Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Кәшфи Басыйров (1906 1 М3) Татар әдәбияты Ватан сугышы кырларында үзенең байтак каһарман әдипләрен югалтты. Чәчәк кебек гомерләрен күкрәп торган ир уртасы чагында сугыш өзгән әдипләребез арасында исеме бөтен кыйтгаларга танылган герой-шагыйрь Муса Җәлил булган кебек (аның тууына 90 ел тулуны без февраль аенда билгеләп үткән идек), әдәбиятыбызда тыйнак кына үз хезмәтен башкарган бүтән шәхесләребез дә бар. Шуларның берсе — Кәшфи Басыйров. Кәшфи Басыйровның тууына быел 90 ел тулды. Ул (тулы исеме-аты Кашшаф Хәбир улы Басыйров) 1906 елның 17 апрелендә Башкортстандагы күп санлы татар авылларының берсендә Мәтәүбашта дөньяга килә. Бәләбәй шәһәрендә урыс-татар мәктәбендә (1917 1921), аннары Бәләбәй педтехникумында (1922 1927) белем ала. Алты елга якын Башкортстан (Дүртөйледә), Татарстан (Кукмарада) авылларында һәм Казанда мөгаллимлек итә. 1934 елны Татгосиз- датка эшкә килеп, 1942 елның башына кадәр сугышка алынганчы, шунда эшли. Аннары сугышка китә һәм бер ел дигәндә, 1943 елның 16 гыйнварында батырларча һәлак була. К. Басыйров кызыклы, үзенчәлекле хикәяче. Аның хикәяләре 1925 елдан башлап матбугатта күренә килә. Әмма аерым җыентыгы «Танышлар» (Сайланма әсәрләр) — бары тик 1958 елда, үзе һәлак булганнан соң унбиш ел үткәч кенә нәшер ителә. Урыс телен камил белүче әдип буларак, К Басыйров үзенең кыска гомере эчендә Рәсәйнең бик күп классик язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Татар укучысы аның тәрҗемәсендә М. Лермонтов, Н. Гоголь, А. Чехов, В. Короленко, А. Серафимович, К Паустовский, В. Катаев һ. б. язучыларның әсәрләрен йотлыгып укый. Казанның Бауман урамындагы Матбугат йортының бишенче катында Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларына меморналь-истәлек тактасы куелды. Ул мәрмәр тактада Кәшфи Басыйров исеме дә бар