Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОҢГЫ ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН

Бәхет дигән бәйрәмнәрне кәшәсезме?— Бәхетсезнең күз яшьләрен сөртәсезме? Киткән кеше кире монда кайтмый калса— Аны эзләп эзләреннән үтәрсезме? Тургайларым кайтты менә, тургайларым,— Боз куйныннад куптарганнар яз айларын. Дөнья шул ук — урталайга бүленмәгән, Чыннан да, җыр көчле икән үлемнәрдән... Тукта, Рәшит, әйтер сүзең бүтән иде, Тел очында тора ул сүз күптән инде: Җыр — үлемнән көчле, ә без ни эшләрбез?— Гомерегез узды, диләр, ишетәбез. Каурый каләмемне һәр көн канга манам һәм җыр язам... Кошлар сыман канатланам. Кан азая — озак яши алырбызмы? — Бирербез дә җырыбызга җаныбызны, Кошлар — җиргә, ә без күккә егылырбыз, Очырырбыз— яши бирсен шул җырыбыз! Үзәккә үттең инде, җил, Үзәккә үттең инде,— Фәхишә хатын шикелле Ничә кат үптең инде. Санадың инде, санадың Илемдә ниләр барын,— Яфраклар кебек өзелде Дусларым, туганнарым. Күзләргә яшьләр тутырдың, Елмаер чакта гына, Аккошларымны качырдың Кара төн кочагына... 9ДӘ5И МИРАС Төн буе кайда йөрисең Ат караклары белән?— Син үзең урлашмасаң да, Булышканыңны беләм. Үзәккә үттең инде, җил, Үзәкне өздең инде,— Чәчәкләрне төймә итеп Муеныңа тездең инде. Урадың инде билеңә, Урадың уйларымны, Нараттай туры ир идем— Нишләттең буйларымны?! Йөрәкне чакырасын, җил, Кайларга чакырасың? — Ул канлы, яралы килеш Сәфәргә чыгамы соң! Юк, аны тота алмыйсың Куркытып, калтыратып. Ул әрни... Илдән җибәрми — Илерә җиргә ятып. Ияреп китәр идем дә, Кем икәнеңне беләм,— Бар, йөреп кайт берәр атна Ат караклары белән... Бар гөлләргә гомер биреп, әллә кайчан Әйлән-бәйлән уйный-уйный яуды ләйсән. Җәйләр килде... Сине эзләп йөри-йөри, Гаҗәпләнмә, диванага мин әйләнсәм. Җирдән эзлим, күктән эзлим, күптән эзлим, Шуны белеп әйлән-бәйлән уйный гөлләр. Көндезләрен ярый ла ул... көлә гөлләр, Төнлә авыр. Төнлә елый әллә кемнәр? Ул елаучы ялгыз калган юлаучымы? — Белсәләр дә беркемгә дә әйтми җилләр. Яна йөрәк, өзелә лә минем үзәк... Син кайларда? Җаның бармы? Хәбәр җибәр. Хәбәр җибәр: көләргәме, еларгамы? Әллә күзне мәңгелеккә йомаргамы? Тауларына менсәң—жил бәрә Сөйгәнемне төштә күргән идем, Күргән идем — күреп туймадым Эзләп киттем, күзгә күренгәннең Ераклыгы юк, дип уйладым. Тауларына менсәң—җилләр бәрә, Болыннарга төшсәң—сил бәрә. Югалмасын икән сөйгән ярың, Эзләп табулары мең бәла. Күкләренә баксаң—әй, тулган ай, Тулган айлар монда моңга бай. Туган илдә йөрмәс иде болай: Ул сандугач иде, мин—курай. Болыннарга төшсәң—сил бәрә дә, Тауларына менсәң—җил бәрә. Кураемны кулга алыр хәл юк, Сандугачым сайрап җибәрә. Мостай ага Кәримгә хат Йолдызлардан—йодызларга күчеп, Келәшкә дә иңгән бер әмер: «Туфанлы да булгач, шигърияткә Мостаен да тудырыйк без хәзер. Ауган егетләргә алмаш кирәк, Алдан барыр өчен—байракчы! Мең ел саклап килгән иманыңны, Юкса, мордар тартып алмакчы!» Империя этләренә бирми Талатырга шушы иманны.— Шигъриятнең азаматы булып, Азат яшәттегез Сез аны. Ә бу илдә һәрбер азаматны, Адым саен коллык сагалый, һәм аннан соң... тарих буйлап сана: Бер шагыйрьгә — йөзләп Шаһгали! Ә азатлык әсир Туфанны да Эзләп тапты әллә кайлардан,— Башын алып балта асларыннан, Итек биреп, Илгә кайтарган. Сулышыгыз белән җылыткансыз Себерләрдә туңган Туфанны. Туфан аша — безне. Әллә Сезнең Җаныгызда кояш булганмы? Кеше җанындагы кояшларны Төннәр буе эзли бозлы Ай... Дәшә сыман Туфан: — Безнең дөнья Җылындымы әле?.. Бер җылыныр әле, и Мостай! Телсез калган безнең сабыйларның Ачылмадымәле телләре?— Ак атында Казан якларыннан Хәлләрен бер белеп кил әле! Телгә, денгә кайтам, диючеләр Илгә таба барыбер юл таба. Шигъриятнең шәригатен төгәл Үтәсеннәр—булыш, Мостафа!» ...Истә, аны төнлә каршыларга Казаннарга килгән чагыгыз. Уяткансыз: — Туфаныгыз кайта, Исән кайта! Каршы алыгыз! Уянган тик җиде-сигез татар, Уйлангандыр уны-унбише... «Күпме генә сиңа дан җырлама, Барыбер дә куркак син, кеше!» — Беркемгә дә түгел, мин үземнең Татарыма әйтәм бу сүзне. Ярты халкы телсез, Ярты халкы Сукырайганга сүгә ник Сезне?! Шагыйрьләрне Себерләргә сөреп Туймаганмы әллә бу Казан?! Шигъриятнең шәригатен үтәп, Менә бүген Сезгә хат язам. Безнекеләр сезне гаепли дә, Сезнекеләр безне гаепли: Сезнең гамәлләрдә гаеп ни дә, Безнең гамәлләрдә гаеп ни? Туганнарча киңәшләшер өчен, Туфан туган илгә килегез. Сез элек тә аның түрендәге Иң кадерле татар идегез... Туфаннандыр әле, Туфаннандыр. Күктән җанга иңде бер әмер: —Бер-беребезне саклар, яклар өчен, Алмаз кылыч булыйк без хәзер! һай! Кеше генә булу, һай, авыр шул — Төн буена күзем йоммадым. Өшеп йомарландым һәм урадым Кайгылардан Кайгы йомгагын. Тәгәрәде китте кара йомгак, Ә эчендә мин дә тәгәрим. Бер сүтелеп бетәр. Ни булганын Бер сөйләрмен әле сезгә мин. һаваларда очкан бөркет кенә Белсә белер кая киткәнне. Иткәнменме? Аннан нинди давыл Өзгәләгән минем җилкәнне? Башкаларын Ходай язмаган шул, Кеше генә булу, һай, авыр.— Таулар җимерелсә—ташлар баса, һәм башыңа җитә бер давыл. Дошман басып алса—дарга аса, Ярың яратмаса—янасың, Кара күмерләргә каласың да, Кабат туып кара аннан соң! һай, шуларны кат-кат уйлый-уйлый, Төн буена күзем йоммадым. Дардан төшкәч, кабат тудым да мин — Сүтәм менә кайгы йомгагын... Арыслан Үләр алдыннан, иртәгә шифаханәгә керәсе конне «Карурман» җырын җырлады да елады, җырлады да елады... К. Т. Арсланова сөйләгәннәрдән Гомер буена да «Карурман», әй, Үләр алдыннан да «Карурман»,— Күпләр әле саташып та ята, Ярый шундый җыры табылган. Урманнарга киттем синең эздән: Әйтер сүзе юкмы гөлләрнең? Сагыш ае монда, мин сагышның Нәкъ күзенә килеп кергәнмен. Үрли сагыш сары елан сыман, Имәннәргә үрли... Каенның һәр яфрагы саен ялтырый моң— Яктысы шул сагыш аеның. Сагыш яктысына ияреп мин, Уртасына кердем урманның. Карурманнар арысланнар өчен, Ничек моннан кабат чыгармын? Карурманда, Сагыш яктысында Шигырь сөйли безгә Арыслан!— Кысан притон— кәрләләргә калган, Кала—җырны малга алышсаң. Димәк, җаны карурманда яши, Каберләргә сыймый андыйлар. Андыйларны исән чакларында Баһадиршаһ итеп сайлыйлар. Ул гамәлне башкаралмый калдык. Денсез калган заман дәшмәде. Ә татарның теле, карак сыман, Карурманда качып яшәде. Телсез калган Казан гөрләп яши. Тәһарәтсез, мәнсез бәндәләр — Сәхнәләрдә — патша саулыгына һаман әле азан әйтәләр.. Кабер — бишек. Бишек җыры итеп, «Карурманмны җырлый карурман. Шагыйрьләргә бәхет табылганмы?— Моңнарымнан учак кабынган. Карурмандай кара чор булган да, Шул кара чор — үлмәс җыр булган. Тып-тын тора синең гүрне саклап, Изге Туфан куйган чардуган. Шаулый урман—горур җаннар иле, һәр имәне— шигъри бер мөнбәр һай, урманга бер арыслан җитми, Кермәс иде минем кебекләр. Дүрт йөз елга чигенәм дә йөрим һаман да, Күккә хәтле күтәрелеп янган Казанда Кабан күле — казан. Инде казан кайнаган. Халык канга баткан, әле хәлдән таймаган Кыргый урда белән әле Казан көрәшә — Ата-ана. улы-кызы баскан янәшә Казанның күге җирдәге каннан кызара. Әүлияләр сөйләшәләр күктә узара — Күр. Казанны каплап алган кафер башлары,— Тауларыннан нигә яумый икән ташлары? Күгеннән ник каргыш яумый — нәҗес, яманга, Карлыгачлар һәм тургайлар каргамаганга! Имән урманы: Авам! Дил шауламаганга, Таудагы кылганнар дөрләп яналмаганга. Дошман басуга—таулары ярылмаганга, һәрбер түмгәгенә дошман абынмаганга... Чокырларың дошманнарны нигә йотмады, Яна дөрләп, яна көйрәп Казан йортлары. Җайдагыннан инде күпме атлар ычкынган, Янган утта кешни-кешни алар кычкырган. Идел нигә сыңар тамчы каның тамуга — Әйләнмәде дошман өчен кара агуга?! Каеннарың ник дошманга каралмадылар, Карагайлар сөңге булып кадалмадылар? Аең нигә аермады берсеннән-берсен, Ник кояшың баемады — адашып үлсен!.. Кайттым, кайттым канга батып бүгенге көнгә, Мең кабат артып нәфрәтем җирдә үлемгә. Кемнәрдә гаеп әле соң, кемнәрдә гаеп?— Соңгы агачың утыра кочагын җәеп. Кочагында исән калган соңгы умарта. Кортлары бер очып китә, әйләнеп кайта. Татарның иле шул инде — дошманнан калган, Могҗизалар белән аны Алла коткарган. Кагыла күрмә син аңа, үрчеп яңарсын, Кагыла күрмә син аңа — үлем табарсың. Балы гына түгел аның—агуы да бар, Гасырлар буе җыелган... Кагылма. Чыгар! Дуслык дигән бәхет тә бар—дуслашыгыз, Уртагызда яшәмәсен дошманыгыз. Уртада-—җан. Җанда — телең, туган илең. Җанны яклап янган утка ташланыгыз. И пәйгамбәр шагыйрь, кичер Илне — Хәбәр килде менә әле генә: Соңгы китабыңның әҗеренә Таш та куер булмый кабереңә...