ТЕКӘ КҮТӘРЕЛЕШ
Астан өскә карап...
Коммунизм тавына күтәрелеп киләбе т. /тип данын а чан сукканда гына кинәт, чылбырыннан ычкынт ан кое чиләт е кебек, тонкә убылып төнлек. Бәрелү, су чәчрәү, караш ыла калу хәлләре сыманрак бу... Әйе, авыр таманда яшибез. рә баскан инфляция, законнарны уран йөри торт ан коррупция, ү зенен хөкемт ә тартылмаячак, тыгына нык ышант ан җинаятьчелек. Ерткыч хайваннарны ла хәйран калдырырлык явызлык галәмәтләре... «Тукта, без кешеләрме сон?!» — ди- ■ ән уйга китерерлек Чечня вакыйт алары. Берәүләрнең искитмәле баен, икенчеләрнең үз тамагын ла туйдыра алмаслык хәерчеләнүе... Депрессия, өметсезлек, кәефсез тормыш. Без аста. Өскә күтәрелеп кара- сан. ниндидер ачыклык күренә дә кебек. Адәм балалары нн карашы тормышта да яктылыкка, нурга омтылалар. Текә төшү күпләрдә мескен ia- жизләнү тудырды, вакыт-вакыт югарыда утырт ан башлыкларг a т ына түгел, ата улына, ана кызына ышанмый башлады. Кешеләрдәге отнимитм рухы, киләчәккә булган өмет уты сүнеп бара. һәрхәлдә, ул хәзер янмый, ә ботлы яптыр суккан учак кебек пыскый тына... Әмма!..Коммунизм тавына күтәрелеп киләбе т. /тип данын а чан сукканда гына кинәт, чылбырыннан ычкынт ан кое чиләт е кебек, тонкә убылып төнлек. Бәрелү, су чәчрәү, караш ыла калу хәлләре сыманрак бу... Әйе, авыр таманда яшибез. рә баскан инфляция, законнарны уран йөри торт ан коррупция, ү зенен хөкемт ә тартылмаячак, тыгына нык ышант ан җинаятьчелек. Ерткыч хайваннарны ла хәйран калдырырлык явызлык галәмәтләре... «Тукта, без кешеләрме сон?!» — ди- ■ ән уйга китерерлек Чечня вакыйт алары. Берәүләрнең искитмәле баен, икенчеләрнең үз тамагын ла туйдыра алмаслык хәерчеләнүе... Депрессия, өметсезлек, кәефсез тормыш. Без аста. Өскә күтәрелеп кара- сан. ниндидер ачыклык күренә дә кебек. Адәм балалары нн карашы тормышта да яктылыкка, нурга омтылалар. Текә төшү күпләрдә мескен ia- жизләнү тудырды, вакыт-вакыт югарыда утырт ан башлыкларг a т ына түгел, ата улына, ана кызына ышанмый башлады. Кешеләрдәге отнимитм рухы, киләчәккә булган өмет уты сүнеп бара. һәрхәлдә, ул хәзер янмый, ә ботлы яптыр суккан учак кебек пыскый тына... Әмма!.. Дөньяда әнә шул «ӘММА» да бар әле!! Әмма караш ылык ү зенен кара пәрдәсе белән һәр урынны нур кермәстәй итеп томалады дип томанлау да һич дөрескә туры килмәс, чөнки шушы борчу лы-мәшәкатьле заманда да ү з тавына күтәрелеп баручылар бар. Хәйранмы?! Хикмәт нилә? Алар бары «яна тормышка» алдан- рак җайлаша төштеләр, анын өермәле дулкынуякыннарында курыкмыйча йөзәргә өйрәнделәр. Шундый хуҗа. тык. тарный берсе — Кукмара районындагы «Яна тормыш» арендачылар берлеге. Исеме җисеменә туры килгән әлеге берләшмә урыс Чар- лысы, Татар Толлысы. Плаксиха авылларын ү т эченә ала. Оч авылда барлыт ы 276 хуҗалык. Бер-берсеннәи артык еракта урнашмат ан әле» е салалар япк'.т у рманта терәлеп үк утыра. Толлыдан ике чакрымда Көмеш Нократ ат а. Басу-кырлары алан бик тигез дә түгел, чокыр-чакырлы, ләкин уңышны күп бирә. Дөресрәт е. монда күн уңыш ала беләләр. Бу хуҗалык белән I атарстаннын атка таш ан ат роно- мы. «Почет бн.пссе» ордены кавалеры. Россиянең һәм Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы, өч бала агасы Р.гфыик I аб тергүф улы Рәүфов -җитәкчелек итә. Журнал варианты Ике рәсем арасындагы гомер 1995 елның эссе табадай жәе... Толлыда Рәүфовлар йорты. ~ Татар хатыннарына гына хас якты һәм мөлаем йөзле йорт хужабикәсе Бәрия ханым безне елмаеп каршы ала, чәйгә чакыра. Заманча эшләнгән вә бизәлгән, яхшы-яңа мебель урнаштырылган йортта миңа иң нык тәэсир иткән нәрсә стенадагы рәсем булды. Бер үк кешенең яшь һәм бүгенге бабай вакыты «Бабай чоры» рәссам Эрот Зариповның хыялы аша төсмерләнеп ижат ителгән Чөнки әлеге кешенең—Рәфыйкнын әтисе Габдерәүф Заһидуллиннын яшь чагы гына булган. Ул шул яшьлек чорында мәңгегә туктап калган... 1941 елның жәе... Ошбу елның 5 январенда туган нәни Рәфыйкка ярты гына яшь... Июньнең 22 сендә коточкыч хәбәр ишетелә: Немец сугыш башлаган! Аның әтисе — авыл Советы секретаре булып эшләүче Габдерәүф Гали улы Заһидуллин афәтнең беренче көннәрендә үк Ватан сугышына китә һәм ике елдан соң. 1943 елның май аенда, чит жирләрдә ятып кала. Яңа туган улын юньләп күрми дә башын сала. Шушы нарасыеннан бер тапкыр да «әттә» сүзен ишетми Изге, кадерле, рәхәт сүзне. Ул сугышка киткәндә малайның әле теле ачылмаган була. Мин икенче портретка текәләм... Нигәдер ул ныграк тарта. Анда ниндидер сер-сихер бар димме... Әгәр сугыш булмаса. әгәр Габдерәүф Заһидуллин сугыш кырларында ятып калмаса. менә нинди татарча мөлаем, түбәтәйле мәчет карты булыр иде. Ул менә шушындый карт булыр иде. ди рәссам Җитәкче урында эшләүче улына, бәлки, үз киңәшләрен дә бирер иде. Җомга саен Толлыда салынган яңа мәчеткә намазга йөрер ндс Аннан кайткач, карчыгы Мәгъсүмә белән чүкердәшеп, олы кешеләргә хас булганча һәрнәрсәне искә алып, авыл хәбәрләрен хәтергә китереп чәй эчәр иде... Эчәр иде... Ул юк инде. Аны сугыш аждаһасы йоткан. Кырык бердә сугышка киткән әти менә шушындый яшь. таза кеше булган ди Рәфыйк уйчан гына Исән булса, хәзер менә мондый карт булыр иде. Бу арага 54 ел вакыт кергән Минем әтисез яшәгән елларым бу... Илле дүрт ел... 54 ел Рәфыйк Рәүфовның 1941 дән 1995 елга кадәр үтелгән гомер озынлыгы, яшәгән еллары. Ике рәсем арасындагы гомер бу... Кырык беренче ел балалары 1945 елның ямьле жәе... Рәфыйк инде 5 яшьлек бала. Әнә сугыштан кайткан Толлы ирләре гимнастеркаларындагы орден-медаль- ләрен елкылдатып. чыңлатып, Берлинны алганнан сон туган кәеф белән күкрәкләрен киереп урамда йөриләр Ике фронтовик очраса, тәмәке кабызалар, сугыш хәлләрен искә алалар, йә берәрсенә кереп, чәркәгә салып, аракы эчәләр Аларга эчәргә дә ярый Алар — Җиңүчеләр! Менә бер бала әтисенә дәшә: Әти! Әтием дим. әни ашарга чакыра Рәфыйкнын күзләренә мөлдерәп яшьләр килә. Аларда атасыз үскән ятимнәр сагышы Аның әле бер генә тапкыр да: Әти' Әтием!! —дип әйткәне юк Чөнки әтисе юк. Ул бар иде. хәзер менә юк та юк Нигәдер кайтмый. Нигә икән? Малай аптырагач әнисенә дәшә: Әнием, безнең әти кайчан кайта инде?' Минем дә иптәшләрем кебек аңа әти дип әйтәсем килә бит. Кайтыр, улым, кайтыр Тагы бераз гына көтик әле,— ди әнисе. Ә үзе күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша, читкә борылып аларны яулык очы белән сөртеп ала. Әнә шулай улын әтисснен исәнлегенә ышандыра торгач, үзендә дә өмет уяна Бә лки, чыннан да. кайтыр Кайтсын иде улына ата. ана ир кирәк ич Би-и-ик кирәк' Рәфыйк та бераз тынычлана Әтисе кайтачак' Әнисе шулай дип тора ич. Ә әниләр балаларына ялган сөйләмиләр Алар үз балаларын алдарга тиеш түгелләр... Көтеп-көгеп тә әтисе күренмәгәч, ул әлеге сорауны тагын әнисенә бирәчәк Бирмәс иде. ятимлек сиздерә үзен Ул күзләре аша карап тора Ул кигән өс-башта. ашаган ризыкта да нык сизелә И ятимлек. Үзләреннән биш чакрымдагы Түбән Шон мәктәбендә укыганда да күрә ул үзе кебек ятимнәрне Толлыда да алар шактый иде Боек Җиңүгә 50 ел тулу алдыннан туган авылында галим Фоат Галимуллин. җырчы Миңгол Галиев белән очрашкач та. әлеге яшьтәшләренә ул эчтән генә Без кырык беренче ел балалары дип дәшәчәк Нәкъ Мөхәммәт Мәһ- диевчә. Аларнын да әтиләре яуда калган Башкача ничек дәшсен — өчесе дә кырык беренче елт ылар ич Авыр килде аларга бу дөньяда, сабыйлык чорына сагышлы- кайгылы үрмәгөл чорналган иде Әтисезләр би г алар. Ә әтисез кеше гәтисез кеше генә түгел, ятим вә ким кеше Ләкин шунысы да бар. андыйлар яшьтән үк тормышка берегеп үсә. үз максатларына үҗәт ләнеп ирешә Бо гар инде кемнеңдер таяныр таза -җилкәсен, ярдәмгә дип сузган «йонлач кулын- вләп маташмыйлар, ә юлны үзләренә үзләре яралар Нинди генә авырлыклар килмәсен һәм иң зур каршылыкларга очрасалар да һаман алга баралар, гауга үрмәлиләр Рәсемдә: 1’афыйк Рәүфов ipzHotto үзенен якын дуслары әдип Мәгъсүм ата Насын буллин (vi/da). Татарстанның халык артисты, җырчы Миңгол Галиев һәм әдәбият галиме, язучы Фоат I а гнму.тлин 6C I.HI Туган йортта уянулар И Туган Йорт1 „ Иң изге почмак һәр бәндәнең Тән-Җан-Рухы мәңгегә оялаган гомерлек мәчет син Сииа кайтып керүләр Балаларың Ә тфня. Ли тия. Марсельнең шат йөзен күрүләр Әниеңнең олы ашы. Бәрияннен җылы карашы И гомер искән жил! Мина да 54 биг Әнигә әнә 89 яшь нн ге Бәрия хәзер аны карый Ипиен лә кулына тоттырып ашата Ә элек?.. Дүрт яшьлек Рәфыйк йокысыннан уяна: — Әни! Әнием!! — Әү. улым... — Ашарга бир! — Бераз гына кот. Аз гына соңыннан... Адәм баласы шундый: ул көненә юк дигәндә өч тапкыр ашарга тиеш. Бармы-юкмы дип ашказаны сорап гормый, вакыты җиттеме: — Давай, давай! — дип тарткалый. Син ул «аш капчыгы»н тутырырга тиешсең. Келәттәге капчыгыңда, ларыңда бер генә кисәк сохари булмаса да. Әй. ул көннәрне. Дүрт яшьтәге тамак бик үк истә калмаган, ә менә җәяүләп 5 чакрымдагы Түбән Шөн мәктәбенә укырга йөргәндәге тамак гел истә. Зур Тамак иде ул. Олы Тамак. Зурлыгы шуннан - һәрвакыт ач иде. Эчне кисеп үзен туктаусыз искә төшереп торды. Кышкы юл... Кысылган корсаклы тәнне суык өтә. Өстә юка чалбар, тишек фуфайка. Мәктәпкә көн саен йөреп укулар Салкын көннәрдә ничек туңмаган, катып үлмәгән. Рәфыйк моңа хәзер үзе дә аптырый. Белем эстәүләр әнә шулай гел дә ачлык-ялангачлык белән бер арба-чанада барды... Кайчак йокыдан торасы килми. Уянасы килми... «Яна тормыш» арендачылар берлеге рәисе, 54 яшьлек Рәфыйк Габдерәүф улы Рәүфов йокысыннан уянды: — Сәгать ничә микән? Хәер, карап та торасы юк. Иртәнге биш булырга тиеш Егерме ел колхоз председателе булып эшләү дәверендә аның организмы—баш мне һәм йөрәге үзе үк җанлы сәгатькә әйләнде. Кичтән сәгать ничәдә генә ятмасын иртәрәкме, йә бик соңмы — күңел сәгате биш тулуга әтәч булып кычкыра: — Кикрикүк! Сәгать биш. тор, Рәфыйк!! Эшкә барасың бар... Ике дистә ел инде туган йортта шундый уянулар. Төннәрен укып ятарга ярата ул «Казан утлары», «Идел» һәм башка журналларны. Ә. Еники. А. Гыйләжев, Г. Ахунов, Н. Фәттах, М. Юныс, Р. Мөхәм- мәдиев, М. Галиев һәм башка язучыларны. Бүген төнлә Мөхәммәт Мәһдиевнең сугыш чоры яшүсмерләре турындагы юмористик повестен укып ятты Кычкырып көлә-көлә. Шул мәлдә хатыны Бәрия уянып китте: — Юләрләндеңме әллә, Рәфыйк? Төнге бердә кычкырып көлеп ятмасан.. — Мәле! — дип китапны суза ул Бәриясенә — Менә бу төшен генә укып кара. Билләһи, син дә кычкырып коләрсең. Кызык ич! Әйбәт яза!!! Ә иртәгә ул нәкъ биштә уяначак. Дүрт кенә сәгать йокы туйдырган булса да. Яңгырмы яисә кармы, буранмы, әллә давылмы—ул үз постында. Анда аны кешеләр көтә. Иртүк гадәте буенча машина-трактор паркын, фермаларны карап чыгар. Их! Бүгенге машина-тракторларны әтисенә, бабалары Заһидулла, Гали. Мөхәммәдиләргә күрсәтергә иде. Никме? Чөнки утызынчы еллар башында. Түбән Шөнтә кайткан беренче тракторны күрү өчен! — алар авылы белән кубарылган кешеләр ич. Ләкин... Фани Дөньяларда яшәүче инсаннарга көн дә иртәнге уянулар булса да, мәңгелек йортта уянулар юк шул инде... Толлы тракторга шаккаткан! ле Түбән Шөн мәктәбендә укыган чакта ук Толлыдан йөреп укучы балаларны түбәншөнлеләр горур гына күкрәк киереп. Толлы тракторга шаккаткан!—дип үчеклиләр иде. 30 нчы еллар башы. . Күрше авылда яшәүче абыйлы-энеле Бәдыгетдин һәм Шаһабетдин Шәрәфет- диновлар Түбән Шөнтә беренче трактор альпт кайталар Шушы тракторның кырда эшләвең күргән Толлы кешесе, янгын чыккандай, авылына йөгерә: Иптәшләр! Авылдашлар. Шөннәр трактор алып кайтканнар. Пәри күк эшли менә Берүзе ун атка тора! О Шаккатмады хәл була бу. Барлык Толлы кешеләре кубарылып трактор күрергә чаба Шундый кызу төшәләр ки,—артларыннан шайтан туе узгандай, албасты үзе күтәргәндәй, кара тузан болыты пәйда була. Хәтта Шон ягы кешеләре — Нәрсә, сугыш чыкканмы әллә? Яисә берәр жирдә әкәмәт зур янгынмы’’ дип куркуг а төшәләр. Шокер, гок икән! Толлы халкы трактор күрергә тошкән Менә шунда түбәншөнлеләрнен бер жор теллесе эре генә әйтеп куя да инде Толлы тракторга шаккаткан' Күргәннәре юктыр .. Шулай итеп, «Толлы 1ракторга шаккаткан» ботарга бер гыйбарә тамга булып таг ылып кала Бу әйтемнең бүгенге көнгә кадәр югалганы юк Ул халык телендә Хәер, алай дисәң. Толлы бүген дә тракторга «шакката». Әнә җитәкчеләре Рәфыйк Рәүфов үзе дә тракторга «шаккатты» ич' Ул колхоз рәисе булып эшли башлаганда бер җиңел. алты йөк машинасы һәм унике трактор була. Күбесе ярым-йорты. ватык, тузган. Саны да шаккатмады түгел. Мен.) шул вакыттан ул техниканы арттыра башлый яна машина, трактор, комбайннар сатып ала «Яна тормыш» Бүгенге көндә монда 13 комбайн, 31 автомашина, тәгәрмәчле һәм чылбырлы утыз җиде трактор бар 276 хуҗалыгы булган оч авыл өчен аз сан түгел бу Барлыгы 81 данә биг. Өч йортка бер машина-трактор гуры килә дигән сүз Шул чама Бабайларның бу төшенә дә кермәгән Бер тракторга шаккаткан кешеләр ич алар. 16 йортка кунган кызыл әтәч 1991 елның эссе жәе иде Авыл халкы бары да эштә Өйдә карт-карчыклар. ә урамда бала-чагалар Менә берзаман эссе авыл урамнарын өшетеп яман гномлы хәбәр узды - По-жа-ар! Түбән оч яна" Моны урамда уйнаучы балалар кычкырды булса кирәк Көне дә җилле иде. янгын ничек һәм кемнән башлангандыр. күрми дә калдылар, халык җыелып сүндерергә өлгергәнче, кызыл әтәч 16 йортка очып кунды Ике-өч сәгатьтән алардан кара күмер генә торып калды. Йортлар янган күп кенә кешеләрнең өстендәге күлмәкләреннән башка бер- ниләре дә калмады Хатын-кызлар елаштылар, ирләр йөзенә кара инде Бала- чагалар моңсуланды. Бу коточкыч күренеш, кара күмергә әйләнгән йорт, каралты-кура урыннарын күрү җитәкчеләре Рәфыйк Рәүфовка да нык тәэсир итте Алар колхозында семинар уздырырга гына йөриләр иде бит Менә сиңа, мә! Авылда кара күмерле кара каш ы Рәис башта ни әйтергә дә белмәде. Ул болай да һәрнәрсәне ныклап күңеленә алучан, кеше кайгысына керүчән кеше бит Ләкин шушы иң авыр вакыгга да авылдашлары алдында халык көткән кирәкле, өмегне сүндерми, ышаныч тудыра торган сүзләрне әйтергә аның теле җитте Бик яман хәл бу Сездән бернәрсә генә сорыйм зинһар, кара кайгыга бирелмәгез Кышка кадәр барыгыз да өйле, каралт ы-куралы булыр Мин моны сезнең җитәкчегез буларак әйтәм Әйтәм генә түгел вәгъдә бирәм! Вәгъдә иман. ди. Ха.чгак Рәфыйкка ышана иде Аны горурланып Безнең Рәфыйк' дип кенә атый иде Бу юлы да аңа ышанды һәм моның белән ялгышмады көзгә барысы да йортлы, каралтыкуралы булдылар Әлбәттә. Кукмара районы. Казан каласы да булышты Югарырак утыручы җитәкчеләр до читтә калмадылар. Шунысын да өстик бу янгын Толлы. Чарлы янгынчылар командасына да ачы сабак булды Хәзер алар янгынга каршы тәртипләрне нык саклау өстснә. ифрат активлык һәм җитезлек күрсәтеп башка урында чит авылларда башланган янгынны сүндерү өчен дә иң беренче, тәрдән булып килеп җигәләр Өн.» Шон якларын гагы ничәмә-ничә янгынны сүндерүдә катнаштылар Инженер Му г танур Мөхәммәт ов җитәкчелек иткән янгынчылар Марсель Кависв. Рафаэль Ибраһи- мов. Виктор Харжавин. «хужа»ның каты кулын, ныклы күзәтүен тоеп яшиләр. Чөнки бу мәсьәләдә башкача мөмкин түгел. «Кызыл әтәч» тәртипсезлекне сөйми ул. Көзге Сабантуй _ , _ әй башында янгын утлы теле белән 16 йортны ялап чыккач, тиешле Мвакытында Сабантуй уздырмадылар. Уналты гаилә кайгыда калып, туганнарында-якыннарында яшәп ятканда, ничек бәйрәм итеп, мәҗлесләп. күңел ачып йөрергә, ди Менә, Алла бирсә. . Әйе. җәйге Сабантуйлар бар. хәтта кичке һәм кышкы Сабантуйлар да була. Ә менә «Яңа тормыш» арендачылар берлеге рәисе шушы изге, саф, ак. бөек бәйрәмнең ике мен еллык тарихында беренче тапкыр көзге Сабантуй ясады. Ясарлыгы да бар иде шул өйләре янып беткән 16 гаилә өр-яна коттедж- йортларга кереп утырды Авылның түбән очы элеккедән дә матурланды. Ә Сабантуйлар, гадәттә, түбән очта, инеш буенда уза. Ямьле яшел чирәмлеккә каршы таулар ята. Гүя алар төньяк җилләрен каплау өчен аягүрә басканнар. Инеш буйлап китсәң, аның сулары сине гүзәл Нократ- Вяткага китерер. Күңелле урын бу! Көзге Сабантуйга ул елны халык җыелды да соң инде! Ник дигәндә, елның иң-ин-ин соңгы Сабантуе ич. Сатучылар да ничәмә-ничә машиналарда килгәннәр. Бер читтә шашлык пешереп яталар, икенче урында көнбагыш саталар. Тәм- томның кайсын яратасың — сайла да ал. Пилмәнгә кадәр пешерделәр монда. Гөрләде Сабантуй: халык көлде-сөенде. җырлады-биеде. Ир-егетләр бил алышты һәркемнең йөзендә шатлыклы елмаю иде һәм аның ин кәттәсе Рәфыйк Рәүфов күзләрендә чагылды кебек. Ә нигә шатланмаска ди? Халыкка биргән вәгъдәсен үтәде бит: йортлы да булдылар, бәйрәмне дә уздырдылар Үзләре генә түгел, моны читтән килгәннәр дә күрделәр. Кешеләргә килгән кара кайгыны күңелләреннән юып төшереп, ак-чиста Сабантуй уздыруны күрделәр. Ә адәм балаларын сөендерүдән дә олы шатлык Җир йөзендә юктыр! Кайгыда ташлама кешене... Чарлы ярлы түгел... арлы — рус авылы. Зурлыгы ягыннан Толлыдан калышса да, аны «Яңа тормыш»нын үзәк "*■ усадьбасы иткәннәр «Ни өчен? Чөнки 80 нче еллар башында Чарлы яшьләре Кукмара һәм бигрәк тә алардан ерак урнашмаган Вятские Поляны шәһәренә китә башлыйлар Авылда карт-коры гына кала. Колхоз җитәкчелеге, бигрәк тә рәисләре Рәфыйк Рәүфов өчен зур проблема була бу Ничек яшьләрнең читкә китүен туктатырга'?? Чарлынын ярлыланып һәм искереп баруына ничек чик куярга??? Уйлый торгач, проблеманы чишү юлын таба ул — бу авылны үзәк усадьба итәргә' Гадәттә, рус авылында кешеләр соңгы 15—20 елда шәһәргә күчеп беттеләр диярлек, ә менә «Яңа тормыш»та рус авылы Чарлы, киресенчә: үсеп-яшәреп китте Татарларда японнарга хас үҗәтлек, эшчәнлек, тырышлык бар.— ди Рәүфов — Әгәр Россия татарлардан гына торса, күптән череп баеп бетер иде инде. Безнең Толлы кешеләре элек-электән Чарлыны өстерәп-тартып барды. Бу авылга килеп эшлиләр иде Ләкин мин рус халкын да «лапошник». «русская лень» сүзләре белән характерламас идем Бик тырыш руслар да бар. Әнә Чарлыга караш үзгәргәч, эштә яңа тәртипләр, икенчерәк система керткәч, чарлылылар үзләре Толлыга эшкә киләләр Комбайнчыларның күбесе Чарлыдан. Җир җимертеп эшлиләр, шуңа бай торалар...» Чарлыда менә дигән унъеллык мәктәп, кибет, балалар бакчасы, ашханә төзелде, матур гына мәдәният йорты эшләнде. Руслар гына яшәми хәзер Чарлыда мәктәп белән югары белемле Рәфәгать Гайнуллин җитәкчелек итә, мәдәният йортында Зөбәрә Мохәммәтова директор. Әлеге биналарны салу очен Рәфыйк Рәүфов бик тырышып йөргән, аңа юкка гына Россиянең һәм Татарстанның халык мәгарифе отличнигы исемен бирмәгәннәр. Үз авылында түгел, күрше рус авылында үзәк усадьба ясау үзе үк батырлык, минемчә Эш эчен яну бу Эшче көчләрне читләштермәскә теләү. Татарнын урыс авылын күтәрүе. Текә күтәрүе Гомумән. Чарлыны яңарту, баету, «бабайлар» авылыннан яшьләр һәм малайлар саласына әйләндерүдә рәиснең көче күп керде дип әйтәләр монда. Ә халык хатын әйтә ул! Идарә йорты еатр кием элгеченнән башлана, диләр. Ә авыл хужалыгы оешмалары эше - идарәдән. Дөресрәге, идарә йортыннан Анда тәртип икән —башка җирдә дә тәртип. Беренче күрүгә үк бу агач бина үзенең матурлыгы, гадилеге, җыйнаклыгы вә төзеклеге белән үзенә тартып тора Алдында зур гына бакча Анда гупыл. ак чыршы, юкә агачлары. Алмагачлар, карлыганнар да бар биредә. Җиргә әнә тупырдап алмалар коелган. Бер читтәрәк түбәсе буялган кое. кечкенә беседка, бакча түрендә фонтаннар. Матур монда, рәхәт монда! Кошлар сайрый, бал кортлары гөжләп тора Минем үземә ошаганнардан тагы күрсәткечләр тактасы һәм Җиңүнең 50 еллыгына багышланган стендлар булды Солдат һәйкәле янындагы мәрмәр ташлардан Богомолов. Кормильцев. Козлов. Котов. Колесников. Соловьев. Семагин. Староверов. Селезнев. Савиков. Пичугин. Харжавин. Шахмаев. Якунин һәм башка дистәләрчә фамилияләрне укыдым Ватан сугышы корбаннары болар Хәзер әнә аларнын уллары-оныклары «Яна тормыш»та әйбәт кенә эшләп көн күреп яталар Идарә йорты янындагы бакчада «Мактау тактасы» булу — үзе үк мактаулы күренеш Хәзер тырыш хезмәт итүчеләрне бик үк мактап бетермиләр Ә мондагы «тактайда алдынгыларның рәсемнәре урнаштырылган Менә алар: дуңгыз караучы Сания Зарипова, дуңгыз балалатучылар Анна Григорьева һәм Фәнүзә Шәрәфетдинова. шофер Владимир Шахмаев. комбайнчы Валерий Когов. тракторчы Сергей Карлушин шофер Данил Миннеханов. механизатор Флюр Миннеханов, Т-150 дә эшләүче Фердинанд Сәетгәрәев. бензин ташучы Вәгыйз Кавиев. Барлыгы 14 кеше Татар-ксрәшсн егете рәссам Виктор Кириллов стендларны гел яңартып тора икән «Иренми ул»,—диләр аның турында Иреккән иркә ялкауны Рәфыйк Рәүфов тотып та тормас иде Идарә йорты тирәсендә чисталык һәм тәртип Тирә-як асфальтланган Ишек төбендә үк чүпчар савыты Кәгазь кисәген, тәмәке төпчекләрен ташлар өчен Шулай шул хуҗалыктагы чын тәртип идарә йортыннан ук башлана һәм ул башка эш биналарына ла күчә Авылларда-колхозларда шактый йөргән кеше буларак, үзем моңа нык инанган кеше Ә тәжрибә сирәк алдый Үзе күргән хакны күргән Тәртипнең идарә йортыннан башлануын рәис Рәүфов га тиз аңлаган, күрәсең Баш экономист Мансур Хәсәнов на тормыш»тагы соңгы 15 20. хәтта 30 40 елдагы җитештерү күрсәт- >Яна тормыш» соңгы ун ел эчендә текә сикереш ясады,—ди Мансур Хәсән улы—Бигрәк тә соңгы 5-6 елда. Менә күршедәге Шөн яклары — Киров өлкәсендәге иң көчле хуҗалыкларның берсе булган XXII партсъезд исемендәге колхоз белән генә чагыштырып карыйк Без бит Кукмара районының Толлы. Бурсык. Ташлы Елга. Кәркәвеч авылы кешеләре - гаманында Түбән Шөн мәктәбендә белем алдык һәм алардагы хәлне үз күзләребез белән күреп белә идек. Ни күрдекме? Без. Толлы кешеләре. Шөннекеләрдән бер ун елга артка калып бардык Хәтта, әйтер идем, бер буынга диярлек. Бездә ярлы колхоз, аларда бай, председательләре Таһир Әхмәтович Галиәхмәтов 1970 елда ук Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аерма хәтта киемдә дә күренде: алар галош кигәндә—без чабата, без галош кигәндә — алар ботинкатуфлилы иде Без җәяү йөрдек — алар велосипедта, без велосипедка утырганда — алар мотоциклда, безнекеләр мотоцикл ала башлаганда - алар «Москвич». «Жнгу- ли»да элдерәләр иде инде. Хәтерлим: аларда ипи шәп пешә иде. Безнең хатыннар ипигә дип капчык күтәреп төшсәләр, болар бездән көләләр: Ә. Толлы хәерчеләре килгән! Сәхүәләр... Соң хәзер, дим мин — Киресенчә сөйлиләр ич бездә: кара-кара, бу Толлы ничек котайды, ә?! Без булып безне дә узды болар!! Юк.—дип сүземне тыйнак кына бүлә экономист Хәсәнов.—Хәзер без Шөннәр белән тигезләштек дип уйлыйм мин. Бәлки шулайдыр да. кем белә Тик берәр нәрсә кирәк булса, йә акчага алырга, йә бартерга алмаштырырга дип безнең Шөн якларыннан монда киләләр, һәрхәлдә, яңатормышлыларның нидер сорап безгә килгәннәре юк. Кирәген үзләре табалар. Үз районнарыннан яисә башка җирдән. Байлар соранып-сорашып йөрергә яратмый шул. Игенчелектәге күтәрелеш __ ңа тормыш» үзенең таулы-чокырлы басу-кырларында элек-электән бо- XX дай арыш. арпа. солы, борчак, бәрәңге, кукуруз, чөгендер, карабодай, вика иккән. Мансур Хәсәнов биргән таблицаларны карап утырганда, соңгы 10 елдагы уңыш алуда, чыннан да. текә күтәрелеш күрдем Ә инде 30-40 ел элеккеге саннарга күз салсаң —аерма берничә мәртәбә тәшкил итә. Әйтик. 1958 елда арыш. арпа, бодай һәр гектардан 7-8 центнер, борчак 10 ц. бәрәңге 51 u уңыш бирсә узган елгы күрсәткечләр 4-5 мәртәбәгә артык: бөртеклеләр 35-40. ә бәрәңге 224 центнер җыеп алынган Хәтта 80 нче еллар башында да бу саннар 10-15 тән артмый. Чөгендер 1958 елда 80 центнер алынса. 1994 елда 563 ц җыелган Әле 5-10 еллар гына элек тә бу сан 200-300 дән югары түгел. Инде быелг ы корылыклы елда да уңыш алуда тотрыклылык сизелә. 1994 нсн рекордлы күрсәткечләре һич тә кимемәгән, һәр гектардан 35 центнер бөртеклеләр сугып алганнар Ә бит күршедәге данлыклы Шөн якларында да бу күрсәткеч 23-25 тән артмый Кырлар рәттән генә, ә уңыш аермасы - 10 центнер’ Нидән бу? _ Сезнең як кырларын чүп басты, дип аңлаткан иде миңа Рәүфов. УАЗик белән барганда Бодай да Киров өлкәсе кырлары алабута, билчән, әремгә бик бай Ә аларны урып-сугып бодай алып булмый Мин үзебезнекен генә әйтмим, кара Татарстан басуларын, аларда чүп үләннәр юк. яисә чагыштырмача бик аз. Ә ашламалар кертү? Ансыз уңыш көтмә инде! Көч килгәнчә кертергә тырышабыз! — Әлс җитәкчелекне» игътибары да бар бит сездә.—дим. Киров өлкәсендәге авылколхозларга карага Ельцин рухы сизелә. Ничек булдыра аласыз, шулай яшәгез, янәсе Безне генә борчымагыз, безнең сездә зш юк.. — Килешәм Президентыбыз да. авыл хуҗалыгы министры да йөзләре белән авылга борылган кешеләр. Бу — зур ышаныч тудыра, абзый! Рәфыйк Рәүфовнын. миннән биш яшькә зур булса да, «абзый» дип дәшүе күңелгә рәхәтлек өсти. Юк. картайтып, бабай иттереп әйтми ул «абзый»ны, ә якын итеп, хөрмәтләп, йөрәге белән дәшә!. ...Тагы кайтыйк әле «Яна тормыш» басуларына! Кырларга чыгып китәм дисәң, машинасы да кул астында гына бит анын. Йөр. кара, күр!!! «Килдем* күрдем сокланып йөрдем!»—дигән шикелле... Үзебезнең Шөн басулары белән чагыштырып карыйм. Безнең рәис Фоат Гарәфиев — Рәфыйкнын сабакташы нч Алар үзара ярышып яшиләр Без югары белемле агроном, «Яңа тормыш» арендачылар берлеге рәисе урынбасары Альфред Баһманов белән җиңел машинада басу-кырларны карап йөрибез — Менә бу кырдагы һәр гектардан 50 центнер ашлык суктырып алдык.— ди ул тыйнак кына. Гомумән, Толлы кешеләренең күбесе тыйнак, эчке культурага ия. үз тормышларында текә күтәрелеш ясасалар да. кешегә эре текәлеп, текәлә- иеп йөрмиләр. Альфред әле утызның аръягына гына чыккан Кара мыеклы, уртача төз гәүдәле, сөйкемле егет Егет дигәч тә. анын балалары үсә инде бер малай, бер кыз! Хатыны Рәфыйк Рәүфовнын олы кызы Әлфия, димәк. Альфредка хуҗалык рәисе «бабай» була. Ләкин монда ничә килеп тә. мин аның үз җитәкчесенә «бабай» дип дәшкәнен ишетмәдем. Эш башка, аш башка дигәндәй, хезмәт урынында ул аңа «Хуҗа!»—дип дәшә, ә кунакта: «Бабай!» Ике сүз дә бик тәмле. Әйтә белеп һәм урынында, кирәкле вакытта әйткән кеше өчен — Дәүләткә сату планыгыз күпме? — дип сорыйм Альфредтан — Борчак һәр гектар саен ике центнер, бодай ун центнер. Бер тонна, димәк Күрәм: бу план үгәлер. ындыр табагында — тау-тау ашлык көшелләре ята Урылмаган-cyi ылмаган кырга кердек Бу бодай басуы Яп-якты кыр. Алтын кояш нурлары астында саргаеп килгән башаклар күзгә кереп тора. Үзләре эре, тук. Кырда бер генә чүп үлән дә юк — Уракны август башына төгәллибез, ди Баһманов,- Инде көзге чәчүгә җир әзерләп тә куйдык. Арышны коз чәчү өчен җир әзерләнгән Быел бу җиргә известь керткәннәр «Туфракның әчелеге югары», ди Альфред Машина алга элдерә. Кукуруз басуына җиттек. Бу үсемлек тә хәйран гына үскән монда: үзләре озын, үзләре куе. Әлс тагы үсәселәре бар. Яшел масса мул булачак маллар! а. Кукуруз басуы Көмеш Нократ буенда да тирбәлә иде. Буйга кайтышрак булсалар да, мондагылары да ким-хур үсмәг ән. Вятка буйлап ком төягән баржа килә Белмим, ни сәбәптәндер мин ана алтын бодай гәрәбәләре төялгәндәй хис иттем. Гүзәл елга ярына утырып ял иттек. Рәфыйк Рәүфов та бу урыннарда ял иткәләп китә икән Йә урман буенда. Ярты гына сәгать. Хег ун гына минут Бер кавымга дөнья мәшәкатьләреннән арынып тору өчен Таута менгәндә нәни генә булса да коч алу өчен Яна уйларны дөрес итеп туплар өчен Мин дә яраткан елгама күз салам Аннан тәмәке кабызам, иркенәеп төтәтеп җибәрәм Чыннан да... Магур яклар бу! Күңелгә рәхәт монда'! Дуслар җыелган җирдә ентябрь башы... Искитмәле җылы көннәр Бакчалардагы бәрәңгене казып чыгарып туфрак өстендә озаграк тотсаң ул да пешә! Комга тыксаң, күкәй пешәрдәй кыздыра кояш ксе гаоага салып кыз цомсы да түгел. Төш турысында 30*32 градус эсселек Мондый җылы көзне әбнбабайлар да хәтерләми Сәер сентябрь С Без «Яңа тормышмка керә торган Плаксиха авылында Ул кечкенә генә рус авылы Элек, хәтерлим, Плаксиха урыслары Вяткадан балыкны шәп тоталар иде. Бу як урманнарда көзен чикләвек тә күп үсә. Капчыгы-капчыгы белән генә ташыган еллар да булды. Без тагы гүзәл Нократ буенда. Аның ямь-яшел чирәмле ярында. Дуслар җыелган урында.. Без дигәнебез: Түбән Кама автотранспорт берләшмәсе начальнигы Хәлим Кави улы Мостафин, Кукмара катнаш азык заводы директоры Равил Гайфетдин улы Зиатдинов, Татарстанның атаклы фоторәссамы Мидхәт ага Шакиржанов, публицист-язучы Шаһинур Мостафин һәм, ниһаять, әсәребез герое — Рәфыйк Рәүфов Соңыннан безгә әлеге хужалыкның шефы — «Аг ропромбанкның» Кукмара бүлеге җитәкчесе Фәргат Нургата улы Сафин кушылды Рәсемдә: (уңнан сулга): Равил Зиатдинов, Рафаэль Сибат. Хәлим Мостафин. Рәфыйк Рәүфов. Шаһинур Мостафин Яшел чирәмгә зур гына ашъяулык жәелгән, аңа турап ипи. ит куелган. Табынны зурлап, йодрык-йодрык алмалар тәгәрәп ята. Шампан, сыра, баллысу шешәләре ятып тора. Хәл җыйган кебек Мәҗлестәшләр күтәренке рухта. Сөйләшәләр, көлешәләр. Ләкин.. Алданма, укучым! Юк, бу син уйлаган вә үзенчә күз алдына китергән эчү мәҗлесе түгел. Бу — табигатьтә, Көмеш Нократ буенда көндезге эшләрдән соң бераз гына ял итеп алу. Рәис Рәүфов аракыны әнә авызына да алмый, Мидхәт ага кабып та карамый, теге ике зур «нәчәлник» та — Хәлим Мостафин белән Равил Зиатдинов — аңа мөкиббән китмиләр. Утырабыз шулай сыра йотып, «Тархун» эчкәләп. Әлбәттә, тавык итен дә капкалыйбыз Кичке ашка вакыт җиткән инде. Рәфыйк Рәүфов, әнә. ит консер- васы да ача. Әйе, тамак ачкан' Шуңа карамастан авыз күбрәк сөйләшү белән мәшгуль Кешеләре нинди бит әле аның: укымышлы, эрудицияле, интеллектуаль инсаннар, һәр темага матур гәп алып бара алалар, һәр тема буенча иркен йөзгәннәре сизелә. Арага мәзәк кыстырып алырга да күп сорамыйлар Бу өлкәдә Хәлим Мостафин белән Мидхәт ага Шакиржанов бигрәк тә җор кешеләр икән. Хәлим Мостафин — тумышы белән шушы яклар кешесе Рәфыйк Рәүфов белән бер чорда Түбән Шөн мәктәбендә укып та йөргән. Алар — күптәнге дуслар. Татарларга хас кара күзле, кара чәчле, матур кыяфәтле Хәлим үз тормышыннан бер хәлне сөйләп көлдерә: Барабыз шулай минем «оппель»дә асфальт буйлап. Юлыбыз асфальтсыз эре-эре генә яткан урынга терәлде. Нишлисең, алга барырга кирәк, тик менә ташлар машина астына тия Кабинада апам, хатыным, тагы ике хатын-кыз Әйдәгез, дим боларга, әгәр теләгән авылыгызга барып җигәсегез килсә, юлдан ташны чүпләгез, шунсыз алга бару юк. Чыктылар мескеннәрем дүртәүләп, и җыялар гашны, и жыялар! Мин дә булышам инде, кәнигшге Иртәгәсен Түбән Камада сөйлиләр икән Мостафиннын «оппеле» үтә алмагач, фәлән колхоз председателе бер бригада хатын-кызлар куйдырып юлны чистарттырган, имеш Көлешәбез. Билләһи, рәхәт менә шушындый кешеләр белән сөйләшеп утыру! Бер утыруын— бер гомер, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер Озынча буйлы, зәңгәр күзле, сөйкемле кеше Равил Зиатдинов сөйләп китә — Казагыстанга баргач, безнең Президент Шәймиевне татарларның күрәсе килгән Җансакчылары моңа очрашуга бармаска кушканнар, озатып йөрүче Сарыбай Сабирович та программаны үзгәртәсе килмәгән Ә теге татарлар бит Кытайның үзеннән Казагыстанга кайтып тирмә корганнар Күнелен күргән Президент боларнын. тәки тирмәгә кергән Кергән генә түгел, утырып чәй дә эчкәннәр Хәтта бер агайның тальянына кушылып: «Сандугач Китмә, китмә, сандугач ..» дип җырлап та җибәргәннәр. Менә ничек була ул киң күңеллелек' ди Рәфыйк Рәүфов — Укыдым мин бу турыда. «Ватаным Татарстан» газетасында язучы Ринат Мөхәммәдиевнын «Абай иленә сәяхәт» дигән язмасы чыкты Сөйләшү дәвам итә. тема артыннан тема үзгәрә, мәсьәлә дингә күчә Ифрат та сабыр, зыялы кыяфәтле, фәлсәфи фикерле, туры сүзле Мидхәт ага Шакир- жанов әйтә: — Бутамагыз, иптәшләр, дин әхлак кына түгел. Мораль — мораль инде ул. Дин бик тирән нәрсә. Ул халыкны рухи тәрбияләү яисә тәртипле, чиста, пакь тоту өчен генә кирәк диючеләр аны беркатлы гына аңлыйлар. Дин дөньяны аңлау өчен иң көчле тәгълимат! Бәлки ул. чыннан да. галәмне, дөньяны ныклап ачу өчен чын күпер булыр Сүз авылларга күчә... «Яңа тормышвта бәрәңгене алып га бетергәннәр инде Шулай тиз!? һәр гектар 300-320 центнер уңыш биргән. Күршеләрдә бу күрсәткеч: 150 160 центнер. Бәрәңге алуны тәмамлау шатлыгыннан Рәфыйк Рәүфов дуслары белән Вятка буенда ял итеп, сөйләшеп утырырга булган Хәлим Мостафин туган авылы Казакларның (Югары Өскебаш) тарихы турында сөйли - Безнең иске зиратта 1360 ел белән тамг алашаң кабер ташы да булган бит Үзем дә аны күрдем, белгән кешеләрдән язуын укыттым Гаҗәп бит. ә?' Значит, авылга нигез салган кеше дип исәпләнгән Сөләйман казакка кадәрле дә анда кешеләр яшәгәннәр булып чыга 1360 ел Болгар чорына карый Казан ханлыгы бу вакытта оешмаган әле. дим. Рәхмәт сиңа. Хәлим' ди Мидхәт ага Син бит эшең буенча чып-чын технарь, металл йөрәкле кеше, 1200 (мен ике йөз!) машинага хуҗа адәм Ә җаның белән шагыйрь икәнсең Үз авылының тарихы белән кызыксынган кеше саф милләт кешесе ул. Нәкь безнең Рәүфович кебек! ди Шаһинур Әйе. без дә Толлы тарихын язарга булдык әле. ди рәис Рәүфов тыйнак кына Мәмәширдөгс журналист һәм тарихчы Нур Шәрифуллинны чакырдык Инде үз авылы турында язган иде Ул килер дә. берәр атна сорашып-сөйләшеп йөрер дә. аннан авыл тарихын язар Ләкин бу чын тарих булмас! дип каршы төшә Равил Зиатдинов - Сүзендә дөреслек бар. абзый, -ди Рәфыйк Рәүфов Ләкин һәр эшне башлап җибәрергә кирәк бит Башы булса ахыры булачак Эх' Элеккеге муллаларның язмаларын саклап кала алмадык Алар биг барысын да язып барганнар Сүз ничектер кабат дингә әйләнеп кайга Ә мин эчемнән генә уйлыйм Йә. Аллам! Шушындый матур кичтә шушындый яхшы бәндәләрен белән очраштырган өчен мең дога мең рәхмәт сиңа"' Сентябрь башы көз башы Нократ ярында, дуслар җыелган урында утыручыларның да гомер көзе башы Алар төпле, акыллы, уйчан, тормышчан, яшәүчән. милләтчел инсаннар Яраттым мин аларны!! Түбән Шөнгә мине үз машинасында Рәфыйк Рәүфовнең улы Марсель озата «Сез» дип әдәби тел бсләнрәк сөйләшүче егет. Әтисе кебек таза гәүдәле, матур сөякле, тыйнак, сабыр егет. Терлекчелек һәм төлке шулпасы ез экономистлар бүлмәсендә. Мансур Хәсәнов сөйләп китә: — Элек ничек иде? Безгә һәрнәрсәне диярлек көчләп тактылар Батамы ул безнең хуҗалыкка, юкмы —аны уйлап тору юк. Көчләреннән килсә, дөя яисә фил асратырлар иде. Ә бу дөя бөлгенлеккә төшермиме — уйлап баш ватмадылар... — Шәхси хуҗалыкта, мәсәлән, безнең якларда юләр дә дөя асрамас!- дип куям. — Ә бит булды вакытлар,—ди Хәсәнов.— Безне көчләп песец ак төлке, куяннар асрарга мәҗбүр иттеләр. Бары файдасын гына күрмәдек. Ә зыяны кыя кадәр! — Төлке шулпасы булган икән... — Нәрсә-нәрсә? — Алдаганнар сезне! Алдау-хәйләләүне, «төлке шулпасы эчү» дип атыйлар. — Вәт-вәт, алдандык шул. Хет Толлы, Чарлы хатыннарына ак төлке туны да кидерә алмадык Кая ул! Әйтәм ич, зыяннын зыяннан башка ние бар? — Аның каравы — хәзер ирек! Әйе. хәзер менә ирек, кайсы малны тотасын, кайсы терлекне асрыйсын үзебез чамалыйбыз. Ә чамалау табыш буенча Табыш китерә икән — асра, юк икән — юк ит ул малны. Иткә чал! Терлекчелектәге хәлләр дә һич яманларлык түгел монда. Киресенчә, мактанырлык Әнә Мансур Хәсәнов саннар китерә Экономистлар теле — саннар инде ул, саннар һәм санау теле. Ләкин болар үле цифрлар гына түгел, ә тере саннар. Экономистлар лирикага бирелеп маташмый. Хәсәнов саннарны, муенсага энҗе кидергәндәй, тезә генә, һәрхәлдә, алдагы еллар белән чагыштырганда үсеш күзгә нык ташлана. Дөрес, 1994 елда терлекләр саны кими төшкән, ләкин арендачылар берлеге җитәкчеләре моны алга таба төзәтерлек хәл дип саныйлар. «Яңа тормыш»та һәр сыердан елына 5000-5500 литр сөт савалар. Мөгезле эре терлектән артымны уртача 700-800, ә дуңгызлардан 500-600 граммга җиткергәннәр. Терлекчелектә төп файда китерә торган тармак —дуңгызчылык. — Татар авылларында дуңгыз асрау килешми. Дин буенча да хәрәм санала,— дим, сүз кыстырып. Беләм-беләм... Милләтчеләр җырын җырлыйсың,—ди моңа каршы Мансур Хәсәнов — Кискен, ультрарадикаль милләтчеләр моны күтәреп чыкты Алар- ның төп ялгышлары: икътисадны аңламауда яисә санга сукмауда. Коры сәясәт тамак туйдырмый. Гәҗит укыйбыз, радио тыңлыйбыз, телевизор карыйбыз: шуңа барын да, шөкер, ишетеп, күреп, белеп торабыз. Казаннан яисә Чаллыдан торып милләтне ничек яшәргә өйрәтү җиңел нәрсә ул. Ә менә авыл халкына, шул милләттәшләргә, ай саен хезмәт хакын ничек биреп барырга0 Монда безне дуңгызчылык, кемнәрдер сүккән Дуңгыз Бабай коткара. Кемдер сүгә дип кенә ифрат файдалы тармакка балта чабып булмый... Кызарак төшкән Хәсәновны туктатам: - Соң сезнең дуңгыз фермалары да Чарлыда гына бугай. Толлыда сыерлар бит Рәфыйк Габдерәүфович әйткәнчә: «Татарга — сыер, урыска — дуңгыз» түгелме? һәркемгә—үз малы! — Дөрес шул,—дип куя Хәсәнов тагы тыйнак кына.— Дуңгызчылык буенча рус авылы Чарлы специальләште, ә сөтчелек буенча — Татар Тулбасы. Дуңгызны мактавым аны яратудан түгел, ә файдалы, тиз үрчемле, күп итле хайван булуыннан. Шул дуңгыз безгә ай саен хезмәт хакы тоттыра. Ә менә күршеләрдә февраль аеннан бирле акча ала алмыйлар инде. Ай саен хезмәт хакы түләп бару — Татарстан авылларында да сирәк күренеш хәзер Кем хәзер айныкын аша бирүе белән мактана ала? Без!!! Юк, мин бу сүзләрдә мактану сизмәдем. Фактларны җәеп салу гына иде бу. Тагы... Күпмедер горурлык. — Ә аена күпме түлисез сон?—дип сорыйм. — Савымчылар уртача — 320 мен, бозау караучылар 290, дуңгыз симертүчеләр 280 мең хезмәт хакы алалар. — Иң күп акчаны кемнәр эшли? — Механизаторлар. Алар 500-550 мең алалар... Б — Алардан да күп эшләүчеләр бармы? - Бар. ник булмасын. Төзелештә эшләүчеләр 600-700 мешә кадәр куалар Төзелеш, көнкүреш һәм яшьләр айсы авылда яшьләр калалар’’ Әлбәттә, гөрләп төзелеш барган. мәдәния г-көнкүреш биналары балкып кына гормыйча, аларда дөрләп эш 6apiaH урыннарда. Яшьләр гөрләү белән дөрләүне якын күрә, аларнын жаны пыскуны кабул итми Чарлы турында әйткән идек инде. Толлыда да яшьләр авылдан читкә таю ягын карамый хәзер «Яңа тормыш»таг ы йортлар инде өч ел газ яга lap Уңайлы Һәмҗайлы Кышның иң суыгында да бер үк температура. Утын кисеп интегәсе түгел Өй өче дә чиста-похтә тора. Урта мәктәп, мәдәният йорты, клуб эшләү өстенә. ике авылда да «Акчәчәк» һәм «Каенкай» исемендәге балалар бакчалары бар. Көнкүреш комбинатлары, кибет, ашханәләр эшләп килә. Чарлыда читтән килгәннәр өчен кунакханә дә салынган Авылларны асфальт юллар тоташтыра. Ул 30 километр озынлыкта. Монда үз асфальт заводын булдырганнар. Без урман полосасы юлы буйлап барганда, ул төтен чыгарып эшләп яга иде. — Толлы урамнарын яхшылап асфальтлыйсы бар әле. дигән иде рәис Роүфов Июльдә әйтте августта эшләде Толлыда асфальт хәзер Авылларга су кертелгән, һәркайсында өчәр боя буылган. Буаларга карп балыгы җибәрелгән. Соңгы елларда гына 35-40 яңа йорт салынган биредә Бигрәк тә Толлы үзенең шәп итеп салынган йортлары белән аерылып тора Татар йорты кайда да матур ул! Монда җитештерү биналарын салуны да артка куймыйлар Ындыр табаклары яна, ремонт мастерскойлары, жылы гаражлар нык. иркен итеп эшләнгән. Толлыда симертү малларын бәйләүсез тоту өчен өр-яңа ферма гөзеп ягалар Баганалар һәм каркаслары тимердән. Ә көнкүрешкә килсәк, халык үз тормышыннан зарланмый Ел саен янатор- мышлыларга люцерна, чөгендер, ашлык, печән бирелә Шуңа бу якта малны күп тоталар Икешәр сыер тотучылар шактый, сугымга да ике-өч мал асрыйлар Сарык, һәр гаиләдә биштән унга кадәр, урыслар дуңгыз симертәләр Кирәк кешегә дуңгыз балалары сатып бирелә Тавык-чеби. казүрдәкне һәркем теләгәнчә тота. Ишегалды тутырып йөри алар1 Нигә кигсен мондый авылдан яшьләр? Бар да бар бит! Кая китсен алар"’ Юкны эзләпме’’ Әнә рәис Рәфыйк Рәүфовнын улы Марсель. Лубьян урман хуҗалыгын тәмамласа да, тугай ягын, басукырларын ташлап урман эшенә китмәде. «Яна гормыш»та шофер булып урнашты Үз әтисе янында. Әнисе Бәрия, әбисе Мәгъсүмә белән гомер игә яшь егет Монда калганына үкенми дә Башлыкның улы читтә жылы урын эзләп йөрмәве башка яшьләр өчен дә үрнәк Ике авылда да яшьләр шактый монда Читкә китми, авылда кала алар Ә ишә калмаска ди?! Яшәргә була ич! Ьу авыр заманда ла барлык мөмкинлек гәр бар диярлек Чит җирләр дигәнендә дә бал-май белән каршы алып тормыйлар хәзер Эшне кемнәр хәл итә? ичек ирештегез бу уңышларга'' дин сорыйм Мансур Хәсәновган. ___ TJ Барысын да кешеләр хәл игә! ди ул. * * Кадрлар, димәк - Әйе. кадрлар Коры кадрлар гына түгел: белемле, тәҗрибәле, үз эшен ярагып башкаручы намуслы эшчеләр - Ә оешканлык, дөресрәге, оештыра белү’ - Хак сүзләр! Без гә бит оешкан гык көчле, чөнки оештыра белү бар Халыкны. бигрәк ю к.1 гр.тарны оештыруда Рәфыйк Габдсрәүфовичның роле бик тур Эшне эленке-салынкы игеп ю оештырырга була Безнекеләр эшен бик кыска вакыт га юга беләләр Уракны без күршеләрдән ике-өч агна алдан бетердек Югалтуларга юл куелмады, бик гиз эшләсәләр дә К — Җитәкчелек-идарәдә югары белемле кадрлар күпме соң? — Аерым тармак башында торучыларның күбесе югары белемле. Санап китәм: зоотехник Әгъзәм Сәлимгәрәев. ветврач Азат Мөхәммәтдинов. агроном һәм рәис урынбасары Альфред Баһманов. агроном Айдар Габделхаков. малларга азык әзерләү буенча рәиснең урынбасары Нургали Шәрипов. төзүче-инженер Илсур Хәсәнов һәм башкалар. Бухгалтерия эшчеләрен алыйк. Барысы да махсус урта белемле, техникум тәмамлаган кешеләр Мария Сергеева, Нурия Гаянова, Рауза Сәлимгәрәева. Диләрә Шаһабиева. Сөтчелек фермалары башлыклары Флүрә Рәхмәтудлина, Әминә Шәвәлиева һәм аларның хезмәттәшләре — менә дигән кадрлар бездә. Ә механизаторлар9 Тракторчылар Фәрхетдин Мөхәммәтдинов, Мансур Хаҗиев, Рифат Гатин, Михаил Шахмаев, Николай Пасенков, комбайнчылар Виктор Карлушин. Леонид Староверов — мондый эшчәннәр белән әллә нинди зур уңышларга ирешеп була. Әле аларның барысы да диярлек бер үк вакытта тракторчы да. шофер да. комбайнчы да. Урак бетүгә, комбайнын куеп, тракторга яисә машинага утыра алар. — Чарлыда һәм Толлыда техника төзеклеге өчен җавап бирүче Юрий Столяров белән Рифат Мәүләвиев та алтын куллы кешеләр, дип дәвам итә М Хәсәнов.— Алар кул астындагы эшчеләр дә менә дигән итеп эшлиләр Барысын да санап бетерергә вакыт та җитмәс, тик шулай да безнең «Яңа тормыш»та бик тырыш савымчылар, терлекчеләр, мал симертүчеләр, механизаторлар, шоферлар, төзүчеләр бар дип әйтә алам. Әгәр алар эшкә салкын караса, өстенөстен генә йөрсә, без санап киткән уңышларга ирешә алыр идекмени? Бу соравына баш экономист үзе үк җавап бирә: — һич тә юк! Барысы да алар көче, алар хезмәте, аларның тырышлыгыннан туган уңышлар. Шаклар катам! Әллә болар телепатлар инде. Рәис Рәүфов белән экономист Хәсәновны әйтәм. Рәфыйкның уйларын Мансур кабатлыймы, әллә Мансурныкы белән Рәфыйкныкы туры киләме? Никме?? Чөнки шушы ук сүзләрне, үз кадрларына булган хөрмәт һәм аларны санлау турында «хуҗа» миңа Түбән Шөннән Толлыга килгәндә сөйләп барды ич! Арендачылык — үзен аклаган ысул хәзер,—дим Мансур Хәсәновичка, соңгы елларда уңышларга ирешүнең, текә сикереш ясауның төп сәбәпләренең тагы берсенә күчик әле. Кадрлар барын да хәл иткәнен аңлыйбыз инде. Бу турыда Күнитекле Тимер Юлбашчы да күптән әйткән. Ә яна эш алымнары һәм янача. заман кушканча эшне оештыруны кая куябыз? Ул да төп сәбәпләрнең берсе түгелме? — Нәкъ өстенә бастыгыз? Без Кукмара районында гына түгел, хәтта Татарстанда, ә бәлки Россиядә беренчеләрдән булып аренда тәртибенә күчтек. 1988 елда ук. Күрәсең, илдә реформалар башланса да. әле кай якка китәргә белмәгән икеле-микеле чаклар. Шулвакыт Рәфыйк Габдерәүфовичнын интуициясе үзенең сиземләү көчен ачык күрсәтте һәм без аренда ысулын сынап карарга булдык. Югарырак утыручы җитәкчелек тә моңа каршы төшмәде. Беләсезме, беренче нәтиҗәләр үк шаккатырлык булды: шул ук 1988 елны без ит һәм сөтне ЮОәр тоннага артык җитештердек. Алга таба тагы сынау еллары Тора-бара һәр сыердан 3000-3500 килограмм гына сөт сауган «Яңа тормыш» савымчылары бу санны 5000-5500 гә җиткерделәр. Тагы да озын-озак сынап караулар уздырып тормадык. 1992 елны арендачылык ысулын юридик яктан теркәдек Папкасыннан алып, ул миңа бер кәгазь суза. «Яна тормыш» арендачылар берлеген оештыру структуралары» дип аталучы документ бу. «15 февраль, 1992 ел» белән тамгаланган, Кукмара район Советы карары белән 244 нче номер астында шул ук 1992 елның 20 октябрендә расланган. Берлектә 5 берләшмә бар. шушы берләшмәләр 32 аренда группаларына бүленә, аларда 3- 5 тән алып 10-15 кә кадәр кеше тупланган Ин зур берләшмәләр, аренда группалары һәм аларның җитәкчеләре Толлыда «Вятка» — җитәкчесе Галимҗан Хәлимов Чарлыда «Лесная»- Юрий Петрович Харжавин. Плаксихада «Переправа» — Павел Емельянович Березин «Терлекче» Рәвия Мулланур кызы Хәбибуллина «Дуңгызчылык» берләшмәсе Виктор Леонидович Харжавин. Ә «Механизатор» Рафаэль Вәсил улы Ибраһнмов. «Төзелеш» Фәнил Мөхәммәтшин. «Башак» Сәлимә Муллина... Хәер, аларнын барысын да санап тору кирәкмидер Хикмәт исемнәрне атауда түгел, ә шул исемнәр, шушы бүлгәләү, янача эшләү, тәртип-системадагы үзгәрешләр астында ни ятуда. Арендачылык ысулы, тәгаенләп әйтик, ни бирде сон сезгә? - Иң беренче, ди Хәсәнов. җаваплылык хисе. Аннан сон оешканлык. Хәзер аларны бригадир эшкә куып йорми. вакытында үзләре чабалар Болар өстенә. бер-беренә салынмау да бар Бернкесе авырып китсә дә. алар үз эшләрен үзләре беләләр, вакытында башкаралар Группада 10 кеше булса да. хәтта 6-7 гә калсалар да Әле шунсы да бар арендаторларнын хезмәт хаклары да әйбәт, шуңа күнел биреп эшлиләр, кесә тутырып акча алалар. Бездә айга ярты миллионга кадәр акча эшләгәндә, күп кенә күрше хуҗалыкларда ул 50-60. 100 меннән артмый - Боларын үзем дә чамалыйм Ә җитештерү9 Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кайбер тармакларда бермә-бер артты бит Менә бу ысулның көче кайда' Әйе. хикмәт шунда шул! Җитештерү артмый торып, байлык каян килсен?! Америкаданмы. Япониядәнме9 Европа илләрениәнме" Алар бушка бирми ич! Товары өчен каерып ала Товары бар дәүләтнең акча-валютасы да бар! Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның дөнья экономикасында ин төп. ин зур проблемаларның берсе икәнен бу урында озаклап кабатлап торуның кирәге дә юк Моны инде күптән һәм күпләр беләләр. Бары «Яна тормыш»та шуны ачык аңлаулары һәм шуңа омтылуларын искә төшерү икенче -жинсл юл» эзләүчеләр өчен бер дә артык булмас кебек. Ә үзен аклаган аренда ысулын биредә сакларга тырышалар Әзер ашлама әфыйк Рәүфов тагы Кукмарага китте Берлек эшләре белән. Без рәис урынбасары Альфред Баһманов белән Чарлы фермаларын карарга булдык. Иң элек дуңгыз фермаларыннан чыгарылган тирес суын җыя торган казан- убылманы. котлован карадык Элек бу тирес-су елга, буалар!а аккан, андагы балыкны, башка терлекне, жан ияләрен харап иткән Монын өчен «Табшатьне саклау» экологик оешмалары зур гына штрафлар белән янаганнар, һәрвакыт тиргәп-кисә 1 сп кил! әннәр. «Хуҗа»быз берчак уйга калды, ди Альфред Ничек моннан котылырга? Котылыр! а гына түгел, тирес суын файдалы нәрсәгә әйләндерергә Тирес органик ашлама бит. ә тирес суы үләннәрне күкрәтеп үстерер! ә бигрәк тә әйбәт Менә шулчак тирес суын җыя торган котлован казыдык, кырыена суырту насослары урнаштырдык Фермалардан чыккан тиресне салам аша уздырып фильтрлыйбыз: сые!ы котлован!a aid. куесы җыелып кала Тирес суын гектарына 10 тонна исәбеннән өч тапкыр кертәбез язын, беренче һәм икенче чабудан соң. Күкрәп үсю люцерна Аны тукландыру өчен ашлама сатып аласы да түгел. Ә мин күлгә карап юрам Чүрәкәй үрдәкләр йөзә анда, кешедән бер дә Сурыкмыйлар Tai ы Монда! ы каргаларга исем китте Үзләре мич корымына ышкылгандай кап- кара Юк. хәтта елтыр-кара. шома-кара. зәнгәрсу-кара Ә менә гәүдәләре һәрберсе торна яисә каз кадәр бар Дуңгызлар сарае тирәсендә яшәгәнгәме. дуңгыз кебек симер! әннәр Дорес әйтәләр шул Байның эте дә бай. тукның эте дә тук! Ә монда каргалар Күккә сыймый оча алар Шуңамы, күбрәк җирдә йөриләр Аяк аегында яткан азыкка абынып, канатлары барын онытмасалар ярын Канатлар бит очар өчен бирелгән Р Аю килгән бал ашарга лны дәвам итәбез. J Кояшлы гажәп матур көн. Урманга кердек Чикләвек куаклары, каен. усак, нарат-чыршы агачлары. Искитмәле саф. чиста, ачык һава' Күкрәгең тутырып сула да сула Менә шушындый мизгелләрдә адәм балалары дөньяда яшәүләренә, исән, сау- таза булуларына сөенеп бетә алмыйлар. Дөньялыктагы үкенеч-сагышларны. кайгы-хәсрәтләрне вакытлыча гына булса да онытып торалар. Аларнын Тән- Жан-Рухтан торган субстанцияләре, шатлык белән өретслеп, балкыпянып тора Яшәү — рәхәт ич! — Яш-шә-ә-үү рәх-хә-әәт!!! Әнә шундый әттәхият тә укып җибәрәсең мондый минутларда. Хиссият укыта аны Яшәү шатлыгы укыта. Яшәү рәхәтеннән хет бүре булып ула. Хәер, бүреләр сагыштан улыйлар булса кирәк Башкача булса, төнге сары сагышлы айга карап уламаслар иде. Юлыбыз «Берлек»нең умарта оялары урнашкан урман аша уза. «Яңа тормыш»нын урман авызыннан ерак түгел 50 умарта оясы бар. Быел ике центнердан артык бал суыртканнар инде Теләгән кешеләргә сатып та бирәләр. һәр оя 10-12 килограмм бал бирер,—ди карт умартачы Алексей Сергеевич Карлушин Аңа ярдәмче итеп яшь егет Виталий Староверовны куйганнар Карт һәм яшь умартачы икесе тыныч кына эшләп яталар Бернинди ашыгу-каударлану юк. Хәер, умартачыларга хас гадәт инде бу. Син ашыгасын дип. умарта корты бал жыярга ашыкмый Аның үз институты — устав, законнары бар. Әле бар балын кешеләргә җыясын белсә, бер чәчәккә дә утырып тормас иде. Кешеләр генәме сон? Әле менә кичә генә умарталыкка аю килгән Ике умарта оясын аударып ук ташлаган. — Соң умартачыларның этләре аюга өрми микәнни? Әнә. бер кашык бал өмет итеп килмәсәк тә, безне ничек өреп каршы алдылар Чылбырыннан ычкынган «Каф тау арты женнәре» диярсең! Әллә аю белән бер-берсенә кагылмаска килешү төзегәннәрме?? Дөрес, монда кабан дуңгызлары, пошилар да булгалый икән. Ә теге кәкре аяклы, симез табанлы, юан йонлач аяк-куллы шайтан беркемгә дә сиздермичә килеп чыга, ди Килеп чыга да умарталарны аударып йөри Тынгысыз исерек бәндә кебек. Нишлисең, кешеләр генә түгел, аю да бал ярата. Толлыда толлар юк ез. Шөн ягы кешеләре, бу авылның исемен бервакытта да тулысынча итеп Татар Тулбасы дип атамадык. Кыска гына Толлы! Хәтта мондагылар үзләре дә әлеге сала исемен Толлы дип кенә атый. Бу авылга кайчан килеп утырганнар? Моны анык кына белүче юк Бәлки. 1552 елны Явыз Иван Казанны алганнан соң. ә бәлки иртәрәк Бөек Болгар дәүләте чорларыннан Ләкин шунысы билгеле. авылда өч зират бар. Икесе бик иске, сошысы чагыштырмача яңа Менә шушы зиратларның берсен «чирмешнеке» дип атыйлар. Мари зираты, димәк. Шулай булгач, бу урында кайчандыр марилар да яшәгән. Башта монда, бәлкем. Чирмеш Тулбасы булгандыр, ул хәзер Татар Тулбасына әйләнгән. Татар телендә «Тулба» нәрсәне аңлата? Аерым бер диалекттагы ук савыты — садак сүзе түгелме бу тул + ба? Тутыруны, тулганны аңлатмый микән ул?? Ә бәлки, ул чирмеш сүзедер9 Татар теле үзенчәлекләре ярдәме белән Толлыга әйләнгәндер. . Толлы — хәзерге көндә бик матур авыл. Татар авылы. Ул Нократ елгасыннан ерак урнашмаган Авыл аркылы инеш ага. төньякта текә таулар, кояш караган якта урманнар. Ин сөенечлесе: карты-яше бергә яшәп яткан тулы тормышлы күркәм авыл ул. Тагы да сөенечлесе: монда Рәфыйк Рәүфов үзе сабый чагында кичергән һәм күргән ятимнәр һәм толлар юк Булганы да сизелми. Ә теге вакыт га һәр өйдә диярлек иде ич алар. Б Венгр казлары мамыклы льфред Баһманов белән каз үстерү фермаларына килдек. Толлыда венгр казлары үрчетәләр. Мамыклы һәм тәмле итле данлыклы венгр казларын Бу болай башланган Рәис урынбасары Альфредка бервакытны Башкортостанның Илеш районында булырга туры килгән. Шунда күргән ул әлеге йорт кошларын Туган ягына кайткач, хужалык рәисе Рәфыйк Рәүфовка әлеге казларны асрап карарга кинәш иткән Киңәшле эш таркалмас дигәндәй, сынап карарга була болар Тегеләй һәм болай чутлап карыйлар да, Аллага тапшырып вә үзләренә дә ышанып, башта мең баш бәбкә алалар Әмма эш уңышсыз башлана. Венгр казларыннан да төлке шулпасы исе килә башлый, чөнки мен бәбкә көзгә 30 гына казга әйләнә Меңнән утыз? Аз бу. ифрат аз! Калган 970 е бер-бер артлы чиратлашып «теге дөнья»га китеп барганнар Саубуллашмый һәм канаг какмый гына... Менә шушы инде ул данлыклы венгр казлары! Мидхәт Шакмржанов фотолары Шуңа да карамастан, рәиснсн. урынбасарның, экономистның бу казларга күңеле кергән, кем әйтмешли: гыйшкы төшкән! Асрарга мөмкинлекләр бар ич сулары дисеңме, азык-төлеге дисеңме Бары тәҗрибә булмау гына эшне тиешенчә алып барырг а мөмкинлек бирми Беренче коймак төерле була, ди Икенче тапкыр сынап карау теләге белән тагы алып кайгалар казларны Боларнын аяклары җиңел була таг ы бер елдан 1400 дән 2800 тә житә алар Бүген әнә ике казчылык фермасында 4000 баш каңгылдашып, бип-бип килеп ягалар. Бер фермада арендачылар Зарнфовлар гаиләсе ирле-ха тынлы Рәкыйп һәм Рәсимә, уллары Ра ннф. Икенче фермада Миннсхановлар: Миңнулла белән Гөлбикә, уллары Флюр һәм кызы Голбизәр. Ике бәпкә үлгән... Рәкыйпның хагыны Рәсимә аларны шундук суеп чирләрен тикшерә һәм үпкәләрендә сары су таба. Үзе каз караучы, үзе врач минем хатын! —дип елмая ире Рәкыйп. Толлының элеккеге данлыклы көрәшчесе. Ферма янына «Урал» мотоциклында «Вятка» берләшмәсе житәкчесе Галимҗан Халимов килә Ул Толлының элек бригадиры иде А Галимжан белән күрешәбез. Дәү генә кулларын суза. Ул элегрәк көрәшеп йөрде ич. Хәер. Толлы ирләренең күбесе татарча көрәшеп караган һәм мәйдан тоткан кешеләр Толлы Хәлил, Мөжип. Алфат — данлыклы батырлар иде бит. Хәзер инде олыгая төштеләр, ә Рәфыйк Рәүфов? Сабантуйларда бер генә батыр калмады ул! Читтәрәк җигүле ат уза. Рәфыйк Рәүфовның «Европа ат сагына» әсәрен яратып укуы турында әйткәне искә төшә, шуңамы аяк тирәсендә йөргән бәбкәказлардан татарның яраткан малына күчеп, сорау бирәм: — Атлар күпме Толлыда, Галимжан? — 50 баш' — ди ул чын мәгънәсендә горурланып.— Унике биябез колынлады, тупырдап торган унике колыныбыз бар! Шәп! Сыерлы авыл сыйлы булса, атлы авыл затлы ул! — Атларны югалтмаска кирәк! — дип сүзгә кушыла Рәкыйп Зарифов —Алар бензинсыз эшли торган жанлы тракторлар ич Ягулыкка мондый кытлык, юклык көннәрдә бигрәк тә кирәк алар Фермада без гел ат көченнән файдаланабыз. Очсызга да төшә алар. Печән бездә бетмәгән, ашат та рәхәтләнеп жик! «Очсызга да төшә » — дип уйлыйм эчтән генә. Акча санарга, табыш-зыянны аралый белергә өйрәнгән болар! Альфред белән Галимжан агымдагы эшләр турында сөйләшүгә күчәләр, ә минем күз тагы казларга төшә. Яшел-сары бәпкәләргә — менә алар ашарга йөгерәләр, канат чыга башлаганнарына — алары суда коена, һәм! — ап-ак зуп-зур казларга — болары очып китәргә теләгәндәй канат кагына. Ферма яннары гына түгел. Толлы урамнары, бөя-күлләре, инешләре дә венгр казлары белән тулган иде. Авыл кешеләренә аларны сатып та бирәләр икән. Венгр казларыннан алган мамыкны Кукмара һәм Казанга озаталар. Җылы курткалар тегәр өчен. Кытайда һәм Венгриядәге кебек. Без тагы юлда... Руль артына утырган Альфред үз уйларына чумган Минем уйлар әйләнә- тулгана да кагынып торган ап-ак венгр казларына кайта. Венгр казларылай. ай. мамыклы. Мамыккае җилгә очмасын Мәчеттә кеше — мәче, эт түгел... льфред Баһманов белән башта Чарлыдагы иске чиркәүне карадык. Аны яңартырга йөриләр, әлегә үз поплары юк Чиркәү ишек алдына элек музей оештырылган икән Аның истәлеге булып, данлы «Аврора» крейсеры матрослары, чыгышы буенча Чарлы кешеләре булган Александр Егорович Богомолов белән Николай Григорьев-Казанцевларга куелган зур-зур гына бюстлар калган. Чиркәү белән мәчет бер-берсенә мәче, эт түгел, икесе дә — Аллаһы йортлары. Бары Хак тәгаләгә сыгыну ысуллары гына төрле-төрле Чиркәүне күргәч, үземне мөселман-татар санагангамы. Толлы мәчетен күрәсе килү, аның эченә керәсе килү бермә-бер артты, һәр татар авылындагы мәчеткә тартылу — Ходайга Ислам аша килергә теләүчеләргә хас Җан-Pyx омтылышы ул. Мәчеткә безне әле чагыштырмача яшь булган, кырыкка да җитмәгән Хәниф Галләмов алып керде Ачкычы анда саклана икән. Картлар авырсынганда, җомга көннәрне Хәниф манарага менеп азан әйтүне үз вазифасы саный. Мәчет эче матур гына. Стена-диварларда яхшы язулар. Тынлык, чисталык, пакьлек монда. Ахырдан Хәниф белән икәү манарага күтәрелдек. Артык биек булмаса да, моннан тирә-юнь уч төбендәгедәй күренеп тора Әнә йортлар, хуҗалык биналары. Урман-таулар, читтәрәк Нократ җәелеп ага. Төньяк кырларда урман полосалары Алар Киров өлкәсе. Вятские Поляны районы һәм Шөн яклары белән чик баганалары ролен дә үти сымак. — Мәчетегез яңа әле. Нинди акчага төзедегез?—дим аска төшкәч. — Аны колхоз төзеде. Рәфыйк абый Рәүфов төзеде,— ди Галләмов. — Халык та акча җыйды —дип куя. ана каршы төшкәндәй, Альфред Баһманов. — Әй! Рәзе ул акча белән генә мәчет салдырып була иде. ә? Рәфыйк абыйга Алланың рәхмәте төшсен, саулыкларыннан аермасын, һәр бүрәнәне, һәр тактаны китертте, карап эшләтте. — Халык мәчеткә күп йөриме?—дип сорыйм. А — Ачрак шул Пенсия! ә чыкканнар гына түгел, хәтта картлар да мәчет юлына бик атлыгып тормыйлар. Шулкадәр расхутлар ясап мәчет эшләт тә...— дип ризасызлана Хәниф. — Теге 70 еллык атеизм идеологиясе үзен нык сиздерә әле Ис шул. Нигә йөрмисез дисәң, әй. без аңа ияләнгәнмени Элек динне сүгеп килделәр дә хәзер та! ы күтәрә башладылар, диләр Кай якка карарга белмәссең, диләр — Ә үзең? Син бит әнә яшь кеше. Мәчет сине ничек тартты?? Мин мондый чагыштыру китерер идем, менә туйда утырасын Башы бик тә культурный башлана. Матур гына утыралар, акрын гына сөйләшәләр, тыйнак кына көләләр Инде әзрәк эчеп алдылармы, бер-бересен уздырып сөйләшә башлыйлар Алар гына' Кешене тыңлау юк. ә инде суынып керү өчен тышка чыксалар, кызып ук китәләр, китә сүгенү, сугышып алырга да күп сорамыйлар Ошамый бу миңа Кешеләр түгел. мәче белән эт диярсең' Ырларга-мырларга гына торалар. Дин ашына барасың: барысы да тыйнак, тыныч, чиста, пөхтә Кешечә сөйләшәләр Телләрендә матур сүзләр генә. Инде мәчеткә килсәң, анда тынычлык, пакьлек сизәсең Кычкырып сөйләшүче юк. һәркемдә тәртипле сүзләр Мәчеттә миңа иң ошаганы бер-береңә хөрмәт, үзара тигезлек Бу йортта Аллаһьпа якынаясың, барыбыздан да өстен торган Иң Зур Көчне тоясын. Хәниф Галләмов эшкә ашыга иде. ул җиңел машинадан төшеп калды, без юлыбызны дәвам игтек. Зур «расхутларига төшереп салынган бу мәчеткә йөрүчеләр саны, чыннан да. артсын иде. Моңа, һәрхәлдә, җитәкчеләре Рәфыйк Рәүфов та сөенер иде. Ни генә димә мәчет кешеләре мәче, эт түгел, фикердәшләр-кардәшләр бит Американча ризык, татарча рухи азык - у. ешеләрнен эшләү сәләте туклануга нык бәйле Элек байлар үз болында нарына печәнгә төшкәндә, яллы эшчеләрне сыйлау өчен ат яисә сыер суйганнар, һичьюгы зуррак үгез белән башмак тананы сугымга дип тотканнар. Печән өсте авыр эш. шуңа ярлырак кешеләр дә сарык суеп чыккан печөнг ә. Сарьп ы буаз икән, соңгы тәкәсен чалган — Ашлы утта торыр, ашсыз утырыр, ди... «Яңа тормышнта үз ипчеләрен ничек ашаталар'1 Шул чакта төпченеп, ашханәләрен дә күреп чыгыйк, дидек Чарлыдагы ашханә чисталыгы, матурлыгы белән җәлеп итте Рәсемләнгән. буялган Ике зур-озын стенада буе белән пейзаж. Берсендә Нократ һәм иген кыры, икенчесендә иген кыры һәм наратлар. Тәрәзә янында! ы диварда самавыр-үзкайнаткыч һәм кувшин белән чәчәкләр Чарлы ашханәсендә Наташа Харжавина. Марина Карпова һәм Фирүзә Заболоцкая эшлиләр Монда кызыклы яңалык шул: алар эшчеләрне тавык шулпасы белән сыйлыйлар икән! Америкадагы кебек Американнар тавык шулпасы ярата ич! Хәер, андый шулпа безнең өйдә көн дә эләкми «Яңа тормыш»га моның өчен 800 бройлер тавыклары тоталар Аларны аерым фермада Валентина Староверова карый Толлы ашханәсендә без тамак ял!ап ук чыктык Дөресрәге, туйганчы ашап, чөнки кәтлитләре ашап бетермәде түгел иде Кунаклар килесен белеп ясаган кебек Бу ашханәдә дә чисталыкпөхтәлек һәм' әле болар өстенә пешерүчеләрнең көләч йөзләре Әллә ашап чыкканга, бәлки башка сәбәп тә буттандыр, алар мина Чарлы ашханәсе кызларыннан күпкә сөйкемле тоелды. Шулай инде кемгә ни ошый ди. татарга ат! Зөлфия Зарифова. Гөлшат Хажиева. Зөбәйдә Рәхмәтуллина пешергән ашларны мактап кына ашарлык Без тагы юлда. Тук гамак рухи азык эзли. Толлы клубын карарга булдык Ничек микән монда мәдәният хәлләре'.’ Клуб агачтан эшләнгән Иске инде Клубтан бигрәк, ат сараена охшап тора Толлыда мәдәният йорты салынырга тиеш булып та. ул тукталыбрак калган Бу яктан Толлы халкы рәнҗетелгән Дөрес, урамнары асфальт белән түшәлгән инде Элегрәк сарык башы кадәр ташлар гына җәелгән иде Ямьсез юл иде ул. Клубның эчен күрмәдек Мөдир Фәнис Ризвановны борчып йөрисе килмәде Ул бит көндез, төш турында түгел, ә кич вә төнлә эшләүче кеше Монда концер!-спектакльләр булмый дип кистереп әйтә алмыйсың Әнә Җиңүнең 50 еллыгы алдыннан Казан язучыларын һәм артистларын чакыртып алды рәис Рәүфов. Үзе авырып торса да. Чөнки Рәфыйк бик сәнгатьчел кеше. Әдәбиятны да нык ярата. Аның җаны матурлыкны тоя белә. Чын кеше һәрвакыт Яхшылык вә Матурлыкка омтыла ул. Тамак тәгамгә, бай күңелле инсан рухи азыкка тартыла. Рәфыйк Рәүфов моны да нык аңлап яши Проблемалар, уй-хыяллар ез рәиснең эш бүлмәсендә... — Проблемалармы?—ди ул. —Бар инде алар, бар. Төзелеш начар бара. Без теләгәнчә түгел. Әллә ниләр төзәсе килә дә, акча авызлыклый, абзый. Тагы төзелеш материаллары җитешми. Бигрәк тә соцкультбыт объектлары төзелми Болар өстенәме? Хәзер яңа техниканы юнәтү бик авыр Янына бармаслык кыйбат алар, ә без җитештергән продукция, киресенчә, очсыз. Хәтта запчастьлар алырга да куркып торасың. Бер сегмент 2 мең сум Ә бер пычкыда алар күпме! Гади гына сука тимере әллә ничә меңнәр Санын-сумын атасам, шаккатарсың, абзый! Шулвакыт телефон шалтырый. Рәис Рәфыйк Рәүфов трубканы ала: — Тыңлыйм! Кинәт кенә аның йөзе яктырып китә: — Ә сезмени әле бу, Фатыйх Сәүбәнович!! — Сибагатуллинмы?—дип сорыйм соңыннан — Әйе! — ди ул тагы да яктыра төшеп.— Кайчандыр без аның белән күрше генә колхозларда эшләдек. Акыллы җитәкче. Сабан туе батыры. Алып гәүдәле. Бик булдыклы кеше! Юкка гына аны Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры итеп куймадылар. Андый җитәкчеләр белән элемтәдә тору — үзе зур терәк. . Сүзне дәвам итәбез. — Хыяллар дисеңме? Иң зур хыялым — «Яңа тормыш»тагы һәркем бу хуҗалык минеке дип йөрсен иде. Минем күмәк хуҗалыгым бу дип. Ул вакытта эшләве бермә-бер җинел булыр иде. Бездә дә көч куеп эшләмичә генә нидер булдырырга теләүчеләр юк түгел. Үзләрендә гел дә ризасызлык. Бездә бары да ал-гөл димим. Шуңа карамастан, канәгать калыр урыннар да бар Дөрес аңла, Рафаэль, мин үзебезнең кешеләрне бик тә яратам. Билләһи, барысы да туганнарым кебек! Рус һәм татар авылларындагы дуслыкны гына ал. Беркемне дә рус, татар дип аерып та тормыйлар. Чын дуслык бит бу! Ә шулай да эштә дилбегәне җибәрергә ярамый Авызлыклап тотарга димим. Йомшаклык кирәкми Мин берәүгә, аны колхоз председателе итеп куярга теләүләрен ишеткәч, әйттем: «Сиңа авыр булачак, йомшак характерлы кеше син» Йомшаклык кешеләрне аздыра ул. — Диктатура шәбрәкмени җитәкчегә? — Коры демократ кына кеше җитәкчелектә озак эшли алмый. Бигрәк тә колхоз рәисләре. Тиран булмасаң да, диктатура чараларын да кулланасың. Ләкин диктатураны мин бу урында тәртип-дисциплина булдыру, диктат дип аңлыйм. Диктатны үз эшеңне, планнарыңны, проблемаларны чишү буенча ашыгыч чараларыңны бирелгән властьтан файдаланып, вакытвакыт мәҗбүри рәвештә уздыру итеп аңлыйм. Боларны вакытында эшләмәсәң, соңга каласың. Соңга калуның хуҗалыкка зур зыяннар салуы бар, абзый. Җитәкче һәр тармак пульсын тоеп яшәргә, анда яшеренгән шартлаткыч хәлләрне алдан күрергә, минер кебек эзләп кенә торырга тиеш. Шуны сиздеңме—вакытында команда бирергә. Диктат инде, икенчеләп әйтсәк. Җитәкчедә диктат юк икән, ул инде җитәкче түгел, ә чүпрәк. Халык бит иң беренче эш барганны хуплый — Ялмы? Хыялдан соң ял да кирәк инде. Сез шагыйрьләр хыялны ял белән рифмалаштырасыз бит. хыял — ял! Мин дә кеше кебек кеше. Башкалардан артык та. ким дә җирем юк. Элек эчкәләдем дә. Хәзер йөрәк кушмый Шулай да гел эш белән генә гомер узмый: Вятка буена да төшеп утырасың, ауга-балыкка да йөрисең. Туганнарга, якыннарга аш-су мәҗлесләренә дә барасың. Якын дуслар белән урман-тугайларда утырган чаклар да булгалый. Мин тормышның үзе кебек үк катлаулы кеше. Мине идеаль бер бәндә дип кабул итә күрмә. Андыйлар дөньяда булмый дип уйлыйм. — Ә ниндиләр була? — Үз эшендә күп көч керткәннәр һәм ныклы көч куймаганнар.— ди ул бер як күзен кысып. — Рәфыйк Рәүфов беренчеләре рәтенә керәме? Б — Ансын кешеләр әйтер. Рафаэль! Ни генә дисәләр дә, туган ягымны яхшырту. матурлау, баету өчен мин аз тырышмадым. Тик шулай да язмаңда мине артык мактый күрмә. Менә монысы минем кочтә түгел инде Ничек'’ -дип куя ул тагы күзен кысып Вакыт-вакыт бер кузен кысып куя торган гадәте бар аның. — Соң мин атналар буе сездән материал жыеп. күргән-белгәннәр белән илһамланыптәэсирләнеп киләм дә. беркөнне кинәт кен өстәл артына утырып ашамыйча-эчмичә, йокламыйча диярлек бер-ике тәүлек тоташтан язып. 50-60 битлек карамаланы эшләп тә куям Минем уйларны, хисләрне монда инде беркем дә туктата алмый. Алар артык кайнар була, вулкан лавасы кебек тоташ агып тора — Шуннан9 — Эссе коймакны табасында ике-өч атна суыткач, салкын акыл белән, ләкин әсәр утын сүндермәскә тырышып акрын гына. ашыкмыйча акка күчерә башлыйм. Монысы иң озак. авыр, мәшәкатьле эш. Аңладым! Сезнең күбегез бер калыптан икән' Ничек? Бервакытны очрашкач, мәрхүм Хәсән Сарьян үзенең нәкь шулай язуын сөйләгән иде. Ашамыйча, йокламыйча Әсәр, күрәсеңдер, шулай гына туа Сарьянның «Әткәм һөнәре». «Егет язмышы». «Бер ананын биш уты» повестьларын бик яратып укыган идем Алай дисән. безнен эш тә ашамыйча-йокламыйча чапсаң гына бара бит Тамакны кысмасаң да, жәйге йокылар яртылаш кына күпвакыт 4 сәгатьтән артмый Рәфыйк тагы үзалдына елмаеп куя — Әнә пенсиягә дә биш еллап кына калып бара инде Саулыкны г ына бирсен, шулчак озаклап йокларбыз әле. Ә эшләсе эшләр күпме’ Әйе шул: проблемалар, уй-хыяллар. Президент килгән авылга дарә йоргы бакчасы Рәүфов. Баһманов. Хәсәновлар белән мондыйрак гәп бара Татарстан Президенты башка ил-респу блика башлыкларыннан кай ягы белән аерыла? Чит илләргә күп йорүе беленме? Юк. аңа караганда күбрәк йөрүчеләр бар Зирәк политик булуы беләнме? Зирәген зирәк, ләкин андый зирәк президентлар дөньяда юк түгел Мөлаемлыгы, кече күңеллеге беләнме9 Андыйлар да шактый — Сон? Татарстан Президенты курыкмыйча халык арасына чыга. Ул авыл лардан авылга йөри Ә башкалар9 Бармы алар арасында авылларга -халыкны туйдыручы игенче, савымчылар янына турыдан-г уры йөргәне’ Бәлки аның үзенсн йорүе кирәкмидер дә Кирәк, бик кирәк! Президент ике тапкыр «Яңа тормыш»та да булып киткән. Бер авы.г-хужа чыкта ике тапкыр! Беренчесе янгыннан сон ..Рәфыйк Рәүфов белән Толлы үрен төшәбез Әлеге дә баягы УАЗнкта Синең «Чеченнар. Чечня һәм без» мәкаләсен ел башында «Ватаным Татарстан» газетасында укыдым, ди ул. Язганың миңа ошады 28 июльдә шул ук газетада боек биюче Рудольф Нуриев турындагы уйлануларны ла бергәләп укыг ан идек Бер кочак газе га-жу риаллар алып кереп салган иде ул вакытта секретарь кы з Рәхмәт! дим РәфыЙкка. Беләсеңме Без аның белән беренче очрашуда ук бер-беребезгә «син» дип дәшәргә сүз куштык Рәсми, арада киң коридор торган «Сез» түгел, ә бер-береңә гиң «Син» Әнә гнул Чечня вакыйгаларыннан соң минем Президентыбызга хөрмәтем бермә-бер артты Ерактан күрүче, сизгер, зур интуиция көченә ия булган политик икәнен аңладым Суверенитет буенча да үз сүзен әйтә алды, дим И — Әнә шул бәйсезлек референдумы вакытында «Чечня суешы»н иң беренче Татарстанда башларга мөмкиннәр иде бит,—ди Рәфыйк Рәүфов сүзен дәвам итеп — Хасбулатов, Шахрайлар Грозный вариантын башта Казанда сынарга, изге шәһәрне хәрабәләр хәлендә калдырырга каршы түгелләр иде ич. — 1552 елдагысы да җиткән! — дим — Ә алар җиткән дип уйлыйлармы? — Уйласалар, йөз елдан соң шул ук Чечняда сугыш театры оештырмаслар иде. Аларга нәрсә, бу сугышта сынар керфекләре дә төшми, бөртек чәчләре дә коелмый Күпергә кердек. Үр артта калды. Рәфыйк тагы сүз ката: — Ә менә шушы хәлләрнең безнең башка да кара таш булып төшмәүнең кадерен беләбез микән? Шуның өчен тырышкан Кешегә рәхмәтебез бар микән?? Адәм баласы яхшылыкны аңлап бетерми, шулай тиеш саный. Инде начарга килеп эләксә, бөтен дөньяга шар ярып кычкыра: Караул! Кыерсыталар! Изәләр-сыталар!! Суялар!!! Рәүфов мине бүлә: — Зарны кычкырсалар да, рәхмәтне бит аны эчтән генә әйтәләр. — Аңлыйм: хөрмәт-симпатияң нык сизелә. — Авыл хуҗалыгына булган карашы күңелләрдә өмет уята—ди ул. — Әдәбият-мәдәнияткә дә ныграк игътибар бирсә...— дим. Машина клуб каршындагы бакча янына туктый. Монда солдат һәйкәле һәм Ватан сугышында башын салганнарның исемлеге. Бакчага кереп Бикмөхәммә- тов. Гайнетдинов, Газизуллин, Гараев, Ганиев, Гатин, Заһретдинов, Каюмов, Миннеханов, Мәҗитов, Салахов, Сафин, Хайруллин, Хаҗиев. Шәйхетдинов һәм башка бик күп сугыш корбаннарының исемнәрен укыйбыз. Барлыгы җитмешләп кеше. Бер уртача гына авылдан бит бу! Шулар арасында Габдерәүф Заһидуллин исеме дә бар. Рәфыйк Рәүфовнын әтисе... Кузгалып китәбез... Ә кайдадыр Татарстанның икенче бер авылында сөйләшәләр: — Кем килгән авылга? — Гаҗәпләнмәгез: Президент килгән... Аның өчен гадәти бер хәл бу Бары ул барып чыккан як кешеләре генә дулкынлана, ниндидер яңа хис-тойгы, дәртләнү кичерә: — Авылга Президент килгән!!! Текә күтәрелеш ез тагы рәис Рәфыйк Рәүфов белән... Атнадан артык күрешеп-сөйләшеп йөрү вакытында әлеге кеше миңа ифрат та ошады. Ирләрчә матурлыгы белән ошады. Уртача буйлы, таза гәүдәле кеше ул. Мәгърур-нык йөзендә көч-куәт. үз-үзенә ышанганлык һәм акыл сизелә Кызыксынучанлык та бар анда. Мәрхәмәт- шәфкать тә сыйган. Үткенлек, үҗәтлек, татарча хәйләкәрлек тә чагыла анын күзләрендә Шулай ук үзенә каратубуйсындыру көче дә юк түгел. Ияртә белү көче бу Аякка бастырды ул безне! — диләр Толлы кешеләре аның турында. Шушы татарча сүзләрне Чарлыда русча кабатлыйлар. Үзем ишеттем. Леонид Староверов әйтте. Шуны ук Сергей Соловьев кабатлады. Безнең күршедә генә үсте.— ди, Түбән Шөндә гомере буе укытучы булып эшләп, пенсиягә чыккан Мава ханым Әхмәтшина. Ул чыгышы буенча Толлыдан Мин Рәфыйк белән горурланам! Аның турында роман язсаң да була. Безнең Герой Таһир Галиәхмәтовка тиң колхоз председателе бит ул' диде шул ук Шөн ягыннан Илфат Әлтафов. Шушы ук сүзләрне Толлыда әйтүче дә табылды: — Әгәр теге вакытлар булса, аңа бу эшләре өчен Геройны бирерләр иде Социалистик Хезмәт Героен, ягъни мәсәлән. Хезмәте булса да, социалистигы калмады бугай шул! Герое булса да — бирүчеләре юк хәзер. Ә «Хезмәт батырлары бар ич! Бар алар!! Рәфыйк Габдерәүф улы Рәүфов белән Толлы үрен менәбез. Текә күтәрелеш. Әмма машина яхшы тарта Рульдә ул үзе Шоферы «Волга» машинасын ремонтлый икән Гомумән, якын тирәләрдә һәм авыл араларында йөргәндә, УАЗик «дилбегә»сен үз кулына ала ул. Б Текә күтәрелеш... Кинәт күңелгә ниндидер мон бәрә. Бу — машина тавышын да күмеп. Рәфыйк Жаныннан минем колакка иңгән мон икән Ничә сынадым инде, руль артына утырып тигезрәк юлга чыктымы. Рәфыйк күзләрен офыкка теки дә үз алдына гына моңлана башлый. Ниндидер көй-мон. Сүзләре юк. Әгәр моңын-көен сүзләргә салып әйтсә, ул болай җырлар иде сыман: Толлы тавы- текә үр... Кешеләре текә түгел — Текә үрдә ипләп йөр Хәтер калдырма тиккә Сагынып искә алырсын бер. Бераз вакыт читтә йөр. Толлы тавы текә үр.. Тиллы тавы текә үр... Текә үрдән менә күр Кем сон кала кара гүрдән’’ Су буйлары тигезлек Исән чакта кайтып күр Шушы якның ямьнәренә Ялгышып күз тигезмик! Толлы тавы текә үр... Толлы тавы текә үр... Шул үргә үрләрсеңме’ Язмышыммы шундый булган9 Текә үргә күз текә. Күрмәдем күрәсемне Кырык бердә туганнарның моңы бу. Яуда башларын салган аталарның улларына күчкән моны Үз гомерләрен яшәп бетерә алмаганнарнын моңы Текә күтәрелеш. Ай-Һай, нинди авыр син! Кайвакыт йөрәккәен дөп-дөп килә. Усал эт сыман, оясыннан күкрәк читлегеннән атылып чыгар кебек тоела Яисә шартлап китәр кебек «Яна тормышитагы һәрнәрсәне уныш вә кимчелекләрне, шатлыгын вә кайгысын, барысынбарысын күңеленә тирән алып, үз йөрәге аша уздырган арендачылар берлеге рәисе Рәфыйк Габдерәүф улы Рәүфов ике ипкыр инфаркт кичерде инде Соңгысында шактый озак дәваланып яны Ә үзен һаман эш тартты Әз генә рәтләнә башлауга, хәлдән тая-тая. бер менгәндә ун тукталып, авыл каршындагы текә тауга күтәрелеп карады Пиклар-биеклекләр яулаучы альпинист кебек Алай чагыштырсаң. Рәфыйк характеры белән, чыннан да, альпинист ул. Биеклекләр яулаучы кеше. «Яңа тормыш»ны текә күтәрелешкә илгкән хуҗалык рәисе Авылдашларының җитәкчеләре Текә күтәрелеш... Авыр да син! Сине яуларга Ходай көч-куәт. саулык-сабырлыклар, озын-озак гомерләр бирсен. Сине яулау зур җиңү Ватан сугышы солдатлары яулаган җиңү рухы да бар анда. Аның кырларында мәңгегә ятып калганнар өчен дә яшәү вә эшләү бу Текә күтәрелеш! Синең өстеңнән үткәннәргә күз салу һәм киләчәк офыкларга караш ташлау үзе үк бәхет Бу дөньяда шуның өчен дә яшибез түгелме'’' 1995 е шың июль. август, сентябре