Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТИЕМ ӘСӘРЕ...

РӘХИМ САТТАР ИҖАТЫ ТУРЫНДА АНЫҢ УЛЫ. ФИЛОСОФ ИЛ СЛ~ТГАР~УЙЛА)1 УЛАРЫ тинсн кулъязмаларын мин беренче тапкыр сугыш бетеп унөч-унлүрт еллар үткәч күрдем. Моңарчы аларның бар икәнен дә белми идем Арада киптергеч кәгазе кисәгенә карандаш белән ашыгып язып куйган мондый юлларны очраттым: Үпкә чертеп. йөрәк ярып Көн үлә бит көн саен,— Таба алмам бер җаен! Ул чакта мин яшь идем әле. Кара диңгездә хәрби флотта жиде ел хезмәт итеп кайтып, университетта укып йөрим Бу шигырь мина сәер булып күренде Мин бит филология факультетында укыйм Шуңа күрәдер, мин бу шигырьне татар такмакларына охшатып алдым Аларда да бит беренче өлеше икенче өлешенә ничектер туры килеп бетми Ләкин, барыбер, шул икс өлеш арасында ниндидер айлап бетермәслек бәйләнеш була. Мәгьнәви яктан турыдан-туры бәйләнеш булмаса да. беренче өлешне укымасан. икенче өлеше дә тулысынча ачылып бетми Беренчесе икенчесенең яңгырашын көчәйтеп тора. Әтинең шигырендә дә шул ук хәл иде Рафика апа, әтинең сеңлесе, ул чак Казанда яши иде. Мин.студент кеше, билгеле инде, аңа кереп йөрим Шул бер кергәндә ул миңа: Әтиеңнең кулъязмаларын ник алмыйсың?—дип аптырашта калдырды Карале, әтинең кулъязмалары бар икән бит' Без сугышка кадәр Зур Галактионов урамында тора идек Әз и. әби һәм мин 1941 елны әти сугышка киткәч, без әби белән фатирны ташлап. Рафика апага Яна Кадый авылына киттек Шуннан соң мин Казанга 1955 елны гына кире әйләнеп кайттым «Әтидән нинди дә булса әйбер калган микән?» дигән фикер башыма килгәне дә булмады Чөнки без Хәдичә әбием белән квартирны ташлап киткәннән соң аны немецлардан качып эвакуациягә килгәннәргә биргәннәр. Әнә шулар әтинең кулъязмаларын саклап калг аииар да инде. Бөтенесенме, әллә инде бер өлеше генә сакланып калганмы монысы миңа бу көнгә кадәр билгеле түгел Боларына да бик канәгать Белмим, алар әтинең язу өстәле тартмаларында яткан микән, эвакуациягә килгәннәр аларнын кыйммәтле әйбер икәнен белеп иске чемоданга тутырып куйганнар микән ләкин чүпкә түкмәгәннәр Шуның өчен аларга зур рәхмәт' Байтак еллар алар шул иске чемоданда. Рафика апаның чоланында ятканнар Менә, ниһаять, алар минем кулыма килеп керделәр. « Кон үлә бит көн саен. Таба алмам бер жаен'»—бу юлларны беренче тапкыр укыганда ук мин әтинең күнелен тоеп алган кебек булдым Алар шундук хәтеремә сеңеп калдылар Вакытвакыт. жае килгән чакга. күңелемдә кабынып китеп, алар яңадан калкалар иде. һәм мин аларның мәгънәсенә төшенә бардым Сиңа да. укучым, бу юлларны хәтеренә салып калырга тәкъдим итәм Тормыш юлыннан ат лый-атлый син аларның серенә төшенә барырсың Күңел эшчәнлегең- нең аерылгысыз бер сыйфаты булып китәр алар. Урта мәктәптә әти Уфада укыды Аның тез һәм әдәбият укытучысы Нәкый ага Исәнбәт булган Ижат эше белән шөгыльләнү хыялы да шуннан кабынып киткән булса кирәк Аннары әти Донбасста да эшләп кайта. Башкортстанның Ә Учалы районында урманчы булып та эшләп ала... Шунда ул егерме яшендә (1932 елны) өйләнә, аннары Даурия дигән якта хәрби хезмәттә була. 1937 елны Казанга гаиләсе белән килә, монда да берничә урында эшләп ала. Ниһаять. «Яшь сталинчы» газетасына эшкә урнаша. Язучының, шагыйрьнең эше жиңел түгел шул. Бер яктан тормышны сиземли белү һәм язучылык һөнәренең югары таләпләре, ә икенче яктан — тормышыңның төпләнмәгәне, акча табу, гаиләңне туйдыру мәсьәләләре. Анысы гына да түгел: кайберәүләр бар шартлары булып та азапланалар Чөнки үзең язган беркайчан да тулысынча канәгатьләндерә алмый Кабат-кабат эшләп чыгып та. үз язганың белән тулысынча канәгатьләнә алмыйсың әле... Ижат эше ул — бик тә үзенчәлекле эш Бер кабынып китсәң, күңел үз эшчән- леген табигый ташкын сыман, синнән сорап та тормастан башкара тора. Күңел эшчәнлегенең ниндидер бер сәер мөстәкыйльлеге аякка баса, һәм син бу эшчән- лекне туктата алмыйсын. Синең алдыңда киң мәйданлы чынбарлык яши Шул чынбарлыкның агымына чумган синең күңелең, һәм аның эчтәлеген айкап барган сымак ул. Күңел чынбарлыкның мәгънәви эчтәлеген актарып чыгып, үзе дә яна күренешләр тудыра. Күренешләр син үзең көтмәстән. кинәт пәйда булалар. Тормыш күренешләренең мәгънәви офыгын ертып чыгып, син яшәешнең әле беркем тоймаган, кичермәгән тирәнтен мәгънәвилеген күрә башлыйсың, һәм шул яна мәгънәле күренешләрне сурәтләп бирәсе килеп тора Ә бит вакыт тар Көн саен эшкә барасы бар. Анда бөтенләй икенче мәшәкатьләр. мәсьәләләр Аларны чишәр өчен син жан көчеңне жигәргә тиеш буласын. Әйе. ижади яшәеш — ул бөтенләй икенче яшәеш Ул—күңелен үз көче белән тудырган тормышта яшәү. Көндәлек яшәешеңнән ваз кичү. Шулай шул — ваз кичү! Үзеңнең шәхси тормышыңны инкяр итеп син яңа мәгънәви офыклар ача аласың. Синең күңелен яшәеш эчтәлегендә кемгә караганда да ныграк утырырга тиеш Чөнки яшәеш агымының мәгънәви юнәлешен сиземләү зарур. Аның эшчәнлегенең асылы шунда да инде: яңа мәгънәви офыклар ачу! Кайчак шундый теләк туа: котылырга иде бу тормыш мәшәкатьләреннән' Котылырга иде көннең тарлыгыннан! Ирландия католиклары: «Вакытны Алла ижат иткән. Ул аны мул итеп ижат иткән».—диләр икән. Вакытка караш һәм вакыт белән кеше шәхесенең мөнәсәбәтләре чор үзенчәлегеннән һәм аның идеологиясеннән килә, һәм шул чор билгеләгән шәхеснең урыныннан Христиан дине исә ике төрле вакыт турында сүз йөртә мәңгелек вакыты һәм бу фани дөньяның вакытлы гына тормышы. Әһәмияткә ия вакыт мәңгелек вакыты. Бу дөньядагы вакытның кадере юк. Кеше шәхесенең эше дә әллә ни әһәмияткә ия түгел булып чыга Эш вакыт агымыннан аерылгысыз Бу дөньяга хас вакытның икенчел булуы фани дөньядагы яшәешне дә икенчел итеп һәм кеше кылган эшләрнең дә әһәмиятен түбәнсетеп күрүгә китерә икән. Дини идеология кешене бу дөньяның ижади көче итеп күрми Шунлыктан шәхеснең вакыт белән мөнәсәбәтен билгеләгәндә ул вакытның шәхес өчен ин кадерле нәрсә икәнлеген танымый. XX гасырның утызынчы еллары Казан. Әтием вакыт тарлыгыннан интегә. Вакытның бу дөньяда иң кадерле нәрсә икәнен бөтен жан көче белән тоя ул. Чөнки бу тормышны, бу чынбарлыкны ул үзе ижат итә Чор билгеләгән урыны шул аның. Заман тудырган идеология дә — шул. Чор гади кешедән, һәрбер кешедән иҗатчы булуны таләп итә. Көн үлә бит көн саен! Шәхеснең вакыт белән мөнәсәбәтләренең үзенчәлеге дә уйландыра.. Син үзеңне вакыт агымыннан аерып күрә дә. сиземли дә алмыйсың. Вакыт агымы һәм күңел агымы берләшәләр Күңел чынбарлыкны ижат итә башласа, әнә шулай була. Синең эшчәнлегеңнең шул чынбарлыкны ижат итүе булган чакта. Күңел вакыт агымын сиземли башлый Чөнки син чынбарлыкның нинди буласын, нинди булырга тиешлесен чамалый башлыйсың Үз алдында куйган максатларың яна чынбарлыкны булдыруга багышланган булалар. Вакыт агымы синең күңелеңнең эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып китә Вакыт агымына сыярга тырыша башлыйсың. Кабатланып торган эшчәнлек исә вакытны үзенең бер аерылгысыз күренеше итеп сиземләми. Ижат итү- кешенең төп сыйфаты булып торса да Чөнки кабатланып ropiaH эштә вакыт агымы һәм кешенең аны тою хисе әле берләшмәгәннәр. Иртә-кичне генә белү әле ул вакыт агымын сиземләү түгел. Күңел эшчәнлеге бай булган чакта гына һәм ул яшәешнең торышы белән тыгыз мөнәсәбәттә булганда гына күңел... вакыт агымының бармак аша үтеп киткәнлегенә өзгәләнә башлый. Димәк, кеше үз табигатенең асылын сиземли башлаган чакта гына Үзенең төп сыйфатларын үзе уйлап чыгарган Ижатчыга биреп, шул Иҗатчы белән сокланмаганда. Вакытны тирәнтен тою — үз-үзеңә кире кайту белән бер Чөнки чын ижат эшенең чиге юк, очы-кырые юк. Төбе юк Чын ижат эше кешенең бар көчләрен таләп итә. Көчләренең, сәләтләренең чиксез бай булуын Дөнья чиксезлеге белән тин булуын Шуңа күрә утызынчы елларның кешесе вакыт белән тирәнтен дә, үзгә дә мөнәсәбәттә торган Чор бу мөнәсәбәтнең үзенчәлеген үзе таләп иткән Шәхеснең дөнья белән мөнәсәбәте шундый булган. Көн үлә бит көн саен,— Таба алмам бер җаен Язучы ижаты. . Әдип тормыш агымына битараф ижатчы түгел. Матур тормыш турында сайрап яшәү дә түгел. Булган тормышка карата хөкем чыгару да түгел. Язучы эшчәнлегенен табигатеннән килгән гөп максат кешенең, кешелекнең яшәеш мәгънәвилеген сиземләп алу, шул мәгънәвилекне халыкка да сиземләп алырлык итеп тасвирлап бирү Яшәеш мәгънәвилегенең дөреслеген, дөрессезлеген чамалау. Дөреслеген күңел эшчәнлеге белән раслау Димәк, дөрес мәгънәвилекле тормышны халкы белән берлектә ижат итү Чөнки кеше бит ул — мәгънәвилеккә корылган җан Кешелекнең яшәеше дә мәгънәвилеккә корылган. Шәхес үзенең бу мәгънәвилекле табигатен җәмгыятьтән ала. Бу дөньяга килгәч. Димәк, аның җанының мәгънәви эчтәлеге дөреслеккә корылмаган да булуы мөмкин Димәк, җәмгыять тә үз тормышын булдырганда дөрес мәг ьнәвилекне бертуктаусыз эзләргә тиеш булып чыга Язучы яшәешнең мәгънәви офыкларын ертып чыгып, яңа мәгънәви офыклар эзли, алга барган яшәешнең, вакыт агымында аккан яшәешнең мәгънәви эчтәлеген күне.гс белән, күңел эшчәнлеге белән сиземләп ачыкларга омтыла Димәк, аның күңеле, күңеленең эшчәнлеге үзен вакыт агымыннан аергысыз сиземли Чөнки ул вакыт агымында узып барган яшәешне иҗат итеп бара Үпкә чергсп. йөрәк ярып Көн үлә бит көн саен! Таба алмам бер җаен