Логотип Казан Утлары
Шигърият

Карлар ява

Тәңкә-тәңкә карлар яуган кичтә Яңа елны каршылаган истә; Син ап-актан киенгәнгә мәллә Чумган иде дөнья ап-ак төскә. Чыршыбызга хәтта аклык инде. Табын түрләрендә шатлык иде. Без биедек икәү ул чагында Бөтерелеп моңнар кочагында. Телләргә тик татлы сүзләр килде. Иреннәрдә тик елмаю иде, Онытылмаска күңелләргә сеңде Шул кичәнең матур истәлеге. ...Бер ел гомер кичкән -ядкарь исән,— Ак тылсымлы кичә чыкмый истән; Тик нигә соң кабат сагыш җанда. Сүнү белмәс утлар яна анда... Күр, уйларга безне сала-сала. Тагып... былтыргыча карлар ява. Бәхетсезләрне кызганып... Бу дөньяда иң бәхетсез җаннар - Тоткын, әсир вә кол җаннардыр; Эчләрендә күпме адәмнәрнең Дөрли-дөрли утлар янадыр. Күкне иңләп оча азат кошлар. Черки булып черки иректә. Ә адәмнәр ник соң газап чигә. Ходай яшәр гомер биреп тә. Чәнечкеле тимер чыбыкларга Җил кагылып моңнар тарата; Өзеләдер лә һай үзәкләре. Ерак йолдызларга карап та. Карлар ява И бу дөнья, ник ул тәмуг кебек Тоткыннарга, әсирколларга?! Елмаерга туган мескеннәргә Туры килә үксеп еларга. Иртән торсам, ихлас күңелемнән Дога кылам сөенеп көн саен: — Яраткансың мине азат итеп — Мең-мең рәхмәт сиңа, ходаем! Таптыңмы?.. Россия шовинистларына И ватансыз кавем, әрсез кавем, Җанда яман уйлар уятып. Кая барып бәрелергә белми, Йөгерәсең дөнья буйлатып. Варяглардан грекларга барган Олы юлда талап йөрсәң дә, Византия таҗын кимәкчесең, Шөкер итми башың исәнгә. Дәгъва итеп Тмутораканьга, Скиф курганнарын актарып. Өлешенә кереп башкаларның. Язмакчысың үзеңә ак тарих. Оныклары бүген Урартуның — Кавказ җире «тырный эчеңне»; Акылын җуйган илсез илбасарлар Кол итмәкче горур чеченны. Җитмәгәнме яулап алганнарың?! Җитмәгәнме талап җыйганың?! Килер бер көн... тотмас дисең мәллә Күз яшьләре ярты җиһанның?! Белми дисең мәллә Хак тәгалә һәрбер гамәл, һәрбер актыңны?! «Бәхет эзләп» җир читенә чаптың — Бәхетеңне әмма... таптыңмы?! Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә мәрсия Язлар килә... кабат язлар килә... Зәңгәрләнә бара аяз күк. . Бар тарафны назлап кояш көлә — Дөнья матур... бары Рәшит юк. Мәйданнарда кайнар чакырулар Йөрәкләрдә, димәк, сүнми ут; Татар өчен мөстәкыйльлек даулап Көрәш дәвам итә. . Рәшит юк Шигарь булып яңгыраса шигырь. Күңел таша, шаша шактый ук; Илда сирәк кунак шатлык та бар. Тик сөенеп булмый Рәшит юк. Нәрсә булды миңа Күзләремә никтер йокы керми- Хәлләремне белеп тора тик ай; Нәрсә булды миңа, нәрсә булды — Ахрысы мин гашыйк булдым бугай. Ай мөлдерәп карый күзләремә Күңелемдә сәер моңнар тулы: Көләсе дә килә, елыйсы да Нәрсә булды миңа, нәрсә булды? Беренче кат бит бу барысы да. Ничек аңлыйм сон мин бөтен серен: Ничәнче көн инде мин дөньяда Әллә нинди уйлар белән йөрим. Тик ул дәшсен генә, мин сүземне Күз карашым белән аңлатырмын. Ай да әйтер аңа уйларымны Яратырмын кебек, яратырмын Ходай ярлыкасын... . Әхлак читәннәрен урый-урый. Күз төштеме берәр матурга. Иблис белән икәү култыклашып. Йөргәләдек гыйшык сатырга. И урланган бәхет татлы җиңү. Ә соңыннан яну кирәктә Пүртәнкәңне киптерерлек кенә Мескен бер ут пыскый йөрәктә Цезарь хатыны да гыйффәтлеккә Беләсез би i! дәг ъва и i мәгән Байлык һәм дан һәммә нәрсә булган. Тик барыбер нидер җитмәгән Баш очында кояш елмайсын да. Тәннәрдән дәрт ташып торсын да. Кыен үтеп китү кызыкмыйча Таза бәдән, зифа буй-сынга. Панналарны хәт ia сугыштырып һәм мәхәббәт тагып законсыз. Күпме фаҗигага сәбәп булган Гайрәтле ир. назлы хатынкыз Югыйсә бит бу дөньяда бары Пар аккоштан үрнәк аласы... Гөнаһларны ходай ярлыкасын — Без бит фәкать Адәм баласы. Оҗмахлардан куып чыгарылган Атам Адәм, анам һава да; Бер алманың серен белгән өчен Дучар ителгәннәр җәзага. Ә безгә соң... безгә ни эшләргә — Яшәүнең бит бар үз кануны; Адәм гөнаһлары — мирас икән, Кирәк бары шуны тануың. Гөнаһларны юып булмасмыни, Ходай каршысына барып та... Без, кешелек яралганнан бирле, Ялварабыз: — Үзең ярлыка! Ялгызлык Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел. Үзең кайгыр, үзең егьла. үзең көл. Г. Тукай Бу дөньяда гел ялгыз мин — Чүлдә адашкан сыман; Эчемдә бер өн... туктаусыз Кабатлый: «Сынам... сынам...» Сынарга минем хакым юк, Ничекләр сынамасын, Якын дип йөргән кешеләр Ничекләр кыйнамасын. Ышанып ихлас дуслыкка, Бушатсам күңелдәген. Башыма төшә таш булып. Китереп моңлы чагын. Югыйсә минме язмышка Баш игән, җайга торган?! Озатты юлга олуг уй, Ышанып ныклыгыма. Җандагы хәтәр авазга — Әүвәлге хәлгә кайтып — Пышылдап кына эндәшәм, Сынма, дип, сынатма, дип. Пышылдыйм... ишетмәсеннәр Җанымның йомшак чагын. Сынаулар булыр—сер бирмә, Биектә канат кагын. Үзгәрә дөнья, диләр дә... Үзгәрми әле бик үк... Бүгене кичә кебек тә, Иртәсе бүген кебек. Сукрана-сукрана кеше Гел дөнья куа тора. Бер яман үлсә, урынына Яңасы туа тора.