Логотип Казан Утлары
Шигърият

Галәм очкыны

Малай чакта бик үсәсе килә — Көннәр кыска, еллар озыннар. Миннән алда үсеп ат булдылар Миннән соңрак туган колыннар. Малайлыктан чыгып бетмәс борын Эзли идем гормыш тоткасын... Хәзер инде вакыт, әй, ашыга — Чабуыннан килә тотасым. Тотып булмый—ул йөгерә башлый, Ә аннары сизәм очканын. .. .Соңгы мизгелемдә күреп калам Мин үземне—Галәм очкынын! Ачы матурлык Көзнең дә үз бизәкләре: Кып-кызыл миләш, балан. Тәгәш-тәлгәш «утлар» белән Гөлт итеп тора алан. Көзнең сары сагышыннан Алар күңелне саклар,— Сөеп-сөелгән язлардан, Әйтерсең, сәлам-хатлар. 1 Рифат ҖАМАЛ (Корбанов) — 1951 елда Арча районының Мирҗәм авылын- Оа туган Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры. Шигырьләре кондәлек матбугатта басылып килә Рифат Җамал Ерактан чакыра алар: «Алчы,—дигәндәй,— алчы!» Тик көзнең бу матурлыгы — Татып карасаң, ачы! Кемдер сөйли, кемдер хурлый: «Ул—Алласыз!» Дөрес түгел! Табынганым — Бер Алма-кыз Мин инанам. Тик укымыйм Намаз гына. Бөтен җанны биләп алган Гел наз гына — Иреннәрем тибрәнү дә «Г өлназ!»—була... Сүнгән йолдыз... Синең белән минем ара якын. Тик күңелең миннән еракта. Ул күңелгә барып җитеп булмас, Бу дөньяны урап-урап та. «Сөю» дигән хисне минем яшьтә Ходай бирми һәрбер адәмгә Газабын да, бәхетен дә бирмим Башкаларга аны әрәмгә. Йөрәк тынды, тынычланды күңел. Төшләремә инде кермисең.. Синең күктә ялгыз йолдыз сүнде, Ә син шуны һаман күрмисең! Көздә күрдем сине, тирә-ягым Чәчәкләргә кинәт күмелде! Бар дөньяга яз килгәндәй булды Син биләдең минем күңелне Кышларны мин синең белән уздым, Тоймадым да карлар яуганын Син янымда чакта сизми идем Җанга бозлы таулар ауганын Язлар килде... Синең күңел генә Көзләр сыман салкын, битараф Җаным өши минем шул суыктан, Алда—нинди фасыл, ни тараф?! Дүртьюллыклар И Ходаем, мәрхәмәтең белән Мәхрүм итмә мине бәхеттән, Гөнаһларым күп булса да, кума Шул «МӘХӘББӘТ» дигән тәхеттән! Сөямен, көямен, янамын, Ыргылам, егылам, каламын... Көләсең, китәсең, сөймисең... Минеке буласың— сизмисең! Күктә оча акчарлаклар, Суда йөзә ак чабаклар... Сезләр — гөлдә, безләр — утта, Сүндерергә юк болыт та! Бер рәсемне ерттым урталай; Ул сурәттә — Кояш белән Ай... Яши алмый алар гел бергә — Көн белән Төн аерым гомергә! Елый белмим. «Ела, җиңеләер!» — Диеп киңәш итә кайсылары. Бәлкем, шигырьләрем — йөрәгемнән Тамган кайнар яшем тамчылары?! ('Бәхетнең тәхете юк. имеш» Равил Файзуллин Бәхетлеләр шалашта да Тоя үзен тәхеттә Бәхетсезләр тәхеттә дә Тоя үзен ләхеттә. «Энем!»—диеп дәшкәннәргә Үпкәли идем элек. «Абый!»—дигәч, сискәндем мин — Картайганымны белеп. «Яшь мәхәббәт келәт вата!»— диләр. Карт мәхәббәт вата пулатны. Ә мин кем соң? Яшьме, әллә картмы — Мәхәббәтем нинди, ничаклы?! Карлар эри. Синең эзләр анда Карлар белән бергә югала... Җанда кала сиңа булган хисләр. Тик аларын, Тәңрем... юк, алма!