МУСА АКЪЕГЕТ ТӨРКИЯДӘ
Милли әдәбиятыбыз тарихында тормыш юлы һәм иҗаты аеруча саран яктыртылган шәхесләр бап. Шуларның берсе - Галимҗан Ибраһимов тарафыннан «әдәбияте Нәфисәбезнең беренче сандугачларыдыр» дип югары бәяләнгән, яңа заман әүвәлге татар романы «Хисаметдин менла»ны язган Муса Акъегет. Кайсы гына дәреслекне, белешмәлекне алып актарма, аның әлеге романыннан тыш бер мәкаләсе генә телгә алына, Төркиядә яшәгән 35 еллык гомере исә китапның ун юлына сыеп бетә. Хөрмәтле язучыбыз турында мәгълүматларның үтә чикләнгәнлеге, бердән, аның ватаннан еракка китеп югалуына бәйләнгән булса, икенчедән, әдәбиятыбызның үткәнен өйрәнүче гыйльми көчләрнең азлыгы, аларның чит ил архивларында һәм китапханәләрендә эзләнә алмавы, мәдәни багланы- шларыбызның зәгыйфьлеге аркасында да иде. Ниһаять, хәзер күп кенә тарихи шәхесләребезне киңрәк яктырту, кадерле исемнәребезне җәмәгатьчелеккә яхшырак таныту мөмкинлекләре ачыла башлады. Шул исәптән, минем дә Төр- киянең кайбер галимнәре белән үзара багланышка керүем, даими рәвештә китаплар һәм вакытлы матбугат алмашып һәм хатлашып торуым Муса Акъегет тормышы һәм иҗатына беркадәр ачыклык кертү форсатын бирде—X. 3. Өлкәннең «Муса Акъегет» мәкаләсенә юлыктым. Мәкаләнең авторы Хилми Зыя Өлкән (1901 1974), Муса Акъегет кебек үк, үзе дә заманында (1921) Истанбул- нын «Мөлкия» югары мәктәбен тәмамлаган, озак еллар буе төрле уку йортларында укыткан. 1940 елда Истанбул университетының фәлсәфә һәм социология профессоры дәрәҗәсен казанган, соңгы дәвердә исә Анкара университетында белем биргән. Вакытлы матбугатта күп санлы мәкалә, тәрҗемәләр бастырудан тыш, «Инсан» (1938 1943) журналын чыгаруы һәм утыздан артык китап, җөмләдән. «Почта юлы». «Ярым адәм» романнарын, фәнни тикшеренүләрен нәшер иттерүе белән дә мәгълүм ул. Аның тормышы һәм иҗаты хакында Ә Санайның «Хилми Зыя Өлкән» (1986) дигән махсус китабы дөнья күргән. Кыскасы, X. 3. Өлкән — Төркиянен танылган һәм абруйлы галиме һәм язучысы Шуңа күрә нәкъ менә шундый затның «Муса Акъегет» мәкаләсең язуы һәм аны үзенең «Төркиядә чагдаш дөшенчә тарихы» (Конья, 1966) исемле ике томлыгында (2— том, 343 352 бб.) бастырып чыгаруы, татар язучысының галимлегенә, анын икътисадчы буларак төплелегенә һәм зирәклегенә, Төркия мәнфәгатьләрен яклауда дөрес юлга басуына һәм кыюлык күрсәтүенә югары бәя бирүе күңелле. X. 3. Өлкән Төркиягә күчеп килгән, монда фән һәм мәдәният үсешендә, дәүләт җитәкчелегендә күренекле урын тоткан бүтән милләттәшләребезне дә белгән, хөрмәт иткән, күрәсең анын әлеге ике томлыгында «Йосыф Акчура» (2- том, 636- 649 бб.) мәкаләсе дә нәшер ителгән. Әдәбият дәрсслекләрендә электән дөнья күрә килгән мәкаләләр һәм Хн- лми Өлкән хезмәте җиткергән яңа мәгълүматлар нигезендә без хәзер М. Акъегет язмышы, анын эшчәнлеге- ндәгс борылыш хакында шактый ышанычлы кайбер фикерләр әйтә, фаразлар ясый алабыз. Ин элек күңелгә килгәне, заманасына муафыйк тоелмаганлыктан, галимнәребез еллар буе дәшмәскәрәк тырышканы Муса Акъегетнең төрек телен, төрек әдәбиятын шактый камил белүе. Әйе. ул гимназиядә урысча укыган. француз телен дә өйрәнгән, ләкин кулыбызда Европа әдәбияты белән анын кайсы телдә танышуы хакында бездә һичбер таныклык юк Ә менә аның романы авторның шул заман төрек әдәби телен әйбәт үзләштереп һәм хәтта шуның йогынтысында, ярдәмендә иҗат ителүен ачык раслый. Бу дәвердә Европа әдәбияты төрекчәгә күпләп тәрҗемәләнә, арада француз язучыларына аеруча өстенлек бирелә — Золя, Мопассан, Флобер. Бертуган Гонкур- ларнын әсәрләре, башка әдипләрнең маҗаралы романнары каткат басылып тора. Шуларның байтагы ИделУрал буе татарлары кулына да килеп керә. 1872 елда беренче төрек романы «Тәлгать һәм Фитнәт мәхәббәте» (Шәмсетдин Сами. «Тәгашшыкы Талаат вә Фитнат») басылып чыга, әдәбият мәйданына аз гына соңрак аяк баскан Әхмәт Мидхәт исә 1873 1898 елларда 35 роман («Хөсәен фәллах», «Хәсән мәллах», «Дүрдәиә ханым», «Дәмир бәй» һ. б.) нәшер иттерә. Мәгърифәтчелек фикерләре белән сугарылган бу һәм бүтән төрек язучылары (Нәмикъ Кәмал. Мәхмәт Җәлал, Халит Зыя, Әхмәт Рәсим һ. б.) әсәрләре татар укучылары да яратып укый торган рухи азыкка әйләнә. М Акъегетнең төрекчә өйрәнүе Мачәли авылы мәктәбендә башлангандыр, аның остазлары, танышлары арасында төрекчәне һәм төрек мәдәни хәятен белүчеләр дә булгандыр, ул юкка гына романының баш каһарманын -Госманлы җиреннән тәхсыйле голүм илә ватаны «Н»га кайтты», дип тасвирламыйдыр, дип уйларга нигез бар. Шулай ук Акъегетләр гаиләсендә И. Гасп- ралының «Тәрҗеман» гәзите укылып киленгәндер, Мусаның Казаннан туп- туры Бакчасарайга китүе тиктомалдан, кнңәш-хәбәрссз генә эшләнмәгәндер сыман тоела. Бездә М Акъегетнең Казаннан китүенә төп сәбәп аның университетка керә алмавы дип күрсәтелде. Моны кире кагып булмый. Әмма, X. Өлкәннең язуынча, аның алдынгы фикерләр белән сугарылган романын Казан кадимчеләре өнәмәгән икән Бу бик табигый, чөнки шул заманның бөек мәгърифәтчеләре К. Насыйри, Ш. Мәрҗанинең татар башкаласындагы тормышы нинди авыр көрәшләрдә узуы безгә яхшы билгеле. Яшь язучы татарның милли пайтәхетенә аяк баскач, үзенә фикердәшләр һәм таяныч эзләп, әлбәттә, әнә шундый мәгълүм шәхесләр белән очрашырга тиеш иде. Бәлки ул шулай эшләгәндер дә, ләкин моны расларлык дәлилләргә дә без әле һаман ия түгел. Төркиягә килгән М. Акъегетнең, инде каләм көчен уңышлы сынаган язучының, монда, күп кенә бүтән егетләребез кебек, теләдәбият буенча белемен тирәнәйтергә омтылмавы, ә бәлки «Мөлкия»гә керүе безгә, бер уйлаганда, үтә сәер һәм кызганыч тоела. Аның бу адымы, Мусаның иманын һәм идеалларын яхшы күзаллаганда исә, бик табигый һәм кануни санала ала. Мәгълүм ки, төрки халыкларның үзенчәлекле бер тел һәм мәдәният, горефгадәтләр һәм йолалар иясе, этнографик тип буларак саклануы һәм үсүе XIX йөз ахырында сәяси бәйсезлеклә- . рен, милли дәүләтчелекләрен югалтмаган госманлы төрекләре яшәгәндә, аларга сыенып һәм таянып гомер иткәндә генә гарантияләнә ала иде. Төрекләр көчәйсә, башка төрки кавемнәрнең дә яшәү өмете арта, алар зәгыйфьләнсә һәм юкка чыкса, татарны яки казакъны, төрекмәнне яки үзбәкне агартып кына бәладән котылу мөмкин булмаячак иде. XIX йөз ахырында исә Көнбатыш Европа, капитализмның иң югары баскычына күтәрелеп, пар казанын электр генераторына алыштырганда, Төркия императорлыгы феодаль җитештерү ысулында кала һәм һаман артка тәгәри: натураль хуҗалык итү, кустарь һөнәрчелек, солтан һәм пашаларның мәмләкәт байлыгын әрәм-шәрәм итүе, еш кабынып торган сугышларның ил икътисадый хәлен тәмам мөшкел дәрәҗәгә төшерүе гадәти нәрсәгә әйләнә. Игенчеләрнең чамалы гына уңышы кы- рыпсеберсп талап алына, күтәрә алмаслык салымнар хезмәт ияләрен бөлдерә, ил хуҗалыгын үзгәртеп яңа нигездә корыр өчен сәрмая калдырылмый, мәмләкәт һөнәрчелеген Көнбатыш илләре күпләп китереп саткан арзанлы фабрика маллары аяктан ега. Чит ил сәүдәгәрләре Госманлы императорлыгында, солтан хөкүмәтенең булдыксыз сәясәте аркасында, аның үз сәүдәгәрләренә караганда күбрәк хокукларга ия була һәм у найлырак шартларга куела, солтан һәм пашалар шул сәүдәгәрләр, финансчыларга зур процентлар түләү хисабына әҗәткә керә һәм бурычка бата. Икътисадый яктан зәгыйфьләнү, фәнтехника* үсешендә Көнбатыш Европадан артта калу бик тиз хәрби өлкәдә дә нәтиҗәсен күрсәтә Төркия XVIII йөз башыннан алып гел җиңелә башлый, биләмәләрен берәм-берәм җуя, Англия белән Франциянең чимал чыганагына әйләнә бара. Хәтта илнең акчасын да чит ил банклары басып бирә башлый төрек дәүләтенең ярым колония хәленә төшүенә инде күпләрдә шик калмый. Төрки кавемнәрне тарих мәйданында саклау өчен беренче нәүбәттә Госманлы императорлыгын ныгытырга кирәк булса, соңгысын яшәтү өчен аны иң әүвәл икътисадый яктан сәламәтләндерү таләп ителә. Моның өчен инде мәгърифәтчелек эшчәнлеген- нән бигрәк, хирургларча тәвәккәл эш итеп, Төркиянең экономик системасын кискен үзгәртү сорала. Димәк, Төркимен киләчәге тиз арада гарәпчә сәнәгать һәм финанс төзелешен җайга салу, шуны гамәлгә куярлык белгечләр әзерләүгә кайтып кала. «Яшь төрекләр» хәрәкәте, аларнын ил эчендә һәм тышында барлыкка китерә башлаган «Берләшү һәм прогресс» («Иттихад вә тәрәкъкый») партиясе Госманлы империясендә конституцион идарә кертү, илне янарту, аны Англия, Франция, Русия тарафыннан басып алып, үзара бүлешүдән коткару корәшен җәелдерә. Менә шушы шартларда Муса Акъегет үзен Төркия өчен нң кирәкле санаган икьтисад өлкәсендә эшчәнлек күрсәтүгә багышлый. Бу вакытта Госманлы империясенең алдынгы фикерле дәүләт эшлеклс- ләре дә мәмләкәт бәйсезлегсн саклар өчен кайбер чаралар күрә башлаган була- һич югы гаскәрне көчәйтү өчен Европа казанышлары нигезендә укыта торган урта яки югары Артиллерия, Хәрби медицина мәктәпләре, инглиз телендә белем бирә торган Галатасарай лицее, Робертколледж ачыла «Мөлкия» мәктәбе дә әнә шундый дәрәҗәле уку йортларының берсе була. Анда дәүләт хезмәткәрләре министрлыклар, виләят һәм каймакамлык (өяз) чиновниклары әзерләнә. Шунысы да игътибарга лаек: күп кенә танылган галимнәр, дәүләт эшлеклеләре белән бергә, күренекле шагыйрьләр һәм әдипләрдән Т. Мәнәмәнлезадә, М. Садыйк, Г. Кәмал, С. Исмаил, Ә. Тук- гүз, Ә. Рән, Ф Озансой, М. Әрмшир- гил, Ә. Корыйөрәк, Й. Җәмал, О. Ушаклы да шушы уку йортын бетерә, төрек прозасын реалистик нигездә үстерүгә, Көнбатышка табынуны мыскыллауга, урта катламнарнын тискәре гадәтләрен фаш итүгә зур өлеш керткән күренекле әдип, кырыкка якын роман иҗат иткән Хөсәен Рәхмн Гүрпы- нар да «Мөлкия» мәктәбендә белем ала. Муса Акъегет, Төркиягә килгәч, әлбәттә инде, «Мөлкия» югары мәктәбенең программасы, аның укытучылары һәм шәкертләренең кемнәр булуы белән кызыксынмый калмагандыр. Соңыннан ул югарыда саналган күренекле шәхесләрнең һәм бүтән танылган затларның кайсыларына сыйныфташ һәм һөнәрдәш, кайсыларына фикердәш һәм көрәштәш, хәтта остаз булуы да 1абшый Аның «Мөлкиямнс тәмамлаганнан соң Югары хәрби мәктәптә рус теленнән генә түгел, икътисадтан да белем бирергә билгеләнүе, аннары Хәрби Академиядә дә сабак укытырга чакырылуы нәкъ менә шул фаразны куәтли. Аның экономика буенча ике кисәктән гыйбарәт махсус гыйльми хезмәт бастыруы һәм Госманлы императорлыгының иң танылган икътисадчылары белән бәхәскә керүе, Европа фәне казанышларына таянып, Төркия хәлен анализлавы һәм үсешнең үз программасын тәкъдим итүе игътибарга лаек. М. Акъегет, Төркиягә килгәч, татар язучысы буларак юкка чыкса, монда киң карашлы, җитди әзерлекле икътисад галиме буларак җитешә, Европа экономик гыйлемен бөтен төркиләргә, Шәрекъ халыкларына аңлатучы фикер иясенә, Төркия икътисадын үзгәртеп кору өчен көрәшүче дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенә әверелә. Игътибарга лаек күренеш: Й. Акчура, С. Максу ди, 3. Вәлиди, Ә. Курат, X. Кошай, Г. Баттал, Р. Рәхмәти һ. б. милләттәшләребез XX йөздә Төркияие аякка бастыру эшенә җиң сызганып керешсә, аларнын һәркайсы фәннең берәр тармагында хокук, тарих, тел, этнография һ. б. өлкәләрдә нигез салучы зур тикшеренүче булып танылса, Габдерәшит Ибраһим, Муса Акъегетләр шушы юлга XIX йөздә үк аяк басканнар һәм шундый ук әһәмиятле эшләр эшләгәннәр икән. Әмма төрек җәмгыятенең алдынгы фикерләрне кабул итәргә әзерлексез булуы, солтан һәм аның пашалары, каднмчел руханыйлар гына түгел, 1908 елда хакимлекне үз кулына алган «Яшь төрекләр»нең дө нкътнеа- дый карашлары дөрес нигездә формалашып җитмәве ил үсешен нң отышлы юлдан алып китәргә комачаулый. Мәмләкәт өчен гаять файдалы икътн- садый программа тәкъдим иткән М Акъегет исә, яна хакимнәргә көндәш, хәтта зарар китерүче саналып, Истанбулдан дәрәҗәле сөргенгә сөрелә ул ерак төбәкләрдә, хәзергечә әйткәндә, район администрациясе башлыгы вазифаларын үти. Әмма ул, нахак җәберләнүенә карамастан, шул вазифасын кайда да чыдамлык күрсәтеп, намус белән башкара, нң авыр шартларда да Төркнянсң тугрылыклы ватандашы булып кала. Хнлмн Өлкән язганнардан аңлашылганча, М. Акъегетнең «Әлгасрел- җәдит» журналында басылган «Европа мәдәнияте нигезенә бер караш» әсәре мәкалә түгел, аның аерым китап булып чыккан күләмле хезмәтенең бер варианты икән Гаяз Исхакый мөһаҗирлектә оештырган «Яңа милли юл» журналының бер санын Муса Акъегеткә багышлаган. Бу аның үзеннән алда туган әдәбиятыбызны үстерүгә күренекле өлеш керткән әдипне тануын һәм ана югары бәя бирүен раслап тора М Акъегет, 3. Бигиевләрдән соң татар прозасын яна биеклеккә күтәргән классик язучыбыз Г. Исхакыйның аларга карата әйткән фикерләре иҗтимагый әһәмияткә ия, шуңа күрә әдәбият дәреслекләребе- знең яңа басмаларында ул фикерләрнең дә җәмәгатьчелеккә җиткерелүе яхшы булыр иде. Хилми Зыя Өлкән мәкаләсендә Муса Акъегетнең туган җирен һәм туу вакытын, роман исемен һәм Мәрҗанн атын күрсәтүдә кайбер ялгышлар җибәргән. Татарны <стөньяк төреге», «Казан төреге» дип атау Төркиядә әле дә киң таралган. Европа исемнәрен, урысча гыйбарәне бирүдә дә кайбер төгәлсезлекләр китүе ихтимал. Әмма без кадерле язучыбыз хакында яңа мәгълүматлар туплаган X. 3. Өлкәнне, аның мәкаләсен безгә күчереп җибәргән Измир университеты доценты Явыз Ак- пынарны рәхмәт хисе белән искә алабыз һәм Төркиядә басылган «Муса Акъегет» мәкаләсен төрекчәдән тәрҗемәләп, сөенеч белән укучыларыбызга тәкъдим итәбез