Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘМДӘЛЛӘРДӘ ГЕНӘ УТЛАР ЯНА...

 нк-бноло! иде, әмма ул кызыксынмаган, ул белмәгән өлкә булмагандыр, мөгаен. Үзе яшәгән төбәктә әле дә са!ынып. яратып искә төшерәләр аны. тикмәгә генә мактаулы исемнәр, әллә никадәрле дәүләт бүләкләре алма! андыр. Тормышынын һәр мизгеленнән тәм табып яши белә иде ул. әни белән дә әкняггәгедәй матур ■ омер кичерделәр. Әлег е көндәлек дәфтәрләре әтиебезнең дөньяны танып-белә башлаганнан алып вафа I ына кадәр тормышын эченә алган. Илебезнең сигез дистә елга якын тарихының ча! ылышы да анда, шул вакыйгаларның эчендә кайна! ан авыл зыялысының алар: а мөнәсәбәте дә. Бүгенге укучы өчен ул чор кешеләренең фикерләве, тормышка карашы сәеррәк булып тоелырга да мөмкин. Әмма шул инану, якты киләчәккә ихластан ышану яшәткән биз аларны. Әтием көндәлегеннән бер өзекне мин укучылар шътибарына тәкъдим изәргә булдым. Кемнәрнеңдер анда үз язмышын яисә якыннарының тормышын тоемлавында шигем юк. Ләлә Сабнрова-Гыймадиева, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әтиебезнең гомере тормышка зур планнар белән янып яшәгәндә кинәт озелде... Коточкыч авыр хәсрәг безне тетрәндерде, зиһенебезне томалады. Безнен өчен дә яшәү тукталыр, тиешле эзеннән чыгып, тормышыбыз буталыр төсле тоелды. Шундый авыр көннәр кичергәндә, матбутатга басылган һәм кулъязма формасында сакланган күп ■әрле хезмәтләре арасыннан анын көндәлек дәфтәрләренә тап булдык. Унбнш калын дәфтәр. Безнен өчен үтә газиз бу язмаларны әтннен васыяте итеп кабул иттек. Ул көндәлекләрне хәзер аны сагынган саен алып укыйбыз. Үзебез исән чакча айлап бетермәгән нәрсәләрне ачыклыйбыз. Күбесеннән гыйбрәт алабыз. Я.пышларын кабатламаска кирәген искәрәбез. Әтиебез Нәгыйм Сабир улы Сабиров элеккеге Дөбъяз районының Мәмдәл авылында туып үскән. Унөч яшеннән авыл укытучысы булып эшли башла! ан. гомеренең соңгы көннәренә кадәр педагогик эшчәнле- геннән аерылмады. Бе.печлеге буенча хим
 

1914 ел. Җир йөзен, өлгереп җиткән иген басуларын кояш кызуы көйдерә, кешеләрне хәсрәт уты яндыра. Тормыш чыгырыннан чыкты, күңелләрне өметсезлек. караңгылык каплады Ул көнне без дә гаиләбез белән уракта идек, сугыш башлану хәбәрен шунда ишеттек Әтиемә, беренче чираттагы запас солдат булганлыктан, шул көнне үк чыгып китәргә кирәк иде. Елаш, аһ-зар! Өлкәннәр улларын, бала-чага атасын, абзасын озата. Муллалар да, куштан мәчет картлары да килгән. алар сугышка китүчеләрне үзләренчә юаталар, үгетлиләр газиз ватаныбызны, падишаһ әгъзам хәзрәтләрен сакларга барасыз, диләр. Мин ул чакта сугышны нәрсә дип тә күз алдына китерә алмый идем Кем белән кем сугыша? Кул белән суккалашалармы'* Таяклар белән үк сибешәләрме? Нинди кеше икән ул Герман? Кыска булса, безнен әти озын аяклары белән тибеп кенә очырачак аны! Халыкның аһ-зары бәләкәй йөрәгемдә мәңге онытылмаслык булып уелып калган Ул хәтеремә әтиемнән аерылып калу белән беркетелгән. Ятим калуымның тәүге минутлары белән Авылда ирләр аз калды, калганнарынын да эшкә булган дәрте сүнде Көзгә каршы явымнар башланып китте, бик яхшы уңган игеннең куп өлеше яңгыр астында череп, харап булып бетте. Ил өстендәге хәсрәт сөреме көз караңгылыгы белән кушылып, киләчәкне өметсезләндерә, йөрәкләргә авыр шом сала иде Суык кил.), яңгыр ява, жил исә. менә инде кар да оча. Сут ыш бара Шул рәвешчә, ундүртенче елгы сугыш әнине өч бала белән тол калдырды, безне (миңа өлкән балага алты яшь) үксез итте. Кышны үз йортыбызда үткәрергә булсак та. язмыш үзенекен иг те. 1915 елга кергәндә әни икенче энем Гыйльмеханны тудырды Үзе тиф белән авырый башлады. Дәү әти йортына күчеп төшәргә мәҗбүр булдык Әнинең Шәяхмәт абыйсы гаиләсе белән дәү әти ишегалдындагы йортта яши иде Мин Нургаяз энем белән шуларда торырга тиеш булдым. Әни дәү әтинең ак өендә авырып ята. яшь бала — Гыйльмехан әни янында. Ул аны үзе карый алмый, башкалар баланы кагалар, тизрәк үлүен телиләр Ул чакта ләү әти сәүдәгәрлек итә иде. авылда аның «двор өе» һәм урга өенә терәтеп салынган кибете бар иде Тормышлары мулдан булса да. безгә оныкларына ачык чырай күрсәтмәде Өстәвенә Шәяхмәт абыйларның шау-шулы тормышларының тәртибен белми идек Тамак тәмугка кертә, диләр. Без дә Нургаяз энем белән хәтәр эшкә күнегеп киттек урта өй аркылы дәү әни янына барабыз. Беребез шунда качып кала, икенчебез, ак өйгә кереп, дәү әнидән саг у өчен әһәмияте беткән клиндер ватыклары сорый. Ул кибеткә кереп чыга да. озатып, урта ой ишеген эчтән бик гәп куя. үзе ак өйгә кереп китә Шунда урта өйдә качып калганыбыз, кибеткә кереп, хәлвә, йөзем җимеше, прәннек ише нәрсәләр төйнәп чыга Уналтынчы елнын көзендә сабак укый башладым иске киез катаны сөйрәп. Нурмөхәммәт мулла өенә йөрим Киез итегем кипми, мич башына кунсам да. Шәяхмәт абыйның кызлары аннан алып ырг ы га тар Юеш итекләр суыкка чыккач шыкырдап ката, таеп китәм до. лапылдап барып төшәм Аякларым туңа, сызлый Нургаязның исә аягына бөтенләй юк. урам чыраен күрми утыра, мескенем Озакламый дәү әти безне дә башка чыгарды без яши торган өен икенче урамга күчереп салдырды Абзар сыман нәрсә дә ясат гы Капка-койма булмаса да, үз йортыбыз бар дип әйтерлек хәзер Атыбыз юклыктан, авыл хуҗалыгы эшләрен дәү әти белән берг ә алып барырг а мәҗбүр идек ?\шарыбызга да дәү әти нормалап паеклап кына биреп тора Әмма анын безнең кулга керү юлы бик катлаулы. Чөнки без хәзер паразит дип исәпләнәбез Атларыбызга бетеп, сорап барырга туры килсә: Әле бетте дә мени, бирәннәр1 дин кычкыралар Шау-шулы заманнар Дөнья актарыла, Рәсәй Казан кайнагандай кайный Унсигезенче елның август башында Казанга аклар бандасы чехөсловаклар керүе хакында хәбәр килен җитте Кызыл гаскәрнең чигенеп баручы бер кечкенә торкеме безнең Мом долго килеп керде Авылның кансыз, таш йөрәк лс бандитлары шатлыктан шашындылар Кызылларның кайсын талап, кайсын үгереп йөрделәр Ай ярым вакыт үтте микән. Момдәлгә кызыл җәза отряды килде, теге бандитларны тотып. берәм-берәм агып үтерде гөр Шушы канлы вакыйгатарлан сон авы г халкы төрле катламнарга өүлгәләнә башлады Кемнәрдер Совет тарта дошман карашта тора, кемнәрдер кызылларны хуплый, өченче берәүләр (бо тары күпче тек) ун белән су лны аера алмый буталып Интегәләр иде Шушы елның уналтынчы октябрендә Бөтенроссия үзәк Башкарма Комитетының «Берләштерелгән хезмәт мәктәбе» турындагы положение»се игълан ителде. Авылда мәктәп ачылганда кыш җиткән иде инде Аны «эш мәктәбе» дип аңлаттылар Иркенләп укый-яза алганлыгымнан, мөгаллим Габделхәй абый мине икенче сыйныфка язып куйды. Бер атна укыдыммы, юкмы, өченче сыйныфка ук күчерделәр. Фән предметлары арасында безгә көнгә бер сәгать дин дәресе дә бирәләр иде. Шулай булмаса, халык борчылачак иде Караңгы татар авылында туып, үсеп килә торган яшь буын өчен бу мәктәп бер могҗиза булды. Безгә, дин китапларыннан башкасын күрмәгән малайларга, дөнья белеменең исе хәйран керде. Минем иң мавыкканым арифметика булды. Җәгърәфияне аңлыйм. Харита (карта) өстендә яхшы йөрим. Шигырь дигән нәрсә дә бар икән ләбаса. Коръәнне тәжвид белән укыйбыз. Аятьләр ятлыйбыз. 1919 ел Мин — йортыбызның төп хуҗасы. Унбер яшь тулып китте бит инде. Җәен хуҗалыкны үзем алып барам Җир сукаларга чыгу өчен иртүк торып, дәү әтиләргә менеп китәм. Күп очракта әни мине ашатмый гына чыгарып җибәрә Дәү әтиләрдә тамагы үтәр дип өметләнә. Әмма анда да иртәнге чәй миңа бик эләкми, эләккәндә дә табындагы икмәкне җир сукаларлык итеп тешләп булмый. Менә бүген дә йокыдан уяна алмый җәфаланам. Көндез кырда ачлы-туклы эшләп йөреп арыган, талчыккан гәүдәм эреп, камыр кебек таралып ята Арбада утырып барам, имеш, үзем тыныч, ә аягым селкенә. Уяна башлыйм да. тагын саташа-саташа йоклап китәм. Ниһаять, айныдым. Янымда әни басып тора икән, аягымны йомшак кына итеп ул селкетә. Көтү куарга җыенган, мине уятып калдыруы. Матур май иртәсе, кояш күтәрелеп килә, өй эче яп-якты. Минем янымда, сәкедә, аяк-кулларын як-якка ташлап, үтә татлы бер тәм белән энеләрем йоклап яталар Тып-тын. Нургяаз куенына кереп бөгәрләнгән песиебезнең генә тәмләп мырылдавы ишетелә Оекбашларым, чабаталарым кичә кич салып калдырган урыннарында моңаешып мине көтеп утыралар иде. Башымда—әлү кагына охшаган иске кәләпүш, өстемдә — киндер күлмәк, ыштаным тагын да тупасрак киндердән булса да, өстемә ябышып тора Киендем Ишек алдына чыгып, яшел чирәмгә бастым. Җәй дисәң дә, җәй! Иртәнге саф һава бөтен гәүдәне гаҗәеп бер дулкын эчендә калдырып сыйпый. Шул рәхәтлек әллә нинди зур эшләргә ашкындыра, әмма бер усал көч итәгемнән тоткан, җибәрми. Их, таза киенеп, тамагын тук булып, үз ат-туның белән, үз әтиең җитәкчелегендә йөрсәң иде аны! Капкадан чыгып, уңга борылуга, тыкрык башланып китә Шуның буйлап югарыга таба атлыйм, дәү әтиләргә йөз тотам. Баш анкы-миңке. гәүдә авыр, бөтен тәнем үз алдына салынып тора, аякларыма таш такканнар төсле. Иртә белән ашыйсы килми, диләр, кая ул килмәгән, бер бөтен икмәкне кабып кына йотар идем әле. һай. йокы да бик тәмле шул. шунда сукмак буендагы кычыткан төбенә булса да ятып чымырдап китәсе иде, их!.. Дәү әтиләр иртәнге чәйне эчеп бетереп, аш өстәлен җыештырып та куйганнар иде инде. Ашау өйдә дә юк. монда да насыйп булмады. Кичә дә ач карынга ятып йоклаган идем. Дәү әти — ябык чытык йөзле, кәҗә сакаллы, аякларына читек өстенә чабата кигән кечкенә генә гәүдәле карт—гадәтенчә, сукранып, ишек алдында кайнаша иде Минем ялгышларыма исе китмәгән шикелле, җылылык та күрсәтми, «улым» дип дәшкәнен ишеткәнем булмады, исемемне дә сирәк әйтә, анда да «Нәгыймҗан» дип түгел, бозып, «Наемҗан» дип атый. Башта икәү балта кайрадык. Аннары арба төзәттек, күчәр-тәгәрмәчләрне майладык. Без кайнашкан арада күк йөзенә көнбатыштан килеп чыккан төтен сыман болыт җәелә башлады. Дәү әти сизми калды, мин өйгә элдерттем. Явымтөшем булса дип. өскә кием-салым алырга иде исәбем. Ишек эчтән бикле, пәрдәләр төшерелгән, әни. көтүен куып кайткан да, йоклап киткән. Ул чакта елның бу вакытында татар хатын-кызларының әллә ни эшләре юк иде. Урыс авылларында гына ул, хатыннар көтү куганчы ук бакчаларында кайнаша башлыйлар Ә татар хатыны яшелчә үстереп мәшәкатьләнми, көтүен куып кайта да, ак беләгенә башын куеп, кабат йоклап китә. Мари басуларына карасаң да, ирләр арасында тигез санда хатын-кызлар, болында да печән чаба. . Өйалды ишегенең келәсен, бавыннан тартып, акрын гына чикылдаттым Әни уянуын тиз уянды, әмма ишек ачарга сукранып кына чыкты — Әле генә яткан идем, кинәт уяндым, уф, башыма капты.— диде. Мин. сәләмә бишмәтемне тиз генә җилфердәтеп алып чыгып, дәү әтиләргә элдерттем Кичә караңгыга чаклы җәфаланып та, сөреп бетерә алмый калган җиребез бар иде. Туры шунда килдек. Атларны арбадан тугарып алып, сабанга җиктек Калдык җир генә булганга, бу эшебез әллә ни озакка сузылмады Эше бетеп торсын дип. сабанны көчәнә-көчәнә (беребез —карт, беребез — малай) күтәреп, арбага салдык. Атларны тырмага җиктек Мин пар ат белән өч-дүрт кат әйләнгәнче дәү әти карап, күзәтеп торды. Тырмаларга оста идем, бу юлы да сынатмадым, җиренә җиткереп эшләдем Дәү әти эшемне ошатты гына түгел, сокланды да бугай. Дөрес, ул моны беркайчан да сүз белән белдерми, әмма мин аның гадәтен өйрәнеп бетергәнмен инде өйрәтеп бер ни дә дәшмәде Туктагач, арбадагы төенчеккә төртеп күрсәтте: - Менә, ашыйсың килсә, капкаларсын, диде. Килмәгән кая ул! Авызга соңгы мәртәбә ризык кергәнгә нәкъ бер тәүлек була бит инде. Икмәк кыерчыгына ике куллап тотынганда күз алларым тәмам караңгыланган иде. Дәү әти. икс кулын ар гына куйды да. акрын гына атлап, су тегермәненә таба китеп югалды Мин дә, аякларымны һәйбәтләп сузып, ызанга утырдым. Эскәтерне җиргә җәеп салып, икмәк кыерчыгын суыра-суыра чәйнәп ашадым Тамак туймаса да, хәл керде Күз алларым яктырып, күңелләрем күтәрелеп китте. Эшкә тотындым. «Алмагачы» көенә җырлап за җибәрдем Карлыгач кара була, муены ала була. А гадан яшь калган бала бәхетсез бала була Аннары: «Ничава, бәхетсез булмабыз әле!»—дип, җилпенеп тә куйдым. Озакламый вак яш ыр сибәли башлады. Ул арада дәү әти дә күренде, янында башка чыккан улы Шәяхмәт абый да бар иде Акрын гына атлап, сөйләшәсөйләшә киләләр Алма үз агачыннан ерак төшми, диләр Шәяхмәт абын да дөнья куу ягыннан дәү әтигә охшаган. Сәүдә белән, төрлечә алыш-бнреш эше белән кон күрә торган хәлле кеше Мин, атларым янында кайнагпкагг килеш, аларга карап Абый, исәнме, дип кычкырдым. Ул, минем сәламемне алып, елмаеп, озаклап карап горды Мине кызгандымы, эшкә яравыма сокландымы, әтием турында уйландымы, үз кызларының бәхетен минеке белән чагыштырдымы’ Аның карашы мине үртәп, елатырга тырышкан кебек тоелды Юк. еламадым' Яңгыр яхшы ук көчәйде Җилли дә башлады Дәү әти белән абый арба өстснә брезент капладылар Арба астына атлардан калган печәнне түшәделәр дә шунда кереп чумдылар Башларын калкытып, мин эшләгәнне күзәтеп яталар Тәки тырмалап бетердем. Кайтканда мин бөгенләй су эчендә идем Ару_. ачыгу, туңу тәмам үзәккә төште Ничек кайтып җиткәнмендер, бөтен тәнем уттай кызып сәке өстендә ятканда, күз яше аралаш тирән уйларга өметсезлекнең төпсез чоңгылына чумып, бу газаплы тормыштан котылу юлларын эзләдем Әмма таба алмадым' Китеп кая барыйм? Өстәвенә, әнине, энеләремне калдырып, ничек чыгып качыйм? Ул чагында минем урынымны Нургаяз алачак, ул гагын да баларак бит әле. Ул да шулай яшенә тыгылып «Абый ташлап качты шул», диячәк. Мин г аилә өчен җаваплы кеше, шулай булг ач. һәммәсенә зүзәрг ә кирәк иде Саташулы уйлар гөшемә ялганып кипе. Әнинең йомшак кына аягымны селкетүенә уянып ки г тем. Көн туган, кабат эш иртәсе башланган икән. ышын мәктәптә укып йөргән булдым. Әмма бу уку мине канәгатьләндерми. программалар артык гади, барысын да укытучы аңлатканчы ук белеп барам Рус телен бөтенләй өйрәтмиләр Уку белән кызыксынуым бик көчле, бигрәк гә математиканың тәмен белеп алдым Гади вакланманы бүлү-тапкырлау бәхете миңа юлдан габызды Берәр сәүдәгәрнең товар төреп сату өчен әзерләнгән кәгазедер инде ул. төшеп калган, күрәсең, урамда җил белән очып йөри Табылдыгым хисап китабының берничә бите булып чыкты Шатлыгым эчемә сыймады К Белемне үз ихтыярым белән эскәкләп чүпләдем. Нәрсәгәдер кирәк булыр дигән уй башыма сеңәрлек дәрәҗәдә түгел идем. Күңел эзләнә, дөньяда тагын нинди гыйлемлекләр бар икәнлеген беләсе килү тынгы бирми. Әмма өйрәтүчем дә, киңәш бирүчем дә юк... Адәм баласы көчле, табигатьне үзгәртә ала, җәмгыятьне дә сүтеп яңадан ясый, әмма дөнья, табигать, диалектика, язмыш ничек тә үзенекен эшли. 1921 елның җәе бөтен өметләрне сүтеп ташлады. Кар сулары һәм язгы ләйсәннәрдән соң, бөтен җәй буена яңгыр таммады. Яшеллек тернәкләнә алмады. күтәрелә башлау белән көйде, корыды. Кырда кереш ашы пешереп, узганбарганнарны салкын су белән коендырып йөрүләрнең дә. төрле ырымнар белән юрауларның да. хәзрәтләр җитәкчелегендә кырда намаз укуларның да файдасы булмады Ачлык килеп басты, хәл кот очарлык иде. Халык алдында, авызын зур ачып, ерткыч тешләрен ыржайтып, тырнакларын батырырга әзерләнеп, рәхимсез әҗәл үзе басып тора иде Шундый заман килде: берәүләр ачтан үлә, икенчеләр урлап карый, тотыла, аны кыйнап үтерәләр; үз авылдашлары, үз милләттәшләре, мөселманнар үтерә. Өченчеләр, халыкның ачлыгыннан файдаланып, баеп калырга тырыша Махсус әзерлекле жуликлар пәйда булды... Шулай да ачлыкның иң яманы икенче җәйгә чыккач — яңа икмәк көткән чагында иде Явым-төшем күп булганлыктан, шобагасына биш пот урынына бер генә пот чәчелгән җирләребездә иген котырып уңды. Арышның өлгереп җиткәнен дә көтеп бетерә алмадык, бер йөк көлтә урып алып, кояшта киптереп суктык. Аны кул арбасына салып, су тегермәненә тартып төштем. Чират зур. халык күп, һәркемдә бер хәл бит Ниһаять, ике пот арышымны онга әйләндерү бәхетенә ирештем. Ул ике пот онны сөяп куйгандай текә таудан тартып менәсе бар иде. Хәлем юк. ачмын. Өстәвенә, йокламыйча чират саклаган бит әле. Арбаны тауга каршы өстерим, ә он капчыклары мине аска тартып төшерә... Ул көнне өй эче барыбер яна арыш икмәге исе белән тулды. Шул рәвешле, бәхетле көнгә үлмичә килеп җиттек. Быел (1922) үз игенебезне дәү әтидән аерым иктек. Көзне ярыйсы гына мул каршыладык. Тамак тук булгач, миндә янә уку дәрте кабынып, дөрләп китте. Әмма кая барасың? Авылда башлангыч мәктәп кенә, анда җитәрлек утырдым инде. Читкә китәргә чама юк. Акча кирәк, акча табарлык үнәрем юк. Кемгәдер ялланып, хезмәт хакы алырлык чамам юк. Шулай да бер нәрсә уйлап таптым: кырда игене җыеп алынган җирләрдән башак җыям. Сатарлык арышым булды. Әни белән киңәшкәннән соң, күрше Яңавылга барып укырга ниятләдем. Анда да башлангыч мәктәп, әмма укытучысы бик галим кеше икән, урысчага да әйбәт өйрәтә, ди. Миңа нәкъ менә шунысы кирәк тә. Уку тиз башланмады, көзне үз ирегемдә үткәрдем. Каралтыга терәп төз лапас ясадым, чабата тукыдым, уйнадым, таба алганда, китап укыдым Төнлә уянып, йоклый алмыйча, төрле уйларга чумып яткан чакларым күп булды. «Педагогик эшчәнлегем»не башлап җибәрдем: энеләремне укытам. Дин дәресләре бирәм, ана телендә укырга-язарга өйрәтәм. Әмма алар минем өчен дип кенә укыйлар, уенга чыгып таярга гына торалар. Яңавылга да уку беткәнче йөри алмадым. Әни алып кайтып китте. — Үлсәк, бергә үләрбез,—диде. Коточкыч хәбәр таралган: күктән иксез-чиксез зурлыкта койрыклы йолдыз төшеп килә, ди. Бөтен дөнья берьюлы һәлак булачак икән. Әни ышангач, мин дә аның дөреслегенә шикләнмәдем Шунысына гына акылым җитмәде, аерым үлсәң ни дә, бергә үлсәң ни? Хикмәти хода, ул койрыклы йолдыз төшмәде тагын, һәлакәт булмыйча калды. (Бу хәбәр соңга калып таралган булса кирәк Егерме икенче елда комета күреш ән бит. Беркатлы халык аның турындагы хәбәрне шул комета узып киткәч тә, таратуын дәвам иткән булса кирәк) 1923 елның көзендә авыл мәктәбенә договор белән ялланып укытырга кеше кирәк булды Шундый «гыйлемле» һәм төрле шартларга җиңел күнә торган кеше табылмагач, авыл башлыклары миңа тәкъдим ясадылар. Хәйран калам ни уйлап риза булдым икән мин? Акчасыннан да бигрәк, эше кадерле иде шул халык арасында булам, кирәкле кеше булам, дип. күндем. Өмет белән дәртләнеп әзерләндем. Шулай итеп, мөгаллим булдым. Укытам. Рәтен белеп эшләвем түгел, әлбәттә. Нәрсә ул программа, план — берсен дә белмим. Предметларның дәрес саны хакында да бсрәүнен дә аңлатканы юк. Әмма укытам Үзе.мчә балаларны сыйныфларга да бүлеп куйдым. Унбиш яшь тулмаган үсмер идем әле ул вакытта, шулай да үзем белгәннең күп өлешен укучыларга бирә алдым шикелле. Бала баланы яхшы аңлый. Мин бу «ачышыммнан педагог булып үсә барган саен киңрәк файдалана башладым: дәрес материалын балаларга үзләре аркылы бирәм. Мәсәлән, булачак дәрес материалын үзләре әзерлиләр, класста үзләре сөйлиләр, миңа төзәтергә, тулыландырырга, шомартырга, кабатлап, ныгытырга гына кала. Укучыларымның күбесе үземнән бер-ике яшькә генә кече, араларында хәтта яшьтәшләрем дә бар иде. Бер үк мәктәптә төшкә кадәр мин фән дәресләре укытам, төштән сон ишан мөрите дин сабагы бирә идс Анысын әти-әниләре мәҗбүр иткәнгә тыңлыйлар, ә минем сабаклар балаларның үзләре өчен кызыклы. Күпчелек минем якта. Әмма ишан мөрите Гәрәй абзый бит сыпырып сәдака жыя. мин исә бер тиенсезгә селкенеп йөрим. Договор дигән нәрсәнең көче юк. ата-ана акча бирми. Гәрәй абзый дөньяны кочаклап алган кеше. Хәлфәлек итсә дә. күп вакытта өйдә булмый. Андый чакларда аның урынына үзем керәм Дин белеме ягыннан куркыныч юк. мин аны Гәрәйнең үзеннән шәбрәк беләм Моны балаларның үзләренә дә ачык итеп сиздереп куям. Бу инде. «Атна-кич Гәрәй абзыйга бирә торган сәдака акчагызны миңа тамызсагыз да ярый», дигән сүз. Чынлап та. берике очракта шулай жыйдым Әмма бервакыт үз дәресемдә Тукайның «Авыл мәдрәсәсе»н («Мәдрәсә дип. нәрсәдер асрый агайлар жилкәсе») укып, «сәдака эше»н боздым. Хәер, минем хәйләне Гәрәй абзый болай да сизгән иде инде: сәдака көнен ташлап, беркая да китми башлады. Тиешле хезмәт хакымны башкача тәки ала алмадым. Болай булмас, ахры, дип. теләнче кебек булса да. договор акчамны жыярга чыктым Бераз булды булуын, тик бик аз шул. Аннары алай соранып йөрүемне дә ташладым Бер ишләреннән тормыш хәленә кереп үзем алмадым, икенчеләре, торле сылтаулар табып, үзләре бирмәде. Кара фикерле Шәрифә Тажие. ишек алларына килеп кергәч, каршыма үзе чыкты. Сәламемне дә алмыйча, мыскыллап елмайды: — Син сәвит сабагы укытып йөрдең, акчасын да сәвиттән сора, диде Төкердем дә чыгып киттем. Башкаларга кереп тә тормадым. Өйгә кайттым да акча җыю өчен төзелгән исемлекне ерткалап. учакка аттым ...Мин үземне кар-буран эчендә адашып калган мосафир кебек хис итәм. Максатым ачык — укымышлы кеше буласым килә Әмма юлдашым, киңәшчем юк. юл күрсәтүче мая!ым юк. Укый торган урын бардыр ул. тик хәерче килеш сәләмәләремне җилфердәтеп кая барыйм? 1925 елның җәендә авылда китапханә ачу минем өчен бик сөенечле вакыйга булып истә калган. Буш вакыт килеп чыгу белән шунда чабам Китапханә хуҗасы Фатыйма апа китапларны өйгә дә биреп җибәрә. Ул үзе авылда комсомол ячейкасы секретаре хезмәтен дә алып бара иде. Бервакыт Фатыйма апа мине комсомолга керергә үгетли башлады. Мин күндем Бик матур иде шул ул Фатыйма апа. Шулай итеп, ике дөнья эчендә бутала башладым. Комсомол җыелышларында катнашам, дингә каршы докладлар тыңлыйм. Үзем җомга намазын да калдырмыйм. Әнине рәнҗетәсе, елатасы килми бит Ул җәйне минем өчен тагын бер зур вакыйга булды: кем инициативасы белән булгандыр. Арчага укытучыларның жәйге курсларына укыр! а җибәрделәр Әнине ничек күндергәнмендер, ниләр әйтеп көйләгәнмендер, әмма мин бу вакышаны зур шатлык белән кабул иттем Тик өйдән чытып китү шартлары коточкыч иде печән чабып җыярга кайтып җитәргә тиешмен, кием-салым, урын-жнр. ашау- эчү сорамыйм Баласының яшьлек ярсуына гаҗәпләнеп, әни «Ике ай буе ничек яшәрсең икән соң син?» - дип тә сорый алмады Укулар тоткарлыксыз башланып китте Ит күрмәгән бичара! а үпкә-бавыр да тансык, дигәндәй, миңа монда бар да гажәп. бар да кызык Әмма мин ач! Ютда килгәндә үк ач идем, курслар башланып, ашханәдә ашый башлаганчы монда да авызыма ризык кер! эне булмады Ашханәдә унбиш кон саен исәп-хисап ясыйлар Шуннан файдаланып, мин бер унбиш көннең туенуын акчалата алдым чөнки Арча Укытучыларны// белемен купюру курсларында. Әти беренче рәттә, сулдан беренче 1929 ел. кайтырга юлга акча кирәк иде. Шул унбиш көн дәвамында көнгә ярты кадак икмәк ашап, су эчеп яшәдем Өстәвенә, алыштырырга күлмәгем, каралганын юарга сабыным юк. Иртән халык йокыдан уянганчы (без Арча мәктәбенең классларында урнашып яшәдек) мичләрдән көл дә эзләп карадым. Юк. Иске сандалиларым да тәмам эштән чыкты Базар мәйданыннан, эзләнеп, жеп. тимерчыбык кисәкләре табып, тегештереп куйдым. Чәчем котырып үсте, чәчтарашка барырга акчам юк... Курсларны, ниһаять, тәмамлап, авылга кайту юлым да истә калырлык булды Казан! а төнлә килеп төштем. Кая да булса фатирга керергә кыяфәтем юк иде. вокзалда калдым. Әмма вокзал хуҗалары — ватандашларым мине урамга куып чыгардылар Кешелекле булырга өйрәтмәгәннәрдер шул аларны Кем белә. Ленинны да укымаганнардыр әле. Вокзал эчендә кешеләр күп калды, бары тик мине һәм а!ач аяклы бер теләнчене генә куып чыгардылар Вокзал каршысындагы эскәмиядә төн уздырырга булдым Кечкенә мендәр белән тастымал хәтле генә киез салынган капчыгымны яныма куйдым. Ничек йоклап киткәнемне белмим. Уянып киткәндә, кояш шактый күтәрелгән, урамда хәрәкәт башланган иде инде. Әйләнә-тирәмдә йон-мамык оча. Капчыгым ярылган. аңа. күрәсең, пычак тыгып чыгарганнар Мендәр йоны бөтен тирә-юнемне тутырган. Ул җәйне күргән газапларым бушка китмәде — көзен мине авылда штатный укытучы итеп билгеләделәр. Тормыш рәтләнеп китте. Уңыш та яхшы булгач, тамак та тугая, өс-баш та бөтәя төште. Күңел күтәренкеләнде. Әмма монда минем дус-иш юк. Тол хатын малаеның, йолкыш-хәерченең кемгә кирә1е булсын! Хәзер исә авылның бердәнбер интеллигент кисәге, гүя. ятчит кеше, өстәвенә, комсомол... Беркөн шулай әни өйдә авырып ятканда, безгә берәү килеп керде башында фуражка, аякларында итекләр, өстендә шинель. Комсомол ячейкасының эшләре синдә икән.— диде. • Миндә» дисәм, моны авыру әни ишетеп, «диннән язгансың икән».— дип ачуланачак Юк. миндә түгел,—дип ялганладым. Бу кеше волком секретаре булачак Солтан Игъламов булып чыкты. Мин аңа соңыннан хәлне аңлатып бирдем. Ул бу мәсьәләне партиянең волость комитеты алдына куйган Утырыш барышында волком секретаре тәмам чыгырыннан чыкты, мине котырып-котырып сүкте, нәсел-нәсәбемне дә искә төшерде Мәгариф бүлеге мөдире коммунист Зәйнәп апа Мостафина тизрәк белдерү белән чыгарга ашыкты: мине укытучы итеп тотмаячак Тавышка куелды — мин «очтым» Ишкәкләре смнып. җилкәннәре давылга очып, су уртасында калган көймәче кебек, тормыш диңгезе уртасында утырып калдым Хәзер минем хезмәт хакы килә торган эшем юк. Әмма бу вакытлы халәт кенә булды. Волкомдагы иптәшләр әллә мина жәза кискенрәк бирелде дип уйладылар, әллә мине алыштырырга кеше табылмады күрше Олы Кавал авылына кабат укытучы итеп дәштеләр Минем янга икенче укытучы булып Лотфи Насыйбуллин дигән егет килде Минем белән чагыштырганда анын тышкы кыяфәте үк «фәләнчә» иде кирәге булмаса да күзлектән йөри, башында мех фуражка, өстендә шәп якалы пальто, кыш көне дә ботинкадан йөри, үзен бик өстен куеп сөйләшә, бик белемле булып кыланырга ярата Бервакыт истә калырлык вакыйга булып алды Авылга агроном килде Рус кешесе Актив җыелышы ясадык. Агроном авыл хуҗалыгы темасына доклад укыды. Халыкның күпчелеге русча аңламый иде татарчага тәржемә итәргә кирәк булды Шунда вәкарь белән генә Лотфулла чьи ып басты — Үзем тәржемә итәрмен,—дип белдерде. Мин хәйран калдым Чөнки зур эш. Русча белү генә дә житми. авыл хуҗалыгын фән буларак аңларга кирәк Лотфи «тәржемә итә» башлады Сүтә, малай, ялганлап. Агроном сөйләгәннәрне бөтенләй әйтми, үзе ясап сөйли Герман сугышында бер кулы өзелгән Заһир абый почмакта елмаеп кына утырып тора иде. Лотфиның кыланышы чамадан аша башлагач, түзмәде, каеры тунының кулсыз җиңен биленә шап итеп сукты да. берәүдән дә рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, урыныннан сикереп торды — Ю-ук. Ло гфулла нәнә. алай дими ул,- дип. агрономның сүзләрен халыкка аңлатып бирә башлады. Лотфиның болай да кызыл йөзе ахакка әйләнде. 1926 ел. ...Авылның избачы Хәйрулла Вәлиуллин белән активлашып киттек Булдыра алганча кичәләр үткәрәбез, докладлар әзерлибез, яшьләрне туплап, спектакльләр куябыз. Хәйрулланың тырышлыгы белән радиоалгыч алуга ирештек Күмәкләшеп радио тыңлыйбыз Әмма авыл халкы тавышның Казаннан ук килгәненә ышанмый. «Килер бер көн. дим мин,- ерактан сөйләүченең тавышын ишетү генә түгел, үзен дә күрә башларбыз». Бу сүзгә берәү дә ышанмый, мыскыллы көләләр генә Без мондый нәрсә уйлап таптык: авыл егете Шакир абый Зарнповны Казанга, радиостудиягә барырга үгетләдек Кичен кабат уку өенә җыйналдык. Хәйрулла радиоалгычны көйләп куйды Халык шыгрым гулы булса да. шул тикле тынлык, кырмыска кыш гырлаганы да ишетелер иде — Тыңлагыз. Казан сөйли Халык «эһ» игеп куйды. Радио Арча кантоны Мәмдәл волосте Зур Кавал авыл кешесе Шакир Зариповка сүз бирде Исәнмесез, каваллар* Берничә генә сүз әйтә алды Шакир абый Әмма безгә шул җитте Шуннан соң радиога ышанмаган кеше калмады Хәзер радио бер кызык нәрсәгә генә түгел, чын документка әйләнде «Радио болай дип әйтте, радио тегеләй дип әйтте» дип. горле вакыйгаларга дәлил итеп йөртә башладылар Безнең остө культура-агарту эше генә түгел, хуҗалык кампаниясен дә волком безгә тапшыра Икмәк әзерләүдә катнашабыз, заем таратабыз, үзара ярдәмләшү комитетын җитәклибез Вәлиуллин белән Насыйбуллин комсомол зар. ә мин билетсыз. Алар арасында догадан мәхрүм калган әрвах сыман булып йөрим Ә авылда сыйнфый көрәш бара, зур корәш. куркыныч көрәш Дошманның кем. кайда икәнлеген белеп булмый Политик белемебез сай. ә партия политикасын аңларга кирәк Крестьянга батракка таянып эшли белегез, дип өйрәтәләр безне Урта хәллесенә Ленин күрсәткәнчә карагыз, диләр Аны кулактан асра белергә кирәк биг әле Кулак алдында каушап калмыйбыз анысы, налогын да. икмәген дә суырып кына алабыз. Җитәкче органнарга алай да ярап булмый. Волость үзәгенә, җыелышка чакырып алалар да, аяк өсте бастырып сүгәләр. Нинди генә мыскыл сүзе ишетмибез! Бу заманда телефон юк әле, волость үзәге Мәмдәлдән кантон үзәге Арчага сузылган чыбык кына бар Авыл арасында хәбәрләр кеше аркылы йөри. Бер көнне миңа волостьтан язу китергәннәр: кичке унга волбашкармага килеп җитәргә. Килеп җиттем Түрдә ике-өч начальник утыра Артта ят бер кеше—кантон вәкиле басып тора. Залдагылар күп түгел: авыл советларыннан биш-алты кеше, шулкадәр үк укытучылар Беренче итеп, рәислек итүче миңа дәште Исем-фамилия белән дә, «иптәш» дип тә түгел: — Кавал! Сикереп торып бастым. Үземне суд алдындагы җинаятьче итеп сизәм. — Соң, кулаклар бик рәхмәт укыдымы үзеңә?— ди рәис дорфа гына. Ачуым бугазыма утырды, хурландым. Шулай да сабырлыгымны җыеп: — Берни аңламыйм,—дия алдым Теге урыныннан ук сикереп торды, кызып-кызып сүгәргә тотынды: — Аңламассың шул. ачык авыз булып, сыйнфый сизгерлегеңне югалткач!- - диде. «Кантон вәкиле гайрәтлелегемне күрсен әле», дигәндәй, акырып-кычкырып тирги, политик сүзләрне урынлы-урынсыз сибә Чыннан да. кантон вәкиле аңа «молодец» дигән төсле карап алды. «Бу егет кайсы авыл советы рәисе?»— дип сорады — Рәис түгел ул, укытучы,— диде теге. Вәкил артка таба чайкалып китте: Укытучы?!—дип гаҗәпләнеп сорады.— Укытучының эше бик зур һәм җаваплы укыту һәм коммунистик тәрбия бирү. Ә сез икмәк әзерләү эшен аңа тапшырып, аны төп хезмәтеннән аерасыз. Волость үзәгендә — үзегез, авылларда— авыл советы кул кушырып утырасыз. .— дип башлап китеп, тетмәсен тетте рәиснең. 1927 елга аяк бастык. Бер заман телгә Солтангалиев исеме килеп керде. Кем ул, кайдан килеп чыккан, нинди iae6e бар? Без моңа җавап бирә белмибез. Сораганнарга: «Начар кеше ул!»—дип кенә әйтә алабыз Солтангалиевчелеккә каршы җыелыш арты җыелыш булып тора, аның хакында газеталарда языла, әмма нинди гаебе барлыгын барыбер аңлый алмыйбыз Аңа каршы җыелышларда чыгыш ясамасаң, сине дә солтангалиевчелектә гаеплиләр. Кулга алулар да ишетелә. Җыелышларда президиумда утыручыларны күрә идем дә. болай уйлый идем: «Бу кешеләр үзләренең шәхси тормышлары хакында бер дә кайгыртмыйлар, җәмәгать эше буенча туктаусыз йөреп торалар. Керсез, саф кешеләр, партия эшенә, власть эшенә бөтен гомерләрен багышлаганнар» Соклана идем шуларга, шуңа күрә үз тормышымны уйларга ояла идем Бу җәйдә Кинешма шәһәренә әнинең энесе Галим абыйларга кунакка бардым. Аның белән бер заводта теге чакта мине комсомолдан алып очыруда ярдәм иткән Солтан Игъламов та эшли иде. Алар икесе дә хәзер эшче сыйныфы вәкилләре Хезмәтләре, бәхәсләшмим, авырдыр. Анысы миңа күренми. Минем өчен кызыклысы шул: өйгә кайткач, гел үз тормышларын гына кайгырталар: ашауэчүне планлаштыралар Тәмле дә булсын, арзанга да төшсен, кайбер нәрсә бушка да эләксен, ягулык дәүләт исәбенә булсын, өс-баш киемен дә арзангарак эләктерергә кирәк Өйдә завод хәле, гомумән, иҗтимагый тормыш турында сөйләшү бөтенләй юк. Хәлбуки, абый да. Солтан да — коммунистлар. Менә шундый капма-каршы күренешләр, аларны айларга тырышу белән бәргәләнеп көннәрем уза Энергиям ташып тора. Педаго1ик эшкә вакытны да, көчне дә күбрәк куям. Шулай булырга тиешлектән генә түгел, омтылышым, мәхәббәтем шуны таләп итә. Җәмгыя 1ь системабызны өйрәнәм. Партия, совет, комсомол, пионер нәрсә — үзем өйрәнеп, балаларга өйрәтәм. Үз ягыбызның тарихын өйрәнү эшенә дә керештем. Дәрестән тыш вакытларда укучыларыма җырлар өйрәтәм Халык көйләренә сүзләрен үзем язам иске халык җырларын өйрәтүне югарыда «дәү абыйлар» яратмый, тыялар 1929 слныгг кышына кер! ач. эшләр тагын да житдиләнеп китте колхоз оештыра башладык. Авылда иң төп ярдәмчеләребез - Габит Вәлие белән Нәмә- тә Ярулласы иле Әмма алар да колхозны үзләренчә андый анын гөп максаты крестьянның хезмәтен җиңеләйтү, тормышын яхшырту һәм баету булырга тиеш, диләр. Берничә генә хуҗалыкны ияртеп, авылдан чыгып китәргә дә. таба кебек тип-тигез Бәйрәт басуына күчеп утырырга хыялланалар Ягъни эксплуатациясез генә янача кулак булалар Бу хакта әйткәч. Вәли абый кеткелдәп көлде: Ник. кеше көченнән файдаланмагач ярый ул. диде Юк. Вәли абын, мин әйтәм. элек дәүләт интересын карарга кирәк,— дим Партия өйрәткәнчә, илне азык белән, промышленностьны чимал белән тәэмин итү өчен товарлыклы эре социалистик авыл хуҗалыгы производствосы кирәклеген, вак крестьян хуҗалыгының илне тәэмин итә алмаячагын аңлатам Колхоз системасы аша крестьянның үз тормышы да хәл ителәчәк. Хезмәт җиңеләячәк, чөнки заман тудырган зур техниканы колхоз хуҗалыгының ызансыз кырларына гына кертеп була. Эш авыр барды. Менә котхозчы булып эшләрлек, үз кул көче белән әйбәт кенә дөнья көтә белгән агайларны өстерәп тә колхозга кертеп булмый Әйе. агайның иманы булып җанына һәм канына сеңгән хосусый милекчелек, шәхси тормыш аны тотып тора. Шуннан аерылса, ана дөнья җимерелер шул дәһшәт эчендә имансыт калыр төсле. Ә без теләмәгәннәре колхозга алуны сорап, үзләре гариза күтәреп киләләр, йөдәтеп бетерәләр Без, актив, ике көннең берендә волкомга чакырылабыз, төн йокысы юк теләсә нәрсә эшләргә, теләсә ничек аңлатыр! а. әмма колхозны булдырырга! Аңлаттык «Галиябану»дагы Бодри әйтмешли, «аңлаткач, аңладылар» Кайберсен шүрләт!ек. куркыттык, янадык, кайберсен, үзе теләмәсә дә. колхоз әгъзасы иттек Колхоз оешты. Әмма төзелеп бетеп, бер-ике көн торгач та таралды, пыр тузды. Безнең хезмәт тә җилгә очты. Ат. арба-чана, дирбия, сабан-тырма кебекләрнең исәбен алыр: а билгеләнгән Кырый Газизулласы сыер-сарыкларны һәм кош-кортларны да санап йөргән Шуның өстәвенә кемнеңдер авызыннан «алтмыш метрлы юрган» сүзе дә таралган. Шул хәлләрдән сон халык курыккан, котырган Авыл советына груһ-груһ булып киләләр, чыдап кына тор' Гаризамны кире бирегез' Калхуз булыр хәлем юк! Бирегез гаризамны! Авыл советы секретаре Каюм абый Әкбирев барлык гариза кәгазьләрен учлап алып тәрәзәдән томырды Авылда партия оешмасы юк Булырга тиеш дигән төшенчә дә юк Партиялеме син. партиясезме иҗтимагый җаваплы эш авылдагы укытучыларның берсе өегенә төшә. Олы Кавалда мин инде ул Авыл советы ул миннән кала гына, һәр җирдә шулай Менә волисполком бинасында чираттагы җыелыш. Икенче кеше итеп мине бастырдылар. Колхозны ник тараттың?! Ниләр генә ишетмәдем. Сонгы сүз игеп шуны әйт теләр Йоклама Кайт га колхозыңны яңадан оештыр Йокламадым Эшне өр-яңадан башлап җибәрдем 1930 елның 5 февралендә коллективлаш гырунын темпы хакында Үзәк Комитетның карары булды Урыннарда шул карарның үтәлешен тикшерү башланды Мин. во гком исеменнән, ике колхозчыны ияртеп чыгып, гау башы Әхмәтҗанны раску тачивать иттем бер бозау, бер дини китап табып чыктым Димәк, кулак Үзәк Комитет карарын бездән алда ук белгән. Әхмәгҗан йортында сәнәк белән айкасаң да. башка бер нәрсә дә эләкмәячәк. Ха г ыны. фонарь яндырып, идән аегында бәрәңге чүпли. бармак башы хәтле ул бәрәңге идән аегының гәбенә генә җәелгән Әхмәтҗан үзе тунын кигән дә гүр башында утыра, бүрәнә күк бармаклары белән өстәл өстен тыпырдата, әнә гапсагыз алыгыз, янәсе Ә малны бик оста яшергән. Кыскасы. Әхмәтҗан кебекләргә, һичшиксез, карарны алдан белеп торган коммунист тар үзләре үк ярдәм иткәннәр. башкача булуы мөмкин түге г Авылдагы икс мәчетнең берсен мәктәп иткән идек Вакытлар тагын үзгәреп китте, чигенү килде 2 мартта Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» исемле мәкаләсе басылып чыкты Почта, гадәттә, туры үземә ки гә. әле у г миңа газеталарны кигереп җиткермәгән иде. авышың ага контры Сүтә Сабиры капкама шакыды Кулында газета, шаккатып калдым Сабир: — Нәгыйм әфәнде, безгә мәктәп ачкычын бир әле, без, мөселманнар, шунда җыелып. иптәшебез Сталинның сүзләрен укыйбыз.— дип вәземләде. Миндә бер төрле дә информация юк иде. ни дип тә җавап бирә алмадым. Өстәвенә, капка астындагы ачыклыктан ун пардан артык аяк күренә. Волость белән сөйләшеп алырга телефон да юк Ачкычны Сабир кулына бирмичә, үзем алар белән бергә мәктәпкә киттем. Хурланам, үземне әсир төшкән солдат хәлендә сизәм. Мәктәпне ачып керттем Тегеләр, үтерелгән бәрән янына жыелган бүре өере шикелле тупланып, миңа карап торалар. — Мәкаләне бозып укымагыз, провакация таралырлык булмасын,— дигән булдым да кайтып киттем Өйдә үземә дә газета китергәннәр Мәкаләне бөртекләп укып чыктым Нишләргә дә белмим, киңәшләшер кешем юк. Ат жигеп, волкомга киттем Әмма анда да халыкны җыеп әлеге атаклы мәкаләне аңлату эшен минем үземә йөкләделәр. Эшләр кабат кирегә сүтелә башлады. Мәчетнең урта ишегендә ай итеп кисеп ябыштырылган клеенка кисәге бар иде, аннан укытучы Рәүф абый чебен үтерергә чапалак ясаган икән Мәчет куштаннары шуны таптыра башладылар. Мәннәф Мәрдәнов дигән егет авылда Осавиахим оешмасын җитәкли иде. Оешма әгъзаларын винтовкадан атарга өйрәткән. Атып, мәчет манарасының гөмбәзен тишкәләгәннәр. Мәннәф хәзер картлар каршында суд хөкеме көткән җинаятьче кебек басып тора. Тегеләр манарага яңа гөмбәз куюны таләп итәләр. Бәхеткә, оешма әгъзаларының икесе әлеге мәчет куштаннарының малайлары булып чыкты, бу тавыш озакка бармады. «Уңышлардан баш әйләнү» колхозны дер селкетеп алды. Крестьяннарның бер өлеше тагын колхоздан күтәренеп чыгып китте. Без дә көчләми башладык. Шундый «бураннар»ны үткәреп, язга килеп чыкканда, эшләр кабат җайга салына башлады Халыкның байтагы кабат колхозга керде. Мәчет тә җиңел генә яңадан безнең кулга күчте. Әмма шул көннәрдә авылда бер гаҗәп хәбәр таралды: — һәр таңда манарада фәрештәләр азан әйтә! Бу ни хәл? Эзләнәм. койрыгы пешкән мәче сыман чабам. Мәктәпне (мәчетне) ике йозак беләнбиклим, «фәрештәләр» керергә юл юк. Ә азанны һаман ишетәләр. Мәктәп эчендә кунып та карадым. Соңыннан гына белдем: үземнең фатир хуҗасы Сәфәр карт, чорма тәрәзәсеннән башын тыгып, азан кычкыра имеш! ин үземне бик зур кеше итеп сизәм хәзер. Ник, шулай булмый ни! Ел саен җәйге каникулда Арчада укытучылар курсында укыдым. Быел менә җидееллык белемем барлыкка документ альт кайттым. Читтән торып педагогия техникумына укырга кердем. Хәйран барам Яхшы беләм: бәхет ул мине үзе эзләп йөрми, мин аны үзем эзләп табарга тиешмен Әмма бәхет эзләү алымын миңа өйрәтүче юк. Үземне үзем белә башлаганнан бирле үз тәрбиямдә яшим. Киңәш бирүчем дә. тормышның хәтәр сукмакларыннан җитәкләүчем дә юк. Хәятем диңгезендә алга таба да йөздем, артка таба да киткәләдем. Бата башлаганда үземне үзем коткарып та калдым. Тормыш сорауларын кайсын дөрес, кайсын ялгыш-йолгыш чиштем. Дөресләре белән гомер итә тордым, ялгышлары үкенечкә кала бирде... 1931 ел минем өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Гаилә кордым, романтика эзләп, шәһәргә чыгып киттек Яшь йөрәк исәрлеге, дөнья җитми! Эш табылды, «Кызыл Татарстан» газетасына әдәби хезмәткәр булып кердем. Редактор Исхак абый Еникеев гайрәтле карашы белән миңа күз ташлады: — Укытучы, дисең? Алайса, грамотный инде син, яхшы язасың? — Булдырам!—дип ярып әйттем. — Авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләрсең,— дип, Исхак абый ризалыгын бирде.— Хезмәт хакың алты аш а кадәр 60 сум булыр, шуннан соң күрербез (60 сумга бер генә ай эшләдем Шуннан соң 120 сум ала башладым, бераз каләм хакы да керә иде). М Редакция булгач, герле кеше керә-чыга йөри Менә атаклы шагыйрь булып үсеп җиткән Һади Такташ җилфердәп килеп керә, җаваплы секретарь Әхмәт Исхаки ы ц өстәл башындагы урындыгына килеп утыра, эшенә комачаулый Кәрим Тинчурин да керсә, шул урындыкка килеп утыра. Ул аз сүзле, безнен эшләгенне тыныч кына күзәтеп утыра. Астагы каттан, чыркылдап. «Азат хатын» журналы редакторы Гөлчирә апа Гафурова менә. Татиздат управляющие Самат абый Шәрәфетдинов та бездә еш була. Такташтан зарлангалый Дон Кихот итеп ясалган мундштугына папирос кыстыра да. үпкәләгән бала тавышы белән сөйли — Такташтан качып кердем,— ди—Язылмаган, кайчан язылачагы да билгеле булма! ан шигырьләренә акча сорый. Үзәккә үтте инде Кави Нәҗми һәрчак хәрби мундирдан йөри Тыйнак, гади кеше Очраганда таныса-танымаса да. сәламләшмичә китми Түгелеп-чәчслеп. зур портфелен тотып. Фатих Сәйфи-Казанлы килгәли Бу вакытта редакциянең игъланнар бүлегендә Галиәсгар абзый Камал эшли иде. Драматурглык шөһрәте беткән иде инде, үзен бик кимсетәләр иде Эчкәли иде. шул кимчелеген сылтау итеп, гел кага килделәр. Бигрәк тә Фатих СәйфиКазанлыдан зарланганы исемдә. Ялга чыгарганнан соң. кабат эшкә алмадылар. Әмма аның урынында зур булмаган хезмәт хакына эшләрлек кеше юк Мине куйдылар Игъланнар күп килә, барысы да рус телендә, ятышлы игеп тәрҗемә итәргә кирәк. Өстәвенә, наборщиклар белән дә талашырга туры килә. ...Әмма күпме генә гырышсам-тырмашсам да. эшемә инде күнегеп, яратып өлгерсәм дә, шәһәрдә озак мантый алмадым Мин үзем генә түгел, хатыным, нәни кызым бар, аларны туендырырлык акча эшли алмыйм, һәр җирдә коточкыч кыйммәтчелек. өстәвенә, төпле генә торыр җиребез дә юк. тегендә күченеп, монда куылып йөрибез. Шул рәвешле, тормыш безне кабат авылга куып кайтарды Бу юлы Дөбьязга кайттык. ШКМга укытучылар кирәк икән Мин нинди дә булса фәннең белгече түгел бит. ни тәкъдим итсәләр, шуңа риза идем. Хатыныма математика эләкте, ул аны әйбәт белә. Миңа тарихтан башка предмет калмады. Тырышсам,укысам, булдырырмын, дип уйладым Әмма завуч Тәкый aia Бәдигъ авыр мәсьәләне чишә алмый тилмергән кебек М-м... да.--дип куйды. Тарих «политический предмет» икән, ә мин билетсыз гына большевик, беспартийный Олы Кавалда минем белән бергә эшләгән Лотфи Насыйбуллин комсомол, шулай булгач, гарихчы булып ул калды Мина аннан химия белән биологияне күчерделәр. Логфи тарихның «тисын да белмәгән кебек, мин дә химиянең «хисын, биоло! иянең «б»сын белмим Фәннәрнең үзләрен белмәгәч, методикасын каян белим9 Ничек укытыйм? Моны кычкырып әйтмәдем, билгеле, үземне геройларча тоттым Ары кагылдым, бире сугылдым, химия-биология буенча нинди китап тапсам, бәясе дип тормадым, барын да җыйдым Ирлехатынлы төн йокламыйча укыдык, өйрәндек, хезмәт күрсәтер! ә тешебез-тырнагыбыз белән ябыштык Мәктәптә җыелышларның башка төрле исемнәре юк. ике көннең берендә «педсовет» дип җыелабыз Тон буе утырабыз Мөдир Хәйрулла Вәлиуллии (геге вакыт га Олы Кавалда избач булып зшли иде) берүзе сөйли «Әгәр дә если » дип башлап кигә дә. заводной механизм төсле сыт ырып кына тора Сөйләве һәр җыелышта бер үк эчтәлекле укытучыларны сүгү, һәр укытучыны берәмләп сүгеп чыга, куркыта, яный Чөнки ул бик шикләнүчән. аның карашынча. монда!ы укытучылар партиягә һәм хөкүмәткә дошман күз белән карыйлар, корткычлык пиләргә генә торалар Аныңча, партиясез булу соң дәрәҗәдә хурлык, андый лар коточкыч хәтәр кеше булып исәпләнәләр Вәлиуллин янына пар i ияле кеше килеп, икесе бер бүлмәдә сөйләшеп утыр! анда партиясез кеше килеп керсә. «Мөмкин түгел, чыгып тор», дип. борып чьн аралар Мин исә партиясез, әмма чын күңелдән җәмгыять өчен эшлим, социализм булачагына тулы иман белән яшим ырыштым. Хәзер мине районда таныйлар Мин белемле (техникум тәмамлап кайттым бит!), нык ышанычлы кеше Шулай саналам Әмма мин партиясез, шуңа күрә үземне кимчелекле кеше итеп сизәм 1936 елда эш шартлары бик авыр булды. Без инде туган авылым Мәмдәлдә яши идек, ике бала белән мәктәп фатирында торабыз Ул елны начальникларның Т рядовойларны сүгүе, янавы, куркытуы, юк өчен гаепләве модага керде. Рядовойлар арасында куштаннары да, тәлинкә ялаучылары да бар Кечкенә генә ялгыш сүз ычкындырсак, берсе эләктереп ала. икенчесе үзгәртә, өченчесе югарыга ирештерә «Иптәш Сталин», «остазыбыз Сталин». «Иосиф Виссарионович» сүзләре диндар кешенен тәсбихына әйләнде. «сөбханалла»дан да артыграк кабатлана иде Шундый заманның бер төнендә, тәвәккәлләп, хатынымның әтисенең хәлен белергә барып кайттык. Ул Орнаш Башының (хәзерге Әтнә районы) элекке мулласы, «мулла белән мөнәсәбәткә керәсез» дип гаепләнүен дә бар. Шуңа күрә без моны бик тә яшеренеп эшләргә мәҗбүр булдык. 1941 елның 22 июне. Сугыш!.. Сәгать суккан — минут үткән саен берсеннән-берсе күңелсез хәбәрләр килеп тора. Фашист илбасарлар безнең бөек Ватаныбызга бик тирән кереп олгергәннәр икән Дәһшәт беләи киләләр, ди. Илебезне пычраталар Кайда безнең сугышка каршы әзерлегебез, бик гайрәтләндек, бик мактандык лабаса? Юлбашчыбыз Сталин ни әйтә0 Аны, мөгаен, алдаганнардыр Ә ник алдансын, даһи бит ул?! Көн саен хәрби комиссариаттан чакыру килә. Авылның типсә тимер өзәрлек, басса бакыр изәрлек егетләр груһ-груһ чыгып китәләр Күп тә үтмәде, үлгән хәбәрләр дә килә башлады. Кайтучылар да булды кайсы култык таяклы, кайсы кулын марля белән муенына аскан, күзен бәйләгән... Менә китәм, менә китәм, дип йөреп, бер эштә дә күңел юк Инде жәй үтеп бара, әле һаман военкомат мине чакыртмый Минем бертөрле дә сугыш һөнәрем юк. шуңадырмы, югары белемле укытучылар исемлегендә торгангамы икән... Куркыныч дәһшәт, хәсрәт көннән-көн арта бара Тылда ятуыма хурланам, үземне җинаятьче итеп хис итәм. Куркак, җебегән бәндәнең качып ятканы кебек бит Сугышка үзем теләп китәргә әзерләнәм, үзем винтовка рәтен дә белмим. Шуның өчен бик кайнарланып винтовканы өйрәнә башладым, сүтү тәртибен, частьларның исемнәрен, җыю, кору, ату. Фронт файдасына ике данә мех куртка тапшырдым Ләкин соңыннан белдем: җыелган әйберләрнең яртысы да авылдан чыгып китмәгән, коммунист-түрәләр бүлешеп алып бетергәннәр!.. Мин — партиясез гади гражданин. Шуңа күрә коммунистлардан чын күңелдән оялам. Әмма алар миннән бик күпкә түбәннәр, вак жанлылар, оятсызлар икән ләбаса! Чын йөзләрен партбилет һәм коммунист дигән исем генә каплап тора икән. Сугыш башланыр алдыннан гына менә берәү офицер киеменнән авылда кукыраеп йөрде. Сугыш башланган көнне үк мундирын салып ыргытты. Штатски киемгә күчте, аксаклап, таякка таянып йөри башлады. Коммунист буларак, райкомны ышандырды, врачында җайлады, сугышка яраксыз кеше булып калды. Бөтен сугыш дәверенә райком аны авыл советы рәисе итеп куйды Военкоматка сугышка алуларын сорап баргач: — Тылда эшләү кыенлыгыннан качасың, дигән мөһер суктылар - - Вакыты җиткәч, чакыртып алырлар,—диделәр. Алай гына да түгел, фронтка киткән Петров урынына мәктәп директоры итеп билгеләндем Бу минем өчен дәрәжә, зурлык түгел, хурлык Җәһәннәм газабына тагын берсе өстәлде Укучыларда уку дәрте, укытучыларда укытуга ихлас бөтенләй юк. Әмма эшне тартырга кирәк. Чумдым эшкә, үземне үзем аямыйм. Мәктәпне кышка әзерләргә, укытучыларны утын белән тәэмин итәргә кирәк. Мораль яктан да. физик яктан да әйтеп бетергесез кыен. Чыдар хәлем калмады, китәргә дигән ныклы карарга килдем. Монда да фронт, монда да мин кирәк, әмма мондагы газап патриотлыкка саналмый Карарымны тормышка ашырам дигәндә. 1942 елның мартында бронемны военкомат үзе сорап алды. Авыр Яшәгән, гомер иткән җирләр кала... Кадерле, газиз гаиләм кала. Вакытлыча гына дип әйтеп булмый бит. Шулай икән ул дөнья дигәнен, үлем ерактан ук күренеп килә башласа, башта бик куркыта икән Килеп җитәрәк курку да акрынлап басыла икән Чөнки ышанган инде—барыбер бетәбез. Товар поездында Казаннан чыгып киттек. Менә шунда инде «яна тормыш» башланды. Вагон уртасында тимер мич яна. Ятып түгел, ичмаса сөялеп йоклап барырга да җай юк. Кемдер мине кызганырга тиеш шикелле, кемгәдер ир кәләнәсе килә, ләкин берәү дә юк: әнием дә. хатыным да. балаларым да Бу минутта алар нишлиләр икән? Без артык тыйнак яшәдек, запас юк Кышны ничек чыгарлар, ә язгы су вакыты өчен балаларнын аяк киемнәре бар идеме икән'’ Җылылар башланганчы утын житәр микән’’ 15 мартта Арзамаска барып җиттек Станциядән шәһәргә таба берничә чакрым тәпиләргә туры килде Ачык кыр Көнбатыштан гайрәтләнсп-гайрәт- ләнеп март жиле исә. кыр өстеннән жәяүле буран йөгерә, шактый югары күтәрелеп бара торган кояш болыт артыннан чыгып бер елмая да. кереп кача Яз килә, янәсе. Хәсрәтле яз. Күңел аны да килеп җигә алмас кебек сизә, кояшнын елмаюы да авыру кешенең үләр алдыннан булган бер җиңеләюе шикелле генә булып кала Менә Арзамас. Шәһәрчек Башта кызган аяк белән шәһәрне бер айкап чыктык. Иске заманнан калган чиркәүләр, монастырьлар, соборлар белән тулган икән Менә ишегенә Александр Пушкин портреты куелган ике катлы таш бина Мәктәп икән. Тукта, бу ни хәл? Рус шәһәрендәге рус мәктәбе эченнән татар милли моңы ишетелә! Коридорга уздык, чытыр-чытыр китереп пыяла ватыклары өстеннән үттек. Әнә химия кабинеты, ул туздырып ташланган, идәндә пробирка, көпшә ватыклары. Шәһәр дошман оккупациясендә булмаган ләбаса, бу ник болай? Кем вәхшилеге бу’’ Минем кабинетым да шундый хәлдә микән9 АҺ!.. Бүлмәләрдә идән калын пычрак катламы белән капланган Димәк, мәктәпнең төп хуҗалары биредә күптән юк инде, көзге пычрактан ук ниндидер затсызлар хужа булып алган. Тавыш килгән якка барып, җырлаучыларны эзләп таптык Үзебезнең Татарстан егетләре, алар да безнең кебек килгәннәр Шул пычрак идәндә җырлыйҗырлый ауныйлар. Күбесе —укытучылар Шатландык, кардәшләребезне тапкандай булдык. Алар белән бергә пычракта аунарга уңайсызлануым өчен үземнәнүзем көлдем. — Әрсезлектә эт. шакшылыкта — дуңгыз. Солдат әнә шул инде.— диде җырлаучыларның берсе. Әйе. душ ызга әверелеп барабыз бугай. Күңелсез, һәркемнең карашы моңсу, өметсез. Җиңүен җиңәрбез, анысында шик юк. өч йөз елдан артык тиранлык иткән Романовлар сәләмәсен себереп түккән халык власте бездә' Әмма яшисе килә, тынычлык сагындыра Ярар, хәерле булсын, изге юлда йөрибез. Ватан өчен үләбез, шуның белән горурланабыз Сугыш белеме алып, үлгәнче оста итеп сугышып та карыйсы килә Бәлки., сугыш туктар, дип тә өметләнәбез. Безнең урын «пулеметно-минометное училище» дип атала, без шул юнәлешнең офицерлары, иң кимендә лейтенант булып чыгарга тиешбез Минем монда иң беренче шатлыгым шул: винтовканы бик яхшы үзләштердем. Бар хурланганым шуны белмәү иде Гомумән, минем өчен теория бик җайлы Әмма строевой фән һәм такт ик занят исләрне авыр кнчерәм. Өстемдәге киемем җылы, хәрәкәтләнгәндә тирлим, аннары шул килеш март кары өстендә сәгатьләр буе ятарга туры килә. Организм алҗый, самсырый. су сорый Чәй дигән нәрсә юк. кайнаган суның ни икәнен белмибез, хәтта салкынына да тилмерәбез Су колонкасының үз эшләү вакы ты бар. шуны туры китереп, кисмәккә салкын су хәзерләп куя башладык Тәнем кызыша, төннәрен саташып чыга башладым Актык көчем белән аяк өстендә йөрим Авыруым кочәйг әннән-көчәя бара Взводташларым хәлемне аңлыйлар, мине стройдан качырып, санчастька җибәрделәр Икенче каттагы салкын бүлмәгә менгереп салдылар Бөтен дәвалаулары кереп, температураны үлчәп чыгып китү. - Шушында ял итеп ягу үзе дәва инде ул. ди врач Мин арымадым, - дим. Занятиеләрем кала, мина тазарырга кирәк Бу кылану түгел, ихластан әйтелгән сүзләр Планым чуалды, укырга, офицер булырга иде бит Үлсәң, күпләр белән бергә бетәсең, исән калсаң. Ватанга керткән өлешең беттән горурланасың Мина исә болай хастаханәдә ятып, эзсез югалырга туры килер микәнни?! Хәлем авырайганнан-авырая Күкрәк чәнчи, сулап булмый, саташам, йоклап китә алмыйм, күземә әллә ниләр күренә Ишек ачылды Кап-кара шәлгә төренгән зур гәүдәле бер карчык килеп керде Күзләрен миңа гскәп. караватым янына килде, кулымнан тотып тарта башлады. Мин Таня! дип кычкырып җибәрдем, аңыма килдем. сестра Таня да яныма килеп, юатып китте. Бик әйбәт кыз ул. авыруларны чын ихластан тәрбияли Беркөнне мине дубырдап бара торган ләжәикә арбага утыртып рентген кабинетына җибәрделәр Урамда яз, кар эри, чылтырап сулар ага. жилпенепжилпенеп сыерчык сайрый, тургай жырлый-жырлый күккә күтәрелә. Яз матур. Арзамас урамы гына ямьсез, пычрак, урам уртасындагы тирестә сикерә-сикерә карга оча... Рентгеннан сон авыруым ачыкланды уң як үпкәмдә абсцесс икән. Врачның әйтүенә караганда, мине монда гына дәвалый алмыйлар икән, каядыр башка җиргә озатырга тиешләр Алатырга икән. Товар поездының салам түшәлгән салкын вагонында өч тәүлек теркелдәргә туры килде Ул ватык үпкәм ни күргәндер Сызлануымны һәм ютәлемне җиңә алсам, уйларым үткәннәремә тоташа нинди хыяллар белән яши идем бит. һәм хәзер кем булып калдым? Кем булыйм — имгәк. Гаиләм өчен дә. Ватаным өчен дә — имгәк! Хәлем авырайганнан-авырая бара Үпкәмнән кан килә, ашап булмый, гәүдә хәрәкәтем белән идарә итә алмыйм, авырту һәм температура белән җәфаланам. Мондый хәлдә терелүемә өметләнү күктән йолдыз чүпләргә сузылу белән бер булыр иде. Күзем ачык, ә дөньяга саташып карыйм, уйларым буталчык, өметсезлек зур. апатия көчле. Җылы көннәр башланды Менә саташудан айнып карап ятам. Май таны ата Тәрәзәм каршындагы нарат болыт-болыт сап-сары серкәсен очыра. Палата тәрәзәсе башында күгәрчен гөрли. Менә кояшның тәүге нурлары нарат агачлары арасыннан кысылып кына бүлмәгә төшә . Ә беркөнне палатага госпиталь начальнигы керде, мине карады һәм озакламый «комиссовать» итәчәкләрен әйтте. И адәм угылы, яшәү ул башыңа теләсә нинди хәлләр килергә мөмкин генә түгел, килергә тиеш дигән сүз. Бәхетле яки бәхетсез булсаң да, табигатьнең теге яки бу продукциясеннән (мәхәббәттән, таланттан, матурлыктан, кәйлелектән...) өлешле яки өлешсез булсаң да бернигә дә гаҗәпләнмә, яисә шатланып күккә сикермә, хәсрәтләнеп аһ-ваһ итмә, уңаен да. тискәресен дә тыныч күңел белән кабул ит! Чөнки син—Кеше! 6 июнь көнне «авыруы дәвалап булмый торган» дигән документ тотып, авылыма, өемә кайтып егылдым. Сугыш башлангач, мин болай булырмын дип. күз алдыма китердем мени'.’ Инде менә башкалар фронтта сугышканда, батырларча һәлак булганда, син өйдә үлем көтеп ят, имеш.. Тормышны альт бару бер Зәйнәп өстенә төште. Балаларны карый, колхоз эшенә йөри, укыта, тамак туйдырырга жай эзли. Аның хәле чиктән тыш авыр, әмма ярдәм итәрдәй көчем юк Милкебездән кеше алырдайларын сатабыз Ә алучы бар! Зәйнәп үзен аямыйча мине дәвалый. Сыерыбыз булмаса да. сөт табып, катык ясый, шәһәргә илтеп сата, «спекуляция» ясый, азык таба, дуңгыз мае альт кайтып эчерә. Шулай өметләнеп йөргәндә, моңа кадәр күренмәгәнчә озак һәм каты йөткердем, үпкәмнән көчле кан китте, чишмәдәй шаулап акты. Хатын больницага йөгерде Врачлар Романов белән Ошанина да мине күреп каушап калдылар Бу юлы да исән калуыма хатыныма бурычлымын Җир йөзендә тиңе булма! ан кыйммәтле зат ул! Шушы хәлдән бер айдан да азрак вакыт узган иде — хәрби комиссариатка чакырдылар Биредә язып утыручыларның чиге юк таза, нык, матур ирләр Бу эшкә хатын-кыз яисә гарип-горәбә ярамый микәнни? Миңа. «Суслонгер».—диделәр. Суелырга хәзерләнгән малларны бер урынга туплаган шикелле жыеп, Суслонгер командасын оештырдылар. ин унтугыз ел буена совет укытучысы булып хезмәт иттем, унтугыз ел буена һәрьяклап агитация алып бардым Ә менә монда. Суслонгер лагеренда, үзем сөйләгәннәрнең киресен күрдем. Без. совет солдатлары. безне монда каршы алучылар да совет командирлары, шулай булгач, без һәммәбез дә бер гаилә кешеләредәй булырга тиеш Тик командирлар безне дошманнарча каршы алдылар, безгә качып йөргәндә тотылган дезертирлар итеп карыйлар Җылы сүз, якты караш, иптәшләрчә мөнәсәбәт юк. — Быстро приготовим вас пулеметчиками и отправим прямо на фронт! — Әнә шулай, аерым бер тәм белән куркытып сөйләргә яраталар Без әле дөнья М күрмәгән, янәсе, куркабыз. Болар исә «дошманнарыннан» үч ала. алар сугышта чакта без тылда ятканбыз! Миңа нәрсә, өйрәнермен пулеметын да. сугышырмын Мондый куркытулар миңа энә очы кадәр дә тәэсир итми Мин генә түгел, күпләр кырылды Өйгә исәнсау кайтырмын дип өмет тә итеп килмәдем, балаларымны соңгы гапкыр дип соеп, бәхилләшеп килдем. Ватаным өчен сугышып үләргә дип килдем. Без көне буе занятиедә. Миңа хәлсез килеш егерме сигез килолы пулемет «теломсын күтәреп йөрергә туры килә. Кичен урманга утынга барабыз. Ашханәдә бәрәңге боламыгыннан башка нәрсә юк. гомумән, анда бару җан газабы Күршедә генә офицерлар ашханәсе, аннан тәмле ашларның хуш исе борын түрен кытыклый, ашказанын котырта. Офицерларның солдатларга мөнәсәбәте әшәкеләнгәннән-әшәксләнә бара. Әйтерсең, бу хәрби әзерлек урыны түгел, ә ниндидер зур җинаять эше белән тотылганнарны җыеп җәзалау лагере Акырып кычкыру, сугу, мыскыллау берсе дә калмый. Ниндидер явызлык бармы монда? Мөмкин кадәр азапларга, эштән чыгарырга, фронтка яраксыз итәргә тырышалар диярсең Менә беркөнне «преодоление препятствий»га чыктык. Мин тирән, киң чокырга кадәр барысын да үттем. Ә бу чокыр аша сикереп чыга алмыйм, хәлем җитми Шап!—уртасына. Отставить! ди офицер. Мин тагын кабатлыйм. Тагын шап! Тагын Командир сүгә, акыра. Мин соңгы көчемне җыеп сикердем, чокырның аргы стенасына килен бәрелдем. Үпкәмнән гөрләп кан китте, бер генә минуткадыр, аңым югалды. Күземне ачканда кан эчендә ята идем Гарнизон комиссиясенә баргач, өлкән яшьтәге врач күкрәгемә имән бармагы белән берничә мәртәбә төртте дә; Патологического ничего не г. дип взводыма кайтарып җибәрде. ...Ач тамак белән корбанын эләктерә алмаган карт бүре кебек, сөйрәлеп кенә казармага кайтып барам. Октябрьнең суык җиле исә. ялангач урман үлем хәсрәтен көчәйтеп, ямьсез итеп улый, кар күбәләкләр оча. Үзем ач. үлемгә барам, өйдә әниләре янында балаларым ач. Мине ротадагы төрле халыклар арасында агитатор итеп кундылар Беркөнне политработникларнын җыелышында да катнаштым Миңа сүз биргәч, тыңлаучыларым турында ни сөйләгәнемне хәтерләмим, шушылай тәмамлаганымны ачык беләм: — ...все готовы, чтобы отдать последнюю каплю крови за Родину, за Сталина!— дип трибуна артыннан төштем. Залда Ура' Ура! Барабан бәреп алды, тынлы оркестр Салих Сәйдәшсвнең маршын уйнап җибәрде ...19 октябрьнең таңы, сәгать өч Сигнал уйный башлады, сикерешеп тордык Тиз генә чыгып тезелдек Караңгы. Өстебезгә төн аша ак яфраклар шикелле җепшек кар төшеп тора. Абына-сөртенә станция юлында барганда ул кар яңгырга әверелде Юешләнеп беттек, дуңгыз булып пычрандык Кисм юка. сыгылып, бөтен тәнгә су үтә. Туңам, калтыранам Каны саркып торган җәрәхәтле үпкәм сыкрый, шулай да һаман да исән бит әле мин Шул юеш көйгә товар вагоннарына төялдек. 27 октябрьдә Сталинград өлкәсендәге урманга урнаштык Берничә көннән походка чыгып киттек. Донга җитәргә илле чакрымлап бар. диделәр Чиләкләп яңгыр коя башлады. Якында печәнлек бар иде. ике взводның дүрт пулеметын коры печән белән капладым. Гаскәр китте, без взвод командиры Свистунов һәм тагын бер пулеметчы белән шуларны саклап калдык Мин землянка алдына качырып кына ягылган учак яктысында пулемет тасмаларына патрон тезәм Урман юлыннан Сталинград юнәлешенә ганклар агыла.. Икенче көнне безне алырга машина килде, шуна төялешеп, чытып киттек Бервакыт морҗа улавына охшаган гүелдәү тавышлары кнлә башлады, алар акрынлап көчәйде Башыбызны күгәреп карасак, безнең өстә оер көтү немец бомбардировщиклары Алар шаягг каргалар шикелле уйнаклашалар, сиреналарын улатып, уктай гүбән атылалар да. җиргә төшеп җитәм дигәндә генә кинәт күккә таба борылалар, хәрәкәтләренә күз иярми Без юлдан читтәге урман зченә ыргылып, әзерләп куелган чокырларга төшеп утырганчы, шартлата да башладылар Тел белән әйтеп, аңлатылмый торган дәһшәт купты Донга килеп җитеп, машинаны туктатырга өлгермәдек, гатын бомбалау башланды Коточкыч шартлаулар, ыңгырашулар, акырулар, чинап-чинап атлар кешнәве Обозлар яна. машиналар яна Мин ерак китә алмадым, бака булып жиргә яттым. Башымны күтәреп караганда алдымда тездән өзелгән итекле бер аяк басып тора иде. Бомбежка авышты, җир өстендәге кыямәт тетрәндергеч иде: яраланучылар акыра, үлем хәлендәгеләр ыңгыраша, жирдә канлы кул-аяк кисәкләре аунап ята Обоз атлары тырпылдаша, машина кисәкләре, арба ватыклары кайсы кая аунап ята. Нәрсәләрдер гөрләп яна. Кайдадыр зенит тубы түпелдәгән була... Дон өсте инде тәмам туңды. өстен юка гына кар да каплап алды. Боз өстеннән жәяүләп елганың api ы ягына чыктык Менә әрәмәлек. Туктарга, пулеметларны көйләргә боерык булды. Без икәү беренче һәм икенче номерлы пулеметчылар. «максим»ны куак төбенә алып килеп урнаштырдык. Ул арада дошман ягыннан «фие-фие фие» дип. пуля да оча башлады Иптәшем: — Ох. руку!—дип кычкырып, артка егылып төште, берүзем калдым. Яныма патрон тартмаларын китереп ташладылар. Икенче номерлы булып яныма ятучы юк Менә алда, жиргә сибелгән чәүкәләр төсле, кара нокталар пәйда булды, безгә таба хәрәкәт итә башладылар. Замокк;1 лентаны да үзем тыгып. «чәүкәләр»гә озын гына очередь бирдем Тегеләр юкка чыкты Тагын күренә башладылар, минем икенче очередь тагын тыкылдап алды. Өченчесенә әзерләнгәндә ун флангта миналар шартлый башлады Арттан ачы итеп: Держись' дип кычкырдылар да. аягымнан тотып артка өстерәделәр, мин «Максим»ны хоботыннан эләктереп алырга өлгердем Шулчак бая 1ына пулеметым белән яткан урынга мина килеп төште Менә ничек куып йөри икән ул әжәл! 19 ноябрь таны ыгы-зыгы белән башланды һәммәбезне дә сафка тезделәр. Гомуми һожүм башлана торган көн икән. Майор нык тәртип таләп ителәчәген аңлатты, походта барганда өч адым да читкә атламаска, дип кисәтте. Кулындагы ялангач наганын һавада айкый-айкый сөйләде: — За малейшее нарушение дип гайрәт чәчте дә. -Үз кулым белән атып үтерәчәкмен. дип янады Әмма болар миңа әллә ни тәэсир итмәде: мин тәртип боза белмим, үлемнән исә гомумән курыкмыйм. Бу минем шапырынуым түгел. Фронтка килеп, аннан исән-сау кайтырмын дип өметләнмим, авыруым да бик житди. Озак бардык. Дошман туктаусыз чигенә, шуңа күрә безгә эш юк Чират безнең взводка килеп житкәндә аларда урын бетте Каршыга машиналар килә, жәяү бара торыгыз, диделәр. Төн иде инде. Бераз ял итәргә туктаган жирдә башымны күтәреп карасам, тирә-юнемдә берәү дә калмаган. Сарайлар артына кереп баручы икәүне шәйләп алдым Үзебезнең взвод егетләре икән Бер фатирның ишеген ялына-ялына ачтырып, винтовкаларыбызны кочаклап йокладык. Икенче көнне юлыбызны дәвам иттек Без үтәсе урыша туктаусыз снаряд төшә. Алларында бүре күргән сарыклар кебек аптырап торабыз да. тагын алга атлыйбыз Юлыбыз безне үргәрәк алып менеп китте, аннары сөзәкләнеп төшә башлады. Алда каплаулы машинаны күреп алдык, каршысында берничә хатынкыз һәм ир кеше май ягылган ак икмәк ашап торалар «Майор!»—дип пышылдаштык та. куркышып туктап калдык Димәк, безнең часть Димәк, артта калганыбыз өчен майор безне үз куллары белән атып үтерәчәк. Иптәшләрем мине алга таба этте Мин уң кул бармакларымны чигәмә тиереп: Товарищ майор, мы —дип әйтә генә башлаган идем, майор күн перчәткәле кулын безгә таба селтәде: Брось!—диде, үзе шунда ук эш тә тапшырды төнне ачык кырда сакта торып үткәрдек Мин теземне чәнчеп утырып, винтовкамны аркылы сузып салдым да. уйга чумдым Менә адәм баласының язмышы Cyi ышка кергәнгә әле бер ел тулмаган, ә мин ниләр генә күреп бетермәдем инде' Училище, коточкыч авыру, госпитальләр, комиссияләр, фронт, мин инде гарип бер солдатмын... Без юкка курыкканбыз ярты юлда калуыбыз командование гаебе белән булган икән Без юк чагында бер һожүм ясарга өлгергәннәр. Сугыш бик каты булган, батальонда ярты гаскәр кырылган Наступлсниегә! Әмма ахмакларча барабыз да инде! Баштан-аяк коралланган фашист-ерткычка каршы аяк өстендә көе винтовканы «наготове- тотып барабыз Бу -хәрби эштә бер алыммы, әллә безнең көмандованиенен ахмаклыгымы? Без каршы килә торган танкны күреп алып, жиргә ятып кына өлгердек, фи-ии иткән пулемез уты астында калдык. Ул арада танк алдагы хуторга кереп китте, без аның артыннан. Немец безне монда да ут белән каршы алды. Пуля яңгыр булып ява Баш тыгарга урын юк. Артка чигенергә дә ярамый. Алга шуышабыз. Янымнан гына: Держи левее!—дип. взвод командиры шуышып китте. Ун секунд үтмәде, алдагы мәеткә башын куйды да. тынды, бетте. Баш тыгарлык та чокыр заты юк, көрәгемне. винтовкамны баш очыма куеп карыйм Әйләнә-тирәмдә пуля яңгыры җирне актара; ә мин һаман исән әле Мин төкергән кан ак кар өстенә җәелә, һич тә үләсе килми икән бит Гаиләм кала, балаларым кала. Күп югалтулар белән алдыбыздагы икс авылны алдык. Гөрелдәгән га вышка алга, фронт ягына карадык Ьср-бер артлы тезелешеп, өч танк килә. Нәкь минем өскә турылап киләләр. Миндә граната-фәлән юк. винтовкадан гына атам, танкнын исе дә китми Снаряд чокырына тошеп яттым Менә килен җитте... күп булса, ун метрлап калды... менә чокырым белән бергә сыгып китә дигәндә генә танк сул ягына кинәт борылып куйды, «кырт» итеп борынын күгәрде, көпчәк чылбыры өзелде дә. дөрләп яна башлады Люк ачылып китеп экипаж чыга башлаганда, «атмаска»! дигән приказ янгыраганчы берәү атып өлгерде. Икенче немец, чыгуга, кулларын күтәрде Аның артыннан килгән танк та шундый ук язмышка дучар булды Өченчесе качып китәргә өлгерде. «Ур-ра!» кычкырып алга киттек ...Үзәндә, дошман ягында калдык Безнең тылга таба тагын бер калкулык сузылган. Шул ике калкулык култыгында, үзәндә, безнең взвод командиры Вересаев мәҗлес үткәрергә йөри. Безнең артта гына миномет ротасы ята Вересаев кунакка шуның командирың чакырып килергә куша Нишлисең, киттем Калкулыкны иелгән көйгә жан-фәрман йөгереп үттем. Әмма «кунак» килә алмаячагын әйтте. Ерактан әйләнеп кайттым. Вересаев чыгырыннан чыгып тузынды, чонки шактый ук кызган иде инде Планшетыннан кәгазь тартып чыгарды да, хәрефләрен чыпчык башы хәтле итеп записка язды. Миномет ротасы командирына мин шул гаписканы илтеп тапшырыр! а тиешмен «Есть!»—дидем дә киттем. Бараммы соң! Исерек кушуы буенча йөрсәң монда.. Юлымда иске окоп бар, шунда төшеп ятачакмын Әмма барып житә алмадым, көчле шартлау тавышы яңгырады. Вересаев тирәсендә ыгы-зыгы башланды. Янында гына мина төшеп ярылган, яраларын бәйлиләр иде 2 декабрь иртәсенде тагын ыгы-зыгы һөҗүмгә әзерләнергә приказ бирелде Хәлем авыр булса да. башкалар белән бергә булыр! а гырышам Өч мәртәбә ягып, өч мәртәбә тордым Дүртенчесендә сөртенеп барып төштем, авызымнан гөрләп кан китте. Шуннан арысын белмим, аңсыз ятканмын. Күзләремне ачканда, уң кулымның терсәге һәм кулбашым үтереп сызлый иде. Җәрәхәтемне бәйләгәндә гулысынча аңыма килдем . ин әтием көндәлекләрен укуны әлегә шушы урында туктатып торам. Каләмемне куеп, уйга биреләм... Өлкән буын кешеләренә көнләшеп карыйм мин Тырышканнар, тырматканнар алар, каһәрләнгәннәр, рәнҗетелгәннәр, әмма иманнарын жуй- маганнар, кыйблаларыннан язмаганнар Ниләр генә күрсәләр дә, тормыштан суынма! апнар, якты киләчәккә өметләрен өзмәгәннәр. Moi аен. нәкъ менә шуның белән дә бәхетле булганнардыр алар. Без, cyi ыштан соңгы буын, мондый бәхетне алар аңлаганча беркайчан да кабул игә алмабыздыр шикелле... Әтием сугыштан исән кайткан, әмма калган бөтен гомере буе шунда алган яраларыннан сызланып яшәде. Кырык җиде ел педагогик хезмәт стажы белән пенсия!ә чыкты һәр мизгелнең кадерен белеп яшәде, туктаусыз хәрәкәттә иде Шул еллар эчендә т ормышның яңадан-яңа сынаулары аша үтәртә мәҗбүр булды. Шулай да без аның үз язмышыннан зарланганын, сукранганын, тормышны каһәрләгәнен ишетмәдек Бүгенге болгавыр заманны, гомерләре буе ашкынып якынайтырга тырышкан якты киләчәккә буттан өметләренең челпәрәмә килүен күрә алмады кем белә, бәлки нәкъ менә шуның белән дә бәхетле бу лгандыр ул Авыр язмыш сынауларын, ихлас ялгышулар белән булса да. саф намус белән узган өлкән буын өчен горурлык хисләре, аларга ихтирам тойгылары уяна. Алар тормышы безнең өчен гыйбрәт булырлык.