Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

СУГЫШТА УСТАВ ЮК...

1944 нче елның ноябре. Балтик буе илләре фашистлардан азат ителеп беткән дип әйтерлек. Тик Латвиянең диңгез буендагы Курляндия дигән җирендә немецлар һаман каршылык күрсәтеп яталар. Аларның биредә кадровый армия төркеме тупланган, Хәрби техника бик күп һәм тыгыз урнашкан. Шуңа бик каты каршы торалар, һич чигенмиләр. Берничә эшелонлы оборона корганнар: өч-дүрт катлы траишеялары, хәйләле ут нокталары... Ә танкларны җиргә күмеп куялар да, ул тик атып ята. Аны берни белән дә ала алмыйсың. Ә безнең як нишли? Бездә дә техника бик куәтле, көч тә күп, тәҗрибә дә җитәрлек. Безнекеләр немецларга каршы бер километр, ягъни һәр 1000 метр арага 200 «ствол» куя. (Анда шулай сөйләшәләр иде). Бу инде һәр биш метр саен бер пушка дигән сүз. Шул пушкалар сәгать ярым чамасы дошман оборонасына атып тора. Кечкенә мәйданга меңәрләгән снарядлар төшеп шартлый. Ә һәр снаряд 20 30 квадрат җирне тетеп сала. Кыскасы, дошман оборонасы нңгә, буйга, тирәнлеккә берничә кат тетелә. Анда бер тере җан иясе калмаслык ителә. Фәкать шундый гамәлдән соң гына дошман чигенергә мәҗбүр Нәкъ менә гранит тау-ташны чокып, шартлатып, китеп ала-ала алга барган шикелле инде Курлян- диядә сугыш әхвәле шундыйрак иде. Гаҗәп түгел, Берлин алынгач та әле биредәге фрицларның кикриге шиңми, сыннары сынмый Госпитальдән төзәлеп чыккач, безне һөҗүм алып бара торган шушындагы бер частька китерделәр. Менә минем кечкенә Кызыл армия кенәгәсендә: «Прибыл в 612 легкий артиллерийский полк, 5 батарея, 23 ноября, 1944 года», дип мөһер сугылган. Мин ноябрь башында килгән идем. Авырып санчастьтә ятып чыктым Мине довольствнсгә алырга, сугышчы итеп вакытында теркәргә җай булмады. Старшина рәтле яза белми икән. Ул барча язу-сызу эшләрен бер сержанттан эшләтә иде. Яңа һөҗүмгә бик каударланып әзерлек бара торган чак иде. Безне шунда ук эшкә йөгертә башладылар. Безнең артиллерия часте үзебезнең алга урнашкан пехота батальонына беркетелгән. Без, пушкарьлар, пехотачылар белән бергә, бер йодрык булып хәрәкәтләнергә тиешбез икән. Пехотачылар иң алдагы транше- яларга килеп урнашканнар. Хәзер траншеяларны тирәнәйтә, озынайталар. Без дә аларның траншеяларыннан ун метр чамасы арттарак җайлы урын табып, күзәтү пункты ясадык. Бер накатлы гына кечерәк блиндаж. Ишегеннән траншея сузыла. Ул бер чокырга барып тоташа. Без шуңа көндезләрен дә керепчыгып йөри алабыз. Икенче төнне җәя үле гаскәр солдатлары да траншеял арының бер тармагын безнеке белән тоташтырдылар. Ләкин алар якты күздә бер адым хәрәкәтләнә алмыйлар. Чөнки немец снайперлары бик уяу сагалый. Ә безне алдагы куаклар ышыклап тора. Накат бүрәнәсенә стереотруба урнаштырылды, куакларның бер өлешен төнлә чапкалап, күзәтү өчен ачыклык ясадылар. Без төнлә бер элемтәче солдат белән батареядән алып күзәтү пунктына кадәр элемтә линиясе суздык. Өч-дүрт катушка чыбык китте. Көнгә караңгы иңү белән алгы сызыкта хәрәкәт, ыгы-зыгы башлана. Сугыш кирәкяраклары, минометлар, башка кораллар китереп урнаштыралар. Мотор гөрелтеләре ишетелеп китә. Немецлар тавышка бик сак, тавыш аулый торган приборлары бар, ди. Әз генә тавышны да сизеп алалар һәм авыр туплардан пешерергә тотыналар. Бу инде цельсез-сукыр ату, шулай да кайбер снарядлары байтак зарар китерә. Рота командиры лейтенант Епифанов безнең янга телефоннан сөйләшергә кергәли. Ул — урта буйлы, озынча йөзле, нык ихтыяр иякле, йомык кыяфәтле кеше. Күптән түгел генә госпитальдән килгән икән. Күз чокырларындагы касмак төсле сарылык шуның билгеседер, мөгаен. Сөйләшкәндә тыныч, бер дә тавышын күтәрми. Аңардан ниндидер мәһабәтлек бөркелә. Гадәттә, язмышы белән килешеп, авыр шартлардан зарланмый торганнарда шундый чалым була. Телефоннан сөйләшкәндә өстәге командирларның аңа кычкыру, сүгүләренә дә артык исе китми шикелле иде. Ә менә рота замполиты бик кырыс һәм кискен күренә. Анык йөзендә үк сине нәрсәдәдер гаепләргә торган ачулы төсмер бар. Турганов фамилияле, үзе гарәп төсле кара-кучкыл чырайлы Мин аны башка милләттән дип торам, ул чып-чын урыс икән. Кызык, Турганов фамилияле ничә чи татар кешесен очратканым булды. Ә бу — урыс. Татар фамилияле урысларның бик еш очравына гаҗәпләнми булмый. Мин телефон трубкасын уң колагыма җайлап бәйләгән килеш җир сәкедә янтаеп утырам. Пехота командирлары эшләре беткәч, чыгып китәләр. Минем бик нык йокы килүдән күз кабаклары салына, һич күтәрер хәлем юк. Көн-төн йокы белән көрәшәм. Алгы сызыкта солдат ашау һәм йокы өчен иза чигә. Аз-маз ач тору берни түгел, әмма йокы тәтемәсә, бар нәрсәдән яман. Баш миңгерәүләнә, акны-караны аермый башлыйсың. Бар нәрсәгә битараф булып каласың. Пуляларга баш имисең. Үлем куркынычыннан сакланырга башың-зиһенең тупайлана. Йокламау кешене тәмам сафтан чыгара. Күзләремне ачсам, ротный яссы алюмин котелоктан кичке аш ашап утыра. Безнең блиндажда тычкан уты кадәр яктылык сибә торган лампа кисәге бар. Шуңа ул бездә ризыкланучан булып китте. Минем күз ихтыярымнан тыш анын йөзеннән шуып уза. Менә иртәгә-берсекөнгә ул ротасын һөҗүмгә алып барачак. Исән калырмы, юкмы? Лейтенантның эчен шул нәрсә кыра торгандыр мөгаен. Аның чырае бар нәрсәдән бизенгән, гарык булып тайчынган төстә. Минем йөрәк әллә нишләп китте. Берәр нәрсә сизенә микәнни?.. Әле бер атна элек кенә безнен батарея командиры һәлак булды. Соңгы күргәндә аның да йөзе котны алырлык, вәйранлык белән өретелгән иде. Бер өзмәс тәмәке төтәтте. Безне ашыктырып, батареягә кайтарып җибәрде. Үзе күзәтү пунктында калды Бездән тизрәк аерыласы килә иде кебек. Без чыгып киткәч тә, блиндажга ерактан ата торган снаряд төшкән... Алгы сызыкка аяк басуга, кешеләрнең холык-фигыле үзгәрә. Икенче эшелоннан иң алдагы траншеяга күчкәндә нык сизелә бу хәл. Шаулап-көлеп сөйләшүләр кинәт тына, һәркем шыпырт була, ничектер бөрешеп, кечерәеп кала. Эчкә шом кереп оялый. Үзеңне ихтимал мишень итеп тоясың, һәркемнең үзенеке үзендә. Эндәшсәң дә, җавап бирми. Җиңеннән тартканга да илтифат итми. Нишләп лейтенатның йөзе шул тикле фаҗигале, кара сызыклар белән тулган? Эчендәге бар нәрсәсе йөзенә чыга икән... Көндез пехотачылар — блиндажларда. Салкын, шушы көннәрдә генә туңдырып җибәрде. Тышта 6—7 градус салкын. Әмма учак ягу ише нәрсәләр мөмкин түгел. Блиндажда бераз ышык. Замполит сәяси әңгәмә уздыра. Сүзне хәзерге моментка китереп бәйли. Тиздән һөжүм бапгпаначяк Атака вакытында дошман траншеяларына беренче кергәннәргә «Дан» ордены биреләчәк. Икенчеләренә дә «Дан» ордены ләкин өченче дәрәжәдәгесе Өченчеләргә — «Кызыл йолдыз»... Ярты төн узгач, термослар белән ботка китерделәр. Сугышчылар тыз-быз йөренделәр, һөжүм алдыннан тиешле йөз грамм сырец аракы да өләшенде. Өшегән-күшеккән тәннәргә бераз җан җылысы кергән кебек булды. Ләкин беркемнең дә теле чишелмәде. Үз эчләренә ныграк йомылдылар Күзгә күренеп килгән үлемне ничек хәйләләргә дип, эчтән генә баш ваталар төсле иде.. Төн караңгылыгы сыекланып, әйберләр шәйләнә башлаган эңгер-меңгердә кинәт җир дерт итеп китте һәм аяк асты чайкалып алгандай булды. Берьюлы бердәм кубып, бик күп пушкалар дошман позицияләренә ут яудырырга тотынды. Бу артәзерлек башлануы иде. «Катюша»лар җан суыра торган аваз чыгара- чыгара, каршы якка ут күперләрен сузалар. Әче дары исе һаваны куерта, борыннарны әчеттерә. Күктәге мотор тавышлары ишелеп-ишелеп җиргә төшкән шикелле. Бик күп самолетлар эскадрильясы немецлар ягына бомба ташлыйлар. Анда хәзер җирнең асты өскә килә. Балчык фонтаны, кап-кара сөрем каплаган. Берни шәйләп булырлык түгел. Пушкалар, минометлар шашынып атканнан сон, ут нокталарын дошман оборонасының эченәрәк күчерделәр. Аяк астындагы җир дулкын өстендәге көймәдәй чайкала. Кайчак берәр нәрсәгә тотынып кына егылмый каласын. Безнекеләр материаль як белән алдыралар Ягъни снаряд, бомбаларны кирәгеннән артык яудыралар. Сугыш техникасы да нсмецларныкыннан артык Материаль өстенлек җиңә Шуңа солдатларның фидакарьлеге өстәлә. Ниһаять, тәмам яктырды Пушкалар һаман аталар әле. Безнең элемтә командиры блиндаж накатына стереотруба беркетеп куйды да, дошман ягын күзәтә башлады. Бераздан читкә тайпылып, пехотачылар ягына сузылып карады. «Күтәрелергә нәкъ вакыты, нәкъ вакыты, нигә сузалар7» ди-ди мыгырданды. Ул арада пехота траншеяларында хәрәкәт башланды Епифановның басынкы, властьлы тавышы ишетелде «Сержант Проклов, уң флангтан сугышчыларны күтәр! Сержант фәлән сул флангтан... Ну, ну, ребятки, пошли, пошли!..» Ул траншея буенча йөгерә-атлый чапкалап йөри, ләкин нигәдер траншеядан өскә күтәрелми. Проклов кычкыра, әшәке сүгенә «Ут нокталары бетерелмәгән, әнә пуля янгыры сибеп тора. Ничек күрә торып үлем авызына керәсең? Пушкалар халтурит иткәннәр күрәсең...» «Разговоры! Ползком, давай, давай, ребятки!» Епифанов траншеяның бер очыннан икенче очына ашыга Траншеяның ары очына җиткәч, ул кинәт: «За мной!» дип комайда бирде дә өскә күтәрелде. Ләкин нигәдер ана иярүче булмады. Инде байтак вакыт узды. Безнең командир борчыла моментны ычкындырдылар бит, аннары яман булачак, эх!.. Епифанов тагы бик нык нервылы тавыш белән кычкыра, һөҗүмгә күтәрелергә приказ әйтә-әйтә, абына-сортенә йөгерә. Юк, сугышчылар башларын күтәрмиләр, траншея стеналарына сыланып катканнар. Нәрсә бу, мондый хәлнең очраганы, ишетелгәне юк иде Моментны ычкындырдылар шикелле инде Шулчак кинәт траншеяда батальон командиры һәм замполит пәйда булдылар. Комбат пистолетын кулына тотып, бер генә кычкырды, барча сугышчылар хәрәкәткә килде. «Замполит, ротаны һөҗүмгә алып бар'» дип җикеренде Шунда замполита ың да рәхимсез приказы яш ырады һәм ул үзе беренче булып траншеядаи атылып чыкты. Аның артыннан сугышчылар берәм-берәм алга ыргылдылар. Бу көтелмәгән хәлдән Епифанов югалып калган иде. Комбатның килүе, рота белән җитәкчелек итүне Тургановка бирүе аша тәмам каушатты. Ул брустверга сикереп менәргә, сугышчыларга иярергә итә иде Әллә каян гына чыгып, аның каршына күк погонлы яшь кенә ике кеше килеп басты Сержант noi онлысы кулын сузып «Оружие сюда'» дип, лейтенантның пистолетын кулыннан тартып алды Икенчесе куеныннан бер кенәгә чыгарып, лейтенантның күзләренә терәде Енифа- новның болан да саргылт йөзе кәгазь кебек агарып китте каны качты Ул як-ягына каранып, батальон командирын эзләде. Әмма тапмады, өмете өзелгәндәй шиңеп калды. Мондый очракта беркемнең аңа ярдәм итә алмаганлыгы аңына барып җитте Ул «За что? Почему?» дип тә әйтә алмады, телсез калды Йөзендә зәһәрле, ниндидер җансыз елмаю иде. Үзенең кулга алынуы аңына барып җитми иде шикелле. . Нәкъ шушы мәлдә немецларның еракка ата торган пушкалары бу тирәгә снарядлар яудыра башлады. Егшфановны безнең блиндажга алып керделәр Командир стсреотрубадан һөҗүмнең ничек барышын күзәтү белән мәшгуль нде Аларны эчкә уздырып, үзе күзәтүен дәвам итте һөҗүмчеләрнең кая хәтле барып җитүләрен бер-ике сүз белән әйтеп ала иде. «Танклар киттеләр, танклар!» — диде ул шатланып. Ләкин особистлар моны ишетмәделәр. Епифановтан сорау алырга ашыктылар. — Ни өчен ротаны атакага күтәрә алмадыгыз, кырык минут соңардыгыз?— дип, особист сержант бик катгый итеп аны стенага терәде... — Ут нокталары юк ителеп бетерелмәгән иде, пулялар очып торганын үзегез дә шәйләгәнсездер? Шуна күтәрелмәделәр, мөгаен?—диде ротный исенә килеп һәм үзенец хәлен аңлый башлап... — Мен метрга ике йөз «ствол» куйганда ут нокталары бетмәве мөмкин түгел! - Особистның кинәт ачуы кабынды, чигә тамырлары бүртеп зәңгәрләнде. Ротный моңа каршы әйтергә дәлил тапмады. Особист теоретик яктан хак сөйли иде. Ул блокнотына тагы нәрсәләрдер сызгалады. Язуын танырлык түгел, стенографист билгеләре белән яза иде... — Арада ризасызлык белдерүчеләр булдымы?—дип сорады икенче ефрейторособист... — Ансыз булмый инде, ризасызлар һәрчак булып тора. — Кемнәр?—дип, эш конкретлыкка килеп терәлгәч, ротный тукталып калды. «Фамилияләрен әйтергәме, юкмы?»—дигән каршылык белән эчтә көрәш бара иде. — Юк, дәгъвачылар батыр, менә дигән сугышчылар, сез аларны каләмгә алмагыз, зинһар!—дип ялварды ротный... Фамилияләрен әйтергә теләмисез, димәк, сез алар белән теләктәш булгансыз?— Особист сорауны мәкерле итеп куя. Ротный тагы ык-мык итеп торды. — Теләктәшме, түгелме, белмим, ләкин алар чын солдатлар!—диде. — Димәк, сигналлар нигезле булган, дип нәтиҗә чыгарды ефрейтор үзенчә борып — Кемнәр беренче булып алга ыргылырга тиеш иде? — Особистның тавышында барысына да лейтенант гаепле дигән ышаныч чалымы сизелде. Уң флангта—Проклов, уртада Тимиров, сул якта - Журба. Алар бер атна элек кенә госпитальдән килгәннәр. Бераз кыюлыклары төкәнү табигый. Тылда торып килгәч, шулай була. Алар барыбер үз бурычларын үтәрләр. Сез мине болай итеп ялгыштыгыз! — Ротный сүзен әйтеп бетерә алмады, особист тавышын күтәрде: — Шуны бел һәм аңла: без ялгышмыйбыз! —Аның чыраенда дәһшәт сызыклары калыкты, йөзен ямьсез, шәкелсез иттерде. Әмма ротный үзендә хаклылык сизде: — Юк, бик каты ялгыштыгыз, җавап бирергә туры килмәгәе,—диде.—Әллә сездән өстә бернинди көч юкмы? һе! һе!.. — Без җавап бирмибез, шпак, неужели жираф син? Бездән өстә бернинди көч була алмый! Төшендеңме? Шулай да кызык, нәрсәдә безнең ялгыш, ә? Ә? Әйтеп кал, без яхшы чакта, ә? — Сезнең ялгыш шунда ротаны һөҗүмгә Турганов алып китте,—дип сөйләнде Епифанов.—Турганов сугышчыларны харап итәчәк, чөнки анын тәҗрибәсе юк. Башкалар өстеннән әләкләү белән генә күтәрелгән. Башы начар эшли... — Юк, юк, ул безнең кеше!—дип, сүзне бүлде ефрейтор... — Шикләнмим, сезнең кешедер, әмма акылсыз, бушка кан коелачак. Менә шул... — Ну бу синең үзеңне акларга тырышып, «почва зондировать» итәргә маташуың, аңлашыла... — Беренче траншеяга барып җиттеләр!—дип, тышта кычкырды безнең командир.— Ах, безнең бер танкны яндырдылар, икенче кат траншеяда фаустник утырган шайтан. Аны пехотачылар күреп, дөмектерергә тиешләр иде. Эх!. Хәзер фрицлар артәзерлек вакытында артка чигенеп, яшеренгән җирләреннән чыгачаклар,—дип, Епифанов үз сугышчылары өчен кайгырды.—Бу минутта бик сизгер һәм хәйләкләр булырга кирәк Ике-өч кеше бер булып хәрәкәт итәргә кирәк Чөнки фриц белән ялгыз күзгә-күз килсәң, ул сине җннә. Әйе. әйе! Менә антисоветчик икәнеңне үзең үк әйтеп торасың, диде ефрейтор, нәрсәдер тапкандай шатлыклы тавыш белән. — Куркытма, мин куркудан узган инде,— диде Епифанов батырая барып.— Менә сез ул антисоветчиклар! Әйе, әйе! Сезнең ялгыш аркасында ничә сугышчының гомере өзеләчәк! Сездән дә яман антисоветчикның булуы мөмкин түгел! Әй, Россия, кайчан арынырсың шундый халуйлардан! Ротный сүзен әйтеп бетермәс борын, ефрейтор сикереп торды да аның түш изүеннән шатырдатып эләктереп алды һәм ишеккә таба өстерәргә тотынды Сугышның ерагайганы хәзер нык сизелә. Бу тирәдә инде адашкан пулялар да очмый диярлек. Окулярдан күзен алмый күзәткән безнен командир — Немец траишеяларында шартлаулар еш шәйләнә. Бик кискен граната сугышы бара, ахрысы,—дип сөйләнде, үкенечле төстә. Тагы бераздан шатлыклы тавышы ишетелде:—- Танклар икенче траншеяләр өстендә күренәләр —Ул тынычлана төшкәндәй, күзәтүдән арып, блиндаж эченә керде, тизрәк папирос кабызды да җир сәкегә сузылды...—Прорыв булмады, шулай да 4—5 чакрым алга кителде,— дип сөйләнде ул. Немец бик нык утыра,— дип аны куәтләде элемтәче.— Әллә ничә эшелонлы ныгытма төзегән, шуңа прорыв була алмый Ул арада көнгә бик тиз караңгылык инә башлады. Батарсядан сержантны сорадылар. Мин трубканы ана суздым. Ул байтак кына андагы командир белән бәхәсләште. Приказга тиз генә күнми, каршы төшеп үз дәлилләрен куярга ярата, һәрвакыт шулай, командир белән бераз тел чарлап алгач кына күнә. Акыллырак булуын сиздерергә тырышуымы, әллә үзен тәҗрибәле итеп күрсәтергә теләүдәнме— каршы әйтмичә бер генә эшне дә башкармый. Бәлки саклык өчен шулай эшлидер? Эш барып чыкмаса, мин каршы килеп караган идем, дип, акланырга җай кала. Командирнын акылына, логикасына ышанып җитмәү дә бар, ахрысы. Төрле командирларга туры килеп, бик нык авызы пешкән булса кирәк. Сержант канәгатьсез төстә, кашларын җимереп, трубканы мина бирде һәм әйтте: — Малайка, давай кабельләреңне катушкага чорный башла, яңа позициягә күчәргә приказ...— Ул папиросын еш-сш суырып торды да төпчеген ыргытты, иелеп, блиндаж ишегенә таба юнәлде. Тиз-тиз, хәзер машина килеп җитәр! — ди-ди чыгып китте Мин тиз генә телефон аппараты булган яшел тартманы җыярга керештем. Икенче элемтәче чыбыкны катушкага чорный-чорный, тегеннән килүчегә каршы китте. Күпме вакыт үткәндер, пушка таккан безнен студебеккерлар килеп җитте Батарея позициягә шушы тирәләрдә урнашырга тиеш икән Безгә исә пехотачылар янына алга барып күзәтү пункты төзергә боерык бирелде. Сержант анда машина белән барырга теләгән иде, ләкин батарея командиры рөхсәт итмәде Ник дигәндә, минадан әрчелмәгән җирләргә юлыгуың бик ихтимал. Сержант моны үзе дә аңлый иде. Шуңа артык бәхәс корып, карулашып тормады. Без кухнядан кичке ашны алып ризыкландык та, аппарат һәм катушкаларны җилкәләргә асып, юлга ашыктык. Без карабинны үзебез белән йөртергә тиеш. Әмма ике катушка, аппарат өстенә карабин бик авырга туры килә. Карабин алмаганга командирлар ачулана. Тик хәлне аңлыйлар, күрмәмешкә салыналар Анысы инде коралсыз алгы сызыкка бару үзебез өчен дә хәтәр Иң курыкканым әсирлеккә эләгү. Шуңа чалбар кесәсендә «лимонка» йөртәм. Ләкин лимонка авыр. Чалбарны төшерә, билдә чалбар тормый Без әллә кайдан «дамский» дигән кечкенә пистолетлар юнәткән идек. Шуны фуфайканың эчке кесәсендә генә йөртәбез Алгы сызыкка ашыгуның хикмәте бар. Немецлардан калган берәр блиндаж эләктереп калып булмасмы. Чөнки салкын 6 7 градус булса да, җирне туңдырып җибәрде. Блиндаж төзү болай да мәшәкатьле, күп көч сорый торган эш Дегет кебек куе караңгы төн Немецлар чигенеп урнашкан җирдән ракеталар чөяләр. Кечкенә ут йомгагы мөлдер-мөлдер килеп җирне яктырта Ерактан ата торган пушкалар өзмәс төшереп кенә торалар. Снарядлар безне узып шартлыйлар. Без алга баруны дәвам итәбез. Тирәбездә узгынчы пулялар, тыз-быз килеп, сызгырып выжылдыйлар. Пуляларга әһәмият биреп вакланмыйбыз. Алар безнең баш очыннан, өстәнрәк үтәләр. Мышкыпдый-мышкылдый барып җиттек. Траншеяга яңа пехота частьләре килеп тулган. Кай арада диген, һөҗүм вакытында ук яңа көчләрне китергәннәр, ахрысы Без блиндажларны чамалыйбыз Блиндаж ишегенә килеп җнтәрәк, сержант: «Кто там?» дип кычкыра бирә Тегеннән тавыш килгәч кенә, алга атлый Керә дә кесә фонаре белән эчен яктыртып карый Кеше тулган булса, юк. дип кире чыга Әмма без белгән пехотачылардан ник берсе очрасын Әллә барысы да һәлак булганнармы9 Епифанов гоман иткәнчә? Әллә алышынып өлгергәннәрме9 Без караңгыда бик күп олаучыларның арба тавышын ишетеп бардык Кайбер олаулар белән янәшә атладык Траншеяның тармакланып киткән чокыры бер тупикка барып чыкты Куакларга ышыкланган блиндаж бар икән. Барып кердек, буй белән йөрерлек, үзе зур гына. Сержант яктыртмас борын, Тургановны тавышыннан танып алды. Кесә фонарен худка җибәргәч, күрдек: яфрак түшәлгән такта сәкедә яралы Турганов һәм тагы икс-оч сугышчы ята Аларның берсе авыр яралы, мыгыр-мыгыр саташа Калган икесе контужен булганнар шикелле. Сөйләшә алмыйлар, әйткәнне әллә ишетмиләр, әллә ишетмәмешкә салышалар. Турганов шунда ук сержантны таныды һәм олау таләп итеп, кычкыра-сүгенә башлады. Ул байтак салмыш икән, янындагы термоста аракы булып чыкты. Ул сүгенде, карганды: «Безне бүре авызына таги падылар,— ди,— югары командирларны эттән алып эткә салды. Сержант аны тынычландырды: «Хәзер олау юнәтәм, зинһар чәүчәләнмә,—дц- де.— Әнә күрәсен, немецлар бик каты аталар, тына төшкәч кузгалырбыз». Блиндаж безнен өчен кулай иде. «Шушында төякләнергә кирәк»,— диде сержант. Турганов бераз тынычлана төште кебек. Таныш кешенең очравы өмет тудыра иде. Аның аягы яраланган, бик авыр түгел кебек күренә, һәрхәлдә, сөяккә эләкмәгән булса кирәк. Сөяге яраланганнар болай кычкыра да, сөйләшә дә алмыйлар. Турганов торып утырды. Сержантка аракы салып бирде, үзе дә ярты кружка чамасы эчте. Турганов сизелерлек тынычланды. Тавышы әкрен-иплелән- де, сержантка дустанә шикелле карый иде. Хәл-әхвәл белешкәндә сержант Епифанов турында сүз кушты. Нәрсә булса ул хакта сөйләшүдән качар, дигәндәй, бик сагаеп әйтте. Әмма Турганов боргаланмады. Чөнки хәзер эш узган, ул яралы, моннан соң алгы сызыкка эләкмәячәк. Моңа нык ышынычы бар шикелле сөйли: — Кемдер «сизгерлек» күрсәткән булырга тиеш,—диде.— Болай да аңа ыша- нмыйчарак карыйлар иде. Мине кисәттеләр, ана бик ышанып бетмә, диделәр. Үзем абайламыйча, мин дә аны саткалаганмындыр, дип уйлыйм хәзер. Беләсен, штабка барган саен бер особист сораштырырга тотына. Епифанов болай бит, тегеләй бит инде, ди-ди, минем авыздан сүзләрне тартып чыгара. Ул читләтеп- читләтеп, әллә кайларга кереп, сөйләнә, Епифанов турындадыр дип уйламыйсын да. Соңыннан ми тартмаңда шундагы әңгәмәне акыл бизмәненә салып анализлаганда гына эчке мәгънәләргә төшенәсең. Әмма эш узган була. Үзең дә аңлап җитмичә, иптәшеңне саткан буласың. Анда бит профессионаллар эшли. Безнен ише беркатлыларның эчен актарып чыгара алар. Епифановны яклап бер уңай сүз әйтсәм, юк, син аны белмисең генә, диләр. Кайбер сорауларына ым гына кагасың, үз файдаларына булса, шунда ук эләктереп алалар һәм күпертәләр. Әйтәм бит, иптәшеңне сатуыңны сизмисең, син белерлек, фикер төйнәрлек жай калдырмыйлар... Тургановның теле көрмәкләнә башлаган иде. Сержант тиз генә чыгып, бер олау табып килде. Без, җыйнаулашып, яралыларны бричкага төядек. Алар китеп тә бардылар. Юк, Турганов дурак түгел икән, Епифанов аны ачудан гына гаепләп маташкандыр... Менә шул. Мин бу хәлләргә үзем шаһит булдым. Ул вакытта күп нәрсәләрне аңламаганмын, билгеле. Әмма төп вакыйга хәтер төбендә калган. Нык тәэсир иткәнгә күрәдер инде. Ул хәлнең хәтәрлеген сизеп, мин аны үземне-үзем мәҗбүр итеп оныттым. Куркудан белмәмешкә-күрмәмешкә салыштым. Сер түгел, без күпме еллар буе белмәмеш-күрмәмеш булып яшәдек. Исәпләсәң, исең китәр... Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, дигәннәр. Ләкин алгы сызыкта болай кешегә аңлавы кыен хәлләр адым саен булып тора иде. Аларны, гыйбрәт өчен булса да, хәл кадәри сөйләп, язып калырга кирәк. Еллар узу белән баштан кичкән күп нәрсәләр хәтердән коелып беттеләр. Ә Епифанов фамилиясе ничектер хәтердән җуелмады. Үзенең вакыйгасы белән истә торды. Гайре табигый булганга гына түгел, куркытканга күрәдер дә дип уйлыйм. Епифанов фамилиясе очраган саен кызыксына, сораштыра идем. Ләкин лейтенантны белүчеләр булмады. Госпитальдә сөйлиләр иде: алгы сызыкта сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә алмау очраклары булгалый, ди. Шуны алдан исәпләп, штаб тирәсендә бер-ике батыр, гаярь офицер тотыла. Була ди, алар нәрсә беләндер тапланган, салгаларга яратучы, ләкин гаҗәп аек акыллы фидакарь лейтенантлар... Сугышчыларны, алдан барып әйдәргә, атакага күтәрергә тиешләр. Ихтимал, Епифановны да әнә шундый максатта файдаланганнардыр, мөгаен. Булса да булыр, мин моңа ышанам, сугыш бит устав буенча гына бармый ул. Май, 1995