Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИШӘР ТАТАРЛАРЫНЫҢ ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ

 

Идел буе төркиләре арасында, казан татарларыннан кала, сан ягыннан И икенче зур этник төркем булып мишәр татарлары тора. Алар күбесенчә Иделнең уң як яр буйларына — Татарстан, Чувашстан, Мордва республикаларына, аннары Түбән Новгород, Пенза, Сембер, Самара, Рязань өлкәләренә чәчелеп утырганнар Мишәр татарларының бер өлеше Башкортстан, Оренбург якларына да барып төпләнгән. Рәсәйнең байтак кына шәһәрләрендә дә ишле яшиләр. Мишәр татарларының теле татар теленең көнбатыш диалектына карый. Шулай ук тормышкөнкүрештәге, гореф-гадәтләрдәге үзенчәлекләре белән дә алар казан татарларыннан шактый аерылып торалар Аларны казан татарлары белән берләштергән-туганлаштырган уртак төрки башлангыч булуга да карамастан, генетик тамырлар һәм тарихи тормыш шартларының аерымлыгы матди һәм рухи яктан үз йогынтысын ясамый калмаган. Шулай итеп, мишәрләрнең үзләренә генә хас җирле культурасы формалашкан. Ул бигрәк тә җыр-музыка өлкәсендә ачык чагыла. Моның, әлбәттә, социаль сәбәпләре дә бар: казан татарларының борын-борыннан авыл халкы да, шәһәр халкы да булган, ә мишәр татарлары, нигездә, күбрәк авыл җирләрендә яшәгәннәр. Шунлыктан, аларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә ислам дине азрак үтеп кергән, азрак тәэсир иткән булса кирәк. Бу күренеш, үз чиратында, мишәр культурасында мәҗүсилек йолаларын саклап калу белән бергә, аларны Идел буенда аралашып яшәүче күрше чуваш, мордва, урыс халыклары белән дә якынайткан. Болар барысы да мишәр татарларының үзенчәлекле рухи дөньясын тудырган. Без бүген шул рухи байлыкның бер өлешенә мишәр татарларының халык җырларына тукталырбыз. Бигрәк тә Мордва, Пенза, Түбән Новгород (нижгар мишәрләре) төбәкләрендә яшәүче мишәрләрнең халык җырлары күп кенә музыка белгечләре тарафыннан тәфсилләп өйрәнелгән, язып алынган, аерым китаплар итеп бастырып чыгарылган. Шундыйлардан түбәндәге басмаларны әйтеп үтәргә кирәк: М. Нигьмәтҗановнын «Татарские народные песни» (Мәскәү, 1970), «Татар халык җырлары» (Казан, 1976), «Народные песни волжских татар» (Мәскәү, 1982), «Татарские народные песни» (Казан, 1984), 3 Сәйдәшева белән X. Яр- минең «Татарско-мишарские песни» (Мәскәү, 1979), Р. Исхакова-Вамбаның «Татарские народные песни» (Мәскәү, 1981) китаплары. Бу мәкаләдә файдаланылган, телгә алынган җырларның күбесенең ноталы үрнәкләрен шул басмалардан эзләп табарга мөмкин. Халык авыз иҗатының иң борынгы башлангычлары, шул исәптән, җырлар да, мәҗүсилеккә нигезләнгән йолаларга барып тоташа. Әйтик, игенчелекнең ел фасылларына бәйле йолалары, тормыш-көнкүреш, гаилә җырлары әнә шундыйлардан санала ала. Егерменче гасырда ул йолалар инде зур үзгәрешләр кичергәннәр һәм күбесе хәзерге көннәргә кадәр килеп тә җитә алмаган. Шулай да кайберләре әле халык арасында һаман да яшәп килә. Идел буе халыкларының байтагында ел фасылларына бәйле нардуган бәйрәме бар. Ул, гадәттә, җәйге һәм кышкы челләнең беренче атнасында (елына ике тапкыр) үткәрелә һәртөрле сынамышлар, тынга йөрүләр, кияү юраулар һәм башка шундый ырым-йолалар белән үзенчәлекле Нар төрки сүз, ул ут, ялкын, кояш дигәнне аңлата. Дуган — туган. Ягъни, ут-кояш туган вакыт Кышын бу бәйрәм кояшнын офыктан иң түбән торган чакларына (иң кыска көн 22 декабрьдә), ә җәен исә иң югары чагына туры китереп (иң озын көн —22 июньдә) үткәрелә. Мишәрләрдә һәм керәшеннәрдә ул кышын урысларнын да изге бәйрәме святки көннәренә (25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр) туры килә. Шунысы кызык: мари, удмуртларда ул шулай ук «нардутан», мордваларда «нардуван», чувашларда «нартван, нарту» дип аталып йөртелә. Нардуган бәйрәме йолаларын урыс миссионерлары үз вакытында керәшеннәрдән шактый тулы итеп язып алганнар, нәшер иткәннәр, мишәрләрдә исә кайбер аерым җырлар гына сакланып калган. Мисалга мишәр кызларының Яңа ел кичендә кияү юрау җырын китерергә була: Нардугаиым нар булсын. Эче тулы нур булсын; «Нардуган» кевен кем күләсә, Шул дәүләтле, бай булсын. Бу җырда кешеләрнең үзаңындагы мәҗүсилек чаткылары ачык чагыла: табигать көчләрен сүз белән ырымлап, ялварып буйсындырып була, дип уйлаганнар алар. Җырның көе исә ялварулы әфсеннәргә хас кабатлаулар белән баетылган, ритмик яктан ул казан татарларының мөнәҗәтләренә, аерым алганда, «Мөхәм- мәдиямгә шактый тартым. Соңгырак текстларда инде, мәҗүсилек чалымнары сакланып калса да, күбрәк кешенең рухи кичерешләре өстенлек ала Нардугаиым нарына, ди, Бакма кеше ярына. Кеше яры яр булмас, ди, Үз яр гынаң ят булмас Кара тавык кытныйдыр, ди, Мая салма келидер. Күрше кызын мактыйлар, ди, Агай алма келидер Ай, ындырчы, ындырчы, ди Сугып ботын сындырчы Үдән үгә йөрегәнче. ди. Мыекларын кырдырчы Кызларның юрау җырларыннан тагын берсе ннжгар мишәрләреннән язып алынган «Төймә такмаклары» Тәрәз төпләрендә бер кеше бар. Кулларында тутый кошы бар, Тутый кошын бирми, сүзен этми. Әллә инде хаҗәт йомшы бар? Чыршы да гына нарат, әй, бүрәнә, Чаналарга салсаң, сүрәлә Акылы да камил, үзе сабыр, Кусалар, торадыр тирәдә Такмак дип аталса да, бу җыр казан татарларына хас такмаклардан эчтәлеге белән дә, көе белән дә шактый аерылып тора һәм мишәр җырлары үзенчәлеген саклап кала. Шуны гына әйтү дә җитә: казан татарлары такмаклары, нигездә, 7 8 иҗекле булсалар, болар 9 10 иҗекле шигъри юллардан торалар Ел фасылларына багышланган йолалар арасында, язгы ташулар җиткәч, кышны озату йоласы да булган Ннжгар мишәрләре яр буйларында учак якканнар. әйлән-бәйлән уеннар уйнаганнар. «Җимчәчәк» җыры җырлаганнар Җнм- чәчәк үзе, умырзая чәчәгенең бер төре булып, җиләк-жимешләрнең, игеннәрнең муллыгын теләүне аңлаткан. Бу да шулай ук мәҗүсилек күренеше Әйлән-бәйлән җырының борышы тексты исә кыз яучылау мотивлары белән бәйләнгән. Бу җырларны кызлар-егегләр кара-каршы басып җырлаганнар Шундый бер җыр «Караңгы базар» җыры X. Гатина тарафыннан Мордва республикасының Пур- пягнан районында язып алынган. Р Мөхәммәдева исә сергач мишәрләрендә пасхадан соң җиденче атнада кызларның өйдә җырлы мәҗлесләр, кыр-басуларда бнюле уеннар үткәргәннәрен хәбәр итә Ә төн белән көннең тигезләнгән вакытында 21 мартта балалар төркем-төрксм булып өйдәнөйгә йөргәннәр, «ксләү келәгәннәр» Бу йола «чип-чип» дип аталган. «Келәү»ләрендә такмаклап хуҗаларга байлык-муллык сораганнар: Чип-чип, чибәрүк. Йомыркасы югарук Ак тавык, күк тавык. Ходай бирсен күп тавык. (МУХЛМЕДОВА Р Татары-чишари М. 1972) Нардугаиым нарына, ди, Бакма кеше ярына. Кеше яры яр булмас, ди, Үз яр гынаң ят булмас Кара тавык кытныйдыр, ди, Мая салма келидер. Күрше кызын мактыйлар, ди, Агай алма келидер Ай, ындырчы, ындырчы, ди Сугып ботын сындырчы Үдән үгә йөрегәнче. ди. Мыекларын кырдырчы «Келәүче»ләрнең, йорт хуҗасы никадәр юмарт булса, аңа байлык-муллык та шул кадәр күбрәк килә дип, йола ырымнарына ышанулары бик көчле була. Шунлыктан, саранрак хуҗаларны куркыту-өркетү дә «келәү җырларыинда чагылыш тапкан: Кодый-кодый, ак тавык. Мая сала карт тавык Әби-бабай үдәме? Бер йомырка бирәме9 Бер йомырка бирмәсә, Тимерчегә барырмын, Тимер тукмак алырмын, Сугып башын ярырмын Сембер мишәрләре исә пасхада йорттан-йортка йөреп җыйган йомыркалар белән кызыклы уеннар уйнаганнар: алдан казып куелган чокырга йомырканы йомшак чүпрәк туп белән бәреп кертергә кирәк булган. Бу уен «кызыл йомырка көне» дип аталып йөртелгән. Вакытлар узу белән андый уеннарның ырымлы йолалары онытыла барган, алар яшьләрнең күңел ачу уеннарына әйләнеп калганнар. Хәзерге чорда мишәрләрнең уен җырлары казан татарларының җырлары йогынтысында зур үзгәрешләр кичерә, шулай да әле үзенчәлекләрен бөтенләй үк югалтып бетерми. Мәсәлән, Мордва республикасының Ләмбер районында яшьләрдән язып алынган җырлар шундый: Колхозңиклар эшкә йөри. һич пырагул ясамый. Безнең закун шундый закун: Эшләмәгән ашамый. Әй, таулары, таулары, Тау асты елгалары; Анда «Шамилә»гә бии Матур Пенза кызлары. Мондый җырларның («Әй, таулары, таулары», «Дубая», «Бәйләнә баулары» һ б.) көенә казан татарларының уен җырларына хас такмаклык килеп керсә дә, башлам җыр белән кушымтасы арасында тизлек аермасы юк диярлек. Йола җырларының иң күбесе, мөгаен, туй йолаларына караган җырлардыр. Казан татарларындагы шикелле үк, мишәр татарларында да башлы-күзле булуның өч төре яшәп килгән, кызны яучылап алу, кыз урлау, кияүгә ияреп чыгу. Билгеле инде, кыз ярәшү, кыз яучылау йолалары иң дәрәҗәлеләрдән саналган. Әмма, казан татарларыннан аермалы буларак, мишәрләрдә кыз урлау, ияртеп алу күренешләре ешрак очрап, озаграк сакланып калган. Бу җәһәттән караганда, аларның керәшен йолаларына охшашлыклары да күренә Бигрәк тә кыз елату җырларында ачык чагыла мондый охшашлыклар. Кайбер очракларда, байлыкка кызыгып, җиткән кызны үсмер малайга да кияүгә биргәннәр. Кодача яккан мунчаның гына Уты әйләнә күмергә генә. Мине бирдегез, биш йөз алдыгыз, Кунакка түгел, гомергә генә Кызлар бәйлиләр айлы шәл генә, Яшьтин малайга буй кыз җәл генә. Йорт уртасында, келәт алдында Кайнигәчләрем җепләр ашлыйдыр. Газиз киявем унөч яшендә. Кочакласам да елый башлыйдыр. Кызлар бәйлиләр айлы шәл генә, Яшьтин малайга буй кыз җәл генә. Мишәрләрдә, гадәттә, өйләндерәсе улларына кәләш сайлау ата-ананың изге бурычы санала. Алар кызның әти-әнисе йортына үзләренең телгә оста берәр туганын яки авылда танылган башка берәр кешене баш кода итеп җибәрәләр. Баш кода кызның әти-әниләренә читләтеп кенә үзенең гозерен әйтә: Сезнең алтыныгыз бар, Безнең көмешебез бар — Бергә кушыйк шуларны,— ди. Ризалашу-килешү булса, килешү билгесе итеп, баш кодага селте бирелә һәм кыз килешенгән-«билгеләнгән» санала. Аннары кияү ягыннан кәләш өчен түләнәсе калым күләме хәл ителә, ризалашкан очракта, калымнын бер өлеше шунда ук түләнә. Инде соралган калым бик зур булып, егет ягы аны күтәрә алмаса, күзе төшеп йөргән кызны ычкындырмас өчен, егет читкә—акча эшләргә чыгып китә. Бу күренеш «Малы юк егет җырымнда бик ачык чагыла Карадин урманның урталарында Кырау сукмасмы яшел миләшне’’ Үзебез яшьләр, йөрибез сәфәр, Ятлар сөймәсме безнең кәләшне0 Безнең артларда түгәрәк күлләр лә. Мукшы асларыннан сары су ага Безнен сөйгәннәр тәрәзәдән бага, Матым юк — инде ятларга ката Калымның калган өлеше ярәшү туенда (ул калым түләнеп бетү хөрмәтенә үткәрелә) азыктөлек һәм кием-салым белән түләнә. Бу көнне кәләш үзенен дус кызлары белән чыбылдык астында гына утыра, аны кияүнең туганнарына гына күрсәтеп алалар (кыз күрендсрү). Аннары кәләш кияүнең туганнарына бүләкләр (кыз бирнәсе) өләшә, тегеләре бүләк алганда подноска акча салалар. Шул ук көнне кич белән кияүнең кыз туганнары кәләшкә кияү бүләге китерәләр, шуннан соң кияү белән кәләш ялгыз калалар. Ярәшү туе белән никах туе арасында кыз ягында «кыз мунчасы», «кыз кичәсе» кебек йолалар, егет ягында һәр икс якның туган тумачаларын сыйлау мәҗлесләре үткәрелә. «Кыз кичәсе» кәләшкә чыбылдык тсг үдән башлана, чәчен ике толымга үреп, кияү йортына озатырга әзерлиләр Ай, таш тирмән, таш тирмен. Талдыра беләгемне Кырыс кайннш, авыр тормыш, тудыкайлар, Яндыра йөрәгемне Энә генәм, җеп кенәм, Калды сандык төбендә. Уйнаганым-көлгәнем, тудыкайлар, Калды әтием үендә «Тудыкайлар» дигән бу җыр Мордва республикасының Ләмбер районында язып алынган. Аны кәләш, кызлар чәчен үргән чагында, моңаеп җырлый Кәләш, шул рәвешле, ирекле тормышы, ата-ана йорты белән саубуллаша, кайната-кай- нана йортында үзен көткән авыр тормыш өчен кайгыра Кияү йоргына китәр көн килеп җитә. Таң белән кыз табигать күренешләренә, әтиәииләренә, туганнарына, дус кызларына мөрәҗәгать итеп, елап җырлый башлый: Әй, таң микән, таң микән, Таң зарялары бар микән? Таң заряларда мин еглыйм, Миннән языклылар бар микән? Пичкә утыннар яктыгыз. Якты янмасын эттегез. Мине шул утларга салдыгыз, Бәхетем булмасын - эттегез. Монысы «Таң кучат» җыры Мондый кыз елату җырлары бик күп төрле һәм алар күп төбәкләрдә таралган. Шундыйлардай менә тагын берсе Нижгар мишәрләреннән язып алынган бу елау, җырдан битәр, речитатив төстә, тиз-тиз сөйләнү-такмаклауга кайтып кала Болдырлары биек, меналмам. Косяклары кыек, кералмам. Телләре ачы, үзләре начар. Ай-Һай, мин бу үдә торалмам Әтекэем, ызбан саламдыр. Салам гына түгел, сарайдыр Кайниш ызбасы кабыктыр. Кабык кына түгел, тамуктыр «Кыз кичәсе» үткәргәннең икенче көнендә мулла чакырып, һәр ике якның да тугантумачалары катнашында никах туе үткәрелә. Кияү ягыннан туйга сөлгеләр, аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән кыңгыр аулы атларда гөрләтеп килеп керәләр. Туй мәҗлесендә, берберләрен макташып җырлашу белән бергә, үпкәле җырлар да ишетелгәли: Кияү келәтенә кергәндә, Келәт чукасын элмәде. Көчкә-көчкә генә мал түләде, Ярының яхшысын белмәде. Туй азагына таба кияү егетләре белән кияү кәләшне алып китәргә киләләр. Атларда чаптырып, һай-һулап килгәндә, явыз көчләрне куркыту өчен, мылтыклардан аталар. Капка төбендә кияү кайниш тиешле малайга бүләк бирә капка йоласы үтәлә. Кияүне кәләш янына берәр өлкән туган апа озатып куя, ә кияү егетләре кызлар янында калалар. Кызның туган йорты һәм әти-әнисе белән хушлашуы шулай ук елау җырлары белән башкарыла. Кәләшне «мәдәк» дип аталган махсус көймәле арбага утыртып алып китәләр. Шул чагында кияү егетләре төрле «Мәдәк җырлары» җырлыйлар. Пенза якларында шундый җырларның берсе «Айникәрәм» дип атала: Айникәрәм, бу җиһанга Ничек тудың анадин? Син тумагансың анадин, Җан иңгәндер һавадин. Кара сыер кабыргасын Каерып алып киттеләр Әнкәсенең бер бәбкәсен Аерып алып киттеләр. Кияү йортына килен булып төшкәч, кәләшнең кыз туганнары кыз бирнәсендәге әйберләр белән яшь пар яшәргә тиешле бүлмәне бизәп-җыештырып куялар. Ул зөфаф кичәсе бүлмәсе була. Икенче көнне кунакларга килен күрсәтү йоласы үтәлә, бер малай аның бөркәнчеген ача. Аннары гаилә учагына табындыру йоласы була: килен өйдәге мичне үбә, соңрак аңа су юлы күрсәтәләр, ул суга барып, су иясенә бүләк биреп кайта. Кияү йортындагы туй, гадәттә, күңелле-шаян җырлар белән үтә. Монда инде кайгыга урын юк: яңа туганнар бер-берсе белән якыннанрак танышалар, дуслашалар, макташа һәм мактанышалар. Безнең авылның сулары Тулганы юк, тулмас та. Сезнең кебек кодагыйлар Булганы юк, булмас та. Яки: Ыстаканымның кыругы, әй, чылбырлы, Чылбырлары саен чын көмеш Эче дә генә җимеш, тышы көмеш, Сүәр кодагыйлар сез, имеш Шулай җырлашып-гөрләшеп утырганда, кемнәредер дәртләнеп, такмак әйтә- әйтә, биеп тә киткәннәр. Биегәндә, шаяртып, кәләшне бераз «чеметкәләп» тә алганнар: Ары пәзи баулыгы, баулыгы. Бире пәзи баулыгы, баулыгы Кызыгызны мактамагыз, мактамагыз. Бигрәк керле яулыгы, яулыгы Шаулап туйлар үткән, көндәлек тормыш мәшәкәтьләре башланган. Озакламый өметләнеп киленгә караштыра-сынаштыра торганнар. Яшь гаиләдә беренче бала туу бик зур шатлыклы вакыйга саналган, ул да һәртөрле йолалар белән билгеләп үтелгән. Казан татарларыннан аермалы буларак, мишәрләрдә ырымнарга ышану, теләк догалары уку киңрәк таралган. Бәби тугач, куанып күңел ачканнар. Бәби туйлары үткәрелгән. Бәби саклау йоласы да булган, анысына кызлар чакырылып, алар җырлы-уенлы мәҗлесләрдә бишек җырлары җырлаганнар, ул җырларны яшь анага өйрәткәннәр. Яшь ана баласын иркәләп болай җырлый Әллү-бәллү ит, балам, Карлыгачым, былбылым. Тыңла әткәң сүземне. Йә, йом, бәгърем, күзеңне. Гаилә, тормыш-көнкүреш йола җырлары арасында рекрут җырлары да шактый киң таралган. Солдат хезмәтенә китәсе нижгар сгетенен җырында аерылу сагышы, тирән моң ята: Бурап та гынан, бурап тан карлар да я у сай. Минем бүрекләремә сарылыр лай Бер карындай яткан лай туган дан сеңлем Бунь гынамай* еглап сарылыр лай. Комач та гынай ситса лай күлмәгемне Патша бәйрәмнәрендә киярмен лә. Моңап кына ку чатлар кычкырганда, Газиз әнкәм елыйдыр, диярмен. Кеше туа, үсә, тормыш кора, гомер итә. Аннары бу фани дөньядан китеп тә бара. Татарларда, мөселман гореф-гадәтләре буенча, мәетнен җеназасы Коръән кәримнән Ясин сүрәсен уку белән, тавыш-тынсыз гына башкарыла. Мәет өстендә кычкырып еларга ярамый. Әмма мишәр татарларында мәҗүсилек чорыннан сакланып калган мәет өстендә елау күренешләре дә булган Моның дәлиле итеп, нижгар мишәрләреннән язып алынган җыр-елауны китерергә мөмкин: Су өстендә яфырак, Агып барадыр ла ялтырап Минем туганнарым булса иде. Шәт, булыр идем татлырак, диср Каберлекләр юлы карадыр. Кара гына тузан оцып барадыр Йарапби, минем тудык япь-яшь кенә, япь-яшь. тудыкай. Кара җир астында каладыр Мишәр татарларының йола җырлары, шигъри эчтәлекләре ягыннан күп төрле булсалар да, көйләренең музыкаль яңгырашы бик гади, җиңел отып алына, җиңел җырлана торган булган Артык катлаулы булмаган ул көй-җырлар озын лирик җырларга да нигез салганнар. Озын лирик җырлар үзләренең яңгырашлары белән төп ике төркемгә бүленә беренче Мордва һәм Пенза төбәгендә яшәүче мишәрләрнең җырлары, икенчесе нижгар мишәрләренеке Мордва һәм Пенза мишәрләренең җырлары көй- ләре-янгырашлары белән генә түгел, ә күп җырларның һәр икс төбәк өчен дә уртак булулары белән дә аерылып торалар «Кузырлы чана», «Алтын кармак», «Абау, гөлкәем» һ. б шундыйлардан. Җырларның шигъри эчтәлеге шактый бай һәм күп төрле Авыр тормыш аһ-зарлары, читкә акча эшләргә чыгып китүчеләрнең ачы язмышы, качкын җырлары мишәр җырларына хас мондый үткен социаль тематика казан татарлары җырларында бөтенләй очрамый диярлек Мисалга бер үрнәк китереп үтик: Очадыркай кик каз, әй, очадыр. Очялмыйдыр җилләрдә, давылда. Зариф дустым килгән, елап сүли: Сиксән солдат килгән, ди, авылга Иректем анай кәбәм күрергә. Ярамыйдыр көндезен йөрергә Сиксән сигез төштә яра гынам. Лечить, әй, итә донской казагы Күрмәг әнгә ходай күрсәтмәсен Хәмидулла качкынның газабын Ни авырдыр качкынның көннәре, Ризыклы, әй, меңләрнен берләре... «Качкын җыры»ннан. Мондый җырларда сюжетлы тарихи эчтәлек шәйләнгәнгә күрә, кайбер галимнәр аларны бәетләр итеп карыйлар. Әмма музыкаль яңгырашлары белән ул җырлар һич тә бәет түгелләр, алар чын мәгънәсендә лирик җырлар. Сюжет- эчтәлек мишәрләрнең тарихи җырларына гына хас булмыйча, лирик мәхәббәт җырларында да еш төсмерләнә- «Олы юлкайларда өч каен», «Сәмәксәр», «Ази- зәкәй» һ. б. шундый җырлар бар. Иртә белән торып тышка чыксам, Җаныем, Азизәкәй, Тәрәзәм төбеннән кеше узган. Элек сәүешкәндә мин яшь идем, Җаныем, Азизәкәй, Әле дә сәүшер идем, көне узган. Җаныем, Азизәкәй, ни бирием9 Җаныем, Азизәкәй, Алып бирием Казанның пудрасын. Әллә яр буласын, әллә дә юк, Җаныем, Азизәкәй, Яр булганчы җаннарны күдерәсең. Нижгар мишәрләренең озын лирик җырлары яңгырашлары белән артык үзенчәлекле түгелләр. Шигъри эчтәлекләре белән дә алар, күбесенчә мәхәббәт җырлары булып, казан татарларының шәһәр җырларына якын торалар. Кайберләре хәтта соңгыларының аерым вариантлары гына: Шәмшәрифкәй дигән, әй, шәһәрдә Кич ахшамсыз капкалар ябылмый. Ага ла агым су, ага агым су, Каршы йөзә алмыйм. Җырламый түзалмыйм Үткән үмер белән калган хәтер, Сатып алыйм дисән дә, табылмый. Ага ла агым су, ага агым су, Йөзә үрдәкләр шул. Өзелә үзәкләр. «Ага ла агым су» җырыннан. Мишәрләрнең авыл көйләре, кыска көйләре, такмаклары да казан татарлары җырларына бик охшаш яки шуларны кабатлыйлар, бары тик сүзләрендә генә мишәрчәлек чагыла. Шуңа күрә биредә без аларга аерым тукталып тормыйбыз. Бәетләр турында сөйләшүне дә башка вакытка калдырабыз. «Безнең заманда,— дип яза музыка белгече М Нигъмәтҗанов, казан татарларының халык авыз иҗаты үзенең күп төрле жанрлары белән мишәрләрнең барлык буыннары арасында киң таралган һәм яшәп килә» (НИГМЕДЗЯНОВ М Народные песни волжских татар. М.. 1982 ). Әмма, тулаем алганда, мишәрләрнең җыр сәнгате казан татарлары җь1р сәнгатеннән үзенең җирле үзенчәлекләре белән аерылып тора һәм без аны Идел буе татарларының халык иҗатында аерым бер мөстәкыйль тармак итеп карарга хаклыбыз.