МИСЫР ШАГЫЙРЕ ШӘРИФ АМИДЛЕ
МИСЫР ШАГЫЙРЕ ШӘРИФ АМИДЛЕ амлүкләр Мисыры дәүләтендә (1250—1517 еллар) яшәп иҗат иткән һәм го- мумтөрки әдәбиятта сизелерлек эз калдырган әдипләр байтак. Кызганыч ки, әсәрләре уртак мирас буларак татар әдәбияты тарихында да хаклы рәвештә өйрәнелергә тиешле булса да, мәгълүм сәбәпләр аркасында алар галимнәребез игътибарыннан һаман читтә кала килде. Шундый каләм ияләреннән берсе Шәриф Амидле тәхәллүсе белән билгеле булган Хөсәен ибне Мөхәммәд әл-Хөсәени әл-Хәнифи исемле шагыйрь. Дөрес, аның тәрҗемәи хәленә нисбәтле мәгълүмат әлегә күп түгел. Ул Амид, ягъни хәзерге Диярбәкер шәһәрендә (1515 елга кадәр мөстәкыйль Амил дәүләтендә) туган (елы ачыкланмаган). Әдип XV йөз азакларында мәмлүкләр Мисырына күчеп килгән һәм вафа гына кадәр шунда гомер кичергән Аның үлгән елы чыганакларда төрлечә, ягъни 1519; 1520; 1523 еллар дип күрсәтелә. Шәриф Амидле үз чоры өчен мәгълүм дәрәҗәдә гыйлем иясе, тирән фәлсәфи фикер йөртүче, күп телләр белүче шәхес булган Аның тарафыннан язылган «Нәфаиселмәҗалис әс-солтанийа» («Солтан мәҗлесләренең энҗеләре») дигән тарихи истәлектән күренгәнчә, ул сарайда сәркәтип вазифасын да башкарган. Әлеге ядкярдә Мисыр солтаны әл-Әшраф Кансау әл-Гаури (1444 1517) үзенең ярдәмчеләре белән үткәргән киңәшмәләрдән сөземтәләр бәян ителгән. Шагыйрьнең безгә билгеле булган иң зур иҗади казанышларыинан берсе— Фирдәүси «Шаһнамә»сенең тәрҗемәсе. Аны ул 1501—1510 елларда солтан Кансау әл-Гаури фәрманы буенча башкарган һәм әлеге хөкемдарга багышлаган. Тәрҗемә әсәр күләме ягыннан оригиналдан аз гына калыша, ул илле алты мен бәеттән гыйбарәт Тикшеренүләрдән күренгәнчә. Шәриф Амидле төрле жанрларда ижат итүче шагыйрь булган Укучылар игътибарына аның өч газәлен һәм бер мәдхиясен тәкъдим итәбез. Алар 1957 елда төрек галиме Шәүкәт Бәйсәноглы тарафыннан Истанбулда нәшер ителгән «Диярбәкерле фикер вә сәнгать адәмнәре» дигән китаптан алынды. Әсәрләрнең транскрипцияләре мөмкин кадәр аңлаешлы итү максатыннан чыгып эшләнде һәм хәзерге татар әдәби теленә сүзгә-сүз тәрҗемә ителде