Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘҖӘЛНЕ ҖИҢГӘН ӘДИП

Сугыш гарасатын үз башыннан, үз җаны аша кичергән язучылар, шагыйрьләр бар. Үлем белән күзгә-күз очрашын та исән калу бәхетенә ирешкән, шуца микән тормыш кадерен белеп яшәүче, үзенә аерым бер үҗәтлек белән иҗатта яңаданяңа үрләр яулаучы буын. Кызганыч ки, әлеге буын әдипләренең сафы һаман саен сирәгәя бара... Хисам Камалов — әнә шушы фронтовик-әднпләр гвардиясеннән. Татар укучысы аны «Яңадан сафка» (1956) исемле беренче шигырьләр китабыннан ук үз итте, яратты һәм әлегәчә күздән югалтмый. Хисам Камалов үз укучыларының җылы мөнәсәбәтен, ышанычын тулысынча аклады, еллар узган саен үз иҗатының яңа матур яклары белән ачыла барды. Образлы фикерләүне, фәлсәфилекне нигез итеп язылган һәм замандаш ларыбызның асыл сыйфатларын чагылдыручы күпләгән шигырьләр, поэмалар, фронт хәлләрен реаль сурәтләүче «һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» романнары һәм башка әсәрләре әнә шуңа дәлил. Нинди генә темага иҗат иткәндә дә, Хисам Камаловка тормышның ачытөчесен күп күргән булуы, күпләгән замандашларының язмышын үз йөрәге, үз аңы аша уздыруы, тормыш һәм рухи биографиясе ярдәмгә килә. Хисам Нуретдин улы Камалов 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әл- мәт районы, Кама Исмәгыйль авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга колхоз эшенә җигелгән, атлар караган. Унҗиде яше тулуга, 1943 елның көзендә фронтка алына. Икенче Балтик буе фронты гаскәрләре сафында немецфашистларына каршы сугышларда катнаша. 1944 елның җәендә яраланып, ике ай госпитальдә ятып чыга да яңадан — фронтка. Артиллерия полкының элемтәчесе булып, Латвия җирләрен дошманнардан азат итешә. 1945 елның февралендә яңадан каты яралана. Төрле госпитальләрдә ел ярым үлем белән көрәшкәннән соң, Әҗәл авызында бер аягын калдырып, яңадан тормышка кайта. Япь-яшь килеш гарип калу хәсрәтен, сызлану газапларын эченә йотып, башта Бөгелмә педагогия училищесын, аннары Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Шул елларда ул институттагы һәм «Татарстан яшьләре» гәзмте редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә актив йөри, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, табигать биргән талантын үстерә. Дистә елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләрбалалар редакциясендә редактор булып эшләве дә аныц иҗатына уңай йогынты ясый. Ә 1967 елдан Хисам Камалов әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул —1958 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әдәби җәмәгатьчелек Хисам Камаловның нәтиҗәле иҗатын югары бәяләде. Ул югарыда телгә алыш ан романнары өчен 1986 елда Татарстанным Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Хисам Камалов, шөкер, талантлы каләмен әле дә кулыннан төшерми, яна- даняна әсәрләр язуын дәвам итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, анын узган ел «Казан утлары» журналында (1—2—3 саннар) «Түләнмәгән күз яше» исемле яна романы дөнья күрде. Татарстан нефтьчеләре тормышының әлегәчә күләгәдә рәк кала килгән якларын яктырткан, җир-суыбызнын чисталыгы, җанварыбызның иманлы булуы кебек әхлакый мәсьәләләрне күтәргән бу әсәрендә дә узган сугышның фаҗигале кайтавазлары ачык ишетелә... Халкыбызның күренекле әдибе Хисам абый Камаловны без олуг юбилее белән ихлас котлыйбыз, ана озын гомер, яңа иҗади сөенечләр телибез. Бу санда журналыбыз уку>*4ларына әдипнең фронт истә.теген тәкъдим итәбез.