Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ИКЕ ГАСЫРНЫ ТОТАШТЫРА

(ГОСМАН БАКИРНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ) улды заман, башка әдәбиятларда балаларны аталарын саткан Павлик Морозовлар рухында тәрбияләүне алга сөргән әдәби әсәрләр мәйданга чыга башлады Кешелекнең киләчәген имансыз, кансыз, дәһри итеп күрергә ниязләгән Иблис кануннарының өстенлек алу куркынычы туды Дәр- демәндчә әйтсәк, « канат какты мәләкләр, шашып, ан-таң булып шайтан төкерде! » Әмма, шокер, ислам дине йогынтысында, мәдрәсә белеме алып үскән татар язучыларынын күпчелеге әлеге шаукымга бөтенләй үк бирелмәделәр, балаларыбызны үз әсәрләрендә рәхим-шәфкатьле, иманлы, намуслы һәм башка кешелекле асыл сыйфатларга ия булган адәмнәр итеп тәрбияләү юнәлешен югалтмадылар Татар балалар әдәбияты өлкәсендә озак еллар тырышып иҗат иткән яэучыларыбыздаи Госман Бакир әнә шундый иманлы язучыларыбызнын берсе иде Тәржемәи хәленә күз салсак, без анын нинди тамырлардан сут алып үскәнлеген ачык күрербез. Госман Фәтхулла улы Бакиров татар әдәбиятына күренекле әдипләрне күпләп бир1ән Арча ягыннан. Тукай үсеп чыккан бәрәкәтле туфрактан (Ул Югары Курса авылында 1896 елның 12 мартында укымышлы гаиләдә дөньяга килә). Заманында татар мәгърифәтчесе Габделнасыйр Курсавн салдырган мәдрәсәдә белем ала. Уналты яшеннән үзе күрше авылларда мөгаллимлек итә башлый Госман Бакировка солдат шулпасын да күп татырга туры килә Унтугыз яшеннән патша армиясенә алып, аны турыдан-туры сугыш кырына төртеп кертәләр Австрия Венгрия гаскәрләренә каршы сугышта катнашу, Тернополь шәһәрен азат итешү, шунда чолганышта калып. 1916 елдан 1918 елгача әсирлек ачысын кичерү Илгә әйләнеп кайткач. Госман Бакиров (инде Октябрь инкыйлабыннан соңгы гаять катлаулы шартларда) яңадан балалар тәрбияләү, аларга белем бирү тшен дәвам итә Яңа шартларда белемен арттыру нияте белән, ул 1923 елда Казанга килә, Тукай исемеңдәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша Шулай итеп, матди тормышын жайга сала һәм Җир төзү техникумының кичке бүлегенә укырга керә Шул елларда Госман Бакиров әдәби ижат эше белән житдн шөгыльләнә башлый балалар өчен «Яшь ленинчы» гәзитен чьи аруны оештыруда актив катнаша, шунда үзенең беренче әсәрләрен, очерк һәм язмаларын бастыра Белемен күтәрүне дәвам итеп, ул Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый 1927—29 елларда Госман Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, аннары 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының жаваплы сәркатибе Бу елларда ул аеруча актив ижат итә Аның «Беренче җиңү» (1928). «Яшәсен яшьләр» (1934). «Безнең рапорт» (1936). «Сафа балалары» дигән сәхнә әсәрләре. «Урак өсте» (1930) атамалы хикәяләр китабы, мәктәп һәм тәрбия мәсьләләрснә багышланган күпләгән очерк вә мәкаләләре әнә шул елларда языла Күрүебезчә. Госман Бакиров, балалар язучысы буларак, яшь буынны киләчәккә әзерләү кебек игелекле эшне эзлекле вә нәтижәлс алып бара, үзенең яшәү максатына әверелдерә 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан сои. аңа әлеге юнәлештә эшләү өчен тагын да киңрәк мәйдан ачыла Ул Татарстан дәүләт китап нәшриятының дәреслекләр чыгару секторында мөхәррир вазыйфасын башкара башлый Әмма немец-фашнетлары башлаган сугыш, башка татар язучылары белән бергә. Госман Бакировны да кабат утлы өермә эченә илтеп ташлый Башта ул орудие командиры, аннары «Ватан Б намусы өчен» исемле фронт гәзитенен хәрби х.гбәрчесс Шушы гәзиттә бергә эшләгән фронтовик шагыйрь Мөхәммәт ага~ Садри үзенең сугышчан дусты гурында бик җылы итеп искә ала. «Госман абыйны без гәзит эшенә үзебез чакырып алдык. Ул, Беренче империалистик сугышта катнашкан тәҗрибәле солдат буларак, элек сугышып узган юлларыннан кабат безнең белән дә үтте. Ул куркусыз һәм, бер үк вакытта, искиткеч кешелекле, гади җанлы иде Бер кулында - автомат, икенче кулында каләм булды. Дошманга каршы ут белән дә. ялкынлы сүзе белән дә сугышты. Биш телдә (урыс, украин, татар, үзбәк, казакъ телләрендә) чыга торган «Ватан намусы өчен» 1әзитен туктаусыз материаллар белән тәэмин итеп торды. «Кызыл йолдыз». Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнарын аңа минем алда шул елларда тапшырдылар. Без Көнбатыш Украинадагы Тернополь шәһәрен (Госман абый икенче тапкыр). Праганы бергә азат итештек, фронт юлларын Берлингача бергәләшеп уздык ..»— ди Мөхәммәт ага Садри Сугыштан соң, Госман Бакиров яңадан Татарстан китап нәшриятында. Дәреслекләр редакциясе мөдире буларак. 1956 елга чаклы эшли. Берочтан. жиң сызганып, иҗат итә Бу елларда аның иҗаты тематик яктан да байый, камилләшә «Партизан малай» (1952). «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963). «Углы тегермән» (1956) повестьлары, күпләгән хикәяләре әнә шуның мисалы Госман ага Бакиров революциягә кадәрге татар зыялылары буынын безнең буын белән тоташтырган асыл затларның берсе иде Аның «Татарстан яшьләре» гәзите редакциясенә салмак кына атлап килеп керүләре, матур гына елмаеп, киңәш-уңаш бирүләре, үзенең Тернополь шәһәрен ике тапкыр алуы, соңыннан үзен өченче тапкыр анда чакырып, кунак итүләре турында сөйләгәннәре әле дә хәтеремдә. Ә ул калдырган әдәби вә педагогик мирас - татар балаларын .милли рухта тәрбияләүдә әле дә кадерле хәзинә.