Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫНА — ХАЛЫК ЫШАНЫЧЫ 24 мартта Җөмһүриятебездә Татарстан Республикасы Президентын сайлау үткәрелде. ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә исемлеккә теркәлгән гражданнарның 77,9 проценты сайлауда катнашкан Аларның 97,2 проценты Президентлыкка кандидатны яклап тавыш биргән. Шулай нтеп. Минтимер Шәрип улы Шаймиев икенче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланды. Шул уңайдан аңа дөньяның күп кенә илләре җитәкчеләреннән котлаулар килде. КОЛШӘРИФ МӘЧЕТЕНӘ НИГЕЗ САЛЫНДЫ 21 февральдә Казан Кремле тыюлыгында яңа салынасы Колшәриф мәчетенең нигез ташын кую тантанасы булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары И. Хәйруллин ачып җибәрде. ТР Президенты М. Шаймиев тантанага килүчеләрне әлеге тарихи вакыйга уңаеннан котлады. Тантанада шулай ук Татарстан мөфтие Габдулла хәзрәт, Әҗем һәм Борнай мәчетләре имам-хатыйплары Габдерәүф һәм Зөфәр хәзрәтләр, Самара мөфтие Вәгыйз хәзрәт, Казан Кремле тыюлыгы директоры И. Вахитов чыгыш ясады. Мәчетнең нигез ташын кую вакыйгасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе В. Лихачев, халык депутатлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Яңа мәчет салу фондына Татарстан Президенты шәхсән үзеннән 5 миллион сум акча кертте. ИСТ АЙБУЛДА ТАТАР КИТАП ДАРЫ Г. Тукайның тууына 110 ел тулу уңаеннан, Истанбулның Сөләймәния мәчетендә татар китаплары күргәзмәсе ачылды. Аны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Татарстан китап нәшрияты, «Татурос» уртак ширкәте һәм Төрки халыклар мәдәниятен өйрәнү фонды оештырган иде. Күргәзмә сонгы 75 елда Татарстанда китап басу сәнгатенең үсешен чагылдыра. Шул уңайдан биредә, яна гына нәшер ителгән китаплар белән бергә, утызынчы елларда латин шрифты белән дөнья күргән басмалар да урын алган. ««Татар поэзиясе антологиясе» күргәзмәгә килүчеләр арасында аеруча зур кызыксыну уятты. Сугыш елларында һәм сонгы вакытларда нәшер ителгән, шулай ук Татарстан тарихына кагылышлы китаплар Төркиядә бөтенләйгә калачак. Аларны «Татурос» ширкәте Сөләймәния мәчетенең мәдәни үзәгенә бүләк итә. ТАТАРСТАН БАШКОРТСТАН: ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ Моннан ике ел элек Башкортстан газетажурнал редакцияләре баш мөхәррирләре, Татарстанда булып, республикабыз журналистлары белән очрашып, ике матбугат министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. 13—15 март көннәрендә Татарстан һәм Башкортстан матбугат органнарының җитәкчеләре Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә очраштылар. Бу юлы әлеге очрашу ике тугандаш республиканың хөкүмәт җитәкчелеге дәрәҗәсендә үтте. Кунаклар делегациясенә ТР Премьер-министры урынбасары И. Хәйруллин, ә хуҗалар делегациясенә Башкортстан Премьер-министры урынбасары X. Ишморатов җитәкчелек итте. Республикабызда чыгучы төрле газетажурналларның баш мөхәррирләре, Башкортстандагы каләмдәшләре белән якыннан аралашып, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Соңыннан Башкортстан һәм Татарстанның Мәгълүмат һәм матбугат министрлары И. Әхмәтҗанов һәм Г. Хисамов үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. 27 мартта Казанда, Матбугат йортында, Башкортстаннын Ишембай каласыннан Зәки Вәлиди исемендәге башкорт гимназиясеннән килгән бер төркем мөгаллимнәр һәм аларның шәкертләре белән очрашу булды. Кунаклар алдында «Сабантуй» газетасы, «Ялкын» журналының баш мөхәррирләре Л. Гыймадиева. Э. Закирова, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррирләре Р Гатауллин, Ш Мостафин һ. о.лар чыгыш ясадылар. Башкортстанда туып-үскән күренекле язучы Татарстанның халык шагыйре И. Юзеевның чыгышы тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты ХАЛЫКАРА КОНФЕРЕНЦИЯ 27-30 мартта Казанда «Милли мәктәпләр үсеше» дигән темага халыкара конференция булып үтте. Аны Татарстан һәм Россия мәгариф министрлыклары ЮНЕСКО белән берлектә үткәрде Конференция эшендә АКШ, Финляндия, Төркия, Румыния, Австрия, Украина, Казаг ыстан, Беларусь, Молдова һ. б. илләрнен күренекле вәкилләре бүгенге шартларда милли мәгарифне үстерү проблемалары буенча фикер алыштылар. МӘСКӘҮДӘ - ТАТАРЧА ГАЗЕТА Мәскәү дәүләт университетынын журналистика факультетында «Яна сүз» дигән газета чыга башлады. Аның баш мөхәррире Татарстанның Азнакай районы кызы Надия Грона. Газетаның редколлегиясенә Мәскәүдә яшәүче аеруча күренекле милләттәшләребез кертелгән «Яна сүзинең беренче-икенче саннарында татар халкының мәшһүр уллары Гаяз Исхакый һәм Муса Җәлилгә багышланган махсус сәхифәләр урын алган, татар дөньясыннан төрле кызыклы хәбәрләр урнаштырылган, шәригать кануннары бирелгән. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ ТӨРКИЯ ЯЗУЧЫЛАРЫ КОРЫЛТАЕНДА Соңгы елларда төрки халыклар арасында рухи өлкәдә үзара элемтәләр һәм хезмәттәшлеккә омтылыш аеруча нык сизелә. Март башында Анкарада Төркия изучила рының 9 нчы корылтаенда бу аеруча ачык күренде Бирегә бу илнең барлык төбәкләреннән генә түгел, бәлки байтак башка төрки җөмһүриятләрдән дә каләм әһелләре җыелган иде Аның эшендә Казагыстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Кыргызстан, элекке Югославиянең Македония, Косово республикаларыннан һәм башка илләрдән делегацияләр катнашты Төркия башкаласына Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ринат Мөхәммәдиев һәм тәнкыйтьче Фоат Галимуллин чакырылган иде Безнең делегациянең чыгышы әдәби форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты, анда татар сүз сәнгатенең бүгенге торышына тирән анализ ясалды 3 мартта Торкиянен Конья шәһәрендә төрки җөмһүриятләр язучылар оешмалары нын конференциясе булды, кардәш халык ларның әдәбиятларын үстерүне тәэмин итү, аларның үзара хезмәттәшлеген җайга салу юллары билгеләнде ОСТ АХ АН ӘЛ ӘРДӘ И. Юзсев җитәкләгән «Шигърият осгаханәсс» үз эшчәнлеген көннән-кон ныграк җәелдерә Остаханә утырышларын хәзер төрле аудиторияләрдә үткәрү матур бер гадәткә әверелде Мәсәлән, Казанның М Горький исемендәге музеенда атаклы милләттәшебез Бакый Урманченың тууына 99 ел тулуга багышлап үткәрелгән кичәдә (биредә рәссамсынчынын «.Хатын кыз портретла ры» дигән күргәзмәсе дә оештырылган иде) И Юзеев, I’ Га таш, А Минһаҗева һәм остаханәгә йөрүче яшь авторларның мәхәббәт турындагы шигырьләре яңгырады Кичәдә Татарстан Дәүләт Советының комиссия рәисе шагыйрь Р Миңнуллин һәм ТР Мәдәният министры урынбасары М. Низа- миев та катнашты һәм чыгыш ясады. «Шигърият осталанәсехнен чираттагы бер утырышы Казан дәүләт педагогия университетының яшь иҗатчы тары Чулпан Зариф, Гүзәл Галиева, Гөлүсә Закирова, Рәмзия Сабиржанова шигырьләрен тикшерүгә багышланды. Уңышлы дип табылган әсәрләр «Ватаным Татарстан» газетасына тәкъдим ителде. «Балалар әдәбияты остаханәсе» (җитәкчесе Татарстанның халык шагыйре III Галиев), «Шигърият остаханәсе» белән берлектә, танылган фольклорчы-галим һәм шагыйрь Рәшит Ягъфәров иҗаты турында зур сөйләшү үткәрде Фикер алышуларда Ш. Галиев, И Юзеев. Р Миңнуллин, М. Файзуллина, Р. Рахмани, Г Гыйльма- нов, Л. Гыймадиева, Р Зәйду.лла, Р. Мул- ланурова, Л. Лерон һ. 6. катнаштылар Р Ягъфәров иҗатына уңай бәя бирелеп, ул бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫ Әлмәт хакимияте олуг талант иясе күренекле прозаик. Бөек Ватан сугышы ветераны Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия булдырды. Ул һәр елны, шушы төбәктә яшәп, замандашларыбызның матур образларын иҗат иткән язучыларга, рәссамнарга, композиторларга, күренекле әдәбият-сәигать әһелләренә биреләчәк. 1995 ел йомгаклары буенча Р Төхфәтуллин исемендәге премиягә шагыйрь Нур Әхмәдиев, публицистик язмалары өчен Әлмәт шәһәре прокуроры Флер Баһаветдинов, музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә композитор Разим Валиуллин (Лениногорск) һәм артистка Дилбәр Әбүнәгыймова (Әлмәт га тар дәүләт драма т.*атры) лаек булды РАВИЛ ФӘХРЕТДИНОВКА ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ПРЕМИЯСЕ Моннан өч ел хзек Бөгелмә җәмәгатьчелеге «Мәгърифәтче» премиясе булдырган иде Беренче елны ул районның танылган мөгаллимнәре телебезнең гаярь сакчылары Дания Со.ттанова белән Рәүф Ибра1ш- мовка бирелде Былтыр әлеге премия күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә тапшырылды Быел исә әлеге бүләккә Г Ибраһи- мов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтыннан күренекле тарнхчы-археолог галимебез. Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәхрстдинов .лаек дип табылды Аиа 2 миллион сумлык премияне мәшһүр мәгърифәтче Һади Аттасмның улы—танылган нефтьче Угыз Атласи һәм күренекле журналист-публицист Дамир Асылов тапшырды. ЮБИЛЕЙЛАР, ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ 12 мартта «Казан» милли-мәдәни үзәгендә, «Алтынчәч», «Качкын», «Түләк», «Илдар» операларының, «Сабантуй» симфониясенең һ. б. бик күп музыкаль әсәрләрнең авторы, танылган татар композиторы Н. Җиһановның тууына 85 ел тулу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә булды. Анда композиторның әсәрләрен Р. Ибраһимов, X. Бигичев, В Ганиева, М. Сираҗетдинов, Л. Маслова кебек җырчылар һәм музыкантлар башкарды. Фронтовик-язучы, дистәләгән китаплар авторы Геннадий Паушкиннын тууына 75 ел тулу уңаеннан, Татарстан азучыларының Г. Тукай исемендәге клубында әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Анда әдипне Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев, каләмдәшләре Р. Ку- туй, М. Зарецкий, Н. Орешина, Д. Вәлиев котладылар Шагыйрьләр О. Лсаадная, Р Кожевникова, Л. Газизова, Н. Ахунова яңа шигырьләрен укыдылар. 12 мартта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм Мөслим районы хакимияте Мөслимдәге мәдәният йортында танылган әдип һәм драматург Фоат Садриевның тууына—55, иҗат зшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үткәрделәр. Әлмәт төбәге язучылары җитәкчесе Р. Вәлиуллин, Мөслим районы хакимияте башлыгы Р. Шәрипов, Түбән Камадагы якташлар җәмгыятеннән Ф Абдуллин һ. 6. юбиляр адресына котлау сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Юбилей кичәсендә Ф Садриевның «Безнең авыл кызлары» пьесасы буенча Әлмәт драма театры коллективы куйган спектакле күрсәтелде. 28 мартта Казандагы Театр әһелләре йортында танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Әхмәтҗановның иҗат кичәсе булып үтте. Анда шагыйрьне якташлары, каләмдәшләре Р Мөхәммәдиев, Р. Файзуллин, танылган сәнгать осталары У Әлмиев, Ф Сөләйманова, Р Сәхәбиев, Г. Ильясов, В. Гыйззәтуллина, Р Миндияр, А. Арсланов, Р Шәрәфи, X. Җәләлов һ. 6. кайнар котладылар, яна иҗади уңышлар теләделәр. СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА ТЕАТРЛАР БӘЙРӘМЕ 20—27 март көннәрендә Казанда К. Тинчурин исемендәге IV республика театр фестивале узды Башкалабыз театрларында барлыгы 12 профессиональ коллективның һәм Уфадан «Нур» татар дәүләт театрының яна спектакльләре күрсәтелде. Фестиваль 27 мартта, Халыкара театр көнендә Актерлар йортында бүләкләү тантанасы белән тәмамланды Бүләкләнүчеләр арасында язучы Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») әсәрен сәхнәләштергән Яшьләр театры коллективы (директоры һәм режиссеры—Фәрит Хәбибуллин) да бар МУЗЫКА ФЕСТИВАЛЕ 22—27 март көннәрендә Казан, Чаллы шәһәрләрендә «Аурупа — Азия» дигән II халыкара музыка фестивале булып үтте. Аны Татарстан композиторлар берлеге оештырган иде Бирегә музыка әһелләре дөньяның төрле илләреннән килде. «ТАҢБАТЫР» КИНО БАЗАРЫНДА 16 мартта Мәскәүдә Россия һәм чит ил кинокомпанияләре катнашында чираттагы кино-базар ачылды Татарстан Республикасы киносы бирегә үзенең беренче иҗат җимешен — татар халык әкиятләре мотивлары нигезендә эшләнгән «Таңбатыр» мультфильмын тәкъдим итте Фильмның режиссеры— Г Сәйфетдинов, рәссамы — И Маханова. Көйләрне исә композитор А. Монасыйпов язган КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Президенты Указы нигезендә, музыка сәнгате өлкәсендәге у ңышлары өчен, Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисткасы музыка уен коралларында уйнаучы Лариса Владимировна Масловага «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде