Мин
Мин — йөрәк кенә бары, Йөрәк кенә! Акылым да йөрәгемдә тибә. Мин — сулкылдап торган йөрәк кенә. Мин — кагынып торган йөрәк кенә. Мин — кабынып торган йөрәк кенә. Тыннар каба бу йөрәккә, Шатлык кага бу йөрәккә. Әрнү сара бу йөрәккә. Ал кан тама бу йөрәктән Тормыш тамырына.— Кагынырга. Кабынырга, Сагынырга! Мин — йөрәк кенә бары. Сулык-сулык йөрәк кенә. Йөрәгемне белми торып, Мине беләм димә! 1995 Уяттылар... Шундый рәхәт иде. Шундый тәмле иде бу йокым. Авызымнан өзгән бал шикелле Татлы төшем калды бер йотым. Мин Күзләремне чытырдатып йомам. Төшми күзгә, кунмый керфеккә. Качып киткән инде татлы йокым. Уятучым килеп өркеткән. Бу елларым татлы йокы төсле. Баллы төшләр кебек сөюем. Үзем кадәр алтын китерсә дә Уятмасын мине беркемең! Уятмасын! Татлы сөюләрем Томан кебек эреп таралыр. Сөю белән бергә китәр йөрәк, Китәр өмет... Миннән ни калыр? 1995 Бүре булып улыйсылар килә. Улап булмый. булмый үкереп. Бәгыремне йолкып алганнармы. Эчем яна, яна үтереп! Бүре булып улыйсылар килә. Урманнарның тапмыйм ешлыгын Күз яшенең ачы тозы гына Ала алмас җанның юшкынын. Бүре булып улыйсылар килә. Бүреләргә ят шул бу халәт. Күкләр ярлыкамас гөнаһларны Кичерә күр безгә. и хәят! 1994 Аңлый алсаң, аңла. Аңламасаң. Гаепләмә! Кофер булыр уең Ахыр чиктә онытырга мөмкин Керәшеннең гөнге сабантуен Куе үлән арасына поскан Оялчан ул алсу җиләкләрне Кичерергә Рөхсәтсез-нисез Урыныннан купкан йөрәкләрне! Гаҗәпләргә калган дөньялык та Гафу итәр ул гөнаһсыз төнне. Аңлый алсаң, аңла, Аңламасаң, Гаепләмә. Аклама да мине! 1990 Өмет сорыйм Караңгы төн минем тәрәзәмнең Сары уты белән туена. Кайта, кайта! Күзләремнең нуры Сузылып яза кайтыр юлына. Аһ, син түгел! Күзләремнең нурын Таптан-сытып үтә җиде ят. Җиде кабат рәнҗи сиңа күңел, Күктән гафу сорыйм җиде кат. Ярлыкый күр ялгыш уйларымны. Хәвефләрдән сакла, кадерлем! Таң сызыла апак офыкларда. Сыза, сыза әрнеп бәгырем! Караңгы төн минем күңелемнең Өмет уты белән туена. Алданганын сизеп өметләрнең Ашкындыра шайтан туена. Вәсвәсәлән арындырчы җанны! Мин күкләргә карап ялварам. Кайтырсың дип, иртән Ышанырга. Өмет сорыйм, өмет... Алламнан! 1995 Киләчәкюн шигырь Соңгы кышның соңгы кары төсле Соңгы яры булып дөньялыкның. Бар өметләр сүнеп беткән мәлдә Соңгы яра булып син калыктың. Яңгыр җиле белән килдеңме син. Әллә сине буран китерде Кыш идеме, җәйме... ахрысы яз— Яшеннәрнең угы кителде. Кыш белән җәй аерылмый калды. Яңгырлы кар яуды сибәләп Ак чәчкә дип Ап-ак кар өстенә Килеп кунган ап-ак күбәләк Өшеп үлде... Әллә пешеп үлде. Ярылдымы әллә йөрәге’! Язган яры кышкы кар булган ла, Әйтәм җирле җәйдә килмәде. Соңгы кышның кары булып тамды Соң сөюнең салкын яшьләре. Мәхәббәттән йөрәк ярылганда Угы сынган яшен яшьнәде. . 1996