Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕҢ ГОМЕР СИРПЕЛГӘН ҖИР...

Гел кояшка карап Күз ачарга төнен теләмәгән Яшь бөреләр иртән барсы да Гел кояшка карап, гел кояшка карап. Гел кояшка карап ачыла. Ах. минем дә килә киң юлларның Иң як тысын сайлап аласым. Гел кояшка карап, гел кояшка карап. Гел кояшка карап барасым. 1960Язлар алда Төрле уйлар килә кайчак башка, Соңгы чиккә килеп җитәсең. Их, соң инде, бар байлыгы белән Җирне ничек ташлап китәсең? Чук тәлгәшле каеннары белән, Камышлары белән ярдагы; Кайнар яшьле кайгылары белән, Сагышлары белән җандагы; Яңа гына кар юрганын салган Яшел уҗым белән кырдагы. Яңа гына үргә менеп барган Дәртле җырың белән юлдагы Ничек аны. ничек калдырасын? Ничек шундый чиккә җитәсең? Их, соң инде! Уйла яз буласын, Язны ничек ташлап китәсең? Әнә, кара — апрель үтеп бара. Ышык җирдә һаман кар әле. Язлар алда, синең ул язларда Яңгырасы җырың бар әле. 1961 Ярларда учак көйрәтеп Ярларда учак көйрәтеп Җил йөри юлсыз гына. Янымда үзең генә дә. Күктә тын йолдыз гына Күлләрне тибрәтеп искән Җил нинди йомшак, иркә. Куаклар черем итсә дә. Былбыллар таңны көтә. Кирәкми, калдыр учакны. Ял итсен таңга кадәр. Йә, сау бул. яңадан шулай Очрашуларга кадәр Салкын чык кунган гөлләргә Хушлашын кул болга син. Онтылмас тамчылар чыңы. Кайда гына булма син. Карлы тау сыртларындамы. Йә зәңгәр диңгездәме. Онытмас сине таң җиле- Тик туган илеңдәге. Ярларда учак сүндереп Төн китә юлсыз гына Янымда үзен генә дә. Күктә тын йолдыз гына. Былбыллар инде уяныр. Күр, шәфәкъ нинди як I ы Йә, сау бул, яңадан шулай Очрашуларга чаклы 1965 Еллар миңа миһербанлы булды. Юк, зарлана алмыйм язмышка. Яшьлек баерак, кыйммәтрәк була. Икенче кат килсә тормышта. Катламнарны күңел үтә күрә. Тигәнәкне аера гөлләрдән. Шытымдагы нечкә матурлыкны Саклый белә саксыз җилләрдән. Тәүге яшьлек—ул һәркемдә була. Ул —тормышның тигез бүләге. Ә бусын мин үзем яулап алдым, Җаным аңа кыйммәт түләде. Җаным аңа кыйммәт түләде шул. Җыеп яшим барын берьюлы: Шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар. Хәсрәтемдә — бәхет орлыгы. 1969 «Петрау үтте, җәйләр бетте», диләр Безнең якта халык сүзендә. Петраудан соң чәчәк атмый гөлләр. Сары йөгерә кырлар йөзенә Петраудан соң яфрак бәйләмиләр, Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар. Үләннәрдә хуш ис бетә диләр. Петраудан соң печән чапмыйлар. Петраудан соң кош сайраудан туктый. Ишетелми күккүк тавышы. Җирләр сүрелә. Кояш көн балкытмый. Салмаклана тормыш агышы Петрау үтте, димәк, җәйләр бетте. Болыннарга сары йөгерде... Бу тормышның петрау лары җитте. Кыл урталай бүлеп гомерне. 1971 Аккаен Аккаеным, назлы каенкаем, Туган җирнең якты бизәге Чал шагыйрьләр җанын җырлатырлык Чын матурлык, сафлык үрнәге. Иңнәреңә кичен томан ята. Иртән аны җилләр тарата. Ак кәүсәңдә нурлар биетүче Кояш сине бигрәк ярата. Күр, көндезен ничек җемелдисең. Нурландырып төбәк-йортымны. Ватанымдай иркен күңелле син. Халкым кебек казы токымлы. 1975 Еллар үжән, айлар үткән, көннәр үткән.. Ничек үлчи белмәгәнмен мин элгәре? Ах, гомернең нинди кыйммәт, нинди кирәк Минутлары, секундлары, мизгелләре. Әйләнәм дә караш салам үткәннәргә. Дисбе тарткан кебек саныйм ел, көннәрем: Бурычымны кай!ардыммы өлкәннәргә9 Алмашчыма килер өчен ни биргәнмен? Бер карасам, бер чеметем гомеремнең Бер чаткысы яктысыннан шатлык тоям. Бер карасам, дисбе гомер төймәсенең Кителгәнен очратам дә әрнеп куям. Бары еллар ү> ү белән аңлашыла: Үзкыйммәте ерак калган ел, көннәрнең Торган саен тирәнрәк эзе ачыла Минутларның, секундларның, мизгелләрнең 1981 Ком сәгате Ком сәгате... һәр бөртеге Гомерләрнең бер көне Бөртекләп тормады язмыш Дәррәү тотып селкеде Әллә җиргә сыенасы. Әллә күккә багасы Безнең гомер сирпелгән җир Җир белән күк арасы 1985 И. ил генә, ил генә, дидек, И туган ил, дидек бер генә. Туган илдән — туйган җирләр эзләп Күпме җаннар читкә сибелә Дус-туганнар булып гомер кичеп Яшәгәннәр нигә үзара Сугышалар бүген? Синең өчен И илкәем, йөзем кызара. Хәйран дөньяларны вәйран итеп Шушы хәлгә илне төшергәч, Җәрәхәтле килер буын өчен Җир-табигать безне кичермәс. 1987 Искән җилдәй, агып киткән судай Үтеп бара гомер өзлексез. Болан микән, әллә елан микән — Кемнәр булдык икән элек без? Хак-табигать тагын мәңгелектә Бу җиһанда җанны кузгатса, Агач микән, әллә бер таш микән — Кем булырбыз микән ул чакта? Ә бусында — якты җир йөзендә Кеше булып йөргән гомердә Туры килде күпне кичерергә, Туры килде күпне күрергә. Ачысы да булды, төчесе дә — Нинди булыр тагын азагы? Хак-тәгалә сөйгән кешесенә Бу дөньяда бирә — газабын... 1995 1995 Утырган да идем яр читенә Бераз хәлләр алыйм дип кенә. Бер карасаң елар сәбәп тә юк Күңелем тулды әллә ник кенә. Каршы якта ярлар сөзәк, түбән. Яр өстендә яшел, яшь үлән. Бер карасаң елар сәбәп тә юк. Ярга ятып нигә яшь түгәм? Сай җирләрдә сулар ага тыныч. Борылышта упкын, кузгалыш. Бер карасаң елар сәбәп тә юк — Узган гомер генә кызганыч. Бер кулымда минем каләм булды. Бер кулымда - энә. Бер кулымда иләк, чиләк, көрәк - Ә кул икәү генә. Алда хыял инде, артта юллар. Йөге иңнәремдә. Гомеркәйне теткән, кискән шулар Ә ул берәү генә. Бик ерак та түгел кебек инде Ул гомернең чиге... Оныкларым өчен нидер эшләп Калдырасы иде! 1995 Безнең дәвер, димәк, үтеп бара. Үтеп бара, гасыр китеп бара Ил таралып, көн каралып бара. Ил гаменнән чәч агарып бара. Әй-йа. яшьлек! Кайда яшьнәп калдың? «язлар алда», диеп, «алдап» яздым. Алданудан арган шагыйрь җанын Ни ялганнар алда көтә тагын? Атылып килә алтмышынчы язым... Атылып килә алтмышынчы язым. Мин тартышып азапланган булам. Тик язмышка каршы торып булмый. Кире кайтып булмый үткән юлдан. Кайтмас идем кайта алганда да Гел ялганнан торган заманнарга. Бүгенгесе тагын. Хаклык кайда? Шагыйрь җанын тетеп сугыш бара, Ил гаменнән шаулап чәч агара. Безнең дәвер шулай үтеп бара. Үтеп бара, гасыр китеп бара... 1995