Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА АКЪЕГЕТ

Конституция елларының онытылган, әмма хөрмәткә лаек бер фикер иясе Муса Акъегет. Ул яшәгән дәвердә Төркиядә иттихадчыларның1415финанс министрлыгын җитәкләгән Мәхмәт Җәвитнең икътисадый карашлары хакимлек итә. Муса Акъегет Оһаннес паша һәм Җәвит икътисадына капма-каршы юнәлешне яклый һәм шуның кысасында тикшеренүләр алып бара Җәвит беренче язмаларын «Гыйльме сәрвәт»16 17 исемле фельетон төсендә Габделхәмит'* заманында «Сәрвәтефөнүн»18дә бастыра. Соңыннан Поль Лерой Бья- улию һәм Чарлз Гидсгә таянып, «Икътисад» китабын яза. Сакызлы Оһаннес һәм Нәмикъ Кәмалдән соңгы дәвердә урнашкан ирекле базар һәм икътисадый юл куючанлык принцибын яклый. Гомумән, классик экономика теорияләре дә (Адам Смит, Рикардо һ. б.) бу карашка нигез булачак гыйльми мәгълүматлар бирә. Әхмәт Мидхәтнең Габделхәмит заманында яклаган химаячелек карашы бу вакытта инде онытылган була. Конституцион идарәнең, «хөррият» принцибына нигезләнеп, бу мәсләкне тотуы табигый сыман күренсә дә, асылында икътисадый яктан зәгыйфь бер мәмләкәттә ил капкаларының чит ил малына ачылуы тудырачак зарарларны санап та бетерерлек түгел иде. Моның китерәчәк бердәнбер файдасы яна бурычлар алырга мөмкинлек ачылу иде. Ләкин дәүләт бурычының бихисап үсүе мәмләкәтнең икътисадый җәһәттән колониягә әверелүенә сәбәп булачак иде. Озак көттермәячәк бу фаҗигале хәвефләргә фәкать берәү дә әһәмият бирми иде. Иттихадчыларның мондый финанс сәясәте уздырылган елларда моңа хәтта канәгатьләнү белдерелгән шартларда хәвефле адымга каршы ризасызлык күрсәтүче бердәнбер укымышлы Муса Акъегет була 14Хата Дөресе 1864 15 «Иттихад вә тәрәкъкый» партиясе 1908 елда ил идарәсенә килә 16 «Байлык гыйлеме». * Габделхәмит II солтан 1876—1908 елларда тәхеттә утыра. ’ «Фән байлыгы» (1891—1901) гыйльми, әдәби журнал Акъсгетзадә Муса (1865 1923) Казанда туа*. Идел-Ураллылар арасында танылган ике йогынтылы эшлеклснең Шәрәфетдин19 20 Мәрҗани белән Каюм Насыйрнның тере вакытында Муса «Хисаметдин мулла»21 исемле романын Казанда бастырып чыгара. Язучы монда Казаннын реакцион карашлы бер кешесе белән укымышлы бер егет арасындагы көрәшне сурәтли. Китап яхшы каршыланмый һәм Су хәл язучынын. мәмләкәтен ташлап, белем алыр өчен Истанбулга килүенә сәбәп була. Муса Мөхәммәтҗан углы Акъе- гетзадәиең асылы Русиядәге Пенза виләяте Чембар оязенен «алты авыл» диеп танылган даирәсендәге Кабил 22 авылыннандыр. Атасы Мөхәммәтҗан әфәнде «Давсрнски апека»23 24 исемендәге хөкүмәт оешмасында хезмәткәр булганлыктан, заманча тәрбия бирер өчен, уллары Муса белән Хәсәнне Пенза шәһәренә китереп, урыс гимназиясендә укыта. Яшь Мусада гимназиядә белем алганда ук төрекләргә һәм Төркиягә карата мәхәббәт уяна, ул хәтта мәктәпне тәмамлаганчы ук Төркиягә китәргә тели, фәкать укуын ярты юлда өзмәсен өчен, атасы мока юл куймый 1885° елда укуын бетергәч, Муса Казанга килә һәм анда «Хисаметдин мулламны бастыра. 188725 26 елда китабы уяткан тискәре реакция тәэсире астында Истанбулга килә. Монда ул «Мөлкия» югары мәктәбенә укырга керә. 1894 елда аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Муса белән бер үк сыйныфта укыган Габделфәяз Тәүфикъ миңа бер күрешкәндә: «Сыйныфның ул- капитаны, мин —рулевое идек», диде. Николай Ильминский аны искә алганда: «Акъегетзадә Истанбул медицина академиясенә кергән», ди, әмма бу хата. «Мәдхиямне бетергәч, ул Югары хәрби мәктәптә урыс теле һәм икътисад фәне укытучылыгына тәгаенләнә. Конституцион идарәнең башлангыч дәверендә хөррият җәелүдән файдаланып, Төркиядәге әүвәлге китабы булган «Аурупа мәдә1шятснсн әсасенә бер на- зар**»ын, аннан соң «Икътисад яхут гыйль.ме сәрват»27сн чыгара (1918). Бу китапта ирекле базар икътисады челтәре белән химаячелек28 29 30 31 системасы арасындагы капма-каршылыкны җентекләп тикшергәннән соң, Төркия өчен химаячелек системасын кабул итүнең өстенлекләрен һәм заруриятләрен күрсетә. Бу фикерләрен тагын да әтрафлырак исбатлар өчен, бер матбага кора (Вәзир- ханында) һәм «Мәтин»** исемле гәзит чыгара башлый 1910 елда бер-бер артлы ябылган гәзитләр арасында «Мәтин» дә булганлыктан, бүтән ике гәзит белән берләшеп, «Оч кардәш»кә нигез сала. Ул да ябылгач, хәрби хезмәткәр түгеллеген сылтау итеп, Муса Хәрби академия һәм Харбин мәктәбендәге укытуыннан да азат ителә. Башта Измир, соңрак һама шәһәрләрендә ябык биналар комиссиясе әгъзасы һәм рәисе вазифасына билгеләнеп, Истанбулдан ераклаштырыла. Бу тәшкиләттәп киткәч, көнчыгыш внлөятләрдәге каймакам- лыкларда’2 (Адилҗәваз, һошап) хезмәт итә, IUI ахырда, ул Чапакчур каймакам- лыгында эшләгән чакта, Беренче Дөнья сугышы башлана. Урыслар Сиваска якынлаша. Муса Акъегет, хөкүмәт документларын бер чемоданга тутырып, җәяүләп поезд йөргән -җиргә кадәр барып җитә, әмма шул чакта тиф чирен йоктыра. Истанбулда аңа бик озак шифаханәдә дәваланырга туры килә. Сәламәтләнгәннән сон, Русиядән сатып алынган Катанов шәркыят китапханәсенә мөдир итеп тәгаенләнә. Шуннан ул пенсиягә чыга Гомере азагында бәйсезлек сугышында Истанбулнын азат ителүен күрә һәм авыру хәлендә яшьләр оештырган факеллы нәмасшларда катнаша, аннары озак та үтми вафат була (1923). Муса Акъегет тормышын Николай Ильминский телгә ала'3 . Ул Пенза шәһәрендә Ахун мәдрәсәсендә укыган Исхаков исемле берәүнең соңыннан чукынуын, * Муса 3.XII. 1864 тә Пенза губернасы Чембар (хәзерге Белинсж) шәһәрендә туа 20Дөресе Шиһабетдин. 21 «Мулла» түгел, «менла». * Бездә «Мачали» дип йөртелә. ’ «Доверенная опека»? «Дворянская опека»? ° Дөресе 1884 25 Дөресе 1888 " «Европа культурасы нигезенә бер караш» и «Экономика яки байлык гыйлеме» Протекционизм, яклау “ «Текст», «Асыл нөсхә» 30 Өязләрдә. 31 Ильминский мәктүпләре (А. Баттал-Таймас Казан төрекләре Истанбул. 1921 Шундагы чыганак саны 98, бите 308.) урыс гимназиясендә укыган Акъегетзадәнең исә мөселманлык мәркәзе булган Истанбулга китүен аңлатып, бу хосуста кыйммәтле ике мисалны капма-каршы куеп, Муса тәкъдиренә туктала. Муса, Вәзирханындагы матбагасыннан аерылганчы, «Байлык гыйлеме» хезмәтенең икенче кисәген чыгара. Шул чакларда «Төрек йорты» һәм «Төрек дөньясы»нда да кайбер язмаларын бастыра. Алманиядә «Яна милли юл» исемле журнал Муса Акъегеткә бер санын багышлаган. Монда авын турында әтрафлы сүз алып барыла. Язучылар арасында башлыча Гаяз Исхакый чыгыш ясый. Мәкаләләр татарча язылган. Монда иң зур игътибар Мусаның төньяк төрек* әдәбиятында мөһим роль уйнаган, яңа бер буразна сызган «Хисаметдин мулла» романына бирелә һәм Истанбулдагы гомеренә бик аз тукталына. Хәлбуки безнең өчен язучы эшчәнлегенең беренче дәвере түгел, икенчесе әһәмиятлерәк. Муса Акъегет исәбенчә, заманыбыз икътисадының иң әһәмиятле мәсьәләләре— ирекле базар һәм химаячелек. Милли байлык мәнфәгатеннән караганда, сәүдәне язмыш кочагына ташлап калдыру файдалымы, әллә аны яклау хаҗәтме? Ирекле базарчылар болай төшенә: 1) Җир йөзендәге бөтен мәмләкәтләр гомуми бер базар хәлендә. Бер җирдә туфрак, климат һәм милли характер фәлән малны җитештерүгә кулай. Икенче җирдә бүтән малны җитештерү өчен шартлар яхшырак, һәр милләт үзе җитештерергә күнеккәнне бүтәннәрдән нң әйбәт үтәве белән аерылып тора. Хезмәт әнә шулай бүленгәндә, милләтләрнең куллану дәрәҗәсе шактый артачак, һәр мал шулай җитештерелгәндә сыйфатлырак та, очсызрак та булачак. Халыкара сәнәгатьне үз ихтыярына ташлап, чит ил товарына зур пошлина салу һәм мәмләкәткә кертелүен тыю яки чикләү милләтләрнең төрле кабилиятләре үсешен туктата һәм малларының тагын да кыйммәтрәктән сатылуына китерә. Хәлбуки, дөнья халыклары арасында үсешүзгәреш белән берлектә эш бүленеше дә яши. Химая ысулы бу эш бүленешенең тормышка ашуына киртә була. Бу алым кайдадыр җитештерелүе тәртипкә салынмаган бер малны җитештерүгә гайрәт бирә, ләкин шул алымның кыенлыклар тудыруы һәм дөньяда гомуми байлыкның артуына киртә куюы да мөмкин. 2) Эчке сәнәгатьне яклау ысулы халыкара мөнәсәбәтләрнең киеренкеләнүенә дә сәбәп була. Химая аркасында милләтләр бер-берсе белән гаугалаша Хәлбуки бүгенге мәдәният кешеләрнең үзара багланышын ныгытып, аларны бәхетле итәргә тели Тышкы сәүдәнең ирекле булуы кешеләрнең белемнәрен, фикерләрен һәм байлыкларын уртаклаштыруга хезмәт итә. Химая ысулында болар туктатылачак. 3) Химая ысулы ил эчендәге халыкның ватандашлар файдасына хезмәт итүен тудыра. Якланган сәнәгать тармагы чит ил малына кырык процент күләмендә пошлина түләтү белән сакланса, чит илдән мал китергән сәүдәгәрләр, ул кыйммәтне үз товарына да өстәячәк. Җирле җитештерүчеләр дә шуның аркасында товарларын тулаем кыйммәтрәктән сатыр. Бер төркем кешенең мәнфәгате өчен бөтен халыкка чыгым тагу дөрес булмас. Мәмләкәттә җитештерү чикләүсез башкарылса, җитештерүчеләр малны иң соңгы модель технология һәм кораллар кулланып, арзан бәядә чыгарырлар. Британия утраулары тәмәке игәргә уңайлы түгел. Франция күмер чыгару урынына тәмәке үстерсә, күбрәк табыш казаныр. 4) Эчке сәнәгатьне яклау ысулы бер милләтнең сәрмаясын химая кылыначак сәнәгать тармагына сарыф итүгә китерсә, шул мәмләкәтнең табигый табышлы җитештерүенә сәрмая салуны киметәчәк. Бу да бер сәнәгать тармагының алга китешенә киртә һәм илдә эш көненен кимүенә сәбәп булыр. 5) Сәнәгатькә һәм сәүдәгә ярдәмдә иске һәм аксаган сәүдә балансы ысулы яшеренгән була. Бу сәүдә балансы 16-гасырда меркантилистлар тарафыннан мәйданга чыгарылган, мәмләкәткә тыштан алтын һәм көмеш керсә, милли байлык артыр, дигән фикердән гыйбарәт. Бу ысул португаллар һәм испаннар тарафыннан колонияләргә җайлаштырылган, соңрак аларга һолландиялеләр һәм инглизләр ияргән. Болар мәмләкәттән күп мал чыгарып, аз мал алу дөрес, дигәннәр. Ләкин Адам Смит тарафыннан бу фикернең ялгышлыгы күрсәтелә. Муса Акъегет бу дәлилләргә каршы химаячеләрнең дәлилләрен саный: А) Җир йөзендәге мәмләкәтләр гомуми бер ачык базар түгел Кешеләрнең көткән файдасы ялгыз икътисадый файдадан гына гыйбарәт булмый. Кешеләрнең аннан өстен теләкләре һәм максатлары бар. Болар сәяси һәм милли мәнфәгатьләр белән милли гореф-гадәтләрнең саклануы кебек мәгънәви максатлардыр. Мондый теләкләр милләтләр арасында төрле дәрәҗәдә булса да, болар һәркайсында икътисади җәһәткә караганда өстенрәк Шулай икән, милли хәятнең яшәве нәр1 Татар. сане хажат итсә, аны тәэмин итү зарур. Байлыкка бәйле файдалар белән милли мәнфәгатьләр бер-берсснә туры килмәгән очракта, җәмгыять өчен изгерәк санал- га бу мәгънәви мәнфәгатьләр хакына матди байлыкның фида кылынуы таләп ителә. Әгәр ирекле базар милләтнең киләчәк тормышын куркыныч астына куйса, кешеләр вакытлыча химаячелекне тотуга икеләнмәс. Б) Химия ысулының милләтләр арасында суык мөнәсәбәтләргә сәбәп булуы инкарь иелмәс. Фәкать иң изге мәнфәгатькә кагылган эшләрдә 6v хәл җәмәгатьчелек тарафыннан аңлы рәвештә тормышка ашырыла Ирекле базарның сугышларны азайтуы да бик тотрыклы түгел. Англия ирекле базарны кабул иткәне хәлдә сугыш ачудан хәтта бер ел да тыелып тормады. В) Химаячелекнең әйбер бәясен арттыруына килгәнче, бу арткан бәянен күбесе җирле җитештерүчеләргә түгел, чит илнекеләргә төшә. Чөнки күп очракта якланган сәнәгать ияләре күбәеп, араларында эчке көндәшлек туа. Көндәшлекнең табигый нәтиҗәсе буларак, якланган сәнәгатьләр алга китә. Җитештерелгән малларның бәясе яклау аркасында югарырак икән, ул тора-бара төшәр һәм чит ил малларыннан да арзанаер. Бер үк вакытта үзе дә кулланучы булмаган җитештерүче юк. Шунлыктан, бары капиталист мәнфәгате өчен генә эшләгән кеше дә юк. Француз икътисадчысы Элбинең сөйләвенчә, химая аркасында малларга өстәлгән салым (пошлина) саклану бүләге төре генә. Чөнки илдә кайсыдыр малны җитештерү яклана икән, җитештерүчеләрнең күбесе аңа бу эштә булыша страховка ясый. Бу хәлдә пошлина халык тарафыннан фабрикачыларга да йөкләнә. Г) Ярдәм алган сәнәгатьчеләр хәле һәм аны алмаган сәнәгатьләрдә сәрмаяның азаюы бары капиталы зәгыйфь мәмләкәттә генә сизелә. Сәүдәне үз ихтыярына кую, аның балансын яраксыз кагыйдә тарафдарларыңа исәпләүгә китерер. Бер мәмләкәткә кертелгән малларның микъдары читкә чыгарылган маллардан күп булуы абсолют рәвештә мәмләкәт байлыгын арттырмый. Англиядә соңгы егерме елда импорт даими рәвештә экспорттан күбрәк Сәүдә балансы кагыйдәсе буенча, Англиянең байлыгы азаюы көтелсә, ул арга гына бара Әгәр бер мәмләкәтнең алачагы бурычыннан күп булса, ул мәмләкәтнең байлыгы артыр, дигән фикер дөрес Ике якның дәлилләрен санаган Акъегет, шуннан сон ике тарафны бәхәсләш- терә. Әүвәл һәр кавемнең мәгълүм бер тармакта сәләте булуы әйтелми, ди. чөнки бу ысул буенча, бер кавемнең шахтер, икенчесенең игенче, өченчесенең фабрика эшчесе булуы кирәк Хәлбуки мондый халыкара эш бүленешен сәнәгать тарихы расламый. Җир йөзендә һичбер кавем билгеле бер эшне генә башкаруда ныгып калмаган, һәр мәмләкәт бер-бер артлы әллә ничә шөгыль: аучылык, көтүчелек, игенчелек дәверләрен кичергәннән соң, безнен көннәрдә фабрикачылык белән игенчелек аралашкан шәкелгә кергән. Фабрикачылык игенчелекне кысрыклап юк итми. Бер мәмләкәтнең зур фабрикачылык сәнәгатен үстерүе игенчелек белән берлектә фабрикалар эшләтүе ул. Халыкларның бу дәверләрне кичергәннән соң, берсенең бары игенчелеккә, бүтәненең фабрикачылыкка гына бирелүе сәнәгатьнең алга китү канунына туры килми. Бер кавемнең игенче булып кына калуы да индустриаль үсешкә ярашмый. Ирекле базарчаларның теләге гамәлгә ашу өчен берничә мәмләкәтнең җитештерү куәтләре булуы кирәк. Хәлбуки җир йөзендә тиң куәтле ике кавем икътисад тарихында күренми. Ирекле базар челтәрендә куәтлесе зәгыйфьне изә Эчке базар куәтле як карамагына күчә. Аграр бер мәмләкәт, сәнәгатен як- ламаса, игенчелек дәверендә калып яши алырмы? Ирекле базар шартларында мондый мәмләкәт халкы малны арзан бәягә тыштан сатып ала алмасмы’’ Муса Акъегет уенча, икътисад тарихы берсе аграр, икенчесе индустриаль булган ике мәмләкәтнең беренчесе икенчесенә икътисадын бәйле булуын күрсәтә Ягъни байлык кулга төшерү җәһәтеннән бәйсез булмас. Аграр Ирландия индустриаль Англиягә бәйле. Капиталист инглизләр Ирландиянең бөртекле игенен арзан бәядән сатып ала, Ирландия бәрәңгесен һәм бодаен югары бәядән алырга теләми, механик станокларда ясалган авыл хуҗалыгы машиналарын исә ирландиялеләргә югары бәядән саталар Инглизләр сәнәгать әйберләрен Ирландия чималына караганда кыйммәтрәк тәкъдим иткәнлектән, ирландиялеләрнең игенчелектә алга китүе кайда ул әле түбән дә тәгәрәячәк һинлетан да Англиянең сәяси колониясе булудан элгәре икътисадын яктан шундый ук сурәттә бәйле иде. Бер мәмләкәтнең игенчелек moi ылендә генә калмавы өчен I) Мәгарифнең җәелүе, 2) Сәнәгать мәктәпләренең ачылуы П Транспорт чет тәренең юлга салынуы. 4) Сәнәгатьнең һәм сәүдәнең яклануы һәм уңайлы шартларда үстерелүе кирәк Башлангыч дәвердә кирәкле тармакны химая кылуны күз унында тотмыйча гына үз куәтле сәнәгатен булдыруга ирешкән бер генә мәмләкәт тә юк. Йөз ел әүвәл һәм аннан элегрәк Англия дә химая ысулы куллануы билгеле. Бүген ирекле базарчы булуларына карамастан, хәтта алкоголь җитештерүне дә юлга салалар. Тыштан килгән малларга салынган пошлинаның илдә җитештерелгән шундый ук маллардан алынган салымнан азлыгы җирле сәнәгатьнең түбән тәгәрәвенә сәбәп була. Эчке базарда җирле мал чит илнеке белән көндәшлек итә алмый һәм сәхнәдән төшү мөшкеллегендә кала. Химаячелек халыкара хезмәт бүленешенә каршы килми. Чынлыкта табигать үзенчәлекләре үзеннән-үзе күпмедер хезмәт бүленешенә этәрә. Җылы-суык, юга- ры-түбән, коры җир-дингез аерымлыклары теге яки бу ил эшчәнлегенен үзенчәлеген барлыкка китерми калмый. Шунлыктан химаяне җайга салу халыкара хезмәт бүленешен юкка чыгармаячак. Бизмәнләп кулланылачак яклау чит ил малларына дәүләт капкаларын тулаем ябу түгел ул. Мөстәкыйль мәмләкәттә мәгълүм чималга бай сәнәгать тармагының аякка басуы өчен башлангыч дәвердә булышу бу тармакны буа торган чит ил көндәшенә каршы чара күрү дигән сүз. Акыл белән гамәлгә ашырылачак бу яклау нибары биш-ун еллык вакытлы бер чара. Химаячелекнең гыйльми нигезе нәрсә? Акъегет аны түбәндәгечә саный: А) Җәмгыять мохтаҗ сәнәгатьне алга җибәрү зарур. Б) Катнаш индустриаль дәвернең өлешләре булган игенчелек, сәүдә һәм куәтле сәнәгатьне эченә алган җитештерү даирәләре корылмыйча, җитештерүнең тулаем үсеше мөмкин түгел. В) Алда искәртелгән сәбәпләр аркасында җир йөзендә мәңгелек тынычлык саклануы мөмкин булмаганлыктан, җәмгыять ирексездән имин яшәве өчен зарури сәнәгатьне (корал ясау һ. б.) барлыкка китерәчәк. Җитештерү даирәсенең төзелешен алдынгы дәүләтләрдә ачык күрәбез. Ул авыл хуҗалыгы, кул эше, сәнгать, станоклы зур индустриялән гыйбарәт. Даирәдә фабрикалар булган җир —мәркәз. Аграр сектор мәркәз тарафыннан кысрыклана. Халык тыгыз урнашкан мәркәз тирәлегеннән ашамлык ала. Шәһәрләрдә фабрикаларда ясалган әйберләр, өлешчә, ашлама да товар төсендә әйләнә-тирәгә китә. Химик Лиебик, уңышын биргәндә, туфракның уңдырышлылыгын югалтуын белдерде. Карей борынгы Латин Америкасы кыйтгасы, Мексика тигезлеге халкының, бары игенче генә булуы аркасында, вакыт узу белән уңдырышсызга әйләнгән туфракта фәкыйрьлеккә төшүләрен әйтә. Фәкать бер төрле җитештерү даирәсендә генә мондый кыенлык калкып чыга. Терлекчелек исә игенчелекне тулыландыра, алар икесе бергә сәнәгатьне тукландыра. Бер җитештерү даирәсе: 1) Зур сәнәгатьне коручылар; 2) Сәүдәгәр; 3) Игенче; 4) Эшче булып, берберенә баглы дүрт катламнан гыйбарәт Фәкать шундый бер даирә мөкәммәл бер икътисадый организм санала. Мәмләкәт монда тасвирланган әнә шундый күп кенә даирәләрдән корыла. Болар тупламаның да бер мәркәзе була. Мисалга, Англиядә бөтен җитештерү даирәләренең мәркәзе —Лондон. Бер-берен табигый рәвештә тулыландырган мондый җитештерү даирәләреннән гыйбарәт икътисадый бер организм булган җәмгыятьнең мәдәни үсеш хәлендә булачагы акыл һәм тәҗрибә аша аңлашыла. Француз икътисадчысы Евгене Даире, чит илләргә күп микъдарда чимал тире экспортлаучы Ла Платаның, һичбер фабрикасы булмаганлыктан, сәнәгать товарларын Европадан китертүен, шуңа күрә икътисадый кризистан чыга алмавын белдерә. Химаячелекнең гыйльми нигезе дә шул: җәмгыять, кеше кебек, катлаулы бер организм Кеше төрле әгъзалардан гыйбарәт булган кебек, җәмгыятьтә икътисадый әгъзалар берлегеннән тора. Кешедә мускул көче—хәрәкәтләнүгә, күзе -күрүгә, борыны ис тоюга хезмәт иткән шикелле, икътисадның да шундый рухтагы төрле әгъзалары бар. Ирекле базар мәктәбенен тамыры физиократларның рационализмында Бу сукмакны ачкан Куеснай мәгърифәтче бер фикер иясе һәм рационалист иде. Шунлыктан икътисадый күренешләрне акыл белән тикшерү һәм аны бөтен гореф-гадәтләрдән, киләнәкләр1 , йолакүнекмәләрдән, тиешле кануннардан арындыру кирәк. Моның өчен бу ысулны кулланучылар Франциядә бик күп оешмаларны егарга керештеләр. Эштә чикләрне аермау һәм вакыйгаларны үз агымына кую өчен Франция һәм Англиянең кустарь һөнәрчелегеннән арыну кирәк иде. Чөнки һөнәрчелек кагыйдә-уставлары соңыннан төзелгән, акыллы нигезгә таянмаган иде Әмма рационалистлар тагын да ераграк җитә Заманында акылга сыешлы һәм файдалы булган кустарь һөнәрчелек соңрак иҗтимагый Традицияләр куәтләрне алга җибәрүдә киртәгә әйләнә. Муса Акъегет, химаячелек фикерләрен яклаганда, ул елларның танылган француз икътисадчысы Поль Каувес белән алман икътисадчысы Листкә таяна Ләкин Лист бер мәмләкәтнең саф индустриаль булуы бүтән мәмләкәтләргә икътисад җәһәтеннән хакимлек итүен барлыкка китерәчәк, ди. Акъегет бу фикергә кушылмый, фәкать индустриаль булуның кыенлыклары бар, төрле сәбәптән бер өлеш фабрикалар туктап калса, аның эшчеләре нишләр, ди. Бу ноктада Каувесның фикерләре аны бик канәгатьләндерә. Көнбатыш мәмләкәтләрдә химаячелек баскычын узмаган милләт юк. Игьтисадый яктан артта калган җәмгыятьләр өчен исә бу ысул аеруча зарури. Төркия әлегә бу юлга басмаса да. пошлина күләмен бер кадәр арттырып, безне сөендерде, ди Акъегет Әхмәт Мидхәттән дә тәвәккәлрәк чыгыш ясый һәм тагын да көчлерәк дәлилләр китерә. Химаячелекне очраклы рәвештә генә якламый. Карашының гыйльми сәбәпләрен күрсәтә. Ана каршы Җәвит һәм Хөсәен Җаһит гыйльми дәлилләр белән каршы чыкмый, Акъегет аңлатканны белмәмешкә генә салышалар. Укытучылыктан алынгач һәм гәзите ябылгач, Акъегет тынып кала һәм Госманлы императорлыгы бурычлары, анын ачык базар системасы белән берлектә упкынга егыла. Төркия Җөмһүрияте бары 1930 елда гына нкътисадый хәяткә яңа тәртип кертер өчен эш башлап җибәрә, химаячелек һәм чикләү (монополия кертү) гамәлләренә керешә. Без бүген дә шул ук юлдан атлыйбыз. Менә ни өчен бу юлга беренче булып аяк баскан каһарманыбыз Акъегетнең юлбашчылыгын хөрмәт белән искә алу бүген бик урынлы булыр.