безнең эрага кадәр VIII- 1П гасырлар Урта Идел буенда тимер куллану дәвере дип санала. Китапның икенче бүлеге бүгенге Евразиядәге иң борынгы торкиләр һәм төрек кабиләләргә багышлана Дәреслекнең авторы Урта Иделдә иң борынгы төркиләр итеп һуннарны саный. Аның бу фикере тарихи археологик материал белән ныгытыла, һуннарга бәйле булган иң әһәмиятле археологик истәлек Татарстанның Аксубай төбәге Сүлчә елгасы буендагы «Кыз тавы»нда табылды. Бу табылдык ике ритуал җиз казаннан гыйбарәт иде Казаннарның табылу тарихы да рецензия авторына бик ачык мәгълүм. Монда кайбер Казан археологларыныкы кебек фактларны бозу яки бозып аңлату кебек тенденциозлык юк. һуннарның ритуал казаннары Татарстанның Ык буенда һәм күрше Ссмбср өлкәсендә дә табылуы мәгълүм. Шулай ук Менделеев шәһәреннән ерак булмаган Турай каберлеге дә һуннардан калган истәлек дип фараз ителә. Равил Фәхрет- диновның Татарстандагы җирләрдә һуннар яшәве хакындагы фикере гидронимия чыганаклары белән дә раслана Сон, Сөн гндронимнары һуннар этнонимы булып гора. Филология фәннәре докторы Ф XXXII ГариповаФ Г Исследования по гидронимии Татарстана М . 1991, 126 129 бб 12* ' СафаргалиевМ. Г Распад Золотой Орды Саранск, 1960 Б. Б 119; Мухама- диев Л Г Булгаро-татарская монетная система XII XV вв М «Наука», 1983 Б. 151. ’СафаргалиевМ. Г Распад. Б. 119. Гарипова Урта Идел гидронимиясенә багышланган хезмәтендә һуннар теле белән бәйле булган күп атамалар китерәXXXII Яна дәреслеккә татар этник тарихына бәйләнешле һун дәверен кертү кирәк һәм мөһим, һуннарның татар тарихыннан аерылмаганлыгы тарихчылардан Газиз Гобәйдуллин, Зәки Вәлида, Габделбари Баттал һәм археолог Альфред Халиков, тел галиме Мирфатих Зәкиев хезмәтләрендә дә күрсәтелә. Югыйсә, һун темасы тарихчы Хәйри Гыймада хезмәтләрендә телгә дә алынмады, һуннарның төркилеген, аларның тарихын яңа чыганаклар белән искә алып эш итү бик мөһим. Ләкин тарих Көнчыгыш Европада һуннарга кадәр үк төрки телле скифлар булу турындагы хезмәтләрне дә белә. Әмма биредә аларның Урта Идел буенда булуларына киңрәк тукталу өчен тарихчы һәм археолог Равил Фәхретднновка үтә сак фикер йөртү юл бирмәгәндер. Татарстанда дистә еллар буена археологларның барлык көчләре диярлек нигездә Болгар һәм Биләр шәһәрлекләрен казуга тотылды. Башка археологик истәлекләр нигездә разведка ясау өчен генә өйрәнелделәр, һуннардан сон Идсл-Урал буйларында тарих сәхнәсенә менгән төркиләр, аварлар, болгарлар, хазарлар турында мәгълүматлар китапка нигезләп кертелгәннәр. Автор аларга кагылышлы сәхифәләрне Византия, Сирия, Әрмән чыганакларына нигезләнеп яза Шулай ук бу бүлектә төркиләр, каңлылар, кыпчаклар хакындагы кыскача тарихи информацияләрнең татар этник тарихына кагылышы булуында шөбһә юк. Китап-дәреслекнең өченче бүлеге татар халкы бабалары тарафыннан төзелгән беренче дәүләтләр тарихына багышлана Әлбәггә, беренче урында Төрек каганаты тора Каганатны төзүчеләр арасында борынгы төрки телле татарлар да була. Равил Фәхретданов Төрек каганлыгын төркитатарлар төзегән беренче дәүләт дип саный. Аның бу фикере чыганаклар белән яраша һәм башка галимнәрнең хезмәтләренә каршы чыгып язылган очраклы фикер түгел. Төрек каганатының варисы булып күтәрелгән Кыймак каганлыгының татар кабиләләре белән бәйләнгән булуын хезмәт авторы нигезле, ышанычлы чыганаклар белән дәлилли. Хазар каганлыгы, Азов диңгезе буенда Бөек Болгар дәүләтләре тарихларына багышланган сәхифәләр дә ышанычлы чыганакларга таянып, тәфсилләп язылганнар. Дәреслекнең дүртенче бүлеге Идел буендагы Болгар әмирлеге тарихына багышланган. Бай археологик материал һәм язма чыганакларга таянып, галим тарафыннан дәүләтнең сәяси тарихына, диненә, хуҗалыгы, биләгән мәйданы, шәһәрләре һ. б. турында тәфсилле мәгълүмат бирелә. Ләкин бу бүлектә мөһим һәм принципиаль бер факт бар. Аңа бер-ике сүз белән тукталып үтү мөһим булыр. Равил Фәхретдинов Идел буендагы Болгар дәүләтен беренче оештыра башлаучы кеше «Алмас» исеме дип саный. Гарәп дипломаты Ибн Фадлан язмасында бу исем Алмыш дип бирелгән. «Алмас» дип борынгы шәхеснең исемен әйтү, филологик хатага китерә. Алмыш исеме үзе генә дә тарихи чыганак, аның угыз кабиләсеннән чыккан икәнлеген күрсәтүче, яки белдерүче факт булып хезмәт итә. Шулай ук 61 биттә китерелгән карта төгәл хронологик дәверен күрсәтүне сорап тора. Гомумән, Болгар дәүләтенә багышланган бүлек төзек кенә язылган. Бишенче бүлек Алтын Урда тарихына багышлана. Бу тема турында озак еллар буе татар галимнәренә сүз әйтү тыелган иде. Татар тарихчыларыннан М. Сәфәргалиев. С. Закиров, М Госмановлар ниндидер ысуллар һәм тәвәккәллек белән Урданың тарихына багышланган гыйльми әсәрләр язып чыгара алдылар. Тоталитар империя шартларында андый теманы күтәреп чыгу зур батырлык сорый иде. Равил Фәхретдинов дәреслегендә Алтын Урда дәверенә зур урын бирелгән. Бездә әлегә хәтле татарларны монголлардан килеп чыккан халык дип ышанучыларны, урысны гына түгел, бәлки, татарның үз арасыннан да табып була. Автор төпле тарихи чыганакларга таянып татар кабиләләренең төркиләр икәнлеген раслый. Кытай тарихчылары татар кабиләләрен көнбатыш төркиләре дип санаганнар. Тарихчы Ф Рәшидетдин (1247- 1318) дә татарларның төркилеген инкарь итми. Татарларның Европага килеп чыгуларын басып алу максатыннан дип санаган күп тарихчылар бар. Ләкин бит татарлар үзләренең бабалары төзегән һун һәм төрки каганатлар җирләрен генә берләштерәләр. Сугышларсыз гына кайсы халыкның берләшкәнен күрсәтергә мөмкин? Урысларны канга батырып Иван Грозный берләштерде, не- мецләрне Бисмарк, гарәпләрне Мө- хәммәд пәйгамбәр, итальяннарны Джузеппа Гарибальди (һ. б.) берләштерде. Татарлар Җүҗн олысын төзеп, ягъни Алтын Урданы, куәтле төрки дәүләт барлыкка китерделәр. Тәре йөртүче католик рыцарьлары тарафыннан яулап алыну алдында калган, бер-берсе белән дошманлык утында янган урыс князьлекләрен, нигездә, татарлар коткарып калды. Алтын Урда белән урыс князьлекләре арасында хәрби-сәяси берлек барлыкка килгән. Китапка Алтын Урдада күпсанлы шәһәрләр булу (150 чамасы) һәм чит илләр белән киң сәүдә баруы бәян ителә. Алтын Урданың гаскәр төзелеше турында, матди мәдәнияте казанышлары, сәнгате, әдәбияты турындагы бүлекчәләр Алтын Урда татарларының зур мәдәни казанышларга ия булуларын раслыйлар. Китапның бер бүлекчәсе Болгар олысының Алтын Урда канаты астындагы хәленә багышлана. Дәреслек авторы: 1361 елда Булат Тимер бик Болгар олысын аерып алырга маташты дип яза (149 б.). Хәлбуки Булат Тимер Болгарга олыс биге буларак куелып, 1361 -1366 елларда идарә итә. Ул 1361 елда бөтен Идел буен үз кулына ала һәм ушкуйникларның юлбасарлыгына чик куя. Тарихта Булат Тимер Нурган әмир улының мәрхүм Җанибәк хан исеменнән 1366 елда Болгарда һәм шул елларда Гөлстан шәһәрендә акча суктырганлыгы языла*. Булат Тимернең атасы — Нурган Әмир Алтын Урдадагы дүрт бикләр бигенең берсе була, ул хан була алмаган2 Димәк, аның улының да хан булырга хокукы булмаган. Шунлыктан Болгарда ул үзенең бикләр биге (олыс биге) вазифасын башкарган. Урыс елъязмаларында аны бәйсез идарәче дип атамыйлар. Шунлыктан аны совет тарихчылары тарафыннан уйлап чыгарылган Болгар олысын аерып алырга йөрүе турындагы легенданың нигезе юк. Булат Тимер Нуган улы — ханнар кардәше булган. Ихтимал, ул Үзбәк ханның кызы Сөенбикә белән Нугудай (Нуган?) никахыннан туган булса кирәк. Алтын Урдада XIV гасырның икенче яртысында «берәр олысны аерып чыгарып, аерым дәүләт төзергә омтылу» турындагы тезис тәнкыйтькә мохтаҗ. Олысларда утырган угланнар, мирзалар үз урыннарын Сарайда властька килү өчен булган трамплин итеп кенә карыйлар Аның соңгы мисалы Кырым ханлыгы тарихынла күренә. Кырым ханнары бөтен тарих буенча Сарай мирасына дәгъва белән яшәгәннәр һәм шундый сәясәт уздырганнар Равил Фәхрстдинов Алтын Урдага Аксак Тимер һөҗүме хакында да беркадәр тукталып үтә. Автор әлеге җиһангирны Болгар олысының Көньяк читләренә кадәр генә кергән дип фараз итсә дә, монда мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән. Җиңүчеләрнең Болгар, Биләр кебек мәгълүм шәһәрләрне тынычлыкта калдырып китүләре икеле XVII XVIII гасыр татар әдәби-публицистик әсәрләре Аксак Тимернең Болгар, Биләр шәһәрләрен алып җимерүе хакында сөйлиләр. Алтын Урда мәдәнияте белән бәйле Иске Казан шәһәрлеген өйрәнү нәтиҗәләре күрсәтелгән бүлекчәгә дә кирәкле һәм бай сәхифәләр теркәлгән. Бүгенге Болгар шәһәрендә сакланып калган архитектура истәлекләренең барсы да Алтын Урда татар архитектурасына (XIV гасыр) нисбәтле булуы да дәреслекләрдә ачык әйтелә (153 б.) Хезмәтнең алтынчы бүлеге Казан ханлыгына багышлана. Авторның Казан ханлыгы тарихына бәйле булган чыганакларга, аерым алганда урыс әдәбияты ядкаре «Казанская история» (яки «Сказание о царстве Казанском») кич абына тәнкыйди фикерләре әһәмиятле һәм башкалар өчен дә гыйбрәтле. Бүлектә Казан ханлыгының төп халкы татарлар икәнлеге раслана. Аның составында болгар дигән халык юк (180 б.). Равил Фәхрстдинов үзенең хезмәтеңдә Казан ханлыгының хуҗалыгына, иҗтимагый төзелешенә, һөнәрчелегенә, шәһәрләр төзелешенә, сәнгатенә, дәүләт төзелешенә, хәрби хәленә, сәяси һәм яулап алыну тарихына багышлан ган бай мәгълүматлар китерә. Башка татар ханлыклары тарихына, аларның сәнгатенә багышланган бүлекчә дә бик мөһим һәм кирәкле сәхифәләрнең берседер. Бу дәреслек шактый бай тарихи иллюстрацияләр белән бизәлгән Аларның абсолют күпчелеге бер рәссамның да фантазиясе түгел, ә оригинальдән алынган фотодокументлар. Алар арасында татарның дәүләт билгеләре булган таҗлар, кораллар, ювелир әйберләре, савыт-саба, ташка, металлга, кәгазьгә руник һәм гарәп графикасында язылган ядкарьләр, архитектура һәйкәлләре һ. б. сурәтләр бар. Шулай ук археологик истәлекләрнең автор төзегән карталары хезмәтне баеталар Рәсемнәрнең төсле үрнәкләре дә булу, дәреслекнең кызыклылыгын, тәэсир көчен арттыра. Хезмәттә автор хикәяләвенә кушымта итеп еш кына тарихи документлардан өзекләр китерелүе дә урынлы Кушымга рәвешендә бирелгән кыскача хронологик җәдвәл үзләренең кирәклеге ягыннан бәхәс уятмыйлар. Гомумән, китап тарих дәреслекләре язу тәҗрибәсенең бай традициясеннән файдаланып эшләнгән. Әлбәттә, дәреслектә кайбер төгәлсезлекләр дә күренгәли. Мәсәлән, «Нәсыйхәт эс-салихин» әсәрен болгар әдәбияты истәлеге итеп күрсәтү. Ләкин алар бу зур хезмәттә бик кечкенә урын билиләр Киләсе басмаларда төзәтелер дип ышанасы килә. Равил Фәхретдиновның хезмәте татар халкының тарихын белеп, аның бер бөтен халык һәм татар икәнлеген тоеп язылган. Югыйсә, бездә укымышлы кешеләр арасында да татарлыкларына иманнары какшап, төрлечә шуны тудырып сафсата сатучылар күренә башлады. Бу хезмәтнең чыгуы татарның үз тарихына йөз белән борыла башлавы билгесе. Киләчәктә «История татарского народа и Татарстана» китабының тагын да камилләштерелгән басмалары чыгар һәм алар тоталитар система идеологиясе изүе астында бердәмлеге җимерелгән халыкның үз-үзенә ышанычын арттыруга, ата-бабаларына хөрмәт белән карарга өйрәтүдә хезмәт итәр. Бу хезмәт Татарстан һәм татар мәктәпләре өчен әлС1ә камил булган иң яхшы һәм бердәнбер дәреслек булып саналырга лаек