БУ ХАЛЫКТА — ТАУЛАР ГОРУРЛЫГЫ
Соңгы елларда Чсченстан (Ичкерия) дигән сүзләр телдән төшми. Моның сәбәбе барыбызга да мәгълүм: чечен халкы, гайрәт алып, инде ничә гасырлар барган азатлык көрәшенең яңа дулкынын кузгатты. Әмма империя бирешергә теләми: ут һәм кылыч белән горур халыкны тез чүктерергә, буйсындырырг а, хәтта юк итәргә тели. Без, татарлар, мондый шовинистик сәясәт белән килешә алмыйбыз, әлбәттә. Шагыйрь-әдипләр дә ил-халык белән, бердәм рәвештә, чечен халыкларына яклау белдерәбез. Журналыбызда чечен поэзиясеннән шигъри үрнәкләр бирү безнең яктан теләктәшлек, дуслык билгесе булсын. Төрле елларда, төрле авторлар тарафыннан язылган шигырьләр булса да, аларда бүгенге көннәрнең кайнар сулышы сизелеп тора.
Мөхәммәт Мамакаев Без — таулар кешесе Безнең дә бит яшәп яткан чаклар. Без кешеләр -сөю, нәфрәт гөле. Гамь утында дөрләп янсак кына, Хыялларга тугры калсак кына Юлдаш булыр безгә бәхет көне Буын арты буын алмашына, Исәннәрдә тибә тере йөрәк Бәя биреп эше зурлыгына. Ак-карага бүлеп тормый гына Үлгәннәрне искә алу кирәк. Хактан булсын кылган гамәлебез. Көрәш хисе дәвам итә канда. Нәсел җебен өзми саклар өчен, Газиз Ватаныңны яклар өчен Үлемсезлек яши безнең җанда. Соңгы елларда Чсченстан (Ичкерия) дигән сүзләр телдән төшми. Моның сәбәбе барыбызга да мәгълүм: чечен халкы, гайрәт алып, инде ничә гасырлар барган азатлык көрәшенең яңа дулкынын кузгатты. Әмма империя бирешергә теләми: ут һәм кылыч белән горур халыкны тез чүктерергә, буйсындырырг а, хәтта юк итәргә тели. Без, татарлар, мондый шовинистик сәясәт белән килешә алмыйбыз, әлбәттә. Шагыйрь-әдипләр дә ил-халык белән, бердәм рәвештә, чечен халыкларына яклау белдерәбез. Журналыбызда чечен поэзиясеннән шигъри үрнәкләр бирү безнең яктан теләктәшлек, дуслык билгесе булсын. Төрле елларда, төрле авторлар тарафыннан язылган шигырьләр булса да, аларда бүгенге көннәрнең кайнар сулышы сизелеп тора. Рәисә Әхмәтова Эчем поша, йөрәк яна бүген, Бу болытлар гүя—таш дивар. Шушы ташлар этә-төртә мине Үткәннәргә илтеп ташлыйлар. Сагышларны көннәр белән түгел, Күз яшьләрем белән санадым. Җилкәм белән этеп таш диварны, Килер көнгә төбәп карадым. Кояшлы юл алда төсмерләнә, Күз яшьләре кибә берзаман. Чык бөртеге тулган таңнарымны Көтә-көтә яшим мин һаман. Сентябрьдә гөлләр саргаядыр, Яфрак шавы күмә урманны... Көз! Сентябрьдә — җил-яңгырлар туе, Ак Кояшның сүрән нурлары.— Көз! Кайчак җәйнең уртасында нигә Йөрәгеңә кереп тула ул,— Көз?! Алла Дудаева Синең җанда күпме хәзинәләр Посып ята!.. Әгәр шул арны Мин белмичә китеп барам икән — Кем кичерер ялгышуларны? Юллар озын, гомер генә кыска, Кем соң әйтер синең сүзләрең: «Ай-кояшлы шушы дөньялыкта Мин калдырам гомер эзләрем...» 1988 ел Еллар арты еллар дәвам итте, Көннәр арты көннәр йөгерде, һаман да шул таныш соры йөзләр, Берни аңлатмаган соры сүзләр Тырнап тора иде күңелне. Кинәт кенә бер яңарыш булды! Очты-китте кайбер маскалар. Ялгышмаска вәгъдә бирә-бирә. Яңа юлбашчылар Яңа юлга аяк бастылар. Менә без дә ерак юлга чыктык: Пар яфрактай очып, җилкенеп. Күләгәләр, кояш арасыннан Узып китмәбезме җил кебек? Әй, Россия! Шушы яңарышың Бу юлы да чыкса ялганга,— Елыйелый мин үкенер идем Шулай сине сайлап алганга! Россиягә Югарыдан фәрман төшергәннәр, Җайлашканнар көнгә, вакытка. Патшаларның гаҗәбенә каршы, Миллионнар ята табутта. Чокырларга шыплап тутырылган һәм түшәлгән алар канауга. Бу урманнар, күлләр тиешмени Кеше каны белән янарга? Этне генә комлы туфрак белән Ашык-пошык шулай күмгәннәр Судсыз-нисез, бары приказ белән Кеше гомерен озә түрәләр. Күпләр әле, күпләр бер гөнаһсыз Изге бәндә булып кылана. Җиргә ятып җилләр елаганны Сөйләп бирер идем мин аңа! Ничек итеп канлы күз яшьләрен, Яраларны йолып калырга Егерменче гасырда да инде Җинаятьчел юлдан барырга? Мин дә, син дә — һәркем гаепледер, Әмерләрне сүзсез тыңлагач. Ничек инде тыныч яшәү кирәк — Күңелеңдә өмет булмагач... Аҗаган уйный күңелдә Үткәннәр төсе булып. Яшьлегем, төнге кош сыман, Төште күктән убылып. Йокламыйм: әнә, ал дивар — Таң калкына каршымда. Исемеңне язам дисәң, Сәхифәләр бар шунда... Рашат НИЗАМИЕВ тәрҗемәләре Хаси Зибукаев Бөркетен булып калам Бабам нигезе—Кавказ тауларым, Бөркетләрең сине данлады. Омтылганга һәрчак иреккә, Очты алар биекбиеккә. Кара болыт—дошман яулары, Ятлар сине били алмады, Урыс-патша үзе алданды— Бөркетләрең җимне алмады, Бабамнарның рухын санлады. Теләделәр тоткын итәргә, Динебезне мыскыл итәргә. Сулар һавам тыгыз кысылды, Тауларыма кереп сыенды... Куердылар тагын болытлар, Сынатмагыз, бөркет егетләр! Тау йөрәген чукый Каракош, Туган тауны саклап калаек. Шул Каракош теге заманны Бүлдергән бит бабам намазын, Мәҗбүр иткән чит-ят җирләрдә Мәхрүмлекләр яшен түгәргә... Туган нигез — Кавказ тауларым, Бөркетләр күк, исәнсау даның! Синең улың булу—горурлык, Бер бөркетең булып каламын. Көтмә минем һәлак булганны... Очраттым мин сине, гүзәлем, Кулларында иде гөлләрең. Узып киттең, никтер күрмәдең, Гөлләреңне миңа бирмәдең... Сугышларда каткан күңеле Аңлый алмас гөлне, дидеңме? Аһ, фәрештәм, ач та күзеңне, Күреп бакчы шагыйрь күңелен. Мин көл түгел, гөлләр яратам, Дуслык кулы эзләп җан атам! Ярату ул — ихлас хис, беләм, Яулап булмый аны көч белән... Санламыйча, күрми үтмәсәң, Тиңең күрсәң, колың итмәсәң, Күңелемне сиңа ачармын, Хәзинәмне уртак ясармын... Аңламаска теләп хисемне, Янып бетсен җаны, дисеңме?! Шул вакытта гөлләр куярмын Каберенә аның, дисеңме? Ул вакытта ачылыр күзләрең, Тик соң булыр инде, гүзәлем. Көтмә Сөю һәлак булганны,— Бүген кирәк миңа гөлләрең... Шамил МАННАП тарҗемәләре