КИЧКЕ ЭҢГЕР
Шагыйрь, хикәяче, драматург һәм театр белгече Сәбахетдин Кодрәт Аксал 1920 елны Истанбулда туган. Шундагы университегныц фәлсәфә факультетын тәмамлаганнан сон, муниципалитетта һәм хезмәт министрлыгында эшләп ала. Консерваториянең, аннары Истанбул театрының директоры булып тора. 1953 елны беренче хикәяләре дөнья күрә. Шуннан инде язучы буларак таныла: бере арты бере шигырь һәм хикәя җыентыклары чыга, сәхнә әсәрләре һәм тәнкыйть мәкаләләре язып, театр дөньясында активлашып китә. Әднпнен «Газлы агач» дигән хикәяләр җыентыгы 1955 елны Сәет Фанк исемендәге бүләккә, «Җәрәхәтле җанвар» китабы 1956 елны төрек телчеләре җәмгыяте бүләгенә лаек була.
, ауга үрмәләгән тыкрыкның яртысына җиткәч, Рәфикъ бәй ял 1 итәргә туктады. Эштән кайтышлый ул һәркөн шунда туктап, бераз хәл җыеп ала торган иде. Тыкрыкның кыл уртасында — тузанлы тәрәзәләрен юлга төбәгән азык-төлек кибете. Аның каршысында янгын ялап алган, шәп-шәрә калдырган бушлык, аннан ары—диңгез. Әнә ул зәңгәрләнеп җәйрәп ята. Азык-төлек кибетен узгач, тыкрык сулга борыла, шуннан инде Рәфикъ бәйнең өе дә күренә. Үз өен күргәч, җанына рәхәт булып китә, аяк атлаулары җиңеләя. Бу вакытта инде өйләренә кереп, ачык тәрәзә каршына йомшак мендәрләргә җайлап кына утырырга өлгергән мөхтәрәм күршеләренә, вак-төяк кибет тотучы агай-энегә сәлам бирә-бирә атлый торгач, Рәфикъ бәй кайтып җиткәнен дә сизми кала торган иде. Ул буяусыз-нисез ян капканы төртеп ачты да бәләкәй генә ихатасына килеп керде. Аның аяк атлавына кадәр күнегеп беткән карчыгы каршы чыкты. Гадәтенчә, иренең кулыннан портфелен, башыннан эшләпәсен алды да: — Исән-имин генә йөредеңме? Нинди яңалыклар бар?—диде. Мондый сорауга Рәфикъ бәй дә һәрвакыгтагыча: — Ярый шикелле, Назимә. Урамда яман кыздыра,—дип җавап кайтара торган иде. Бүген дә телендә шул ук сүзләр булды. Хәер, аның һава торышына кагылышлы билгеләмәсе елның фасылына карап үзгәрә: җәй көне — «эссе» булса, кыш көне — «суык». Җылымса көзге көннәрдә исә җилгә нисбәтле сүзләр әйтелә иде. Гәрчә Назимә ханым көннең нинди икәнен үзе үк тышка чыгып белә алса да, Рәфикъ бәй гадәтен үзгәртми, һаман шуны тукый иде. Шагыйрь, хикәяче, драматург һәм театр белгече Сәбахетдин Кодрәт Аксал 1920 елны Истанбулда туган. Шундагы университегныц фәлсәфә факультетын тәмамлаганнан сон, муниципалитетта һәм хезмәт министрлыгында эшләп ала. Консерваториянең, аннары Истанбул театрының директоры булып тора. 1953 елны беренче хикәяләре дөнья күрә. Шуннан инде язучы буларак таныла: бере арты бере шигырь һәм хикәя җыентыклары чыга, сәхнә әсәрләре һәм тәнкыйть мәкаләләре язып, театр дөньясында активлашып китә. Әднпнен «Газлы агач» дигән хикәяләр җыентыгы 1955 елны Сәет Фанк исемендәге бүләккә, «Җәрәхәтле җанвар» китабы 1956 елны төрек телчеләре җәмгыяте бүләгенә лаек була. Баскычтан югарыгы катка менделәр. Нишләптер бүген Рәфикь бәйнең бер дә тавыш-тыны чыкмый әле. Бүтән көннәрдә дә гөрләп сөйләшә торган зат түгел анысы, өйдәгеләрнең бәхәсләшкәнен, шаян сүзләрен тыңлап кына утыручан. Мәгәр бүген бөтенләй ләм-мим дәшмәве карчыгын сагайта калды. — Ни булды үзеңә? Әллә чирләп-нитеп киттеме?—диде ул. — Юк ла инде... Син миңа кофе әзерләсәң иде. Бүлмәдә ялгызы калгач, Рәфикъ бәй җиңел сулап куйды, аннары ишек янына килде. Ишекне биклисе дә, һичкемне кертмичә, ялгыз башың тәрәзә буенда яшьлегеңнән алып бүгенге көнгәчә батымнан үткәннәрне хәтереңә төшереп утырасы иде... Ишектәге ачкычны борды да, өстеннән пинжәген салып куйды, муенындагы галстугын бераз бушата төшеп, тәрәзә янындагы кәнәфигә җайлап кына барып утырды. Тәрәзәдән әлеге дә баягы тыкрык уртасындагы бушлык күренә, бераз арырак диңгез җәйрәп ята. Ерактан өстендәге кораблар да акварель буяу белән ясаган рәсемдәге шикелле, хәрәкәтсез булып күренә иде. Мәгәр бүген Рәфикъ бәй үз уйларына чумган, күзенә диңгез күренми! Колагы чынлый, күз алдыннан бере арты бере төрле күренешләр узып тора. Әнә ярәшкән кызы... Назимә ханым аның күз алдына шул чактагыча сылу гәүдәле, нәфис кенә бер кыз бала кыяфәтендә килеп баса. Үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше дигәнең! Ул чәче, ул кулы... Моннан утыз дүрт ел элек, Рәфикъ бәй аны күрергә дип килгәндә, кыз бала бер почмакта үкси-үкси елап утыра иде. Елаудан күзләре шешенеп беткән иде. Ә бит иртәгә туй дигән көнне дә балавыз сыкмаса, күрше- күлән ни әйтер? Елаудан туктатмакчы булып, Рәфикъ бәй ниләр генә әйтеп карамады кәләшенә! Сүзнең шифасы тимәгәнне абайлагач исә, кәләшенең кулын учларына алды егет. Назимәнең куллары хәзерге шикелле тупасланып, яргаланып бетмәгән иде, үзе ап-ак, үзе нәп-нәфис иде... Хәер, ул чагында егете дә егет иде шул' буй-буй кара чалбар, күтәрмә якалы ак күлмәк. Менә ул эштән соң сөеклесен күрергә ашкына. Менә аның Назимәсе ояла-ояла гына озакламый ишәяселәрен хәбәр итә Шуны ишеткәч, Рәфикъ бәйнең сөенгәннәре, ул сөенгәннәре! Беренче бала булып кызлары Мөкаддәс туды. Өйләре шаулап-гөрләп тора башлады. Кем уйлаган шул шаян сабыйларының гомеркәе ике елдан да ким булыр дип? Дөнья шул бу, дөнья... Кызлары вафатыннан соң өч ел буена балалары булмый торды. Аннары кызлары Нуртән дөньяга килде. Янә биш елдан соң уллары Йылмаз туды. Бәхете белән туды шул малай: аңа бер атна тулган көнне Рәфикъ бәйне эшендә бер басмага югарырак күтәрделәр. Ул көннәрдә сәрви агачлары шау чәчәктә утыра, гүя агачлар да, аның шикелле үк, шатлык-куанычларыннан исерешеп, хуш ис бөркиләр иде. Күк йөзендәге болытлар да бөдрә-бөдрә булып, катламланып күренәләр. Балык базарына камбала китергәннәр, шуны бушатып яталар иде Рәфикъ бәй шунда, шайтан коткысына бирелеп, базардагы шәраб кибетенә керде дә ике-оч касә эчеп чыкты. Аннары канатланып өенә очты. Кызык инде: аның бит урамдагы барча шау-шуны да, агачлар бөркегән хуш исләрне дә, агачларның үзләрен дә тамырлары белән йолкып, өенә алып кайтасы килде. Ян капканы тибеп кенә ачты — бичара капка, коймага бәрелгәч, ыңгырашып куйды. Баскычтан Рәфикъ бәй сикерәсиксрә менде. Хәтта әле Назимә ханымның бу хәлне бик үк өнәп бетермәвенә дә һич илтифат итмәде Ел арты ел уза торды. Нуртән мәктәпкә йөри башлады, Йылмаз исә тәпи басарга азапланды. Аннары улы да мәктәпкә керде. Аның беренчедә укыган чагында ничә каләм башына җиткәнен беркем әйтә алмас иде Рәфикъ бәй исенә килгәндә, кемдер ишекне дөбердәтә иде Йөрәге урыныннан кубарга җитешеп, ишекне ачарга ыргылды Чынаяк белән кофе тоткан Назимә ханымның чырае качкан, күзе зур булып ачылган иде Ул авыр сулап — Нишләвең инде бу?—дип, ризасызлыгын белдерде.— Баядан бирле дөбердәтәм ләбаса, ачмыйсың да ачмыйсың. Акылдан яздырасың бугай инде мине... Рәфикъ бәй дәшмәде Якында гына кофе тарткан сыман, колагы шаулап гора иде аның. Җитмәсә тагын котлары алынган Назимә ханым нишләп бикләнеп утырганын төпченә бугай бит әле. Ни дип кенә җавап бирсен инде ул хатынына? Теге чакны салып кайтканымны исемә төшереп утырам әле, димәссең бит инде! Берни аңламас, акылга җиңеләя башлаган икән, дип кенә уйлар. Икенче берәүне түгел, үзебезне дә юньләп төшенеп җитә алмыйбыз бит әле. Ә инде бүтән кешенең күңелендә ниләр актарылганын аңлау һич мөмкин булмастай хәл ләбаса. Карчыгы кулыннан чынаяк белән кофены алып, яңадан урынына барып утырды. Назимә ханым аның каршысына урнашты да, әлеге сәерлегенең серенә төшенергә өметләнеп, иренә төбәлде. Кофены бер-ике уртлагач та, ирнең кәефе әйбәтләнә төште. Каршысында япь-яшь кәләше түгел, бәлки олы яшьләрдәге ханым, аның карчыгы утырганны абайлагач, сәрви агачларының хуш исләре дә шундук таралды. Кофены тагын берәр уртлаганнан соң, йөрәге дә үз урынына утырган сыман тоелды. Сигарет кабызып, ныгытыл төтен суырды да: — Нуртән кайтмадымы әле?—дип сорар булды. — Кайтмады шул әле. Тегүче янына киткән иде, аннары ахирәтен күрәсе бар икән, инде вакыты-мазар калган тәкъдирдә, теш врачына да сугылмакчы иде. — Биләмдә йөрергә остарып китте бугай бу араларда. Әллә ничә көн буена . Әле тегүче, әле табибә, әле ахирәтләр, дигән булып... — Тикмәгә бәйләнмәсәң иде ичмасам. Болай да таң тишегеннән машинкасы янында утыра. Бераз гына булса да кеше арасына чыгарга ярыйдыр лабаса инде. Болай да сабырлык бирсен ходай үзенә. w — Машинкага мин бәйләп куймадым бит аны. Ярар ла! Йылмаз кайда йөри? — Клубына чакырып алдылар. Иртәгә ярышлары буласы, диме... Иренә iqi-нәрсә булганын ачыклый алмыйча, Назимә ханым урыныннан купты да кичкелеккә аш-су хәстәрен күрергә дип, кухняга төшеп китте. «Бигрәк картайды шул Нишләгәнен дә белеп бетерми ләбаса. Эштән арыпталып кайткан, җитмәсә көне яман эссе. Бикләнгән дә ачмый гына бит, ишеген җимереп керерлек булдым. Ачканнан соң, берни булмагандай, балаларны сораштыра тагы...» Ул арада Рәфикъ бәйнең уйлары да, ярларыннан чыккан диңгездәй, рәхимшәфкать күрсәтмичә, өстенә ябырылды. Аскы каттагы кухнядан көек исләре күтәрелде. Карчыгы баклажан кыздыра булыр. Диңгез өстендә күк йөзе карасулана башлады. Кәкре- бөкре тыкрыкта утырган агач йортлар эңгер эченә тәмам сеңеп бетте. Еракта берәнсәрән ут алганнары күзгә чалынды. Биш-ун минут узуга, караңгылык отыры куерды, берни күреп булмый башлады. Юл уңаенда көндезге буяуларны берәм-берәм йота-йота, шәһәр өстенә берзаман төн үзенең канатын җәйде. Эсседә әлсерәгән ирләр һәм хатыннарның эштән кайтканы күренде. Тәрәзә каршында утыручы Рәфикъ бәйгә алар елмаеп сәлам биреп уздылар. Әмма аның күзенә берәү дә күренмәде. Аның күз алдыннан үткәндәге хәлләр, төрле түрәләр, бергә эшләгән иптәшләре, кафедагы әшнәләре, туган-тумачалары, газетада портретлары басылып чыккан мәшһүр кордашлары-замандашлары, трамвай һәм автобус кондукторлары берәм-берәм уза торды. Менә КечексугаI барганнары хәтеренә төште. Күпер янында алар шыгрым тупы пароходка утырдылар. Буш урыннар булмагач, ашамлык салган пакетлар I Кечексу — Босфорнын Азиягә кергән ярында ямьле бер болын Истанбул халкы шунда чыгып, ял итәргә ярата күтәргән килеш, аяк өсте барырга туры килде. Пароход Кечексуга җитеп туктагач, пассажирлар тизрәк чыгу ягын карадылар. Хатыны белән күңелле генә сөйләшә-сөйләшә, ул да басмалар буйлап җиргә төште. Күксу инеше буендагы чирәмлеккә урнаштылар. Паласлар җәеп, кофе пешерделәр. Ул чагында Нуртән ундүрттә, Йылмаз тугызда иде бугай. Балалар шунда яр буенда бизәкле ташлар җыеп йөрделәр. Сәгать унбердә җыйнаулашып өйдән күтәреп килгән ризыкка ябырылдылар. Янә кофе эчтеләр. Аннары ул баш астына пинжәген бөкләп салды да бераз черем итеп алырга дип ятты. Шунда күргән сәер төшне һич онытасылары юк. Әйтерең бармы, гаиләсе тулаем үз янында булып, ял итеп ятканда — үзе белән бергә эшләүче, кәнсәләрдә кара-каршы өстәл янында утыручы Хандан килде дә керде төшенә. Исенә төшсә, әле дә оятыннан кая барырын белми... Имештер, алар Хандан белән икәүдән-икәү генә яр буенда йөриләр; имештер, көймәгә утыралар. Ханданга тикмәгә генә чибәр дип сокланмыйлар икән: ул коңгырт чәче, ул нечкә биле дисеңме! Назлы сүзләр пышылдап, моңа сарыла ук башламасынмы! Шундый төш күрүдән кәефе кырылып, шактый вакыт тынычлана алмый азапланды. Хатыны китергән кофе да, кызының мәктәптә өйрәнгән җырларны шыңшып-җырлап йөрүе дә, улының үбүе дә кәефен элеккеге хәленә кайтара алмады. Алай гынамы соң—гаиләсендә хөкем сөргән ваемсыз канатлану хәтта әле отыры гайрәтен чигерде. Нишләп әле исәнме-саумыдан ары узмаган, атналар буена ләм-мим сүз катмаган хатын төшенә килеп керә? Сөйләшер сүзләре булса икән, ичмасам! Әнә шул асыл зат аның төшенә килеп керә, көймәгә утырып йөри, шашындыра, ә монда — хатыны, ике баласы.. Ахырдан да моның сәбәбен ачыклау нияте белән уйлангалады: мәгънәсез төш күрүдән кәефе кырылдымы, әллә иртәрәк уянып китүенә ачуы килдеме, әллә инде Хандан белән хозурланып йөрүләре төшеңдә генә булганлыктан гайрәте чиктеме?. . Назимә ханым кереп, аны ашарга чакырды. Рәфикъ бәй, гүя әле генә уянып киткәндәй, тәрәзәгә күз салды: тышта утлар яна, бүлмәдә кап-караңгы иде. Төн җиткәнне абайламыйчарак калган икән ләбаса. — Балалар кайттылармы соң? — дип кызыксынып алды ул. — Әллә кайчан кайттылар инде. Сине көтеп утыралар, табын янында. — Вакыт күпме соң? — Тугыз тулып килә инде Бераз соңгарылды шул бүген — Назимә, бер дә ашыйсы килми бит минем. — Син мине хафага саласың болай. Бер-бер хәл булмагандыр бит' — Хафаланырлык нәрсә юк ла.. Рәфикъ бәй урыныннан купты, хатынына ияреп, аскы катка төште Нуртән белән Йылмаз табын янында ашап-эчеп утыралар иде. Әти кеше, авызга су кабып торуның килешеп бетмәсен абайлап, Йылмазга сүз кушарга ниятләде: — Өйгә кайтып та кермисең,— диде Йылмаз, кояшта янып тәмам каралган йөзен күтәреп: — Клубта булдым. Иртәгә матчка сәфәр чыгасы,—дип җавап кайтарды. — Кая инде ул, сәфәр дигәнең? — Бурсага. «Бурсага микән, әллә югыйсә әнкәң сөйләгән теге асыл зат янына микән?» — дигән уй Рәфикъ бәйнең миен көйдереп узды Улларының Бурса ягына ешлавы Назимәгә дә бик үк ошап бетми булса кирәк — Әллә йөрмисеңме, балакаем? дип куйды әни кеше Йылмаз егетлеген күрсәгү нияте белән тавышына гайрәт өстәде: — Нишләп? Бүтәннәргә барырга яраганны мина ярамыймыни? Нуртән дә сүзсез калмады: — Әни, син кешегә комачау ясамасаң иде. Аны командадан кудыртасың килмидер бит?—дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Йылмазга шул җитә калды: — Безнең командада һөҗүмчеләр миннән башка да икәү. Минем бармый калуымны гына көтәләр. Тик ал арга тәтеми шул минем урын! — диде. абын яныннан кузгалгач, Рәфикъ бәй үз бүлмәсенә менеп, тәрәзә г | каршысындагы кәнәфигә утырды. Кызы аңа кофе китерде. Нуртән чынаякны җайлабрак куйган арада ата кеше аны күзәтеп утырды. Ярыйсы ук чибәр икән ләбаса аның кызы. Ул зифа буй дисеңме, ул зәңгәр күз, җитен чәч дисеңме... Күлмәгендәге миләүшә чәчәкләре дә үзенә килешеп тора. Ә бит үзенә егерме сигез тулды, кияүгә чыгарга уенда да юк бугай. Хәер, хафаланырга урын юк. Теге чакны имзасыз хат алгач кына, борчылганы исендә. Нуртән олы яшьтәге, өйләнгән, хәлле генә кеше белән йөри, бай рестораннарда булгалый, сөяркәсе белән машинага утырып, шәһәр читенә чыккалый, диелгән иде ул яман хатта. Баштарак Рәфикъ бәй ул әләкне хатынына белгертмәскә дә уйлаган иде, әмма көннәрдән бер көнне, иртәнге биштә үк йөрәге әрнеп уянып китте дә, карчыгын уятып, чиште дә салды серне. Менә гаҗәп: Назимә ханымның артык исе китмәде. Кызыбызның дошманнары барын белмисеңмени соң? Көнчелек галәмәте, бүтән берни түгел, диде дә яңадан йоклап китте. Карчыгының шул сүзләрен ишеткәч, Рәфикъ бәй дә тынычлана төште... Менә күрше бүлмәдән джаз музыкасы яңгырап ишетелде. — Кызыбыз радио тыңлый бугай...—дип үзалдына әйтеп өлгермәде, берүзе сөйләнеп утыруыннан' үзе үк Хёлемсерәп куйды. Нуртән джаз музыкасын тыңлап утыра. Йылмаз караватында спорт журналларын актарып ята, каршы як капкасына тупны иң оста кертүче— футбол короле булырга хыялланып елмая. Назимә ханым кухняда савыт- саба юа... Рәфикъ бәй һич кенә дә күңелен бимазалап торган нәрсәдән арына алмый азаплана. Күзе—диңгездә җемелдәгән утларда, ә күңеле—бүген булып узган вакыйгада. Хәлне хәзер үк сөйләп-аңлатып, җанына җиңеллек алсынмы, әллә югыйсә яткач сөйләү иплерәк булырмы? Ничегрәк башлыйсы бит әле аңлатуыңны? Бер дә инде менә кирәкле сүзе табылмый. Назимәгә иртәдән үк башлап ниләр булганын түкми-чәчми сөйләргә дә бирергә—шуннан да яхшысы булмас. __ әфикъ бәй иртәгесен, гадәтенчә, кәнсәләренә эшкә килгәч, иптәш- V ләренең үзенә жәлләбрәк, ничектер серлерәк карауларын абайлап алды, тик моның нилектән икәнен аңларга башы җитмәде. Өйлә вакытына таба өстенә афәт килүенә тәгаен төшенде, мәгәр әлеге афәтнең кай тарафтан ябырылуын гына аныклый алмады. Аннары аны директор чакырттырды. Рәфикъ бәй кабинетка барып кергәч тә, директор аңа утырырга урын күрсәтте. Ә инде хезмәткәр утырмагач, үзе урыныннан торды да көчләп диярлек урындыкка утыртты. Беравык шулай сүзсез генә бер-беренә карашып утырганнан соң, директор калтыраган тавыш белән сүзен башлап җибәрде. Карусыз, намуслы хезмәт күрсәтүе белән олуг хөрмәткә ия булуын телгә алды, хәзер инде лаеклы ялга киткән тәкъдирдә дә, иптәшләре аны беркайчан онытмаячаклар икәнен әйтте... Әйе, тотарга да шулай һәммәкиен сөйләп бирергә үзенә! Иртән ул аңламыйча аптырап торган кебек, хатыны да баштарак аңламастыр әле. Бигрәк әйбәт. Иренең бүтән эшләмәгәненә әкренләп күнегүе хәерле. Әллә бөтенләй үк әйтмәскәме? Иртән элеккегечә, өйдән чыгып китәргә дә кибетләрне айкап йөрергә, дус-ишнең хәл-әхвәлен белергә, әңгәмә корып җибәрергә, биек агач ябалдашына сыенган кафега кереп утырырга да аннары кичен өйгә кайтыргамы? Юк, алай килешмәстер. Хатынына гомерендә ялган сөйләмәде. Нишләп хәзер борчак сипсен икән? Барыбер беленә ләбаса. Иң дөресе таң атканны көтү булыр мөгаен. Төнлә белән ничек курыкмыйча сөйләмәк кирәк? Иртәгәсен, нурланып кояш чыккач, сөйләве-аңлатуы да ансатрак булыр... Шундый катгый карарга килгәч, күңеле бераз тынычлана төшә. Колаклары тагын шауларга тотына, үткән-кичергән хәлләр, күргән-белгән кешеләр берәмберәм күз алдыннан уза. Әле сөенечле,әле көенечле, бер үк вакытта газаплы да, ләззәтле дә хатирәләр очсыз-кырыйсыз фильмдай агыла да агыла... _ _. л кәнәфиеннән купканда, өй эче тынып кал1 ан иде инде. Бүлмәләрдә утлар сүнгән. Тәрәзәгә күз салса—анда да ут әсәре күренми. Фәкать диңгездә генә еракларда утлар җемелди иде. Сәгатькә бер карап алды—төнге ике тулып узган. Рәфикъ бәй ишегалдына чыкты. Сызык кына ачык калган ишектән улының тигез сулап йоклаганы ишетелә иде. Бернинди хатын-кызга бәйләнмәгән булырга тиеш, әнкәсе юкка хафалана. Уллары иртәгә Бурсага барыр, анда узасы ярышта катнашыр, каршы як капкасына бер-бер артлы әллә ничә туп кертер Бүлмә аша Нуртән йоклап ята. Рәфикъ бәй кызының йоклаганын кереп карады. Кызы төшендә күлмәкләр, туфлиләр, хушбуйлар күреп ята булыр. Теге хаттагы яман сүзләр барысы да гайбәт кенә бит. Имзасыз хат җибәрү гадәте — иң зур этлек эшләү, адәм балалары шуннан һич арына алмыйлар лабаса... Рәфикъ бәй шыпырт кына йокы бүлмәсенә узды. Назимә ханым караватның кырыена ук ятып оеган. Хуҗа кеше йокы бүлмәсеннән кире чыгып, өйне янә бер тапкыр урады... Ябылмыйча калган тәрәзәләрне япты, газ плитәсенә килә торган кранны тикшерде, тәмәке савытына җыелган көлне түкте. Аннары озаклап караңгы тәрәзәгә карап торды. Үзалдына: «Димәк, иртәгә әйтәм булып чыга?..»—дип сөйләнде Хатыны да, балалары да тыныч кына черем итәләр. Ул шыпырт кына аларның һәркайсына күз салды һәм хәвефсез-нисез йөзләрен күреп сөенде. Аннары кабат йокы бүлмәсенә керде дә, пинжәген салып, артсыз урындыкка утырды. Менә берзаман күңел түреннән илаһи бер җылы дулкын күтәрелә башламасынмы! «Бәхет дигәнебез шул үзедер ләбаса инде»,—дигән уй йөгереп узды. Хәзер менә хатыны, кызы, улы тыныч кына йоклап яткан йорт— бу бит инде төн диңгезен гизүче кораб лабаса! Диңгезнең очы да, кырые да күренми. Иртәгәсен, тәүге кояш нурлары уянганда, алар инде һәммәсе дә яңа пристаньгә җиткән булырлар
Кыям МИҢЛЕБАЕВ тәрҗемәсе.