ХАКЫЙКАТЬ ЭЗЛӘП...
Шагыйрь Әхмәт Рәшитов, гәрчә, беренче шигырен 16 яшендә үк —1952 елда «Чаян» кебек мәртәбәле журналда чыгарса да, олы шигърияткә ул утыз яшен тутыргач кына, тормышның, ачысын-төчесен татып, кыйбласын билгеләгәч кенә ныклап аяк басты. Ул инде уңга-сулга бәргәләнүдән узган, кай тарафка юл алганын анык белеп бара иде. Моннан утыз еллар элек, без беренче мәртәбә танышканда ул әнә шундый ир-егет иде. Шигърияткә соңарып килү — балачаклары сугышка һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бу төркем өчен (буын дип әйтү дөрес тә булмас) уртак күренеш булды булса кирәк. Алар күбәү иде; соңыннан кайберләре тел йә әдәбият галимнәре, түрәләр, журналистлар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре булып, төрлесе-төрле якка сибелделәр. Сибелделәр дисәк тә дөрес булмас, чынлыкта алар бер хезмәткә — халыкка һәркайсысы хәл кадәренчә хезмәт күрсәтүгә җигелделәр. Әдәбият тарихын өйрәнүче галимнәребезгә аларның исемнәре кирәксә, «Беренче карлыгачлар» төпләмәсендә чыккан беренче, икенче, өченче китапларны гына күзәтеп чыгу да җитә. Быел алтмыш яшен түгәрәкләгән Әхмәт Рәшитов әнә шул төркемнән Үзләреннән бер ун елга элгәрерәк чыккан буын —Шәүкәт Гали. Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Хисам Камалов, Рәшит Гәрәйләр ижади эзләнүләрендә Такташка, Фатих Кәримгә, Әхмәт Фәйзигә. Гали Хужинга. Сиб1ат Хәкимгә, Зыя Мансурга, Шәрәф Мөдәррискә таяндылар. Әхмәтләр төркеме дә тырышып-тырмашып, инде шактый чарланып, әнә шул эздән килде... улай бервакыт Әхмәтнең туган авылына кайттык Гаҗәп үзенчәлекле, гаҗәп күпкырлы төбәк бу. Буа. Яңа Чәчкап авылы... Миннән ун яшькә өлкән каләмдәш дустым Әхмәт Әхәт утлы Рәшитов әнә шунда туып үскән Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Әнисенең чардуганын бизәклибез. Байтак кына еллар үткәч, «Йөрәк кыңгыраулары» (1986) китабыннан шагыйрь дустымның әнисенә язган эпитафиясен укып сискәнеп киттем: Бар ачысын татып ятимлекнең. Күп еладым күңелләрем тулып Яшем тамган җирдә гөлләр үссен. Әнием, сиңа соңгы ядкарь булып һәр яз саен җир гөлгә, чәчәккә күмелә икән — бу безнең күз яшедер Бу — халкымның күз яшедер. Әхмәт изге күңелле зат. Әгәр ул «яшем тамган җиргә гөлләр үссен» дигән икән, безнең бабаларыбыз да шул теләктә булгандыр Югыйсә, каргышлардан җир кара көйгән булыр иде. Гел болан яшәрмәс, чәчәк-гөлгә төренмәс иде. игърияткә кереп килә торган Әхмәтләр агымы куәтле агым иде. Татар халкының үз язмышы сыман—күз-яшьле агым иде. Алар инде менәменә ияргә менәбез дип кенә торганда, империя тормышында гаҗәеп хәлләр булып алды. Ш Ш Ш Сталин үлеме.. XX съезд... Хрущев доклады. . ...Әдәбият мәйданына бер-бер артлы титаннар кайтты. Әлбәттә, аларнын күпчелеге шагыйрьләр иде. Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Ш. Бабич, Н. Думави, С. Сүнчәләй... Үз аягы белән легендар Туфан. ...Меңнәр кайтты, меңнәр тегеннән — Тарих төбеннән. һәркайсысы безгә мең кат кыйммәт Культнын барлык мөритләреннән. Культ догмасы өтекләреннән.— дип язды ул. Әхмәтләр төркеме бу вакыйгаларны алкышлап каршылады. Әгәр дә бу үзгәрешләргә Җәлилнең кайтуын, аңа Герой дәрәжәсе һәм Ленин премиясе бирелүен дә искә алсак, чыннан да башлар әйләнерлек иде. Әнә шул вакыйгалар агышында әле мәктәп парталарында. ВУЗ аудиторияләрендә утырган яңа бер буын камилләште. Алар ялган патриотизм белән агуланмаган, яңа яшь көчләр иде. һәм алар яшен тизлеге белән «Әхмәтләр төркеме» менәчәк әзер ияргә сикереп атландылар Талантлылар, чисталар, яктылар. . Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт. Каушап калырлык та иде. «Төркем» чигенеп куйды. Берничә елдан соң гына аңнарына килеп, иң талантлылары, Әхмәт кебек шигърияткә фанатикларча бирелгәннәре генә әнә шул буынга кушылып, ияреп китте алачаклары орыш елларына туры килгән бу агымның кичерешләре бердәй иде. Әхмәт Рәшит аны бер шигырендә искиткеч төгәллек белән сурәтләп бирде: Хәтерләмим, илгә дошман кергәч. Әтием ничек солдат булганны да, Билләренә каеш буганны да. Күзләремә яшьләр тулганны да. Ул кнткәчтен койма ауганны да. Соңгы хатын аның алганны да Дүрт ел үтте. Бер көн әни әйтте: «Зарыктырып көткән җиңү килде. Ир затыннан йортта хәзер инде Син бер үзен генә калдың».— диде Мин малайчак белән саубуллаштым. Койма төзәтергә чыгып басты.м Әхмәт - һөнәр иясе! Аның кулыннан килмәгән эш юк. Симсй (Семипалатинск) якларында мич чыгарып йөрүләре безгә мәгълүм Шуның өстенә ул тыш ысыз сәяхәтче дә. Шуңа да ул бер китабын «Сәяхәтнамә» дип атый. Ташкент. Алма-Ата. Кавказ гавы. Кырым —ул якларда яшәүче татар гаиләләре аның өчен авылдашлары кебек үк таныш, якын Сингапур, һиндстан, Малайзия һ б. дистәләгән илләрнең жилләре дә аның шигъриятенә үз эзен салып үтте Карыйм да. гыйбрәт алыйм, дип Дөньялар йөрим гизеп Юк. шагыйрь өстән күзәтеп кенә йөрүче, экзотика белән хозурланып кына ләззәт алучы түгел. Ул бит әле бик һәйбәт журналист, публицист та Менә утыз елдан артык инде көндәлек матбугатта булсын, радио-телевидение аша булсын ул үзенең саллы сүзен әйтә килә, һәм алар тематик яктан кешеләр язмышына кагылыш бөтен өлкәләрне иңлиләр Барыннан да бигрәк, татар милләте язмышын Б Татар иҗтимагый хәрәкәтенең бүгенгесе! . Кырым татарлары язмышы! Бүгенге эстрада җырларының сыйфаты! Санап китсәң, аны борчымаган, ул кызыксынмаган бер генә олкә дә юктыр сыман Менә «Азатлык» радиосын ачабыз. Аннан берничә көннәр инде татар әдипләренең фаҗигале язмышы турындагы тапшырулар тезмәсе бара. Тукай фаҗигасе. Исхакый фаҗигасе, Такташ фаҗигасе. . Анын шулай ук ерак илләргә ясаган сәяхәтләреннән сон биргән язмалары да беркемне дә кабатламый Бүген дә искермәгәннәр Кызганыч, мин югарыда санаган дөньяви хезмәтләр бер төпләмә — аерым китап булып тупланмаганнар. Югыйсә, без үзебез өчен өр-яңа Әхмәт Рәшитне ачкан булыр идек. агыйрьнең иҗатында тагын бер якты сәхифә — ул да булса җырлар. Хәтердә ул тыныч айлы кичләр. Хәтердә бормалы су юлы. Онтылмый беренче саф мәхәббәт — Онтылмый Агыйдел сылуы. 1966 елны язылган бу җыр утыз ел эчендә дөньяны урап чыкты. Булды бер заман, радио ачсаң —ул, ресторанга керсәң —ул, урамга чыксаң —ул Әйтерсең лә. бар дөнья үзенең беренче мәхәббәте белән яшәде Күпме генә, кайда гына яңгырамасын, җыр ялыктырмады, туйдырмады. Бу могҗизалы жыр бүген сәхнәгә менгән яшь җырчыларның да репертуарын бизәрлек Киләчәктә ул. әлбәттә, үзенең яна 3. Басыйрова. Н. Теркулова. Р Рәхимкуловларын табачак Гадәттә, радио-телевидение тирәсендә эшләүче шагыйрь-шөгарәнең, атнага ук булмаса да. айга берничә яңа җыры яңгырап тора. Бу басымчалык туктаусыз дәвам итә Әхмәт ярты гомерен шул сферада эшләсә дә, бу яктан чиста булды. Шагыйрьнең халык хәтерендә уелып калган җырлары байтак. «Язгы гөлем», «Зәңгәр күлмәк», «Әле кичә генә». «Җырым белән эзләп табармын». «Ашкынулы яз», «Тәрәзәләр язга елмая» һ б Әмма «Беренче мәхәббәт», барыбер, беренче мәхәббәт инде. хмәт Рәшит балачагыннан ук хакыйкать эзләп юлга кузгалган зат. 10—11 яшендә үк ул. сугыш калдырган ятимнәрне кайгыртуын сорап, Сталинга хат яза. Студент дәверендә, әле Җәлилнең беренче шигырьләре басыла башлагач, шагыйрьгә Герой исеме бирелсә, хакыйкать тантана итәр иде. дип Хрущевка хат юллыйлар. Халыктан шул хат астына Әхмәт меңләгән имзалар җыя Димәк, әгәр бүген шагыйребез Муса Җәлил Герой исемендә икән, биредә шагыйрь Әхмәт Рәшитнең дә өлеше бар Елмаймагыз! Елмаймагыз! Хакыйкать эзләп юлга чыккан Әхмәт ул! Хәтерем ялгышмаса. җитмешенче елларда булса кирәк. СССРда милли сәясәтне юлга салуны үтенеп Брежневка да мөрәҗәгать иткән Әхмәт ул! " «И шагыйрьлек!. И сабыйлык! И Әхмәтлек!..»—дияр идем. Бөтен яшәеше белән әнә шундый ул. Алтыдагы — алтмышта. Шагыйрь алтмышка якынлашканда да хаклык эзләүдән туктамады. Тапты ул аны. Чынлап тапты. Ышанмасагыз, аның соңгы поэма-өчлеген укып карагыз. «Колшәриф», «Сөембикә», «Мөхәммәдьяр» . Хаклык —халкыңның тарихында исән. Хаклык — халкыңның көрәшендә Дини (Колшәриф), сәяси («Сөембикә), әдәби-мәдәни (Мөхәммәдьяр) куәтен саклап корбан булган бөек шәхесләр көрәшендә. Хаклык эзләүдән туктама, Әхмәт туган! Остазыбыз Туфан әйтмешли: Ин ихлас иҗат, ин зур иҗат Алтмышлардан уз1ач башлана