Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЛЛӘ НИШЛӘДЕ БУ ХАЛЫК!

 Карап-карап торам да, тагын бер карап куям әллә нишләде бу халык! Акча жене кагылды бугай, һаман акча сорый да акча сорый! Әллә ул агач акчаларны утын урынына якмакчы инде? Урамда - май Табигать уяна Җан уйный торган чак. Ә халык шуны да сизми. Аңа акча давай! Былтыр! ының февраль асныкын давай, мартныкын давай! Әллә нишләде бу халык! Хәтта борынгыларның: «Ала каргада алача! ын булсын, кыш кайтмаса яз кайтыр!» дигән сүзләрен дә онытты Ә бит унлап карасаң, юкка гына әйтмәгән аны безнең әби-бабайлар! Тир түгеп эшләгән акчаңны биш-алты ай буе бирмиләр икән, бу бит синең биш-алты каргадан аласың бар дигән сүз! Киләчәктә ометсн арта дигән сүз1 Яшибез дигән сүз Тик шуның аңламый халык һаман акча сорый: янәсе, бер тиенсез ничек яшәмәк кирәк9 ! «Ничек яшәмәк кирәк?» Декабрь акчасын алалмыйча. апрельдә ничек яшәдең, хәзер дә шулай яшисең инде. Нигә аны сорап торырга? Барыбер акча да. җавап та бирүче юк. Адәм рәтле илләрдә генә биреп баралар бит аны. Бездә түгел Аласыбыз, чыннан да. ала карга кулында бит безнең. Ә ала каргадан сорадың ни дә, сорамадың ни! Ул барыбер адәм телен аңламый ич анын үз карүз җыры Ала карга кешене аңлый дип уйлагандыр инде, әнә берәү биреп караган иде соравын. Соравы калды, үзен идән астына чумырдылар, ахрысы үзе дә күренми тавышы да ишетелми Әллә нишләде бу халык! Яхшылыкны да аңламый. Сәмән урынына кулына товар китереп тоттыргач та түшәмгә сикермәде Акчаны акчалата бирергә кирәк, йәнәсс Йә, әйтегез, өлешеңә тигән көмешең өчен бер кочак товар күтәреп кайту начар нәрсәме9 Әйтик, химкомбинат эшчеләренә былтыргының августы өчен быелның маенда кер юа торган порошоклар белән түләделәр, ди. Алар нишли9 Шу ларны күтәреп базар! а элдертә. Хәрәкәттә бәрәкәт, дигән борынгылар. Тоз чыгаручыларга тоз. шырпы ясаучыларга шырпысы белән түлиләр икән, димәк, аларда да базар башланды дигән сүз Йә, әйтегез, базар начар нәрсәме9 Башта гына уңайсыз тоела, ди ул Товарыңны күтәреп бер йори башласаң, аның берние дә юк. ди. Алтыга ал. бишкә сал исемең булсын сәүдәгәр. Әнә күршем Сәгыйдулланың әйләнеп карыйсы килмәгән иде шул базар дигән җиргә. Резин заводында эшли ул. Балалар open уйный торган шарга oxinai.m презерватив дигән нәрсәкәй ясыйлар икән. Бер ай бирмиләр болар! а акчаны, ике. өч ай. Шулай ярлы ел да узып кию Анда да халык әллә нишләгән икән «Акчасыз ничек яшиек?!» - дин. хор белән каравыл кычкыра-кычкыра. директордан сәмән даулыйлар Директор каравыл кычкыр: ан эшчеләренә тыныч кына хөкүмәткә таба төртеп күрсәтә: ул акча түләми, янәсе Ә хөкүмәт елмаеп, озын, нечкә барма! ы белән серле игеп түшәмгә төртә Монысы инде, безгә Рәсәй түләми шул. дигән сүзне аңлата. Аласыбыз ала карга кулында, янәсе. - Әгәр дә сезгә акча шулай бик кирәк икән, товар белой альпыз. үзегез акча! а әйләндерерсез, ди алар эшче халыкка. Йәнәсс. хәзер бар җирдә дә шулай эшлиләр, һәм берәр кочак теге резин нәрсәкәйне биреп җибәрәләр. Шуларны күтәреп кайткач, күршем башта кеше күзенә күренергә оялып йөрде. Күз алдында кара чәче агарды мескеннең Акчалары да юк. бу реши нәрсәне до кеше арасында сатып йөрер! ә кыенсына Җитмәсә, шуны күтәреп кайткач, ай буе хатыны талаган. Болар белән кызлар янына кыякларга җыенасыңмы әллә, йәнәсс Теткән генә тегене1 Чөнки аның бу әйберләрнең иренен К ничә айлар буе тир түгеп алган эш хакы икәнен аңларга акылы җитмәгән «Ялганлама, акча урынына монын ише нәрсә бирәләрме соң?!» — ди икән Бер ай буе тукый торгач кына тынычланган. Нишләсен мескен, оялып-оялып кына булса да. таныш-белсшләренә үзе дә саткалый башлаган аннары: акча кирәк, яшәргә кирәк ләбаса! Шуннан соң Сәгыйдулла күрше дә базар тирәләрендә чуалгалады. Йөри торгач, ул шул шау-шулы җиргә шундый ияләнеп китте, ял көннәрен гел шунда үткәрә торган булды. Эшләр ничек, сәүдә ничек бара, дим мин аңа беркөнне, имезлегеңне алалармы9 «Алалар, хәзерге заман өчен бик кирәкле нәрсә булып чыкты ул,— дип елмая Хәзер бит бала үрчетүдән курка халык». Аннары СПИД зәхмәтеннән дә саклый икән бу нәмәрсә Тора-бара күршем базар мөнәсәбәтләренә муеныннан кереп чумды Эшеннән ни ияреп кайта, шуны алып чыгып сата башлады. Хәзер Сәгыйдулла күршене күргән дә юк һаман базар юлында ул. Менә шулай кешене үзгәртә дә куя икән базар дигән нәрсә! Базар тирәсендә кайнаштымы, кешене ачтан үтерә алмыйсың инде! Әллә нишләде бу халык! Рәсәй белән төзеген Шартнамә дә күренми аның күзенә һаман үз туксаны туксан: «Эшләгән акчаны да бирмәгәч, ни кишеремә соң ул Шартнамә9 !» — дип шаулаша һич аңламыйм, нигә шаулашырга? Рәсәй безгә тиешле триллионнарын бирмәгәч. Баш министр кайдан алсын ди9 Акчаны бездә түгел. Мәскәүдә сугалар бит. Бу инде тагын, безнең ала каргадан аласыбыз бар. дигән сүз. Димәк, өмет белән яшибез! Йомшак кына барып кергән шул базар тирәләрендә кайнашсак, бәлки, исән- сау да калырбыз әле Өмет белән яшик, өмет белән! «Карале, һаман яшәп ята бит болар!»—дип, бөтен дөнья шаккатсын! Кампрамис тарший литинат Галявиев булам мин Учаскувый инспектор. Тәртип сагында торам, ягъни Эшме? Төрле чак була инде Хәзер бит беркемгә бер сүз әйтеп булмый ипи шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп сорап тормыйлар. Шуңа күрә безнең эштә ин главные — кампрамис Кешегә патхут табу, ягъни... Ә-ә-нә теге йортта Шәмсетдин исемле егет тора. Әле өйләнмәгән, ялгызак, ягъни Чөнки өйләнергә вакыты юк аның — һаман төрмәдә, һаман төрмәдә. Сиңа сатучы булып эшләргә ярамый, дип тә карыйлар үзенә Юк. тыңламый, кайта да тагын кибеткә барып керә! Керә-керешкә күп итеп умырырга готына. Шунсыз яши алмый. Аннары тагын утырталар үзен Төрмәдән чираттагы срогын тутырып кайтканын ишеткәч, киттем мин моның янына Кылларын чиртеп карарга. Дальнейшем ничек яшәргә тели, ягъни Учаскувый буларак, мин кешеләрне белергә тиеш — Җитәр. Шәмсетдин, сәүдә тирәсендә бүтән кайнашма инде син! Акылга утырырга вакыт'—дим моңа Дорес әйтәсең, гражданин нәчәлник, бу юлы ул тирәгә борылып та карамыйм.—ди бу Чыннан да. торды бит сүзендә: аракы заводына барып керде. Ярар, дим, селтәнеп йөргәнче, эшләве хәерле Алай да күздән ычкындырмыйм моны Ни әйтсәң дә, учаскувый үзенең кешеләрен белергә тиеш, участоктагы хәлләр өчен мин җаваплы Күрәм. бераздан баһадирдай егетләр белән дуслашып китте бу Тс1сләрнен барысында да—машина1 Аны эшкә дә илтеп куялар, машина белән каршы да ала болар. Бер дә бер көнне карыйм: Шәмсетдин торган өйнең подвалын чистарта башлады егетләр — Шахмат клубы ачабыз, диләр «Менә рәхмәт төшкере, бу юлы Шәмсетдин, чыннан да. акылга утырып кайткан түгелме?! дип уйлыйм эчтән генә Маладис. нинди игелекле эшкә башы җиткән!» Йөрим шулай, клубны кайчан ачарлар икән. дип. көтеп Эшләре күз(ә күренеп тәгәри кебек: тимер ишек, тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр дә куйды болар Төнлә дә эшлиләр—нидер китерәләр, нидер алып китәләр, подвалда төне буе ут янып чыга. Тик клуб кына һаман ачылмый Туктале, дидем шулай беркөнне, нәрсәләр маташтыралар икән, барып карыйм әле. С м аЯ’ ЭШләР егез ничек бара'' дип кызыксынам Шәмсетдиннән И-и. мондагы эшнең иге-чиге юк әле' ди Шәмсетдин Сизәм. минем килүне бик өнәп бетерми бу Алай да. әйдә, гражданин нәчәлник. синнән яшереп бул.мас. сөйләшәсе сүзләр дә бар ди Кызык кеше бу Шәмсетдин тегендә удырып өйрәнеп беткән, күргән саен «гражданин нәчәлник» дип кенә дәшә Шалтыр-шолтыр итеп подвал ишеген ачып җибәрүе булды, борынга әллә ниткән тәмле ис ки1ереп бәрде. Сизәм хәмер исә Валлаһи, затлы хәмер исе! Әллә нишләп киттем Кичә артыграк та җибәргәнмен бугай Алай да. дәшми генә Шәмсетдин артыннан атлыйм — Менә монда чаң торачак, ә монысында бөке станогы бөкеләр шапылдатачак. - ди ул. ниндидер бүлмәләргә күрсәтеп - Нинди чан, нинди бөке, нинди станок’’1 мин әйтәм Аларның шахматка ни катнашы бар?! Соң. гражданин нәчәлник. хәзер бизнес заманасы лабаса. Аракы чыгарачакбыз без моннан, ди бу. Күзен дә йоммый бит ичмасам' Каттым да калдым - Бизнесын бизнес та. тик тагын утырталар ич сине! дим Курыкма, гражданин нәчәлник, хәзер алай мәтәштермиләр Югарыда үз кешеләребез утыра. Хәзергесе көндә подвалны хосусыйлаштыру һәм аракы чыгару өчен рөхсәт кәгазе алу өстендә эшлиләр һәр нәрсә законга туры киләчәк, гражданин нәчәлник Алайса нигә шахмат клубы ачабыз дип баш катырдыгыз сон? - минәйтәм. Булачак анысы, булачак «Шахмат клубы» без чыгарачак яңа аракының исеме шулай булачак, гражданин нәчәлник Менә сиңа мә' Болай булгач, хәзер үк эләктең бит син, Шәмсетдин туган' Ничек кенә әле! Менә хәзер башлыкларыма шалтыратам да. сезнең бу «заводиьп ызны чәлпәрәмә китерәчәкләр Законный, имеш' Беләбез андый нәрсәләрне. Хәер, туктале! Үземне эләктереп куймасыннар тагын болар Хәзерге заманны аңламассың: бизнесменнарның, каракларның югарыда үз кешеләре, ә югары- даг ыларнын түбәндәге үз бизнесменнары, үз караклары Шулай уйлана-уйлана Шәмсетдин артыннан атлыйм Зур бер бүлмәгә килеп кердек Кечкенә ресторан дип белерсең! Нәрсәләр генә юк' Идәндә - төрле агачлардан эшләнгән төсле паркет. стеналар да кыйммәтле агач плитәләр белән Тышланган. Затлы, күгг кәнәфиләр! Безнең район милициясе башлыгының кабинет дигән нәрсәсе моның янында чүп кенә! Монысы минем офис булачак, диде Шәмсетдин, өстәлгә чит ил шешәләре тезеп. Әнә теге ишек бассейнга чыга Шәмсетдин белән бик яхшы гына утырдык Башым да жиңеләйле. яңадан туган шикелле булып киттем. Алай да сак булыгыз, дидем мин аңа. бу изге эшендә уңышлар теләп Ходай сакланганны саклармын, дигән Әлегә. аллага шөкер, чит-ят күзләрдән Ходай үзе саклап килә Уйлап карасаң, Шәмсетдин менә дигән егет икән, әй! По савмистительсту мине үзенең тән сакчысы итеп алды, төшемдә дә күрмәгән акча түләп гора хәзер миңа хөрмәтле Шәмсетдин Вагыйзович. Саулык бирсен ана Ходай һәм төрмә юлларыннан сакласын! Менә шулай инде безнең эшләр Кампрамис дигән нәрсәгә таянсаң, бүре дә тук. сарык га бөтен