ИРЕКЛЕ ТОТКЫННАР
Маңгаена төшеп торган каты чәчләрен Хәлимов сул кулы белән артка сыпырды, әмма бу мизгелләрдә дә карашын Сафиннан алмады Аның һәр хәрәкәтен, йөзендәге үзгәрешләрен күзәтеп, көтеп утырган Ленар Сафин моны да игътибарыннан читтә калдырмады, әлеге алымының нәрсә аңлатуын чамаларга тырышты Аның өчен бу мизгелләрдә бер нәрсә ачык мәхьлүм иде: беренче секретарь үгет-нәсихәттән туйды! Килеш-кыяфәте дә шуны раслап тора. Кояшта янган каратут йөзе пешкән кысла төсенә кергән; яңаклары шешенгән кешенекедәй бүртенгән; күз кабаклары, калын иреннәре аска салынган; кысык күзләре, корбанына ташланырга әзерләнгән карчыганыкы күк, усал, шәфкатьсез карыйлар. Ул монда беренче тапкыр гына түгел, бүлмә хуҗасының бу кыяфәте ни чагылдыруын өйрәнеп өлгергән иде инде. Димәк, алда «давыл» көтелә. Хәзер ул кычкыра, өстәл төя. яный башлаячак Ә аңа кадәр, «зилзилә» алдыннан, әнә шулай рәхимсез карашы белән тикшерә, сыный Аңа бу төр имтихан вакытында үзен ничек тотарга кирәклеге дә билгеле: йөзеңне яшерергә, күз карашыңны читкә күчерергә ярамый — бетте дигән сүз. һавадан куян өстенә атылырга әзер бөркеттәй, нәкъ шул мизгелне сагалый хуҗа. Йөзеңдә бер мускулың тартылса, карашың читкә тайпылганны сизсә, котырына башлый Шуны тойганга күрә. Сафин, карашын бер ноктага, аның күз алмасына төбәп, коеп куйган сын сыман төз утыра бирде. Бу минутларда аны сынаучы да үзен киеренке халәттә сизә, бар куәтен туплап, җавап тотучыга басым ясарга, үзенең өстенлеген сиздерергә, аны шулай сүзсез генә ихтыярына буйсындырырга тырыша һәм уйлана иде. Каршында утырган яшь кешене ул шактый өйрәнде, яхшы белә: теләсә кемгә яраган «ачкыч» аңа туры килми, кычкырып куркыта торганнардан түгел. Моны ул беренче күрүендә үк тоеп калды. * Журнал варианты. Роберт АЙЗАТУЛЛИН (1940)—журналист, вакытлы матбугатта хикәяләре күренә килә. Журналыбызда беренче мәртәбә басыла. Hop uimnia яши. М «Коммунизм юлы» колхозының икенче бригадасына район җитәкчесе язгы чәчүнен иң кызган чагында барып чыкты. Кипшенеп өлгергән бер басуны, чәчәсе урында, тырмалап яталар Син нәрсә эшлисен, малай? дип кычкырып салды ул, аның бригада агрономы икәнлеген белешкәч «Балчыкка чәчкән — кенәз»,— дигәнне ишеткәнен юк мәллә? Малайлар ыштансыз була. Хәким Нурович.— диде теге аның йөзенә туры карап. Мин бу жир өчен җаваплы кеше. Ә нигә чәчмисез, дым югалтасыз; — агрономның каушап калмавы, әдәп белән генә ана төрттереп алуы аны йомшарырга мәҗбүр итте. Монда алабута гына үстермәкче буласызмы әллә? — дип, аны үзенчә, икенче яктан чәнчеп алды — Монда еллар буе алабута түгел, солыча үстергәннәр.— дип төзәтте аны Ленар гап-гади генә.— Быел аны бетерү өчен көрәш башладык. Әмма кырда солыча юк. дым парга әйләнә бара. Бәген бәла да шунда шул, әлегә юк, ә иген чәчкәч, аннан элек шыта да басуны каплап кигә. ашлыкка үсәргә ирек бирми Ни очен? - дип сорарга мәҗбүр булды ул тәмам сабырланып. Агроном сөйләгәннәр аның өчен яңалык иде Әйдәгез, моны урынында аңлату ансат.— диде ул һәм. аннан рөхсәт тә сорап тормастан. басу эченә кереп китте, куллары белән җирне актарырга кереште. Өске катламны каеруга нечкә аксыл, озын тамырларны озми генә аралады Менә күрәсезме, алар бүген-иртәгә борын төртергә юра, бөртектән иртә шытачак Без тагын ике-өч көн көтәбез, ул тишелгәч, культиватор белән сөреп, тамырларын төптән кистерәбез һәм чәчәбез. Ул чакта бодай алдан тишелеп өлгерә, солычага үсәргә ирек бирмәячәк Өлкәдән солычага каршы мондый алым белән көрәшү турында бүген дә күрсәтмә юк иде әле. Ул чакта яшь агроном моңа үз белдеге белән алынган иде. Хакмы ул, түгелме билгесез Бу адымны кем тәкъдим итә? дип сорады ул. Мин Казагыстанда. Акмула өлкәсендә хезмәт иттем, шунда күреп кайттым. Анын өчен бары да берьюлы аңлашылды. Менә нәрсә, тәти егет, диде ул тавышын күтәрми генә Басу сиңа сынау кыры гүгел. Әгәр бу участоктан уңыш янәшә басуларныкын- нан ким чыкса, партбилетсыз калачагыңны белеп тор Партбилетны да алырсыз, кирәксә, эшемнән дә куарсыз, диде Сафин тәвәккәл генә. Уңыш җыйганда үзегезне чакырырмын. Хәлимов чакырганны көтеп тормады, колхозларга барган-кайткан- да, юл уңае гуры килгән саен, әлеге басуга сугыла узды Егет (хәер, аның хатыны, малае да бар икән инде) хаклы булып чыкты Көзен колхозның баш агрономын идарәгә күчергәч, бушаган урынга аны куярга тәкъдим ит ге. Ленар Сафин эшне оештыра белә икән Шуңа гәмам инангач. «Маяк»ка тәкъдим итте Гаҗәп ки, яшь агроном баш тартты: мәҗбүри эшләргә тиешле өч елы җәен тула, ул Казанга китәргә җыена икән. Әмма Хәлимов үзе тапкан, әзерләгән сәләтле яшь белгечне алай тиз генә кулдан ычкындырырга исәпләми иде: Сафин ишеләр җирдә чәчелеп ятмый Ул аны тагын да зуррак һәм авыррак колхозга «Таң»га куюны күздә готын, кайтарып җибәрде. Анда хисап җыелышы узып өлгергән, аның артыннан ук яңа рәис китерү килешми, кулай вакытны әзрәк көтәргә кирәк иде Күп кәгәргә туры килмәде һәм ул Сафинны кабат чакыртып алды. Әйдә, болай килешәбез, Ленар, диде секретарь сабыр, басынкы һәм үтенүле тавыш белән Син «Таң»га бар. өч ел эшлә. Колхоз исәбенә Нараглыда йорт сал Ике сәгатькә якын сузылган бу әңгәмә барышында Ленар күп төрле вәгъдәләр ишетте, әмма бусы телгә алынмаган иде әле. Беренче секретарь аңа ташлама ясыймы? — «Таңмда, үзегез беләсез, болай да эш бармый, мина үз йортым артыннан йөрергә вакыт булмаячак - Турыдан-туры баш (артуны ул килештермәде, сәбәп тапкан булды,— Колхозчылар да моны дөрес аңламаячак. Ну. анысын үзең карарсың.— Хәлимов, әйттем исә кайттым, дигәндәй, бу юлы аның белән бик тиз килеште — Мин моны сиңа барлык шартлар тудырылуын искәртеп әйтүем. Теләсә нинди ярдәм кирәк икән -туры үземә керерсең, уңай хәл итәргә ышандырам. Күтәрәмгә калган ат хәлендәге бу колхозны торгызып, урта куллар рәтенә чыгарсаң, әйткән иде диярсең, сигезенче бишьеллык йомгаклары буенча Ленин ордены синеке «Шөһрәт белән дә кызыктырмакчы була».— дип уйлап куйды Ленар. Тик аның үзенә моны әйтә алмый иде, чүбек чәйнәү санаса да, үз дәлилләрен яңа баштан кабатлады. — Хәким Нурович! Минем фәнни эшкә күчәргә җыенуым Сезгә күптән билгеле. Югары уңыш бирә торган яңа сорт бодай чыгару турында мәктәптә үк хыяллана идем. Институтның тәҗрибә хуҗалыгында урын бар. Бер үк вакытта фәнни эш белән дә шөгыльләнергә исәп. Минем анда эшләвем илгә файдалырак икәнен сез дә аңларга тиеш. Шуңа күрә мин «Таң»га бара алмыйм. Хәлимовның күзләре тагын кискенрәк кысылды, озын ак кашлары борын өстенә кадәр сузылды, йөзен юри читкә борып, күзенең агы белән генә аңа карап тора башлады. Үзен колхозга кодалаучының халәтен тоеп. Ленар әлегә кадәр телгә алмаган соңгы дәлилен дә китерәсе итте — Анда бара алмавымның тагын бер сәбәбе бар. Хәким Нурович.— беренче секретарь тавышлана, яный башлаганчы аңа моны җиткереп калу кирәк иде. Яшьли сөйгән кызым анда. Аның белән янәшә торып эшләве, яшәве дә бик авыр булачак миңа. Шуны да исәпкә алсагыз иде Хәлимов. ышаныргамы, юкмы, дигәндәй, аңа сәерсенеп карап торды. — Кияүдәме? Кияүдә, диде Сафин, аны-моны уйлап тормастан. Бик яхшы Пичәтен сугып, хуҗасына тапшыргансың, молодец. Бу очракта син түгел, ул оялырга тиеш. Билгеле, синнән түгел, иреннән. Ленар Сафин, гүя, күсәк белән ордылармыни, миңгерәүләнеп калды. Ксмнән-кемнән. әмма партиянең районда иң җаваплы урынын биләгән, йөзләрчә, меңнәрчә кеше язмышын хәл итүче җитәкче авызыннан, асылына да төшенеп тормастан. мондый әшәкелекне ишетүне башына сыйдыра алмый торды. — Тик бер нәрсәне исендә тот,—дип дәвам итте ул баягы салкынлык белән.— Хәзер аның белән бәйләнмә. Югыйсә, элекке гөнаһларыңның да калкып чыгуы бар. Хәлимов аңа психологик басым ясаганда кичерешләрен тышка чыгармаска тырышкан Ленар бу минутта кызыл чөгендергә охшап калган, яңаклары уттай яна иде. Тетрәнүдән айнып өлгермәгән килеш, ул бер хәрәкәтсез, ни дә булса әйтергә сәләтсез халәттә утыра бирде Бу мәсьәләгә беренче секретарьның мөнәсәбәте шундый булгач, ул аның аңлатмасын тыңлап та тормаячак, колагына да элмәячәк. Белеп тора: бу тарихның очына чыгарга түземе җиткән очракта да, мәсьәләгә икенче күзлектән карап, аны янә көлкегә әйләндерәчәк. Ул дәшми калырга мәҗбүр иде, бары, ризасызлыгын чагылдырып, аскы иренен генә тешләде. Үзе өстәл башында утыручыдан күзен алмады. тагын ниләр буласын көтте. Үгет-нәсихәгнең вакыты үтте. Бу сүз сөрешеннән дә ачык сизелә иде. ү Ул дөрес чамалаган булып чыкты. Да. синең дә планнарың бар. әмма КПСС райкомын бүген синекеннән мөһимрәк планнар борчый.—диде секретарь тавышын күгәрмичә генә. Ләкин әлегә кадәр сакланып килгән үтенү нотыкларының әсәре дә калмаган иле инде анда - «Таң»га председатель кирәк. Сиңа анда ничек тә барырга туры килер. «Башланды», дип уйлады Ленар эченнән генә. Хәзер ана авыз ачарга да ирек бирмәячәк. Алда куркыту, кимсетү, мыскыллау юлы белән «эшкәртү» генә калды. Хаксызга аларын ишетү күңелгә авыр, хурлыклы булса да. хәзер күнегеп килә, кем әйтмешли, беренче тапкыр гына түгел инде. гүзә. Институтка китү өчен котылуның бердәнбер әмәле шул. Кышын аны «Маяк»ка рәислеккә кыстаганда да нәкъ шулай булды. Алдан оештыру бүлегендә, аннан беренче секретарь бүлмәсендә үгетләделәр. Ризалык бирмәгәч, теленә ни килсә, шуны әйтеп, катлы-катлы сүгенеп, куып чыгарды соңгысы. Тагын шушы кәмит оештырылачак инде хәзер. Кичә бүлектә, бүген монда, үтенеп кыстап та бармагач, башыннан сыйпан кына чыгарып җибәрмиләр инде. Ул моңа рухи яктан күптән әзер. Ансы, хурлык булса да. ялынып, җибәрүне сорап утырудан җиңелрәк тә әле, мескенләнергә туры килми Кычкыра икән кычкырсын, бу көчсезлеге билгесе генә, ояты үзенә. Ленар үзе өчен хурлыклы бу чишелешне көтеп арган иде. вакыйгаларны тизләтәсе итте. Мин соңгы сүземне әйттем. Гаҗәп: секретарь кабынып китмәде, тынычлык саклады. Так. так Хәлимов тавышын күтәрмәде, әмма сүзләрен теш арасыннан сөзеп чыгара башлады. Демократик централизмны санга сукмыйм, дисең инде. Учти, моның зыяны бик зурдан тимәгәе Моның кисәтү икәне ярылып ята иде. Ул Сафинның моны ничек кабул игүен күзәтә башлады. Тагын күпмедер күзгә-күз терәп тын утырдылар Бу юлы әлеге уен озакка бармады Хәлим аннан үзе туйды, башын читкә борды, янә. инде ничәнче тапкыр, аның хисап карточкасына үрелде Кая. партбилетыңны бир әле. дип боерды ул. Үзе анкетадан башын да күз эрмәде. Партия дисциплинасына буйсынырга теләмәүче егетне КПСС членлыгына кем алды икән’’ Бу аның алдында яткан анкетадан ла билгеле, юктан сылтау, йомыркадан җөй. бәйләнергә җай эзләү генә иде. Беренченең соңгы соравы аны беркадәр сәерсенергә мәҗбүр итле, сагаеп ана карады: чын «зилзилә» кайчан башлана соң? Тик хәзер моны чамаларлык түгел. Хәким Нурмөхәммәтович документны алу өчен дә башын күтәрмәде, әңгәмәдәше йөзендәге үзгәрешләрне күрмәде, күзлеген борып очына атландырып, анкетага төбәлеп утыра бирде. Ленар партбилетын аның алдына куйды һәм уйлана башлады Ул аның нәрсәсен тикшерә? Аңа кадәр бүлектә нокта, өтеренә кадәр энә күзеннән үткәрделәр, өйрәнделәр бит инде Аннан берәр төрле ялгыш эзләделәрме? Хәрби часть партбюросына сорау ясатмакчылармы? Бу ана нәрсә бирә’ Ул бит шпион түгел, кемлеге билгеле, туганнары шушы районда. Әтисе әсирлектә булган өчен бәйлән мәкчеләрме әллә? Ләкин ул моны яшермәде, кандидатлыкка кергәндә үк әйт те. Ана ышанмасалар. ул чакта ук үткәрмәгән булырлар иде Тикшерделәр инде, дип куйды ул. сабыр канаты сынып Анда барысы да тәртиптә Тикшерүче аны. гүя. ишетмәде, билет битләрен актарды, исәп карточкасы белән чагыштырган булды һәм. чак кына сулга үрелеп, аны сейфка ташлады. Ишеген ябып бикләде, ачкычын кесәсенә үк салды. Яшь белгеч моны исе китеп күзәтеп утырды, авыз ачып әйтергә сүз тапмады. Янмый торган шкафны бикләгәч кенә аның нияте тәгаен ачыкланды Ул моны партия билетын алганын, кире кайтармаячагын сиздерү өчен эшләде. Бикләмәсә дә. тарткалашып ала торган документ түгел ләбаса. — Бар кайт.— Ул әле генә күпме киеренке сөйләшү алып барган әңгәмәдәшен, гүя, онытты, эшлекле кыяфәттә сводкалар кенәгәсен алдына ачып салды, кызыл карандашын саннар баганасы өстендә йөртә, кайберләрен билгели башлады. Ленар беравык шуны күзәтеп, үзенең бу хәлен уйлап утырды. Бәхәсләшү, тагын бер кабат аңлатырга тырышып карау файдасыз, дәлилләр китерелеп бетте инде. Сорау — хурлык, андый йомшаклыгын сизсә, ялындырачак, мыскыллаячак, анда да шартларына ризалашсаң гына, бирәчәк. Ул тавышсыз гына урыныннан торды, дәшми-тынмый чыгарга борылды. - Риза булсаң, килерсең.— Артында аның кеткелдәп көлгәне ишетелде. Аска карап, игътибарын кәгазьгә туплап утырган кыланса да, аны күзәткән, көткән икән.— Риза булмасаң, килеп тә йөрмә, шуның белән карьераңа тәре тамгасы салынган сана. Сафин, бу мизгелләрдә аның йөзен бик күрәсе килсә дә, тиешсез санады, саубуллашып та тормастан, чыгып китте. абул итү бүлмәсендә көтүчеләр, ишектә аны күргәч, башларын чайкап, сәгатьләренә күз салып алдылар. Тик ул боларны күрмәде, монда барлыкларын да тоймады, күзен кан баскан үгез кебек аска карап, берәүгә бер сүз дәшмичә, яннарыннан узып китте. Ишекне тышкы яктан япкач кына, барыннан да элек, тирән бер тын алды, кулъяулыгын чыгарып, яңакларын, муеннарын ышкыды. Җәя бавыдай тартылган мускуллары кинәт йомшап төште. Тик Ленар, гарьләнүдән , моны да, аяклары кая басканны да сизмәде. Бүген ул биредә сөйләшү җитди, киеренке буласын алдан белеп, үз сүзендә ахырынача торырга рухи яктан әзерләнеп килгән иде. Андый очракларда, ризалык бирмәсә, шәхси эше райком бюросында тикшерелүе, шелтә бирүләре, хәтта партиядән чыгаруга кадәр барып җитүләре дә ихтимал икәнлеге аңа мәгълүм иде. Әмма ул үзен якларга, институтка китсә, партиягә, илгә күбрәк файда китерәчәген исбатларга, шуңа башкаларны да ышандырырга исәп тотты. Бюро бер Хәлимовтан гына тормый. арада үзе сайлаган юлның дөреслеген аңлаучы, яклаучы табыласына өметләнде. Ләкин бөтенесе һич уйламаганча килеп чыкты. Башлык бернинди кагыйдәләр, әдәп, форма өчен генә булса да устав таләпләрен дә саклап тормады. Ул гына түгел, балалар белән шаяргандай, төп башына утыртты. Мондый кәмитнең максатын Ленар һич андый алмады: ни өчен шулай алдап эш итәргә? Аңа мораль йогынты ясар өченме? Хокукы чиксез икәнен сиздерү өченме? Мөгаен, шулайдыр. Артыннан мыскыллы көлеп калуы шуны аңлата. Ленар Сафин, Хәлимовның үзен тыңларга, аңларга теләмәвенә таң калды. Сөйләргә сүзе, ышандырырга дәлилләре җитәрлек иде югыйсә. Ул, әтисеннән яңарак туып кына калган малай, сугыш чорының бар авырлыкларын үз җилкәсендә татыды. Үзен-үзе белә башлаган көннән тамагы туярлык ашаганын хәтерләми — ачлыкка киселеп үсте. Әнисе, аны башкача саклап калыр әмәле югын белгәнгә, үзе үлгәнче имезүдән аермады. Колхоздан арып-талып, ач кайткан әнисенең буш имиләрен кан чыкканчы суыра торган иде сабый. Әнисе 1946 елның кышында вафат булды. Малай үзләренә өйдәш кергән тол Гайшә апа кулында калды. Хатын аны, биш яшьлек Ленарны, хәер теләнергә авыл өстенә чыгарып җибәрергә гадәтләнде. Ятимне кызганалар, бер йорттан да буш чыгармыйлар диярлек, муенына асылган чүпрәк букчасына алабута күмәче, көлчә, бәрәңге, хәллерәкләре берәр 14 К күкәй дә сала иде Гайшә апасы белән аның кызы Фәйрүзә дә ул кайтарган ризык исәбенә жан асрады Бер елдан соң әтисе кайтып тәште. Кулы имгәнгән, аягы чатан әсир язын авыл көтүен алды. Улын булышырга үзе белән ияртеп йөри башлады. Ленар көне буе мал-туар артыннан йөгерә, хәле бетсә, сахрада ук йоклап ала. Авыр, бик авыр иде. әмма авыл аларны туендыра килде Авылның ничек икмәккә тилмергәнен шулай татып үсте ул. Үзләренә һәм башкаларга да җитәрлек икмәк үстерү турында шул чактан ук уйлана иде. Мәктәптә төгәл фәннәрдән ана тиң укучы юк иде. Ул чакта яшерен күз атып йөргән кызы Гөлфия дә. укытучысы Нурия апа да ана матема- |ика факультетына керергә киңәш бирделәр. Әмма егет күңеленә алдан киртләп куелган максатына тугрылыклы калды, агрономлыкка укырга китте Яңа сорт бодай үстерү өчен аңа диплом гына җитми, ныклы белем кирәк иде Шуларны Хәлимовка аңлатырга иде аның нияте. Ул да кеше, хәленә керер дигән өмет белән килде райкомга. Кызганыч, башлык аның сүзләрен колагына да элмәде. кичерешләрен дә күрмәмешкә салышты Ленар партиягә ихлас күңелдән ышана. Аның программасын да. устав таләп иткән өчен генә түгел, чын күңеленнән таный. КПСС халыклар тигез, тату, бәхетле яши алачак коммунистик җәмгыять төзү әчеп көрәшә бит. Коммунизм муллык, иҗади ирекле хезмәт хөкем сөрәчәк җәмгыять. Барлык илләрнең хезмәт халкы гасырлар буе шул хакта хыяллана. Ул үзе дә шул изге, бөек максатка ирешү өчен хәленнән килгәнчә көчен кызганмый лиләргә, көрәшергә әзер. Партия әгъзасы булу өчен Ленар рухи яктан мәктәптә үк әзерләнә башлады. Институтта партия сафларына керү ансат түгел, студентлар арасыннан бик сирәкләрне, комсомолда һәм башка җәмгыять оешмалары эшендә үзен һәрьяклап күрсәткәннәрне генә кабул итәләр иде Ул шундый бәхетлеләр арасында булды, солдатта хезмәт иткәндә кулына партия билеты алган минутларны гомеренә истә калырлык, мәңге онытылмаслык вакыйга итен санады, сабыйларча самимилек белән сөенде Ул институтка әйләнеп кайткач. КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыт ы белгечләрен авылга җибәрү турында карары чыкты. Ленар моның белән килеште: авыл әзерлекле, белемле кадрларга мохтаҗ, алар анда бик кирәк. Диплом алганда, бу карар үзенә турыдан-туры кагылгач кына, күңелендә беренче тапкыр шөбһә уянды. Ул институтта калырга, аспирантурада укырга, бер үк вакытта өйрәнү хуҗалыгында тәҗрибәләрен башлан җибәрергә җыенган иде Институтны кызыл диплом белән тәмамлады, кафедрада калырга беренче кандидат иде. Әмма, чыгышы авылдан булган өчен, партком карары нигезендә, аны мәҗбүри рәвештә авылга җибәрделәр. Юк. авылдан качарга, җиңел тормыш хакына шәһәрдә төпләнергә дигән уй аның башына да килен карамады. Тәҗрибәләре уңышлы барып чыкса, башкүз алгач, берәр хуҗалыкны үзенә мөстәкыйль тәҗрибә участогы итәргә, шунда торып эшләргә дә исәпләп куйган иле Ләкин аны аңлау кая тыңларга да теләмәделәр партия карары һәй коммунист өчен закон. Ә ул карар нигезендә ана кимендә өч ел анда эшләргә кирәк иде. Күңеленнән бу карарны гаделсез санаса да. сорт сынау тәҗрибәләрен авылда ук башлан җибәрергә исәп тотып китте ул. Бер яктан бу уңай да әле: колхозла эшләп тормыш тәҗрибәсе туплаячак, анысы беркем бирә алмый торган хәзинә. Галим буласы кешегә авылны, игенче хезмәтен якыннан белү зарури Әмма Ленар ике нәрсәгә гарьләнде. Кафедрада аның урынына авы т тормышын китаплардан гына укып белгән, практик эшләрдә гел Ленар ярдәменә мохтаҗ курсташы Шәүкәт Нәбиевне калдырдылар Тумышы Казаннан булган өчен Моңын белән ул һич ризалаша алмады Кафел- рада Ленар калса, күпкә отышлы, җәмгыять өчен файдалырак булыр иде. Галимнәр арасында моны аңлаучылар бар иде, тик партия карарына каршы килеп, сүз әйтергә берсе дә җөрьәт итмәде. Аңа кадәр өч ел солдатта хезмәт иткән вакыты да фәнгә омтылган егет өчен җилдә очкан гомер иде. Тормыш тәҗрибәсен шактый туплап өлгергәнгә, ул калган елларында икеләтә куәт белән эшләп, артта калганнарын куып җитәргә исәпләгән иде. Ләкин бер нәрсәне игътибарга алмаган булып чыкты. Партия нормалары бүген дә аны үз кысаларыннан ычкындырмый икән. Быел, китәр чагы җиткәндә генә, моны кабат татыды. Райком секретаре аңа чат ябышлы. Алдан бер. аннан икенче колхозга рәислеккә кыса башлады. Аның шәхси планнары турында ишетергә дә теләмәде, партия исәбеннән лөшсрмәячәкләрен алдан ук искәртеп куйды. Аннан төшмичә, уңай бәяләмә китермичә, институтка документларны да кабул итмиләр. Яшь белгеч ике ут арасында калды: нәрсә эшләргә тиеш? Ризалык бирсә, килә алмый. «Рәислеккә кермим», дисә, мөгаен, парлтлядән чыгарырлар. Бу — институт, күңелдәге якл ы хыяллар белән гомергә саубуллашу дигән сүз; партиядән куылганны фәнни эшкә якын да җибәрмиләр. Бер-берсенә бәйләнгән боҗра шикелле бу. һич очын таба алмыйсың. Бер яктан карасаң. Ленар ирекле; икенче яктан — ирексез, төрмәгә ябылмаган тоткын шикелле. Шулай булгач, кем соң ул? Математика законнарына лаянып фикер йөрткәндә, аның кемлеге ике сүзнең суммасына — ирекле плюс тоткынга тигез була. Менә сиңа мә? «Мин — ирекле тоткын!» дип кычкырып әйтеп салганын сизми дә калды ул. Ленар үзенең бу ачышына үзе дә гаҗәпләнә һәм курка калды, күзәтүче булмасын дип, ашыгып, як-ягына күз салды. Ул инде машинасы янына җитеп килә, тирә-юнендә кеше-мазар күренми иде. Соңгы көннәрдә үзен өзлексез борчып торган соравына кабат әйләнеп кайтты: партиядән чыгарсалар, язмышы ни белән бетәр? Яшьлек хыяллары челпәрәмә килмәсме? Колхозда фәнни хезмәт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк: кишәрлекләп җир бүлмиләр; тиешле ашламаларны нормалап кертә алмыйсың; технология сакланмый. Соңгы өч елда ул моны үз җилкәсендә татыды, алдына куйган максатына ирешә алмады. * * * ифаханәгә дә кереп чыгасы бар иде аның. Миңнегөл икенчегә бәби тапты. Кичә аны күрсәтмәделәр, хатыны белән тәрәзә аша гына сөйләште. Ленар хатыны ята торган палата кырына килде. Әни кеше бала имезеп утыра иде. ирен күргәч, сикереп торды. — Малайны күрсәт, малайны! — дип кычкырды ул тәрәзәгә авызын куеп. Динарны! Менә кара, нәкъ үзең инде.— диде Миңнегөл, баланы тәрәзә каршында тотып. Әнисе белеп әйтә: аныкы шикелле чак кайтарма борын, чем-кара күзләр, йөзе генә кып-кызыл. Әти кеше аңа шактый озак һәм дикъкать белән карап торды. Кәефе күтәрелеп китте, авызы ерылды. Улын әйләндергән булып кыланды. Тик бу хәлләр озакка бармады, кырыс карашлы шәфкать туташы керде дә нәниләрне алып чыгып китте. Йә. үзең ничек инде? Безне күрергә генә килдеңме, әллә тагын чакырдылармы?— Миңнегөл. форточка аша ире сузган күчтәнәчне кабул иткәнче ук. үзен барыннан элек борчыган соравын бирде. - Чакырдылар.— дип кычкырды Ленар. Хатыны капны тиз генә үрелеп алды, эчендә ниләр барына күзен дә салып тормастан. тумбочка өстенә төртте һәм кабат баягы урынына әйләнеп килде; Ш Китәсеңме әйткәнсең ич? Ире аскы иренен тешләде Яңарак йөзендә балкыган якты нурлар сүрелгән иде инде. Ул хакта авыз да ачтырмыйлар. — Шуны раслау, хатынына төшендерү өчен кулын ук селтәп жибәрдеСүз «Таң» турында гына бара. Миңнегөл иренең гадәтләрен үзләштереп бегергән инде. эшне. Ленар әйткәнче үк чамалаган иде. Ире йөзендәге күләгә ана да күчте. Иреннәр тоташкан җирдәге борчактай кызыл башлы миңе көрән төскә керде, бит алмасындагы бәхет уентыгы югалды. Бу ничек була инде? — Күңелсез хәбәрнең беренче тәэсирләреннән айнып, ул телгә килде. Конкурска документларыңны кайчан илтәсең? Характеристика бирмиләр Хатынның бит мускуллары тартышып куйды, күңеле пошаманга төште. Елап җибәрергә дә әзер иде. Ул форточка янына ук килде, куллары белән рамга тотынып, аяк очларына күтәрелде. Син теләсәң дә. мин председательлеккә китүеңә риза түгел.— дип. элек тукыганнарын иренең исенә төшерде.-- Анда бер барып эләксәң, тиз генә ычкына алмыйсың. Аңлаттым, диде Ленар, кашларын сикертеп. Хатынының өйрәтүләренә аның эче поша, саруы кайный инде. Башка чакта булса, икенче төрлерәк сөйләшер иде дә. монда, шифаханәдә борчыйсы килмәде өзлегүе бар. Шуңа сабырлык белән очладьГГКешене тыңлыйлармы соң анда?! Бу ничек була инде? — Миңнегөл иренең үзе турында ни уйлавын күз алдына да китермәде, һаман бер тирәдә әйләнә бирде Көчләп җибәрергә закон юк Үзең риза булмасаң. берни эшләтә алмаслар. Ленар яхшы аңлый: Казанга кигәр җай чыкканда иренең авылда калырга ризалык бирүе белән беркайчан килешмәс хатыны Ул Казан кызы. Әти-әнисе анда, билгеле инде, алар янына кайту өчен җаны фида. Инде җай чыккан, иренә эш мәсьәләсе дә. нигездә, хәл ителгән. Үзе өчен уйламый да: инжснср-химик һөнәренә Казанда эш бетеп торамы9 ! Эшләтерләр, дип куйды ире. Әй. син әйтмәдең би i әле. бүг ен нәрсә белән бетте9 - дип исенә төшереп, ашыгып сорап куйды ул. Ризалык бирмәдем, ачуланып чыгарып җибәрделәр, диде ире теләртеләмәс кенә Әлсгә шул. Миңнегөл ирен тагын бер тапкыр кисәтергә кирәк тапты Син теләсәң нишлә, мин бармыйм. Камыш.тыга ике аягымның берсен дә атламыйм. Нигә икәнен үзең беләсең. Котылыр әмәлең бул- маса әйт: теләсә кая җибәрсеннәр, тик анда түгел. Минем соңгы сүзем шул: син анда икән мин әниләргә кайтып китәм. Миңнегөлнси Камышлыга барырга теләмәве Ленарның сыйныфташы Гөлфиягә бәйле иде. Ул иренең егет чагында. Гөлфияне яратып йөргәнен белә, әле дә аны көндәше итеп күрә иде. Ярар, мин китим әле. ;гиде Ленар Күңеле тынгы тапмый иде аның бүген, үзен кая куярга да белми иде. Райком бюросы утырышына чакырылган Ленарны беренче секретарь кабинетында аягүрә каршылады Йә. Ленар, ничек йокладың, нинди төшләр күрдең? диде ул нәзакәтле гөслә. Әйтерсең, кичә ике араларында дустанә аңлашу гына булган, бүген шуннан соңгы очрашу инде Төш күрергә вакыт тимәде.. диде Ленар, йокламаганын сиздермәскә тырышып Әйе. нервлар нык синең. Хәлимов йомшак келәм өстеннән тәмәке тарта-тарта йөренә бирле. Дөресен әйткәндә, көнләшерлек тә. Кушканны көтми эшли, үзеңне лаеклы тота да беләсең. Син теләсә кем 2. «к y.»J*3 гц 17 кубызына бии торган бәндә түгел. Дөрес эшлисен. Алда мине генә i ыңла. үсәргә мөмкинлекләрең зур синең. Уважаю мин сине Ул анын җилкәсенә кулын салды.— Йә. ничек, уйладыңмы? Ленар җавап бирергә ашыкмады, үзенең хәлен бүгенге шартларга куен чагыштырды. Үз-үзенә ясаган нәтиҗә аяныч иде. күңелендәге соңгы өмет чаткылары сүнде. Көтү бүлмәсендә кайсы кая стенага сөялен баскан. юан корсаклы агайларның берсе дә аның кайда эшләп, нинди файда китерүе турында уйлап та карамаячак, ул сүз башласа да. аның файдасына тел тибрәтмәячәк — үзләре өчен куркалар. Шулай булмаганда сигез кеше аягүрә басып, тавышы ишетелүдән куркып, чакырганын көтәрләр идеме? Монда Хәлимов бердәнбер хуҗа һәм. башкаларныкы күк. Ленарның язмышы да аның бер сүзенә бәйле. Бу йортта шундый язылмаган законнар хакимлек итә. Ул үзенең хаклыгын исбатлый алмады — җиңелде. Китсә дә.калса да бу шулай. Әмма хурлыклы рәвештә районнан сөрелгәнче монда эшләсә, аңа буйсынган хәлдә дә, көрәшне дәвам итү, хаклыгын исбатлау өчен мөмкинлеге кала әле. Ул үзен тиешенчә тотты, партбилет сорап килмәде. Моны аның хуҗасы да танырга мәҗбүр булды. Аңа билгеле ташламалар да ясады Тагын да юл бирер чамасы сизелә. — Бер шартым бар,— диде ул. - Нинди? — дип ашыгып сорады хуҗа. Үземчә. мөстәкыйль эшләргә юл куйсагыз, барам. Хәлимов. күзләрен зур ачып, күпмедер мизгелләр аңа карап торды - Менә бу егетләрчә. Молодец! Хәлимов борылып өстәле янына килде, төймәгә басты. Ишектә сәркатип күренде. Бюро членнары керсеннәр. Надя! ♦ * ♦ лдан бөтенесе шома, планлашгырылганча барды. Мостафа Та- липовны. халык аннан туеп беткәнлектән, бернинди тоткарлыксыз эшеннән бушаттылар. Хәлимов кабат мөнбәр артына чыкты, райком бюросының алмашка Сафинны тәкъдим итүен белдерде, тормыш юлы белән таныштырып узды, агроном буларак эшчәнлетенә югары бәя бирде. Аның артыннан сүз алган күрше колхоз рәисе Гәрәев, парторг Харисов та аның адресына җылы сүзләрне кызганмадылар. Президиум өстәле артында утырган булачак рәисне бастырып, халыкка күрсәтеп тә алдылар. Бөтенесе тоткарлыксыз үтте, уңай, кире якка да сүз кыстыручы табылмады Тавышка куйдырып аласы гына калган иде. Бәлки сорауларыгыз бардыр? дип куйды Харисов, бу эшнең телсезләр җыенына охшап калуына эче пошып Шуны гына көткәнме, әллә бу очраклы тәңгәл килү идеме, шуның арты ук пенсионер Зыятдин бабай торып басты. Җәмәгать, минем иптәш Хәлимовка бер соравым бар. Безгә, аллага шөкер, предларны бик мактап китереп торасыз. Алар киләләр, симерәләр, байыйлар, Наратлыда ташпулат салалар. Колхоз, халык турында уйламыйлар да. теләмиләр дә Менә тагын япь-яшь. мыегы ла чыкмаган малай китергәнсең. Әйтмим, бәлки ул яхшыдадыр Аның да туган авылы бар Аны тотып шунда куйсагыз, безгә дә үз кешебезне сайлатсагыз булмый идеме? Чит кеше, ни әйтсәң дә. чит иңде, авылның эте дә авылга карап өрә. Халыкка да уңай, колхозга да файда булыр иде, бәлки?! Бик дөрес, бик дөрес!—дип кычкырдылар төрле яктан. Шуннан башланып китте буталыш: үз кешебезне сайлыйбыз да вәссәлам! А Халык таләбе буенча сайлау да үткәреп карадылар. Ленарны колхоз куштаннары. Назыймны механизаторлар. Гамирны нәселе ишле тугантумачалары яклады. Төрле төркемнәр арасында бәхәс өч сәгатьтән артыкка сузылгач, һәр якнын. аккош, чуртан һәм кысла күк. үзенә габа тартуына төшенгәч, ир-ат халкы кисәгүләрне санга сукмыйча, рөхсәтсез генә тәмәке тартырга чыгып йөри башлаганны күргәч, беренче секретарьдан рөхсәт сорап, Харисов, ниһаять, тәнәфес игълан итте. Халык белән бергә, ул да кузгалды. Тик. бар халык урамга агылганда. Гөлфия Сәйфетдинова. сәхнәгә таба атлады Аңа тәнәфестә ничек тә ире белән сөйләшеп калырга кирәк иде: Назыйм булдыра алмый, фамилиясен исемлектән төшерергә тиеш. Тәнәфес алдыннан партком әгъзаларын, идарә членнарын сәхнәгә чакырдылар. Назыйм, идарә әгъзасы, баш белгечләр кебек, иң алгы рәттә утыра иле. шунда кү!әрелде. Сәхнә артында берәү дә юк иде. Алар мондагы бердәнбер бүлмәдә булырга тиешләр. Ул шул ишек төбенә килде, колак салып тыңлап карады. Эчтә гавыш-тын ишетелмәде, барысы да җыелып өлгермәгән бугай. Тәвәккәлләп тотканы тартты, эчкә узды һәм ишек төбендә катып калды. Син егеткәй, моның өчен башың югалачагын аңлыйсыңмы, юкмы? Райком секретаре бүлмәне яңгыратып кычкырды һәм стәлгә китереп сукты Мин сине шундый пред ясармын, районнан эзең үк суыныр Ул. ачуыннан буылып, инде салмак кына өстәлгә төеп торды һәм өстәде Партбилетыңны алып озаттырам мин сине моннан Хәлимов ялгызы өстәл артында утыра, башкалар исә. ике рәткә тезелеп басканнар да. катып калганнар. Сафин һәм Гәрәев кенә бу төркемнән читтә тәмәке төтәтәләр. Беренче мәлдә ул югалып калды, хәрәкәтсез торды. Эшнең асылына төшенеп, ире бушаганны сәхнә артында көтәргә булып, чыгарга җыенган иде. киңәшмәне алып баручы аны күреп алды Нәрсә анда катып калдың, уз Хәлимов аны чакырылганнарның берсе итеп кабул итте булса кирәк, шулай дип боерды. Гөлфия уйланып калды Кемлеген агитатырга керешсә, ана да кычкырын салачак. Ул кирәкмәтон җиргә гыкшынырга гырышкан кеше булып чыга. Максатын төшендергәнне тыңлап торырга, күренә ки. вакыты юк. Монда хәзер ниләр булганын белеп калу теләге дә зур иде. Үзе өчен ул дәшми калу, тәнәфес беткәйдә шыпырт кына залга чыгуны кулай санады. «Кермим» дип күз алдыгызда берничә тапкыр әйттем бит. Хәким Нурович. Тынлык урнашкан арада Харисов сак кына үз сүзен кыстырды. Акланып маташма, җыелышны әзерләмәгәнсең, моны мин сиңа напомню еще Башлык, карчыга карашы белән, парторгны янә күздән үткәрде һәм. кинәт, икенче якка борылды Син үзең ничек уйлыйсың. Ленар, безгә бу кыен хәлдән ничек чьи арга’ Пичек тә уйламыйм. Хәким Нурович. диде Сафин бер дә исе китмичә генә Боердыгыз килдем, сайласалар эшлим, сайламаса- лар. тагын да яхшы, кайтып кигәм һәм. тынычлап, тәмәке тартуын дәвам итте. Гөлфия сыйныфташының үз язмышына шулай битарафлыгына хәйран калды Ярты көн дәвам иткән җыелыш барышында да колхозчылар аның исемен катнаштырып тел чарладылар, «яшь», «мыеты да чыкмаган». «килмешәк» белән сыйлады лар йөзендә бер мускулы да тартылмады. чырае да үзгәрмәде әй герсең, боларның берсе дә ана кагылмый. башка берәүгә юнәл герелгән иде. Ә ул Ленарны белә, үзен җәберләтә торганнардан түгел, кирәк икән, утка керергә, суга төшәргә дә әзер Сүзгә дә кеше кесәсенә керми, кирәген, кем булуына карамастан, йөрәге нә ярып сала торганнардан. Шуңа да ул аның җыелышта сүз алуын, үзен кимсетүгә карата мөнәсәбәтен белдерүен көтте. Ләкин ул кузгалмады, һәйкәл сыман утыра бирде. Ленар тәмәкесен тартып бетерде, тирә-ягына каранды. Төпчеген ташларга савыт эзли икән. Аңа якын гына торган чиләкне күреп, шунда килде. Исәнмесез, Гөлфия! — Беренчегә комачауламас өчен, ул акрын гына эндәште:—Кәефләр ничек? - Исәнме, Ленар, - диде ул да чак ишетелерлек итеп. Гөлфиягә авылдашын якыннан күзәтергә мөмкинлек туды. Аның озынча түгәрәк йөзендә, киң маңгаенда бернинди үзгәреш тә сизмәде. Кояшта каралган чыраеннан моны ачыклавы кыен да иде. Элек муенына кадәр төшеп торган дулкын-дулкын кара чәчләрен нык кыскарткан, бары шул. шомырт күзләре һаман сынап карыйлар. Гөлфиягә Ленарның бар көч-кодрәте күзләрендә тупланган шикелле. Яшь чакларында карашып утыра торганнар иде. Аның күзләрендә күңелдә илһам уята торган энергия, йөрәктәге салкын бозларны эретә алырлык җылылык, җанны үзенә тарта торган магнит кыры да бар төсле. Аның биотоклары көчле бугай, бер карашы белән кыз күңелендә туган үпкә, юшкыннарны юып кына ала торган иде. Хәзер дә шулай микән?.. Тагын ишек шыгырдады Анда тагын бер идарә әгъзасы—савымчы Саимә Мөхлисова пәйда булды. Бая аны көткәннәр булса кирәк. Хәли- мов аны шул кеше дип саташтырган, мөгаен. Савымчы тын гына Гөлфия янына килеп басты. — Син шуны аңла. Ленар. Башлык тагын аңа мөрәҗәгать итте.— Үткәрә алмасак. райкомга да. сиңа да хурлык Әйдә җыелышны ачуга сүзне үзеңә бирәбез. «Сайласагыз кулга-кул тотынып эшләрбез».— диген. Гомумән, бу яктан сине өйрәтеп тору кирәкми, ситуацияне үзең аңлыйсың. — Кызганыч,—диде Сафин беравык уйланып торгач.— минем салпы якка салам кыстырып кына максатка ирешеп булмый Нәрсә, зал каршына чыгып басарга куркасың мәллә? — Хәлимов аның горурлыгында уйнап карарга булды Моны ул. аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, башка чара тапмаганга тәкъдим итте — Эш минем курку, курыкмавымда түгел. Хәким Нурович,—диде Сафин, көттереп тормастан.— Бүгенге шартта ул хәләт узды Мин, алтын таулары вәгъдә итсәм дә. халык: «Председательгә керү өчен ничек тырыша», дип кабул итәчәк. Мин алдан вәгъдә өләшмим, күрәләтә үземне андый кыен хәлгә дә куя алмыйм Икенче ягы да бар: минем чыгыш хәлне тагын да катлауландырыр гына. — Ленар дөрес әйтә,— дип куйды Әхмәдулла Хаҗиевич. — Менә тамаша! — Хәлимов урыныннан торып китте. Районда ун ел эшләп, мондый хәлгә тарыганым юк иде әле Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренеп алды. Борчылуы йөзенә чыккан иде Кысан урында киләп сарышлый Гәрәев каршына туктады.— Йә. тупиктан ничек чыгабыз. Давай, юлны тап. Минемчә, хәзер күп сүз урынсыз Төпле фикер әйтә ала торган берәү генә чыгыш ясасын. Сүзенә халык ышанырлык, авторитетлы иптәш кирәк, әлбәттә. — Бу дөрес фикер.— диде беренче җанланып һәм шундук Харисовка борылды: Йә. кемне бирәсең. Гамир? Парторг та тоткарлыксыз җавап бирде: Нургаяз Мәүлетов сөйләсен менә, башкалар чыгыш ясады инде. Мактаулы механизатор — Кит аннан! — Мәүлетов. кызуланып, кулын ук селтәп җибәрде. Тик шунда ук сабырланып дәвам итте: - Мин Ленар яклы Ләкин монда безнең ише орды-бәрде сүзе белән генә булмый, башы эшләгән кеше кирәк. Ә кемнән була? Моны минем хатын булдыра алырга тиеш.—диде Сәйфетдинов. Барысы да карашын аңа борды. Чынлап та. ул булдырыр Сораучы булмаса да. Мәүлетов тә фикерен белдереп куярга ашыкты Бүлмәдәге төп хуҗа моны ничек кабул итүе әле билгесез булса да. барысы да иркен сулап куйды. Бу секретарьның да игътибарыннан читтә калмады Кем ул? Кайда9 Нинди кеше?—Хәлимовнен коткаручыны тизрәк күрәсе килде, җавап та алып тормастан. кискен итеп боерды — Хәзер үк табып кигерегез! Монда ул. Менә! Харисов Гөлфиягә төртеп күрсәтте - Укытучы. пропагандист. Чынлап та халык аңа ышана Так. так Хәлимов ашыгып тәкъдим ителгән хатын каршына килеп басты, аны баштанаяк күздән кичерде. Булдырырсыңмы. Гөлфия сеңел? Әзерләнмәгән килешме9 Шактый көттереп, ниһаять, сорап куйды ул. Уйларга кирәк. Шулай Ханымның нигездә ризалык бирүен күреп, җитәкче йомшый төште. Әйдәгез, утырыгыз әле. бергәләп киңәшик. Ул әңгәмәдәшенә генә эндәштеме, әллә бу башкаларга да кагыла идеме, ачыклап торучы булмады, күпмедән бирле хәрбиләрчә үрә катып басып Iоручылар аның теленнән ычкынганны файдаланып калырга ашыктылар. кайсы кая артын төртте. Минемчә, иң алдан без Сәйфетдинов белән үз кандидатураларыбызны алырга тиешбез, дип башлады Харисов Ялгыз калса. Ленар Салихович үгәр. Юк. юк. алай булмый. Гөлфия беренче тәэсирләрдән соң фикерен туплап өлгерде, аңа каршы төште. Сез чыгып белдердегез бит. халык аны исәпкә алмады. Башкача кирәк Аның фикеренә кушылучылар табылды. Тавышланмагыз әле Секретарь, таләпчән укытучы кебек, алар- ны тиз туктатты Гөлфия сөйләсен Алай ясалма килеп чыга. дип. фикерен ялгады хатын. Халыкны банткача ышандыра алсам гына. Беренче секретарь парторгка карады: Халык таралганчы башларга кирәк Харисов залга ашыкты. әнәфестән соң да, Харисовнытт кисәтүләренә, тамак кыруларына карамастан, залда тынлык урнашмады Колхозчылар берсен- берсе уздырырга тырышып, үзара бәхәсләшә бирде Парторг шул ыгы-зыгы арасында Гөлфиягә сүз бирелүен хәбәр игте Гөлфия җәһәт урыныннан торды һәм мөлбәргә таба а глады. Залдагы берәүгә дә карамаска тырышты. Йөрәге, дулкынланудан, леп-леп тибә, туфля үкчәләре идән такталарына бәрелеп шак-шок тавыш бирә, шул аваз колак барабаннарында яңгырый. Үзе өчен үтә җаваплы минутлар җиткәнен сизсә дә. башында һаман төпле бер фикер дә юк әле. Бу. билгеле, күңелне куркыта, икеләндерә Зал ана илтифат итмәде, шаулаша, һәркем үзенекен турылый бирде Ул бер нәрсәне ачык аңлады: иң элек залдагы гавышны туктатырга, тәртип салырта кирәк. Шунсыз максатка ирешү турында уйларга да ярамый, сүзләре стенага агылган борчак шикелле генә булачак Чыгышын шул, күңелендә туган борчулы хисләрдән башлады Т — Иптәшләр! Мине, укытучы буларак, бер нәрсә бик борчый. Монда күпме укучы — безнең балаларыбыз утыра Бу чынлап та шулай иде. Беренче секретарь алдында зал тулы күренсен өчен, Харисов күрсәтмәсе нигезендә, мәктәп бакчасына эшкә килгән өлкән сыйныф укучыларын да китереп утырттылар. Болай да шук үсмерләр клубтагы шау-шуны теләп куерта, шуннан тәм таба. Ул шуны күздә тотты.— Аларга нинди тәрбия бирәбез? Кем ни тели — шуны эшли: урыннан кычкыра, кул чаба, авылдашына сөйләргә ирек бирми. Безгә балалар иярә: аяк тибә, сызгыра, әти-әнисен авыз да ачтырмый, шулай трибуна артыннан куып төшерә. Шулар хакында уйлаган кеше юк, балалар тәртипсез, дип зарланучы күп. Үзебез үрнәк күрсәткәч, аларга нинди үпкә?! Моның ояты, беләсегез килсә, беренче чиратта, үзебезгә. Шуны аңларга вакыттыр инде. Кайнарланып, бер сулыштан бушатып ташлады ул бу фикерләрен. Яңаклары алсуланып чыкты, муен, чигәләрендә тир тамчылары пәйда булды Гайрәт белән әйтелгән ялкынлы сүзләре, һава дулкыны белән кушылып, мәдәният йортының иң аргы почмакларында да көчле яңгырады. Залдагылар моны — педагогның кичерешләрен, үзләренең хаталарын да тиз аңладылар, әле сәхнәгә, әле үзара карашып алгаладылар, акрынлап тындылар. Моны күреп, ул күкрәген тутырып бер тын алды, яңакларына төшкән чәчләрен колак артына шудырды, үзе залдан күзен алмады. Барысының да игътибары сәхнәгә юнәлгән. Аның беренче бурычы үтәлде. Бу хәл аңа куәт өстәде, илһамланып дәвам итте: — Колхоз члены булмасам да, коммунист буларак, председатель мәсьәләсе буенча үз фикеремне белдерәм. Монда бу постка өч кеше тәкъдим ителде. Мин аларнын өчесен дә яхшы беләм... Хәзер, бер эзгә төшкәч, алар турында иркенләп сөйләргә мөмкин иде. ләкин ул сүзне кыска тотарга кирәген бер мизгелгә дә исеннән чыгармады Халык арыган, ачыккан, ә ачның ачуы яман, шуңа сузмыйча, иң кирәклесен һәм мөһимен генә җиткерүне мәслихәт санады. — Беренче кандидат үз ирем. Ул—дипломлы инженер, белеме җитәрлек, ләкин холкы белән бу эшкә бармый. Аның соңгы сүзләре колхозчыларга ошап җитмәде, бер мәлгә тынып торган халык, умарта оясыдай, янә гөҗ килә башлады. Гөлфия үзенең бу чыгышы турында авылдашлары ни уйлаганны чамалый иде. Ул райком кушуы буенча сөйли. Хәлимов, билгеле инде, үзе теләгән кешесен сайлату ягында Шуңа күрә аны яклауны кандидатларның берсенең хатынына йөкләткән. Ул башкаларны, шул исәптән ирен дә кире кагып, читтән китерелүчене үткәрергә тырыша. Ире булдыра алмавы хакында белдерүе моңа дәлил булып тора. Аның бу ниятен сизеп алган халык «баш күтәрә» — ялт-йолт карана, тавышлана башлады. Укытучы иң җаваплы минутлар җиткәнен йөрәге белән тойды. Ул аларны тынычландыра алмаса. башкалар кебек, үзен дә мөнбәрдән «алкышлап» озатачакларын, каш төзәтү урынына күз чыгарасын, аңа өмет баглаганнарның ышанычын аклый алмасын, рәис сайлауны тагын да катлауландырып җибәрәсен чамалады. Куркуыннан тәннәре чымырдады, миендә берсен-берсе куа-куа төрле фикерләр дә йөгереште. Ул шулар арасыннан иң кирәклесен, бәлки әле бердәнберендер сайларга тиеш иде. — Мине дөрес аңлагыз, иптәшләр! — Ихласлыгын күрсәтү өчен сул кулын йөрәге турына куйды,- Минем дә председатель хатыны булып дәрәҗәле йөрисем бик килә. Ләкин, җан тели дә ястык җибәрми,— диләр. Тормышка аек акыл белән карарга кирәк. Аның булдыра алмаганын сез үзегез дә яхшы беләсез, ул юаш. — Монысын дөрес әйтәсез, сеңел. Гыйлаҗ абый шулай дип кычкырды. Аны хуплап, кул чабучылар табылды. Аның җаны табанына төшеп китте: сәхнәдән «олылап» озатулары мәллә? Ирек бирегез кешегә, безнең файдага сөйли бит.— дип кычкырды Кадыйр абзый, шау-шуны күмәрлек итеп - Фикерен әйтеп бетерсен Моны үз араларындагы кешедән ишеткәч, колхозчылар ана колак салды. Гамир Садыйкович авылдашыгыз, бергә эшлисез, аны миннән яхшырак беләсез, шуңа аның турында сөйләп вакытыгызны алмыйм Тагын бер кандидатка Ленар Салиховичка хас һәм алдагы иптәшләр тукталмаган аның кайбер сыйфатларына гына кагылып узам Ул беркайчан хәйләләми, күзеңә карап турысын әйтә: йә «бар», йә «юк» Шулай кирәк тә! дип кычкырды бер агай Күрше бригададан бугай Мостафа кебек алдап йөрткәнче, лучше «юк» дисен. Залда бәхәс кубарга торса да. куркыныч узды, халыкта кызыксыну уянды. Аңа форсатны кулдан ычкындырырга ярамый, ашыгырга кирәк Колхозчыларның түземе һәр минут өзелергә мөмкин. — Былтыр җәй мәктәп эшләре буенча ронога барган илем. Мөдир кабинетына Сафин килеп керде. Председатель урынына калган чагы икән. «Коммунизм юлы» колхозының Кызыл Яр поселогында алты бала калган башлангыч мәктәпне ябарга җыенганнар «Җиде яшьлек баласын чит авылга озатып килгән колхозчының эшкә күңеле ничек ятсын? Бу авылның бөтенләй таралуы дигән сүз бит. дип. мөдиргә чат ябышты Шуннан соң ниләр булгандыр мин белмим, ләкин анда мәктәп бүген дә эшли... Әйе. мин моны әйтергә онытканмын. Гөлфия сеңел бик дөрес тотып алган. Беркемне кисәтми генә Хәлимов урыннан кушылды: Ул чакта Сафин миңа да нәкъ шул мәсьәлә буенча керде, шул дәлилләрне китерде Мин мәктәпне яптырмаска күрсәтмә бирдем Гөлфия, район башы сүз алгач, бүленеп калды, аның сөйләп бетергәнен көтте. Моны күреп. Хәлимов аңа эндәште: Дәвам итегез, сеңел Сафинның ронодагы сүзләре турында бергәләп уйлап карыйк әле Рәис урынына вакытлыча калган, сез әйтмешли, анда да «килмешәк кеше», колхозчының кайчан күңеле эшкә ятуы, баласы, ул яшәгән авылның киләчәге өчен дә борчылган. Сүзен дә иткән Безнең Зәңгәр күлдә мәктәпне япканда җитәкчеләребез шул хакта уйлап караса, поселок бүгенгедәй ташландык хәлгә калмас иде Безнең колхозга ла шулай кеше турында кайгыртучы җитәкче кирәк. Мин Ленар Салиховичнын шундый буласына ышанам Тагын бер нәрсәне өсти алам Ул энертияле/белем- ле. үзенә һәм башкаларга да таләпчән. Эшли һәм эшләтә ала торган кеше Зал аның белән сөйләшә башлады Безнең Гөлфия молодец ул.—диде тагын берсе Кемнең кемлеген йөзенә карап, ярып сала Дөрес әйтәсең. Ислам, югыйсә ничә сәгатьтән бирле саламнан кибәкне аера алмый утырабыз биг менә Зал тагын шау-шуга күчте. Сәйфетдинова күңелендә булганнарын бушаткан иде инде, залны күзәтеп тоткарланды Син сөйләгәннәр безнең файдага Зыятдин карт, бүген инде ничәнче мәртәбә, торып басты Честно гына тагын бер сорауга җавап бир әле. сеңел: Сафин яшь кеше, рәис итеп сайланса. Мостафа кебек, борынын күгәрмәсме? Бездән үч алмасмы'1 Мин фикеремне әйттем. Зыятдин бабай. Аны авылдаш, классташ буларак га белом Ул юаш түгел, алдыңда турысын әйтә, арi ran сөйләргә калдырмый Тыйнаклыгы бар. кешегә кешечә карый Ул тукталып калды, төшәргә җыенды, ләкин шулчак тагын бер фикер исенә төште Тагын бер нәрсәне игътибарга алуыгызны үгенәм Яна гына клубның арткы бүлмәсендә сүз булды Сорап килмәгән, сайламасак үкенми, капота гь булып кайтып китәчәк, моны ул яшермәде дә. Шуның өчен җыелышта да сүз сорамый Югыйсә, мин ышанам, сезнең, безнең бс тән уртага салып сөйләргә сүз табар иде. Бу уңайдан мин үз фикеремне кабатлыйм: председательгә тәкъдим ителгәннәр арасында ул белеме, сәләте, кешеле- клеге ягыннан да иң лаегы. Сайламасак. соңыннан үкенмәбезме икән.. Зал уйлана иде. Гөлфия, чыгышы тәмам икәнен сиздерү өчен, президиум ягына күз салды. Сафин, күзләрен кысып, чыраен бозып, аңа карап тора иде. Карашлары кисеште, ул, куркып, йөзен читкә борды. — Җәмәгать, мине тыңлагыз әле! Зыятдин карт һаман басып тора иде.— Татарга салма ашагач акыл керә, диләр Гөлфия сеңел китергән мисал чынлап та уйланырлык бит. Сафин иптәшнең Кызыл Яр мәктәбен саклап калуы турында әйгүем. Читтән килсә дә. халыкны чит күрмәгән, димәк. Мин аның мондый икәнен белмәгән идем. Минемчә, безгә кирәк кеше булып чыга иптәш Сафин. Гөлфия—акыллы хатын, кеше сүзенә генә иярми, үз башы белән эш йөртә, кирәксә-кирәкмәсә мактамый да. Мин аңа тулысынча ышанам. Яшь рәис акыл туплап өлгергән күренә Мин алдан аңа шикләеп караган идем, әмма, менә шулай аңлатып биргәч, фикеремне үзгәртәм, иптәш Сафинны яклаячакмын. Башкаларны да аңа тавыш бирергә чакырам. Ул арада сугыш инвалиды, тома сукыр Сөнгатулла абзый күтәрелде. — Гөлфия сеңел, мин бая яшь рәискә каршы тавыш биргән идем. Инде миңа нишләргә? — Председатель сайланмаган бит әле. — Сөенеченнән хатынның авызы колак артына җитте.— Сайлау вакыты җиткәч, аны яклап кул күтәрерсез. — Алай икән, тавышка куйдыр,— диде инвалид.— Без Сафин яклы Ниса апа. хатыны, аның җиңеннән тартты. Ире башын иде. ул аңа ашыгаашыга нидер аңлатырга кереште Гөлфия, күпмедер вакыт шул мәзәк хәлне күзәтеп басып торды. Кайда икәнен хәтерләп, төшәргә җыенган иде. сәхнә ягыннан фамилиясен ишетеп, сискәнеп китте, тавыш килгән якка борылды. — Иптәш Сәйфетдинова.— Эндәшүче беренче секретарь иде.— Тавышка куйдыр, тавышка,— диде ярым пышылдап. Укытучы бер мәлгә югалып калды. Аптырамаслык та түгел: ул гади чыгыш ясаучы, җыелышны алып баручы вазифасын башкарырга вәкаләте юк, моның ярау-ярамавын да белми. — Иптәш Сәйфетдинова.— Хәлимов, аның хәләтен чамалап, инде бөтен залга ишеттерерлек итеп кабатлады: — Колхозчылар сездән Сафинны председатель итеп сайлау мәсьәләсен тавышка куюны сорыйлар— сузмагыз. Ниһаять. Гөлфия аның тимерне кызуында сугарга ашыгуын аңлап алды. — Иптәшләр! Кем дә кем «Таң» колхозы председателе итеп иптәш Сафинны сайлыйбыз ди. шуларның кул күтәрүләрен үтенәм. Үзе. мөнбәр артындагы кичерешләре, дулкынланулары белән барын оныткан иде. тавыш бирергә хокукы булмаса да. беренче булып кулын күтәрде. Бу юлы Сафинны зур күпчелек яклады. Кайсыдыр, президиум- дагыларның берсе, кул чаба башлады. Зал аны күтәреп алды. Халык 1 ынычланып өлгергәнче үк. яңа рәис парторг колагына нидер пышылдады Бу шунда ук залга билгеле булды. Харисов, тамагын кыра- кыра, аңа сүз бирелүен белдерде. — Җыелыш озакка сузылды, сез дә ардыгыз, күбегезне эш тә көтә. Шуңа күрә, эшкә кагылышлы сүзләр күп булса да. бүген калдырып торыйк. Колхоз белән танышкач, урак алдыннан бригада җыелышлары үткәрербез, шунда алар хакында конкрет сүз алып барырбыз. Ул бик кызу тотты. Залга күз сирпеп алды да шул ук кызулыкны дәвам итте: — Әмма сезне бик борчыган, һәр чыгыш ясаучы телгә алган ике мәсьәләгә карата үземнең фикеремне бүгеннән үк ачыклап узуны кирәк саныйм. Мал азыгы белән эш болай. Сез минем исемне төрләндергәндә исәпләп утырдым. Җиребез күп. колхоз, авыл малларына да артыгы белән җигә. Алдан җыеп алабыз, кыр эшләреннән бушагач, эскерттән һәркемгә бүләбез. һәркемгә кемнәр керә инде? дип сорады залдан берәү Механизаторлар, терлекчеләр керәме'* Мин ачык әйттем шикелле, диде Сафин залга карап —Алар да, укытучылар, пенсионерлар да керә. Элеккечә кырда салам яндырулар булмый, билгеле. Утын белән кыенрак. Алдан һәр йортка бер йөк кайтарабыз. Ә чираг ничек? — дип сорады Сөнгатулла абзый.— Безгә, инвалидларга. буламы? Бүгенге көндә кемнең ягарына бер дә юк — шуңа ин алдан.— диде рәис, көттермичә. Гомуми чиратны бригада җыелышларында үзегез раслыйсыз. Утын кыенлыгыннан чыгу өчен безгә бүгеннән үк баллонлы газ кертү эшенә керешергә кирәк. Алдан ук шуларны әйткән булсагыз, валлаһи, үзегезне әллә кайчан сайлап куйган булыр идек, диде Сөнгатулла абзый, һәркемгә ишетелерлек итеп. Ышаныч күрсәтеп сайлавыгыз өчен рәхмәт. Мин аны аклау өчен бар тырышлыгымны куячакмын. Ул, җәһәт атлап, урынына барып утырды. Колхозчылар парторгның белдерүләрен тыңлаган арада. Хәлимов, чак иелеп яна рәис колагына пышылдады: Иртәгә актив җыелышыннан соң миңа кер. Партбилетыңны алып китәрсең. олхоз рәисе яныннан чыккач. Назыйм иркенләп тын алды, тәмәке кабызды һәм тәмләп тартырга кереште. Теге, икесе дә егет чагындагы бәрелеш хакында Ленар бәлки оныткандыр да инде, ә ул күпме курку кичерде бүген. Хәзер генә исенә алды: аның Назыймга үпкәләр урыны да юк. Гөлфияне үзе ташлады ич. ...Солдаттан кайткан Назыйм түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле, уймак авызлы Гөлфиягә беренче күрүдә үк гашыйк булган иде. Үгә чибәр кыз чая да булып чыкты, танышкач ук кисәгеп куйды: егете бар. Назыйм моны игътибарга алмады, бию кичәләреннән, кинодан чыккач, тагылып аны озата торган булып китте Тәкәббер, горур кыз белән ике арадагы элемтәләрне саклауга җайлы сылтау табылды Бер шимбәдә Гөлфияне, үтенече буенча, туган авылы Каенсарга озагын куйды Икенче вакыт, чакырганны көтмәстән, дәресләре беткән җиргә килеп җитәргә күнекте Ленарны, солдатка киткәнче, беренче тапкыр читтән генә күрде Назыйм Бәйрәм тирәләрендә ялга кайткач. Гөлфияне каршыларга килә торган иде ул. Андый көннәрдә кызның кош тоткандай, канатланып йөрүен күрә иде Егете янында чагында Назыйм аларны борчымады, икенче кавалер булып тагылмады. Бу хакта аны Гөлфия әллә юри. әллә чын кисәткәне бар: егете көнче Ул. бәрелеш булган көнне. Гөлфияне авылга атна арасында озатты Ни өчен ашыгыч кайтуының сәбәбен яшермәде кыз Ленар иртәгә солдатка китә, аны озата барырга ял алган икән. Гөлфияне өйләре турында машинадан төшереп калдыргач. - ул чакта Назыйм баш инженер, иске булса да машинасы бар иде инде күрше колхоздагы хезмәттәше янына сугылды Ансы күршесен, гадәт шундый, буш кул белән генә җибәрмәде, кибеткә барып килде. Телләре язылып китте, шактый вакыт узып өлгерде. Ул караңгы төшкәч кенә кайтырга чыкты Гөлфияләр яныннан узганда берсекөнгә аны алу өчен кайчан килергә икәнен сорарга керле К Гөлфия, аны күргәч, бер мәлгә өнсез торды. Керергә ярыймы. Гөлфия? — диде ул кызның хәләтен чамалап. — Кергәч ярый инде.— дип төрттереп алды ул. Әлегә кадәр Назыйм аларга чакырганда да керми торган иде. Кәефләнеп алгач, кыюланып китте. Кызның салкын каршылавын да игътибарга алмады, әрсезләнеп барды. Шулай мәрхәмәтсез булырсың икән. Сусадым, су гына бир әле? Утыр! Чәй эчкәч китәрсең. Бик кыстасаң, эчми дә булмас Ул инде чама чиген узганын үзе дә сизде, ләкин теле кытыклый бирде. Кызның чәнчеп алуы да тәэсир итмәде, өстәл янына килеп утырды. Гөлфия аңа чәй агызып бирде. Әнә шул арада Ленар килеп кергәнне алар сизми дә калдылар. Чәйләрегез тәмле булсын! — диде егет Бергә-бергә булсын,— диде Гөлфия.— Уз, утыр. Ленар. Егет тә кыстатып тормады. Кыз аның алдына да чәйле чынаяк куйды. Кунакка килдегезме. Назыйм? — Ленар аңа сөзәргә теләгән үгез булып карады. Әңгәмә куркыныч төс алу ихтималын тоемлап. Гөлфиянең йөзе кызарып чыкты. Синең кебек мосафир.—Аның да мин-минлеге уянды—Шуннан ни әйтерсең? Монда. Гөлфия алдында, аңлашып булмый.— диде Ленар —Әйдә, чыгып сөйләшәбез. Беркая чыкмыйсыз. Ленар.—Гөлфия кабынып килгән бәхәскә чик куярга теләде булса кирәк.— Сүзегез бар икән, монда сөйләшегез. Назыйм хәзер китә. Назыйм айнып киткәндәй булды. Ул сөеп йөргән кызының таләбен үтәргә дә әзер иде. әмма Ленар туктатты. Хәзер Назыйм беркая да китми.— Ул урыныннан сикереп торды, кашын-күзен җимереп бер аңа. бер Гөлфиягә карап алды. Мәсьәләне хәл итмичә беркая китми. Дөрес әйтәсең, диде Назыйм да. Ленарның бу хакта сүз кузгатуын урынлы санады Аның күңелендә дә сары су шактый җыелган иде. Гөлфиянең, ике ел артыннан йөреп, йөрәктә өмет чаткысы уятырдай бер җылы сүз дә ычкындырганы юк; үзе араны да кырт кисми — Ленар югында озаттыра; вальс бииләр, кино карыйлар. Шуңа Ленарны куәтләде: Араларны ачыкларга бик вакыт. Йәлс. бире кил. дип катгый боерды Ленар һәм кулы белән урын күрсәме. Гөлфия аның әмерен карусыз үтәде, икесе каршына мичкә килеп сөялде.— Хәзер барысын ачыклыйбыз. Гөлфия өнсез басып торды. Горур, егетләр белән үзен гел һавалы I отарга күнеккән кыз рухи халәте белән мондый сөйләшүгә әзер гүгел. аның өчен өстенә тау ишелгән кебегрәк иде. Шулай үзеннән сорамый-нитми. теләген белешмичә ике егет аның язмышын хәл итәргә кереште. Кыз моны башына сыйдыра алмый иде. шикелле. Болай эредән кубып сөйләшүгә ул гына түгел. Назыйм да тотынмас иде, әмма Ленар кузгаткач, моннан читтә кала алмады. Бу минутта башкача үзенә ни эшләргә кирәген, тиешен бүген дә тәгаенли алганы юк әле. _ Йә. кайсыбызны сайлыйсың, сайла!—диде Ленар дорфа гына. Назыйм килеп кергәч үк. яшьләргә комачауламас өчен. Гөлфиянең әнисе Фәһимә апа. бәйләвечләрен тотып, зал якка чыккан иде Бу якта гадәттәге сөйләшүләр генә бармаганын ишетеп, ишекне ачты Ленар ______________ ул кай арада ишек янына барып өлгергәндер. Назыйм күрми дә калды — дорфа гына этеп, аны кире бүлмәсенә кертеп җибәрде, шапылдатып ишекне яты Гөлфия куркуыннан дер-дер килә иде. әнисен яклап сүз дә әйтә, урыныннан да кузгала алмады. Кызның хәле мөшкеллеген сизеп торган Назыйм, аны бу газаплардан тизрәк коткару өчен, үз сүзен тизрәк әйтүен кирәк тапты Мин ана бүгеннән өйләнергә риза. Гөлфиягә бу күптән билгеле. Чынлап та. ике араларында бу хакта байтак сөйләшкәннәре бар иде. гәрчә кыз. әдәп белән генә, кире кага килде: әле укыйсы бар. кияүгә чыгарга җыенмый, янәсе — Юк, юк —Гөлфиянең күзләреннән яшь атылып чыкты.— Юк. Назыйм, сиңа кияүгә чыгарга мин мәңге риза түгел. Ул чакта хәзерге хатыны моны чын күңеленнән әйттеме, кызулык белән ычкындырдымы, әллә яраткан егете алдында акланырга тырышуы булдымы анысы бүген дә сер. Сорап оялтырга йөрәге җитми. Чынын барыбер әйтмәс тә иде Турысын әйт, Гөлфия! — Аның сүзләре Назыймны нык гарьләндерде. күңелендә пыскып кына булса да сакланып торган өмет чаткыларын да сүндерде. Хәзер аның өчен югалтасы югалган инде, бәхәсне куертып җибәрде Ленарны яратасын, димәк0 Ике егет арасында калган кызның курку кичергәнен Назыйм күреп тора иде. Ул көндәшләрне тизрәк тынычландыру, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен «әйе» дигәнне белдереп, башын кагып куйды Телеңнән әй1 - кайсыбызны0 — дип боерды Ленар. Сине яратам. Ленар.- дип. Назыйм алдында танырга мәҗбүр булды кыз Назыймның да гайрәтләнеп җиткән чагы иде. Күңелен хурлану хисе биләп алды: Алай булгач, син өйлән,—дип китереп куйды. Юк. юк. мин сиңа чыга алмыйм. Ленар,—диде кыз ашыгып. Ул минутларда аның моны ни өчен әйткәнен тикшереп, ачыклап торучы булмады ярсулары баштан ашкан иде. Хәзер, еллар үткәч, уйлап куя Гөлфия моны иртәгә солдатка китә торган егеткә чыга алмавын белдерү өчен әйткән булырга тиеш. Моңа бүтән төрле аңлатма юк иде. Юк икән, бу йорттан икебез дә китәбез —Ленар ишекне терәп торуын ташлады, искәрмәстән аның җиңеннән тартты Назыйм моны көтмәгән иде, чайкалып китте, кулы Ленар чынаягына кагылды Ансы тәгәрәп идәнгә төште, ватылды. Әйдә. Назыйм. л кич күңелсезлек белән тәмамланды. Чыккач алар нык якалаштылар: Назыйм көнләшенең борынын канатты, күз төбенә тондырды; Ленар аның бер тешен сындырды Әмма нәкъ шул кич аның файдасына тәмамланды, бәхетенең башы булды. Ленар шул кичтән Гөлфияне ташлады, төп көндәше юлдан читкә тайпылды Ләкин хәзер, кулында киң мөмкинлекләр булгач. Назыймнан үч алмасмы0 Бүген булмаса иртәгә, берничә айдан, берничә елдан сон’ Ул күңеленнән моңа күпме вакыт узганын исәпләп чыгарды Тугыз ел үткән икән Ленарның ачулары басылырга тиеш. Үзенең хатыны да чибәр, аны ярата, ихтирам итә. дип. сөйлиләр. Ләкин, теләсә ни булсын, аларның икесенә бер түбә астында эшләве кыен Дөрес. Ленар монда озак эшләргә җыенмый, имеш Колхозны аякка бастырса. Хәлимов аны җибәрергә ризалашкан, диләр Тик болар кеше сүзе, имеш-мимеш кенә ич Шактый көттереп килгән Нургаяз. күреште дә. тәкъдим иткәнне көтмәсIон. янәшәдәге урындыкка i өртелде Урындык, центнердан артык йөк баскач, үзенчә шыт ырлап алды. Ленар эшне колачлы җәелдерергә исәпли Нидән башларга да белә: кирпеч заводын салуга килү белән кереште Төзелеш материалы У үзебездә булгач, эш барачак. Аның планнар зурдан, берсе артыннан берсе исәпләп куелган, тик аны монда озак тотмаслар.— диде ул — Нигә?—Назыйм белмәгәнгә сабышты Алай җәелдерә алса, аңа юл ачыла гына. — Монда күп тормый ул. Югарырак күтәрүләре бар Аннан бигрәк Казанга, институтка китүе мөмкин. Ул яңа, әле беркайда үстерелми торган бодай сорты чыгару белән җенләнеп яши. Өч елдан сон Хәлимов җибәрергә вәгъдә иткән. — Ул хакта минем дә ишеткән бар.— Инженерның эченә җылы йөгерде. Бер елга куян тиресе дә чыдый, диләр. Өч елы да санаулы вакыт, күпмесе узды да инде, аңа кадәр генә түзәргә була. Эшен тәмам җайга салса, бәлки алданрак та китәр әле. тка чыдам кирпечләрсез икегез дә минем күземә кайтып күренмәгез. Кызарынган-бүртенгән баш бухалтер Рабига, председатель кабинетыннан чыгарга ашыкмады. — Ул балны мин ничек списать итәм? — дип сорады, рәискә туры карап.— Элекке рәис андый эшкә юл куймый иде. Ансы сезнең кайгы,—диде Сафин бухалтерга.— Әмма, бер банка бал кызганып, мин утка чыдам кирпечләрсез калуга юл куймыйм. — Бу закон бозу була. Икебезгә дә шелтә бирәчәкләр. — Алда шелтәләр күп булыр әле безгә. Шуны исегездә тотыгыз, Рабига апа: аны списать итмәсәгез, креслогыз белән сезнең үзегезне списать итәргә туры килер. Баш бухалтер күзләрен челт-челт йомып алды. Нидер әйтергә җыена, тик үзен тыеп тора иде бугай. — Ул балны кем илтә? — Үзегез поезд белән илтәсез. Командировычныйга исәп тотмагыз — үткәрмим. — Мин бараммы?—дип кабатлап сорады бухгалтер Сәлмәнова.— Отчетка әзерләнгәндәме? - Мин аңлаешлы әйттем: кирпечсез күземә күренмисез. Минем күрсәтмәне тагын бер үтәмәсәгез, башкача сөйләшербез. Минем, Талипов кебек, сезнең ризалыкны сорап торырга теләгем дә. вакытым да юк. Ике тәкә башы бер казанга сыймас. Мин берәүгә дә баш өстемнән йөрергә ирек куймыйм. Алай ошамаса. үзегезгә карарсыз. Аңлашылдымы? Сәлмәнова боларны дәшми генә тыңлады һәм, рәиснең сүзе беткәнен белгәч, тын гына чыгып китте. тоемлаганга, аны чакыртмады, җай чыкканын көтте. Әңгәмәдәшенең бүген дә андый катлаулы, четерекле темага кереп китәргә теләге күренмәвен белсә дә. вакытны кулдан ычкындырмаска, күңелеңдә туган фикерләр белән уртаклашырга булды. Бу эштә шулай. Гөлфия юаш булсаң басалар, усал булсаң асалар. Шу.гарны яхшы белгәнгә мин бу хезмәткә алынмас өчен җан талаштым, классташым тырышып-тыры- шып шул камытны минем муенга киертте У Гөлфиянең яңаклары алсуланып чыкты. Ленар аны йомшак сөйләп катыга угырта түгелме? Аның рәислеккә үтүенә ул гаепле булып чыга. Ә ул үзе әлегә кадәр, шома сайлатканы өчен тыштан бу.тмаса эчтән. Ленарны аңа рәхмәт әйтер дип йөргән иде. Клуб мөдире бүлмәсендә әйткән сүзләрен дә тыйнаклыгы билгесе дип кенә кабул итте. Нигә? дип сорады ул кызуланып. Председатель итеп сайлауга үзегез дә каршы идегез бит. «Сорап килмәдем, әмма, бер тотынгач, хәлдән килгәнчә тырышырмын», дидегез. Ялгышканмын икән, гафу итегез. Шулай, классташ, диде Ленар.- Мин килергә теләмичә соң чиккәчә 1аргыплым. Хәзер, рәиснең үзен сайлауга карата чын фикерен белешкәч, ашыгычлык белән ясалган кайнар чыгышның хата икәнен аңлады Гөлфия Тик ул үзен элекке дусты алдында гына гаепле санады. Ләкин тормыш хакыйкате дә бар бит әле. Ул бер нәрсәне ачык белә: Сафин өч кандидат арасыннан иң уңышлысы һәм халык өчен дә иң кирәклесе иде Шуңа ул аны ихлас күңеленнән чыгын яклады да. Хәзер, бу мәсьәләгә әйләнеп кайткач, үзе өчен мөһим кайбер нәрсәләрне ачыклауны кирәкле санады. Сез алай дисез икән, минем Сезгә сорауларым да бар Тик мин аларны үпкәләмәс булсагыз гына бирә алам. Сорагыз, диде Ленар тоткарлыксыз. Берне түгел, унны. Безнең арада үпкәләш була алмый Хәтер калдырырга булса, мин Сезне бу әңгәмәгә чакырмас та идем Дөресен генә әйтегез әле: райком Сезне председательлеккә тәкъдим итеп хата эшләдеме’ Шулай саныйсыз икән, мин Сезнең ул фикерегез белән беркайчан килешмәячәкмен. Мин үз-үземә бәя бирмим, ансы башкалар эше.—диде Ленар Ләкин сорау куелган икән, җавабы булырга тиеш. Сезне бу яктан хаклы дип саныйк. Шулай булгач, хата юк. минемчә, дип ашыгып ялгап китте Гөлфия. Зур корабка зур диңгез кирәк. Дөрес, сезнең ул эшкә алынырга теләгегез булмавы ихтимал, ләкин райком сәләтегезгә гин хезмәткә җибәргән икән, мин моны хаклы дип саныйм Чыны шулайдыр бит? Рәис башын чайкап куйды Шулаймы, түгелме? Менә бергәләп ачыклау өчен мин үзеңне күшән көткән дә идем инде Гөлфия аның бу сүзләрен эчке курку белән кабул итте. Күңеле сизде: алда катлаулы, авыр аңлашу кәгә аны. Тик. Ленарның ашыкмавын күргәч, түзмәде, үзе башларга мәҗбүр булды Әйе. мин Сезнең яшьлектә яңа сорт бодай үстерү турында хыялланганы! ы тны беләм. Ул инде ике арада бу аңлашуда сүз ни хакында барасын чамалаган иде. Ә бу хезмәтегезне халык өчен дип санамыйсызмы? Күпмедер дәрәҗәлә файда китерәмдер. билгеле. Шулай булгач, диде хатын, җанланып Кеше бер эш турында хыяллана, көтмәгәндә икенче тармакта сәләте ачыла. Сезнең белән дә шулай килен чыгар, бәлки. Минем мондагы хезмәтем бер колхоз белән генә чикләнә Яңа сорт бодай исә. әгәр аны үстереп алалсам. илгә, дөньяга файда кигерер иде Тыйнаксыз соравым өчен гафу итегез. Ленар Салихович — Ленар. Монда бит беркем юк, ачыктан-ачык сөйләшү генә. Шартым да бер генә: ни уйласан шуны әйтеш — Мин үзем дә шуны сорамакчы идем әле. Болай булгач, соравымны турыдан-туры бирәм. Турысын әйт әле: дөньяга танылган, дәрәҗәле галим буласың килә инде, гади колхоз председателе генә түгел. Сафин чыраен сытты. Укытучы да сагая калды — Дәрәҗәгә омтылсам, үз җаемны гына кайгыртсам, гормышым да башкача булыр иде. Син тәкъдим иткәнчә, читтән торып физматка керсәм, шул җәйне үк син миңа кияүгә чыгар, бүген бер мәктәптә эшләп, уртак балаларыбызны үстереп ятар идек Ышанам: бу көнгәчә директор булыр идем, тормышыбыз да җитеш булыр иде. Үзем турында гына уйласам, монда килмәс өчен шулкадәр тарткалашыр идемме?! Булган дәрәҗәм җитмәс идеме9 ! Җил уңаена гына атласам, моннан да югарырак үрләтүләре дә бар. Ләкин мин алай булдыра алмыйм. — Ни өчен? — Гөлфия Ленарның сүзе бетмәвен, сәбәбен аңлатачагын белеп торса да. үзе дә сизмәстән сорады моны. Аның хисләре ташуын, ихлас күңелдән эчен бушатуын аңлый иде. Ул сөйләгәннәрнең күбесе аның өчен яңалык түгел. Әмма соңгысы, аның үзе өчен дә иң мөһиме — «алай булдыра алмыйм» билгесез иде. — Беләсеңме, Гөлфия, мин сиңа нинди зур бурычлы. — Нинди бурыч ул? — Хәтерлисеңме, мине авыл халкы ничек саклап калды? Үзенә юк чагында, ятимне кызганып, авызыннан өзеп, ипи. бәрәңгесен бирә торган иде. Күптән инде шул бурычны түләр вакыт җитте. — Алай санасаң, күпләр күпләргә бурычлы инде. -Аңлашу торган саен катлаулана, күңелдә тирәнрәк эз калдыра барса да. хәзер ул анлы рәвештә әңгәмәне тирәнәйтә, аңа каршы дәлилләр куя барды. — Алар да түләргә тиеш. Ләкин ничек? Ни күләмдә? — Моңа үлчәү юк. Ләкин шуны онытмаска кирәк: ул чакта игенче безгә намусы кушканча арттырган Без дә аңа вөҗдан кушканча әҗәтне кайтарырга тиеш Кем ничек һәм никадәр булдыра ала. Минем үземнең ачлыкка интеккән вакыттагы нәзерем бар: үземне коткарып калучыга, ягъни авыл халкына хезмәткә бөтен гомеремне багышларга. Шуңа, синең белән үпкәләшеп булса да. авыл хуҗалыгы институтына киттем. Гөлфия җилкәләрен җыерып куйды. Чынлап та, ул чакта ике араларында бу хакта сүз күп булган иде. — Ул чакта моны нигә сер ясадың инде? — дип сорарга мәҗбүр булды ул. — Мине дөрес аңламаган булыр идең. — Ә хәзер аңларлык дәрәҗәгә кадәр үсеп җиттем буламы?—дип. күңелсез генә көлемсерәп куйды Гөлфия. — Хәзер моның безнең язмышларга йогынтысы була алмый, сукмаклар аерым. Сиңа шул вакытта ни уйлаганымны, нәрсәдән чыгып эш иткәнемне белдерү өчен генә бу. Нәзерең үтәлә бит. Гөлфия Ленарга бүленгән сүзне хәтеренә төшерү өчен ярдәмгә килде. — Намус төшенчәсен исәпкә алмасаң. шулай, дип кырт кистереп җавап бирде әңгәмәдәше - Икенче ягы да бар Илгә икмәк җитми, капиталистлардан сатып алабыз. Халык саны арткан саен икмәккә мохтаҗлык үсә барачак. Ә мин эзли торган сорт ихтыяҗны тулы канәгатьләндерергә мөмкинлек бирер иде. — Нинди сорт соң ул? ■— Бер орлык күп башак бирә торган сорт. — Ә андый бодай буламы соң?—дип гаҗәпләнде Гөлфия — Булырга тиеш. — Капиталистлар шулай үстерәмени? Аны үстерү өчен ниләр таләп ителә? Үстермиләр. Аның бернинди методикасы да юк. һәр адым саен билгесезлек. Ләкин үз тәҗрибәмнән алынган бер нәрсә бар: яз башы коры килгәндә бодай орлыгы бер башак шыттыра. Соңрак көчле яңгырлар башланса, төптән яңа башаклар чыгара. Урак чорында аптырыйсың: алдан үскәне коелырга тора, ә соңгысы җитлекмәгән. Хәер, анысы икенче мәсьәлә. Димәк, бодай бер орлыктан күпләп башак бирә. Ләкин ни өчен гадәт и шартларда түгел, аерым очракларда, аерым шартларда гына бирә? Менә шуны ачыкласаң, бу эш алга китәргә тиеш Моңа агрономның көче генә җитми, физик, химикларны да тартырга кирәк. Әмма төп көч агроном. Аларны эзләүгә, үзләштерергә минем гомер генә дә җитмәскә мөмкин Ә син дәрәҗә турында сүз алып барасың. Шактый сүзсез утырды Гөлфия. Алда бернинди өмет, төгәл нәтиҗәләр күренмәгән үтә авыр ул эшкә алыну нигә кирәк иде инде? дип сорамый булдыра алмады. Ленарның җавабы алдан әзер иде. Без икмәк кытлыгына торган саен тирәнрәк батабыз. Барыбызны да урманда адашканнар игеп күз алдына китер. Кая барабыз билгесез. Шулчак мин юлыбызның баткаклыкка илтүен белдем, ди. Ул чагында мин ни эшләргә тиеш? Моны юлдашларымнан яшерергәме’ Бу бит хыянәг. Алар, алар белән бергә үзем дә һәлак булачакмын. Әйтсәм, без туктарга, юнәлешне үзгәртергә йәисә яңасын эзләргә, котылу чарасын күрергә тиешбез. Шул юлны башкалардан алдарак эзләп барам икән халык алдында йөзем ак. элек миңа бирелгән әҗәтне тулы кайтарам булып чыга. Юк икән мин сатлык җан. Ленар тынып калды. Гөлфия башын чайкап алды. Сафияның үз- үзснә шундый кискен, рәхимсез бәясе күңел кылларына нык чиртте. Ленар фикере белән килешми булдыра алмады ул. һәм тагын бер нәрсәне ачык аңлады. Элек күңелендә гел изге уйлар, ачык максатлар, якты киләчәк кенә күзаллаган яшьлек дусты, алар очрашмый яшәгән елларда, кискен үзгәрешләргә дучар булган. Гөлфия моның сәбәпләрен эзләп карады, тик күңелендә борынлаганнары болганчык су шикелле иде. анык бер фикергә дә килә алмады Күрүеңчә, максатым ачык булса да. шул юнәлештә эш башлый алмыйм, мин бәйле кеше, диде Ленар аның уйлануларын сизгәндәй Үз ирегем белән китә, теләгән җиремдә эшли алмыйм Институтны тәмамлагач, мәҗбүри рәвештә авылга җибәрделәр. Өч елымны тутырганда гына монда китереп тыктылар. Килергә геләмәсәң, ризалык бирмәскә иде. Үзенең дә мона турыдантуры катнашы булган укытучы хатын шуннан артыгын әйтә алмады. Сайлау көнендә аның үзен тотышы аңлашылып җитмәсә дә. моның сәбәпләрен, аның үзенең т еләү-теләмәвен тәгаен ачыклау мөмкин булмады, бик ашыгыч иде. җай чыкмады Хәзер, ул чактагы гафиллеге өчен җавап бирәсе булгач, үзен аклау өчен бердәнбер дәлилгә таянды Ризалык бирт әнсең би т Ул минем партбилетны сейфка бикләп куйгач Ничек? дип гаҗәпләнеп сорады Гөлфия. Партбилетны алу партия җыелышы, райком бюросы карары нигезендә эшләнә Партиядән чыгарсалар монда кигермәсләр иде Шул фикерләре бергә буталды, ул аларның очын, бәйләнешен тапмады, ачыклау өчен үзеннән ашыгып сорарга мәҗбүр булды. Үзе генә алдымы’’ Алай тиеш түгел бит. Тиеш түгел нәрсәләр бик күп. диде Ленар Ләкин ул аллы да бикләде. Ничек булып бетте инде? Җыелыштан соң кайтарып бирде. Ләкин бу хәлне үзгәртми, минем партиягә булган ышанычымны арттырмый Пропагандист ханым шактый уйланып утырды. — Партия — чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы, илебезнең барлык алдынгы көчләрен туплаган отряды. Ул оешканлыгы, бердәм тупланганлыгы белән көчле. — Ул көчне син, әлбәттә, демократик централизмда: азчылыкның күпчелеккә буйсынуында, югары оешмаларның карарларының түбәндәгеләре өчен мәҗбүрилегендә күрәсең инде.— Сафин боларны киная белән санады, үзе әңгәмәдәшеннән күзен алмады, моны ничек кабул итүен тикшерә торды.— һәм .мин, беләсең килсә, шул таләпләрнең корбаны, ирекле тоткын. Гөлфия тел кыймылдатырга да сәләтсез иде. Партия эшенә ихлас бирелгән, ул нык ышанган, башкалар өчен үрнәк санаган намуслы коммунистларның берсе авызыннан моны ишетү аны хәйранга калдырды. — Син ни сөйлисең, Ленар...— диде як-ягына карангалап. Гүя, алар- ны тыңлаучы бар иде.— Кеше ишетсә... — Мин кемгә ни сөйләгәнемне яхшы беләм,— диде Сафин рәсми генә.— Серем сыймасына ышанмасам, сөйләмәс идем, чөнки болар минем уйларым, шәхси нәтиҗәләрем генә. — Синнән моны көтмәгән идем,— диде әңгәмәдәше әзрәк аңга кергәч.— Болай булгач, ничек инде? — Нәрсә? Ташлап китәр, сине халык алдында уңайсыз хәлгә куяр дип куркасыңмы?—Сафинның тавышында кырыслык, кискенлек ярылып ята иде.— Алай куркырлык булгач, яклый торган кешеңне яхшылап белмәгәч, халык алдында күккә чөеп мактамаска иде, иптәш Сәйфетдинова.— Ул әңгәмәдәшенең куырыла баруын күреп тавышын йомшарта төште, ак тешләрен күрсәтеп елмайган итте.— Бер нәрсәне исегездә тотыгыз: мин килергә теләсәмтеләмәсәм дә, ризалык биргән кеше. Халык ышанычын аяк астына салырга хакым юк, кулымнан килгәннең барын эшләрмен. Моны сиңа сөйләвем ничек килүем турындагы хакыйкатьне җиткерү өчен иде. Моннан соң минем сукмак нинди юнәлеш алыр — вакыт күрсәтер. Мин үзем теләгән хезмәтне башкара алмый торган ул вакытны әрәмгә уздырасым килми, йөкләнгән постта сыныйсым, колхозда хезмәтне оештыруны үзгәртеп карыйсым, теге, алда әйткәнемчә, котылу юлын эзлисем килә. Шуның өчен ахыр чиктә бу хезмәткә алындым да. Хуҗалык итүнең яңа формаларын кертергә исәп. Минем бу сынау, тәҗрибәләрем ни белән бетәр — тәгаен үзем дә әйтә алмыйм. Ләкин бу эшнең файдасын, кирәклеген күреп, аны яклаучылар табылыр дип ышанам. Ничек кенә булмасын, син—шуларны алдан ук белеп торучы бердәнбер шаһит. Гөлфия кулъяулыгы белән мангаеннан ага торган тирләрен сөртте, яңакларын сыпырды, мамык шәле астыннан шуып чыккан чәчләрен җыештырды. Бер яктан ул канәгать иде. Сафинның колхозга рәис булып килүе халык өчен файда, моны ул үзе, авылдашлары да тоеп өлгерде инде; алда да җиң сызганып эшләргә нияте бар. Шул ук вакытта, икенче яктан, күңелендә җитди шөбһәләр дә уянды. Ленар һаман да буйсынмас бунтарь икән. Бу, бер яктан, файда, үз сүзен итәчәк, куйган максатына ирешү өчен берни алдында да тукталып калмаячак. Тик моның хәтәр ягы да бар. Кызу канлы Ленар йә бик абруйлы җитәкче булып чыгар, йә шул юлда муенын сындырыр... енар яныннан тирән эчке кичерешләр белән чыкты Гөлфия, өенә кайткач та әлеге сөйләшү тәэсиреннән айный алмады. Ире һәм балалары йоклагач, алдагы көнгә план язарга дип дәфтәрен ачып куйды, тик кулына ручкасын алырга ашыкмады. Әлеге уйларыннан аерыла алмады. Теләмәде дә... Гөлфия төскә чибәр. Кыз чагында аңа сүз кушучы егетләр аз булмады. Ләкин күңеле Ленарны гына якын итте. Күрше егете, оста гармун Л чы булганы өчен генә түгел. Аңа күз атучы егетләр арасында жыр-биюгә осталар, алтын таулары вәгъдә итүчеләр, колы булырга әзерләр дә күп иде. Ленар вәгъдәләргә саран, төче телләнми, ясалма кыланмый, үзен мескен тотмый. Шул яклары белән аның күңелендә алдан урын алды бугай. Юк. алай гына түгел икән. Аның өчен үзенең дә җаны фида иде. Моны ул очраклы белде. лар сигезенче классны тәмамлаган җәйдә мәктәптә беренче тапкыр хезмәт бригадасы оештырылды. Кукуруз чәчү кертелеп килә иде. Әлеге бригада «Таң» колхозында шундый бер басуны карарга тиеш иде. Авылдан китмәннәр алып килеп, чүп үләннәрен утарга алындылар. Көндезге эссе башлангач. Чирмешәндә су кереп, тулай торакка кайтып ял игә торганнар иде. Ул көнне дә. сәгать тулгач, кайтырга чыкчылар. Гөлфия, торактагы бүлмәләренә куярга дип. юл буендагы буй урманнан чәчәкләр җыйды, аны кулъяулыгы белән урап тотты. Ял вакытларында, иптәшләреннән күреп, чигәргә өйрәнгән иде Тәүге яулыгын күңеленә иң якын кешегә бүләк итәргә дип ниятләгән Шуңа чәчәк атып утырган гөл рәсеме астына: «Истәлек өчен Гөлфиядән» дип язу да төшергән иде. Аның күңелендә бу яулыкның иясе бар иде инде. Ул аны Ленарга бүләк итәргә тиеш иде. Тик кичә үпкәләштеләр. Гамир аны кинога чакырды: «Бүген клубта һиндстан фильме булачак, барабызмы. Гөлфия?» диде җир китмәнликитмәнли. Моны аның икенче ягында торып эшләүче Ленар да ишетте. «Синең белән бармый ул»,— диде эшен бүлмичә генә. Гөлфиянең Ленарга җен ачулары чыкты. Гамир белән барырга бо- лай да исәбе юк иде. әмма аның өчен бүтән кеше җавап биргәнгә гарьләнде. Аңа берәр каты сүз әйтергә дә ниятләгән иде. өлгерми калды. «Синнән сорыйдыр шул. көтүче», диде Гамир. Ленарның әтисе белән элек көтү көткәнен искә тотып. «Ә син. үзеңнең кемлегеңне онытма: безнең паекны ашап симергән күсе», дип кычкырды Ленар. Гамирның әтисе мәктәптә хуҗалык мөдире, укучылар арасында әнә шундый сүзләр дә йөри иде. Гамир хурланудан бүртенеп чыкты, китмәне белән кизәнде. Ленар да каршы куйды Тимерләр чыңлады, аның өстенә китмәннәрдән туфрак коелды. Алар, эш коралларын сонгеләр күк терәп басып тора бирделәр, икесе дә юл бирергә теләмәде Кинога кызлар, егетләр бергә бардылар. Егетләр татуланып өлгергән. икс араларына урын да әзерләп куйганнар иде Гөлфия, юри. алар яныннан үтеп, кызлар арасына кереп утырды. Кайтканда да Ленар белән сөйләшмәде. Гамир белән генә, юктан сәбәп табып, көлешкәләп алгалады. Чәчәк җыя-җыя. ул иптәшләреннән артта калган иде. аларны зур күпергә кергәндә генә куып җитте. Бу күперне, язын да сүтмәгәнтә. аннан урман ташучы машиналар йөргәнгә авыл халкы шулай, башкаларыннан аеру өчен, «зур күпер» дип исемләгәннәр. Күпер уртасына җиткән бере туктала барды. Анда йонлач бер абзый култыкса өстендә, шуннан суга чумарга җыенган. Гөлфия килеп җитүгә, агай кулларын алга сузды, иелде, аяклары белән этелеп аска очты. Ул да. башкалар күк. култыксага таянып, судан теге абзыйның калкып чыкканын көтә башлады. Моннан суга кадәр унбиш метрлар, диләр Аска карагач, чынлап та баш әйләнә. Букетың бик матур, миңа бүләк ит әле. Гөлфия, диде Гамир Өмет итми инде, төче телләнә генә. А Менә бу абый кебек сикерсәң, букет синеке Гөлфия аның моннан сикерә алмаганын белә. Малайлардан оерсенең дә сикергәне юк. Ул. Гамирга тапкыр җавап тапканына сөенеп, ана көлемсерәп карады. — Әсфат абый десантчы бит ул,— диде Гамир акланып. Унҗиде тапкыр парашют белән сикергән. Булса ни.— диде Гөлфия һәм егетнең акланганын көтмәстән, су өстеннән колач салып йөзеп баручы теге абзыйны күзәтергә кереште. Нишлисең? Юләрләнмә.— дигән калын тавыш ишетелде күпер өстендә. Бары берьюлы шунда таба борылып карадылар. Ленар чишенгән инде, култыксага үрмәли иде. Гөлфия Ленарның ниятен аңлап алды, үзен күрсәтәсе килгән. Хәзер ул култыксага күтәрелә. Исәп белән эшләгән, аның: «Сикермә. Ленар!» дигәнен көтә. Ләкин ул моны әйтергә ашыкмады: үзе менгән үзе төшсен. Хәленнән килмәгәч, әтәчләнеп үрмәләмәсен Ул әле аны. юшкәч. билгеле, үчекләп, үртәп җанын алачак, кичәге сүзләре өчен дә каруын кайтарачак. Ленар култыксага менеп басты. Аяклары сизелер-сизелмәс калтырый. менә-менә кире төшәчәк. Ул шуны көтте. Егет кинәт алга таба авыша башлады, аяклары белән этелде һәм уктай аска атылды. Ул су астыннан шактый озак чыкмый торды. Малайлар, куркышып. яр буена йөгерделәр. Коты алынган хәлдә кыз да аларга иярде. Су кырыенда аны сырып алдылар, сораша башладылар. Ул да, этелептөртелеп малайлар арасына керде. - Гафу ит. Ленар. Мин шаяртып кына әйткән идем бит. Мин дә шаяртып кына сикердем лә! Барысы да туйганчы бер көлештеләр. Кара. кара, гафу үтенеп кенә котылмакчы. диде берсе, көлеп туйгач Китер әле монда букетны. Гөлфия букетны Ленарга сузды. Бу минутта аңа булган үпкәсе дә җуелган иде инде, кулъяулыгын да алып калмады... Алар аннан соң да үпкәләшми тормадылар. Ленар кызу, ул усал, үзенекен итәргә тырышалар иде. Ленар кыз сызган юлдан гына бара торган түгел иде. Урта мәктәпне тәмамлагач та ике араларында җитди үпкәләшү булып алды. Гөлфия, ачлы-туклы студент булып йөргәнче, читтән торып укырга керергә үгетләде. Кияүгә чыгарга да риза иде. Ленар үги әнисе каршына өйләнеп кайта алмый Гайшә карчык тотмый, кыз ягында торырга да риза түгел — йортка керми Чит бер авылга китү ягында иде Гөлфия. Егет үзенекен итте, агрономлыкка торып укырга китте, аны Казанга чакырды. Анысына Гөлфия риза булмады- бармады Туй билгесез вакытка кичектерелде, вәгъдәләр генә торып калды. Ул солдатка китәсе кичтә тавыш чыкт ы, гагын үпкәләштеләр. Егетләр чыгып кит кәч, кыз чаршау белән бүленгән ятагына капланып, кем гаепле, кем хагын аерып тормастан. туйганчы үкседе. Калган вакытта төн буе урын өстендә ишелде: уңга, сулга, чалкан ятып карады — йокы алмады. Өстенә көтмәгәндә ябырылган хәсрәт турында уйланды да уйланды. Ленарның көнче икәнен белә иде ул. Бу гадәтен өнәмәсә дә. күңеле аны үз иткәч, кире кага алмый иде. көнчелекне ярату билгесе санады. Кичке ызгыш никадәр зур булмасын, ике араларында килешү булачагын, аньп^дуамаллыгын гафу итәчәген алдан ук ачыклап куйган иде. Йокысыз төн узды, таң атты. Ул такта сәкесеннән торды, пәрдә читен ачып, урамга күз төшерде. Күңелгә шом сала торган тонык, шыксыз иртә иде бу. Күк гөмбәзе тоташ кара болыт эчендә, акрын гына көзге салкын яңгыр сибәли. Башы авырта, йөрәге чәнчи, күңелендә бушлык иде аның. Бөтенесен уйсыз-нисез генә эшләде: күлмәген киде, тузгыган чәчләрен җыештырды. Көзгегә күз салды һәм куркып китте. Бер төи эчендә суырылып төшкән. шиңеп коелырга җыенган чәчәк шикелле калган. Кыз юынырга чыкты Шулчак урам яктан җыр. музыка тавышлары ишетелә башлады. Ул, битен аннанмоннан гына сөрткәләп, урам якка үрелде, күзәтергә кереште Солдатка китүче яшьләр җырлый-җырлый соңгы тапкыр урам әйләнәләр иде. Иң алдан кыңгыраулы тальян гармунында уйнап Ленар бара. Башкаларга кушылып җырлый да үзе. Алар турына җиткәч, төркем туктады. Ленар гармунын уйный-уй- ный алар капкасына юнәлде. Моны күреп, озата йөрүче малай-шалай аңа капкаларны ачарга ташландылар. — Фәһимә апа, Гөлфия кайда?—диде егет, гармун тавышын баса төшеп. — Камышлыда. — Ничек алай?.. Ленар моны: «Ул калырга тиеш иде бит»,— дигәнрәк мәгънәдә әйтте, билгеле. Әмма нәфрәте ташыган әнисе утка керәчин сипте. Егете килеп алды... Тынып калган гармун шыңшып куйды. Гөлфия, курку катыш кызыксыну белән, сак кына алар баскан якка күз сирпеде. Ленар сул кулын тальяныннан ычкындырган, балчыклы аяклары белән лас-лыс басып залга кереп бара. Күз төпләре каралган, яңагында тиресе суелган Борылса, аны күрәсе иде. Шуннан куркып, ул янә мичкә сыенды. Ленар ул йоклый торган бүлем чаршавы читен ачып карагач, кире борылды бугай, тагын акрын гына гармун шыңшырга кереште Ул көчәя, ераклаша барды. Урамнан көчле җыр агылып керә башлады — Синең чиккән кулъяулыгың Минем күкрәк кесәмдә. Сагынган саен карармын Кайда гына йөрсәм дә. Гөлфия бермәл аңын җыя алмый торды. Ул аннан таныш урам көйләренең берсен көткән иде. Ә моның сүзләрен хәтеренә төшерә алмый интекте. Чү, бу бит аның кулъяулыгы турында! Аңа атап җыр җырлый егет. И-их! Әгәр моны белгән булса, әнисенең сүзен тыңлап качып кала идеме соң?! Нигә шулай килеп чыкты соң әле бу?! Тукта! Тукта! Әле бит соң түгел. «Киенә идем», дияр. Әни сиңа нык үпкәләгән, шуңа дөресен әйтмәгән»,— дияр. Юк, ул шуннан артык түзәргә булдыра алмый иде, ашыгып зал якка атлады, аяк астын күрмичә, Ленарның итек эзләрен таптады. Кием шкафын ачып, мамык шәлен, көзге пальтосын алды. Син кая? дип сорады артыннан кереп җиткән әнисе. Озатырга.—диде ул телен көчкә әйләндереп. Бар шул, бар, диде әнисе тешләрен кысып. - Кичә алай мыскыллады, бүген болай. - Ул балчыклы идәнгә төртеп күрсәтте һәм өстәде. Аннан тегеләй үк итеп җибәрер Үзе ише тиле-миле малай алып калырсың. Гөлфия кичәдән бирле кайгы, кичерешләрдән арына алмый, башы тәмам каткан, моңа каршы ни әйтергә, ни эшләргә дә белмәде. Киеп өлгермәгән пальтосы иңбашыннан шуып төште, үзе хәлсезләнеп караватына утырды, аннары, үксеп мендәре өстенә үк капланды Озата баручылар шул көнне үк кайтарып җиткерделәр: Камышлы юлы аермасына җиткәч. Ленар машинаны туктаткан. Шоферның юл урап йөрмәсен белгәч, машинадан сикереп төшеп, җәяү кереп киткән. Артыннан куып җитеп утыртып алып киткәннәр Башта ул Ленарның тиз көндә гафу үтенеп хат язасына шикләнмәде. Берничә хаты килмичә җавап язмаска эченнән карар да биреп куйды Әзрәк интексен, акылга утырсын Ә ул. гүя, аның ниятләрен белеп торганмыни, бер хат та язмады Үги сеңлесе Әнисәнең мәктәптә иптәшләренә сөйләвеннән ишетеп. Казагыстанга эләгүен белде. Өйләренә га- гын хат, беренче фотосы да килгән иде, ләкин аңа—-юк. Көннәр узган саен Гөлфиянең өмете кими барды һәм бервакыт тәмам юкка чыкты. Ленар солдатка китәсе көнгәчә ул язмышы хәл ителгән санап йөрде. Кияве, ире буласы кеше билгеле иде. Алар Каенсар мәктәбендә үк дуслаштылар. Холыклары аркасында вак-төяк бәхәсләр тугалый торса да, берберсеннән аерылуны күз алдына да китермәделәр. Дуслык хисләре торган саен тирәнәя барды, ялкынлы мәхәббәткә әверелде. Шулай еллар буе дәвам итте. Аралары кинәт өзелгәч, ул киләчәге турында еш уйлана башлады. Шунда гына үзе өчен гаҗәеп бер яңалык ачты. Еллар буе януларын, көюләрен, сагынуларын, сөюләрен, иркәләшү һәм назлануларын сызып ташласа, яшьлеге буш, шәрә каен шикелле килеп чыга идс. Шуңа аның күңелендә үкенү, рәнҗү, тагын әллә ниләр уянды, егетенә булган үпкәсе кабарды. Күңелендәге бушлыкны кем тутырыр? Үз-үзенә бу сорауны ул еш бирә, аңа, билгеле инде, җавап таба алмый, йөрәге сызлана. Аның иң курыкканы: хәзергә билгесез егет Ленарны алмаштыра, йөрәктә аның урынын яулый алырмы? Бу сорауга Гөлфия ул чакта да, хәзер дә җавап таба алганы юк. Ул чакта ук кыз күңеле бер нәрсәне ачык аңлады: ул бүтән берәүне дә Ленарны яраткандай ярата алмаячак Шулай да үзенә сүз кушып караган егетләр арасыннан күңеленә пар эзли башлады. Уйланмаслык та түгел, аңа егерме тула иде. Кияүгә чыгар вакыты җиткән. Моны ул үзе дә аңлый. Аны бер нәрсә генә куркыта. Китаплардан укып, сөйләүләрдән ишетеп белә: беренче мәхәббәт онытылмый, диләр. Әмма, Ленарны оныта алмам, диеп ул гомер буе кияүгә чыкмаска тиешмени?! Уйлана торгач, үзен тынычландырырга тагын бер җавап тапты: беренче яраткан ярлары белән кушылучы бик сирәк, берсенең дә сагышыннан үлгәне юк, имеш. Әнисе әйтүенчә, өйләнешкәч, ирдән якын кеше булмый ул. Кемгәдер барыбер кияүгә чыгасы. Үз гаиләсе булса, мондый билгесезлек күңелне тырнамас, йөрәк янулары басылыр, тормыш үз эзенә төшәр шикелле. Гамир тәкъдим ясагач, аны пошаманга салган тагын бер нәрсә алдына килеп басты. Ул Ленар белән вәгъдәләшкән, ике ара ачыктан-ачык өзелмәгән бит. Гамирга ризалык биргәнче шуңа ачыклык кертәсе бар. Гөлфия кияүгә чыгарга җыенуын белдереп, аңа хат язды. Тик аның адресы юк иде. Ленарның үги әнисеннән, сеңлесе Әнисәдән кереп сорарга җөрьәт итмәде: ялына дип кабул итүләре бар. Башка кешеләр аркылы эш йөртергә дә шикләнде. Гамирга барып ирешсә, оят: икейөзле килеп чыга бит. Уйлана торгач, кабат бер үк фикергә әйләнеп кайта иде ул. Яратса, күңелендә булса, алты ай язмый торыр идеме? Ул аңа ышанмый, бәлки Казанда кызы да бардыр әле. Шулай булмаса, ничек болай араны кинәт өзәргә иде икән? Шул фикерендә тукталып калды. Калганы бик ансат хәл ителде. Үзенә үпкәләсен, ул аны вәгъдәсез санарга хакы юк. Адрессыз хат берничә көн кесәсендә йөри иде. Мондый нәтиҗәгә килгәч, башкалар кулына эләккәнче, ул аны вак-вак кисәкләргә ерткалап, чүп савытына ташлады. Шул көнне кичен. Гамир кабат сүз кузгаткач, әти-әнисеннән рөхсәт сорарга киңәш бирде. ке авылда ике йорт ашыгыч кына туйга әзерләнә башлады. Ә авылда бер йорттагы яңалык сәгате-минуты белән бөтен урамнарны әйләнеп чыга. Алар язмышына кагылышлы хәбәр дә шулай тиз таралды. И Шул көннәрнең берсендә, бүрене сагынсаң алдыңа килә, лиләр бит. мәктәптән кайтышлый. Җәвидәне очратты. Гөлфия апа. сине Гамирга кияүгә чыга диләр, шул дөресме? дип сорады Җәвидә Гөлфиянең теле тотлыкты, берни әйтә алмый басып тора бирде Гамир белән мөнәсәбәтләре булганлыгын белә, бу хакта сөйләшү, аңлашу. ачыклау кирәген аңлый иде. Бу уңайдан аның ни өчен Җәвидәгә өйләнмәвен сораганы да булды. Гамир, тирәнгә китеп тормастан. үпкәләшүләрен белдерде. Сүз җае чыккач: «Ленар белән синең күк», дип тә кыстырды. Гөлфия, бу мәсьәләдә сораулары тагын булса да. артыгын төпченмәде, алсуланган яңакларын читкә борды. Туйны ашыктыргач, имеш-мимешләрне ачыклап өлгерми, аңа ризалыгын бирергә мәҗбүр булды. Өйләнешкәнче вакыт бар. җай китереп бу хакта янә бер сөйләшерләр әле Андый җай әлегә кадәр чыкмады. Җәвидә белән аңлашырга туры киләсен ул күз алдына да китермәгән иде Җәвидә аның боларны уйлап торуын күздә тотмый, җавапсызлыкны үзенчә аңлаган иде Ул бер елдан бирле минем ирем, әйләнәм, дип алдады. Туйны суза килде. Мин аның юк сылтаулар уйлап чыгаруын сизенә идем Димәк, ул сиңа өйләнергә исәп тогкан икән? Гөлфиянең сүз катарга көче юклыгын күреп. Җәвидә шу ларны тезде дә тезде. Аннан ялваруга күчте. Гөлфия апа. кыз башың белән шуңа әрәм буласыңмы"’ Синең Ленарың бар. ул Гамирга алмашкысыз. Минем хәлне үзең аңлыйсың, башка чарам юк. балабыз туарга тиеш. Син. зинһар, анын төче теленә ышанма, безне калдыр. Туачак балабыз хакына үтенеп сорыйм. Ул гирә-ягына каранып алды, сукмактан килүчене күрде һәм тавышын йомшартып, ашыгып сүзен очлады: Кара аны. үзең теләп бант гарт- масаң, иремне гаргып ала дип. мәктәбеңә, хәтта ропота барачакмын Кичеп алар Гамир белән клубта очраштылар. Егете кинодан соң биергә калыр! а теләгән иде дә. аның чыкканын күреп, иярергә мәҗбүр булды Сүзгә сүз ялгый алмый аның фатиры капкасы төбенә кадәр җиттеләр Егет аны кочарга үрелде. Кагылма, диде Гөлфия, йөрәгендә ташыган нәфрәтен шул бер сүзенә туплап. Ни булды? диде Гамир, сабырлык саклар! а тырышың Аның да күңелсезлскнс сизеп торуы чыраеннан билгеле иде Җәвидә очрады, диде ул. кияве булырга тиешле кешенең йөзенә туры карап Тик Гамирның какча йөзеннән кичерешләрен аңларлык түгел иде. Шуннан, диде ул исе китмәгән кыланып. Харап икән, кем очраган. Әнә нигә кәефең киткән икән. Ул нәрсә әйтмәс Синең өчен хәзер аның сүзе түгел, минеке закон булырга тиеш. Мин бит сиңа әйләнәм Икенче хатынлыккамы'’ дип сорады ул мыскыллау тонында Мин булачак ирең, диде Гамир салкын канлылык саклап Синең авыздан бүтән андый сүз чыкмасын Югыйсә, мин дә каршы сорау куя алам Әйдә. куй. диде ул кайнарланып Бүген безнең араларда сер калмаска тиеш. Ленар белән булганнан соң, бу темага сөйләшү үзеңә үк уңайсыздыр ич? Гөлфияне бизгәк тогкан шикелле булды Ленар белән ни булган? дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Сез Ленар, мин Җәвидә белән, диде Гамир җан өшетерлек салкынлык, битарафлык белән. Тимер ныклыгы бар икән үзендә Бер!ә бер. Гөлфия хәйран калып басып торды. Аның мие бер нәрсәне эшкәртеп бетерә алмады. Бу ничек була инде: үзе шулай саный, үзе аңа өйләнергә җыена. Бу бит кеше акылына сыймый. Ул аңа ташлама ясыймы? Балаң буласы икән, Гамир, ятим итмә,— диде акылын җыеп. Син нәрсә? — Аңа хәзер генә башына барып җитә башлады. Аңлап алды һәм өстәде — Аңа өйләнергә дисеңме.” Миңа кызлар да бетмәгән. Әгәр син вәгъдәңне бозасың икән, мин барыбер Ленар алыр- лыгыңны калдырмыйм. Гөлфия ул чакта Гамирның турыдан-туры этлек эшләвеннән нык куркып йөрде. Барыннан элек аулакта туры китереп көчләве мөмкин санады, саклык чаралары күрде. Куркулары бушка гына булып чыкты. Гамирның башында бөтенләй башка мәшәкатьләр иде. Ул сүзен итте, аның белән билгеләнгән көндә үк райкомолның хисап бүлегендә эшләүче Надяга өйләнде. Кыз бай нәселдән иде, бик зурлап туй үткәрделәр. Бәйрәмнәр узуга, егет райкомолга инструктор булып күчеп китте. Аның мәктәптән китүенә сөенеп бетә алмады Гөлфия. Вәгъдәсеннән баш тарткач, икесенә бер коллективта эшләве кыен иде. Тик иртәрәк сөенгән булып чыкты Аның хәле, уйланмаган җирдән, катлауланып китте. Авылда аның турында гайбәт таралды. Урам хәбәрен түкми-чәчми ташучы хуҗабикәсе Мәликә апа аның дәрестән кайткан җиренә бер төрле яңа хәбәр әзерләп куйган иде: туйны Гамир киреләгән. Ленар алдаган булган икән, шуңа алмаган һ. б. Кысыр хәсрәт күрше- күлән. ганышбелешләрнең дә тел-тешенә керде, читләтеп һәм турыдан- туры моның хакында беренче авыздан сүз ишетергә, кайгысын уртаклашырга теләүчеләр дә табылды. Шулардан туеп, ул велосипед белән көн саен авылга кайтып йөри башлады. Гайбәт авылга да ияреп кайткан булып чыкты. Туйның сүтелүен, бу күңелсез хәбәрдән соң, бигрәк тә өйдәгеләр авыр кичерде. Әнисе, бер яңа хәбәр ишеткән саен, чәпчеде: «Йөргәнен белгәнсең, ризалык биргәнче ачыклыйсың калган, вәгъдәләшкәч, ирнең толы юк. чыгасың булган». Тыштан сиздермәсә дә, әтисенең дә чырае гел караңгы. Эштән кашынкүзен җимереп кайта да. туйга дип әзерләнгән әче балга ябыша. Шундый көннәрнең берсендә, кичке ашка утыргач кына, көтелмәгән кунаклар —бәйрәмчә киенгән Нәгыйм абзый. Зәйтүнә түти, Назыйм килеп керде. Гөлфия аларның нинди йомыш белән йөрүен ишектән күренгәч үк аңлады. Бер генә нәрсәгә гаҗәпләнде: Назыйм аны бу хакта искәртмәде дә. Үз сүзе үтмәсен алдан белгән дә, аларны ярдәмгә алып килгән. Бу аның күңелен шундук суытып җибәрде. Килегез, кунаклар, түрдән узыгыз, табынга рәхим итегез,- дип башлады тамагын чылатып, телен чарлап өлгергән әтисе — Мактап кына йөрисез икән әле. Әнисе, кунакларга аш сал, әче бал чыгар. Узарга дип килдек әле, Шакир туган.— Нәгыйм абзый кыстатып тормады, түргә узды. Мактамаска! Мактарлык та бит! — Зәйтүнә түти дә үзен сиздереп сүз кыстырды, иреннән калышмыйча, читекләренең кәвешләрен салдырып, әнисе һәм аның белән ике куллап күрешеп, табын тирәсенә урнашты. Макташып кына яшәргә кирәк биш минутлык бу дөньяда. Әтисе ир-атларга бал салды, очрашу хөрмәтенә эчәргә тәкъдим итте. Берсе дә кыстатып тормады Назыйм солдаттан кайткач ук, Гөлфиядән үзенә кияүгә чыгарга берничә тапкыр сорады. Кыз кире кага килде. Ләкин егет аны ташламады, тагылып йөри, ара-тирә үтенече хакында исенә төшерә торды. Әче бал банкасы тиз бушады. Моны күреп, әтисе тагын сорады. Кирәкми. Шакир туган, әзрәк бу балны да авыз игеп карыйк.— Назыйм абзый, мәрхүм, өстәл өстенә аракы чыгарып утырпы. шундук бүлеп тә чыкты. Тукта әле. нигә болай кунаклар исәбенә сыйланабыз сон әле? дип сорады әтисе. Йомышларын сизә иде. билгеле, аларга сүз башларга җай бирде, мөгаен. Сезнең алма кебек кызыгыз бар. Безнең Назыймга әнә өйләнер чак җиткән Зәйтүнә түти кулай мизгелне кулдан ычкындырмады Туганлашып җибәрикме әллә, дип кинәшкә килдек. Шакир кордаш. диде Нәгыйм абзый, карчыгы сүзне эзгә салып җибәргәч Шул теләкләр чынга ашсын дип тотыйк булмаса! Ходайның, «амин» дигән чагына гуры китерсен, илаһи.— диде Зәйтүнә түти. Күпмедер тынып торды да тагын башлады Теләгегез бик изге, бик изге, туганлашып гел бергә-бергә яшәргә Ходай шулай язсын иде. Назыйм тәүфикълы. инсафлы, сабыр Күңеле гел синдә. Гөлфия кызым. Моны без әйтмәсәк тә. беләсең. Аның әти-әнисе үзара карашып алдылар, икесе дә ахырдан күзләрен аңа төбәде. Егет белән кызлары арасында нинди сүз — белмиләр бит әле. Иң аллан Зәйтүнә түтинең сабырлыгы бетте, сүзен кыстырып куйды: Уйламый, киңәшми эшләнә торган эш түгел, без бүген җавабын гына ишетеп китсәк тә риза Без ни әйтик, Нәгыйм кордаш? Әтисе, бер тапкыр авызлары пешкәч, җавап бирергә ашыкмады Эш яшьләрнең үзләреннән гора. Үзара килешкән булсалар.. Гөлфия дәшмәде, урыныннан торды. Зур яктагы үз бүлеменә кереп бикләнде Шуның белән эшне беткәнгә санады Кече якта беравык тынлык урнашып торды. Аны Зәйтүнә түти бозды: Шакир. Фәхимә. карагыз әле. Назыйм килде-китте малай түгел. Институт дипломлы, азып йөрми, кеше баласын елатканы юк. Булмас та. Алла теләсә. Эше абруйлы, колхозның бөтен машинасы аның кулында Сезне дә. безне дә ташламас. Теләсәләр, башка чыгарлар, без йөдәгән картлар түгел әле. Аның сүзе шул урында өзелеп горды, аннан булачак биана улына эндәште: - Син. егет кеше, безнең сөйләшкәнне тыңлап утырма, кызың янына кер. сөйләш, аңлат. Кызларда әзрәк назлана, ялындыра торган гадәт була инде ул. Кадерен белә төшәрсең Назыйм, кереп, аның агач караватына янәшә утырды. Кече яктагы- лар, аларга комачауламас өченме, әллә үзләре аерым сөйләшергә теләделәрме. ике арадагы ишекне ябып куйдылар Гөлфия! Мин синсез яши алмыйм. Сине бәхетле итәр өчен бөтенесен эшләрмен.. Ул ялына. Гөлфия исә башын аска иеп тыңлап утыра бирде: ак га, кара да димәде. Шытырдап ишек ачылды, кече яктан гөлдер-гөлдер сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Сүзләреннән аңлашылганча, ул якта уртак фикергә килгәннәр иде шикелле. Сез нәрсә, буласызмы анда? -Әтисе аларга эндәште. Табын янына чыгыгыз әйдә. Назыйм хәлне аңлатырга алар янына чыгып китте. Аңа алмашка әнисе кереп җитте. Кызым, без риза, эш үзеңнән тора. Кодалаучылар ишетмәсен өчен, ул пыш-пыш кына сөйләде. Вакытын җитмәгән түгел, синең кебек чакта минем балам Әмир абыең кулымда иде инде Әллә ниятлисенме.’ Назыйм болай акыллы, сабыр күренә Элек әнисенең беркайчан кыстаганы булмады, аны бу җитди мәсьәләдә аптыктырмалы Бу юлы кодалар ятын каера Бернинди дә җавап ишетмәгәч, әнисе аны үзенчә аңлый, икеләнә дип уйлый Балам, кыз кадере, үзең беләсең, кыл өстендә. Мәкальнең икенче өлешен әйтеп бетерми, әмма Гөлфия аның ни уйлаганын, ни әй 1 ерт ә Iеләтәнен аңлый Тәвәккәллисеңме әллә’ Бер авызы пешкәч, Гөлфиянең кияүгә чыгарга теләге юк иде. Ленар белән бәйләнешкә ачыклык кертергә, тәмам аерылышсалар гына кияүгә чыгарга исәп тотты. Шуңа әнисенең үгетләренә каршы дәшмәде. Әнисе тагын әзрәк көтте дә, кергәндәге кебек, шыпырт кына чыгып китте. Гөлфия берни уйларга сәләтсез иде. тын гына утыра бирде. Шапылдап ишек ябылганга ул сискәнеп китте. Ни уйларга да өлгермәде, аның чаршавын берәү тупас кына тартып ачты. — Йә. кызым, синнән җавап көтәләр. Чык та соңгы сүзеңне әйт. Тавышын күгәрмәсә дә, әтисенең канәгать түгеллеге ярылып ята иде. — Әйтәсен әйттем, әти,—диде Гөлфия көчкә-көчкә. Ул тулып җиткән. менә-менә үксеп җибәрергә әзер иде. — Алай кырт кисмә әле. кызым, диде әтисе. Элек килгәннәрнең берсенә дә кысмадык, ихтыярыңа куйдык. Хәзер бит хәл үзгәрде. — Нәрсә үзгәрде соң? — Әтисенең тел тебендә ни ятканын сизсә дә, аңламаганга сабышты. — Балалар кебек кыланма, сиңа акыл теше чыккан инде.-—Әтисенең үпкәләве сизелә иде.- Ленар дидең, көтүче малай булса да. каршы килмәдек, ә нәрсә килеп чыкты? — Нәрсә? —ди сорарга мәҗбүр булды ул сулуына кабып. — Белмиләр дип санама: ташлады. — Кем әйтә? — Бөтен авыл сөйли. — Авыл сөйләр ул,— диде Гөлфия бүтән сүз тапмастан. — Сөйли шул,—диде әтисе кызуланып.— Шуны белгән дә. Гамир да киреләнгән, диләр.— Эштә халык күз ачырмый. Шакир кода, туйлар ничек узды? — дип көләләр. Чык син. кызым, чык. ә! — Аңа ничек чыгыйм?—Гөлфия Назыймны яратмавын әйтмәкче иде, әтисе аны шундук бүлде. — Аңа чыксаң да ярый, ул сабыр. Моны ишеткәч. Гөлфия тәннәре кызышуын тойды. Әтисенең тел төбе тәмам аңлашылды. Әнә ни өчен ул гайрәтләнеп кергән, нәрсәне ачык әйтәсе килгән булган. Ата белән кыз арасында бу хакта сүз булуы мөмкин түгел саныйлар, әмма аның күрмешедер инде; бу—башыннан узган хәл. Чөнки әтисе исерек, ни сөйләгәненә хисап тотарлык түгел, яраган-ярамаган чамалаудан узган иде. Башында бер генә нәрсә бөтерелде: кызын ничек тә тизрәк кияүгә бирү, гайбәттән котылу. Моны ул хәзер шулай уйлый. Шагыйрь әйткән бит: «Шәрабның көче әйтеп бетергесез зур: иң акыллыларны да җырларга, биергә мәҗбүр итә. еш кына әйтелмәве хәерлерәк булган сүзләрне дә теленнән ычкындырта. «Әтисенең ул кичтәге кыланышларын ул шуның белән генә аңлата ала иде. Ул чакта әтисе аның бәхетенең тамырларын рәхимсез теле белән таптады. — Син ни сөйлисең, әти?—дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Гөлфия. — Мин түгел, авыл сөйли,—диде әтисе алдын-артын уйлап тор- мастан.— Чыгарлыгы калмаган, шуңа Гамир алмаган, диләр. Шул сүзләр аның язмышын хәл итте. Кычкырып елаган тавышка бүлмәгә әнисе, Зәйтүнә түти килеп керде. — Ярар, кызым, туган йорттан чыкканда барыбызга да шулай авыр булган инде ул.— Булачак биана аның елавының сәбәбен ачыклап торырга җыенмый иде, тиеш булганча юатты Гөлфия бу вакытта тыела алырлык халәттә түгел иде. Күз яшен тыйса да. чит кешеләр алдында әтисе белән булган сөйләшүне кабатларга йөрәге җитмәс иде. — Елама, балам, елама,—дип сөйләнә-сөйләнә әнисе үксергә кереште. Әтисе, күзләрен зур ачып, читкәрәк китеп басты, бүтән кысылмады. Әмма Гөлфиянең язмышы нәкъ менә шушы көнне хәл ителде. л килеп кергәндә Гамир Җәвидә белән көлешә-көлешә ни хакындадыр сөйләшеп утыра иде. Аларны икесен бу хәлдә очрату күңелгә ничектер ят. уңайсыз иде: тәне бер эсселәп, бер суынып алды. Җәвидә урынында булса, ул Гамир каршына килеп үзен шулай тота алыр идеме икән?! Бу — Гөлфия өчен күңел кабул итә алмаслык хәл. Теге чакта Гамир башкага өйләнгәч. Җәвидә баласын алдырып чыккан, диделәр. Шул жәйдә үк ул Акбуа техникумына укырга керде. Аны тәмамлап кайткач. «Коммунизм юлы» колхозына эшкә билгеләнде Өйләнешкәч ире Камил дә шул колхозга барып урнашты. Озакламый аерылышулары да билгеле булды. Ә хәзер Җәвидә монда ни эшләп йөри икән? Таныш бул, Гөлфия, райкомның яңа инструкторы,— диде Гамир, исәнләшкәч. Безнең партоешмада политукуларның торышын тикшерергә килгән. Бер очтан бригадаларда йомгаклау дәресләрендә дә катнашачак. Гөлфия әчеп бу. билгеле, көтелмәгән яңалык булды: әнә кем аның эшен тикшерәчәк Ул гарьләнүдән кашларын җыерды, ләкин тыштан моны сиздермәде. Бик яхшы,—дигән булды. Мәктәптә Җәвидәнең иң яратмаган фәне тарих иде. хәзер ул сәясәтче булып киткән. Ниләр сорашыр, ничек тикшерер икән — карап карыйк Утырыгыз, Гөлфия Шакировна. Җәвидә үзенең роленә кай арада кереп өлгергән, инде боера да белә. Тавышыннан ук үзен эре тотканлыгы чамалана. Әле кайчан гына очрашкан чакларында үзен авыл кешеләре кебек гади генә тота иде. аңа да якын итеп «Гөлфия апа» дип өндәшә торган иде Бу юлы беренче сүзеннән үк сөйләшү рәсмилек алды «Сәнәктән көрәк булгач, шулай икәне билгеле», дип куйды эчтән генә Гөлфия Ул өстәлнең икенче ягына, каршыларына утырды. Кая. журналыңны бир әле монда Гамир Садыйкович авылда берсе белән дә «Сез» дип сөйләшми, аңа да шулай гына эндәшә Моңа һәркем күнеккән инде. Колхозның пар г оешма секретаре Гамир Харисов кыш дәвамында әллә ничә кабат тикшергән журналны янә күздән кичерә башлады. Җәвидә үзенә шөгыль тапты, юл сумкасыннан папка, аның эченнән блокнот һәм бер бит кәгазь алды. Соңгысы ике дистәгә якын сорауны эченә алган белешмә-анкета булып чыкты Ул шуннан сорауларны берәмләп укый һәм блокнотына җавапларны яза башлады. Сез кайчан туган әле. Гөлфия Шакировна? Ул үзенең элекке укытучысының ризасызлыгын тоеп өстәде Елын беләм дә. монда аен. көнен дә сораганнар, дип акланды Җәвидә — Университетны кайчан тәмамладыгыз әле? Алтмыш алтының җәендә. Җәвидәг ә сорау алу ошый идеме, анкетадан башын күтәрмәгәнгәме, әллә бурычын шулай нөктәсенә кадәр үтәргә тырышуы идеме бер үк тонда дәвам итте: һөнәрегез? Соңгысы Сәйфетдинованың тәмам ачуын кабартты Талиповны колхозга рәис итеп сайлагач, аның дәресләрен алып баруны Гөлфиягә йөкләгәннәр иде Җәвндәне унынчыда шулай берничә ай укытып калды ул. Укучысы да аны белә, билгеле, шулай да төпченә Үзен күрсәтәсе киләме? Тарих укытучысы. Җәвидә бусын да теркәп куйды. Пропагандистлык стажыгыз күпме әле? Барлыгы тугыз ел. Соңгы дүрт елда партия мәгарифе челтәре пропагандисты У — Быел нинди курс өйрәнәсез? Менә программасы Гөлфия тикшерүчесе алдына кулындагы китабын куйды: — Шуннан күчереп алырсың. Миңа пропагандистның үз теленнән ишетү мөһим,— дип үҗәтлек күрсәтте Җәвидә. — Бөтендөнья социалистик системасы.— Гөлфия. Җәвидәнең төпченүенә гарык булса да, җавап бирергә тиеш иде. и Син башка колхозларга баргач төпченерсең.— Гамир Садыйко- вич. ниһаять, түзмәде, искәртәсе итте.— Монда авылдашларың эшеннән тырнак астыннан кер эзләмә. Инструктор югалып калмады. — Партия эшендә авылдашлык була алмый. Гамир Садыйкович. Бирегә килер алдыннан Хәким Нурович шул хакта махсус кисәтте. Миңа сезнең партоешмада бу эшнең куелышы турында объектив мәгълүматлар кирәк. Кайтып шуны хәбәр итәргә тиешмен. Моны ишеткәч. Харисов бәхәс куертып тормады: һәммә сүзнең Хәлимовка барып ирешүе ихтимал иде. Ул читкәрәк китте, тәмәке кабызды. Инструктор исә эшлекле бер кыяфәттә журналны өйрәнергә кереште. Өч занятиегез пландагыдан ким чыга. Аларны ни эшләтәсез? — Инструктор вазифасына тугрылыгын күрсәтә бирде.— Өстәмә заняти- еләрне кайчан үткәрәчәксез? Гөлфия күзләрен кысып, аңа ачуын яшереп тормастан сөзәргә җыенган үгез шикелле карады. Маңгаенда җыерчыклар хасил булды. Чәчүгә чыккач.—диде дорфа итеп. Кыр станында, халык төшке ашка җыелгач. Җәвидә аның үрсәләнүен тавышыннан, тышкы кыяфәтеннән дә аңлады. Ләкин ул белешмәсендә занятиеләрне киметеп күрсәтә алмый, бу аның ниятенә керми Үзенең якташларын башкалар арасында ким күрсәтергә дә исәбе юк. Шулай булгач, бер генә юл кала. — Анысы Сезнең эш.— диде ул җитди генә. Уйлаганын турыдан ачып бирә алмый бит ул, башкача сиздерәсе итте.— Мин бер генә нәрсәне беләм: журналда тагын өч занятие чагылырга тиеш. Ул чагында мин. партоешмада политукулар тулы һәм эчтәлекле үтте, дип белешмәгә кертәм. Ул. белгәнгә белек, чыгарып селек.— аңларлык итеп әйтте. Шуннан чыгып Гөлфия апасы үзе карусыз эш итәргә тиеш. — Аңа гына эш калса.— Харисов, тәмәкесен тартып бетереп, алар янына килеп җитте. Ни эшләргә кирәген, читләтеп, шомартып тормастан. турыдан күрсәтмә бирде —Гөлфия, тагын өч дәрескә журналыңны тутыр. — Өстәмим.— дип киреләнде кинәт пропагандист. Аның кыш буе тырышканы бер тиен дә тормый, яхшы эшләүче итеп күренү өчен белешмәгә гагын нидер өстәп язу гына кирәк. Ул бер нәрсәне аңлый алмый: үтмәгән өч дәресне өстәүдән кемгә нинди файда? Шуңа, тикшерүчедән турысын сөйләп кенә котылып булмасын чамалап, котылу әмәлен тапты— Артта калган темаларны чираттагы дәресләрдә кушып өйрәнә бардык — программа үтәлде, монда сәгатьләр саны гына чыкмый. Бөтен ялгыш шунда гына. Шул хатаңны хәзер төзәтәсең дә эш тә бетә. Инде партком секретаре инструкторга кушылды.— Шулай бит. Җәвидә Хаяровна. Ул инструкторга шулай олылап эндәште. Хәлимовның Җәвидәне ни өчен үз канат астына алуын белә иде ул. Шулай булгач аның янында үзеңне тота белү мөһим. Җәвидәнең беренчегә мондагы сөйләшүләрне вак-төягенә кадәр кайтып хәбәр итүе бар. аңа сак булырга, хата ясамаска кирәк. Минем хата ясаганым юк, —диде Сәйфетдинова элеккечә катгыйлык белән.- Билгеләнгән көнгә әзерләнеп киләм. занятиеләрне даими 42 үткерем. Минем бу эшем ошамый икән — алмаштырыт ыз. пропагандистлыкны сорап алмадым. Син нәрсә, Гөлфия? — Анын артык сөйләп җибәргәнен күреп, парторг ашыгып әңгәмәгә кушылды: — Синең, районда алдынгы пропагандистлардан берсенең, мондый сүзләр сөйләве килешми Син адарын калдырып тор Монда бит рәсми сүз бара Мин сезнең мактаулы пропагандист икәнлегегезне беләм. Гөлфия Шакировна Сәйфетдинованың соңгы сүзләре инструкторны сагаерга мәҗбүр итте. Әмма кимчелекләрне күрсәткән өчен үпкәләмәскә, аны вакытында төзәтергә кирәк. Партия шулай таләп итә. Әңгәмәдәшенә ташлама йөзеннән өстәп куйды: — Кимчелекләрдән беребез дә азат түгел. һәркемдә бар. Шул исәптән Сездә дә. ыелыш тәмамлануга. Җәвидә колхоз рәисе белән бергә аның кабинетына кереп китте. Гамир аны үзе белән Наратлыга ала кайтырга исәпләп куйган иде. көтәргә булды. Үз кабинетында гәзигләр караштырып шактый утырды — ул чыкмады Түзмәде, рәис янына керде. Җәвидә бүген авылда куна икән Шулай. Ленар Салихович, мин Сезнең һәр адымыгыз хакында аңа хәбәр игеп торырга тиеш,— диде Җәвидә. бүленгән әңгәмәгә әйләнеп кайтып. Маҗаралы романдагы кебек бу. диде Сафин әңгәмәдәшенә сынаулы караш ташлап.- Чекистлар шпионнарны күзәткән шикелле. Ни өчен минем арттан шундый күзәтү оештырганын хәзер үзеннән белешәбез. Җәвидә алдан кызарды, аннан агарды, ахырдан көл төсле күгәрде. Бу хакта ул Ленарның үзенә әйтергәме, юкмы дип күп баш ватты, үзен аның урынына куеп карады хәтта Моны ошатса-ошатмаса. кабул итсә- итмәсә дә. ул аның исәпләре буенча, аны сатмаска тиешлегенә күңеленнән ышанды һәм серне ачарга булды. Мине аның хөкеменә тапшырасыз, димәк. Җавидәнең тавышы калтырый, йөзе үпкәдән, ачудан тонык, борчулы иде Хәзер аның өчен бөтенесе барыбер, беткән баш беткән, турысын әйтеп калырга ашыкты Моның өчен сез. әлбәтгә. аның алдында зур ихтирам казаначаксыз. Ул үзе дә. Сезгә булган салкынлыгы да шунда ук юкка чыгар. Сезгә ул сайлаганда вәгъдә иткән яшел урам ачылачак. Ә мине кандала урынына сытачак Боларны ул бары бер максаттан — Ленарның намусын, вөҗданын уятуга өмет итеп тезде. Сез моны хәзер түгел, алдан уйларга тиеш идстез. иптәш Низа- мова Сафинның тавышында кырыслык ярылып ята. мәрхәмәт өмет итәр урын күренми Җиде кат үлчә, бер кат кис. диләр бит Минем хата. Сезгә артыграк ышанганмын, белеп җиткермәгәнмен. намусыгызны югалтмаган санаганмын. - диде Җәвидә еларга җитешеп. Йөрәген үкенү хисе телгәләде. Шалтыратыгыз Тик артымда түгел. алдымда. Бусы да батучының саламга ябышуы иде. бәлки алдында мондый этлеккә йөрәге җитмәс Артында, хатын-кыз өстеннән бигрәк тә. әләкләп йөрмәскә тиеш, аны үзе өчен түбәнчелек санар Анысын мин кайчан телим инде Сафин кискенлек сакласа да. тавышында йомшаклык сизелә инде Ләкин рәис телефонга ябышты Җәвидә аның кулларыннан күзен алмады Коты очып аппаратта Хәлимовның калын тавышы ишетелгәнен көтте Бөтен тәнен эчке калтырау биләп аллы. Ул номер җыеп туктагач көткән мизгелләрнең һәр секунды минут, сәгать кебек коточкыч озак тоелды атта. Алло, кайсыгыз әле бу? Илдар, синме’ Мин әле. әтиең Чакырма. мин озакламый кайтам. Җ Җәвидә хисләрен яшереп маташмады, авызын зур ачып, күкрәген киереп сулады. Аңлады Сафин аны юри өркеткән, икән Нәрсә?—Сафин һаман җитди кала бирле, йөзе тонык иде.— Син бу алымың белән мине «калфак» астына тыкканыңны уйладыңмы соң? Тотык ясаганыңны уйладыңмы, шайтан алгыры! Нинди калфак ул тагын9 - Җәвидә алдагы курку хәленнән дә айнып җитмәгән иде әле. яңа гаепләү ишетү аны кабат шиккә төшерде— Мин аңламыйм. Нинди тотык ул? Мин генә түгел, үзен дә заложник, шуны һаман аңламыйсың, ә? Җәвидә, «юк» дигәнне белдереп, башын чайкады. - Уйламыйча эшләсәң, авырмыйча үләрсең, диләр Аңлатып сөйләгез зинһар. Ленар Салихович. -Ул Сафин сүзләренең мәгънәсенә төшенеп җитмәсә дә, хәзер аны сатмасын чамалады. Монда аңламаслык нәрсә бар? диде Сафин Аның алдында икебез дә тозакта: мин сине, син мине теләгән чакта сатарга мөмкинбез. — Мин Сезне берничек тә сата алмыйм.— Хәзер рәис әйткәннең мәгънәсе аңа барып җитте.— Бу хәлдән соң бигрәк тә. — Хатын-кыз сатып абруй казану ирлек түгел.— Рәис тә бу мәсьәләгә карашын ачыклап узды Андый кәсеп белән көн күрү — түбәнчелек. Котымны алган идегез, ант әгәр Җәвидә. куркулары узгач, ачылып китте —Бу сабагыгызны гомер онытасым юк. Шулай. Җәвидә. икенче вакыт уйнап сөйләгәндә дә уйлап сөйлә Ул урынына барып утырды, уйлана бирле Беренче секретарьның артында үзе хакында ни сөйләүләрен белергә теләвен аңларга була. Әмма чибәр хатынның бу адымы уйланырга урын калдыра.—Сез аның белән күптәнге дуслар бит, югыйсә. Дуслар,—диде Җәвидә үрсәләнеп һәм иреннәрен бөреп куйды.— Мәхәббәт тә диярсез тагы Рәиснең чәнечкеле сүзләре канына тоз салды аның, тыелып кала алмады, ни уйласа шуны ачып салды.- Чынында исә без партноменклатура казаны тирәсенә сыенган күселәр. — Пар1ия штабында тикмәгә генә утырмыйсың икән, философиядән лекция укырлыгың бар.— Сафин баягыча үчекләү тонында дәвам итте. Аның өчен дә гаҗәпләнер нәрсәләр күп иде. Җәвидә бүген көтелмәгән. хәтта күз алдына китермәгән яктан чишелде бит. Мондый кискен борылышның сәбәпләрен белү теләге туу табигый иде. Шуңа күрә сорауны кабыргасы белән китереп куйды. Башлагансың икән очына чык: үзең дә номенклатура казаны тирәсенә сыенган күсе булгач, ни өчен шулай кинәт кенә хуҗаларыңны сатарга булдың әле? Шактый тын утырды Җәвидә. Катгый сорауга төгәл җавап таләп ителгәнен ул яхшы аңлый иде. .Җәвидә бу уйланып калган мизгелләрдә Хәлимов белән ничек «дуслашып» китүләрен күз алдыннан кичерде. Ул «Коммунизм юлы» колхозына зоотехник булып урнашкач, озак та үтми, фермага райкомның беренче секретаре килде. Терлекчеләр белән бик игътибарлы кыланды, кемгә ни кирәге белән дә кызыксынды Җәвидә, ятып калганчы атып кал. төлке тун турында телгә алды. Хәлимов аны каштан-күздән кичерде һәм шимбә көнне янына килергә кушты. Җәвидә оялып калмады — барды. Ул аны тиз һәм җылы кабул итте, райпо складына алып китте. Аның мондый йомышка үзе йөргәненә гаҗәпләнгән иде. сәбәбен соңрак аңлады. Райпода райком работниклары өчен махсус склад бар икән: арзан бәягә кыйммәтле тун алды. Хәлимов. юл уңаеннан, аны авылларына кертә үк калдырырга булды. Юл буе карт төлке, затсыз мәзәкләр сөйләп, капшанып барды. Машина авылга кермичә умарталыкка узып китте. Җәвидә иләмсез юан. авызыннан хәмер исе килеп торган бу ир-атның ни өчен тун кайгыртып йөргәнен юлда аңлады, әмма каршылык күрсәтмәде, түзәргә булды. Башында бүтән планнар туды... Номенклатура өстенлекләреннән файдаланган өчен мин түләп киләм. диде Җәвидә. - Намусын белән, дип ачыклап узды Сафин. Әйе. Аның алдында сүз уйнатып маташмады, шулай да яңаклары алсуланып чыкты. Әңгәмәдәше агулы укларны берәм-берәм җибәрә торса да. аның хаклыгын аңлый, уртак фикергә шуның аркылы гына килергә мөмкин икәнен дә истә тоза иде. Әмма хәзер белдем, ул гына да җитми икән әле. башкаларны да сатып яшәргә тиешмен Үз намусым өчен үзем җаваплы, ләкин хыянәткә намусым җитми, вөҗданым кушмый Сафин ике кулы белән чигәләрен кыскан хәлдә утыра бирде. Шулай, дип куйды аннан үз алдына сөйләгәндәй — Сәер генә килеп чыга бу. Соңгы тапкыр беренче янында булганда мин Гамирны бездән алу мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым Нигә? Җәвидә өчен бу яңалык булды, билгеле. Хәлимов бу хакта аның ишеләргә белдереп тормый Партком секретарьлары арасында ул булдыклылар рәтендә йөри ич. Булдырамы, юкмы анысы икенче мәсьәлә Ачыклыкка киткәч. Низамовадан яшереп маташмады Ул минем арттан куелган күзәтүче. Талиповиы ычкындырды, ләкин мин аңардан гына алдата торганнардан түгел әле Кайдан беләсез? Корыла торган кирпеч заводыбызга Акташтан рельслар, вагонеткалар алыр өчен арзан гына бәягә бер түшкә ит җибәрергә туры килде Аны идарәдән оч кеше белде: мин. Рабига апа һәм Гамир Халык контроленнән килеп, икебезгә шелтә чәпәделәр. Гамир читтә калды. Андый очракта, билгеле инде, материаль җаваплыларга җәза бирәләр, парторгны катнаштырмыйлар Аңа шелтә бирмәгәнгә шикләндегезме? Гамирны яклап әйтүем түгел, ләкин, аңлавымча, бу законлы күренеш. Ә беренче моны кайдан белгән? Ул да белгәнме? Контролерлар аның күрсәтмәсе буенча килгән, мин моны читләтеп кенә ачыкладым. Шуннан тагын өчебез бергә чакта ялган хәбәр җибәрдем анысы да Хәлимовка барып иреште Моны кем эшли аңлашыладыр’! Хәер. Сафин тавышын үзгәртеп өсти куйды Анысы ул кадәр түгел. Гамирны мин мәктәптән үк беләм Башкасы уйландыра. Нәрсәсе мөһим? дип ашыгып сорады Җәвидә Нәрсәсе уйландыра'’ Харисов китеп тә өлгермәгән, миңа инде яңа шымчы билгеләнгән. Сафин кашларын җыерды, маңгаенда сырлар хасил булды Гүя, мин бер секретный завод җитәкчесе инде Әйе. дип ризалашты Низамова. Хәким Нуровичта ул гадәт бар. Аның турында артында кем ни сөйли барын белен торырга ярага Кем шундый мәгълүматы күбрәк бирә шул почетта Аппаратта шуның буенча ярыш. Мин анда намуслылар эшли дип торам, анда шулай- рак яулана икән абруй. Бик хәтәр уенга кушылып киткәнеңне аңлыйсыңмы соң? Ленар аны тагын бер кабат кисәтәсе итте. Уенның озакка сузылуы бар һәм син аннан бары эштән китеп кенә котыла аласын. Низамова ахырынача чишелде. Тиз генә китәр исәбем юк әле Шулай эшләү кызыкмыни9 Бу бит ут белән шаяру дигән сүз Хикмәт анда гына гүгел. диде Җәвидә тоткарлыксыз. Ләкин Сездән яшерен түгел, ул өстенлекләрдән тиз генә баш тартырга исәбем юк Минем әле фатир аласым, аны тиешенчә җиһазлыйсым бар Райкомның җыештыручысы да ике бүлмәле квартираны чиратсыз ала минем моңа хакым юкмы? Икенчедән, минем анда эшләвемне кайберәүләр өчен кирәк саныйм. — Кемнәр өчен ул, мәсәлән? — Сафин аның кемне күздә тотуын чамаласа да, моны теленнән ишетәсе килде. — Райондагы иң югары җитәкчеләр фикерен белеп тору Сафинга да зыян итмәс, минемчә.—Моны Җәвидә яшереп, урап торуны кирәк тә тапмады. Мин андый хезмәтегездән баш тартам, ханым,—диде Ленар моңа каршы. Җәвидәнсң кәефе кырылды. Ышанмыйсызмы? — дип сорарга мәҗбүр булды ул йөзе шиңгән кыяфәттә. — Миңа нинди мөнәсәбәт булуын Сезнең ярдәмнән башка да чамалыйм: әле. вәгъдәләр биреп китергәч, турыдан миңа басым ясаганы юк, утлы күмерне башкаларга тоттыра,— диде Сафин салмак кына.—Бусы — мәсьәләнең бер ягы. Артымда кем ни сөйләгәнне тыңлап, гайбәт җыеп утырырга теләгем, вакытым да юк.—Ул урыныннан торды, өстәле артыннан чыкты, аның турына килеп тукталды һәм кинәт тагын бер сорау бирде.—Җәвидә, Сез бит боларны минем үземә хәбәр итмичә дә. теләктәш, фикердәш булып яши ала идегез. Үзегез өчен дә тынычрак булыр, баш түбәгездә кылыч асылынып тормас иде. Серне ачырга нәрсә мәҗбүр итте? — Кайберләрен әйттем инде.— Ул Ленардан күзен алмады.— Бо- ларга өстәп, Сезне мин белгән кешеләр арасында намуслы һәм тормышка гәптән караучы коммунист саныйм. Шул кадәресе җитәрме?! әвидәне Ленарга ачыктан-ачык мөрәҗәгать итәргә этәргән тагын бер һәм төп сәбәп бар: ул аңа гашыйк иде. Билгеле инде, Ленар бу хакта белсә дә. аңа моны турыдан-туры әйтергә килешми, оят та. ...Ул сигезенчегә кергәндә мәктәптә соңгы елын укучы Ленарны комсомол комитетыннан класс вожатые итеп билгеләделәр. Ленар алар- ның укуы, җәмәгать эшләре белән гел кызыксынып торды. Уеннар, спорт ярышлары оештырганда да параллель класслардан калышмаулары өчен янып йөрде. Концертлар әзерләгәндә ул — баянчы. Җәвидә төп җырчы иде. Җәвидә аңа очрашуларының беренче көннәреннән үк гашыйк булды, сагыш утында йөрде. Ленарның исә классташы Гөлфия белән дус икәнен белсә дә, өметсез шайтан дигәннәр, аны үзенә каратырга тырышмады түгел, күп көч куйды. Ленар битараф калды, бу Җәвидәнең йөрәгенә ялкын гына өсти иде. Унтугызынчы майда, пионерия көнендә, бөтен мәктәп «Үрдәк күле» аланына бәйрәмгә барды. Тантаналы линейкадан соң алар төнбоеклар үсә торган күл буена килеп чыктылар. Җәвидә аны үзе чакырды. — Ленар абый, күр әнә никадәр төнбоек монда. — дип. кулы белән көмеш төсле ялтыраган күл өстенә төртеп күрсәтте. Төнбоеклар чынлап та күп иде. Куаклар каплаган су өстендә, башларын игән аккошлар шикелле утырган чәчкәләрнең хозурлыгына сокланып басып тордылар алар. — Ленар абый, өзеп бир, ә?- дип ялварулы карашын егеткә төбәде кыз. Моның өчен чишенеп салкын суга керергә кирәк. Егет чәчәкләрне алып чыкканда туңып куырылган, бөтен гәүдәсе калтырана иде. — Ай. рәхмәт. Ленар абый, мең яшә.— диде Җәвидә сөенеченнән баскан урынында сикергәләп. Ленар дәшмәде, ашыга-ашыга киенүен генә белде. Ул киенеп килгәч, тын күл өстен күзәтеп шактый тордылар. Җәвидә янәшәсендә күгәреп 46 Җ басып торган егеткә бар кайнарлыгын бирергә дә әзер иде. тик егет үзенә орынып горган беләкнең җылысын да. йөрәге аша чыккан эссе сулышын да тоймый иде шикелле. Аулактагы бу очрашуны ул гомерендә күп тапкырлар исенә төшерде Исәр вакыты узгач, тормышында төрлесен татып карагач, аңлады: Ленарга ихтирамы вакыт узган саен арта бара иде. Хәлимов аңа Ленарның һәр адымын күзәтүне, сөйләгәнен, хәтта уйлаганын хәбәр итеп торуны йөкләгәч, күңелендә ташыган хисләре тышка бәреп чыкты, серне аның үзенә чиште енар Миңнегөлне йортлары янына кадәр озата килде. Хушлашыр минутлар җиткәч, театр фойесындагы күк. кинәг кысып алды, иреннәреннән бер суырып үпте. Миңнегөл бу юлы бернинди каршылык күрсәтә алмады Әнисе Зөбәйдә аны ишек төбенә үк килеп каршылады, кичегүенең сәбәбе белән кызыксынды. Миңнегөл трамвай килми торуга сылтады Шул кичгә Миңнегөл үзендә рухи үзгәреш, күңелендә ялкын кабынуын тойды Иргән юксыну, сагыну хисе белән уянды. Ленар аны очрашырга кинога чакыргач, өзеп җавап бирмәгән иде. иртәгесен үкенеп тә куйды әгәр килмәсә? Кич җигүен түземсезләнеп көтеп аллы. Көн саен кинога дип ялгыз гына чыга башлаган кыз күңелендәге үзгәрешләрне иң элек әнисе сизенде һәм бер көнне, ул институттан кайткан җиргә, абыйлары да җыелып куй1ан иде. Әнисе кичә Миңнегөлне куян бүрекле берәү кинодан соң озата килгәнен әйтүгә, өйдә зур тавыш чыкгы Кызны төрлечә үгетли башладылар. Тиз генә элек йөргән егете Вилне, аның әти-әнисен чакырып керделәр. Шунда ук гариза язып, аннан да кул куйдырдылар. Иртәгә төшгән соң яшьләр өйләнешер өчен гариза илтергә тиешләр иде. Миңнегөл алар ихтыярына буйсынган булып кыланды. Аның бүтән чарасы юк. каршы килсә, бүген үк аларны бергә ябып куюлары бик ихтимал Иргән әтисенең машинасы белән Вил аны институтына озатты Кыз исә бераздан әйләнеп тә чыкты һәм Ленар янына ашыкты, өйдә ниләр булганын яшерми сөйләп бирде Алар шундук Ленарның туган авылы Каенсарга чыгып киттеләр. Шәһәрлә язылышуны көтәргә кирәк, аларга мондый мөмкинлек калдырмаячаклар. Авылда язылышу бик ансат, таныклыкны сәгате-минуты белән тапшыралар. Аларны озагын кайткач кына Ленарның курсташы Шәүкәт Миңлегөлләрнең өенә шалтыратты, аның кияве белән берничә көнгә авылга китүен хәбәр итте. Үги улының искәртми-нит ми килен алып кайтуын күргәч. Гайшә түги биттән-төстән калып мич артына кереп китте, аннан горып кына телләнде: «Өйләнүен өйләнгәнсең дә. ничек туй уздырасын уйламагансың» Миңнегөлнен күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь тамуын күргәч, әтисе Салих абзый, рәхмәт гөшкере. кычкырып салды «Син. хатын, телеңне тый. кеше баласын елатма. Бурага дигән акчаны тотам, әмма кеше алдында ким-хур булмабыз» Кич иде инде, язылышырга барып өлгермәделәр. Гайшә түти тагын бер яңалык казып чыгарды Никахсыз кушылу гөнаһ, ул үз йортында зина кылдырмас Анысына ризалашырга туры килде Ленарның үги сеңлесе Әнис.» чап i ырып кына мулла урынында йөрүче карт ны алып килде Иртәгесен авыл Советына барып язылыштылар Тагын бер кич кунып. Казанга әйләнеп кайттылар Тулай торакта тыйнак кына туй Л үткәрделәр. Ленар дәүләт имтиханнары тапшырганда анын бүлмәсендә яшәделәр. Ике иптәше башка курсташлары янына сыенды, аларга урын бирделәр. Ул авылга киткәч, Миңнегөл әниләренә әйләнеп кайтты, имтиханнары тәмамланганчы шунда торды. Дипломын алгач ук авылга, ире янына китеп барды. ..Зур якта бала елаган тавыш ишетелде, кыз һәм егет чакларының соңгы көннәре турында истәлекләргә чумып, бер-берсенә сыенышкан ир белән хатынны бүгенге чынбарлыкка әйләндереп кайтарды. Миңнегөл, сак кына этелеп, иренең кочагыннан чыкты. — Ленар, кулларым камырлы, баланы ал, зинһар. — Хәзер алам, карчыгым. дарә һәм парткомның берләштерелгән утырышы тәмамланып килә иде инде. Менә нәрсә, иптәш Зәбиров,—диде Сафин, кирпеч заводы директоры т ынып калгач Киләсе атнага планлаштырылган барлык бу эшләр бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Заводның яндыру мичен җомга көн җибәрә алмасак, безнең бүген корган планнар челпәрәмә киләчәк. — Ничек инде ул алай? Котдус Бариевич аны аңлап җиткермәде. Әмма рәис белән килешмәве ачык сизелә иде.— Сез, Ленар Салихович, гел ашыктырасыз, гел басым ясап киләсез: «әйдә», «әйдә». Без ул көнгә өлгерә алмыйбыз. Кирпеч яндыруга бер-ике көн кичегеп керешсәк, берни үзгәрми, минемчә. Синеңчә, үзгәрми, минемчә, үзгәрә,—диде Сафин директорга усал карап.— Шуннан соң ук хатын-кызлар чөгендерне кабат сирәкләүгә төшә, эшләүчеләр кими. Ул көнне сынап калдырсак, эшне теләсә кайчан дәвам итәргә мөмкин. Аны сынамый торып үзебездә, аннан районда сабан туена туктасак, эш ярты юлда кала. Ике көнгә соңарабыз, бары шул,—диде Зәбиров. — Сабан туй узуга, сезгә булышучы механизаторларны печәнгә алабыз, бу сиңа билгеле ич —Сафин бәхәсләшергә урын калдырмый бастырып сөйли бирде.— Үзендә калган эшчеләр белән генә заводны җибәрү ай буена сузылачак. Мин моңа юл куя алмыйм. — Әйтергә ансат ул, үтәргә кыен.— Зәбиров һаман үзенекен турылады.— Шул кадәр эшне кыска вакытта башкарып чыгып булмый. — Аңлашылды,— диде Сафин тамак төбе белән.— Синең эшчеләргә мин барып наряд бирәм. һәм ышанам: билгеләнгән вакытка өлгерәчәкбез. Зәбиров рәискә кырын карап куйды, алсуланган яңаклары тартышып алды. Анда кем барса да, ул срокка җитешә алмый, — диде ул ана каршы,— Эш күләмен үзегез беләсез. — Беләм. яхшы беләм. Белгәнгә күрә әйтәм дә. Йә, сөйләп күрсәт әле, бу көннәрдә эшне ничек оештырмакчы буласың? — Ничек дип...— Директор рәиснең соравын аңлап җитмәде, аңа сәер карап куйды. — Гадәттәгечә. Яндыру миченең түбәсен ябасы. Яндыру форсункалары куясы. Алары беткәч, вагонеткаларны йөртү өчен юллар сузасы. Янган кирпечне саклау өчен амбарның нигезе генә салынган әле. — Аңлашылды. — Кулын селтәп аны бүлдерде рәис. Эшне берсе артыннан икенчесен генә түгел, берьюлы һәр тармакта алып барырга кирәк. Кайту белән Камилгә булышчылар бир. Вагонеткалар йөртү өчен юл сузуны киптерү келәтләре ягыннан башларга кирәк И Анда минем кешеләр җитми, һәммәсенең башлаган эше бар,— диде Котдус. Сез һаман бер нәрсәне аңламыйсыз. Котдус Бариевич Ленар катгыйлык белән дәвам итте: — Сезнең карамакта илледән артык колхозчы. Кайсы эшең беренче чиратта — шунсын эшләт. Мичтән чыккан кирпеч өчен келәт зарури түгел әле, кирпечне мичтән үк алып китә барачаклар. һәм. гомумән, заводта хезмәтне оештыру буенча мин наряд биреп утырырга тиеш түгел, моны Сез башкарырга тиеш Үзегез белеп эшләргә вакыттыр бит инде. - Безгә форсункаларны Назыйм кайчан куя? Анысын үзеннән сорагыз инде, диде Сафин.— Назыйм янәшәңдә утыра. — Форсункалар кайтарылган, ягулык цистернасыннан мичкә торбалар сузылган,— угольниклар гына юк,— диде Сәйфетдинов Форсункаларны беркетү өчен шулар җитми Газ кертү өчен кайтарылган угольниклар бар ич. аларны куегыз. диде Сафин таләпчән тавыш белән. Алар газ кертү өчен дә җитми. Аңа кадәр тагын табарсың, монда эш беренче чиратта Алай икән, бүген форсункалар әзер булыр Тик газны ашыктырмагыз. Аны мин түгел, халык ашыктыра. - Сафин аңа усал карап алды. Ярар, ул хакта аерым сөйләшербез.— Ул бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты Завод буенча бөтенесе ачыкланды шикелле. Инде сабантуй программасы белән дә танышып үтик. Гамир Садыйкович, аңа хәзерлек ничек бара? Спорт төрләре, уеннар буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән. Көрәш, концерт программасы буенча да хәзерлек бара Кирәк икән, аларны аерым тыңлый алабыз. Комиссия членнарының бәлки сорау, үтенечләре бардыр? —Сафин алар утырган якка карап әзрәк көтеп торды. Юк икән һәркем үз урынында булсын. Бу безнең өчен иң киеренке атна. Үзенә йөкләнгән эш өчен һәркем шәхсән җавап бирәчәк Сораулар юк икән, эшкә! әис кабинеты бушады, анда райком инструкторы Җәвидә Низа- мова гына калды. Җәвидә колхоз партия оешмасына кураторлык итә Моннан тыш Хәлимов аны бу кохозга җәйге чорга райком вәкиле игеп тә билгеләгән иде Йә, комиссар, эшне нидән башлыйбыз?—Сафин юри аңа төрттереп алды, үзе сак елмайды. Безгә нинди яңа күрсәтмәләр алып килдегез? Җәвидә. Хәлимов аңа зур вәкаләтләр бирсә дә. Сафин янәшәсендә үзен табадат ы балык хәлендәрәк сизә иде. Бу юлы да рәиснең чәнечкеле сүзләрен игътибарга алмаган булып кыланды, җитди генә итеп сүз башлады. Мин сезнең эш алымын күзәтеп утырдым. Җәвидә утырыш барышында күңелендә туган тәэсирләре белән уртаклашты Кирпеч заводы директорына, мәсәлән, каты да кагылмадыгыз кебек, әмма ул үзенә нинди басым төшкәнен сизеп юра Назыйм да үзен киеренке тота. Гамирда шулай ук Миңа бүтән перси дәт еллар үткәргән нарядларда күп катнашырга туры килде — мондый киеренкелекне генә сизгәнем булмады Кара, кара Сафин кызыксыну күрсәтеп, гәүдәсе белән алгарак иелеп утырды Җәвидә дә уйланырлык күзәтүләр ясап килә икән Бу кадәре минем өчен яңалык әле. көтмәгән идем Йә. минем алардаи нинди аермам бар'.’ 4 «К У.» № 3 Р 49 Талиповны һич аңлый алмадым. Бригадирлар, белгечләр берәр эшлекле тәкъдим кертсә, асылына төшенмичә, ачуланып ташлый, кешенең күңелен биздерә иде. Күпмедер узгач, нигә аны гамәлгә ашырмыйсыз дип бәйләнә, әмма көткән нәтиҗәгә ирешә алмый иде. — Ә Гәрәев? Ул өстән ни кушсалар, шуны үтәүче иде. Мөстәкыйль эшләргә теләүче булса, аның беләнкилешә алмый, теләсә нинди юл белән аннан арыну чарасын күрә иде. — Әйе, Гәрәевтә ул сыйфатлар тулы чагыла: һәрчак ул гына хак,— диде Сафин аның белән килешүен белдереп.— Моннан тыш ул хәйләкәр дә. Үзбаш эшләргә яратуымны белгәч, беренчегә мактап, мине тизрәк үз яныннан озатты. — Үзеннән күп белүчене, билгеле, яратмый инде.—дип куйды аны җөпләп Җәвидә. — Мин исә цех башлыкларын, бригадирларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтә алмый интегәм. Хәрбиләр шикелле гел боерык үтәргә генә күнеккәннәр. Талипов аларны мөстәкыйль фикерләүдән читләштереп бетергән. Зәбиров, мәсәлән, әмердән башка, кайсы эшне алдан үтәргә кирәген белмиме? Белә, әлбәттә. Ләкин икеләнә: ул кушса, мин аның күрсәтмәсен үзгәртермен шикелле тоела. Райком белән хәбәрләшә торган телефон аппараты шалтырый башлады. Сафин төребкәне кулына алды. — Сафин тыңлый.. Исәнмесез. Хәким Нурович... Эшләр болай әйбәт кенә бара... Элемтәдә беренче секретарь иде. Җәвидә аның рәис белән нинди темага сүз алып баруын дикъкать белән тыңлады. Сафин белән янәшә генә утырганлыктан, беренченең һәр сүзе аңа ачык ишетелә иде. Ул, гадәт буенча, терлекчелекнең торышын сорашудан башлады. Колхозда сөт сату планын үтәү белән хәл быел да катлаулы иде. Шул хакта рәискә аның белән җитди аңлашырга туры килде. — Быел планны без үти алмыйбыз әле,—диде Сафин акланып тормастан.— Фермада брак сыерлар күп. Өстәмә сыерлар алырга абзарда урын юк. Киләсе елга ферманы киңәйтү, яңа абзар салу кирәк безгә. Шунда гына планны тотрыклы үтәп барачакбыз. Колхоз сөте белән үти алмасаң, күрше Куйбышев өлкәсе авылларыннан май сатып алып тапшыр.— диде кырыс тавыш белән Хәли- мов.— Әмма план үтәлгән булсын. Гәрәев әнә шулай эшли. — Бу бит күз буяу, Хәким Нурович.—диде Сафин.— Бер кило майны ун сумга алып, өч сумга сату. — Үз сөтең булмагач, шулай туры килә.—Хәлимов, Җәвидә аны сынап өлгерде инде, сүзен һич тә бирмәячәк, үзенекен турылаячак. Ленар аңа ни дияр бит? Сүз куертмаса ярый инде. Без быел планны үти алмыйбыз.- Рәис тә үзенекен дәвам итте.-— Аның каруы киләсе елга яңа абзар өлгергәч, быелгы бурычны да артыгы белән тутырачакбыз. — Син Хәлимов китапка язылмый торган сүз кушып җибәрде,— бер аягың колхозга кергән, икенчесе юк әле. үз характерыңны күрсәтмәк- че буласың. — Сез мине куйганда «мөстәкыйль эшләргә ирек бирәбез», дидегез, Хәким Нурович.— Сафии беренченең сүзенә йомшап төшмәде, элекке фикерендә кала бирде.— Килешкән срок әле узмаган. — Теләгәнчә эшлә, анысы синең эш.— диде Хәлимов бастырып кына.— Безгә планны үтә. Теләсәң ничек! — Хәким Нурович. без быел сабан туе үткәрәбез Сафинның бәхәсне тагын да катлауландырасы килмәде, сүзне икенче темага борды.— Шимбә көнне Сезне дә бәйрәмгә чакырабыз. — Синең —ул телендә еш яңгыра! ан баягы сүзен кабатлады,— бөтенесе киресенчә: алдан хәл итәсең, аннары безгә хәбәр итәсең. — Үзебездә үткәрелә торган чараны үзебездә хәл итәсе инде аны.— Сафин салкын канлылык белән сөйләшә бирде Районда минем рөхсәттән башка бер чара да узарга тиеш түгел, Сафин, диде Хәлимов, гамак төбе тавышы белән. Җәвидә аның кычкырына башларга әзер икәнлеген чамалады. Тик бу юлы зур давылсыз узды.— Үткәрегез. — Сез киләсезме соң? — Сафин, шайтан тарагымны бир. дигәндәй, моның белән генә дә чикләнмәде, соравын кабатлады. Беренченең бу сөйләшүдән кәефе кырылган иде. моны Җәвидә яхшы сизде. Хәзер ул йә кычкырып салачак, йә төребкәне ташлаячак. Тик ул ялгышты. — Карарбыз,— диде Хәлимов килешү тонында.— Алдан әйтеп булмый әле. Хәтәр сөйләшәсең беренче белән, бик хәтәр,— диде Низамова — Гәрәев, аңа нинди якын торса да. мондый тонда гәпләшергә батырчылык итми. — Алар кеше алдында бер, артында икенче төрле. Мин аңа бик якын булырга өметләнмим. — Бу юлы ул сиңа юл бирде, әмма монын ечен башка төрле ысул белән үчен кайтарачак. Ул үзенә каршы төшкәнне беркайчан кичерә алмый. шханәдә чәйләп чыккач. Ленар Тирән Күл бригадасына барачагын белдерде. Кирпеч заводында көн саен булса да. Зәбиров белән иртәнге сөйләшү аның тынычлыгын алды. Урында барын яңадан барлыйсы, эшне тизләтү өчен чараларын кабат тикшереп чыгасы иде. Бүтән эше булмагач. Җәвидә тагын аңа иярде. Формаль санаганда, завод эшли инде, кирпеч сугу ике атналап элек башланды. Аннан чыккан кирпечләрне киптерү амбарларына кертеп, такта киштәләргә тезә баралар. Завод ишек алдына кергәч. Җәвидә Ленарга тагылып йөрмәскә булды. Машинадан төшүгә, Сафин яндыру миче ягына китте. Ул исә кирпеч сугу цехына юнәлде. Исәннәрмесез. балалар, диде ул русчалап - Эшләр ничек бара? Кирпеч сугу өчен шәһәр мәктәбенең тугызынчы класс укучылары килт ән иде. Алар эшне уңышлы гына башлап җибәрделәр Кирпеч сугу аның өчен кызыклы эш тоела. Трактор үзле сары балчыкны махсус чокырчыкка этеп төшерә Икенче яктан ком агып төшә, шулар бергә катнаштырып изелә. Әзер измә махсус сызык буенча пресс- кисксчкә керә. Җәвидә транспортер тасмасы буенча килә торган кирпечләрне вагонеткага төяп торучы кызлар янына тукталды. Алар килгән һәр кирпечне чиратлашып алып баралар, вагонга рәтләп тезәләр, шул арада күзләренә төшеп йөдәткән чәчләрен кул сырты белән генә артка сыпырырга да вакыт табалар. Җәвидә завод төзелеше белән даими кызыксынып килде Завод проектын Камил үзе әзерләде. Сугу цехыннан киптерү амбарларына, аннан яндыру миченә эзлекле кертә баруны, Акташтагыдан аермалы буларак, ул үзе тәкъдим итте. Хәзер аның вариантының отышлыгы һәркемгә аңлашыла. Эчтән ул элекке ире Камилне кызганып куйды башы бар. кулы алтын, тик эчсә акылы юк. холкы яман Вагон этүче кызларга кушылып, ул да киптерү амбарына килеп керде Амбар бик гади игеп корылган Ул зур китапханәне хәтерләтә: һәркайда озын рәтләр булып киштәләр сузылган, тик аларда китап урынына кирпечләр А Икенче, төзелеп бетмәгән амбар янында берничә ир-ат шпал өстенә яңа рельслар беркетеп тора иде. амышлыда сабан туе унда гына башланса да. райком секретаре Хәлимов Нәбиевкә иртән алтыда ук китәчәкләрен искәртеп куйды: өлкә комитеты инструкторы беренче секретарь!ның эш көне кайчан башланганны белеп калсын; югыйсә. Казандагылар эшкә килгәндә район җитәкчеләре эшләп арган була инде. Нәбиев килешенгән вакытта аның кабинетында иде инде. Йә. Наратлы районыннан алган тәэсирләрегез ничек? — Машина кузгалып киткәч. Хәлимов кунакка шул сорауны бирде Ошадымы безнең яклар? Нәбиев, шушы район партия оешмасына кураторлык итүче инструктор. монда беренче тапкыр килде. Хәлимов аның бабасының өлкә җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдәге галим икәнен белә иде. Нәбиевнен терәге нык. аның белән элемтәләрне нормаль сакларга, акрынлап ныгыта барырга кирәген әллә кайчан билгеләп куйган иде Хәлимов. Нәбиев Сафин- ның курсташы икәнлеген, ул аны сабантуйга чакырганын белгәч, үзе дә барасы итте. Сафин, йөгән кимәгән кырыкмыш тай. кирәген-кирәкмәгә- нсн ычкындырмасын тагын. Дөрес. Сафин янында аның үз кешесе — Низа мова бар, әмма... Нәбиев җавап бирергә ашыкмады. Моны сизеп өлгергән Хәлимов ярдәмгә килергә булды. Гәрәевта ничек, ошадымы соң? - Кыр эшләре әйбәт кенә бара,—диде инструктор сак кына - Терлекчелек планнарын ү1әү буенча да борчылырлык урын күренми. Ә борчылырлык нәрсә генә бар соң?— Хәлимов сагая калды,— Ул бөтен республикага үрнәк булырлык. Председателе— СССР Югары советы депутаты. Мин анда сөтчелек комплексы белән таныштым, дип куйды өлкә вәкиле. — Заманча шәһәрчек — Хәлимов тагын түзмәде, үз фикерен кыстырып куясы итте. Кала түрәсенең үзен күрсәтәсе килә, ахрысы, кимчелек эзләгән була. Әмма ун елдан артык беренче секретарь кәнәфиендә утырган Хәлимовны бу гына куркытмый, билгеле, каладан килгән зуррак түрәләр белән дә күрешкәне, аңлашканы бар аның. Бусы белән дә уртак тел табасы алдан ук ачык Вакыты җиткәч, бөтенләй икенче төрле сайрый башлаячак әле Нәбиев. Әмма вакыйгаларны ашыктырырга теләми иде. беренче сорады: — Аның нәрсәсе ошамады? Аны төзү өчен күп акча тоткансыз, көч куйгансыз, әмма сөтчелек комплексы тулы куәтенә файдаланылмый. Мәсәлән, саву цехы корылган, ләкин ул эшләми. Силос башнялары да файдаланылмый. Безнең район өчен чынлап та удар эш участогы булды ул.— Хәлимов сүзне кайдан башларга белә иде. Колхозара төзелеш оешмасы биш ел гел шунда гына диярлек эшләде. Секретарь артына борылды. кулын кәнәфиенә атландырып куйды, үзе Нәбиевкә туры карады — Дөрес, безнең шартларда кайбер нәрсәләрне тулы файдаланып булмый. Әмма алар берсе дә буш тормый. Сез әйткән саву цехы, мәсәлән, ярдәмче бина итеп кулланыла. Алары да кирәк бит Хәлимов тукталып торды, әңгәмәдәшенең сүзен көтте. Җавап ишетмәгәч, ышанычлы рәвештә дәвам итте: — Ләкин шуны да онытмаска кирәк. Шәүкәт Сабирович. КПСС Үзәк Комитетының махсуслаштыру турындагы карарына безнең район беренчсләрдән булып конкрет эш белән җавап бирде Әйтегез әле. андый комплекслар тагын ничә районда бар? К Анысы дөрес. Нәбиев райком секретареннан бу кадәр үк кискенлек көтмәгән иле, йомшап төште Мин моны, анда кимчелекләр дә бар әле, дип кенә искәртүем — Шундый зур объектны корганда андый гына житешсезлекләр булыр инде Әңгәмәдәшенең фикере үзгәрүен Хәлимов та сизде, тавышы басылды. Әмма мине икенче нәрсә кызыксындыра: бу комплекска карата Сездә алдан ук кире фикер туган сыман. Телефон белән сөйләшкәндә дә һаман гел комплекс турында төпченә киләсез ич. -— Алай уйлавыгыз ялгыш фикер, Хәким Нурович — Нәбиев тагын аның алдында кыен хәлгә калмас өчен ашыгып ачыклык кертергә мәҗбүр булды Үзем күрмәгән комплекс турында алдан нәтижә чыгарганым булмады. Комплекска дистәләрчә миллион акча тыктылар, алар үзен акламый дип күп яздылар Шуның өчен үз күзләрем белән барып күрдем. Кемнәр яза соң? - Аноиимщиклар. билгеле. Аноним хатның урыны чүп савытында. Ләкин алар хаклы, Хәким Нурович. диде өлкә вәкиле Саву цехы эшләми, силос башнялары буш тора. — Кимчелексез булмый инде, дип килеште беренче Аның каруы без республикада беренче төзедек Так что. син анда шефларың алдында бу хакта бик киңәймә Вәкил аның белән бәхәсләшеп тормады Сафинның эшләре ничек бара. Хәким Нурович’’ — дип сорады ул бераздан. Баргач үзең күрерсең, диде, аннан юлдашының өлкә вәкиле икәнен исәпләп, шомартып җибәрде Мин алдан ачыклап куйсам, сиңа кызыксынырга да берни калмас. Җитәкче буларак аны белмим, диде инструктор, әмма агроном буларак, аңа гиңнәр бик сирәк Ничек алай’ дип сорады Хәлимов белмәгән булып. Берчак профессор Шәрәпов безне институтның тәҗрибә хуҗалыгына алып барды һәм сораша башлады: кайсы культура кайчан чәчелгән? Без дәшмибез, чөнки алай ачыклавы бик кыен Ленар билгеләп чыкты, көнгә-көн туры килде. «Шөкер, өйрәткәнем бөтенләй бушка китмәгән икән әле. арагызда җиргә хуҗа булырлык бер кеше бар икән», дип безне оялтты Әйе. ул яктан аңа сүз әйтергә урын юк. дип килеште район җитәкчесе Җирне чынлап белә ул «Таң» колхозына керә торган юл аермасында аларны Сафин һәм ярышташлары Гәрәев каршылады Хәлимов гадәт куйган: һәр рәис аны шулай юл чатында каршылый. Гәрәсвка да шунда булырга алдан ук кисәткән иде. Син кирпеч заводыңны кайчан эшләтә башлыйсың инде0 Кул биреп күрешүгә. Хәлимовның беренче соравы шул булды. Без анда кичә беренче тапкыр кирпеч яндырып карадык, диде Сафин Син нәрсә... Хәлимов шунда ук кабынып алды Нигә мина хәбәр итмәдегез? Сафин аңа гаҗәпләнеп карады Бу хакта Харисов сезгә хәбәр иттем диде. Сафин беренченең күзенә туры карады Аннан завод безнең өчен генә мөһим объект би i. Хәким Нурович Тыйнакланып маташма, дип каршы төште Хәлимов Район колхозлары арасында заводы булган бердәнбер хуҗа син хәзер Баш калар да синнән үрнәк алырга тиеш. Шунлыктан, сабантуй узгач, рәсми ачу үткәрәчәкбез. Районның бәген җитәкчеләре катнашында Ул артына борылып карады Гәрәев. кайда син’ Мин монда,— диде Гәрәев һәм аның каршына чыгын басты. Син... ничә елдан бирле кирпеч заводы төзү турында хыялланасың. Хәлимов аңа каш астыннан гына карап торды Гогольның Маниловы шикелле.— Ул Нәбиевкә сак кына төртеп алды Ну сөйләнүдән ары узганың юк. Сафин менә бер ел тулыр-тулмас эшли, заводын хутка да җибәрде. Утка чыдам кирпеч табып булмый.— дип акланды Гәрәев.— Мастеры да юк. — Менә Сафиннан сорашасың калган,—дип төрттерде Хәлимов.— Ул синең кебек минем авызга гына карап тормады, юлын үзе тапты. Ленар Салихович, син ничек алдың ул кирпечләрне? - Бер машина кирпеч бер шелтә.—диде Сафин Бәясе шундый. Минем курсташ үгезне мөгезеннән эләктергән, димәк.— Әлегә кадәр тыңлап кына торган Нәбиев сүзгә кушылды.— Дөрес башлагансың, Ленар, шулай дәвам ит! — Әйдә, минем машинага күчеп утырыгыз.— Хәлимов өлкә вәкиленә карап куйды.— Колхоз белән танышуны заводтан башлыйбыз инде, Шәүкәт Сабирович. — Тик ул бүген эшләми,— диде Сафин ашыгып Сабан туе, бар халык бәйрәм итә. — Алардан башка да карый алабыз без. Килештекме? — Хәлимов ниятеннән баш тартмавын сиздерде.— Заводны күргәнебез бар. Сафин завод белән таныштыруны балчык измәсе катнашмасы әзерләүдән башлады. Аннан сугу станогын карадылар, линия буенча киптерү амбарларына, яндыру цехына килеп җиттеләр. Рәис эш барышына кагылышлы аңлатмаларны бирә барды. — Запас рельсларын да калган икән әле.— Гәрәев мичтән тышкы якга яткан шпал, рельсларга күрсәтеп.— Боларын миңа бирәсеңме әллә, Ленар Салихович? Монда әле безнең яндырылган кирпеч саклау амбары да булачак,— дип аңлатма бирде Сафин. Аңа хәзергә кул җитмәде. Көзгә кадәр салачакбыз. Шуның материаллары болар. Рельс, шпалларны мин дә сорап караган идем, сатмыйбыз диләр — Гәрәев сораша бирде.— Сиңа биргәннәр менә. Ничек, танышлык беләнме? Мине дә колач җәеп көтеп тормыйлар иде анда. - диде Сафин. Икәү генә сөйләшербез әле. бәйрәмнәр үткәч Син. егеткәем, исеңдә тот. бөтенесе законный булсын.— Хәлимов Сафинга кырын карап куйды. Югыйсә, үзең беләсең, законны саклаучылар шәфкать күрсәтмәс. — Майламасаң, материал табып булмый. Хәким Нурович.— Сафин яшереп-батырып маташмады.— Әмма алар барысы документлар белән рәсмиләштерелгән. — Ә мичен кем ясады? Башкалар тынып калганны күргәч. Гәрәев янә сүз катты. Проектлаучысы, салучысы да Камил Низамов. Нинди Низамов ул? Гәрәев аңламады, сорарга мәҗбүр булды. Сезнең элекке шофер Җавидәнең элекке ире. Ул мич чыгара беләме? Кем икәнлеген ачыклагач, Гәрәев гаҗәпләнә калды Ничектер моңа ышанасы килми. Алкоголик бит ул. — Әмма аек чагында башлы егет ул. Төзүчеләр институтының дүртенче курсыннан киткән. Менә дигән архитектор чыккан булыр иде үзеннән. Институттан куылганын мин дә ишеткән идем диде Гәрәев исе киткән кыяфәттә — Мин аны механическийдан дип юрам. Аны кире бир син миңа, Ленар Салихович. Завод салганчы төзүче инженер итеп алырмын үзен. Үзе белән сөйләшерсез инде. Сафин мәсьәләгә карата фикерен ачыклап куйды.—Тели икән, барсын. Син риза булсаң, бармый кая китсен. Минем ризалыкның бернинди роле юк монда — Ничек инде?—Гәрәев йөзендә гаҗәпләнү чагылды Колхозчыларыңны үз кулыңда тотмасаң. нинди председатель инде син1 — Син тәҗрибә алмашырга үзен генә килерсең. Гәрәев Ике рәис арасындагы сүзнең озакка сузылуы райком секретареның эчен пошырды, әңгәмәгә чик куйды. Йә, үзеңнән арткан кирпечне кая куярга җыенасың. Сафин'’ Быел ярты миллионнан артык яндырып өлгерсәк ярар иде. диде Ленар уйланып. Киләсе елда миллионга җиткерергә исәп тотабыз. Кирпечкә сорау күп: ферма каралтылары, алардан да элек торак йортлар төзисе. Колхозда эшче көчләр җитми, фатир булса, яшьләр авылда калырга риза. Шәһәрдән кире кайтырга теләк белдерүчеләре дә бар - Әйе, синең төзисе күп. дип килеште аның белән беренче секретарь Заводыңны үзеңдә корып дөрес эшләдең. Инде иренмичә төзергә генә. Бу уңайдан Сезгә бер үтенеч бар иде. Хәким Нурович Секретарьның кәефен чамалап, Сафин форсаттан файдаланып калырга ашыкты Камышлыда колхозара төзелеш оешмасының филиалын оештырырга. Оешма башлыгы Хафизов белән бу хакта сүз булды, ул риза. Көтелмәгән бу үтенеч Хәлимовка ошамады, ул кашларын җыерып куйды. Нинди тузга язмаган фикер ул? Нинди филиал ул тагын'’ -диде төксе генә. Хафизов шулай һәр колхозда филиал ача башласа, оешма таралачак дигән сүз. Мин аңа моны төшендереп күрсәтәчәкмен әле! Фикерен дә тыңлап бетермәстән беренченең каршы төшүе үзе өчен күңелсез сөйләшү!ә кигерүен чамаласа да. Сафин башлаган темага әңгәмәне дәвам итәсе булды. Өлкә вәкиле барында Хәлимов барыбер тугарылып төшмәс. Нәбиевнең, кирәк була калса, яклаячагына да ышана. Идеясенә Хәлимов ничек караса да. башлаган фикерен әйтеп бетерергә тиеш бит ул. һәр колхозда түгел, бездә генә, диде Сафин тыныч кына. Сез нәрсә, аерым шәп колхозмы?- дип дорфа гына бүлдерде аны беренче секретарь Хафизовта безнең колхоздан 27 кеше эшли, аларны иртән махсус автобус килен ала. кичен китереп куя. Алар иртә белән планерка беткән җиргә Наратлыга баралар, аннан кабат Камышлыга кайталар. Алар эшкә керешкәнче төш җитә. Сафин Хәлимовның үзенә ачулы карап торуын сизсә дә. ашыгаашыга сөйләвен белде Бездә торып кына төзесәләр, күпме вакыт эшкә сарыф ителәчәк, күпме ягулык һәм башкалар янга калачак. Сип моны үз каланчаңнан чыгып кына бәялисең, билгеле - Рәис кыска пауза ясаган арада Хәлимов үз фикерен такт белән генә кыстырып куйды. Нәбиев алдында кискенлек белән аны бүлдермәде Алар монда гына эшләсә, башка колхозларда төзелеш бөтенләй тукталып калсынмы1 Сине бер үз колхозың гына борчый, мин исә район масштабыннан чыгып эш итәргә тиеш. Хәким Нурович. сез мине тыңлап бетермәдегез би! әле. Сафин беренченең кәефен бозасын чамаласа да. үҗәтлек белән дәвам итте «Таң» колхозы районда иң эре хуҗалык. Биредә төзисе нәрсәләр күплеген үзегез дә әйтеп, алай гына да түгел, таләп игеп тә торасыз Елына берничә объект төзү зарури. Мин тәкъдим иткән вариант, жономик яктан отышлы булу өстснә, төзүчеләр арасында торак мәсьәләсен хәл игүгә дә булыша Төзүчеләрнең күбесе авылда калырга риза Төзү оешмасында торакка чира! берьюлы егерме кешегә кими Ә башка колхозларда кем төзи'* Хәлимов күзен-кашын җимереп аңа карады Шул ягын уйладыңмы соң? — Бездә бит Хафизовның бер бригадасы гына. - Сафин һаман бирешергә уйламады, фикерен дәлилләүне белде. Анда берничә йөз төзүче эшли. Башкаларны башка колхозларга җибәрергә. Минемчә, хезмәтне рациональ оештыруның иң отышлы юлы шул. — Минемчә, акыллы фикер,—дин куйды Нәбиев. Хәлимов ана күз агы белән генә карап алды да, рәискә таба борылды. - Менә нәрсә, үскәнем.— Хәлимов ирен чите белән чак кына елмайды. Соңгы сүзе кимсетү өчен әйтелгән иде: рәисне малай-шалайга тиңләп авызын каплыйсы итте. Үзе Сафинны күзәтте: шуны аңлармы икән?! Аның йөзенә кызыллык җәелүен күреп канәгать тавыш белән өстәлде:— Син, әйдә, һәр эштә үзеңә киртек киртләргә тырышма, ул барып чыкмас. Гомуми нормалар, законнар нигезендә эшлә. Шул нормаларга сыеша алмасаң, райком каршында партия уставы буенча җавап тотарга туры киләсен онытма. — Бу хакта беренче шелтә чәпәгәндә үк кисәттеләр инде. Хәким Нурович.—Сүзләре райком секретареның канына тоз саласын белсә дә, Сафин дәшми кала алмады.— Мин үземнең эшләрем, адымнарым өчен җавап тотарга һәрчак әзер. Хәлимов бәхәс куертып торуны теләмәде. Башкалар да дәшмәде. Алар янына «Москвич» белән Харисов килеп туктады. — Йә. комиссар, синең эшләр ничек? — Хәлимов парторгны баштанаяк күздән кичерде. — Сабан туена әзерләнәбез, Хәким Нурович,—диде Харисов. — Ул — сабан туен оештыру буенча җаваплы.— Сафин, беренченең аңа бүтән сораулары булмавын чамалагач, үзе сүз катты.— Сүзегез бул- маса, аны җибәрикме әллә, Хәким Нурович? Бәйрәмне тиешенчә әзерләсен. Хәлимов Сафинга күз сирпеп алды һәм бер сүз белән генә җавап кайтарды: — Барсын. Хәлимов «Таң»га, сабан туе караудан бигрәк, берничә мәсьәләне хәл итү өчен килгән иде. Колхозда эшләр барышын үзе тикшереп кайтуны максат итеп кую өстенә, башка төр планнары да бар иде. Күңелендә Харисовны «Каенсар» колхозына рәис итеп күчерү фикере туды. Парторг үзе аңа бүтән эш бирүне сорап керде, Сафин белән килешә алмавыннан зарланды. Сафинның парторгны санга сукмавы турында башкалар авызыннан да ишеткәне бар — аларны аерырга карар кылды. Колхозга яңа партком секретаре кирәк булачак. Бу мәсьәләне Сафин белән киңәшеп хәл итү кирәк, югыйсә Гамир кебек тагын алмаштырырга туры килүе ихтимал. Бу мәсьәләләрне, гадәттә, райкомның инструкторлары, бүлек мөдирләре аркылы хәл итәләр, аңа шуннан соң гына катнашырга туры килә торган иде. Бу юлы барысын ул үз кулына алырга булды. Сафии ачык, төгәл исәп белән эш йөртә. Бусы бер хәл, көндәшен колхоздан күчерүгә ул үзе ничек карар? Үзен өнәмәсә дә, бу мәсьәләдә Сафин фикерен белешергә тели иде Хәлимов. — Без Харисовны сездән алырга булдык.— диде ул Ташлы яр җәйләвем карап йөргәндә. Үзе Сафиннан күзен алмады: рәис моны ничек кабул итәр? — «Каенсар»га хуҗа кирәк бит. Син моңа ничек карыйсың? — Анысы мине кызыксындырмый. Ничек инде алай? диде беренче секретарь төксе генә. Тавышында шелтәләү яңгырады.— Сине санга санап киңәшәләр, ә син?!. — Минем фикер кызыксындыра икән, әйтәм, тик ул Сез көткәнчә булмаячак. Мин көшкелләнергә күнекмәгән. — Көшкелләнмә, дөресен әйт. — Отышлы вариант түгел. — Үзең аны яратмагач, шулай саныйсың, димәк. — Ул — аппаратчы,— диде Сафин, икеләнеп тормастан.— Райкомда теләсә кайсы бүлекне җитәкләргә мөмкин Әмма колхоз йөген тартырга әзерләнмәгән ул Ну и ну!—Хәлимов чыраен сытты.— Шулай саныйсын икән, фикеренне исбатлап та күрсәт инде Гамир Харисов кешеләрне куркытып кына эшләтә ала. Ләкин андый замана узды Чү, чү, егет! — Башлык аны шундук бүлде.— Син үзен дә шул калыптан тегелгән бит — Әйе, без барыбыз да бер җептән үрелгән чыбыркы Ләкин мин үз алымымның яраксызлыгын, зарарлылыгын күрәм. аңа сонгы чик буларак барам. Үгетләп үтәмәгәнгә боерам. Моның мин теләгән нәтиҗәгә китермәгәнен беләм, җитәкчелек итүнең башка юлларын тапканчы коллективны туплап тоту өчен кулланам. Харисов боларны аңлаудан бик ерак юра. боеруны гөп эш алымы итеп саный. Безнең аерма шунда. Ул кушканны үтәүче буларак билгеле. Колхозда башыңны эшләтсәң дә, бик таманга килә әле. һәм тагын бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый. Әгәр эп1сң барсын дисәң, ашчы казан янында кайнашкан кебек, колхозның да гел үзәгендә булырга, халык белән бергә яшәргә, уй-теләкләрен белеп торырга кирәк Гамирда ул сыйфатлар юк һәм моны аңларга теләге дә юк. Ул монда килеп-китеп эшләп йөрүче вакытлы кеше. Шулай булгач, аны никадәр тизрәк алсагыз, шулкадәр файдалырак. Сафин элек тә. хәзер дә Харисовтан арынырга теләвенең гөп сәбәбен Җәвидә әйткәнен ача алмый иде Хәер, инде мәсьәләгә бер ачыклык кертелгәч, бу кадәресе дә бик җиткәнен аңлый иде. Хәлимов күпмедер уйланып торды. Рәис белән килешә алмавының сәбәпләре бар, ул да аны үзендә генә сер итеп саклый иде. Да. сезнең икегездә дә амбиция көчле, бер казанга сыя алмыйсыз Сезне аеру иң кулай юл. Ярар, бу мәсьәләне азакка хәл ителгән саныйбыз Инде партком секретарена кемне тәкъдим итәсез? Сафин әңгәмәдәшенә янә сәер карап алды. Моны коммунистлар үзләре хәл итсен. Беренче секретарь, канәгатьсезлеген сиздереп, кашларын сикертте Син. әйдә, һәр юлы минем белән качышлы уйнама Ул ачуын яшереп тормады. Тегесе ярамый яңасын инде үзең сайлап аласың. Ләкин белеп тор. сиңа киләчәктә дә партия кадрлары белән уйнарга ирек куелмас. Моны алдан ук кисетам!. әлимов партком секретарьлыгына Сәйфетдинованы куюны күздә тотып килде. Теге чакта, җыелышта йөгәннән ычкынган, хәтта аның сүзенә дә колак салмаган, аларнын ярт ы көн дәвамындагы үгетен колакларына да элмәгән халыкны тәртипкә чакырып, райком теләгән кешене сайлата алган хатының зирәклеген, акыл белән эш йөртүен шунда ук күреп алды, үзенең мыегына чолгап куйды Кайту белән анкетасын соратып алды. Университетның тарих бүлеген тәмамлаган. партия мәгарифе челтәре пропагандисты Ронодан да аның турында гел җылы сүзләр генә ишеттерделәр. Күрмичә торганнар, бүгеннән әзер партия хезмәткәре. Аны шундук резерв кадрлар исемлегенә кертеп куярга боерды Райкомолда икенче секретарь кыз кияүгә чыккач, аны чакырттылар Җай чыгу белән пар г ия эшенә күчерүне күздә тоттылар. Ул. балалары яшьлеккә сылтап, баш тартты. Аның дәлилләре нигезле дә иде. андый хатын нинди комсомол башлыгы булсын инде Бу юлы артык кысмадылар да. райком игътибарында икәнлеген сиздереп кенә куйдылар Х Ул аны җәйгә чыккач күчерергә исәп тоткан иде. Ләкин күздә тотылмаган хәлләр бу планга үзгәреш кертергә мәҗбүр ш те. Харисов үзе. хатыны аркылы да «Таңмнан күчерүне сорап йөдәтә башлады. Сәбәпләре яңа рәискә бәйле иде. Гамир үзара килешә алмауларын мәктәптән үк бер-берсен өнәмәүләре белән аңлатты. Сафин да үз дәлилләрен тапты, күчерүне яклады. Авырлык белән китергән, инде эшне җайга салып килә торган рәисне алмаштыру турында уйларга да туры килми. Ул яңа парторг турында баш вата башлады. Шулчак аны мавыктыргыч идея биләп алды. Хәзер бу колхозның алдагысы өметле, аны киләчәктә Казаннан кил үче-китүчеләргә күрсәтү өчен база хуҗалыгы итәргә була. Бу кадәренә ул шикләнмәде, һәм бу колхоз икенче ягы — хатын-кыз парторгы белән дә аерылып тора ала бит. Андый хуҗалыклар Татарстанда да бик сирәк, бармак белән генә санарлык. Моның өчен хәзерлекле кадры да урында. Район газетасы мөхәррирен чакырып. Сәйфетдинованың эш тәҗрибәсен киң яктырткан мәкалә әзерләргә кушты Бусы җәмәгатьчелек фикерен әзерләп кую өчен кирәк иде. Элек авылда гына билгеле укытучының исеме район күләмендәге киңәшмәләрдә мактап телгә алына башлады. Сафияның аңа каршы килмәячәге алдан ук төсмерләнә иде. Моны ул. ни өчен икәнен ачмастан. үзеннән дә белеште, башка юллар белән дә тикшерде. Бүген яңа парторг хакында сүз кузгаткач, Сафин авызыннан нәкъ аның фамилиясен ишетәсенә алдан ышанып килде. Рәис сәбәп таба башласа, аны бөгәргә әзер иде. Шуңа күрә бу эшне ярдәмчеләре аркылы башкартмыйча, алдан үзе алынды Көтмәгәндә Сафин аны акылга утыртты. Ул моның өчен Сафинның үзен дә «өйрәтеп алырга» әзер иде. ләкин бу мизгелдә кәефләрне бозу урынсыз санады: рәис аның көпчәгенә таяк тыгарга, планын гамәлгә ашыруга киртә ясарга мөмкин. Эредән кубып сөйләшмәүнең тагын бер сәбәбе — янында кунак бар, аңа сиздерергә ярамый. Казанга кайткач, җитәкчеләре алдында сүз кузгатуы бар. Ул Сафинның шәриктәше, аның файдасына сүз тамызуы бик мөмкин. Ә рәис белән бу кыю фикере өчен башка урында, башка вакытта теләгәнчә «аңлашыла» ала. Колхоз җитәкчесенең фикере аның планнарына каршы килми дә бит әле Аны гамәлгә ашыруны ул. үз мөмкинлегеннән баш тартып, аның ихтыярына куйды. Бу эшне ансатландыра да әле. Харисов аркылы берәр- сенә аны күрсәтергә әйттереп кенә куясы. Тик аңа кадәр чибәр хатынның ризалыгын алып куясы бар. Бусы аның өчен катлаулы эш саналмый, ул кушкач, хатын беркая борыла алмый. Сафин кадәр Сафинны бөккәнне, ул хатынны гына ихтыярына буйсындыру — вак эш. — Исәнмесез, Гөлфия сеңел.— Райком секретаре аның белән олыларча. ике куллап күреште, дустанә елмаеп куйды. Кәефләрегез ничек? — Бәйрәмчә. Хәким Нурович. — Сез гел алгы сызыкта.— диде район башлыгы хатынның күңелен күтәрү өчен.—Җыелышта, чөгендер кырында да. инде сабан туенда да. Харисов алар тынып торган арада үзенең биредә артыклыгын сиздереп алды. — Мин китим инде, Хәким Нурович. Озакламый бәйрәм башлана, аны ачу миңа йөкләнгән. Башлык, ризалыгын белдереп, башын кагып алды Аның төп игътибары укытучы хатында иде хәзер. — Үзебезгә калса, тырышабыз инде,— дип куйды Гөлфия. Беренче секретарь сүзләреннән аның йөзенә алсулык иңгән иде. — Яхшы, бик яхшы, диде Хәлимов.— Йә. сез сайлаткан председатель ничек эшли? —Ул. әңгәмәне тынлап торучы юкмы икән диптер инде, тирәягына күз салды. Якында кеше-фәлән юк иде. — Сезнең сорауга кыска гына җавап бирү кыен, Хәким Нурович Күпмедер уйланып торгач. Гөлфия шулай дип куйды Сез иркенләп сөйләгез. Хәлимов аны тыңларга әзерлеген сиздереп алды Безнең вакыт бар әле. - Сафин килгәнгә ел да тулмаган әле. - Сәйфетдинова ашыкмыйча һәр сүзен бизмәнгә салып сөйләде — Беренче карашка үзгәрешләр кирпеч заводы гына булса да. Ленар Салихович халыкны кузгатты — Ничек кузгатты9 Хәлимов юри аны аңламаган булып кыланды, гаҗәпләнгән булып күренде Нәрсәне күздә тотып әйтәсез? Гөлфия беренче секретарь тарафыннан үзенә шундый игътибарны күреп җәелеп сөйләп китте Талипов, белүемчә, чөгендер сирәкләргә, ындыр табагында эшләргә халык сорап райкомнан чыкмый иде. Шәһәрдәгеләр безгә килеп эшли, авыл халкының бер өлеше исә балтасын кыстырып шабаш кәсебенә чыгып китә торган иде Быел шабашчылар авылда калды. Колхозчылар башка эшләргә дә теләп тотындылар Җитәкче өчен иң мөһиме шул, минемчә Әйе, син моны дөрес тойгансың, Гөлфия. -Хәлимов канәгать булып аны хуплады Алай булгач, мина тагын бер нәрсәне ачыклауда да булыш әле, Гөлфия сеңел, халыкны үз ягына ничек аударды ул? Сафин кызу канлы, галәпчән дә бит. Сафин, дөрес, кызу канлы, әмма артын исәпләми генә эшләми инде. Ачу кумый, шунда әйтә, шунда ук яхшылап дәшә. Кешене тиң күреп сөйләшә. Халыкны мал азыгы, угын белән тәэмин итте Талипов вакытында да халык ягулыксыз тормады ич. Хәлимов белә торып каршы төште Анда аерма зур. Хәким Нурович, диде укытучы хатын җитди кыяфәттә. Бер машина утын өчен Талипов үз каршына берничә кабат килергә мәҗбүр итә иде. Бер әмерен үтәмәсәң, шуның белән икенче юлы битәрли Минем ирем, баш инженер, утынга машина сорап аның каршына керергә шүрли иде. Сафин исемлек төзетте, чиратка куйдырды, махсус бригада оештырды. Син эштә буласың, өең янына утынны китереп бушатып китәләр Пенсионер, укытучыларны да герлек асрарга үзе үгетли: авылда торып мал асрамаган нинди гаилә ул. янәсе Талипов ялындырып абруй казанырга тырышты, халык йөз чөерде Сафин чөгендер эшкәртүдә булышуны сорап мөрәҗәгать иткәч, берәү дә каршы килмәде Гомерендә беренче тапкыр иратлар да кулына китмән алды Аны барыбер усал диләр бит Усал икәнен үзегез дә белдегез ич. Хәким Нурович. үзегез тәкъдим иттегез. Голфия сак кына елмайды Җыелышта мин дә яшермәдем Усал булса да. халык ана килә, элекке рәисне күргәндәге кебек, урамның икенче ягына чыгарга тырышмый Эшләгән кешегә бер дә усаллыгы тими аның. Классташ булгач, мактап үтердең инде үзен Хәлимов. соңгы сүзләре әңгәмәдәшенең кәефен төшермәс өчен, моны шаяртып әйтүен сиздереп әкрен генә көлемсерәде. Юк. мин ни бу.II анын, чынын сөйлим. Хәким Нурович Сәйфетдинова аның тонын кабул итмәде Сөйләгез, сөйлә, мин шаяртам гына, диде Хәлимов та җитдиләнеп һәм тагын бер соравыма җавап бирегез әле. Фермалар кору буенча күпме эш көтә. Сафин кирпечне халыкка таратырга җыена Сез. ул беренче тапкыр шулай күплек затында ана эндәште, моны ничек бәялисез? Мин анын бу фикерен хуплыйм. Хәким Нурович Сәйфетдинова эчкерсез иде Колхозчы тар кирпечтән үзенә йорт сала, авылда төпләнә. димәк. Үзе сала, туганына булыша, колхоз ярты бәясен түли. Мәүлетов дигән механизаторыбыз нигезен салып та куйды инде. Иорт салырга булмаса, Наратлыга күчәргә җыенган иде. Үзенә булгач, һәркем тырыша, тиз һәм яхшы эшли. Әйе-е. дип сузды Хәлимов Күп мәсьәләдә сезнең фикерләр уртак икән. Киңәшәсез, сөйләшәсезме? Болар хакында безнең ике арада сүз булганы юк. Гөлфия бу юлы да ни булганын белдерде. Мин бит идарәгә сш барып йөрмим, бик сирәк очрашабыз. Анда да хәлләрне өстән-өстән сорашудан ары узган юк Кыскасы, күңелемнән ни уйласам, шуларны гына әйттем. Яхшы, дип куйды Хәлимов бераз тынып торгач.- Тик бу сөйләшү безнең ике арада гына калсын. Сафин ишетсә, борынын чөя башлар Масаерга иртәрәк әле аңа. Мин Ленарның андый гадәтен сизгәнем юк. диде Гөлфия. Мин гомумән әйтәм.— диде Хәлимов.— Бу сөйләшүне әлегә беркемгә дә ачма. Эштәге сер дигән нәрсәне беләсеңме? Сернең андые да буламыни? — Моны Гөлфия чынлап ишеткәне юк иде Мин шәхси, хәрби серләрне генә белә идем. Инде менә эш серен дә белдегез.— дип янә көлемсерәде Хәлимов. Сәйфетдинова сәгатенә күз салып алды. Сез ашыгасызмы? — Хәлимов аңа сораулы караш ташлады.— Берәр ашыгыч эшегез бармы? Минем анда алмашчым бар,— диде Гөлфия. — Хәзер сабан туе башлана. Сез көрәш өлешендә катнашсагыз гына диюем. - Хуҗалар үзләре анда, алар аны миннән башка да ачарлар. Тагын күпмегәдер тынып калдылар Әйтегез әле, Гөлфия сеңел, Сафин ни өчен Харисов белән килешми? Алар да классташлар бит. югыйсә. Бу мәсьәләдә мин сезгә төгәл җавап бирә алырмынмы, белмим. Көттереп кенә Сәйфетдинова шулай диде. Сез алдагыча, үз фикерегезне әйтегез,— диде Хәлимов.— Әлегә кадәр фикерләрегез төпле булды бит. Беренче секретарь сорауга ачыклык кертсә дә, уйлана калды Гөлфия. Ике араларында шәхси берни дә юк дип саныйм. Минемчә. Гамир Садыйкович бүгенге шартларда үз урынын таба алмый. Бу ничек була инде?! — Беренче секретарь әңгәмәдәшен төшенеп җитмәде.— Колхозда парторгның урыны, эше дә билгеле. Ленар Салихович цех системасы кертте, һәркемгә бурычны конкрет. төгәл куя, таләп тә итә белә. Хәзер колхозда шулай эшлиләр. Гамир Садыйковичның гадәте - кушканны эшләү, ягъни наряд буенча эшләү Әйдә. әйдә, дәвам итегез.— Хәлим моңа охшаш фикерне Сафин- нан ишеткән иде инде, ачыклык кертәсе итте.— Парторгка председатель наряд бирергә тиешме? Элек бу бездә шулай иде. диде Гөлфия - Харисов, гадәттә, сөтчелек өчен җавап бирә килде. Сафин ул тәртипне үзгәртте. Ферма өчен тулысыңча зоотехник җаваплы. Харисовка эш калмады. Башка парторглар нәкъ шуннан зарлана, - дип куйды Хәлимов. Үз эшләрен башкарырга вакыт калмый. Ә ул эш таба алмыймы? Ничектер башка сыймый бу? Парторгка колхозда эш беткәнме? Ул җыелышлар үткәрә, беркетмәләрен яза. билгеле. Калган вакытта үзенә урын, эш таба алмый. Сафин исә андыйларны үзенә якын итми, һәркемгә хезмәтенә карап кына бәя бирә. Ике араларындагы салкынлык шуннан килә, дип уйлыйм. Кызык, диде беренче секретарь Ә Сез партком секретареның эшен ничек күз алдына китерәсез? Уйлаганым юк. диде Гөлфия тиз генә.— Бәлки аңа Сафин кулы җитмәгән берәр тармакта эшкә алынырга кирәктер. Әйтик, фермаларда ике сменалы эш оештыру, яисә анда ял бүлмәләре булдыруга алыну мөмкин. Сафин андый идеяләрне кире кага торган кеше түгел, һәр яңаны тотып алырга омтыла Дөрес фикер йөртәсең, сеңел Хәлимов аның фикере белән шунда ук ризалаш I ы Шуңа күрә Сезне менә шундый эшләрне оештыра ала торган партком секретаре булырсыз дип саныйбыз да. Ми-не-е? Сәйфетдинова бер мизгел авызын ачкан хәлдә аптырап басып торды Бу. билгеле, аның өчен һич көтелмәгән яңалык иде. кабатлап сорады Мине партком секретаре итепме? — Әйе. Сезне, дип ачыклык кертте райком секретаре. — Күз алдыма да китерә алмыйм - Иң мөһиме халык Сезгә ышана. Гөлфия сеңел —Хәлимов үз фикерен дәлилләп мисал кигерде Председатель сайлаганда моны күрсәтте инде, һәм тагын бер мөһим фактор Сафин яшь. кызу холыклы. Сез төптән уйлап, ашыкмыйча эш итүчәгг кеше, педагог. Колхозга аның энергиясен йөгәнләрлек парторг кирәк. Ул чыгымчылап куйса? диде Сәйфетдинова көлемсерәп Холкын төрле яклап күрсәтергә мөмкин Мин генә тезгенли алмам Акыл белән әйткәнне тыңлый ул. Райком секретаре Сафинның кемлеген белсә дә. ул кадәрен аңа чишә алмый иде. Рәискә сайлаганчы Ленар белән ничек изаланганын Гөлфия белми дип санады, әлбәттә. Үзе өчен җиңелү белән беткән очракны Сафин хагынына сөйләсә генә. Без сине һәр мәсьәләдә якларбыз, аңа артык узынырга юл куймабыз Булмас эш бу. Хәким Нурович, диде Гөлфия Ни өчен? дип ашыгып сорады Хәлимов Балаларың янында кайнанаң бар Сәбәбе шунда гына булса, әйтеп тә тормас идем — Тагын да җитдирәк нинди сәбәп булырга мөмкин1 ’ Беренче секретарь аның расланмаган дәлилен укытучының җаваплырак эшкә күчергәндәге гадәти тарткалашуы гына итеп санады. Ниятеннән ваз кичәргә җыенмый иде Бу безнең әле шартлы сөйләшү генә, ләкин беренче секретарь буларак шуны әйтә алам мин бер сүз кузгаткач, аннан кайта юрган гадәтем юк. Так что. колхозның партия комитетын җитәкләргә әзерлән Ләкин бу мөмкин түгел, диде Гөлфия авыр көрсенеп Мин Сезнең хакта болай дип уйламаган идем Хәким Нурмөхәммәговичның хәтере калды, йөзе шунда ук төкселәнде. Сафинны сайлаганда кайнарланып сөйләгәч, аңа таяныч булырлык гәпле фикерле кеше итеп санаган идем мигг Сезне Колхозда уңай үзгәрешләр күренә башлагач кына Сез куак астына сызасызмы? - Мәсьәләне шулай катгый куясыз икән, мин бер серне чишәргә мәҗбүр булам, диде Гөлфия кызу-кызу Без яшь чакта Ленар белән вәгъдәләшкән егет һәм кыз идек Моны ирем дә белә Бүген аның янына эшкә күчү безнең гаиләнең җимерелүенә китерәчәк онцерт тәмамланганда сабан туеның ла азагы якынлашып килә: ат чабышлары узган, спортчылар бүләкләрен алып бетергән, озын колга башындагы әтәч төшерелгән, бар халык көрәш бара торган түгәрәк тирәсенә боҗралап баскан иде. Гөлфия дә шунда ашыкты: бәйрәмнең азагын булса да күреп каласы килә бит Шунда, түгәрәктән читтәрәк. аягына көчкә басып юрган ирен күреп алды. Бәйрәм узгач, бирелә үзләре өчен мәҗлес оештырыла иде. шуны көтәргә дә түземлеге җитмәгән, тыгынып, күбенеп куйган, мәгънәсез. Ул аны мәйданнан бушаган әйберләрне клубка илтергә җыенган йөк машинасына этеп-төртеп утыртты да. шоферы Марстан өйләренә кертеп калдыруны үтенде Мәйдан тиз бушады К афин белән Харисов район кунакларын озата киттеләр. — Әйдәгез, без утыра торабыз,— диде профком рәисе Сираев ике төркемгә бүленеп баскан ир-ат һәм хатын-кызларга карап.—Алар озакламый кайтып җитәрләр. Хатын-кызлар, бер-берсенә карашып, озын өстәлнең бер ягына урнаштылар. Ир-атлар каршы якка утырды. — Җәмәгать, бер минутка тынлык.— Сираев һаман утырмаган иде әле, шул килеш стаканын кулына алды.—Хәзер авылларда сабан туе үткәрү онытылып бара иде инде. Быел милли бәйрәмебезне кабат үткәрдек. Сезнең тырышлыгыгыз белән ул күңелле узды. Шулай булгач, аны билгеләп узсак та ярый. Йәле тотыгыз стаканнарыгызны. Бәйрәм хөрмәтенә җибәрик! Төш инде күптән узган, бәйрәм оештырып йөрүчеләр ачыккан иде, барысы да кашык, чәнечке алды, сыйланырга кереште. Беравык өстәл тирәсе тын торды. Тик бу озакка бармады. Әзрәк тамак ялгап алгач, эчкә җылы йөгергәч, табын җанланды. Сираев стаканнарга тагын эчемлек бүлеп чыкты. Бәйрәм кызып җиткәч кенә хуҗалар да кайтып төште. Рәис машинасын күрүгә, Гөлфиянең күңеле күтәрелеп китте. Әлегә кадәр бу мәҗлестә аңа нидер җитми иде. Ленар гармунның каешларын ычкындырды, иңенә элде һәм уйнап җибәрде. Үзе салмак кына атлый, дәрт белән гармун күреген тарта. Хәтфә аланга, бөтен Чирмешән буена күңелләрне кытыклап, сихри моң тарала. Табын якындагылар, ашау-эчүне бүлеп, тынып калдылар. Гөлфия дә. бар дөньясын онытып, таныш, күңеленә якын көйне тыңлады. Күңеле ерак яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Ленар нәкъ аның каршына кереп утырды. Очраклы идеме бу, сайлап утырдымы, Гөлфия чамалый алмады. Сафин үзеннән ни көтелгәнен сизеп тора иде, тальянын куймыйча гына торып басты. — Монда тостлар әйтелгәндер инде,—диде ул стаканын кулына алып.— Мин аларны кабатлап тормыйм. Күңелле үтте бәйрәм. Аны оештыру, үткәрүдә хөрмәтле хатын-кызлар күп тырышлык куйды. Бу тостны мин алар хөрмәтенә күтәрергә тәкъдим итәм. — Йәле, Гөлфия, гел Назыймга гына бәйрәм димәгән.— Стаканын куйгач, бер хатын күршесенә ябышты.— Елга бер безгә дә ярар. Тот әйдә, бу юлы хәрәмләшми генә җибәрик әле! — Әйдәгез, кызлар, бер җырлап утырыйк әле.— Сафин гармунын янә кулына алды, телләренә баскалап көй эзли башлады.— Ниндине уйнарга? Бер башлагач, барысының да теле язылды, җырладылар да җырладылар. Күмәкләп җырлап туйгач, аерымга күчтеләр. Ленар тирләп- пешеп гармунын тартты. Гөлфиягә дә чират җитте. Ул күңеленнән «Керфекләрең нигә кара?»ны җырларга исәпләде. Яшь чакларында икәү генә булганда Ленар аннан гел шуны җырлата торган иде. Егетләр- кызлар кичке уеннан таралгач. Каенсар күле буендагы каеннар янында таң атканчы сөйләп серләре, җырлап җырлары бетми торган иде. Үз- үзләренә нык ышанган, киләчәкләрен гел ачык, кояшлы гына итеп күргән егет һәм кыз татлы хыяллар диңгезендә йөзделәр. Бервакыт күңеленә шөбһә кереп: «Нигә һаман бер җырны җырлатырга кыстыйсың? Аерылырбыз дип куркасыңмы әллә?» — диде ул көлеп - «Көен яратам мин аның һәм башкаручысын». Шул сүзләрдән исәр булып, күңелен тырнаган шикләрне онытып, йөрәгеннән ташып чыккан хисләрен шул җыр аша сөйгәненә ирештерә килде. Ул еллардан бер нәрсә сер булып калды: Ленар чынлап шул көйгә гашыйк идеме, әллә?.. Юк. ул чакта Ленар аны, бары аны гына ярата иде. Җәвидә. алардан ике класска түбән укучы кыз С аңа хисләрен белдергәндә дә, ул аны гына яратты, Гамир белән узыша- узыша аңа гына шигырьләр яза иде. Гөлфия татлы һәм ачы яшьлек хатирәләрен искә алган мизгелләрдә Ленар ул көткән көйне уйный башлады. Гөлфия музыкаль тактны көтеп алын җыр сузды Үзе җырлады, йөрәген кайнар ялкын телгәләде, миен гел бер уй бораулады: ул кызмача баштан яшь чакларын искә аламы, әллә?!.. Ленар уйнавын дәвам итте. Гөлфия якты хатирәләрен искә алып утыра бирде. Менә Ленар да. моң тавыш белән аланны яңгыратып, җыр сузды Каенсар буенда каеннар Яшьлеккә кайтара күңелне. Каеннар төбенә безнең дә Мәхәббәт ялкыны түгелде. Күз карашлары очрашты. Гөлфия Ленар күзләрендә дәрт, сагыш, моң һәм яшь чагында аны исәр итә торган илаһи көч — мәхәббәт ташуын тоемлады Бу мизгелләр аның өчен һаман сихри, һаман татлы, һаман изге иде. Шул хисләрдән исереп, карашын аннан ала алмыйча, суларга да җөрьәт итмичә утыра бирде Гөлфия, исенә килеп, карашып күчерде, табындашларына күз салды Барысы тын калып җыр тыңлый иде. Алар Гөлфия күңелендә нинди өермә уйнавын сизгәннәр шикелле тоелды Оялып башын аска иде. яшьләре агылып чыкмасын өчен күзләрен каты итеп йомды, үзен кулга алырга тырышты. Мәҗлес дәвам итә иде әле енарның эчендә өермә котыра иде Юл буе Хәлимов белән ике арада булган сөйләшүне уйлап кайтты... Беренче секретарь бу юлы аны. гадәттә булмаганча, җылы каршылады, өченче срокка сайлануы белән тәбрикләде, кулын кысты, алдагы планнары белән кызыксынды. Хәлимовның үзенә сәер мөнәсәбәтен гел тоеп торганлыктан, мондый форсатны икенче озак кәгәргә туры киләсен чамалый иде. еллар буе күңелендә яшәгән, әллә ничә кабат тикшереп, сынап-санап караган фикерләрен ачып саллы. Бүгенге колхоз, никадәр тырышсаң да. зыянга гына эшли, дәүләт алдында гел бурычлы булып кала. Бу мәңге шулай кала алмый, чаралар күрергә: авыл хәзинәсенә бәяләрне арттырырга кирәк, моннан тыш авылда ризык эшкәртү цехлары ачу. дәүләткә әзер ашамлык озату отышлы табыш җитештерүчегә калачак: «Таңмда ярдәмче хуҗалыклар шактый зур керем бирә аларны үстерү зарур: җирнең уңдыры- шлылыгын күгәрү өчен аренда формасын кертү мөһим ул игенчедә җиргә чын хуҗа булу хисен яңадан торгызырга тиеш; гомумән авыл хуҗалыгына мөнәсәбәтне үзгәртергә, аңа савым сыер игеп кенә карамаска. җитәкчелек рәвешен үзгәртергә, хуҗалыкларга мөстәкыйль эшләргә ирек бирергә кирәк Хәлимовның озак тыңларга яратмавын алдан белә иде. боларны шулай берничә җөмләгә сыйдырды. Үзе Хәлимовган күзен алмады. Аның нинди темага гәп коруын сизүгә. Хәким Нурмөхәммәтовичнең кәефе кырылды, йөзе караңгылана барды Ул моны күреп торса да. тукталып калу гурында уйламады да Бу хакта барыбер сөйләшергә, ачыклык кертергә кирәк бит Хәлимов аны институтка ла җибәрми, тынычлап эшләргә ирек тә бирми Болай мәче-тычкан уены чиксез дәвам итә алмый, чик булырга тиеш Ул моңа аллан әзерләнеп килде. Л Хәлимов кинәт урыныннан күтәрелде, бүлмә буйлап атлап китте. Сафин әңгәмә шулай бик кыска гына тәмам булганын аңлады, аягүрә басты һәм көтә башлады. Үзе шул арада бүген аңа сөйләгәннәрен күңеленнән кичерә, мие аша сөзә бирде. Бүген сөйләгәннәрнең бере дә Хәлимов өчен яңалык түгел, җае чыккан саен сак кына өлешләп аңлата килгән иде аңа. Ул чакта Хәлимов җитди сүздән читләшә: йә әңгәмәне икенче темага бора, йә ишетмәгәнгә сабыша, йә ишетсә дә, аягүрә хәл ителми торган мәсьәләгә сылтап, җаваптан кача килде. Бүген ул аннан болай гына котыла алмасын белә, конкрет җавап бирергә тиеш иде. — Мин сине күптәннән сынап киләм.— Ул утырышлар үткәрү өчен куелган озын өстәл башына җиткәч туктады, шулай диде һәм күрсәткеч бармагы белән аны үзенә чакырды. — Монда сөйләгәннәрнең берсе дә син хәл итә торган нәрсәләр түгел. Юк белән баш ватканчы, кайт та колхоз эшләре белән шөгыльлән. Ул аңа, бар усаллыгын туплап, каш астыннан карап тора башлады, җавабын көтте. Аңа да кире чигенер урын юк иде инде. Болар нәкъ без хәл итәргә тиешле проблемалар,— диде ул. аннан карашын алмыйча гына,— Тормыш беренче чиратта шуларны хәл итүне алга куя. Сездә яклау тапмасам, мин боларны югарырак җитәкчеләр алдында куячакмын. — Минем районда эшлисең, яшисең килсә, артыңны кысып утыр. Ипи карточкаң безнең кулда икәнен онытма. Көрәгең таза булса, тизәкнең беткәне юк, Хәким Нурович.— диде Ленар үзенең уеннан кире кайтмаганлыгып. курыкмаганлыгын сиздерү өчен. Юл буе шул күңелсез сөйләшүне хәтере аша кабат үткәреп кайтты. Беренче аны мөстәкыйль эшләгәне өчен болай да өнәми иде, әмма адым саен шелтә бирсә дә, рәсми элемтәләр яшәп килде. Хәзер, болайга киткәч, үзе һә.м бөтен аппараты аңа каршы ябырылачак. Әмма ул бу вариантны көткән иде дә биз: юраганы раска чыкты, бары шул. Идарәдә аны Нургаяз көтеп утыра иде. — Синең вариантны башлыйбыз. Нургаяз. — Алай икән, хәзер мин барам да үземнең иптәшләр белән сөйләшәм. — Сөйләшегез, экономист белән килешү шартларын әзерләгез. Уртак фикергә килгәч, бергәләп җыелыш уздырырбыз. - Алай булса мин китәм.— Нургаяз рәискә сораулы караш ташлады. Анда мине көтәләр. Шулчак кабинет ишеге ачылып китте. Ул карашын керүчегә юнәлдерде: Гөлфия икән. — Сөенечкә ни бирәсез. Ленар Салихович?—Гөлфия көләч күңел белән рәискә карады һәм күрешергә дип кулын сузды. Сафин өчен бу кадәресе көтелмәгән хәл иде. күзләрен зур ачып, сынап аңа карап торды, күрешергә ашыкмады. - Сөенчесе нидер бит әле,— дип куйды, шулай да урыныннан торды. Бүген иртән авыл хуҗалыгын үстерүдәге хезмәтләре өчен зур бер төркемнең орден, медальләр белән бүләкләнүен хәбәр иттеләр. Хәлимов- ка Герой. Гәрәевкә Ленин ордены. Безнең районнан Сезнең исемне дә атадылар, нинди бүләк икәнен генә әйтеп тормадылар.— Ул бик канәгать булып рәиснең кулын кысты. Анысы иртәгә гәзитләр килгәч ачыкланыр. Мин Сезне ихлас күңелдән котлыйм. Ленар! Рәиснең йөзе яктырып китте. Гөлфиянең кулын кыскан хәлдә күпмедер мизгелләр аңа карап торды. — Сөенчегә ни бирергә инде?—Ул үз алдына сөйләгәндәй әйтә куйды.— Бергә юарга инде -шул. Коньяк дисәң хәзер үк тә була. Көтелмәгән кунаклар өчен дип алып куйганы бар. — Син бигрәк тә инде.— Гөлфиянең кәефе шәп иде. авызы колак артына кадәр җитте.—Безнең ишеләр шампан шәрабыннан да исерә Анысы да була,— диде рәис ризалашып Тик бүген кул астында юк. Бер җае чыгар әле. Шаяртып кына әйтәм, Ленар Салихович,— Гөлфия җитди тонга күчте. Минем өчен хезмәтләрегезне күрүләре, бәяләүләре кыйммәт Югыйсә теге чакта Председательгә сайланганда тарткалашканыгыз өчен. Хәким Нурович үч алачак, иркенләп эшләргә ирек бирмәс, дигән идегез бит. Шикләнүләрегез акланмады, димәк. Ул мәсьәләгә кем ничек карый бит. диде Сафин җитди генә. Йөзендәге якты нурлар шунда ук юкка чыкты Әңгәмәдәшенә карап күпмедер тын торды һәм кулы белән йомшак кына өстәлгә сугып куйды. Ике арадагы мөнәсәбәтләрне ул да мин генә беләм Барыбер инде, дип каршы төште Гөлфия Күңелендә туган фикереннән тиз генә кире кайтырга җыенмый иде ул Үч тотса, бүләк бирдермәс иде. Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми, диләр бит.- диде ул. күпмедер уйланып утыргач. Гөлфия аның бүләккә үзе көткәнчә сөенмәвен алдан ук сизде. Хәзер дә аннан күзен алмады, хәлен аңларга тырышты. Карашлары очрашты. ...Егет һәм кыз чакта алар шулай бер-берсеннән күзләрен алмый карашып торалар иде. Ул чакта Ленарның карашы сөйкемле, җанга җылы, күңелгә хис бирә юрган иде Бүген андагы салкынлыкмы, усаллыкмы ни икәнен аңлый алмады, җанын өшетеп алды. Ул карашын читкә борды. И-их, Гөлфия! Ленар авыр сулады, кулларын өстәл өстенә куйды. Белепме, белмичәме — алар Гөлфиянеке өстенә туры килде Гөлфия секунд эчендә кызарып чыкты, кулын итәге өстенә күчерде. Председатель хезмәтенең авырлыгын, беренче белән мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын сөйләгәнем генә юк. Читтән караганда бары әйбәт шикелле бит -Гөлфия ни уйласа, шуны әйтте. Хәзер, аннан ишеткәнен исәпкә алып, хәленә керешүен сиздерәсе килде. Алар ничек икәнен белмим, мин нормаль санап килдем. Теләгәнчә эшлисез, моңа ирек куя. минемчә Аны күпләр шулай саный, чөнки тирәндәрәк ниләр барып күрмиләр. Сез бик хисчән кеше. Ленар. - Ул күңеленә килгән беренче фикерне әйтте. Бәлки, шулай тоела гына торгандыр? Киресенчә, мин инде ул әйткәннәрне игътибарга да алмаска тырышам. Хәлимов иң арттагы колхоз председателенә дә миңа бәйләнгәндәй каныкмый. Алдынгы саналсам да. һәр киңәшмә саен беренче чират га миңа эләгә дәшмим Шелтә бирәләр килешәм Планны арттыра баралар үтим. Колхоз файдасына күбрәк эшләп калу өчен шундый уен уйнарга мәҗбүрмен Үзем һаман да тоткын: теләгән вакытта эштән чыгарырга, яисә башкача җәзаларга мөмкиннәр. Мин аңламыйм Сезне. Ленар Еллар буена сузылган андый уен булмый бит инде Нигә булмасын, була Булмаса. боларны сөйләп торыр илемме’ Алай икән, бу соравым өчен гафу ит. ул сине ничек эшеңнән алмый? Беренчедән, мин колхоз йөген әйбәт тартам планнарны үтим Ачуланалар дәшмәскә тырышам, хисләремне яшерәм Шуңа билгеле дәрәҗәдә мөстәкыйльлегемне. ярдәмче цехлар ачуымны, шелтәләр чәпәп булса да, кичерә килде. Болар миңа нигә кирәк диярсез9 Үземнең җитәкчелек итәргә сәләтлелегемне расларга, хуҗалык итүгә нинди үзгәрешләр кертергә кирәген практикада исбатларга тиеш илем Селекция, яңа сортлар белән шөгыльләнә алмагач, авылга, халыкка хезмәтемнең файдасы шул булсын өчен тырыштым, уен уйнадым. Ул мине үзенең шартларын кабул иткән санап килде. Тоткын хәлендә яшәгәнче, эшләгәнче, башка хезмәткә күчә алган булыр идегез бит. Гафу итегез, китәргә үгетләвем түгел, шәхси фикерем генә. Сезнең урында мин булсам, шулай эшләр идем — Үзем өчен генә яшәсәм, күптән шулай иткән булыр идем. Әмма миңа хуҗалык итүнең бу алымын куллануның зарурилыгын исбатлау өчен колхозда калуым кирәк. Миңа башлаган эшләремнең тагын күпмедер өлешен булса да башкарып өлгерергә кирәк. Нигә шулай дисез?- дип аптырап сорады Гөлфия. Куркыныч шулай якынмы әллә? Ул Сезне чыгарырга җыенамы? Андый исәбе булса, бүләккә тәкъдим итәр идеме? Бүләкләү аның тәкъдименнән башка үтми бит. Бүләккә ул. беләсегез килсә, өстән киңәш иткәч керттерде. Ә куркыныч якынмы, еракмы дигәндә, эш болайрак тора: бүген әле яңа гына яныннан кайттым. Хуҗалыкны тагын да үстерү юллары турында тәкъдимнәр белән кергән идем. Иң мөһиме хупламады, үз әмере буенча гына эшләргә икәнен янә ачыктан-ачык искәртте, кисәтте. Мин хәзер ике юл чатында: йә аныңча, йә үз юлым буенча китәргә тиеш. Шуннан чыгып язмышым да хәл ителер. Моңа озак вакыт кирәкмәс дип уйлыйм: икебезнең дә карашлар тәмам ачыкланды инде. Сафиннын Хәлимов белән катлаулы үзара мөнәсәбәтләре турында кабат сүз кузгату Гөлфия күңеленә каткан кутырны кубарган шикелле тәэсир итте. Берничә көн шул сөйләшүдән калган авыр тәэсирләрдән айный алмый йөрде: эче пошты, үзен кая куярга белми интекте, уң күзе тартты. Ленар язмышына ул беркайчан битараф карый алмады. Дус булып йөргән чаклары хакында әйтеп тормастан. аралары бозылгач, аерылышкач та. аның турындагы хәбәрләрне кызыксыну белән кабул итә килде. Сафин колхозга килгәч, беркемгә сиздермәсә дә. яхшысына сөенде. яманына көенде. Колхозда эшләр җайга салына барган саен үзендә эчке күтәренкелек көчәюен тоя барды. Килгәч беренче аңлашудан сон туган борчулары хәтерендә еллар буе сакланса да, томан артында кала барды, һәм менә сиңа иске авыздан яңа сүз: шик. шөбһәләре кабат калкып чыкты. Шулай эче пошып йөргәндә аяк астыннан башка хәсрәт килеп чык- 1Ы Наратлыга барган җиреннән Назыйм айныткычка эләкте. Ул эшенә җыенып торганда Наратлыдан шалтыраттылар. Назыймның исерек хәлдә милициягә китерелүен хәбәр иттеләр. Гөлфия елап җибәрде. Башка көннәрне, ире эшкә киткәч, алдагы көннәргә планнар яза. йә булмаса гәзит-журналлар караштыра торган иде. бүген берсенә дә кулы ятмады, күңелендә ут уйнады. Назыйм хата өстенә хата эшләде. Кичә керсә, гаебен өстенә алса, кабатламаска сүз бирсә. Сафин, ачуланса да, аның алдында артыгын әйтергә вөҗданы кушмаган булыр иде. Сүзен санламагач, ачуы кабарган гына, билгеле. Андый чакта сүз өчен кеше кесәсенә кереп тормый, әдәп тә сакламый инде, теленә ни килгәнне ычкындыра: гүзсәң түз. түзмәсәң... Назыйм, мескен, яман булса да. үз ире ич. башкалар барында аның алдында ничек җавап тотар, ничек түзәр?! _ Бүген ул балаларын да көндәгедәй иргә уятты. Зөһрәне бакчага иң беренче булып кертеп калдырдылар да мәктәпкә юнәлделәр. Хезмәттәшләре күзенә күренү оят иде аңа: сораша, төпченә башласалар, ни диясең? Оятын кая куясың? Укытучылардан берәү дә килеп җитмәгән идс әле. Ул классына чыкты, укучылар белән политдәрес үткәрде. Дәрес башланырга берничә минут кала гына укытучылар бүлмәсенә әйләнеп керде. Бәхете, ул көткән сорауларны биреп интектермәделәр. Моңа вакыт та калмаган, һәркемнең уенда чираттагы дәресе: журнал ала. әсбапларны барлый, хәстәрли. Ул да. исәнләште дә. үзе керәсе класс журналын алып, кынгырау тавышын ишетүгә, ишеккә юнәлде Дәресләрдә дә ире турындагы уйлар күңеленнән чыкмады Шуңа сәгатьләре бетүгә, башка көннәрдәге кебек, сонгы дәресләрне көтеп тормады, өенә ашыкты. Назыйм караңгы төшкәндә генә кайтты. Син кая югалдың бүген’ Гөлфия, гомере булмаганны, аны ишек төбенә үк килеп каршылады - Бәрәч, тагын эчкәнсең икән. Булсаң да булырсың икән. Шул хәлләрдән сон да. Ул. әйтер бүтән сүз таба алмыйча бүленеп калды. — Әз генә ул. карчык — Назыймның шелтәләүгә исе китмәде. — Яңа эшне юып алырга туры килде . — Нинди яңа эш ул тагын?- Гөлфия хәйран калып иренә карады. Инженердан чыгарасыларын көткән иде ул. әмма гүбәнрәк хезмәткә күчерүне хурлык татыган ир-ат ничек юсын инде Кая күчерделәр? Кем итеп? Нефтьчеләрнең автотранспорт идарәсенә механик булып урнашам. Бөтенесе сөйләшенгән, килешенгән. Ә без? Сөйләшми, киңәшми эшләнгән бу эш Гөлфиянең җен ачуларын чыгарды Тик аптырау халәтендә озак кала алмады, исенә килеп сорады Ленар кудымыни9 ' Кумады, диде ире теләмичә генә Син. тинтәк баш. безне уйладыңмы соң? - Гөлфия күркә булып кабарды, кызарып чыкты. Хәзер без нишләргә тиеш? Ничек яшәргә? Шуларны уйладыңмы соң ичмасам? Уйланган, барысы уйланган. Гөлфия Назыймның жавабы ничарадан бичара гына икәнлеген ачык аңлады Дуамаллык белән эшләмәсә. тормышларында мондый зур үзгәреш кубарганда хатыны белән киңәшмәс идеме? Үзенә эш сөйләшкән дә бөтенесе шуның белән хәл ителгән. Гөлфия кайда урнашыр9 Балалар нишләр? Хәер. Илһам авыр булса да. урысчага күнәр зиһене бар. Зөһрә нишләр? Аңа бакча булырмы? Алар кайда торырлар? Гөлфиянең гамагына төер килеп тыгылды, әйтер сүзен әйтә алмыйча ире яныннан борылып кит ге. Күрмешем булган инде, мәхлүк. сиңа чыгып башымны бәйләдем. дип сөйләнә-сойләнә үкседе ул.- Ишем түгелеп дә белдем. Елама, карчык Назыйм чишенеп өлгергән иде. аның янәшәсс- нәрәк килеп басты Бары да җайланыр Мина тулай торактан урын бирәләр Куна калган очракларда, төше смена чакларында. Ә болай Наратлыга барып эшләүчеләр белән кайтып йөрермен Фатирга чиратка куярга булдылар Ул кулын хатынының иңбашына салды Кит, кагылма миңа Гөлфия чыелдап кычкырып җибәрде, гадә- ти булмаган тавышына үзе дә гаҗәпләнде. Китәсең икән, бөтенләй кит. мин беркая да бармыйм Ул кухня ягына узды. Карашы урамга төште Председатель машинасы каршы якта, капка төпләрендә тора: димәк, өйдә. Аның каршына керү авыроят. ләкин ни булганын ачыкламыйча ла булмый Исерек ире үзен акларга әллә ничә сәбәп табачак. Дәшми-тынмый гына йортта кия торган курткасын бөркәнде дә аларга кереп китте Әйдә. уз. Гөлфия Миннегөл. аны күргәч, урыныннан күтәрелде Мактап йөрисең икән әле. утыр табыша Иллар, бар. апаңа теге бүлмәдән урынлык алын чык Уз. Гөлфия, утыр - Сүзгә Ленар да кушылды Сезнең белән сөйләшәсе дә бар әле Кыстамагыз әле, зинһар, тынычлап ашагыз У.г Илдар кигергән урындыкны өстәлдән чигкәрәк күчереп куйды һәм угырлы Бүген барыбер аш үгми. - Ир-ат язмышында андый гына «ЧП» була инде. — Сафин аштан бушаган тәлинкәсен хатыны ягына этеп куйды һәм аңа таба борылды,— Колхозда төрлесен күрергә туры килә. Аның өчен борчылма, Гөлфия, үзе кайгырсын. Борчылса, мондый хәлгә төшмәс тә иде,— диде Гөлфия. Ә ул үзе кая соң әле? Сафин хатыны сузган чынаякны кабул итеп алды да дәвам итте. Кичә алай юк. бүген болай юк. Үзем дә шуны белешергә кергән идем әле. Иртән көндәге вакытта чыгып китте. Кудыгызмы? Болай гадел булмый бит инде. Инженердан алсагыз, башка эш бирегез — Гөлфия кычкырып елап жибәрде. үзе сөйли бирде Ул бит үзе генә түгел, гаиләсе, балалары да бар. Тынычлан әле. Гөлфия Сафин чәй эчүен бүлеп, чынаягын алдына куйды.— Мин бүген аны күрмәдем. Сездән сорамакчы идем әле. Димәк, ул Сезнең белән сөйләшми генә эшләгән. Нишләгән?—дип ашыгып сорады Сафин. — Наратлыдан эш сөйләшеп кайткан. Эше булыр аның. Кинәт барлыкка килгән тынлыкны Сафин бозды.-- Авызы үзе белән бармаса икән. - Сиңа кая эшләргә була, мәктәптәме? — Әлегә кадәр әңгәмәгә катнашмый утырган Миңнегөл сорау бирде.— Фатир ягы ничек? Нинди фатир? Нинди эш? Гөлфия кашларын җыерды Кай- тып-китеп эшләп йөрмәкче. Йокы биреп кайгы алу шул була инде,— диде Сафин.— Куркып колхоздан ук кача, димәк. Белмим - Гөлфия Назыймның ниләр уйлап колхоздан китәргә җыенуын чынлап та белми иде. Иртән берни әйтми чыгып китте. Яңарак кайтып керде, шулай ди. Ә син үзең моңа ничек карыйсың инде? Ничек дип! — Гөлфиянең моңа җавабы юк иде. Торыр урынын, эшең булмагач,— Ул тагын уйлана калды.— Шуның өчен киңәшкә кердем дә инде. Колхозда калса әгәр?! Бәлки башка эш бирерсез. Килсен, бу хәлләрдән соң баш инженер булып кала алмый. Анысын алдан ук әйтәм. Ә кайда эшләр — үзе белән киңәшкәч, хәл итәрбез. Ә ул китәм дисә? —дип аптырап сорады Гөлфия.— Бәлки, партучеттан төшермәскәдер?! Алай бәйләп куярга ул бит эт түгел, Гөлфия.— Сафин чәен йотып куйды. - Гомумән, качса кумыйм, китсә — тотмыйм. Китә калса, бәлки перевод белән кабул итәргә сөйләшә торгандыр. Чакыртып алган белгеч санала. Үзеңә эшкә урнашуда, фатир алуда, башкасында да кирәге чыгарга мөмкин. Бәлки, берничә ай эшләп акылга утырып кайтыр? Колхозда эш бетеп торганы юк. Гомумән, сөйләшегез, үзегез хәл итегез... өлфия никадәр үгетләсә дә. елап, әрләп, янап караса да, ир ирлеген итте, бу юлы фикереннән кайтмады. Назыймның эше сменалы иде. Иртән йөргәндә очраклы машиналар белән китә, әмма икенче, өченче сменада куна калырга туры килә. Колхоздагы хезмәте белән чагыштырганда аның өчен күпкә җиңел, ул канәгать иде. Ләкин моның икенче ягы да ачыкланды: Гөлфия өчен яңача шартларга күнәргә кирәк иде. Ирсез кунуы гына бер хәл. юлдашка балалары бар. йорт, мал-туар тоту мәшәкатьләре тулысы белән аның өстснә авып калды. Ул көнне дә Назыйм дежурга киткән иде. Гөлфия сыер савып, сарыкларны ябып керде дә. план язарга утырды. Шулчак электр хисап- лагычы янында нидер чырт итте һәм. кинәт өй эче караңгылыкка чумды. Г Каршы якка күз салды анда бар. димәк, үзләрендә генә сүнгән. Ул куыксыз лампага ут элдерде, залга чыгарып куйды. Карангыда балалар курка, юнык ут булса да ярап торыр Аңа утны көйләтер өчен кеше эзләргә кирәк иде. Курткасын киеп урамга чыгып китте. Шулчак капкадан Ленар килеп чыкты, машинасына таба юнәлде Күрше ни эш бетереп йөри? диде ул, аны күреп. Тагын пробка янып чыкты, ут юк, шуны көйләргә ир-ат эзләп йөрим Ул машина урындыгын күтәреп нидер казынды һәм аның янына килде. Кулында отвертка иде, шуны алган икән. Кая, нәрсә булган икән анда? Ул лампаның сүрән яктысында пробканы борып алды, отверткасын аның урынына тыкты Бүлмәгә гөлт итеп ут кабынды Кая. пычак китер әле, Гөлфия. Иреңә әйт. диде Ленар үткәргечне чистарта-чистарта. Урындыгыгызны ныгытсын, бик каты шыгырдый Йөз әйткән инде. —диде Гөлфия аның сүзен җөпләп Мин оста түгел, ди. Телевизор ничә атна Казанны күрсәтми, аңа да белгеч кирәк. Кем генә соң ул? Сафин «жучокмны көйләп бетерде, отвертканы алды һәм урынына пробка борды. Ут яңадан кабынды Рәхмәт инде, Ленар Салихович. Ул түргә узды, телевизорны кабызды Төрлечә боргалап, көйләп карады. Экранда сурәт әле югалды, әле чыкты, тик экран сикерә бирде Кечкенә отверткагыз бармы? дип сорады ул. Ниндирәк кирәк соң'’ Тет ү машинасыныкы булса да ярый Сафин шуның белән экран астындагы тишеккә тыгылып боргалый башлады. Экранда сурәтләр ачыкланды, тотрыкланды Ура! Әни. кара, күрсәтә, дин кычкырын җибәрде Илһам Ленар чыгарга җыенды. Гөлфия озатырга булды, алдан кузгалды. Чоланда, әллә лампочкасы янган инде, ут кабынмаган иле. икесе дә караңгыда калдылар. Гөлфия утсыз күнекмәгән иде. сакланып барып ишек янына килеп җитте, капшанып келәне тапты, аны өскә күгәрде. Ишекне ача алмады, үз гәүдәсе белән аны каплап тора иде Ул читкә тайпылды, гәүдәсе белән борылды. Шулчак кайнар сулыш тойды. Ленар йөзгә-йөз аңа килеп бәрелде Бер мәл алар шул халәттә кагып калдылар. Гөлфия Ленарның кайнар иреннәре яңагын пешерүен генә гойды. А-ай! дип шылырт кына әйтә куйды ул һәм. акылына килеп, ишекне ачып җибәрде. Ленар чигкәрәк тайпылды һәм. берни булмагандай, яктылык төшкән баскычка чыкты. Бик зур рәхмәт инде, Ленар Салихович Кыен хәлдән чыту өчен ул теленә килгән беренче сүзләрне кабатлады. Сафин дәшмәде, баскычтан төште һәм урамга чыгып китте Ул капканы тышкы яктан япкач кына Гөлфия баскычтан төште, капканы бикләде Әйләнеп кергәч, көзгегә күз салды: яңаклары кояшта пешкән алмадай янып тора иде ик ярап куйды әче бал. Анасы янына мунча якканда тына килә торган Назыйм ишекне еш ача башлады Мунчадан чыккач та. хатыны балаларны юган арада, берәр банканы бушатып куя. бик канәгать булып китә Әмма киленнең кинән саен чырае карала бара. Бер килүендә түзмәде. малаен эчертеп җибәртән өчен каты-каты әйтеп, чәйгә дә у тырмыйБ ча кайтып китте. Билгеле инде, ул өстенә алмады, антлар тот гы. килене Гөлфия моңа ышандымы, юкмы—әмма мунча ягырга килми башлады. Кешеләр аркылы белде: күршеләренә йөри башлаганнар икән Ходай орган. Иблис кавеменнән булган бәндә, аңа оныкларын күрергә дә калдырмады тәки. Килененә булган ачуы әче камыр кебек кабарды аның. Аннан ничек тә кару кайтарасы иде бит. Тик ничек'.’ Күпме баш ватса да. бер әмәл дә таба алмады. Күп вакыт уйланып йөргәч, бернәрсәне исенә төшерде. Мунчаны да үзе ягарга гадәтләнде. Пары әрәм булмасын өчен Мәстүрә карчыкны да кызы Саимә белән чакыра башлады Бер ияләшкәч, эштән буш чагы булса, булышырга Саимә дә керә торган булып китте. Ара-тирә аңа да бал салып биргәли. Саимә бик ошатты, мактап бетерә алмый балны. Ул көнне дә Саимә аңа булышырга дип керде. Назыйм әче бал белән сыйланып утыра иде. Анасы өстәлгә самавыр кертеп утыртты, тагын әче бал чыгарды һәм үзе. күз алларында әйберләрен җыеп, мунчага китеп барды. Юри озак итеп юынды. Ул кайтканда алар һаман табын тирәсендә гөлдердәшеп утыралар, банка бушаган иде инде. Зал якта караваттан диванга мендәр күчкәнне күргәч, карчыкның сөенече эченә сыймады. — Сиңа, малай, күптән өеңә кайтырга вакыт.— диде ул кырыс күренергә тырышып.—Син. Саимә, мунчага бар. Алар чыгып киткәч кенә елмаеп куйды: чибәр килененең борынына чиертте бит аңнар атты, кичләр була торды. Тормыш шулай үз көенә ага бирде. Назыйм. Наратлыга эшкә күчкәч, әнисенә ешрак сугыла башлады. Әни кеше аны әче балдан өзмәде, күңелен суындырмады. Чираттагы шимбәдә ул тагын мунча якты. Вакытын белеп бетергән инде. Саимә дә килеп керде. Наратлыдан кайтышлый, бал авыз итәргә дип, Назыйм да сугылган иде. — Мунчага барырга вакыт,— диде карчык берәүнең дә исемен атамый гына. — Әйдә киттек, күрше,— диде Назыйм һәм Саимәнең йомшак җиренә сугып алды. - Бәйләнмә әле. Назыйм,— дигән булды Саимә кашларын сикертеп. Үзе хуҗабикәдән күзләрен алмады. Карчык, ишекне ябып, зур якка кереп китте. Ул әйләнеп чыкканда кухняда Назыйм да. Саимә дә юк иде. Бик канәгать булып чәй эчәргә утырды. Сөтле чәен авызына китергән генә иде. өй ишеге киң ачылып китте. Анда килене Гөлфия басып тора иде. Аның җаны табанына төшеп китте. — Назыйм кайда?—диде ул. Кайнанасы өнсез калды. Ботын кайнар нәрсә пешерә башлагач кына дерелдәгән кулыннан чәе түгелгәнне аңлап, чынаягын өстәлгә куйды. — Ул бүген монда кермәде. — Алдашма, диде килене.— Илһам сезгә кергәнен күреп калган. Гөлфия, аның җавабын көтеп тормастан. чүәкләрен дә салмастан зал якны тикшереп чыкты, кием шкафына кадәр ачып карады Кече яктан да тапмагач, җилләнеп чыгып китте. Тораташ булып каткан биана, шапылдап ишек ябылгач, авыр итеп сулады: бәлки, кайтып китүедер, һәм аның ни эшләвең белергә теләп, ишегалды ягы тәрәзәсенә барып ябышты. Оныгы Илһам да монда икән, ул мунчага төртеп күрсәтте. Карчык хәлсезләнеп тәрәзә яңагына таянды. Т Килен шунда ук мунча ишеген барын этте. Ишек ачылмагач, аягы белән типте, аннан ботаклы бүкәннәрне яру өчен көйләнгән тукмакны алын ишеккә бәрергә тотынды Ишек ачылып китте. Саимә чырылдый-чырылдый шәрә килеш лапас астына йөгерде. Килен аны куып маташмады, шөкер, имгәнү-мазар булмады, димәк. Ишектә күлмәген чалбары эченә тыгарга да өлгермәгән килеш Назыйм күренде Ул. кулларын бутап сөйли-сөйли аңа каршы атлады, нидер аңлагмакчы. акланмакчы иде, ахрысы. Тик зәһәр килен аны тыңлап юрамы соң: кош-корт эчәргә дип куйган шакшы су чиләген күтәрен алды да иренең башына китереп каплады. Назыйм, мәми авыз, суга төшкән тавык шикелле, ишегалды уртасында басып тора бирде. И-их. пешмәгән Хатынын чәчүрмәсеннән эләктереп алып, күтәреп бәреп измәсен изсә, артыннан каравыллап йөрергә исенә төшмәс иде лә бит. булмады инде, булмады. Малай чиләген башыннан алып куйды да. миңгерәгән сарык шикелле. ни эшләргә белми ишегалды уртасында басып юра бирде. Килене чыгып киткәнне күрүгә, ул. сандыгыннан малаеның туган көненә дин әзерләп куйган күлмәген алып, ишегалдына чыкты. Бигеңне юу. өстеңне алмаштыр. Бу күлмәкне нишләтергә? дип сорады Назыйм Ташла, шунда калсын, дип кулын селтәп җибәрде ана. Үзем юармын. Малае юынган арада ул сөйли, өйрәтә торды: Хәзер, беркая борылмыйча өеңә кайт. Тавышланма, кычкырса да дәшмә. Аерылам дия башласа, ялын, бүтән андый хәл кабатланмас, дин. Бу арала безгә килеп, эчеп йөрмә. Озакламый Назыйм кире әйләнеп кайтты Ул өйрәткәннәрне кабатлап торырга туры килмәгән: Гөлфия урам капканы ук бикләп куйган кертмәгән иде. өлфиянең аның өчен иң кыен чакта авылга китеп баруы Ленарны чыгырыннан чыгарды. Юк. хатыны югында нәфесен канәгать, ҺШ- дерү өчен генә кирәк түгел иде. Ул аны үтәли күрә, элекке кебек ярагуына ышана, шуңа авыр чак га янында булуын тели иде. Сөйләшергә, назлашырга гына түгел, киләчәк язмышлары iурында да уртага салып киңәшергә кулай көнне ул китеп барды. Ленар моны һич башына сыйдыра алмалы. Киңәшмәдә дә Гөлфия һич исеннән чыкмады. Хәлимов. үз чыгышында. аны колхозны сәүдә оешмасына әйләндерә баруда, кибет ачарга җыенуда тәнкыйтьләп чыкты, барлык җитәкчеләр алдында кисәтүен белдерде. Башка вакыг ларда булса, фикер алышуда сүз сорар, үзенең хаклыгын исбатларга тырышыр иде Бу юлы аның сүзләре бер колагыннан керле, икенчесеннән чыкты Шулай да дүрт сәгатькә сузылган бу киңәшмәдә инәләр өстендә утырган күк тойды үзен. Тәнәфестә башка колхоз җитәкчеләре чәнеч герен- торг терең алганда да. усал җавабы белән авызларын капламады, бөтенләй дәшмәде, тәмәке генә көйрәтте Киңәшмә тәмамлануга, ашханәгә керен тиз генә ашап чыкты да. авылга ашыкты: асфальт тан тиз текне йөзгә кадәр җиткерде Авылда да үзенә урын танмады Буш йортка кайтып ни эшләсен Идарәгә кереп чыкты, кыр станына тукталды. Кирпеч заводына барып чыкты, хәл белеште Тик бер җирдә дә озак тормады, машинасы янына ашыкты. Балтасы суга төшкән шикелле кая барырга бе гми аптырады Г Кабинетына керде һәм ишекне эчке яктан бикләде. Өстәле артына узып сейфны ачты, кыштан бирле саклап торган кыйммәтле коньяк шешәсен кулына алды. Урам як тәрәзәгә күз салды. Идарә тирәсендә машина, кеше-мазар да юк иде. Графин янындагы стаканны алды, тулар- тулмас итеп коньяк салды. Бүген болай гына йоклый алмасын чамалый иде. сагышын исерткеч белән басарга булды. Коньякны эчеп җибәрде, алдан әзерләп куйган шоколадны бер почмагыннан сындырып капты. Йотарга өлгермәде, телефон шалтырый башлады. Ул төребкәне кулына алды, әмма дәшмәде. Берәү белән дә сөйләшәсе килми иде аның. — Алло, сез үзегездәме? Мине таныйсызмы? Сафин айнып киткәндәй булды. Тавыш бик таныш иде. — Син кайдан шалтыратасың?—дип сорады ул. Шалтыратучы, янында тыңлаучылар бар иде, ахры, аның кемлеген атамады, шуңа Гөлфия дә исемен телгә алмады. — Наратлыдан, почтадан. — Шунда тор, мин унбиш минуттан анда булам. Кайтышлый алар юл буендагы «Үрдәк күле» аланына борылып керделәр. Караңгы төшкәнне шунда көтеп алдылар. Менә җиргә эңгер җәелде Әлегә кадәр ямь-яшел бизәкле тирә- юньнең төсе аерылмый башлады. Ак төстәге кыр, болын чәчәкләре генә, төнге факел шикелле, ялтырый иде. Алар да кузгалдылар. Хәзер ике йортның да маллары җыелган, ышандырып калучылар киткән булырга тиеш. Машинаны боруга, ут көлтәсе капка төбендәге эскәмиядә утырган сары сакаллы картның базык гәүдәсен яктыртты. Ул тиз генә урыныннан торды, кече капкадан эчкә кереп китте. «Волга» килеп җиткәндә капка ачык иде инде. Гөлфия, картның күзенә чалынмас өчен. Ленар ышыгына сыенды. Карт барыбер рәиснең ялгыз түгеллеген күреп өлгергән иде. машина янына килеп тормады, бикләвеч кендекне тыкты һәм чыгып китте. — Мин өйгә чыгам, Ленар.— Ул шулай диде, үзе аңа сыенган килеш кала бирде.— Зыятдин бабай күрде, оят. — Ул сер саклый белә,— диде рәис.— Шулкадәр сагынып, көтеп алгач, сине җибәрде юк инде.— Ул аны үзенә таба тартты, кайнарланып иреннәреннән үбәргә кереште.— Хәзер сине кулымнан ычкындырсам, юләр булырмын. — Безнең бу уенның азагы күңелсез бетәчәк, Ленар. Зинһар, җибәр. — Бетәсе беткән инде,— диде Сафин ашыгып.— Моны уен гына санасаң, ялгышасың.— Ленар аны каты итеп кысты, хатынның кайсыдыр әгъзалары шытырдап куйды хәтта.— Бу безнең яшьлегебездә саклый алмый югалткан мәхәббәтебезне, үзебез югалткан йолдызларыбызны кабат табуыбыз. — Әкият сөйләмә. Ленар,— диде пышылдап кына хатын. Гүя, алар- ны тыңлап торучы бар иде.— Фани дөньяга әйләнеп кайт. Без синең белән икебез дә гаилә әхлагын бозачак затлар гына. — Дөрес түгел. Хәзер безгә язмышыбызны хәл итәргә кирәк. — Безнең язмышлар хәл ителгән инде. Ленар, сукмакларыбыз аерым— Ул. тартылып аның кочагыннан чыкты, тураеп утырды. Ничек хәл ителгән?—Дусты аңа сәер итеп карады.— Миңнегөл мине ташлап китте, син иреңнән аерылдың. Өйләнешәбез дә еллар буе күңелне тырнап килгән мәхәббәт газапларыннан арынып, калган гомерне тыныч, бәхетле үткәрәчәкбез. — Барысы да син уйлаганча җиңел генә хәл ителсә икән,—дип куйды Гөлфия. — Мин хәйран калам, син һаман да миңа ышанмыйсың. Солдаттан ялга кайткач та чыкмадың. Яратуыма ышанмадыңмы? — Ышандым. Ц — Алайса нигә чыкмадың? Бер сәбәбен әйткән идем инде, иремә хыянәтне күз алдыма китерә алмый идем. — Тагын ’ — Анысыннан да бигрәк баскан эзеннән ут чыга торган егеткә хатын килеш ничек чыгыйм? — Яшьли сөйгән ярыңа, дип төзәтте Сафин Гомер буе битәрләвеңнән к.рыктым. Гөлфия хәзер моны яшереп тормады Ләкин син барыбер минеке. Ленар аны иреннәреннән суырып үптеХәзер курыкмыйсыңмы9 — Хәзер. Голфия уйланып алды, без икебез дә тигез, гаиләләребезгә хыянәт иткән хатын һәм ирдер инде — Ничек алай? — Ир үзләренә иирелгән мондый рәхимсез бәя белән килешә алмады. Ә безнең күңелләрдә еллар буе янган мәхәббәтне кая куясың? Мин синең бу нәтиҗәң белән килешә алмыйм. — Килешсәң, килешмәсен дә. бу шулай. Синең хатының бар. мин иремнән законлы аерылмаган. - Миңнсгөл горур хатын. Барып чакырмасам. гафу үтенмәсәм. кайтмаячак Ә мин берәүгә дә ялынмыйм. Сине. Такгашчарак әйткәндә: «Гөнаһ фәлән диеп тормадым, шушы төндә күрше мужигының чибәр хатынын кереп урладым». Моның өчен Назыймның миңа үпкәләргә хакы юк — Мине. ярар, урладың да, ди. Ә дүрт баланы кая куясың?- диде хатын күзләрен мәгънәле уйнатып. Аларны ягим. бәхетсез итеп, мәхәббәтеңнән тәм таба алырсың микән? — Алары да уйланылган. диде Ленар. Миңнсгөл балаларны миңа бирми Аларга алимент түләрмен. Синең балаларыңа мин үзем әти булам: какмам, чит күрмәм Әй. син минем гомерлек сагышым Гөлфия назлап, аның башыннан сыйпады, бармаклары белән чәчләрен аралады Кайчак син шулкадәр җитди, шулкадәр акыллы, кайчак хыялый Алары гурында уйлама, бу санаулы кичләрең өчен генә дә ничек җавап биреп бетерерсең, белмим Үзең беләсең ич: Хәким Нурмөхәммәтович болай да башыңа күсәк белән бирергә җай гына кәгә иде кулай мизгел чыкты Күңелем сизә: аның алдында җавап готасыларың алда әле. Мин ярар, кусалар, башка районга китәрмен үкенечем калмый. Ә синең монда башкарасы эшләрең, исбатлыйсы нәрсәләрең күпме? Аларның әрәм булуы бар. - Юкка курыкма, дип каршы төште Ленар Безне беркем күрмәде. Бездән башка ике арабызда ниләр булганын исбатлый алмыйлар - Ул кадәре шулай да булсын. Гөлфия гашыйгы уйлаганнарның барыбер чынга ашмасын аңлый, аны да шуңа ышандырасы килә иде Без өйләнештек, ди. Әмма бу безгә, нарзиянең иң актив ике членына бик кыйммәткә төшәчәк Хәлимов синең, минем мәхәббәт кичерешләрен тыңлап тормаячак, башкаларга сабак булсын өчен, безне КПССтан чыгартачак Моның белән нәрсә әйтергә телисең? дип сорады Ленар, аның фикеренең асылына төшенмичә Партия члены бу плч. минем башка хатынны яратырга хакым юкмы? Сиңа гашыйк кешеңә кияүгә чыгарга ярамыймы? — Теләсә ни булса да. мин партиядән башка яшәүне күз алдына китермим. Мин. Гөлфия, коммунизм төзүчеләрнең алгы сафында байтак атладым һәм бер хакыйкатьне аңладым. Безнең җитәкчеләр социаль гаделлек. намус гурында трибунадан вәгазь укып төшәләр дә. залдан Чыгуга, сөяркәләре янына ашыгалар аракы эчәләр, азалар һәр колхоз председате тенен, район җитәкче.тәренең бер яисә берничә сөяркәсе бар — Синеке дә бар ич. дип куйды хатын моңсу гына Сөяркә генә санасам, мин сиңа кагылмас та идем.— Ленар ана усал карап алды.— Ихлас күңелдән яратмасам. яшь чакта ук Гамир Җәвидәне алдаган күк итәр идем дә, бүтән әйләнеп карамас идем. Моңа, яшермим, ирешә ала идем. Мин сине киләчәгем өчен сакладым. Бүген дә. теләгемне канәгатьләндерү өчен генә булса, ирсез хатын тапмас идемме? Гөлфия тирән сулады. Ленар хаклы иде. Су буенда аның кочагында таңны каршылаган кичләрдә үз-\зен белештермәс, аның теләгенә каршы килә алмас мизгелләр булмады түгел, булды. Ул тыйнаклык күрсәтмәсә. нәфесен чикләмәсә. Гөлфия аңа каршы торырлык халәттә түгеллеген сизә иде. Соңрак, иренә каты ачуы чыкканда, күңелендә туган үкенүләрен исенә төшерде. Ул чакта Ленар тиешлесен эшләгән булса, хурлыгы булмаган булыр иде ичмасам! Ә болай?! Күпме нахак ишетеп, кем өчен намус саклаган булып чыкты. Шуның кадерен дә белмәде бит ул. уҗым бозавы. Сафин, көтеп-көтеп тә берни ишетмәгәч, сүзен дәвам итте: Минем мәсьәлә бюро аркылы узачак та узачак, чөнки Хәлимов һәм аның авызына карап торучылар өчен бу миннән арынуның ин кулай юлы. Ләкин шуны исендә тот: Миңнегөл аерылса да. әләкләшеп йөрмәячәк. Эш синнән генә тора, чөнки безне берәү дә тотмады. Мин үз теләгем белән синең кочагыңа кердем, сине сатарга вөҗданым кушмаячак. Бу хыянәт булыр иде. Андый юлга бассам, хыянәтче исемен күтәреп җирдә яшәмим мин. үземне-үзем юк итәм. Үзебезнең икърардан башка, безнең бу гөнаһларыбызны исбатлый алган очракта да. мин сине сатмаячакмын, барын үз өстемә алам: мине теләсә ни эшләтсеннәр, сиңа гына тимәсеннәр. Синең ишеләр җәмгыятьне алга үстерү өчен кирәк Мин үзем өчен курыкмыйм. Чыгарсалар чыгарырлар, коммунист булып калам дип. гомер буе ирекле тоткын хәлендә яшәү мөмкин түгел. Гомумән, ул мәсьәләгә битараф мин хәзер, чыгарсалар — көенмим, калдырсалар - сөенмим. Ул тынып калды. Гөлфиянең бу минутта аның уйларын бүләргә җитәрлек кодрәте юк иде. Ул үзе дә тирән уйга чумып утыра бирде. Үзе өчен идеал санаган бердәнбер ир-ат бүген аңа, ниһаять, тәмам ачылып җитте шикелле. Ул Ленарны яхшы белә: максатына ирешү өчен барын эшләргә әзер, нык ихтыярлы, акыл белән, төптән уйлап эш йөртүче кеше. Ләкин ул аның карашларын аңлый, алар белән һич килешә алмый. Кинәт кенә борылып, ул аны яңадан кочагына алды. Төкер, Гөлфия, барысына, - диде ул аны битеннән, маңгаеннан үбә-үбә. — Куйбышев яисә Ульяновск өлкәсенә күчеп китәрбез дә. үз белгечлекләребез буенча эшләрбез. Язмыш кабат икебезне аермасын. Ул машина ишеген ачып җибәрде, чыкты һәм аны күтәреп алды. Чү. җибәр. Ленар! Ирнең үбүеннән туктап торган мизгелләреннән файдаланып, хатын телгә килде.— Төшер, үзем керәм. Сафин аны тыңламады, ишеккә таба атлады. Чү. танкеткаларымны салам, дип карады. Исәрләнгән ир аның бу үтенечен дә колагына элмәде. Гөлфия, анын кулында килеш, аякларын селкеде. Танкеткаларының берсе баскычта, икенчесе чоланда төшеп калды... өлфия вакыт исәбен югалтып, алдагы күңелсез язмышын фаразларга тырышып, тагын күпме яткандыр - әйтә алмый Анын уйларын якында гына туктаган машина тавышы бүлде. Йөрәге «жу» итеп китте, куркуыннан сикереп торды. Чаршау почмагын чак кына каерып сыңар күз белән урамга төбәлде. Миңнегөл яшел «Жигули»дан төшеп килә: кире кайткан! Г Ленар, тиз тор, хур булдык.—Ул ашыга-кабалана үз киемнәрен эзләргә кереште Кызулык белән эчке күлмәген кире ягы белән киеп куйган булып чыкты. Алмаштырып тору кая күлмәгенә ябышты. Ни булды? - диде хуҗа күзләрен ачып, хатынның утка кергәнен күреп Алла хакы өчен тиз бул,- диде ул еларга җитешеп Күрмисенмени9 ' Миңлегөлләр кайтты. Ул элеккечә үк саклык чаралары күреп урам якка кабат күз салды. Миңнегөл янында Ленарның әбисе, бабасы, балалар басып тора. Алар янына Зыятдин карт якынлашып килә. Уеннан уймак чыкты, диде Гөлфия дер-дер калтырап. Нишлибез хәзер? Курыкма, диде Ленар гомер күрелмәгән тынычлык, сабырлык белән. Үзе җитез генә чалбар төймәләрен, каешын каптыра бирде Хәзер алар кергәләгәнче. тәрәзә аша төшәсең һәм арт яктан Чирмешән буена чыгасың. Аннан тынычлап өенә кайтасын Гөлфия көрсенеп куйды Курку белән ул үзе берни уйларга сәләтсез, кайтучыларга күренмичә, җәнҗалсыз котылу әмәлен башына китерә алмаган иде. Хәзер әзрәк җан иңде. Ленар тәмам киенеп өлгергән иде. үрелеп тәрәзәне ачты. Тизрәк гөшер мине. Ир аны биленнән күтәреп алды, каты иген суырып үпте. Гөлфия, башында ул кайгымы соң, аю кочагына эләккән күк сизсә дә. бу хакта телгә алып i ормады. Мин Каенсарга китәм.- диде ул. Сафин авызын аның иреннәреннән алуга пышылдап кына. Солтан озатсын әле Идарәгә бар Озатыр. Аяклары җиргә тигәч, хатын иркен сулыш алды, урам якка күз ташлады. Андагы халык, шөкер, биредән күренми иле. Ул вакыт югалтып тормастан, Чирмешән ягына йөгерде Сафин тәрәзәне япты, бүлмә эчен күздән кичерде. Тәрәзә төбеннән Гөлфиянең сәгатен, идәннән күкрәкчәсен алды, барын кесәсенә шудырды һәм. каты сусаган булса да. кухняга сугылып тормастан. ишегалдына чыкты. Урамнан керә торган кече капканы кайсыдыр этә. бакча ягын- дагысын тагын берсе шакый. Югыйсә, «сандугачлармны урын өстендә үк эләктерәселәре булган икән Ул алдан «Волгамны кабызды, аннан соң гына барып зур капканы ачты, машинасына кереп утырды, тизлеккә салды Машина артка чигә бирде Капка гәбендә Миңнегөлнең агарган йөзе, анасының йодрыкланган куллары күренеп калды Юлга чыгып җитүгә, ул тизлекне алмаштырды Машина бакча каршында торган «Жигулимга чак бәрелмичә, кызу тизлектә урам буйлап җилдерде. ...Гөлфия, бәрәңге буразнасы аша йөгереп узып, кура койма арасыннан үтте һәм Чирмешән буена килеп чыкты Шунда гына ашыгып, артына карарга җөрьәт ит те. Күзәтеп торучы күренми иде Турыдан-туры куркыныч узды шикелле Калганын уйлап, исәпләп торырга вакыты юк айлык башы да эшләми Бер генә нәрсә ачык чәзер аларның язмышы күбесенчә Миңлегөлгә бәйле Бу хатын аларны бюрога куйдырта. башкача да эшли ала. Ул Миңнегөл не күз алдына китерде Үзе Назыймны Саимә белән тоткач, пиләр кичергәнен исенә төшерде, һәм тәннәре чымырдап куйды. Хәзер аның күзенә ничек күренергә? Монда озак басып торырга ярамый, кеше күрүе, әллә ни уйлавы бар Кер чайкый торган басмага керергә, битен юын алырга булды. Шунда кылт итеп исенә төште: танкеткалары Ленарларның ишек төбендә калды бит Ярый ла егетенең аларны алырга башы җитсә?. Танкеткалар кире каккысыз дәлил бит. Аның тәннәре өшеп китте. Чирмешән суында битен, яралы аягын юып киптерде дә кайтырга чыкты. Бәхете,—ни иртә, ни төш чак түгел.— сукмакта каршы очраучы булмады. Ленарлар йорты ягына күз чите белән генә карады да тиз генә үз капкаларына кереп китте. Аны урамда күзәтеп торучы юк иде шикелле. Капканы ябуга, баскыч төбендә яткан танкеткаларын күреп алды. Алар урталай туралган иде. икшерү үзенә йөкләнгән хатны Җәвидә дикъкать белән кабат- кабат укыды. Имзасыз хат авторы Сафинны тотнаксызлыкта, чит кеше гаиләсен таркатуда гаепләгән, партиядән чыгаруны таләп итеп төгәлләгән. Җәвидә исә Ленар белән Гөлфиянең мәхәббәт маҗаралары турында авылга кайткач ишетте. Телдә сүз гел алар хакында гына иде. Авылда шулай бит: гадәттән тыш бер вакыйга булса, икенчесе килеп чыкканчы сөйләнә. Авылга таралган хәбәрнең гайбәт кенә түгеллеген әнисе сүзләреннән үк чамалады. Ул моңа гаҗәпләнмәде дә. Ленар колхозга килгәч, ике арадагы яшьлек хисләренең яңадан кабынуын сизә иде. Моның азагы шуның белән бетәсенә ышана килде һәм хаклы булып чыкты. Райкомда шундый тәртип яшәп килә: инструктор үзе кураторлык иткән партоешмада гадәттән тыш вакыйгаларны белеп торырга, хәбәр итәргә тиеш. Ул чираттагы якшәмбедән килгәч, моны Гамирга җиткермәде. Бу факт турында хәбәр башкалар авызыннан барыбер килеп җитәсең. үзенә дә сүз булуы ихтималын белсә дә, дәшмәс булды —белмәгәнгә сабышырга ниятләде. Моның сәбәпләре байтак иде Үзе ихтирам иткән Ленарны сатарга җыенмый иде ул. һәм коммунист буларак аның соңгы кыланышларын зур гаепкә санамады. Райкомда эшли башлагач, тирәсендәге ир-атларның чит хатыннар белән йөрүен; хатыннарның ир өстенә ир тотуын белде Шулай булмаганны монда эшләтмиләр. Аларга яраган бу кагыйдә Ленарга ярамыймыни?! Бусы бер ягы гына: һәркемнең үз вөҗданына кагылышлысы. Ленар өчен бу очрак зур фаҗигагә әйләнүе бар: хәзер Хәлимов аның сөрлеккәнен генә көтеп йөри Ул бу хакта аңа имеш- мимеш ясап белдерсә, төптән тикшерергә, ачыкларга кушачак Болай, бәхете булса, бу хакта бәлки Хәлимовка килеп җитмәве дә мөмкин, яисә соңга калып кына ирешүе дә ихтимал. Шуларны уйлап, ул дәшми калырга булды. Тик аны коткара алмады: имзасыз хат бик тиз килгән. Хатны тикшерүне Хәлимов аңа йөкләде. Бу аның партоешмасы булган өчен генә түгел, аны ышанычлы кешесе санап. Аның Ленарга карата мөнәсәбәтләрен белмичә. Бу бер яктан уңай: ул Сафинга бу очрактан ерып чыгарга булышачак. Әмма, икенче яктан, бу аның үзенә авыр күсәк булып төшүе дә бик мөмкин. Ничек кенә булса да. Җәвидә үз фикереннән кайтмаячак. Җәвидә алдан Ленарның үзе белән киңәшергә булды. Тик рәис эш белән күрше өлкәгә чыгып киткән иде. Сул күз төбе каралып чыккан Миңлегөлне очраткач. Җәвидә гаҗәпләнеп: Нәрсә булды, Миңнегөл Саматовна? Күзегезне нишләттегез? — диде. Утын ватканда пүлән тиде. Утын пүләнеме. башкасымы? — диде Җәвидә Бу хатта, мәсәлән, бөтенләй башкача язылган. Ул хатны чыгарып бирде Миңнегөл хатны кабат-кабат укыды. Үзен тыныч тотарга, сиздермәскә тырышса да, хат тоткан кулы калтырый иде. Яңаклары алсуланып чыкты, ирен кырыендагы миңе төсенә керде. Т — Йә, шуннан соң ни диярсез? Җәвидә дәшми ropy артыкка сузылгач башларга булды. — Ни диим? Ул иреннәрен бөреп алды. Мин белмим, күрмәдем Үзләреннән сорагыз. Белмәгәч, нигә соң мендәрләрегезне җилгә очырдыгыз? Миңлегөлнең күзләре кысылды, Җәвидәгә усал карады — Иске мендәрләр иде алар, тавык йоны катыш.— диде -Казлар асрыйм, хәзер мамык та җитәрлек Җәвидә Миңнегөлнен ирен бирмәсен беренче сүзләреннән үк чамалады. әмма аны сынавын дәвам иттерде Әңгәмәдәшенең үзен ышанычсыз тотуын, каушавын сизеп тора иде. Сорау алу бәлки татын бүтән тикшерүче тарафыннан да кабатлануы мөмкин бит. Хатынны шуңа әзерләп куясы игте Миңнегөлнен яңаклары тагын ла кызара төште. Әмма ул. курку хисеп җиңеп, элеккене кабатлады. — Юк сүз, күрмәдем, белмим. Ленарга үчлеләр бар, шулар гаиләсен дә болгат макчы булалар Хәзер аннан шуннан артыгын алып булмаслыгы ачык аңлашылды. Ул Миңнегөлдән, сөйләгәннәреннән чыгып, аңлатма яздырып алды Гөлфия дә алдан баш тартты. Казанда «Таң» кунакханәсеннән бергә чыгын барганда аларны күрүче шаһит барлыгын, бюрода аның да кашашасын әйткәч, куркуга төште. Гаебен ганымаса да. шөбһәләнеп сорады Бюрода безне нишләтергә мөмкиннәр инде. Җәвидә Хәлиуллов- на?~ диде Анда берәүне дә башыннан сыйпамыйлар Аның Гөлфиянең каушап калуына ачуы чыкты. Бюрога барып җитсә, бөтенләй мәлҗеп төшүе бар. Ул чагында абынуы. Ленарны бөтенләй батыруы мөмкин Аңа шул хакта каты гына чәпчеп алмакчы иде дә, тыелып калды9 Шулай, ахирәт, диде килешүчән тонда. Эш бюрога барып җитсә Җәвидә, син райкомда эшлисең, мондый очракларны тикшерүгә катнашканың бардыр. Җәвидә иреннәрен бөрде: Минем андый персональ эшләрне тикшергәндә кашашканым юк. Юләргә акыл бирсәң, качарга да юл тапмассың Ленарны болай да өнәмиләр, бу аноним ха т әче торма өстенә тоз инде. Аны кем өнәми.’ Җәвидә моны һични белмәгәндәй һәм дорфа итеп сорады. Колхозы алдынгы, эше гөрләп бара Анысы шулай, әмма сөрлеккәнен көтеп торучылар да юк түгел. Әйе. диде, ниһаять, Җәвидә Соңгы әйткәннәреннән соң Гөлфия аны сага алмый инде, ычкындырса, үзе дә буталачак Ул да ачылырга булды Бу очракта синең сүзләрен икегез язмышын да хәл итәчәк Шулай булгач, мин ничек эш итәргә тиеш? Миңа аңлатма язып бирәсең, диде Җәвидә боеру тонында Шуннан соң карарбыз Җәвидә Ленарга да үзенә билгеле булганнарны сөйләде Син аларны исбатла, диде Сафин, исе китмәгән кыяфәттә Колагыңнан ук батырырга була иде Ул бүгенге очрашулары. Гөлфиянең үз-үзен тотышы шик тудыруы турында да искәртте. Райком секретаре Хәлимов Җәвидәнең белешмәсе, шаһитларның аңлатмалары белән Гамир Харисов барында танышты. Җәвидә аның канәгать т үгеллеген чыраеннан ук чамалады: укыган саен караш ы тана барды. Беренче дәшми генә документларны райкомның оештыру бүлеге мөдире Харисовка таба шудырды Анысы гиз генә аларга күз йөгертеп чыкты Син аларны точно үзең күрдең инде’ Харисов кәгазьләрдән башын күтәрүгә аңа карады Ялгышмадыңмы? Будамадынмы? — Кемне кемне тик аларны гына таныйм инде.—диде Харисов хәтере калып. — Алар сине күрмәдеме? Мин баскыч яныннан читтәрәк танышым белән сөйләшеп тора идем, диде оештыру бүлеге мөдире. Алар «Таң»нан чыгуга икенче якка борылдылар, трамвай тукталышына таба киттеләр. — Туктатырга, сөйләшеп алырга башыңа килмәде инде,— диде Хәлимов. канәгатьсезлек белән. - Бюрода мин аларның күзләренә карап әйтәчәкмен.— дип акланды Харисов Ниләр кигәннәрен, вакытын әйтеп күрсәтәм. Сафинны алай артыннан карап калып кына тота алмыйсың. Гомумән. Сез икегез дә бу эштә прошляпили, барыгыз! Алар дәшми генә урыннарыннан тордылар. Җәвидә мондый бәяне ишетәсен алдан ук чамалаган иде. ♦ * * ин теге хатның очына чыга алмадың тәки? Харисов ишеккә якынлашып килгән җиреннән тукталып калды һәм кире борылды. - Нәрсә хакында әйтәсез ул. Хәким Нурович?—Харисов райком секретаре Хәлимовны аңламый калды.— Кайсы хатны? Классташың Сафинга кагылышлысын каплап калдырмакчы булдың инде. Беренче секретарь аны үчекләп елмайды. Парторгтан китәргә аның аркасында мәҗбүр булганга. Харисов Сафинны яратмый, дошман күрә һәм моны Хәлимов белә иде.— Дустыңны яклыйсың инде. Харисов аның төрттереп сөйләгәнен аңлаган иде. шаяруга борып тормады. Iурысын әйтеп салды Әйе. аның белән уңышсыз килеп чыкты. Хәким Нурович. Минемчә, бу эшне Җәвидәгә тапшыру начар гына булды шикелле. Нигә шулай дисең? — Хәлимов аңа сынап карап торды. - Җәвидә безнең кеше ул. Сезгә карата аның карашын әйтә алмыйм, Хәким Нурович.— Харисов ашыкмыйча, һәр сүзен үлчәп, басым ясап сөйләде: — Әмма Сафин белән дуслар алар Мәктәптә Җәвидә Ленарга гашыйк та булган иде. Харисов бу мәсьәләне Җәвидә тикшерүгә риза түгел иде. Белгәч үк бу хакэа Хәлимовка кереп аңлатырга уйлады, тик аның бер әйткән сүзеннән, ялгыш булса да, кире кайтмавын белгәнгә, батырчылык итмәде: сүгеп кенә чыгаруы бар. Хәзер кулай чакта, шиген сак кына аңа ирештерде. Син авылга кайтып йөрисең бит. андагылардан бу тарихны үзең ачыклап кил әле. Минемчә, хәзер соң инде, диде Харисов.— Алдан барасы калган. — Ничего, соң түгел, җае килеп чыгар. Әңгәмә тәмамланса да, бүлек мөдире борылып чыгып китмәде. Секретарьның кәефле чагы, күңелендә күптән йөргән тагын бер фикерне аның күңеленә салып куясы итте. Минемчә, бу очракта Сафинга икенче яктан килергә кирәк, ярдәмче хуҗалыкларын тикшерергә. Алар закон, инструкцияләргә каршы килә ич Кышын теплицадан кыярын райпога тапшырмыйча. Куйбышев- тагы бер заводка саткан, финанс тәртибен бозган! Хәлимов аның сөйләгәнен азаккача тыңлады, әмма кашларын җыерып куйды. Гамир шунда ук аңлады — ошатмады. Шулай булып чыкты да. Мелочь бу.— Секретарь уйланып торды.— Сафинга тотынсаң, шундый итеп эләктерергә кирәк тын да ала алмасын. Югыйсә, синеңчә 78 С генә калдыру кызык түгел, аны тезләнерлек итәргә кирәк.—Ул туктады, мөдир моны ничек кабул иткәнен күзәтеп торды Харисовның ул әйткәнгә кул куеп I оручы икәнен белә иде. әңгәмәне кискен тонга күчеп очлады - Син тыкшынырга яратасың, тик миңа төрле кирәкмәс фикерләр белән кермә. Бар. эшеңне эшлә. әлимов. ахыр чиктә, аның идеясен кабул итмәсә дә, хәтерен калдырырлык итеп очласа да. боекмады Гамир Райкомда ул берничә ел эшли инде. Каенсарга баргач, эше һич җайлана алмады аның. Колхозда хәл начарая барганын күреп, чыгарып төшергәнче, югары партия мәктәбенә китте. Аннан кайткач, пропаганда бүлегенә билгеләделәр Берничә ай элек, аны тәмам сынагач. Хәлимов төп бүлеккә күчерде. Моны ул үзенә зур ышаныч, мәртәбә итеп кабул итте Мөдир генә булса да. бюро әгъзасы, тәртип буенча секретарьлардан бер баскыч гүбән саналса да, Хәлимов гөп мәсьәләләрдә аның белән киңәшә. Бүген дә, шелтәләп алса да. Сафин хакында аның белән фикерләшүе иде. Ул Хәлимовка үзе теләгән оеткыны салды Бу киләчәктә дә дәвам игәчәк. Дөнья бит ул куласа, әйләнә дә бер баса Сафинны да басачак. Тагын җае чыгасына ул бүгеннән үк ышана Сафин белән Сәйфетдинова арасындаг ы мәхәббәт уены тарихының күп кенә яңа детальләре ачыкланды, Җавидәнең икс йөзле пәке икәнлеге тәгаенләнде. Ләкин әлегә яңа сигнал буенча кабат тикшерү үткәрүдән тоткарланып торырга булдылар. Кабаг тикшерү уздыру, өстәмә мәгълүматларны расласа да. гөп фактны исбатларга ышаныч юк, чөнки «геройлар» мондый очрашу, аңлашуга алдан әзер инде. Бу Җавидәгә дә үзенә ышанмауларын сиздерәчәк, моны эшләргә иртәрәк әле. вакытыннан алда аның турыдан-туры Сафин ягына чыгуы вакыйгаларны катлауландырып җибәрергә мөмкин, чөнки ул күп нәрсәне белә. Райком, бу вакыйгалардан соң, ниндидер чаралар күрергә тиеш иде. Урак башланган дәвердә Сафинны алу кулай түгел Анысы бер хәл, җиде елдан артык канына күн тоз салган Сафинны болай гына чыгарып җибәрү дә күздә тотылмый иде. Бу сигналны тикшерми торуның тагын бер сәбәбе бар. Хәлимов. ниһаять, Гөлфия Сәйфеiлинованы аппаратка алырга күрсәтмә бирде Аны бирегә күчерәсе булгач, керләрендә казыну урынсыз Харисов, бу вакыйгалардан соң. Гөлфияне райкомга алу килешмәвен беренчегә әйтеп караган иде, сүзе үтмәгәч, ашыгыч рәвештә аны чакыртып китерде Мин Каенсарга укытырга китам. диде Гөлфия, ни өчен чакыруларын белешкәч Юк. сиңа Каенсарга түгел, райкомда инструктор булып эшләргә туры килер. Ничек инде алай? Сәйфетдинова элекке сабакташына сәерсенеп карады, аннан теләр-теләмәс елмайган итенде Үзем белми дә калганмын. минем кая күчәсемне хәл игеп тә куйганнар. Шулай. Гөлфия. Зур эш башкарган шикелле Гамир кулларын уып куйды Авыл өеннән, урам сазыннан арынып, бар уңайлыклары булган фатирга күчәчәксез. Моның өчен миңа бер рәхмәт әйтерсез әле Мондый бәхет сирәкләргә тәти. Сезне монда күчерү өчен беренче алдында күп тырышырга, җавап тотарга туры килде Ул бу мәсьәләгә үзенең дә катнашы барлыгын сиздереп куясы итте. Мин авылга күнеккән, авылны яратам Шәһәргә килеп яши башласаң, үземнән белом, авыл гиз оньпыла ул. Х — Аны онытмас өчен авылда гына яшим инде. — Син нәрсә, Гөлфия?! — Мөдир әлегә кадәр укытучыны әдәп йөзеннән генә тарткалаша дип санаган иде, соңгы сүзен ишеткәч, җитдигә һәм «синлгә күчеп әйтте.— Бу мәсьәлә хуҗаның үзе тарафыннан хәл ителгән. — Ул кадәренә ышанам.— Сәйфетдинова да бу үзгәрешне игътибарсыз калдырмады, аңа иярде.— Тик бер кечкенә мәсьәләне онытып җибәргәнсез: минем фикер, теләкне исәпкә алмагансыз. — Хәким Нуровичны үзең беләсең, Гөлфия. Аның алдында синең, минем фикер була алмый, ул кушканча гына. — Бу таләп миңа кагылмый. Гамир Садыйкович.—Хатын үзен иркен тотты, киреләнә бирде.—Мин бит дәрәҗәгә омтылмыйм. Туган авылыма кайтып, үзем теләгән хезмәтемне дәвам итәм. — Вакытны гына сузасың. Гөлфия.— Гамир бу сатулашудан туеп килә иде. кистереп куйды.— Мәсьәлә хәл ителгән, бернинди үзгәреш була алмый. Кереп «әйе» генә диясе. — Сәләтемә, теләгемә туры килмәгән эшкә алына алмыйм, бары шул. — Кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклауны безгә калдырыгыз инде, иптәш Сәйфетдинова.—Мөдир үзенең өстенлеген сиздереп куясы итте. — Балаларны яратам.— Ул да яңа дәлил китерергә мәҗбүр булды. — Партия сезгә җаваплырак эш—коммунистларны тәрбияләүне йөкли.— диде Харисов үз-үзенә нык ышанган төстә. Аннары сейфыннан шакмаклы дәфтәр битенә язылган хат алды да Гөлфиягә тоттырды.— Сафинны сайлатканнан соң күп сулар акты инде. - Мин Каенсарга балаларны да кайтарырга сөйләштем. Анда пропагандист итеп билгеләргә булдылар. Бөтенесе хәл ителгән, иремә дә эш бирәләр. Минем әмер генә кереп аласы калды. Бүлмә хуҗасы телефон алып номер җыйды һәм роно мөдире белән сөйләшеп алды, аннан төребкәне Гөлфиягә сузды. Роно мөдире гафу үтенде. Каенсарга яңа килгән укытучыны эшкә җибәрүләрен белдерде. Башка җиргә дә күчерә алмавын искәртте. Аларның сөйләшүен тыңлап торган бүлмә хуҗасы тантана итүен яшереп тә маташмады. — Хәзер ни диярсең? Сиңа районда гына түгел, республикада да эш бирмәячәкләр. Читкә китәсең икән, партучеттан төшермибез, кире әйләнеп кайтачаксың. — Мине яраткан эшемнән аерып бирегә китерү кем һәм ни өчен кирәк9 - дип сорады ул еларга җитешеп. Сәйфетдинова җиңелгән иде инде, кемгә, ни өчен кирәген Харисов үзе дә чамалап кына белә, аңлатырга исәбендә дә юк иде. Анысы икенче мәсьәлә, диде ул,— Син —партия номенклатурасындагы кадр. Партия кая кушса, шунда эшләргә тиешсең. — Мин кайтып уйлап, ирем белән киңәшеп килим әле. — Юк. юк! Гамир бармагын селкеп алды.—Назыйм Наратлыда эшли, каршы килмәячәк. Хәзер Хәким Нуровичка керәбез. Ул телефон аша беренче секретарь белән сөйләште. Алар кергәндә Хәлимов китәргә җыенган иде, ишек төбендә каршылады. — Ә-ә. Гөлфия сеңел икән! Исәнмесез! — Ул аның белән коры гына күреште һәм дәвам итте: — Без сине Камышлыдан күчерү белән бераз соңгарак калдык, неудачнорак килеп чыкты. Но, ярар, соң булса да уң булсын Әйдә, иртәгәдән эшкә чыгасың. Калганын соңыннан сөйләшербез. Гөлфия аның тарафыннан үзенә шулкадәр салкынлыкны көтмәгән иде. Әдәп өчен генә булса да. хәлен белешер, тәбрикләр дип уйлаган иде. Алдан әле мәктәптә калырга сорамакчы да иде. әмма. Ленарны бәлагә тартмас өчен, баш ияргә булды. Хәлимов чыгарга борылды. Гөлфия, гарьләнүдән, елап җибәрмәс өчен иренен тешләде, тамагына килеп тулган төерне авырлык белән йотып җибәрде. әлимов «Таң» колхозына барырга булды бүген. Уракка төшкәннән бирле бу колхозда булганы юк иде анын. Баруның хаҗәте дә шул кадәр генә. Сафин беркемнең күзәтүеннән башка да үз эшен алып бара белә. Райкомның колхоздагы вәкиле итеп тә. нәкъ шуның өчен, рәис белән килештерә горган Низамованы гына билгеләде. Ул уракның нормаль барышы турында хәбәр итеп тора. Сводкада да хуҗалык башкалардан алда. Кыр эшләре, башка тармаклар өчен дә күңеле тыныч. Әмма рәиснең кирелеге, үзенчә эшләве аның җен ачуларын чыгара Тыюга карамастан. Сафин колбаса эшләү цехына җиһазлар сатып алган. Теге чак га кыярын да Куйбышевка озаткан булып чыкты Соңгысын кемдер Казанга шикаять язгач кына белде ул. Партиянең өлкә комитеты секретаре алар белән киңәшмәдә шуны күгәреп чыкты: Наратлыда үзләре үстергән кыярны да читкә саталар икән. Ә районда кышын, гомумән, яшелчә сатылмый. Ул Хәлимов 1ан моның сәбәбен аңлатуны таләп итте. Хәлимов бу хакта хәбәрдар түгеллеген белдереп котылмакчы иде, ул аны бүлдерде, райондагы хәлләр белән таныш түгеллектә гаепләде. Гел мактауга гына күнеккән Хәлимов өчен республика, район җитәкчеләре алдында моны тыңлавы авыр да. хурлык га иде Кайткач Сафиннан үчен кайтарды, билгеле. Үткән киңәшмәдә, үзен дә трибуна артына чыгарып, арт сабагын укытты. Аңа учег кенәгәсенә язып, каты шелтә чәпәделәр. Әмма ул, кире беткән татар, үз фикерен яклап чыкты, моның сәбәпләрен дә аңлатты Моның зарарлы ягы да зур: башка рәисләр тыңлап, ишетеп-күреп тора. Шуңа Сафинны бүләргә, анасын кушып сүгәргә туры килде. Шуннан сон ул ниләр эшләп ята икән, күңеле гартмаса да, үз күзе белән күреп кайтырга булды Сафинны кисәтеп куймаган иде. ялгызы гына колхоз җәйләвек, басуларны карап йөрде, һәр җирдә тәртип күреп уйлап куйды хезмәтне оештыра белә үзе. Алдан ук ерак бригадаларны урап чыкты, вак-төяк кимчелекләрне дә хәтеренә сала барды чираттагы киңәшмәдә Сафинны камчылап алырга боларның кирәге чыгар. Китәр алдыннан юл буенда турыдан бодай урдыручы комбайннар янына туктады. Анда Нургаяз Мәүлетовның звеносы эшли булып чыкты «Волга»ны күргәч. Мәүлетов. штурвалны ярдәмчесенә тапшырып, янына төште. Алар электән танышлар иле инде. Ай-яй, Нургаяз! Хәлимов ни әйтергә сүз таба алмый торды. Мондый кыек эшкә юл куярсың дип уйламаган идем Колхозның партком члены, атаклы механизаторы шундый көндә турыдан-туры суктырып ятсын әле. Бу биг технологияне тупас бозуга керә Сафин моңа ничек юл куя? - Хикмәт анда түгел бит. Хәким Нурмөхәммәтович Мәүлетов- нең беренче сүзләрен ис китмәгән кыяфәттә кабул игүе аны гаҗәпләндерде. Кайсы ысул файдалыны ындыр табагы күрсәтер Барометр явым- төшемне искәртә, без теземгә салгач кына яңгырлар китсә?! Ул арада басу кырыена Сафинның кара «Волга»сы да килен туктады Син... мать, үзең генә түгел, колхозчыларыңны да райком секретарена каршы сөйләргә өйрәтеп куйгансың, дип каршылады аны Хәлимов Кызганыч ки. ул хакта аны өйрәтеп торырга вакыг тимәде. Хәким Нурович. Сафин беренченең ачуы тулышканын белсә дә. үзен 6. «к. У.»№3. 81 Х тыныч тотты.— һәм мин, гомумән, өйрәтү, боеру гадәтен ташларга исәплим. — Ә ничек эшләргә исәп?—Бу сорауны биреп вакланып торасы түгел иде дә, ярсуы җиткән чак. үзен тыеп кала алмады, теленнән ычкынды. Уйлап карагыз әле, Хәким Нурович. бу җиргә кем хуҗа?— Сафин туптуры аңа карады. — Бу синең җирләр.— диде Хәлимов рәиснең соравының асылын аңламастан. — Сез дә. мин дә түгел,—диде Сафин баягыча сабыр, әмма катгый итеп. Кем игә — шул хуҗа. Бездә бу бригадада хәзер нәкъ шулай— менә ул хуҗа. Комачауламыйк аңа. чыгыйк моннан. Ул Нургаязга төртеп күрсәтте. Хәлимов моның кадәрен миендә эшкәртә алмый иде. Аны басудан куганны күргәне юк иде бу гомердә. Әмма монда бу хакта сөйләшү, бәхәсләшү файдасыз, Сафин аның боерыгына буйсынмаячагын теленнән әйтте. Ул кул селтәде дә машиналар торган җиргә, юл кырыена таба атлады. Сафин да аңа иярде. Без телибезме-юкмы, җиргә мөнәсәбәтне шулай итеп үзгәртергә, игенчене аның чын хуҗасы итәргә кирәк. Шунсыз җирдән теләгәнчә уңыш ала алмаячакбыз.— Сафин атлаган уңайга сөйли бирде. Колхозда җир иясез, димәк, хуҗасыз. Хезмәт нәтиҗәсе белән кызыксынмый, түләү тигезләү системасы нигезендә үткәрелә, көнлекче буларак хезмәт хакы ала. Нургаяз звеносы быел, арендада булгач, җирне үз кыры санап, бернинди күрсәтмәсез җанын-тәнен куеп эшләде. Башка бригадалардан ун центнерга артык уңыш алып килә. Шуңа күрә, һавалар бозылып киткәнче соңгы участогыннан да бодайны җыеп калырга ашыга. Хәлимов. гүя. ишетми, аны тыңламый да иде, нәфрәте кайнады. — Син нәрсә телисең соң ахыр чиктә?— диде ул ачу белән. Алар райком «Волгапсы янына килеп җиткәннәр иде инде.— Үзеңне Үзәк Комитет, обком өчен уйлаучы итеп санамакчы буласыңмы? Анда синең кадәр генә башлылар юк саныйсыңмы? Тик кара аны. сакалыңны учлап калма. Иртәгә иртән бюрога килерсең, персональ эшеңне шунда карарбыз. Мине анысы куркытмый, теләсә кайчан әзер.—диде Сафин.— Карыйкарый армаган булгасыз. тагын да карарсыз. Хәлимов «Таң»нан соң «Коммунизм юлы»на. дөресе, умарталыгына керергә, шунда ял итеп алырга исәпләгән иде. әмма планын үзгәртте. Сафин белән ачыктан-ачык бәрелешү бер хәл, бөкрене кабер генә төзәтә, аның күңелен икенче нәрсә борчыды. Сафин райком күрсәтмәсен бозып, үзе теләгәнчә эшләп ятканда Низамова аны күргән, белгән, аңа белгертмәгән. Димәк. Гамир хак булган, Сафин эшен теге вакытта аңа тапшырып та ул хата эшләгән. Анысы бер хәл. Сафияны иртәгә бюрода тикшерәчәкләр, партиядән чыгарачаклар, бусы ачык. Әмма икенче нәрсә аннан да куркынычрагы хыянәт. Низамова аның яклы булып, Сафинны яклап килгән. Бу бит ашаган табагыңа төкерү дигән сүз. Ул җитәкләгән аппаратта Сафин үз кешесен тоткан. Алар әле аның турында кирәкле-кирәксез сүз сөйләгәннәрдер, эшчәнлегенә үзләренчә бәя биргәннәрдер. Сафин аны ничек үз ягына аударган? Гыйшык-мишык уйнап, мөгаен. Хәлимов Сәйфетдинованы да аппаратка алды. Моның ул үзе генә белә торган сәбәпләре, сере бар иде. Гөлфия — Сафияның ышанычлы дусты, тагын бер әзер шпионы. Ничек элегрәк моны башына китермәде соң?!.. Секретарь нәтиҗә чыгарып куйды: аларны мөһим бер нәрсәгә дә катнаштырмаска. Низамовасын. берәр сәбәп табып, тизрәк ычкындыры- 82 рга. Никадәр тиз, шулкадәр яхшы Куып чыгарырга ярамый, әлеге дә баягы, шик-шөбһә уятмаслык итеп кенә озатырга Үзенең үтенече буенча. Югыйсә, ул бөдрә баш күп нәрсәне белә, аларны дөньяга чыгаруы бар Хәлимов райкомга зш сәгате тәмамланыр алдыннан кайтып керде Кабинетына узуга Харисовны чакыртып алды, кече залга хәзер үк аппаратны җыярга боерды. Юри көттереп, унбиш минутлар узгач кына кабинетыннан туры кече залга үтте, президиум өстәле артына керде. Үзара ярым пышылдап кына сөйләшеп утырган аппаратчылар шып булдылар Хәлимов алдан Харисовны бастырды, авыл партия оешмалары урак чорында ни эшләве турында хәбәр итәргә боерды Харисов сорауны аңламыйча ык-мык килде, аннан соң гына районда урак барышына бәя биреп сөйләп китә алды. Тик озак тыңлап тормады беренче, «Тан»да парткомның эше хакында сораулар бирде Харисов анда эш ипле баруын, парткомның тиешле югарылыкта булуын белдерде Ә син анда ниләр эшләгәнен беләсеңме соң? дип кискен сорау белән бүлдерде аны Хәлимов. Бүлек мөдире дәшмәде. Хәзер ни әйтсә дә. беренче каршы төшәсен чамалап өлгерде инде. Аны, бастырып куйган килеш, шактый сүкте дә, урынына утыртты. Чиратта колхоз партоешмасына кураторлык иткән Низамова иде. Җәви- дә трибунага чыкты, дәшмәде. Мондый чакта үзен ничек тотарга кирәген үзләштергән иде инде ул. Тик Хәлимов аңа болай гына котылырга ирек куймады Әйт әле, Җәвидә. Сафин ни өчен үзендә секретарь итеп Эльвира исемле кызны тота? Сорауның тузга язмаган, инструктор ана җавап бирә алмаганын алдан белә ул. Ачуланырга булса, һәрчак шундый бер сорау бирә Аның каршындагы кеше аптырап кала, билгеле. Әйтә алмыйм, диде Низамова секретарьның үзеннән җавап көткәнен күреп Син нәрсәне генә беләсең соң’ дип китереп куйды Хәлимов бөтен залны яңгыратып.— Синең коммунистлар кеше хатыннары белән типтерәләр, аларны тәрәзә аркылы үз хатыныннан качыралар Синең коммунистлар райком күрсәтмәсенә буйсынмыйча игеннәрне турыдан суктыралар. Син боларның берсен дә белмисең, әллә белеп яшерәсеңме? Хәлимов залга күз салды. Сәйфе гдинованы эзләп тапты, аның ки- лешкыяфәтенә игътибар итте Гөлфия чөгендер төсле кызарынган, башын аска игән Менә шулай, үзенең кемлеген белеп торсын, башын күгәреп башкаларга карый алмасын Ул чагында, бәлки, аның ягына күчәр. Секретарь карашын яңадан Җәвидәгә күчерде. Кызарынган-бүртен- гәнгә тавыш-тынсыз бермәл карап торды Аның бу сүзләреннән Җәвидә елар кебек тоелган иде Әмма ул еларга җыенмый, кысык күзләре белән аңа ачулы карап тора. Бу аны тәмам чыгырыннан чыгарды Кызып китеп сәгатькә якын теленә ни килгән белән сүкте, әнисен, әбисен дә калдырмады. Ахырдан, тамагы сүз әвәли алмаслык дәрәҗәдә кипкәч, кергән ишектән кабинетына чыгып китте. Залда калганнар, таралырга димәгәч, ничек утырган булсалар, шул хәлдә калдылар Җәвидә дә. такта янында бастырып калдырган бала сыман, кымшанмый тора бирде Үрә катып басып торудан арган Җәвидә. биш-ун минут үткәч, тәрәзә ягыннан шыбырдаган тавыш ишетеп башын шул якка борды һәм авызын ачып янә катып калды Хәлимов «Волга»сына утырып маташа иде. Тышта ниндидер көтелмәгән нәрсә барлыгын сизенеп, тәрәзәгә якын утырган Гамир да торып карады. Хәлимовның китеп барганын күрде Өйләрегезгә кайгырта мөмкин, иптәшләр, дип белдерде ул Залдагылар берьюлы диярлек тирән сулап, мышнап куйдылар өлфия кабинетына кергәч кенә әзрәк аңын җыйды. Хәлимов планерка, киңәшмә саен бер-ике хезмәткәрен юк сылтаудан бар ясап сүккәнен белеп өлгергән иде инде. Әмма бүгенге кебегенә. хатын-кызны анасы белән сүккәнгә хәйран калды Әлегә кадәр, монда яңа кеше буларак, аңа кагылганы булмады. Әмма бүген аны да шундый и теп төпкә утыртты ки. киләчәктә үзенә дә рәхим-шәфкать көтәргә урын булмавын ул шунда ук аңлады. Ул каршы кабинеттан Гамир киткәнне көтеп өстәп тирәсендә казынды. Аның ишек япканын ишеткәч тә чыгарга ашыкмады. Мөдир ике катны да тикшереп чыкмыйча китми әле. Вакытны сузар өчен көзгесен чыгарды. Төсе качкан, кыяфәте суга төшкән тавыкныкы шикелле: киңәшмә аның котын алды бит бүген. Җәвидә. нәкъ ул уйлаганча.— китмәгән, тавыш-тынсыз гына яшь коя иде._ - Йә. ярар, тынычлан. Җәвидә. диде ул аны юатырга тырышып. - Бу йортта шулай инде.— диде Җәвидә күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртө-сөртә.—Торма ачуын тоздан алалар. Гөлфиянең тәненә каз бөртекләре бәреп чыкты. Хәким Нурович Җәвидәне икс гаебе: Сафин белән аның арасында булган мәхәббәт уены һәм колхозда бодайны турыдан урдыруга юл куйдырган өчен сүкте. Төптән уйлап карасаң, икесендә дә аның гаебе юк. Җәвидә шуларга төрттерде. Тик кайсысын- мәхәббәт тарихынмы. Сафинның үз белдеге белән эшләвен күздә тонымы, әллә икесен берьюлымы? Ничек кенә булмасын, Җәвидәгә бүген алар өчен эләкте Тик. инде эш узган, моңа кайтып торудан файда юк, дәшми калуны хуп күрде. - Гамир сезнең тарихны ачмакчы булып җан талашты, булдыра алмады. Шуның өчен Хәлимовка әләкләп канымны суыра. Бу минутта Гөлфия Ленар күптән әйткәнне уйлый иде: Сафин гына түгел, үзе дә тоткын. Бүген моны ул, ниһаять, ачык аңлады. Ул үсмер чакта караган бер фильмне исенә төшерде. Сунарчылар бүреләрне төрле яклап кысрыклап урманга куып керттеләр һәм һәрьяклап кызыл флаглар кадап чыктылар, бүре, усал ерткыч булса да, кызыл флаг кадалган җирдән чыгарга курка, икенче якка ташлана, әмма тагын шуңа юлыга. Сунарчылар аларның тозакта икәнен беләләр, ауларга ашыкмыйлар. Ул үзен дә бүген шундый тозакка эләккән шикелле хис итте. Аны да. куып китергән бүре кебек, монда мәҗбүри күчерделәр. Ул да моннан үз теләге белән ычкына алмый. Шулай булгач, тоткын булмый кем булсын соң?! * * * өлфия вакытны киңәшмәдән киңәшмәгә кадәр санап яшәде, һәр планеркада үзен бастыруын. Җәвидәчә җәзалавын көтте. Әмма теге киңәшмәдән соң тотынган яңгырлар беренченең кәефен нык бозды, сүз гел урып-җыюны төгәлләү турында гына барды. Райкомда гагын бер тәртип урнашкан инструкторлар чиратлашып эштән соң һәм иртән иртүк кизү торалар. Андый вакытта аларның төп эше беренче секретарьның техник сәркатибе вазифасын үтәүдән гыйбарә! . Беренче эштә булса, теге яки бу җитәкчене эзләтә. Дежурный аны җиде кат җир астыннан да табарга, тоташтырырга, кирәк икән, чакыртып китерергә тиеш. Ул кабинетында юкта инструкторлар, гадәттә, белемнәрен күтәрер өчен берәр әсәр укып утыралар Гөлфияне бүген чираттан тыш кизү торырга куйдылар. Төшке ашка кайткач, ул маршал Жуковның мемуар китабын үзе белән эшкә алды. Өйдә балалар белән булышканга, укырга вакыты аз кала иде. Хәлимов Г Г колхозга чыгып китте, аннан кайткач райкомга кереп тормас, мөгаен. Күп вакыт ул шулай итә. Ул йотлыгып укый башлады. Тик озак укырга туры килмәде, сәркатип бүлмәсенә Харисов килеп керде. Хәким Нурович юкмы'’ дип сорады ул. Колхозда, диде Гөлфия бер сүз белән генә - Кайсында? Белмим Гөлфия монда артык сүз ычкындырырга ярамавын белә инде: бел мимнең башы авыртмый Харисов бүтән сүз әйтмәсзән кабинетына кереп китте Ул янадан маршал китабын кулына алды, кәгазь кыстырган битен ачты. Полководецның яшьлеге белән бәйле вакыйгалар эченә кереп чумды. У-һу. кемне күрәм, —дигән тавышка сискәнеп башын күгәрде. Каршында өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары Нәбиев басып юра иде. Ул, китап белән мавыгып, аның кергәнен сизми калган булып чыкты Сез лә мондамыни. Гөлфия’’ Нәбиев районга килгәндә «Таң» колхозына кагылмый калмый. Алар шунда танышып калганнар иде Әйе. күчерделәр. Дөрес ипләгәннәр, диде Нәбиев КПСС райкомында сезнең ише партиягә ихлас бирелгән коммунистлар эшләргә тиеш тә Голфия дәшмәде. Син Сафияны яхшы беләсең инде, дип янә башлады Нәбиев. бүтән сүз ише т мәгәч Җиде елла шулкадәр эшләгән искиткеч Турысын әйткәндә. Гәрәев егерме елда да аның кадәр булдыра алмаган әле. Мин ул килгәч үк сездә булган идем, хәзер авылыгызны танып та булмый Менә кемгә герой бирергә кирәк Бу бик гадел булыр иде. Шәүкәт Нәбиевич. дип беренче тапкыр үз фикерен белдерде Сәйфетдинова. Барысы җирле җитәкчелеккә бәйләнгән, дип куйды Нәбиев Аның Хәлимов белән боткасы пешмиме әллә? Мин монда яңа кеше бит әле Гөлфия өлкә комитеты вәкиленә хакыйкатьне ачарга җөрьәт итмәде Харисовка сүзе барып җитсә, җавап биреп 6eicpa алмассың Күп нәрсәне белмим Шулай. Бу Нәбиевпың аның белән килешүе илеме, әллә үз алдына гына моны әйтә куйдымы Гөлфия аңламады. Әзрәк тынып торгач сорады. Хәким Нурович кайтасын хәбәр итмәдеме'.’ Бәлки, ул бүген монда кереп тормаска булгандыр, дип үз фаразын белдерде Голфия. Юк. без аның белән алтыда очрашырга килешкән идек диде Нәбиев. Эш бар иде. әгать алты тулып килгәндә коридорда тамак кырган тавыш ишетелде Гөлфия аны таныды. китабын тиз генә ябып, өстәл тартмасына шудырды Йә. ничек, дежурлык игәбезме. Гөлфия’’ Хәлимов. кабинеты янында тукталып, аңа таба борылды Яңаклары алсуланган әзрәк кәефләнеп кайтканга охшый Әйе. Хәким Нурович Гөлфия урыныннан күтәрелде Хәлимов бүтәнне сорамастан. кабинетына узды. Берничә минуттан телефон аппаратында кызыл ут кабынды. Ул аны үзенә чакырды Мине сораучы булмадымы? Нәбиев колхоздан кайткач сорады С — Яхшы,—дип куйды секретарь. Гөлфия Халимовны күзәтте. Кәефе әйбәт күренә аның, күзләре елмая. Мондый чакта фатир хакында сөйләшеп калсаң уңай, билгеле. Аның мондый көннәре сирәк була. Вакыты да бик кулай, авыл хуҗалыгы идарәсенең шәһәр үзәгендәге йортын файдалануга бирәләр. Харисов шуңа исемлек төзегән очраклы рәвештә өстәленнән күреп чыкты. Хәли- мов вәгъдә иткән булса да, яшертен исемлектә аның фамилиясе юк иде. Җәвидәгә ялгыз башына да ике бүлмәне язып куйганнар. Ятып калганчы атып кал: ул сорарга җөрьәт итте. Хәким Нурович, РАПО йортын тапшыралар, имеш. Аннан безгә дә квартира булмасмы икән?—диде белмәгән булып.— Бер бүлмәдә кысан, балаларга дәрес әзерләргә дә урын юк. Так' Хәлимов уйланып торды һәм юләр шикелле үзалдына көлеп алды. - Фатир дисең инде. Әле бусын да юмадык бит. Гөлфия бер мәлгә аптырап торды, әмма беренченең карашы мәрхәмәтле иде. үзен кулга алды. Икесен бергә юарбыз. Хәким Нурович.— Ул шаяртуны кабул итүен сиздереп ирен чите белән генә елмайды.— Бусында кунаклар утыртырлык урын да юк. Коллективны тулай торакның бер бүлмәсенә ничек сыйдырмак кирәк. Күңелең иркен булса, кунак кая да сыя ул.— Хәлимов һаман ягымлылык саклады.— Аннары мин коллектив белән бергә кунакка йөрмим. — Алай булганда бик җиңел,— диде сөенеп Гөлфия.— Иртәгә Назыймның ял көне, кичке чәйгә рәхим итегез. — Иртәгә мин бушамыйм әле.— Хәлимов нидер исенә төшергәндәй тиз генә өстәл тартмасына тыгылды, ачкычлар бәйләме чыгарды.— Картың, балаларың өйдә юк кичне бер чакырырсың әле. һәм икенче көнне менә шул ачкычларны кереп алырсың. Бүген безнең белән куна барып кайтсаң, алар иртәгә үк керер. Гөлфиянең оялудан йөзе кызыша башлады, кул-аягын калтырау алды, теле тотлыкты. Моның кадәр оятсызлыкны аның авызыннан ишетүне һич тә башына сыйдыра алмый иде ул. — Бусы сиңа уйланыр өчен,—диде Хәлимов көтеп-көтеп тә җавап ишетмәгәч — Хәзер, сеңел, бер нәрсә дә бушлай гына эшләнми—заманасы шул.— Тагын әзрәк туктап аңа карап торды да боерды: — Ә хәзер миңа Низамованы тиз генә чакырып китер. Сәйфетдинова аның кабинетыннан ничек чыкканын, Җәвидә номерын ничек җыйганын да хәтерләмәде: барын инстинкт буенча эшләде. — Әй аллам.—диде Җәвидә чакыруны ишеткәч. Төребкәдә аның мышмыш килеп сулаганы ишетелде.— Гөлфия, әйт әле, зинһар, ул өйдә юк, тапмадым диң. Мин бүтән аппарат янына килмим, трубканы алмыйм. — Соң ничек була инде бу?- Гөлфия аны аңласа да. әйтергә сүз таба алмады, аптырап калды. Миендә бер генә фикер иде: Хәлимовның боерыгы үтәлергә тиеш. Син минем хәлне аңла, Гөлфия. Миңа теге кунакка килүче белән умарталыкка барырга дигәннәр иде. Әмма бүген ир-ат заты кабул итә торган көнем түгел. Аңлыйсыңмы, хатын-кызның андый вакыты да була бит. Зинһар, өйдә юк, дия күр. Калганын иртәгә аңлатырмын, җавабын үзем бирермен. — Бу ничек була инде, Җәвидә? — Хезмәттәшен яшереп калу турында уй аның күңеленә дә кереп карамады. _ Йә. ходай,— дип куйды Низамова. — Инде ул мәсьәләдә дә безгә ирек калмаган икән. — Аның тавышы ачулы, нәфрәте ерактан ук сизелеп тора иде.— Бар, кереп әйт: мин өйдә, юл уңаеннан ала чыксыннар. Гөлфия җиңел сулап куйды. әйге яңгырлар көзгә килеп тоташты. Көннәр гел сүрән, болытлы торды, ара-тирә иләктән чыккан шикелле вак яңгыр сибәләргә керешле. Ул бер тотынгач тәүлекләр буена сузылды. Хәлимовның да чырае гел шул болытлы көн шикелле, кул астына эләккән бер хезмәткәрен утлы табага бастыра килде. Бер көнне Гөлфия уйланып утырды да китапханәгә төшеп китте. Белеш мә-җавап язу өчен атеистик темага брошюралар алмакчы иде. Надежда Ивановна, сез мондамы? дип сорады ул уку залында кеше күрмәгәч. Җавап бирүче дә. китаплар саклана торган эчке бүлемнән чыгучы да булмады. Китапханәче буфетка чәй эчәргә кергән, күрәсең югыйсә, ачык калдырмас иле. Ул аны көтәргә булды Ул арада уку залына Җәвидә килеп керде һәм пышылдап - Ни эшлисең әле? -дип сорады. — Белешмә дип канны эчә бит. Гөлфия хәзер, үзләре өстеннән кергән хатны тикшерү вакытында аңлап калгач. Җавидәгә тулысынча ышана, үзләренең хәле турында иркенләп фикер уртаклаша иле. Җавап язу өчен материаллар алырга төштем Җәвидә тчке бүлем Я1ына төртеп күрсәтте һәм күрсәткеч бармагын авызына куйды: телеңне тый. янәсе Монда кеше юк. курыкма. Аннан икенче темага күчеп сорады. Хәлимов диндар бабайлар хаты өчен дә Ленарга ябырылды, аны нишләтергә мөмкин? Ленар артында түгел, алдында сүккәндә дә исе китми әле. Кирәген кыска гына, кырт игеп әйтеп авызын каплый ла трибунадан төшеп китә. Алар беравык тын тордылар. Ленар колхозга председатель итеп сайлангач ук «Мин ирекле тоткын», дигән иде. Хәзер тәмам аңладым чынлап та. без барыбыз да ирекле тоткыннар икән бит. Ленар белми әйтми инде, чынлап та шулай, дип аның белән килеште Җәвидә Мин монда шуны белми килеп каптым, ә син. юләр, белә торып килгәнсең. Хәзер моннан яхшылык белән башны алып чыгып булырмы белмим. Шулчак ишек ачылып китте. Надежда Ивановна килеп керде Гамир, син мондамы’’ дип сорады ул русчалап Тавыш ишетелмәде. Китапханәче эчке якка үтте. Котлары алынган инструкторлар, йомышларын да онытып, залдан чыгып кит теләр Бүген киңәшмәдән соң Надя янына китапханәгә кергән идем Ул буфетка чыгып китте, дип ашыгып сөйли башлады Харисов. Мин шүрлекләр ягына кереп, китаплар караштыра башладым Шулчак китапханәгә Җәвидә белән Гөлфия килеп керделәр һәм серләшә башладылар Шуннан нп1 тип сора (ы секретарь Харисов китапханәдә инструкторларның икесе арасында булган сөйләшүләрне сүзгә сүз җи I керде Нинди «ирекле тоткын» ул? Кем тоткын? Кабаланып сөйләгән мөдирнең төп фикерен тотып өлгерми калды секретарь Анлатып сөйлә! КПСС райкомы бюросы карары нигезендә эшкә жнбәрелгән. билгеләш әп коммунистлар барысы да тоткын булып чыгалар Бу зур политик хата. Бу ха га гына түгел. Ниһаять. Хәлимов җепнең очын тотып алды Хатаны кеше үзе аңламый эшли. Ә бу. болар аңлы рәвештә партия курсына каршы чыгучылар Сталинны сүгәләр, әмма у т партияне әнә шундый корткычлардан чистарткан һәм бик дөрес эшләгән Җ — Гөлфия бер хәл, ул Ленарны яшьтән яратты, гомер буе аның йогынтысыннан чыга алмады, сөяркәсе булырга да риза - Хәлимов туктаган арада Гамир бу мәсьәләгә үз карашын белдереп калырга ашыкты.— Турылыклы күренгән Җәвидәнең дә алар кубызына биюче булуы аңлашылмый. — Гаҗәп.—дип куйды Хәлимов һәм мөдиргә туры карап сорады.— Син арттырмыйсыңмы? Бутамыйсыңмы9 — Что сез, Хәким Нурович—Харисов тиз 1енә кесәсеннән блокнот тартып чыгарды.— Бу хакта сөйләшә башлагач онытканчы язып ук куйдым— Ул тиешле битен ачып блокнотны секретарь алдына салды. — Котелогың эшли икән, молодец.— Хәлимов блокнотны бер читкә алып куйды: укырга өлгерер, хәзер тәэсирләре белән уртаклашты.— Аппаратта агулы еланнар үрчетеп ятабыз икән ич, менә бәла нәрсәдә. — Минемчә, КГБдан кеше чакыртырга кирәк.— Гамир форсатны тулы файдаланып калырга тырышты.— Ни эшләтергә кирәген алар үзләре белер. Юләр.—диде Хәлимов авызын турсайтып - Бөтен Союзга данны таратыргамы? Синең, минем баштан сыйпарлар дисеңме әллә? Харисов авызына су капкандай тынып калды. Хәлимов ашыкмый гына урыныннан торды, өстәл артыннан чыкты, кабинеты буйлап йөреп килде. Бүлек мөдире, хәзер үзенә ябырылудан шүрләп, еш-еш сулады. — Бу хакта кемнәргә сөйләдең? — Ул аңа карчыга күзләре белән ашардай булып карады.— Тик турысын әйт. югыйсә үзеңә начар булыр. — Беркемгә дә. Хәким Нурович,— диде мөдир аптырап. — Беренчедән, Сафин белән Гөлфиянең мәхәббәт тарихын яңабаштан тикшерергә кирәк,— диде Хәлимов, байтак уйланып утырганнан соң.— Амораль тәртибен исбатлый алсак, аны шундук партиядән чыгарырга мөмкин. Икенчедән, РАПО начальнигына команда бирергә кирәк, ревизорлар җибәреп, Сафинның барлык подсобный цехларын җентекләп тикшерсен.— Ул мөдиргә карады, сораулы карашын күреп өсти куйды.— Да. да. аңлыйм, моны мин үзем кушармын.— Ул урыныннан торды.— Тагын Пока син минем күрсәтмәдән тыш бернинди адым да ясамыйсың. Үзең бүген монда бул. — Тегеләрне бүген аерасы иде. Гөлфиянең башына тай типмәгән, сизсә, шикләнсә... - Әйе. анысы безнең өчен каты чикләвек булачак, ул Җәвидә гене түгел инде, Сафинның турылыклы ялчысы. - Хәлимов тәрәзә янына китте, урамга карап тора башлады. Харисов аның бу минутта үзе куйган проблемалар хакында уйлавына шикләнмәде. Дөрес күрәзәлек иткән булып чыкты. Хәлимов борылды һәм болай дип карар кылуын белдерде— Гөлфияне болай гына алдырып булмый, мин алдан Җәвидәсен чакырып барын сөйләтәм Ул сүзләрен таныгач, тегесе беркая бара алмый. Димәк, бүгенгә Сәйфетдиновасын моннан озатырга кирәк. Харисов Сәйфетлинованы колхозга озатып җибәрүен шалтыратып әйтүгә, Хәлимов Низамованы үзенә чакыртып алды. — Йә, хәлләр ничек. Җәвидә? — Ул махсус рәвештә бюролар үткәрә торган өстәл башына күчеп утырган иде, аңа яныннан урын күрсәтте Җәвидә берәр эш кушадыр дип блокнотын, авторучкасын кулына алды. Хәлимов бүтән сүз дәшмәде, аны шактый күзәтеп утырды, кулы белән яшь хатынныкын угалады Җәвидә кулларын яшермәде, оялган булып башын читкә борды.— Ниләр белән шөгыльләнәсең әле? Җәвидә санап күрсәтте. Хәлимов тагын берничә мөһим булмаган сорау бирде, ирләр арасында йөргән бер мәзәкне сөйләп алды: рәхәтләнеп көлештеләр. Җәвидә көлгән арада Хәлимов аның йөзенә туры карап тора башлады. Аның йөзе җитдиләнүен күреп, ул көлүен бүлде. — Сезнең кайсыгыз ирекле тоткын әле?—Хәлимов сорауны кинәт һәм кабыргасы белән китереп куйды. Синме9 Гөлфияме9 Әллә?!. Юри әйтеп бетермәде. Җәвидә бер мизгел эчендә кызарып чыкты. Моны күргәч, Хәлимов эчтән тантана итә башлады: ул — үз кеше, хәзер барын ачып салачак Җәвидә, йөз кызыллыгын яшерә алмаса да, үзен тиз кулга алды. Мин аңламадым, диде ул аптыраган кыяфәттә. Нинди ирекле тоткын ул, Хәким Нурович? Хәлимовның йөзе каралып чыкты. Ул да Җәвидәне аңлады, үзенең хата җибәрүен дә сизде: урап тикшерәсе калган. Ләкин хәзер тукталып калу мөмкин түгел, сүзнең азагына чыгасы, кемнең кемлеген тәмам ачыклыйсы бар. — Йәле, эшлисең, яшисен килсә, турысын сөйләп бир китапханәнең уку залында кайсыгыз ни сөйләде9 Тик турысын гына •— Әйе, диде Җәвидә үз-үзенә ышанган хәлдә Без аның белән уку залында очраштык Ләкин безнең арада андый сүз булмады. Булганын син аның миннән сора, диде Хәлимов сүзләрен алтын тешләре арасыннан сөзеп чыгарып, күзләрен кысып Яшереп тору үзеңә файдасыз: миңа ул билгеле. Миңа просто кемнең кемлеген ачыклау гына кирәк. — Безнең арада андый сүз булмады,- дип кабатлады Низамова. аның йөзенә туры карап. •— Син нәрсә? дип тешләрен шакырдап ы Хәлимов Мин үземнән уйлап чыгармыйм бит моны. — Бу әләкче эше, безнең күралмаучы кеше эше генә. — Моны ахирәтен үзе кереп сөйләде Кем сөйләсә дә, ялган, яла гына. Ул сезнең алда ышаныч казанырга тырышкан хыянәтче эше генә Хәлимов байтак кына Җәвидәгә карап торды. — Ах, син әле шулаймы, диде ул нәфрәт белән Ашаган табагыңа төкерәсеңме, өстерәлчек. Теләсә ни әйтегез, әмма юкны бар дия алмыйм мин - Мин сине тараканны изгән шикелле сытачакмын, шлюха Гаебеңне танысаң, үзеңә җиңелрәк булыр. Мин булмаганны булды дия алмыйм. Хәким Нурович диде Җәвидә күзләрен дә йоммыйча аңа караган хәлдә — Аңлашылды, синең белән потом разберемся, диде Хәлимов ачуына буылып. Тик кисәтеп куям: бу сөйләшү пока үзара гына Моның белән КГБдан тиешле кешеләр шөгыльләнер Алар телеңне ачтыру юлын табар Гаебеңне танып, безгә булышсаң гына, башыңны исән-имин алып чыгарсың. Яхшылык белән котыласың килсә, бу сөйләшү турында оныт. Беркем дә белергә тиеш түгел Компаньоннарың да. өлфия сигез тулганда шалтыратты. Хәким Нурович. исәнмесез Бу мин Сәйфетдинова әле. Гамир Садыйкович өегезгә шалтыратырга кушты Борчуым өчен гафу итегез. — Зарар юк. дип аны тынычландырды Хәлимов Кичә обкомнан идеология секретаре үзе шалтыратты. Бездән Камышлы картлары хатына аңлатма сорый Алар инде Мәскәүгә үк язганнар диме Җавап иртәгә аларга барып җитәргә тиеш Ул әле язылып га бетмәгән. Хәким Нурович. иртәгә ничек тә барып өлгерми, почта аша берничә көн бара, диде Сәйфетдинова Баручы аша озатырбыз, диде Хәлимов Кирәк икән, үзеңне үк машина белән илтеп кайтырга җибәрербез Эш ана гсрәямәс Менә Г чирләп киттем әле. йөрәк дулый, кан басымы әллә күпмегә күтәрелгән. Әйдә болай итик. Син ул белешмәңнең язган кадәрен ал да безгә кил. Җавапны киңәшеп әзерләрбез. Ул арада Гөлчирә апаң юкә баллы чәй әзерли торыр. — Мин хәзер барып җитәм, Хәким Нурович. Аңа озак көтәргә туры килмәде, ишектә кыңгырау чыңлады. Халимов диванга җәйгән урыныннан кузгалмады, ята бирде. — Керергә ярыймы? — Гөлфия, синме? Кер әйдә, монда уз. — Исәнмесез, Хәким Нурович—Гөлфия зал якка үтте.— Нәрсә, шулай каты чирләдегезмени? Мин аяк өстеннән үткәрә торган авыру гына дип торам тагын. Йөрәк нык чәнчә. Гөлфия. Башка чыдарга юк. Илле яшь үзен сиздерә шул. — Сезгә берәр төрле ярдәм кирәкмиме соң, Хәким Нурович? Чәй кайнатырга т үгелме? — Гөлфия аның хәле турында чынлап кайгыртырга кереште - Гөлчирә апа да өйдә юкмы әллә? Дарулар алырга дип чыгып китте. Хәзер кайтып җитәр Син миңа карап торма инде, Гөлфия. Утыр да җавапны язып бетер Беләсеңме, нәрсәгә басым яса. Зыятдин картка. Партиядән куылган, шуңа Совет властена, партиягә үч итеп башкаларны котырта, дип. Әнә өстәл, шунда утыр Аннан бергә укып чыгарбыз. Аңа кадәр минем хәл дә уңайлана төшәр, бәлки. Ул карап ятты, Гөлфия хатны, үз җавабын укып чыкты, нидер сызды, нидер өстәде. — Нәрсә, бетмиме әле. Гөлфия? — Хәзер, йомгаклыйсы гына калды инде. Ярар, диде Хәлимов үз алдына сөйләгәндәй. — Мин Гөлчирә апаңны карап керим, валидол эчеп килим. Күрде. Хәлимов торгач сагаеп, шикләнә калган Гөлфия тынычланды. янә авторучкасын кулына алды. Ул ишегалдына чыкты, урамга күз салды. Кергәндә акрын гына ишекнең бикләвечен борды һәм ачкычны кесәсенә салды. Аптечкадан берничә таблетка порошок алды, бергә кушып су белән йотып җибәрде, залга әйләнеп кергәч. Гөлфия шикләнмәсен өчен, читкәрәк утырды һәм җавапны кулына алды. — Шулай яраса инде,—дип куйды Гөлфия. — Тиз эшлисең дә соң үзең. Акыл да бар үзеңдә. Күптән райкомга аласым калган. Нинди сәләтле партия работнигын күрми торганбыз, бериш инструкторның өчесенә торасың бит син. Менә дигән идеология секретаре. Сөнгатов җәен партия мәктәбенә китәргә җыена, әйткән иде диярсең, аның креслосы — синеке. Ул әлегә кадәр аның авызыннан бер җылы сүз дә ишетмәгән Гөлфиянең күңеле эреп киткәнен йөзеннән үк күрде һәм үзе өчен кулай мизгел җиткәнне аңлады.— Тик аңа кадәр бер нәрсәне генә ачыклап узасы бар. Ул урындыгыннан торды, өстәл янына килде, әңгәмәдәшеннән күзен алмыйча гына җавапны өстәлгә куйды.— Бер кечкенә нәрсәне генә.— Әйт әле, Гөлфия, сезнең кайсыгыз ирекле тоткын? Гөлфия, инәләр өстенә утыргандай, ялт сикереп торды. Ул өстәл белән Хәлимов арасында калды: аралары бик якын, секретарьның юан корсагы аңа тиям-гиям диеп тора иде. Хәлимов күзләрен аннан секундка да алмады. Инструкторның көтелмәгән бу удардан миңгерәүләнеп калганын ул чамалый иде. Хәзер аңа айнырга, аң алырга бирмәскә кирәк. Шуңа кадәр өлгерсә, максатына ирешәчәк. Юк инде, йөзеңне яшермә, әйт: кем ирекле тоткын? — Ул аңа таба бер адым ясады, корсагы белән төртте. Гөлфия, ишек ягын Хәлимов каплап торганга читкәрәк тайпылды, артка таба чигенде. Йә. нигә дәшмисен? Ул тагын бер адымга алга күчте, корсагы белән янә этте Көтелмәгән бу сүзләрдән коты алынган хатын тагын арткарак чигәргә мәҗбүр булды. Кабатлап сорыйм кем ирекле тоткын9 Синме. Җавидәме? Ленармы9 Ул тагын аягын алга күчерде, тау чаклы корсагы белән аны этте. Хатынга чигенер урын калмаган, аяклары диванга терәлгән иде инде, ул икенче аягын да күчерүгә, тигезлеген югалтып, диванга авып төште Хәлимов төгәл исәпләгән булып чыкты, барысы да планлаштырганча килеп чыкты. Ул, хатын кузгала башлаганчы, аның өстенә ауды. Диван каты шыгырдап куйды. Гөлфиянең «ай-яй» диеп ыңгырашканы ишетелде орыгыз инде. Хәким Нурович. авыр бит Тораташ булып яткан Гөлфиянең, ниһаять, теле ачылды «Әһә. хәзер инде моның сөйләрлеге бар». Хәлимовнын күңеленә беренче булып шул уй килде. Алдан ул хатын кычкырып, талпынып карар дип көткән иде. әмма ул карусыз буйсынды Кыргый хатынныффизик яктан шулай ансат кулга төшерде ул. Психологик җиңү өчен дә ачкыч шул булырга тиеш Минутын да кулдан ычкындырырга ярамый - Син тәки минем сорауга җавап бирмәдең бит әле. сылукаем Ул кеткелдәп көлде, аның иреннәреннән үбеп алды, хатын көчәнеп башын янгарак борды. Теләмәде, димәк. Ул башкача эш итәргә булды, аның муены астындагы кулын гартын алды. Ай-ай-ай. дип ыңгырашты хатын Белә: аның центнер да утыз килолы гәүдәсен күтәреп ягу җиңел гүгел Гөлчирә апа кай1ыр Казанда ул. курыкма, диде Хәлимов. исе китмәгән булып. Тыныч бул. Ул хатынның акыл җыя баруын аңлый, ашыгырга кирәк. Югыйсә, икенче яктан да сындыра алмаса. эш катлауланып китү ихтимал. Ленарга хәбәр итсә, судка кадәр китүе бар Ул бар куәте белән хатынга сыланды һәм күкрәген аныкы өстендә йөртә башлады Ай-ай-ай. әнием. - дип чәрелдәвек тавыш белән кычкырып җибәрде хатын Имиләремне изәсең бит Ул беренче тапкыр хатын-кызның кайчан сингә күчкәнен белә иле Тик монысы өчен бүген мөһим түгел Аның ялваруын ишетмәде, алдагыча хәрәкәтләнә бирде. — Йә. әйт инде, былбылым, кем соң ул ирекле тоткын9 Ул моны юри пышылдап кына әйтте Оныттыңмы әллә? Мин белүен белем, китапханәдән чыгуга. Җәвидә кереп сөйләп чыкты чыгуын, әмма синең авыздан да ишетәсе килә. Ул авызьп/jf аттың авызына куйды, тагын тончыктырып карарга җыенды Ленар, диде Гөлфия Тагын кем? Мин. Җәвидә Кайда, кайчан әйттегез инде? Ул бар көче белән хатынга сыланды Кичә Райкомның уку залында Мин Җәвидәтә Ул өзек- өзек кенә әйтә алды, чөнки шулай гына тын ала иде. Хәлимов. кузгалган булып, тагын аның күкрәге өстендә үзенекен йөртте - Әнием, ү-ләм! тип кычкырып җибәрде Гөлфия Үлмисен, матурым, үлмисең. Ленарның минем хакта ниләр сөйләгәнен ачын бирсәң, җәннәттә генә яшәтәм мин сине, былбылым һәм ир кеше бар авырлыгы белән тагын аңа сыланды Сөй-лим. диде Гөлфия тын алганда Тик. зинһар, измәгез генә. Сытасын бит Т Барысын да,—диде Хәлимов, аңа тын алырга ирек биреп. — Белгә-нем-не...—диде Гөлфия. Вот, молодец,— диде Хәлимов.— Мин сине гел намуслы хатын санап йөрдем һәм ялгышмаганмын. Гөлфия еш-еш тын алып хәрәкәтсез ята бирде. — Иә, хәзер сөйлә.— диде ул хатынның тын алуы нормальләшә баруын күреп — Ленар предлыкка сайлаткач ук үзен ирекле тоткын дип санадымы? — Әйе. — Башың эшли кебек үзе,— дип нәтиҗә ясады Хәлимов.— Иә. ярар, хәзергә җитеп торыр. Иркенрәк итеп башка вакытта, башка урында сөйләшербез әле... Хәлимов яныннан чыккач, үз язмышы турында уйламады да Җәви- дә: беткән баш беткән. Аны бер генә уй биләде: Гөлфияне кисәтергә, Ленар белән киңәшергә. Үзләрен хәзер берни коткара алмаса да. бәлки, куып чыгару белән чикләнерләр. Райкомнан статья белән кумыйлар, бәлки үзләрен гариза язарга кушырлар. Алардан бушану белән Ленарга ябырылачаклар. Аңа саклык чаралары күрергә кирәк: шул хакта сәгате, минуты белән хәбәр итү зарури Башкаларын уйларга аның башы ирешми, Җәвидә миңгерәгән шикелле иде. Бөтен кабинетларны да тикшереп чыкты, бәдрәфкә кадәр сугылды: Гөлфия беркайда да юк иде. Түзмәде, сәркатип кыздан беренче янында кем булуын белеште: хәзер аны газаплыймы әллә тиран. Гөлфиянең анда булмавын белгәч, бер иркен тын алды: шөкер! Көн тәмамланып килә, иртәгә кадәр ул аны өенә барып та кисәтә алыр. Җәвидә телефоннан шалтыратырга курыкты: тыңларга кушкан булулары бар. Шулай да ансыз чара юк, исемен әйтми генә Ленарга, ул булмагач, Эльвирага шалтыратты. Иртән Казанга киткән, бүген үк кайтасы икән. Ашыгып фатирына сугылды, авыл хатыннары кебек алдан яулык бәйләп җибәрде: танымасыннар. Ул ашыга-ашыга Гөлфияләр яши торган нефтьчеләр тулай торагына килеп керде. Үзе өйдә булмаса, иренә яисә балаларына әйтеп калдырырга исәп тотты. Гөлфияләр бүлмәсе кыңгыравына кабат-кабат басты, эчтән тавыш ишетелмәде. Вакыт әрәм итеп торасы юк, Камышлыга барырга кирәк. Сафин кайтам дип киткән ич. Автовокзалга кермәскә булды, авылга машиналар йөреп тора, очрар әле. Озак көтәргә туры килмәде, машина килеп чыкты Җәвидә аның милициянең «кара козгын»ы икәнен таныды. Күңеленә шөбһә керде: аны эзләп чыкканнармы әллә? Тукталышта машина көткән аның ише ике мосафир егет тә йөгереп килеп җитте. — Сезне түгел,— диде кабина ишеген ачучы,- Җәвидә, килегез! Җәвидә килеп кергәндә Ленар, алдына калын папка куеп, машинкада басылган текстны укып утыра иде. — О-һо! Җәвидәне күргәч йөзе яктырып китте — Уз. Утыр. «Шампанскоемны эчешергә иптәш булды. — Эчкән-эчкән. аның белән генә авыз пычратып торасы түгел инде.— Эчен кайгы кимерсә дә, берьюлы чишелеп булмый бит. Рәиснең авызы колагына җиткән бу минутта бигрәк тә.— Булса — «Конъяк». һич югы «ак» булсын. — Анысын да табарга була.— Сафин кулларын уып алды һәм сораганны да көтмичә сөйләп китте: Нәбиев кемгәдер киңәш иткән, ахрысы. Казаннан шалтыратып ярдәмче хуҗалыкларыбыз турында мәкалә язуымны үтенгәннәр иде. Яза башлагач, ул бик күләмле килеп чыкты. Фәнни яктан бәяләү өчен редакция аны институтка биргән. Ул элекке остазым Шәрәповка килеп эләккән. Галим укып чыккач, аны киңәйтергә. тулыландырырга тәкъдим итте. Әзерләп илттем. Аны диссертация итеп кафедрада якларга киңәш иттеләр, фәнни җитәкчеләр билгеләделәр. «Бик үтемле тема, бәхәссез узачак, үзеңне бүгеннән экономика фәннәре кандидаты итеп сана». - дип җибәрделәр. Диссертацияне яклау вакытын гына билгелисе калды, ул якын араларда хәл ителергә тиеш Котлыйм сезне, Ленар Салихович - Җәвидә эчке каршылыкларын басып елмайгандай итте. Сез максатчан кеше, булдыргансыз Шәрәпов Нәбиевкә шалтыратты Сафин бүген. Җәвидәне беренче тапкыр күрә, эчтән-тыштан балкый иде Аны фәнни китап итеп чыгарырга тәкъдим итте, кыйммәтен аңлатты. Шәүкәт Сабирович бастырып чыгару мәшәкатьләрен юллауны үз өстенә алды Җәвидә боларны эчке курку белән кабул итте Хәзер, райкомдагы бүгенге хәлләрдән соң. Сафиннын бу тырышулары юкка чыгуы бар, моны ул анык сизә Алар, ике кортлы тел. ана нинди киртә куюларын хәзер, Сафин сөйләгәннән соң гына, аңлады. — Сез мәктәптә укыганда, белүемчә, яна сортлар белән мавыга идегез бит Күңелендә бөтенләй башка уйлар булса да. сүзләренең ат аягын дагалаганда бака бот ын кыстырган шике лле килеп чыгуын чамаласа да. Җәвидә шул хакта гәп кузгатты. Ул Сафинны хыялый дөньядан тизрәк арындырырга, бүгенге чынбарлыкка кайтарырга ашыкты. Монда, колхозла сорт сынау белән шөгыльләйү мөмкин түгел, шунлыктан, шартларга яраклашып, икенче проблема өстендә эшләргә туры килә. Сафин хәвефне сизми, элеккече күтәренке рухта кала бирде Йә. ничек, юабызмы? Мин хәзер Миңнегөлгә шалтыратам әзерләнеп I орсын Җәвидә сискәнеп куйды Юк. бүген түгел. Ленар Салихович Нишләп алай? Кәефем юк Нәрсә булды? Авырдыңмы әллә? Авырсам, больницага барган булыр идем. Әйт. нәрсә булды? Сафиннын кәефе тиз сүрелде. - Эштә җитди күңелсезлек килеп чыкты Ачуландымы? Ул гына булса икән. Кызлар шикелле кыланма, ачык әйт: ни булды? Ул вакыт җиткән санады Эшләр харап. Ленар Салихович Аргык сузар халәттә түгел иле ул. берьюлы ачып саласы итте. «ЧП» килеп чыкты без яндык Шуның өчен ашыгыч рәвештә синең янга киңәшкә килдем: нишләргә? Кемнәр ул «без»? дип сорады Сафин - Син. мин. Гөлфия Аңлатып бир Ленар Җавидәнең бер сүз белән аңлата алмавына, сузуына ачуы чыкты Табышмак ясама. Җәвидә ашыга-кабалана бүген булган хәлләрне кабатлап чыкгы Азактан үзеннән өстәде: Син. дөрес гәп дә. безнең барыбызның ирекле тоткын булуын бик гиз аңлаган булгансың икән Нәрсә, шул хакыйкатьне аңлар дәрәҗәгә үсеп җиттеңме’ дип сорады Сафин, усал елмаеп Анысы бер хәл. болар барысы ла Хәким Нуровичка билгеле инде, диде эч гәп сыкрап Җәвидә Мине чакыртып сорау алды, янады Авызыңны ачып теләсә кайда кирәк-кирәксезне сөйләп йөргәч, шулай буласы билгеле инде Ул иреннәрен турсайтып аны сынап утырды һәм өстәде Акылыңа килеп сөйләп тә бирдең инде? Җәвидәнең җылыйсы килеп китте. Аңа серен, хакыйкатьне сөйли, ул, тапкан вакыт, үчекли. Әмма аның үпкәләргә урыны, вакыты да юк инде. — Сөйләсәм, Сезнең каршыга килә алыр идемме? — Шулай.—дип аның белән килеште Ленар.— Тик аңа кем әләкләп өлгергән соң? Икегезнең берегез. — Алай була алмый,—диде Җәвидә аптырап.— Гөлфия үзе башлады. Аның хәле мине сынаудан узган чак, үзең дә беләсең. Безне тыңлап торучы булган. — Бәлки. Надя тышкы яктан тыңлап торгандыр. Ул бит татарча яхшы белә. — Мөмкин түгел, без аннан еракта идек. — Алайса эчке яктан Гамир үзе тыңлап торган,— дип нәтиҗә ясады Сафин — Надя аннан башка берәүгә дә китапханәне калдырып чыкмый. Гамир кергәч, ул үз йомышлары белән чыгып киткән. Җәвидә авыр сулады: Сафин әйткәне чынга якын сыман иде. — Бу ничек булып бетәр инде, Ленар Салихович? — Турысын сөйләп бирсәгез, бәлки гафу итәр. Әмма сезне ул бүтән янында калдырмаячак инде. — Ә син? — Иң кискен вакытта гына аяк тышавы булдыгыз,—дип куйды һәм тешен кысып, йодрыгын өстәлгә төеп торды.— Кирәк бит! Җәвидә аның хәлен аңлый, чыны шулай: эшеннән дә алырлар, партиядән дә чыгарырлар. Ул чагында диссертациясен үткәрмәячәкләре билгеле инде. — Сез ни әйтсәгез дә хаклы, Ленар Салихович. Үзебез өчен кайгырмыйм, төзелештә буяучы булып та эшләрмен. Сиңа хәзер ничек ярдәм итәргә? Мин, теләсә ни эшләтсә дә, төрмәгә яптырса да, бүген әйткәннәрне генә кабатлыйм. Гөлфиянең дә Сезне сатмасына ышанам. — Ләкин ул хәзер Сезгә ышаныр дисеңме? — Ышанмасын, эштән чыгарсын, әмма сиңа кагылмасын. Ул бит Сез кайчандыр әйткәнне бу очракта раслый алмый. — Монда суд законнары роль уйнамый,— диде уйланып Сафин.— Ә бу очрак аңа ачыктан-ачык көрәшергә сылтау бирәчәк. — Син әйтмәдең бит әле.— Җәвидә үзе дә сизмәстән тагын «синмгә күчте.— Без ни эшләргә тиеш? — Җибәрсә, гариза язып китегез. Бу хәлдән соң сез анда эшли алмаячаксыз инде. — Ә син? — дип ашыгып сорады Җәвидә. Аны нәкъ шул борчый иде. — Мин аның каршына барып гафу үтенмим инде, ул барыбер кичермәс тә иде. Андый түбәнчелеккә төшә алмыйм. Бүген ничә еллар буе куйган хезмәтемнең нәтиҗәләрен көткәндә генә китә дә алмыйм. — Моны ничек диеп аңларга?—Җәвидәне курку хисе биләп алды. Алар китсә. Сафинны ялгызын гына ул изеп ташлаячак бит. — Ул чагында, теләсә ни белән бетсә дә, мин үтенеп, ялынып райкомнан китмим. - диде Җәвидә катгый фикергә килеп. - Ирләр сугышканда хатыннар да катнашса, беләсеңме, ни була?— диде Сафин каршы төшеп.— Комачаулый, үзенә дә эләгә. — Ул мине имгәткәндә мин карап торырмынмы?! — Җәвидә кинәт кабынып китте, кечкенә кулын ирләрчә йодрыклап селкеп алды.— Мин белгәннәр аны муеныннан гына түгел, түбәсе күмелгәнче батырырга җитә. Герой исемен хезмәте өчен алдымы әллә? Казанга бүләк ташып кына. Кемнәргә икәнен дә беләм. — Ярар, монда батырайма, гайрәтеңне сакла.— Сафин ирен читләре белән елмаеп куйды.— Гайрәт бар икән үзендә. — Мин күрсәтәм әле аңа. - Булды, тынычлан Сафин яңадан җитдиләнде.— Бу шулай бетә- сен мин алдан ук чамалый, шуңа әзер идем. Хак сүзне ана барыбер әйтәсе идем. Сезнең сүзләр вакыйгаларны бары тизләтте генә. — Синең хаклык өчен азаккача көрәшүенә мин күптән ышана килдем. Син нык холыклы, тик Гөлфияне ничек кисәтергә9 Сафин ул әйткән номер буенча Наратлыга шалтыратты. Җавап бирүче булмады Бәлки ул Каенсарга китеп баргандыр? — диде Җавидә. - Анда булса хәзер табабыз, чакыртабыз аны. диде Сафин Анда сеңлссе Әнисә почта бүлегендә эшли иде. шуларга шалтыратты Әнисә үзләреннән ике йорт аша гына яшәгән Гөлфиянең әниләренә барып килде. Ул анда кайтмаган иде. үгенге хурлыкны Гөлфия һич күтәрә алмый. Ире алдында тагын гаепле. Ленар белән булган чактагыча моны ул ана сөйләп тә бирә алмый. Әгәр шул килеш больницага барса, сөйләп бирсә? Милиция аркылы эш йөртергә кушачаклар. Врачлары да Хә- лимовтан тетрәп тора: анын файдасына берни эшләмәячәкләр. Аны. гайбәтен сатып, районнан ук куачаклар. Хәлимов хакыйкатне күзенә карап әйткән берәүне дә районда калдырмый, куа алмаса. барыбер китәргә мәҗбүр итә. Ул хурлыгына түзәр, башка чарасы юк. Бәлки Назыйм да ишетмәс узар. Әмма Ленар алдында кичерә алмаслык гаепле: еллар буе фикердәше булып серен алды, алды да сатты. Хәер, ул да. Җәвидә дә сатты. Җәвидә моны авыр кичермидәдер. әмма ул үзен моның өчен мәңге гафу итә алмаячак Гөлфия Халимовны күз алдына китерде һәм укшый башлады. Авызының сасысы һаман да үпкәләрендә саклана кебек. Тик монда, урамда коса алмый, узган-барган аны исерек санавы бар. Ул авызын топы, иреннәрен тешләде, уртына тулган шакшы сыекчаны, үзен көчләп, йогып җибәрде. Тулай торакка кергәндә бер генә нәрсәне теләде: танышлары очрамаса иде. Ул ашыгып үз бүлмәләренә кереп китте һәм ишекне эчтән бикләп куйды. Хәзер аңа юлда уйлаганнарын 1амәлгә ашырырга берәү дә комачауламаячак. Иң элек ул шифоньер янына килеп яка эчке киемнәрен сайлап алды һәм ашыга-кабалана киенде Күлмәгенең дә бәйрәмгә кия торганын сайлады. Хәзер аларны саклап торуның кирәге калмады Идәндә яткан киемнәрен җыеп ваннага, башка керләр астына яшереп куйды Ванна бүлмәсеннән чыкканда ишек гәбендәге өчьяклы көзгегә күз саллы. Чәчләре тузгыган, йөзе таушалган, муеннарында кара таплар шакшынын үпкән эзләре. Аларны тәртипкә китерергә кирәк Күп уйлап гормастан, массаж тарагы белән чәчен тарарга кереште. Чәбәләнеп беткән чәчләрне көчкә тәртипкә китерде Аннан ашыгып биген, муеннарын юды Монысы мәшәкатьле булмады, мул игеп пудра сылады да. кулы белән ышкып тигезләде. Җинаять эзләре калмады, йөзе, тәне дә ап-ак булып китте И-их! Күңел җәрәхәтләрен дә шулай гиз генә юып алып булса икән?! Кызганыч, булмый шул. Хөрмәт, юк-юк. алай гына түгел, бүгенгәчә мәхәббәт саклаган кешеңә хыянәтне мәңге юып аласы юк. Ленар теләсә ни эшләсен, Гөлфия үз-үзен барыбер кичерәчәк түгел. Димәк, бер генә юл кала. Юлда кайтканда уйлаган ниятен гамәлгә ашырасы. Гөлфия алгы якка чыкты, үзенә кирәкле шешәне сайлап алды Кулы белән бөкесен тартып карады, булдыра алмады, тешләре белән кысып суырып чыгарды Андагы сыекчаны стаканга агызды. Стакан гула язды Аны кулына алды һәм. ни эшләгәнен үзе дә аңламастан, яңадан көзге янына килде Б Көзгедән ап-ак йөзле чибәр, мөлаем хатын карап тора иде. Гөлфия үзенең шул сурәтенә күпмедер мизгел тын гына төбәлеп торды. Күзләреннән. ихтыярсыз, яшь тамчылары тәгәри башлады. Ул аларны туктату өчен күзләрен кысып, йомып карады, алар тыелгысыз тәгәри, күз алдын томалый бирде, көзгедәге сурәте томан артында кала барды. Шулай да аерыла алмый карап торуын дәвам итте, күңелендә инде ничәнче кабат бер үк фикерләр әйләнде. Юк. бернәрсәгә дә үкенми инде хәзер. Фани дөньяда ни рәхәт, ни шатлык күрде? Ленарны өзелеп яраткан иде, әнисе әйтмешли, тәкъдирдә язылмаган булган икән, гомерлек үкенеч кенә калды. Шул үк тәкъдир аны Назыйм белән кушылдырды — ни күрде? Аның теләген үтәп, керләрен юып, аш әзерләп айлар, еллар узды. Рухи уртаклык кая, араларында эчке якынлык та булмады: иренең җаны, тәне дә салкын иде аңа. Башын бер бәйләгәч, балалар тугач, бәхетен барыбер табар өмете калмагач, яши бирде. Стаканын авызына якын китерде: хәзер, хәзер. Тагын бер мизгел генә кәгә дә. балаларын гына күз алдына китерә дә... Ярый әле. алар өйдә юк. кышкы каникулга чыгуга, аларны авылга, әнисенә илткән иде. Алар янында булса... Алар, Назыймга ышаныч юк, әнисе янында торып калырлар. Хәзер ни әйтсәң дә, зурлар, кулдагылар түгел инде. Кызганыч та бит, ләкин ни эшләмәк кирәк. Әнисе, тормышның әче-төчесен татыган булса да, нык әле. бирешмәс, балалар хакына үзен кулга алыр... Аны аңлар һәм кичерер. Кинәт күкеле сәгать — әниләренең туй бүләге кычкыра башлады: бер тапкыр, икс. өч. Назыйм кайтырга сәгатьтән артык кына вакыт калды: бүтән сузарга ярамый. Ул янә стаканын авызына китерде. Борынына тәмсез ис бәреп керде... шектә озын-озын кыңгырау чыңлый башлады. Ул стаканын көзге алдына куйды һәм ишек ягына борылды. — Кем?—дип сорады. Шуннан соң гына аңлап алды, дәшмәскә иде бит аңа. Шалтыратучы борылып киткән булыр иде. Планнары бүленде. Хәзер соң инде, өйдә икәнен белгерткәч, ачмыйча булмый. — Гөлфия, кая югалдың син бүген? Ач әле тизрәк.— Шалтыратучы Җәвидә иде. Гөлфия дәшми-тынмый гына ачкычны борды һәм керүчегә юл бирер өчен арткарак чикте. — Кая югалдың син бүген? — Керешкә Җәвидә соравын кабатлады. Бүген өченче кабат киләм инде. Ни эштә, ни өеңдә юк. Берәр нәрсә булдымы әллә? — Кичә Калинин колхозына барган идем бит. Анда парторг алмашынды.— Ул нәкъ Хәлимов өйрәтеп җибәргәнче сөйләде.— Бүген ике араларында партия документларын, эш алмашу булды. Шуңа тоткарланырга туры килде. Яңа кайтып кердем. Мин әллә ниләр уйлап бетердем.— Җәвидә кыстаганны да көтмичә, җылы итекләрен салды, бүлмәгә узды. Гөлфия аңа иярергә мәҗбүр булды. — Сине Хәлимов чакырмадымы? —Аңа сынап карап торгач. Җәвидә янә башлады.— Берәр нәрсә сорамадымы? Юк.— диде Гөлфия. - Ул авырый бит. Кайдан беләсең? — дип сорады ашыгып Җәвидә. Шунда ук күңеленә шик керде.—Кичә күркә кебек кабарып көн азагынача утырды, бер чите дә китек түгел иде әле. Мин кеше әйткәнне әйтәм.— Гөлфия хатасын сизеп, аны тиз-тиз төзәтте. И — Кем әйтте? Җәвидә өчен бу бик мөһим иде: күрмәгән, әмма белә Кайдан9 — Гамир иртәнге якта колхозга шалтыратты. Ул әйтте. Парторглар арасында алыш-биреш ясатып кайтырга да кушты Шөкер.—диде Җәвидә. Ул бушанып калды, якындагы урынлыкка утырды. Югыйсә, котым очкан иде — Нәрсә булган тагын? — Гөлфия аның ни өчен курыкканын белә иде. әмма моны сизмәгәнгә сабышты—Тагын бер-бер «ЧП» булганмы әллә? — Кичә синең, минем белән булганы да бик җиткән. — Анысы «ЧП»га керми бит,—диде Гөлфия. Беркем берни белмәде. Белмәде, .тиде Җәвидә иреннәрен бөреп, аны үчекләгән кыяфәттә. Хәлимовның яллы эте анда булган шул — Кит аннан! Гөлфия гаҗәпләнгән булды Кем булган? Гөлфиянең соңгы вакытларда якынаеп, дуслашып киткән Җәвидәне күрәсе дә килми иде бүген. Бу хәлгә аны ул төшерде бит. Аңа ышанып сүз кузгат маса. бүген күргән хурлык, түбәнчелеккә төшәр идеме ул? Икейөзле! Хыянәтче! Аның серен алды да, Хәлимовка менеп әләкләде. Хәзер үзен акламакчы янәсе, тыңлап торганнар. Үзен аклау өчен башкага сылтый. Әмма Хәлимов аның барын ачып биргәнен әйтте бит инде. Кем? Үзе өчен әһәмияте калмаса да, Гөлфия моны сорарга тиеш иде. Бәлки, чынлап та. Гамир анда булгандыр Ул алар турында кереп әләкләгәч. Җәвидә дә чишелт әндер. Бу хакта мин дә баш ваткан идем, тапмадым Ленар бик ансат чиште: безне Гамир тыңлап торган. Бу Гөлфия күздә тотмаган яңалык иде. Ленар моны кайдан белә? дип сорарга мәҗбүр булды ул. - Менә сиңа! Җәвидә ике кулы белән ботына чабып куйды Бездән бигрәк аңа кагылгач, ничек белмәсен инде. — Син әйттең, димәк, диде Гөлфия Кайчан, ничек күреп өлгердең әле? Итәгеңә ут капкач ничек кенә өлгерәсең әле. диде Җәвидә. Кичә ничек кабалаш анны белсәң иде син. Гөлфия уйлана калды. Ничек була сон әле бу? Ул баштан Хәлимовка барып сөйләп биргән, аннан Ленаргамы9 Бу аның башына сыймый иде Безнең сүзләр, бәлки, беренчегә барып та җитмәгәндер әле?! Мәсьәләт ә ачыклык кертү өчен ул юри бу сорауны бирде Юкка гына кабаланасы ңдыр. • Аны син миннән сора, - - диде Җәвидә кызуланып күкрәгенә сугып алды. Кичә төш узуга мине чакыртып алды, әйткәннәребезне сүзгә сүз кабатлап күрсәтте. Ә син нәрсә дидең? Гөлфия бу сорауны юри бирде: ни дияр9 Алдан аларны сатканын танырмы, юкмы9 Нәрсә диим? - Җәвидә кинәт урыныннан торып басты, ашыгып сөйли башлады. Сөйләдек дияргә минем башыма тай типмәгән бит. Юк. андый сүз булмады, дидем. Ул җикерергә, янарга тотынды: КГБдан чекистлар китертәм дип тә куркытмакчы булып карады. Котым ботыма ГӨште, әмма барыбер әйтмәдем. Нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты Җәвидә тырышып-тырышын җинаятенең очып яшереп маташа. - Сип бая безнең өстән Гамир әләкләгән дидең. Моны нәрсәгә нигезләнеп әйтәсең? Җавидәнең үз гаебен өстснә алырга исәбе юклыт ы аңлашылды Инде иң аллан улмы. Гамирмы кереп әләкләгәнен генә ачыклыйсы калды Надя китапханәне беркайчан буш калдырмый, буфетка кергәндә дә безнең пшене чыгарып бикләп калдыра Болар сиңа билгеле бит. Бу кадәресе ул әйтеп тормаса да мәгълүм. Гөлфия башкасы хакында уйлады. Җәвидә Ленар турында сөйләгәнне Хәлимовка җиткергәч, ни күзе белән аның үзе каршына бара алган? Бу кадәресе акылга сыймый торган эш. Ленарны кисәтеп кую аның хәлен күпкә катлауландыра. Ул Хәлимовка бар дөресен сөйләгәч, аннан бер нәрсәне ялынып сорады: Сафинга үз теләге белән районнан китәргә мөмкинлек бирсен. Хөлимов ризалык бирде. Алар планы буенча моны көтмәгәндә эшләү күздә тотылды: беренче секретарь кинәт кенә чакыртып ала, бу фактларны китерә. Болар Сафинны эштән бушатуны сорап гариза язарга мәҗбүр итәргә тиеш. Алдан бу хәлләр турында белгәч. Ленар өчен көтелмәгән удар булмый инде. Бу очракта Сафин әзерләнеп куйган инде, тагын мөгез чыгаруы мөмкин. Болай булгач гауга ничек бетәсен Гөлфия күз алдына да китерә алмый. Гөлфия шул хакта уйлап, соравының очына чыга алмый басып тора бирде. Мин аның кабинетыннан чыгуга сине эзләдем. Тапмагач Камышлыга. Ленар янына киттем. Аның белән бергә дә сине эзләдек. Без генә түгел, бүтәннәр дә эзләде. Кемнәр?—дип сорарга мәҗбүр булды Гөлфия. Дөресен генә әйт әле. Гөлфия, кичә, бүген бу мәсьәлә буенча ул сине чакырмадымы әле? - Җәвидә аның соравына җавап биреп тормады. башкасы мөһим иде. Чакыртырга тиеш идеме? — Сорауга каршы сорау куйды Гөлфия Чакырса ни? Беренче секретарь кеше урам хатыннары шикелле сүз куып йөрмәс инде. — Ул моны болай гына калдырыр дисеңме?—Җәвидә иреннәрен турсайтты. Хезмәттәшенең кичәге сүзләргә әһәмият бирмәве аны борчуга салды.— Мин аның сиңа нинди мәкерле планнар корганын белмим, әмма бер нәрсә ачык. Миннән безнең сүзләрне ала алмагач, бар авырлык сиңа төшәчәк. Артыннан сөйләгән сүз өчен шулай үч куып йөрмәс инде,— дигән булды Гөлфия кабат. Ул һаман Хәлимов белән хурлыклы килешүенә ышана иде. Максатына ирешкәч. Ленардан арынгач, артыгы белән җиткән. Җәвидәне дә, эш эзләргә үзенә калдырып, чыгарып җибәрергә риза булды инде. Ахмак,— диде Җәвидә кашын-күзен җимереп.— Син аны белмисен әле. күрмәгәннәреңне күрсәтер. Ул бит ерткыч, тиран Нәрсә эшләр?- диде Гөлфия, кызыксыну күрсәткән булып,— Кычкырыр, җикерер Җәвидә шикләнмәсен өчен ул Хәлимов өйрәткәнчә кәмит уйный бирде.— Аңа без күнеккән инде. Безнең хакта сүз булуы да мөмкин түгел, без икебез дә яндык, артыбызга тибеп озатачак. Шуннан артыгын ни эшли ала?—диде Гөлфия Мин дүшәмбедән үк аңа гариза язып керәм: китәм. Әйе, аңа безнең ишеләр кирәкми.— Җәвидә аның белән килешүен белдерде. — Без ярар, ә Ленар? Безнең сүз аркасында ул да яначак бит. Ул теге сүзләрен безгә ышанып сөйләгән иде. Без аны саткан булып чыгабыз. — Син нәрсә тәкъдим итәсең? - Ул. савыгып эшкә чыгуга, сине чакыртачак. Миннән алган шикелле допрос алачак. Сине куркытыр, янар. КГБдан чекистлар китертәм, дияр Андый эшкә ул сәләтле, әллә ни уйлап чыгарыр. Безнең сүзебез бер генә булсын: әйтмәдек, андый сүз булмады. Гамир ялагайланып уйлап чыгарган дияргә кирәк Теләсә кем милиция, чекистлар алдында да. — Ул ышаныр дисеңме? Ышанмый, беләм. Ул беркемгә дә ышанмый. Әмма без моның белән Ленарның хәлен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә алабыз. Бәлки, ул яхшылык белән котыла алыр Гөлфия дәшмәде. Шул арада күкеле сәгать тагын телгә килде, бер мәртәбә кычкырды — Озакламый Назыйм кайта, минем чәем дә куелмаган.— диде Гөлфия һәм кухня якка чыкты. Бәлки Җәвидә шуннан соң китәр — Бүген сине саклый-саклый туалетка да кермәдем, ант әгәр,— диде Җәвидә һәм ваннасы, туалеты уртак булган бүлмәгә кереп китте Гөлфия Җәвидәнең китәргә ашыкмавын чамалады. Чынлап та. чәй куярга кирәк, ансыз озатып булмый. Назыйм да аракыга ябышмаса. кайтыр вакыт якынлаша. Гөлфия чәй әзерләргә диеп кранны ачты, газны кабызды. Су алырга дип чәйнеген тотып килсә, кранда су юк булып чыкты — Мин колонкага суга барып киләм.— диде ул һәм чиләк тотып чыгып китте. Җәвидә ванна бүлмәсеннән чыгышлый көзге алдына туктады, кыяфәтенә күз салды. Борынына ниндидер сасы ис бәрелде. Нинди ис бу? Мәчеләре булып, пычратканмы әллә? Борынын тартып-тартып иснәде, якын тирәдә күз йөгертә башлады. Шулчак көзге тартмасы өстендәге стаканны күреп алды. Нәрсә бу? Кулына алып иснәп карады. Исе җирәндергеч сасы Ул стаканны урынына куйды, көзге янындагы шешәне күтәреп этикеткасын карады. Уксус катнашмасы. — Бәтәч.— дип куйды Җәвидә үз алдына. Мие аша яшен тизлеге белән уй йөгереп узды. Куркуыннан чак шешәсен төшереп җибәрмәде. Димәк... Беренче мизгелләрдә ул уксусны түгәргә уйлаган иде. аннан бу фикереннән кире кайтты. Юк. аның үзенә сизүен белдерергә ярамый, бар да искечә калсын. Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Ул тиз генә зал якка үтте, урындыкка утырды. Ишектә Гөлфия күренде — Дускай, ни булса да безгә икебезгә дә гариза язып китәргә кирәк Аның артыннан кухняга кергәч, ул шул хакта сүз башлады. Шуннан да яхшысы юк Җибәрер микән соң? — дип шик белдерде Гөлфия. — Эшлим дисәң дә тотмаячак ул,—диде Җәвидә ышанычлы итен — Бая киресенчә дигән идең, дип куйды Гөлфия буйсынучан тонда. Синең кайсы киңәшеңне тотарга соң? — Анда барын да уйлап җиткермәгәнмен, диде Җәвидә. әвидә үзләренең хәле тагын да катлауланганын серкәле стаканны тотуга аңлады: Гөлфия «чишелгән». Хәзер, ике ут арасында калганын аңлагач, агу эчеп котылырга исәпләгән. Гөлфиянең хыянәтче булганына ышанасы да килми Ләкин бу булган. моны аның бүгенге тотышыннан ук чамаларга мөмкин. Ул Хәлимә* втан куркып калган, димәк. Хәер, белмәссең. Хәлимов барына әзер. Бәлки ул аны «сатып алгандыр». Ул да бит бер тун сорап аның белән башын бәйләде. Аннан котылырга әмәл тапмады, вакытында араларны кырт кисәргә тәвәккәллеге җитмәде: иреннән колак какты Ул ярар, кешегә зыян итмәде. Гөлфия бит аны. Ленарны да нинди кыен хәлгә куя хәзер аларга карата Хәлимовның хөкем карары чыгарылгандыр инде Билгеле. Гөлфия Хәлимовка уку залында булганнарны гына танымагандыр. Андагы сүзләр, ул таныса-танымаса да. Хәлимовка мәгълүм. Аның өчен генә серкә эчәргә әзер тормас иде. Ленар аңа сөйләгәннәрнең барын җиткергән булса? Бу галимнәрчә әйтсәң, алар өчен катастрофа дигән сүз. Гөлфия шуларны соңыннан аңлаган һәм котылмакчы күрәсең Ул да. үзләре дә кызганыч Ленар мең кат хаклы үзләре теләгән темага 7* 99 Җ фикерләрен әйтергә дә хокуклары булмагач, кем соң алар? Билгеле инде, ирекле тоткыннар! Уйлары үз язмышына әйләнеп кайтты. Хәл шундый кискен борылыш алгач. Җәвидә ни эшләргә тиеш? Хәлимов. ул таныса, аны Гамир. Гөлфия белән дә очраштырачак, сорау алачак. Алар әйтеп торганда аңа ансат булмаячак. Ләкин ул бер нәрсәне белә: аны да сындырса. Хәлимов бар көч белән Сафинга ябырылачак. Юк, теләсә ни булса да. алдагы сүзләреннән читкә тайпылырга ярамый аңа. Шул чагында гына, файда итә алмаса да. Ленарга тагын да зыян китермәскә мөмкин. Ленар ни эшләргә тиеш? Әмма аңа бу шартларда саклык чаралары күрергә кирәк. Боларына аның башы ирешми. Үзе әмәлен тапса гына. Әмма аны Гөлфиянең хыянәте хакында кисәтеп кую кирәк. Бәхеткә рәис бу юлы да идарәдә туры килде. — Бүгенгә свидание билгеләмәгән идек шикелле,— дип усал көлемсерәде Сафин, аны күргәч. Шаярта торган чакмы соң.— диде Җәвидә эчтән сызып.—Хәл тагын да катлауланды бит. — Беләм.—диде рәис төксе генә.— Күптән түгел генә минем янда Камил булып китте. Мин аңладым. Камилның бу тарихка нинди катнашы бар? — дип соравын кабал лады Җәвидә. Сафин күпмедер төтен суыра бирде, дәшмәде. Җәвидәгә билгесезлек газап иде, әмма пагын кабатларга батырчылык итмәде, халәтен ул күреп тора ич. Ниһаять. Сафин ачыклап бирде. Бүген Камил Казаннан кайтышлый Хәлимовлар яныннан узып бара икән. Гөлфия Хәлимовлар йортыннан килеп чыккан. — Ә-ә-ә!—дип сузды Җәвидә һәм авызын ачкан килеш бермәл дәшә алмый горды—Чынлапмы? — Камил юри сөйли торган малай түгел.— Сафин сул кулы белән иягенә таянды Соңга калып булса да. акылга утырды. Эчми дә. Бәлки аңа охшаган кеше генә булгандыр? Җәвидә ис китүдән һаман айнымаган иде әле. Фикер йомгагының очы тәмам чуалды. Әлегә кадәр ул Гөлфияне куркытып сөйләгәндер дип уйлады. Яки «Җәвидә сөйләде инде», дип алдап серен ачкандыр нәтиҗәсен чыгарган иде. Хәлимовның өенә бару бөтенләй башка хәл. Димәк, ул моны ирекле эшләгән. Аларның бу бәйләнешләре бәлки алдан ук килә, ул шпион кебек аңа электән үк сөйләп килгәндер. Ул чагында ни өчен Хәлимов аларга бәйләнмәгән: күбрәк серләрен алу өченме? Шулайдыр, мөгаен. Икенче ягы да бар: тиктомалдан кузгатса. Гөлфиянең хыянәтче икәнлеге ачыклана бит, җаен көгкән. Китапханәдә сөйләшү кулай сәбәп булып чыккандыр. Гөлфия үзе сүз башлады: бу чынга якын. Аны һәм Ленарны батыру, үзе акланып калу өчен иң җайлы вариант. Алай дисәң, соңгы планеркаларда Хәлимов Гөлфиянең канын күпме суырды. Киңәшмәдән чыккан саен яшеренеп күпме кайнар яшен түкте. Юк. боларын ул Җәвидәгә күрсәтү өчен генә ai ызмагандыр. — Охшаш кына түгел, үзе булган.—диде авыр сулап. Камил аны туктаткан, янәшә сөйләшеп барганнар. Әйтүенчә, чырае качкан булган, йөзен гел яшерергә тырышкан. Миңа тагын бер нәрсә аңлашылмый.— диде Җәвидә.- Камил моны кайта-кайта ук кереп сөйләгән. Ул бит кичәге хәлләрне белми. Сине көнләштерер өченме? — Син аның Хәлимовка нинди үчле икәнен белмисеңмени?! Җәвидә тын калып шактый утырды. Бәлки охшаш кеше генә булгандыр дигән соңгы өмет чаткысы да сүнде. Ә син Гөлфиянең аңа сөйләгәнен кайдан белдең? — Тәмәкесен соңгы кабат суырып көл савытында сүндергәч, игътибарны аңа күчерде. — Мин аны бүген төш узганчы эзләдем, эштә булмады. Квартирасына да өч тапкыр бардым. Соңгысында гына кайткан иде Димәк, ул аңа кадәр Камил күргән йортта булган. — Анысын син хәзер генә белдең, диде Сафин.— Ә чишелгәнен нәрсәдән чыгып әйтәсең? Ул уксус эчәргә әзерләнгән булган.—Ул бүленеп торды һәм очлады. Ярый әле барып кердем Шул гына җитмәгән иде. диде Сафин иреннәрен турсайтып.— Алдан саткан, аннары котылмакчы булган - Ленар Салихович, -диде җәһәт кенә Җәвидә. Буласы булган. Сез дә аны кысмагыз инде. Сез берәр усал сүз әйтсәгез дә. фаҗига котылгысыз. Син нәрсә? Сафин аңа шундый усал итеп карап куйды. Җәвидә куркып китте. Мине хатын-кыз белән сүз куып, сугышып йөрер дип уйлыйсыңмы? Вөҗданы хөкемдар аңа Ул үзе дә моны авыр кичерә.— дип баягы фикерен дәвам итте Җәвидә Дөнья белән хушлашыр! а аңа бер авыр сүз җитә Хәзер, бөтен козырь карталар Хәлимов кулында Сафин өстәл артыннан чыкты, аның янына туктады. Хәер, бу тозактан ычкыну өчен, минемчә, бер юл гына кала: аннан гафу үтенергә. Ничек? Җәвидәнең күзләре зур булып ачылды. Бар гаепне синен өстеңә генә аударып калдырыргамы ’ Син шуны аңла. Җәвидә. диде Сафин аның каршына тукталып. Миңа син алай да. болай да ярдәм итә алмыйсың Шулай булгач, кичә әйткәнне генә кабатларга кала: бу уеннан чык — Сине ялгыз калдырыргамы? Аның кулында аппарат Ирләрчә сиңа кара-каршы үзе генә чыкмый бит ул. шул аппараты белән бергә ябырыла. Андый һөҗүмгә берәү дә чыдамый Ә минем чигенер урыным юк һәм моны теләмим дә. Аның каршына тезләнмим. Димәк, бер генә юл кала: көрәшергә! Ни булса да, хәзер мин синең белән Ленар Салихович Ул кинәт исенә төшереп, сумкасын ачты һәм аңа бер дәфтәр алып бирде Монда Хәлимовнын бар этлекләре язылган Ул Хәлимов кулына эләксә. үшәмбе көнне иртән Гөлфия эшкә гадәттәгедән күпкә иртәрәк килде. Җн 1 әкчеләрне кабул итә башлаганчы беренче секретарь белән сөйләшеп калырга иде исәбе Хәер, сөйләшәсе калмаган, эштән китү турындагы гаризасына имза, ягъни рөхсәт тамгасы салдырасы гына Назыймга бу хакта сиздермәде әле. гаризасын эшкә килгәч. тәрәзәдән Хәлимовны күзәтә-күзәгә язды. Хәлимов гаризаны шактый озак укыды, аннан күзлеген салып ана карап торды. - Парт кабине! мөдире Хәйдәровнын тагын бер айдан пенсиягә кнтәсен беләсең бит. диде ул һәм күзлеген, ниһаять, өстәлгә куйды, гадәт буенча бармак буыннарын шартлатып чыкты. Син аның эшен кабул и I әргә әзерлән Мин монда бүтән бер көн дә эшләмәячәкмен Гөлфия тулган, сытылырга торган җимеш шикелле иде -Калу турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Хәлимов башын күгәреп аңа янә сынап карады Угыр. диде ул салмак, әмма боеру iонында Гөлфиянең боерыкны үтәвен күзә1С11 горды Так. ул тат ын уйланып алды һәм бүтән сүз ЭЙтмөстән. өстәл тартмасын ачты, ачкыч бәйләме чыгарды, анын а гдына куйды Гөлфия аларны таныды геге вакытта фатир соратанда аларны күрсәткән иде бш РАПО өчен махсус iөзелгән йортның өч бүлмәле Д фатиры ачкычы иде алар. Аны бүлгәндә үзләренә ике бүлмәлесе дә эләкмәгәч, ничә көн елап беткән иде. Хәзер төшенә дә кермәгән фатир ачкычларын күргәч, тәненә каз бөрчекләре бәреп чыкты, җилкәләрен җыерып куйды ачкычның ни бәрабәренә икәнен белеп тора Шуңа күрә ачкычларга таба әйләнеп тә карамады. — Алай бик настаивать итсәң, тотмабыз, билгеле.— Халимов үзен тыныч тотып сөйләде.— Әмма бүген, хәзергә син миңа кирәк әле.— Гөлфиянең еларга җитешеп челт-челт күзләрен йомгалавын күреп ашыгып өстәде Курыкма, сиңа берәү дә бер сүз әйтмәс, кагылмас та. — Мин монда бүтән эшли алмыйм,—дип кычкырып елап җибәрде Гөлфия. — Тынычлан. Гөлфия.—Хәлимов тәмам йомшап төшеп аны үгетләргә кереште.—Квартираң булды. Эшкә теләгән җиреңә китәрсең. Әмма бер нәрсәне аңла: бу гауганың очына чыкмыйча мин сине барыбер җибәрмим. — Сез бит Сафинга тимәскә вәгъдә бирдегез, — диде Гөлфия яшь аралаш.—Тимәгез аңа. зинһар. — Тимим мин аңа,— Хәлимов үзенә болай хәтеренә төшерүне кабул итәргә күнекмәгән, ачуы чыкты. — Бөтенесе синең белән килешкәнчә кала Ул соңгы сүзләренә аерым басым ясады.— Әмма аның минем районда эзе булмаска тиеш. — Минем белүемчә, аның каты шелтәсе бар, андый җәза бирелгән коммунистларны, гадәттә, җибәрмиләр. Башка җирдә дә алмыйлар. Яхшылык белән китәр. Чип-чиста. Шелтәсен алып җибәрәм. Бары китеп кенә олаксын. Ничек әйтәләр әле: дүрт ягы кыйбла! — Минем белүемчә, ул ярдәмче хуҗалыклар белән тәҗрибәсен төгәлләү алдында. Шуның буенча диссертациясен дә яза иде Гөлфия аның турында сөйли башлагач, кызып онытылып китте, ике көн элек булганнарның авыр тәэсирләре, кыска вакытка гына булса да, исеннән чыкты.— Аңа күпмедер вакыт кирәк булуы ихтимал. Хәлимов аның сулыш алуын, үзен иркенрәк тота башлавын шунда ук чамалады һәм бармагын аңа таба селкеп торды. Миңа андый ученый кирәкми, минем сүзне тайпылышсыз үтәүчеләр генә кирәк. Хәлимовның соңгы сүзләре Гөлфияне реаль чынбарлыкка әйләндереп кайтарды, тирән тын алды. Хәлимов аның белән хәзер шикләнмичә сөйләшә башлады. Хатынның психологик шоктан чыкканын чамалап өлгергән иде инде. — Бер ташлама ясасаң, икенчесен дә сорыйсыз. Әмма бу мәсьәләдә мин бүтән бер адым да чигенмим. Китеп олаксын! Син аңа шуны минем шәхескә кагылмый гына аңлатырга, миңа гариза кертүенә ирешергә тиеш. Гөлфияне каты курку биләп алды. Авызын ачты, тик сүзе генә чыкмады. — Мин моны булдыра алмыйм,—дип танырга мәҗбүр булды ул. Хәлимов әңгәмәдәшенең һәр хәрәкәтен күзәтә, халәтен аңлап тора иде, тагын тавышын түбәнәйтте. — Булмый икән булмый, алдан әйтүең яхшы. Аның белән сөйләшер кеше табылыр. Хәлимов, тынычлану өченме, кабинеты буйлап йөреп килде. — Синең өйдә бөтенесе нормальме? — Ул аның карашына тукталды, әмма инструкторының башын аска июен күреп арырак үтеп китте. Аны тынычландыру өчен, җавабын да көтмәстән өстәде Бөтенесе без синен белән килешкәнчә эшләнәчәк. Ә теге бөдрә баш ахирәтеңнең минем райкомда бүгеннән эзе калмаячак. Ашаган табагына төкерүче ул. Гөлфиянең мие аша, яшен тизлеге белән куышып, сораулар узды. Ул аңа дөресен сөйләгәч ничек әле табагына төкергән? Җәвидә табакка төкерүче, ә ул, Гөлфия кем? Шундый ук кеше түгелме? Ни өчен ул Җавидәне куа да аны калдыра? Монда ул аңлый алмаган нәрсәдер бар? Нәрсә ул? Уйлана горгач, ул бер фикергә тукталды һәм тәне суынып китте: димәк, Җәвидә әйтмәгән! Менә ни өчен Хәлимов аны куа Ул үзе генә ана бар белгәнен сөйләп биргән икән... Сиңа ни булды? Хәлимов аның халәтен чамалый иде, билгеле- Йөрәк даруы кирәкме? Чәй бирергәме әллә? — Әйткәнен дә көт- мәстән, ул графиннан чынаякка чәй агызды, аңа сузды. Гөлфия чынаякны сузылып алды, чынлап та авызы кипкән иде. Аны авызына китергәндә чәй чайпалып түгелде. Эчә башлагач, җамаяк кырые тешләрен тиеп шыкылдады. — Бәлки «скорый» чакыртыргадыр?—диде Хәлимов, аның хәленә керешеп. — Кирәкми. - Чәйдән бушаган җамаягын өстәл кырыена куеп әзрәк сулыш алгач кына сөйләрлек хәлгә килде Гөлфия.— Мине бүтән бернигә дә катнаштырмагыз, зинһар,—диде калтыравык тавыш белән. Хәзер үк җибәрмәсәгсз. ял бирегез. Анысы бүгеннән була, ал гына. Күченү, урнашу өчен болай да отпуск кирәк сиңа Гөлфия бүтән сүз әйтмәде, чыгарга борылды. Ул чыгуга, беренче кабинетына Гамир кереп китте. Гадәттәге планерка вакыты җиткәнлектән, Гөлфия туры кече залга үтте. Аның артыннан диярлек Гамир Харисов белән Хәлимов та керде - Борынгылар ничек әйткән әле: үксез бозау асрасаң авызың-боры- нын май итәр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр. Хәлимов планерканы шул кереш сүз белән ачты. Гомеренә булмаган хәл. саф татарча башлады. Гөлфия, куркудан, башын аска иде - Безнең арада да андыйлар бар икән. Ул русчага күчеп дәвам итте Кайберәүләрне урамнан тогын кергән шикелле, хәзерлексез килеш эшкә аласың, өйрәтәсең, укытасың, ул сиңа аш урынына гаш ата. Райкомда үткән атна азагында булган хәлне күпчелек белми иде. залдан гаепленс эзли башладылар, як-якларына карандылар. Барысы Гөлфиягә тукталды. Ул йөзен яшерер урын тапмады Сез алай читләтеп сөйләп маташмагыз инде. Җәвидә ялт урыныннан сикереп торды, чатлатып татарча тезеп кипе: Сүз минем хакта бара икән, битегездә шәм янмаса. фамилиямне әйтегез. Эшне белмәвемне яшермим, үз кирәгегезгә чакырдыгыз. Бу йортта эшне белүчеләр кирәкми дә: йә тәлинкә тотучылар, йә башкача яраучылар гына кирәк. Мин дә шундыйларның берсе буларак килеп эләктем Мондагы тәртипләр белән килешә алмасам да, вакыгы җиткәнче дәшми яшәдем Инде көне җитте мин китәм. Әмма хаклыкны йөзегезгә әйтеп китәм. Әйе, бу ашаган габакка төкерүдер. Ләкин сез хакыйкать өчен көрәшүчеләрнең намусына төкергәндә, аларны таптаганда бу адымым өчен мин нигә газапланырга тиеш әле?! Ул пауза ясап тын алды, фикерләрен туплады булса кирәк. Әйе, мин китәм. Ул карашын заллыгы хезмәттәшләренә күчереп, ашыгып ялгап китте. Үзенә күп сөйләргә ирек бирмәячәкләрен чамалый иде, авызыннан ташкындай сүз аттырды Тормышның ачы хакыйкатен аңлап китәм. Халык өмет белән караган бу йортта намуслы, әдәпле кешегә урын, гаделлек тә юк Монда зиначылар, эчкечеләр, ялагайлар штабы Шундый булмаган кешеләргә районда эшләргә, яшәргә дә ирек бирмиләр. Мин шуны аңлап, йөзегезгә бәреп, намусымны акландырып китәм бу йорттан Кече залда чебен очкан тавыш та ишетелерлек иде. Берәү да тын алганын сиздерергә дә җөрьәт итмәде. Тагар хезмәткәрләр, котлары алынып, аның һәр сүзен йогып калырга тырышты. Урыслары, мәгънәсен андамаса да. сүзнең бик зурдан купканын райком эчендә моңарчы күрелмәгән җәнҗал барганын яхшы чамаладылар, күзләрен зур ачып инструк тор чыгышының эчтәлеген аңларга тырыштылар. Тик аларга кая, татарларга да ул ни әйтергә теләгәнне отып өлгерүе кыен, Җәвидә пулемет кебек сиптерде. Хәлимов, Җәвидәнең беренче сүзләрен ишетүгә бермәлгә югалып калды. Байтак еллар аны үзенең кәнизәге итеп кенә күргән,~ курчак итеп кенә йөрткән хатында мондый кискенлек, тәвәккәллек, гайрәт, нәфрәт барын күз алдына да китермәгән иде. Бу тойгыларыннан арынгач кына аның ни сөйләвен аңларга тырыша башлады. Мәгънәсе миенә барып җиткәч, бурлаттай кызарып чыкты. — Молчать. .. мать.— Ул бар куәте белән өстәлгә китереп сукты, урыныннан сикереп торды.— Партия — чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы. Син — аңа кереп оялаган корткыч күсе. — Ә сез партбилет артына яшеренеп ятучы эчкече, ришвәтче һәм намус төшенчәсен югалткан эгоист, кешеләрне канын эчүче деспот. Үзегез әйтмешли, тупица. " r-i, — Вон моннан!—дип бар тавышына җикеренде Хәлимов.— Харисов, нәрсә авызыңны ачып утырасың. Чыгар аны. Акылын җуйган юләр ич ул. Харисов эһ иткәнче Җәвидә янына килеп җитте, шунда ук җиңенә ябышты. — Син бик күп акыллы, намуслы кешеләрне таптадың, чөнки алар синең колың, тоткының булырга теләмәделәр,— дип кычкырды Җәвидә Ләкин алар өчен җавап бирергә туры килер, суд залында булмаса, намус хөкеме алдында. Хакыйкать барыбер өстен чыгар. — Нәрсә басып каттың. Харисов.—дип җикерде Хәлимов.— Чыгарыгыз аны залдан. Фәхриев, Жемков булышыгыз аңа. Булышырга милиция чакыртыргамы әллә?! Фамилияләре аталган инструкторлар шул минутта Низамова янына йөгереп килеп җиттеләр, аның икенче җиңенә ябыштылар. — Кагылмагыз миңа.— дип чәреләдәвек тавыш белән кычкырып җибәрде Җәвидә.— Мин үзем чыгам.—Ул гайрәтләнеп ирләрдән кулларын тартып алды, кулларындагы редикюлен ачып дүрткә бөкләнгән кәгазьне алды, җәйде һәм Халимовка таба очырды Менә гаризам, үз теләгем белән китәм. Әмма исендә тот, иптәш Хәлимов, миңа һәм Ленарга берәр зыян килсә, унбиш еллык җинаятьләреңнең барысы да дөньяга чыгачак. Ул үзе залны ташлап чыгып китте. Хәлимов күпмедер авыр-авыр сулыш алды һәм таралырга боерды. Аппаратчылар тавыш-тынсыз гына залпы бушатты, беркем дә авыз ачып сүз әйтергә батырчылык итмәде. Гөлфия дә башкаларга карарга куркып, башын аска иеп. ашыгып кабинетына керде. Шул арада Надя килеп җитте. — Сөенечкә нәрсә бирәсең? — диде ул татарчалап. Йөзендә шатлыклы нурлар балкып тора иде. Ул бит планеркада катнашмый шул. Гөлфия аңа берни аңламый карап торды, әмма сөенергә ашыкмады, хәтта ни хакында сүз баруы белән дә кызыксынмады. — Хәким Нуровичта ачкычларыңны онытып калдыргансың.—Түзмәде. учын җәеп аларны күрсәтте. Үзе аны күзәтүен дәвам итте. Ул моны ничек кабул итәр, шатлыгыннан ни эшләр? Көтте-көтте дә Гөлфиянең чырае ачылмавын күргәч, үз фикерен белдереп куюны кирәк санады,— Безгә беренче каттан биргән иде, икенчесен сиңа саклаган булган икән. Ну, хәзер күршеләр булабыз инде. Күченгәч сөйләшербез. Пока. Гаризасының почмагына беренченең рөхсәт салуын көтеп үз кабинеты белән кабул итү бүлмәсе арасында әллә ничә тапкыр әйләнде: беренчегә бюро әгъзалары җыелган иде. Алар чыгуга, сәркатип кыз аңа аның гаризасын да чыгарып бирде. Виза салдырган гаризасын тотып бухгалтерга төшеп барганда, уйламаган-көтмәгән җирдән, Назыймга тап булды. Ул ашыгыч рәвештә аның янына якынлашып килә иде. Нәрсә бар? дип шөбһәләнеп сорады ул.— Балалар берәр зыян эшләгәнме әллә? Әйдә, тиз! Ул аның соравын, гүя, ишетмәде дә —Безгә фатир биргәннәр икән бит Горсовет председателе сине эзләтә. Ордер язылган, синен подпись кына кирәк - Син нәрсә? Гөлфия бухгалтер бүлмәсенә кергәч, ире дә аңа иярде Мондагы эшләрең калып торсын, аннан соң да өлгерер Гор- советта сине көтәләр. Мин хәзер Бухгалтерга гаризасын тапшырып чыккач, ул ирен туктатты. Шунда гына көт Мин кабинетымны гына бикләп калдырам. Ул җәһәт атлап баскычлар буенча өскә күтәрелә башлады. Үзе уйлана бирде- ул хәзер ни эшләргә тиеш? Намусын таптаган өчен бирелгән бүләкне ничек алырга кирәк—бу үзе вөҗдансызлык ич. Әмма... Хәзер инде буласы булган, ул берниме үзгәртә, кире кайтара алмый. Ә яшәргә кирәк Үзе хакында булмаса. балалары хакына. Агу эчеп, аларны ятим итеп кемгә файда? Дошманнары гына сөенәчәк. Ә квартира белән нишләргә соң? Хәзер ире. балалары белгәч, баш тартса, алар белән дә аңламаучылык килеп чыга Дөресен ул аларга сөйли алмый Сөйләсә ни? Аңа бит болай да квартира тиешле. Бусыннан баш тартса, икенчесен сорарга тиеш. Шулай булгач, теләмәсә дә, ул квартираны алырга тиеш булып чыга. Шул фикеренә тукталгач, ул ашыгып кабинет ишеген ачты, өстәл өстендә Надежда Ивановна куйган җирдә калган ачкычларны алып чыкты. Фатир бүгеннән керергә әзерләнгән: кухня, ваннага кафель ябыштырылган. Бүлмәләрдә паркет идәннәр, чит ил обое белән бизәлгән Кухняга керә торган аралыкта стенага да кием шкафы ясап урнаштырылган, анысының дә такталары полировкалы Моны күргәч, ире. балаларының шатлыгы эчләренә сыймады. Назыйм шунда ук машина алырга китте. Шофер һәм ике хезмәттәше белән тулай торактагы юклы-барлы әйберләрен бер-икс сәгать эчендә күчереп тә куйдылар. Күченү, әйберләрне урнаштыру, җыю-юу мәшәкатьләре белән көн, кич узганы да сизелмәде Назыйм әйбер бушатканда йөкчеләр белән бергә шактый сыйланып алган иде. алар киткәч арлы-бирле буталталады да ятып йоклады Унбер тулгач, балаларны көйләп диярлек яткырды да. үзе дә йокларга әзерләнә башлады. Шулчак, машина тавышы ишетелеп, ишегалдына күз салды. Милициянең тоткыннар йөртә торган «кара козгып»ын күртәч. тәне эсселесуыклы булып китте. Яхшы ният белән килмәгән бу машина: кем артыннан? Әллә аны алыргамы'.’ Куркуыннан коты ботына төште Тәрәзә яңагына сөялеп көтә башлады. Машинадан милиция киемнәре кигән берничә кеше төште. Аларга ак халатлы тагын берәү кушылды Милиционерлар алар подъездына кереп киттеләр Гөлфиянең шиге татын дә көчәйде, тын алырга да куркып басып торды, кыңгырау тавышын көтте. Азрак вакыт узгач, хәл алып, ишек төбенә барды. «күзчек»тән карады. Аларга каршы ишек төбенә җыелганнар иде тегеләр Анда Җавидә яши иде. Атты ачтырып керделәр. Ачык калган ишектән ишетелеп горды: эчтә ыгы-зыгы, тавыш башланды. Җавидәнең чәрелдәп кычкырганы яңгырады Тегеләр этә-төртә аны коридорга алып чыктылар, сөйрәп диярлек түбәнгә алып төшеп кит геләр Тышка чыккач (Гөлфия ул арада кабат кухня тәрәзәсенә барып каплаш ан иде), аны тупас рәвештә бәргәли башладылар Машина ишеге төбендә соңгы тарткалаш булып алды бәреп ектылар да кул-аягыннан эләктереп бүрәнә шикелле эчкә аттылар Артыннан үзләре дә шунда керен тулдылар. Машина шунда ук кузгалып та китте Гөлфияне курку тәмам биләп алды: икенче юлы аны алырга килмәсләрме1 ’ Бу бит мөмкин хәл. Йә. ходаем, тагын пиләр күрәселәре бар икән?! арисов рәсми һәм салкын каршылады, күрешкәндә дә йөзен читкә борды. Сафин да үзен җитди тотты, күңел өчен 1енә күреште һәм кыстаганны көгмичә, килүчеләр урындыгына утырды. Нигә чакыруларын ачык белмәсә дә. сүз кай тирәдә барырга мөмкин булуын чамалый иде. Кемгәдер ошарга тырышу принципта яхшы нәрсә үзе. Ләкин этиканы да онытырга ярамый. - дип чәнечтсрсп башлады Сафин. Харисов үзен тотышы белән Хәлимовка охшарга тырыша иде. Билгеле. рәиснең шул хакта бакчасына таш атуын сизде, ләкин бәхәскә кереп тормады. Бәхәстә Сафинны җиңә алмасын алдан ук белә иде ул. — Этикалар турында гәп куертып торырга вакыт юк.— Ул да үзенең урынына кереп утырды.— Миңа Сезнең белән сөйләшү йөкләнде. Кем исеменнән эш йөртәсез дип кабул итәргә инде моны? Харисов аның соңгы сорауны юри биргәнен аңлады. Сафин аның рәсми вазифасы буенча үзеннән өстен булуын да. кем исеменнән эш йөртүен дә белә. Аны өнәмәгәнгә юри гәп куерта. Башкалар белән эш иткәндә булса, тавышын күтәреп, янап та куркытыр иде. әмма бүгенге рңгәмәдәше аны бик яхшы белә. Ул аны Хәлимовка да алып керә алмый, мәсьәлә аның кабинетында хәл ителергә тиеш. Шуңа ул Сафинның чирап агы чәнечкеле сүзләрен дә кабул итәргә, тамак төбендәге төерен йогып җибәрергә тиеш булды. Әңгәмәне дәвам итәргә кирәк бит әле. КПССның Наратлы райкомы исеменнән дип кабул итә аласыз. Сез бер заман, хәтерем ялгышмаса. фәнни эш белән шөгыльләнергә бик омтылган идегез шикелле. Шул чактагы ниятләрегездән кире кайтмагансыз дип уйларга кирәк. Сез бит егет чактан ук бик үҗәт идегез. Кайгыртучанлыгыгыз, игътибарыгыз өчен рәхмәт.— Сафин юри елмайгандай итте.— Сигез елга якын председатель булып эшләп мондый игътибарга лаек булганым юк иде әле. Кемнең ни белән мавыгуына кадәр кызыксынгач, шәп инде ул. g Харисов бу юлы да төрттерүләрне колагына элми үткәреп җибәрергә мәҗбүр булды. Теләгегез бар икән, китә аласыз,—диде әңгәмәдәше хисләргә бирелеп тормыйча, рәсми генә. — Мавыктыргыч идея бу,— диде Сафин уйланган булып һәм кәнәфиендә тураеп утырды.— Кызганыч, сигез ел буена ул кызыл постау астында әрәм яткан Хәзер соң инде. Башка вариантларга күчик булмаса. Анысы бик ансат Ул ни әйтәссн рәис алдан белеп торгач, уен уйнауның кирәге калмады Харисовка. ачыкган-ачыкка күчте.— Теләгән җиреңә китәсең. Эшсез калырмын дип курыкма. Документларын чиста булгач, теләсә кайда Сезне биш куллап алырлар. КамАЗ яны авыл зонасында колачлап эшләргә була. Сиңа, эшлекле җитәкче буларак, әйбәт рекомендация тәэмин ителгән сана. Рәис уйланып утырган мизгелләрне ул үз файдасына мәсьәлә хәл ителгән санап горды. Кире кагар булса. Сафин шунда ук өздереп салырга тиеш иде. Ул исәпли, димәк... Бу табышмакта бер генә нәрсәне ачыклыйсы бар, —диде Сафин кинәт елмаеп. Наратлының барлык хуҗалары кайчан КамАЗ патриотларына әйләнеп беткән соң әлег> Харисов кызарып чыкты Бу юлы. элеккеләре кебек, аның төрттерүен аңламаганга сабышып кына үткәреп җибәрү мөмкин түгел инде. Х — Мин кушканны тапшыручы,—диде ул ахыр чиктә үзен аклау өчен. Тапшыручы икән тапшыр: мин куркып качмыйм, сөрелеп тә китмим Принципта китәргә әзер, ләкин монын өчен кайбер шартларны үтәү зарури. Харисовның ачуы чыкты: кыл-күпер өстендә тора, алай да шартлар куеп маташа. Ләкин, боларны Хәлимовка җиткерәсе, анысы шуннан чыгып хәрәкәт итәсе булгач, аларны тыңларга тиеш иде Тыңлап карыйк, дияргә мәҗбүр булды ул. Иң беренчесе Җәвидәне кайтару Акылыннан язган тотнаксыз хатын өчен сүз көрәштерәсеңме? — Харисов исе киткәндәй кыланды.— Мин берәр җитди шартың бар дип уйлаган идем. — Юләр сатма, классташ — Ул юри аның кемлеген искә төшерде.— Фактларга, вакыйгаларга карата һәркемнең үз карашы, позициясе булырга тиеш. Минем позициям һәрвакыт ачык,—диде Харисов, тоткарлыксыз рәвештә Бу мәсьәләгә карата да. Ул КПСС райкомы, аның бюросыныкы белән тәңгәл килә. Алайса әйт әле: Низамова, нормаль эшләп йөргән кеше турында «акылыннан язган» дигән уйдырмага ышанасыңмы син? Аның язмышы мине кызыксындырмый -Харисов бу киеренке әңгәмәдән арыну җаен гына кайТыртты. Акыллымы, юләрме моны ачыклау махсус белгечләр эше. Алайса икенче сорауга җавап бир: төн уртасында ишеген ачтырып кереп, кулына богау салып китү кем эше’’ Аны бит урамда саташып йөргәндә алдырмадыгыз, йокларга яткан җиреннән алып җибәрттегез. Бусы кем эше? - Аны кайчан, ничек озатканнарын белмим һәм белергә дә теләмим, бу минем вазифама керми. Сезнең вазифага нәрсә генә керә соң, попугай шикелле әйткәнне кабатлау гынамы? Харисов тирләгән яңакларын сөртте, кулъяулык чите белән авыз 1ирәләрен ышкыды. Райкомны психик авырулар язмышы кызыксындырмый, диде ул Аның өчен махсус учреждение бар Сафин да кергәннән бирле кадаклар өстендә утыра иде Аларны озаттыру гына кызыксындырамы? дип янә чәнчеде. Харисов, билгеле инде, моңа җавап бирә алмады Сезнең бүтән сорауларыгыз юкмы? Ул барыбер аны азаккача тыңларга гиеш иде би i Низамованы кайтарыгыз әле, аннан миңа кагылышлыларына күчәрбез. Син үзеңне ул кадәр кемгә куясың? Харисов түзмәде, сабыр, шул ук вакытта ачулы тавыш белән сорарга мәҗбүр булды Артык борын чөяр! ә ярамый, гайрәтеңне тиз бастырырлар. Әмма тез чүктерә һәм синең шикелле попугай ясый алмаслар. Харисовның яңаклары тартышып-тартышып алды, әмма ул түзде, гәпне тагын да куертмады. Алар шуның белән дипломатик сөйләшүләрне очладылар Шул көнне кич Ленар Гамирның өенә шалтыратты. Гөлфияне телефонга чакыруын үтенде. Моны ул. әлбәттә, бу йортта яшәүче башка кешеләр аркылы да эшли алган булыр иде. әмма саклык, рәсмилек йөзеннән эшләде Ике арадагы сөйләшүгә Гамир шаһит булачак Гамир аның гозерен бик теләп үтәде, бу сөйләшү Хәлимов өчен мөһим хәбәр булачак иде Гөлфия Шакировна. Җәвидәне коткаруда ярдәм итәргә Сез ризамы9 дип такт һәм рәсмилек саклап мөрәҗәгать итте ул. — Зинһар, ул мәсьәләгә мине катнаштырмагыз. —диде Гөлфия, калтыраган тавыш белән. Сафияның жен ачулары чыкты, аның элекке дусты, иптәшеннән бик тиз йөз чөерүен битенә бәрәсе килде дә тыелып калды. Аңлашылды.— диде ул тыныч тавыш белән һәм сүзе беткәнен сиздерү өчен генә өстәде.— Минем бүтән үтенечем юк й буе колхозның финанс эшчәнлеген тикшергән ревизорлар киткәч. Сафин бюро утырышына чакырачакларын белә иде. Алар ревизорлардан күп нәрсә көтәләр иде. Сафин акт нәтиҗәләре белән танышты: куркырлык нәрсә күрмәде. Ярдәмче хуҗалыклар төзүне колхоз уставына туры килми дип кертмәкче булган иделәр, үзләрендә аны гомуми җыелыш карары белән законлаштырганлыкларын документлар нигезендә раслады, уставка өстәмәне берничә ел элек үк керткәннәр иде Ревизорларга төзәтмә кертергә туры килде Ленар авылда үзен коммунистлар, колхозчылар яклаячагына ышанды. Аларның кәнәфи өчен куркасылары юк. хаклыкны аңларлар, якларлар. Шуңа үзен кулга алды, соңгы бәрелешкә курыкмый әзерләнде. Гомуми җыелыш исеменнән Җәвидәне психик шифаханәдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән карар проектын да әзерләп куйды. Алдагы көнне парторг Хәбировка шалтыратып искәрттеләр: иртәгә колхозга Хәлимов килә, партҗыелыш булачак. Сәгать тугызга билгеләнгән иде җыелыш. Хәлимов барлык бюро әгъзаларын җыеп килгән иде. Бюроның күчмә утырышы «Таң» колхозы коммунистлары катнашында узды. Без бүгенге утырышта «Таң» колхозы председателе коммунист Сафияның персональ эшен тикшерәбез, дип бер керешсез башлады Хәлимов. Аны беләсез: партия дисциплинасына буйсынмый. КПСС уставын, колхоз уставын тупас боза, райком күрсәтмәләрен үтәми, җитәкчеләрен санга сукмый. Бу хакта ул кабат-кабат кисәтелде. күп тапкырлар партия җәзасына тартылды. Ул тавышын күтәрә барды. Сафинның җиде елдан артык эшчәнлеге дәвамында җибәргән хаталарын санады, законсыз рәвештә ярдәмче хуҗалыклар оештыруы һәм башкалар турында сөйләде. Аннан шәхси үпкәләре белән ябырылды, аны сүгәргә тотынды. Болары Сафия өчен яңалык түгел, күнегеп беткән, бернинди конкрет гаепләрлек сүз ычкындырмады әле. Хәлимов сәгатькә якын аны шулай сүкте, җикеренде: тамагы кипте. Ул графиннан су салып эчәргә туктаган арада. Сафин түзмәде. Болар бары буш сүзләр, бәйләнгәнсез икән, конкрет дәлилләр турында сүз алып барырга кирәк.— диде. Буш түгел, иптәш Сафин, конкрет фактлары да бар Ул гайрәт белән стаканын шап иттереп өстәлгә куйды һәм дәвам итте: — Җәен, мәсәлән, синең өстән райкомга аноним хат керде. Кеше семьясын бозуың, хатын-кызны аздыруың хакында язылган иде. Син моны тикшерү барышында кире кактың. Партияне, аның бюросын алдаган булып чыктың. Фамилиясен атап конкрет сөйләгез, дип бүлдерде аны Сафин.— Мин үземә яла ягарга юл куймыйм. Бу мәсьәләне тикшергәндә шаһитлар. ул хатын үзе дә кирәк. Болай гына тикшерү, закон, әхлак нормаларына да туры килми. Гыйшык маҗараларыңны оныттыңмы әллә? Хәтерең бик сай икән. Ярар, без сиңа кайберсен искә гөшерергә булышырбыз. Ул гайрәтле ат сыман башын чайкап җибәрде, чәчләрен сыпырып алды.— Казанда «Таң»да сөяркәң белән типтерүеңне, хатының югында өеңә алып А кайтканыңны, хатынынкайтып тотканын, башкаларын да оныттыңмы әллә? — Хәлимов боларны тантана белән сөйләде Үзең онытсаң, шаһитлар монда. - Алар түгел, ул хатын үзе юк әле монда, аны чакыртырга кирәк Сафин Гөлфия булмагач, үзен иркен тотты Килүеннән лә курыкмады. Анын алдында ул әллә ниләр сөйли алмый сораулар бирергә, каршы дәлилләр китерергә, ахыр чиктә намусына чакырырга мөмкин. Шуңа ул моңа янә басым ясады Ансыз болар бары сүз боткасы гына — Ботка гына түгел. Сафин,—диде Хәлимов канәгать бер хис белән Бу юлы каты килеп каптың, ансат кына ычкына алмассың Мин аның үзен бюрога китерүне галәп итәм. Беренче секретарьның Гөлфияне читтә калдырырга планлаштырып килгәнен аңлагач, ул таләбен кабатларга мәҗбүр булды — Персональ эшне аңа турыдан-туры кагылышлы булган кешедән башка карамыйлар. Бу устав таләпләренә туры килми. - Ул авырый, диде Хәлимов гыныч кына Чакырып горуның хаҗәте дә юк. Менә монда ул ни әйтергә теләгәнен барын язып бирде Анда синең биографияңнең иң кызыклы моментлары бары язылган. Гыйшык маҗараң, район җитәкчеләре турында арттан сөйләп йөргәннәрең, КПСС сафларында торуыңны тоткын итеп санавың да Сафин нервланып иреннәрен чәйнәргә кереште. Үзе монда булса, азагын уйлап тормастан. күңелендәгеләрен Гөлфиягә, бирелә утыручылар алдында, тезеп күрсәткән булыр иде. тик ул юк. Хәлимов боларны алдан күргән, саклану юлын сайлаган Бу Сафин өчен көтелмәгән һәм каты удар иде Ул оттырганын аңлады, әмма егылганчы сугышыр! а кирәген дә истән чыгармады. Батканда үзе белән Хәлимовны да аска тартырга булды. Үзе килмәгән икән - күрсәтмәләрен игълан итегез, дип таләбен куйды Ул сез диктовать итеп яздырган текст кына Монда утырган барлык коммунистлар чын хакыйкатьне белергә тиеш Минем язмышны алар хәл игә. тикшерү һәрьяклап һәм тулы булыр!а тиеш. Интим мөнәсәбәтләргә кагылышлы ул аңлатманы монда уку мөмкин түгел, кызыксынучылар райкомга килеп укыр Ә бюро членнары таныш инде. Син аны алдап өеңә чакырганны да. шуннан соң ул күрсәтмәләр биргәнне, кайтып агу эчәргә әзерләнүен дә беләләрме’ Хәлимов каралып чыкты, аңа нәфрәтләнеп карады Сүз минем турыда бармый, синең оятсыз тәртибен турында бара. диде. Синекенә дә чират җитер. диде Сафин Ленар энекәш, инструкцияләрне бозып, ярдәмче хуҗалыклар төзеп күпме сүз. шелтә алдың. Райком күрсәтмәсеннән чыкмыйча гына эшләсәң, мактаулы председатель булыр идең Гәрәев түзмәде, бәхәскә кушылды. Хәлимов очен четерекле темадан сүзне читкә тизрәк алып китүне мөһим санады Әйе. инструкцияләрне бозмыйча да яшәп булыр иде Әмма мин беренче секретарь авызына гына карап тора алмадым, ярдәмче хуҗалыклар оештырып. колхозның дүрт миллион бурычын түләдем, ун миллион сумнан артыклык объектлар кордым. Ярдәмче хуҗалыкларның реаль нәтиҗәсе шул. шуның өчен унлап шелтә алдым Ә сез колхозны ун миллион бурычка чумырган өчен Алтын Йолдыз тактыгыз. Бездәге хакыйкать шуннан гыйбарәт. Гәрәев кызарып чыкты. Син. ... мать, персональ эшеңне тикшергәндә дә бюро членнарын хурлыйсыңмы әле. Хәлимов чыгырыннан чыкты, ку гьгура йорты залын яңгыра! Iы. өстәлгә китереп сукты Минем тәкъдим мондый амораль тәртибе, чи! кеше гаиләсен’бозуы, район жшкәкче.юе турында гайбәт таратканы, үзен партия Үзәк Комитеты хуплаган курска каршы куйган өчен коммунист Сафинны КПСС сафларыннан чыгарырга. Кем яклый, кул күтәрүегезне үтенәм. Бюро членнары, әлбәттә. Бюро әгъзалары барысы да кул күтәрде. — Хәзер. Зәбиров, синең чират.— Ул колхозның партком секретарена мөрәҗәгать итте.— Бюро карарын үз коммунистларың тавышына куйдыр. Чык бире. — Мин бу карар белән килешә алмыйм, Хәким Нурович,—диде Зәбиров өстәл янына килгәч.— Гадел түгел ул. — Ах, әле син шулаймы?! Сафин җырын җырлыйсыңмы? — Бюрога мондый тәкъдим: Сафинның партиягә каршы курсын яклаган өчен Зәбировны партком секретарьлыгыннан алырга, соңгы кисәтү белән каты шелтә белдерергә. Кем шул тәкъдимне яклый? Бюро әгъзалары бу юлы да бердәм булды. — Мин дә каршы, мине дә чыгарыгыз.—дип торып басты Нургаяз. — Гаянов! - Хәлимов залда утырган өч милиционер ягына карады.— Алыгыз моннан, исерек ул. Милиционерлар сикереп торып аның янына килеп җиттеләр, ике кулына ябыштылар. — Бәйләнмәгез миңа, мин исерек түгел,—дип кычкырды Мәүлетов. — Гаянов! Бюроны өзгән өчен дип протокол төзегез, биш ел утырып кайткач аңлар ул. — Мин исерек түгел, мин бюро утырышын өзмәдем,— диде йомшап төшкән Нургаяз.— Фикеремне ачыктан әйттем. Без шулай турыдан сөйләргә күнеккән. Сафин безне шуңа өйрәтте. — Әйдә, чык, айныклыгыңны тикшерәбез дә җибәрәбез,—диде Гаянов. Нургаяз бу юлы карышмады. — Тагын кем каршы? — Мин.—дип торып басты Миңнегөл.— Мине дә аласызмы төрмәгә? Балаларым белән. — Син исәпкә кермисең, утыр урыныңа тик кенә,—диде Хәлимов — Муж да жена — одна сатана. — Хәким Нурович! — Харисов утырган килеш кенә сүзгә кушылды.— Безгә алдан партком секретарен сайлап куярга кирәк. Җыелышны ул алып барсын. — Запас вариант буенча кем әле монда безнең? — Профком Сираев, аның замы. — Тавышка куям: кем Сираевны партком секретаре итеп сайларга дигән тәкъдим яклый? Каршылар булмады. Аннары баш бухгалтер Рабига апа Сафинның финанс тәртибен бозулары турында тезеп китте. Бүтән чыгыш ясарга теләүче табылмагач, Сираев Сафинны партиядән чыгару мәсьәләләрен тавышка куйдырды. Бу карарны яклап биш-алты кеше генә кул күтәрде, күпчелек тоткарланды. Сафинны ачык- тан-ачык Зәбиров, Нурия апа гына яклады. — Ә сез. иптәш Бакирова, ни өчен партия курсына каршы?—дип Хәлимов аңа ябышты.—Орден бирдергән өчен рәхмәтегез шулмы? Укытучы каушап калмады. — Ленарны мин малай чагыннан беләм, класс җитәкчесе идем. Аның ише туры сүзле, гадел укучы класста юк иде. Ул бүген дә шундый. Дүрт аякка да сөрлеккән колхозны ничек күтәрде, моны сез дә, коммунистлар да күреп тора. Шундый коммунистны партиядән чыгару КПСС абруен да төшерәчәк, аңа ышанычны какшатачак. Аның ялгышлары бар, моның өчен шелтә бирергә кирәк. Бу юлы Сез. Хәким Нурович. үзегез белән сүзгә килешкән өчен аннан үч аласыз. Ләкин... — Ах-х, вон как! — Хәлимов өлкән педагогның тел төбен аңлап алгач, аңа чыгышын төгәлләргә ирек бирмәде.— Сез партийный преступ- никны яклыйсызмы әле?! Без сине аның белән бергә партиядән чыгара- 110 быз. Бюро членнары, каршылар юкмы? Ул тарафдарларына күз йөгертеп узды. Кул күгәрергә, фикерен белдерергә теләүче табылмады Менә шулай, иптәш Бакирова, партбилетыгызны өстәлгә куегыз Мин аны алып килмәгән идем - Бар, кайтып алып килегез. Син, Харисов, роно мөдиренә хәбәр бир. «тны мәктәптән шуытсыннар! - Ул пенсиядә инде. Хәким Нурович. диде Гамир Садыйкович Бик әйбәт, мәктәпкә якын китермәскә Бакированы залдан озаткач, беренче секретарь яңадан, инде башкаларга ябырылды. — Да, без белми торганбыз, Сафин монда партиягә каршы курс үткәреп кенә ятмаган, коммунистларны да шуңа котырткан Яле. бас. Саимә. Аңлатып бир, ни өчен кул күтәрмәдең? Райком члены, депутат булып тору туйдырдымы? Без моны исәпкә алырбыз Мин күпләр күтәрмәгәнгә генә.— дип акланды савучы. Аннан соң ул үзе танып белгән тагын берничә коммунистны бастырып ризалыкларын алды. Демократик централизм югары оешмалар карарының түбәнгеләр өчен мәҗбүрилеген күздә тота. Аның кычкыра-кычкыра тавышы карлыккан иде. чытышын бүлеп, тагын чәй эчеп җибәрде, хәл алды. Кем уставның бу таләбенә буйсынмый, бюрода персональ эшләрен караячакбыз. Бакированыкы кебек. Тагын кайберәүләр моннан партбилетсыз кайтып китүе ихтимал. Сирасв. син. әйдә, тавышка куйдыр Син. Харисов, каршыларны исәпкә ал. Яңгыр яуганда бала, таш яуганда баш жәл, диләр. Бу юлы тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыгы Сафинны КПССтан чыгаруга ризалыгын бирде. Максатларына ирешкәч, каршыларның тәртибен тикшереп тормадылар. Гомуми җыелышка колхозчыларны гына керттеләр. Анда дистәдән артык милиционер кашашты. Райком җитәкчесе Сафинны сүкте дә сүкте, күп төрле гаепләр ташлады, шулар өчен партиядән чыгарылуын хәбәр итте. Шулай да аны эшеннән алуны унбишләп кенә кеше яклады. Хәлимов Харисовны янына чакырды, нидер хакында киңәште Тегесе начальник урынына калган Гаянов колагына чышын-пышын сөйләде, янына җыелган милиционерларга төртеп-төртеп күрсәтмәләр бирде Тегеләре халык йөри торган аралыктан һәр рәт кырыена килеп бастылар Сафин эшеннән үзен партиягә каршы куйган өчен чыгарылды. Аны яклау партиягә картны килү дигән сүз. дип кигереп куйды район башлыгы Партия курсына кем каршы? Сез. иптәш милиционерлар, саный барыгыз. Берәү дә кул күтәрмәде. Димәк, партия линиясенә каршылар юк. Сафин бертавыштан эшеннән азат ителде дигән сүз. - дип белдерде Сираев, үзеннән югарылар белән киңәшеп алгач енар берничә көн буе уйлап, озын хат язды. Үзе. эшчәнлеге нәтиҗәләре, бүгенгечә эшләү мөмкин түгеллеге, Хәлимовның башбаштаклары турында да язды. Җәвидәнен нигезсез психик авырулар шифаханәсенә ябылуын, аны чыгаруны таләп итүен дә калдырмады. Эльвира аны яшер ген генә өч данәдә басып бирде Беренче нөсхәсен КПСС өлкә комитетына юллады Ун көнләп вакыт узгач аны идарәгә чакырттылар. Харисов аны хаты буенча Казанга чакыруларын хәбәр итте. Нәбиев- ка керергә икәнен әйтте Л — Шундый акыллы, талантлы кеше ул дәрәҗәгә төшсен әле.— Нә- биев аңа карамый гына үз уйларын ачып салды. —Синең урында берәү булса Алтын Йолдызлы председатель, йә райком секретаре булыр иде — Ул туктады, йөзен аңа борды һәм кулын селтәде.— Хәер, болары турында сөйләнүнең кирәге юк. диде Нәбиев.— Бүгенге реаль тормышка кайтыйк. Чебен дулап тәрәзә вата алмаганны гына аңларлык акылың калдымы әле синең? — Бу нәрсә, тәрбия чарасымы?—дип сорарга .мәҗбүр булды Сафин. — Кызганыч, син киңәшкә колак сала белмисең, ул хакта сүз алып бару файдасыз Мин сине башка өчен чакырдым. Дөресе, сине парткомиссия чакыртты. Курсташ буларак, шуңа кадәр сөйләшергә булдым. Минем киңәш шул: «Гөлфия үзе чакырды», дип сөйлә. Бу аның аңлатмасында да бар — почтадан дөрестән дә сиңа шалтыраткан бит. — Ул мәсьәләдә гаепне хатын-кыз өстенә аударырга, чыны шулай булганда да, ирлек горурлыгым кушмый минем. — Ул бер дә хатын-кыз горурлыгын санап тормаган бит,—дип ашыгып әйтеп салды Нәбиев.— Бу—синең төп гаеп. — Анда аннан катырак статьялар да бар,—дип куйды Сафин. — Аларны кызулык белән яздым диярсең, тәүбә итәрсең: хатыңны кире алырсың, ул чагында, хезмәтләреңне искә алып, бәлки партиядә калдырырлар, хотя бы кандидат итеп. Шул кадәренә булышырга өстемә алам. Студент чактагы игелекләрең хакына. — Мин үз язмышым өчен кайгырмыйм, эшләрмен дә ашармын. Аның өчен генә булса, бу хатны язып та тормаган булыр идем. Миңа хакыйкать кирәк. Ә хакыйкать шунда ки, без сазлыкка кереп барабыз. Миңа партияне, аның югары җитәкчелеген дә эш. авылга җитәкчелек формаларын үзгәртү зарурилыгына ышандырырга кирәк. Минем «Таң»да үткәргән эзләнүләрем, аларның нәтиҗәләре юнәлешне сайлау өчен нигез була ала. — Хакыйкать, яңа методлар, имеш,—диде Нәбиев аңа ачулы караш ташлап.— Синең хәлдә аны эзләмиләр. Кимчелекләрне эзләгәнче, гафу үтенеп апелляция яз. — Мин язган һәр сүземне фактлар, эш күрсәткечләре белән расладым. Алар шик астына алына икән, каршы дәлилләр китерегез, мин шул чакта гына ышанам. Мине дөрес аңласагыз, сез болай да акларга тиеш. Мин әләк язмадым. Хәлимовка кагылышлы кайбер фактларны мисал итеп китергәнмен икән, бу бүгенге безнең җитәкчеләрнең эш алымын раслаучы буларак кирәк. — Кызганыч ки, үзеңне аклау өчен башкаларга гаеп ташлау, яла ягу әләккә керә. Сиңа соңгы киңәшем шул: парткомиссиядә бу таләпләрең турында сүз кузгатма. Низамова мәсьәләсенә синең бөтенләй катнашың юк. Халимовка пычрак атарга тырышуың файдасыз, герой секретарьны сиңа алмаштырмыйлар. — Кыскасы, мин башны иеп. булган-булмаган гаепне өстемә алып утырырга тиеш инде. — Синең хәлдә бары шул гына. — Мин монда хаклык эзләп килдем. Алай саныйсыз икән — минем язмыш ничек булган, шулай калсын. Тәкъдимнәрем гамәлгә ашса, миңа шул җиткән. Партия комиссиясе утырышында үз шартларын куйгач, аны юньләп тыңлап торучы да булмады Райком карарының гадел һәм дөрес чыгарылуын таныдылар. Ленар моңа нәфрәтләнде, әмма комиссиянең икеләнергә исәбендә дә юк иде. Җәвидәнең кая барып эләгүен бер минутка да онытмаган Сафин эченнән: «Әле минем көрәшер мөмкинлегем бетмәгән, бирешмәскә генә кирәк!» — дип уйлады. Тоткын хәлендә булса да. ул иректә ич әле..