Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЗА ОРЛЫКЛАР

Кыйбла булып изге җил tup исәр Дөрес иман иңәр гомергә. Уйчан күзле романтик tap үсәр. Таза орлык чәчик бу җиргә Гамил Афзал __ ача орлык чәчик бу жиргә» Намуслы һәр каләм әһеленең изге хыялы, «т олы бурычы әнә шул. Аллаһы Тәгалә әдиплек галанты белән бүләклә! ән " икән, син дөрес иман белән генә эш итәргә тиеш Аяз Гыйләжсвнең дүрт томлык әсәрләр тупланмасын (Әсәрләр. Дүрт томда. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1994 ) укыган кеше әйтер: автор иманын жилләр агымына карап алыштырып торган әдип түгел икән Каләменнән чәчелеп Калган таза орлыклар, алардан үсеп чыккан шытымнар әдип йөргән сукмакларның йөз кызартмаслык олы юлларга барып чыкканлыгын күрсәтә Бу сукмаклар ахыр чиктә Аяз Гыйләжевнс хакыйкать биеклегенә алып килгәннәр Бездә «совет хакимияте елларында татар әдәбияты социалистик реализм методы белән үсә» дигән ышану яшәп килде Шулай икән, димәк, ул тормышны инкыйлабын үсештә сурәтли, аның герое коммунизм төзүче уңай каһарман була, әсәрләре укучыларны марксизм-ленинизм рухында тәрбияли дигән сүз Күпчелек каләм әһелләре өчен, әлбәттә, мондый таләпләр канун иде Алар шушы кысалар эчендә урнашып, бик ансат кына каләм кыштырдатып килделәр Ник язмаска үткәрел!ән идеяләре рәсми карашлар белән туры килгәч, әсәрләреннен басылмау куркынычы юк Идеолог ия чиновниклары алдында йозең ак. Шулай булгач, ордсн-медальлар дә. мактаулы исемнәр дә сине үзләре эзләп табар Тынычлап кына, артык эхтәнеп азапланмыйча i ына яшә дә. яшә Ләкин чын талантлы кешеләр алай ваемсыз була алмыйлар Алар кайвакытта. үзләре очен илһамлану чыганагы булмау сәбәпле, каләмнәрен куйдылар Икенчеләрен исә әдәбияттан читләшергә мәжбүр иттеләр Афзал Шамовны г ына алыйк Ул егерменче-утызынчы елларда (әле социализм кепге очен чын-ЧынлаП бәхет китерәчәк дигән ышаныч белән яшәгәндә) «Рәүфә». «Днепр буенда». «Бер мәхәббәт турында». «Ана», «Госпитальдә». «Кыз урлау». «Туйда» кебек әсәрләр бирде Болар аның нжатынын асылын билгеләүче повееть-хикәяләр иде Әлбәттә инде, социалистик реализм әсәрләре «Кыт урлау» хикәясе генә, соңгы абзацын исәпкә алмаганда, реализм белән язылган. А Шамовның төп мәүэугы гражданнар сугышы вакыйгаларын һәм егерменче елларның авылын сурәтләү Дөрес. Ватан сугышы елларында да аның каләме бераз йөгерекләнеп алды Ләкин бу язучыбыз егерменче-утызынчы еллардан сон ижагга шактый «арып» калды һәрхәлдә, ныклы кул белән башланган нжаты үсеш кичермәде А Шамовны коммунист лар партиясе идеологиясен уз күрмәде дип тә әйтеп булмый. Киресенчә, үзенең эшчәнлеге белән ул шул идеяләргә нык гугры икәнен раслады. Тик колхоз төзелеше, ару тормышлы, эшлекле авыл кешеләрен кулак дип атап жәберләү һәм башка күренешләр аны «Рәүфә» кебек шакгый талашлы язылган бүтән әсәрләр ижат итәргә рухландырмады инде Ә бит аның «Кояшлы яңгыр» (К Нәжмн). «Тын елгада» (Г Толымбай) кебек әсәрләр язарга кулыннан килә иде. Әллә ул андый нәрсәләрдән тәм тапмады, әллә башка сәбәп булды —А Шамов язучы буларак шактый сүлпәнләнде. _ «Казан утлары»нда басылган (1971 ел. 1 сан) эпиграммасында шагыйрь Зөлфәт бер дә юкка гына болай дип язмады: Сүзләр сирәк төшә, юкса Каләм төшмәгән кулдан. Хәтта ки Афзал Шамов та Язган заманнар булган. Әдәбияттан читләштерелгән әдипләрне дә байтак санарга мөмкин Шулар- ның иң характерлысы. мөгаен. Сирин Батыршиндыр. 1970 елда гына үлсә дә, 1931 елдан бирле бу шагыйрьнең оригиналь шигырьләр җыентыгы чыкмый. Дөрес, шәхес культы фаш ителгәч, 1959 елда аның егерменче-утызынчы елларда язылган әсәрләреннән торган бер китабы чыгарыла. Якын итеп кенә бер сүз әйтим: Сукалы карт, тормышыңны суксын яшен! Иске тормыш Үлә, Үлә, Үлеп бетә,— дип язган Б. Сирин дә, шулай итеп, совет әдәбияты өчен кирәксезгә әйләнде. Язучыларның билгеле бер кагыйдәләргә таянып иҗат итәргә тиешлекләренең бер файдалы ягы да булды Каләм әһелләре, әйтәсе фикерләрен яшереп, сүз араларында гына җиткерергә тиеш булдылар. Бу хәл аларның сүз белән эш итү осталыкларын арттырды. Әлеге җәһәттән караганда, әдәбиятта үзенчәлекле язучылар барлыкка килде. Ә Еники. А, Гыйләжев. Н Фәттах. Ә Баянов., Р. Батулла һәм тагын кайбер капам зһөпп.эррч шу пар рәтенә кертергә мөмкин иде Дөрес, алар бернинди дә оешкан төркем тәшкил итмәделәр^ һәрберсе аерым- адш бер^берссннән мястәкыйпСижат итте. Берләшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде Биредә дә аларны бергәрәк карау-^Ижади хасиятләренең үзенчәлеге нигезендә генә була ала Бу язучылар социалистик реализм әдәбияты диңгезе эчендә, шулай әйтергә яраса, тәнкыйди реализм утраучыкларын барлыкка китерделәр. А. Гыйләжевне бу мәсьәләләрдә «максималист» дип атаган Р Мөхәммәдиев хаклы иде. (Казан утлары, 1980, № 10. 138 б.) Р Мостафин исә аның иҗатын «кырыс реализм» буларак бәяләде. (Казан утлары, 1983. № 7, 179—182 бб.) Г. Афзал да бу язучыбызның иҗатындагы төп пафосны шактый дөрес тотып алды: Син бик усал, ач арыслан кебек. Усаллыгың җитәр йөз елга. Юаш кына малай идең элек, Усаллата икән бу дөнья. Халык шагыйре Г Афзал үз каләмдәшен «усал» дип кенә әйтеп калмый, бу сыйфатның аңарда ни өчен барлыкка килүен дә аңлатып бирә: «усаллата икән бу дөнья». Шулай, иҗат ул — шәхси үткәненнән, биографияңнән аерылгысыз. А Гыйләжевтә җәмгыятькә карата булган «усаллык» барлыкка килүнең сәбәпләрен без чын-чынлап бары тик аның «Йәгез, бер дога» әсәре басылып чыккач кына аңладык. Ул Казан-Свердловск-Петропавел-Карабас-АктасВолынка-Майкудук- Чиләбе-Казан маршрутын, тоткын буларак, рәшәткәле вагоннарда, кысан машиналарда, урыны-урыны белән җәяүләп тә узган икән. Ни өчен? Бары тик сталин- чыл режимны, халыкны изүнең бу рәвешен мактамаганы, шуны ныгытуга өлеш кертмәгәне өчен Егерме ике яшьлек егет, шул рәвешле, яманаты чыккан 58 нче маддә буенча гаепләнеп, илнең каймагы булган меңнәрчә-меннәрчә шәхесләр арасында, чыннан да, хакимиятнең тоткан юлына аңлы рәвештә каршы булган кешегә әверелә. Аның: «Акылны төрмә кебек баета торган мәктәп юк»,—диюе шуңа ишарә. Бу «мәктәптән» А. Гыйләжев менә нинди сабак алып чыта: «Октябрь дөньяның иң хурлыклы, иң кара сәхифәсе ул. Нәрсә ул пролетариат диктатурасы? Тормыш кануннарын ертып-ертып алга үткән, өскә күтәрелгән берәүнең чикләнмәгән власте ул. Ил каршында да, Алла каршында да жавап бирмәячәк явыз шәхеснең өстенлеге». Чыннан да, уйлап карыйк. Моңарчы Октябрь инкыйлабы, хезмәт ияләре бәхете өчен ясалды, дип аңлатылып киленде. Әмма бәхет кеше сөякләренә күрсәтүчесе. Автор бу әсәрен «Йәгез, бер дога» дип исемләгән Үзе белән бергә жәбср- золымны. михнәт-хәсрәтләрне бүлешкән кешеләрне жентекләп искә төшергәннән соң, «күчкәннәр вә калганнар рухына», ягъни үлгәннәр һәм исәннәр наменә дога кылырга өнди. Без. әсәр белән танышу барышында, әдипне искә төшерүче итеп кенә түгел, бәлки үзе яшәгән алтмыш биш елга, андагы хәл-әхвәлләргә акыллы бәя бирүче буларак күрәбез. Аерым кеше язмышларын чор кичергән фаҗигаләр эчендә карау аңа әүлияләрчә киң күңелле булырга ярдәм итә Ул үзен саткан, юк гаепләрен бар итеп кара яккан, кимсеткән кешеләрдән өстен булып кала, күңелендә аларга кинә сакламый Үзенексдәй язмыш кичергән кешеләр - аның өчен изге, гөнаһсыз Ун миллионнарча кешеләрне шундый «мәктәп» аша уздырган илнең киләчәге ничек хәерле булсын? Дөресендә, лснинчыл-сталинчыл хакимият үген юк итүчеләрне әнә шулай төрмә «университетлары» ярдәмендә тәрбияләде А Гыйләжевнец уйланулары шундый нәтиҗәләргә китереп чыгара Үз заманын яхшы аңлап, аңа бүгенгедән торып бәя биргән, алай гына да түгел, киләчәк юге офыкларның кайбер төсмерләрен дә күрсәткән әдибебезне, фикер хәзинәләребезне баетканы өчен, тәкъдир итәргә ген.» кала Аяа_ Гыйпәҗевнен дүрг томлыгына керергә өлгермәгән бу гиэмаң-хатирә арьж-итюнадц ацлаут а тула/м ачкыч бу 1ып тора Аңы укымый h.)4iinw| ҺәроГр фикер j урындТ^рбТГЛ'Яланмъгй торып А Гыйләжсвне һәм шәхес, һәм әдип буларак лу7Пл— лтгТТрмы11 димә—УкуЧ1.Г1;Тр д.iи|5ЭСС ПбЛЭрпы бөлми дә-нмдыр иде -АллаГа шөкер, сүз иреге килде һәм хакыйкатьне ачып салу мөмкинлеге туды А Гыйләжевкә килгәндә исә. ул дөреслекне икрар итүнең аз (ына мөмкинлекләрен дә файдаланыр» а тырышты Б> очракта М Әмирнең сүзләре искә төшә «Безнең авыл кешесе» әсәрендә ул Миргали турында болай ди «Алдына алган теләгенә ирешү өчен ул законнарның йә астыннан, йә өстеннән үтеп китәргә» кирәк була аңа Шуның төсле. А Гыйләжев тә заманында цензорларның уя- ульн ын йоклатырлык мөмкинлекләрне бер дә кулдан ычкындырма! ан Әйтик. «Үт ана яфраклары» хикәясе бер дә сәясәткә кагылмаган кебек Унтугыз битлек әлеге хикәя мәхәббәт турында поэма булып яңгырый Ут А Гыйләжевнец чын мәгънәсендә сүз рәссамы булуын раслый торган әсәр Аның топ каһарманы яшь егет Галимҗан өчен бу көн гадәти генә көн түгел ул кичен сөй!эне Сөмәя белән мәхәббәттә аңлашырга тиеш Шуңа күрә ул комбайннан ашлык ташу кебек тузанлы эшкә дә ап-ак күлмәк киеп чыккан Менә ни өчен ул бүген һәр нәрсәдә шагыйранә матурлык күрә Ашлык төялгән машинасын басуда үсеп утырган матур үләннәр янында туктатып алырлык дәрәжәдә күңеле нечкәргән анын Әнә ул күзлут үләненә соклана Бу чәчәккә шундый исем кушкан борынгы кешеләрнең күтәгүчәнлегенә шакката, вак зәңгәр чәчәкл.эпне кеше күзенә охшата. Әсәрдә Галимҗанга капма-каршы итеп Хәнәфи образы куелган Чөнки бу соңгысы матурлыкны күрү, аңлау мәсьәләсендә саңгырау колагына сыер баскан нигезләнә алмый Халыкның иң хезмәт сөючән, эш рәтен белүче, ин акыллы, иң сәламәт өлешен юк итеп төзелгән жәмгыять ничек инде бәхетле дип атала алсын9 Әйбәт әйберне бик тырышып мактаунын кирәге булмый, ул үзе турында үзе сөйли Ә җирнең алтыдан бер өлешендә ленинизм-сталинизм байрагы астында төзелгән, моңарчы тиңе булмаган төрмәне мактау өчен ниләр генә эшләмәделәр'1 А Гыйдәжев «ЙӘ1СЗ, бер дога»да шупцн шыксызлыгын Әйе. Ленинның да, Сталинның да рухң атасыКарлМаркс иде Бу алманлы яһүднен явыхтыкта шццфшм-яүрүе кемгә генәыагъдум түгел «Рәсәйнең татарларны яулап алуы үтә уңай күренеш», дип язып чыккан ул кешенең шәкертләре ана тугрылыклы булып калды Чөнки Явыз теория явыз гамәлләр нигезенә генә чәчәк атарга мөмкин А Гыйләжев бер урында Көнчыгышның бөек фәлсәфәчесе Конфуцийның мондый сүзләрен китерә «Черек агачтан асыл сурәтләр юнып булмый» Шуның кебек. К Марксның талап алу сугышларын хуплавы беренче социализм иленең үз эчендә һәм аның тирәсендәге халыкларга күпме күз яше. жәбер китергәнлеген барыбыз да күреп тордык. Кешелекнең яшәү рәвеше, гамәле, фәлсәфәсе мәңгелек кыйммәт булган дингә нигезләнергә тиеш Аяз Гыйләжев тә, мәхшәр газапларын үтеп, жирдәге тормышның бик күп якларын тирәнтен тәфтишләгәннән сон шушы карашка килгән икән, монда хикмәт бар «Динсез диярлек гаиләдә үссәм дә. ди ул. Коръән укый башласалар. юнемә каз тиресе чыга Тел музыкасын. Коръән сүзләренең яңгырашын гипнозга тиңлиләр. Коръән аятләре адәм улларын йә кузгаталар, йә тынычландыралар Берәү дә битараф кала алмый» Язучы хаклы. Коръән Кәрим кеше өчен туры юлның, изгелекнең, саф күнеллелекнсн ачкычы, фатиха бирүчесе, юл бер кеше Әлеге үлән турында да ул: «Күзлутмы, чүзлутмы, сыер аны авызына бөтерә дә тыга»,— дип, күренешне бөтенләй гадиләштереп аңлый «Чәчәген белмим, әмма ачы бал исе килә! Берәр жамыякны тиңкәйтеп җибәрер! ә диген син! Менә булыр иде эш!» —дип тә өсти. Ягъни, чәчәкнең исе дә анарда хәмер эчәсе килү теләген уята. Әнә сугышка кадәр үк төзелгән иске җил тегермәнен дә сүтеп алырга кызыга ул, күпме утын әрәмгә ята, ди. Әмма Галимҗан өчен җил тегермәненең мәгънәсе күпкә олырак Ул аңа авылның сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган 75 кешесенә һәйкәл итеп, изгеләштереп карый. Укучының болай уйларга да хакы бар: кыз белән егетнең иң кадерле көне сурәтләнгән бу әсәргә нигә соң әле автор шушы тискәре Хәнәфине китереп керткән? Ни хаҗәте бар аның? Халык җырыннан бер генә сүзне дә төшереп калдырып булмаган шикелле, сүз бара торган сәнгатьчә камил әсәрдә дә бер генә нәрсә дә артык түгел. Хәнәфи образы бигрәк тә. Дөрес, беренче карашка, ул гашыйк Галимҗан образының күңеле матурлыгын тирәнрәк ачу өчен генә кертелгән кебек. Аның иң олы вазифасы, чыннан да, шуннан гыйбарәттер. Ләкин әдип аңа тагын да әһәмиятлерәк бүтән бурыч та йөкли Бу тупас күңелле, хәмергә хиреслектән тәм табучы кеше вакыт-вакыт йомры-йомры гына итеп үтә дөрес һәм вакытлар өчен гаеп саналырдай сүзләр дә әйтеп ташлый. Галимҗанга ул, мәсәлән, болай ди: — Синең урыныңда булсаммы мин? Төкерер идем авылына. Тормышмыни бу, яшәүмени? Шәйхулла типкесендә йөр инде. Ә Шәйхулла (колхоз рәисе) кем типкесендә йөри? Әнә районнан ашлык тапшыру өчен 5 удар көнлек игълан иткәннәр, ул шуны үтәү өчен жан-фәрман чаба Димәк, ул да эшне үз дигәненчә генә, җай гына, кирәк булганча оештыра алмый. Шундый «удар» көннәр бөтен эшне чуалта, һәммәсен ритмнан чыгара, аннан сон шуның нәтиҗәсен ел буе төзәтергә туры килә. Ә өстәгеләрнең анда гаме юк. Аларга «штурмовщина» вакытында, тисә тиенгә, тимәсә куянга дигәндәй, тагын да өстәнрәк бирелгән күрсәтмәләрне үтәргә генә кирәк Ул елларда кешенең кемлеге эшли белү белән түгел, яши белү белән билгеләнә иде «Яши белү» тегенә дә, бусына да оста җайлашуны аңлата иде Урыны-вакыты белән өстәге кешеләргә карап җайлаша, шәкелеңне үзгәртә алмыйсын икән, башлыкларыңа, ничә очрасалар да, җиргә иелеп баш имәсең һәм синнән «түбәннәр» сиңа шуны ук эшләмәсә — кешеләргә хакимлегеңне кулында озак тотмыйлар. Шул рәвешле: түрә — үзеннән кечерәкләргә хан да. хөкемдар да. Бу вәзгыять «Балта кем кулында?» романында бик гыйбрәтле гәүдәләнгән Роман тукымасында заманыбызның асылын аңлау юнәлешендә геройларның тирән уйланулары табигый урын ала. Менә Фәридун Фазлыев исемле кешенең яшәү мәгънәсе турындагы уйланулары Алар кешенең усал табигатьле булып үзгәрә баруына иҗтимагый аңның дөрес юнәлештә тәрбияләнмәгәнлеге сәбәпче икәнен төшендерә. «Менә мин,— ди ул,— озак елларга кадәр кешенең яшәү рәвеше — көрәш дип, ышанып яшәдем. Адәм балалары көрәшергә тиеш һәм вәссәлам! Шулай дип укыдык, дөнья маңгайга бәрә-бәрә һаман шуны тукыды. Бәхет дигән мөкатдәс сүз телдән төшеп кала язды, аңа бары тик өзлексез көрәш нәтиҗәсендә генә ирешеп була дип ышандык, һәм бүтәннәрне дә шуңа ышандырырга тырыштык». Уйлап карасаң, бу сүзләрдә хаклык ярылып ята бит. Социализм җиңә барган саен, илдә сыйнфый көрәш кискенләшә, дигән ялган тәгълимат белән коралланган сталинчылар шулай өйрәттеләр, илнең бөтен тормышын шуңа кордылар. Мондый шартлардагы кеше, тамагы тук, өсте бөтен булса да, тулы бәхеткә ия дип санала аламы? Матди тәэмин ителгәнлек өстенә тулы сәяси һәм рухи иреклелек булганда гына камил бәхет урнаша ала. Автономиягә генә ия татар халкына да сан бар идемени ул елларда?! «Торгынлык» дип аталган чор кешеләре Алардан кемне генә әсәр үзәгенә куйсаң да. теләсә^ кайсы кеше мең төрле җепләр белән җәмгыятьнең бихисап катлауларына бәйләнгәнгә күрә, брежневчылар идарә иткән унъеллыкларның хикмәтләрен ачарт а мөмкин булыр иде. А Гыйләҗев, үз өстенә гаять җаваплылык алып, романда шуна омтылыш ясый Әсәрдә кемгә генә тукталма - үзе бер сюжет сызыгын алып китәрлек язмыш Тик шулай да аларнын барысын бер җепкә төзүче, ансыз роман оеша алмын торган бер образ бар. ул - Нәжип Нургалиев Югары техник белемле, утыз өч яшьтә Нәжип тормышта үз заманы кануннары белән каршылыкка керә Алдындагы днвар шулкадәр нык һәм биек ки. аны әйләнеп үтү яки берәр ярыгын табып чыгып китү мөмкин түгел. Җәмгыять алдындагы «зур гөнаһы», кара күләгә булып, һаман артыннан калмый. Чөнки ул бер җыелышта дөреслекне ярып салган: завод директорын милләтләргә бердән карамауда гаепләгән, хуҗаның шундый эшләрен күреп тә дәшмәгән партком секретарен «ваемсыз», профком рәисен '«чүпрәк» дип атаган Шунын өчен өметле инженерны эшеннән чыгарып ташлыйлар, тәүбәгә килмәгәч, төрлечә тинтерәтә башлыйлар. Анын сәламәтлеге кыл өстендә булуын белеп торуларына карамастан. Иван Иллорионович. Наум Фогельсон кебек — муеннары «итәкчеләр ягына кәкрәеп каткан — врачлар Нәҗипне хәтта армиягә "алырга яраклы, дигән ялган нәтижә чыгаралар. Шулай да. Нәҗипнең хәле армиялек булмагач, ана «психик авыру», дигән мөһер сугалар Рәсми оешмалар кушканнан аз гына тайпылып сөйләшкән яки эш иткән кешене юләр дип атау — аның белән көрәшүнең иң жинел юлы Янәсе, юләр ни сөйләмәс! Үзләренең табиплык намусларын атлап чыккан шифаханә чиновникларын Нәҗип тә «козгыннар оясы» дип атый Әлбәттә, табипларның барысы да андый түгел. Бар анын халыкка тугры хезмәт иткән өчен үзе үк сигез ел төрмәдә утырып чыккан Фәридун Фазлыев һәм Фаина Марковна кебек, кешенең җанын дәвалардан осталары Әмма шул ук Фәридун әйткәнчә, «җәмгыять җинаятьчеләрдән түгел, гаделләрдән арынырга, намуслылардан котылырга теләгән» илдә игелекле кешегә баш калкытырга ирек бирмиләр Номенклатура—бары үз даирәсен генә кешегә санаучылар төркеме. Әсәр герое Нәҗипкә килгәндә, ул шушы номенклатура эченә үтеп керергә тели. Шундагы кешеләр бәхетеннән үлеп көнләшә, яхшы фатир, дача, машина, мәҗлесләр, көньяк курортлары аның җанын бимазалый. Шуның өчен борчылып, анын сәламәтлеге какшый. Нәҗип — катлаулы холык иясе Шул ук вакытта бу образ үзенең һәм намуслы кешеләрнең авыр хәленә карата булган протестын киң итеп күрсәтә алмый. Чөнки, күренгәнчә. Нәҗипнең бөтен хәрәкәтен барлыкка китерүче көч шактый зәгыйфь, ягъни ул—нигездә, үзенең шәхси тормышын яхшыртырга булган омтылыш Мондый тар максатка ул кадәр зур күсәккә тотынмыйча да ирешергә момкиндер Әсәр героена кайбер юлларны күрсәтүчеләр дә була. Ләкин Нәҗипнең ялгыз көрәштәге уңышсызлыгынын төп сәбәбе — аның эш-хәрәкәтлорендә эзлеклелек, мантыйк булмауда Шул ук вакытта холык- фигыль бөтенлеге җитенкерәмәү — аның бәхетсезлеге Әлбәттә, бу очракта без авторга нигә бу образны тегеләй, яки болай итеп сурәтләдең, дип дәгъва белдерүдән ерак торабыз. Чөнки, башкача булганда, әлеге күп яктан гыйбрәтле сюжет барлыкка килә алмас иде. Кеше характеры ахыр чиктә язучыга үзен борчыган әһәмиятле фикерен әйтү чарасы икәнен хәтердән чыгармаска кирәк А Гыйләжевнең каләме мондый нәтиҗә чыгара, «власть ике төрле була ул. берсе аның күзгә күренә, икенчесе күренми» Кечкенә генә промбаза директоры Фәтхулла абзыйлар, кибет башлыгы Вафа Сафичлар. әнә ни рәвешле шәһәр башлыкларын бармак очларында биетәләр! Чын хакимият әнә шул матди байлыкларга ия кешеләр кулында Боларында да. тегеләрендә дә оят дигән нәрсә бөтенләй юк. Без нәкъ шундый күренеш белән Р Мөхәммәдиевнең «Кенәри читлек кошы» романында да очрашкан идек Мондый «яши белүчеләр» өчен, дөрестән дә. Н Хрущев әйткән «безнең буын кешеләре коммунизмда яшәр» дигән сүз тормышка ашкан Аның каравы, хакимият башында тотынып тору өчен, аларның күзләренә генә карап торучы тугрылыклы кешеләре бар Бәген гаделсезлекне алар шушылар кулы белән башкара Шәрехли башласаң, явызлыклар өчен җавап бирүчене эзләп табу мөмкин булмый Ник дигәндә, өстен катлау гөнаһсыз сабый булып кылана, ә балта белән эш итүчеләр исә исемсез. Моннан бер генә нәтижә ясарга мөмкин балтаны (хакимиятне) халык үз кулына алырга тиеш Әнә шул вакытта әлеге корал бары тик хезмәт кешесе мәнфәгатьләренә генә хезмәт итәр Тәнкыйтьче Ф Миңнуллин да. дөнья белән саубуллашканда, «балтаның явызлар кулында булуына» борчылды бит Кызганыч, бу дүрттомлыкта А. Гыйләжев драматург буларак тәкъдим ителмәгән Ә бит анын бу жанрдагы табышлары чәчмә әсәрләрсндәгеләре белән тыгыз үрелеп бара Шунын өчен без сүз уңаеннан бу хакта да фикер йөртүне табиг ый дип саныйбыз. Прозадагы кебек үк. драма әсәрләрендә дә А Гыйләжев кешене вакыт белән аерылгысыз тыгыз бәйләнештә карый Вакыт исә һәр нәрсәгә үз билгеләрен сала Кешеләр анын алдында көчсез булып кала. Хәтта илленче елларда яшәгәннәр белән сиксәнен чс-туксанынч ы дистәләрдә гомер итүчеләр арасында да аерма бихисап А. Гыйләжевнең пьесаларын бер-бер артлы укып чыккач та. иң әүвәл вакыг һәм кеше дигән, ягъни мәңгелек сорауларның берсе тирәсендә фикер йөртәсең. Прозасындагы кебек үк. аның драма әсәрләрендә дә конфликт ачык төсмерләнә, пьесаларының жег әрен дә фикер көрәше, анын тирән мәгънәлслег с тәэмин итә. Шул ук вакытта аларда фәлсәфә өстенлек ала. Бу үзенчәлек аның барлык әсәрләренә дә хас Менә шуларның берсен — «Көттереп искән жил» комедиясен карыйк Әсәрдә гәрчә көлкеле ситуация алынса да, анын төбендә җитди фикерләр ята. Комедиянең гаять күп сыйдырышлы жанр булуы биредә мең дә беренче тапкыр раслана Җил татар әдәбиятында Кол Галидән үк килә торган, олы мәгънәләр белдерергә хезмәт итүче деталь. А. Гыйләжев тә аны әлеге комедиядә уңышлы куллана Әсәрдә вакыйгалар сиксәненче еллар башында бара Бу - ил белән җитәкчелек итүдә гаять җитди ялгышлар җибәрелгән чор. Аның иң зур афәте кешеләрне психологик һәм аң ягыннан гарипләндерү иде Бик күпләр эшләмичә ашарга, җайлашырга, җилнең кайсы яктан искәнен чамаларга, борыннары белән кем ягыннан нинди җил килүен сизеп, үзенә файдалы кешеләр ягына авышырга өйрәнделәр. Боларнын һәммәсе аерым кешеләрнең үзаллы эшләргә омтылышын йөгәнләде, иң әшәке сыйфат — икейөзлелек тәрбияләде. А Гыйләҗевне дә шушы нәрсәләр борчый. Чорның тагын бер гарип күренеше кайбер кешеләр! ә ясалма рәвештә абруй тагу, шуларны бүтәннәр өчен табынырга яраклы шәхес итеп күрсәтергә тырышу булды Пьесада сурәтләнгән ферма мөдире Фәрхәнә шундыйларның берсе. Ул җитәкләгән коллективны ничектер бер тапкыр районда алдынгы итеп күрсәткәннәр дә, шуны әллә ничә еллар буена үрнәк итеп күрсәтеп баралар. Ә Фәрхәнәнең үзен исә «бөек хатын» дип атарга ук җөрьәт иткәннәр. Аны төрле җыелышларның түренә утырталар, сөйләр өчен нотыкларын язып ук бирәләр, ягъни үзең уйлап баш ватарга да кирәкми Көннәрдән бер көнне ачык һавада уздырылган митингта сөйләгән вакытта аның кулындагы кәгазен җил очыртып алып китә. Г Афзал әйткән «кыйбла булып» искән җил аңа. шулай итеп, кешеләргә үз сүзләрен сөйләү мөмкинлеген тудыра. Ләкин бу кешенең җәмгыять өчен файдалы эше булмаган кебек, башкаларга кирәкле сүзләре дә юк икән. Кәгазьдән карап сөйләү—ул утызынчы елларда кереп киткән яман гадәт. Ана кадәр кешеләр, шомамы-кытыршымы, укып түгел, уйлап сөйләгәннәр! Ала- рның нәрсәгә сәләтле булуын бер-ике авыз сүз әйтүгә үк чамалаганнар Утызынчы еллар урталарында исә, сүз сөйләү иң хәтәр бер эш булып әверелгәч, кешеләр ялгыш фикер әйтүдән куркып, әйтәсе сүзләрен төзәтеп-шомартып алдан ук язып куя торган булып киткәннәр. Тора-бара инде аларны бу мәшәкатьтән дә азат иткәннәр, нотыкларны әзер килеш кулларына тоттыра башлаганнар. А Гыйләжев чаңны бик вакытлы суккан булып чыкты. Хәер. «Өч аршын җир», «Әтәч менгән читәнгә». «Җомга көн кич белән» әсәрләре белән ул мондый чаңны даими кага килде. Повестьта сурәтләнгәннәр нигезендә драматик фаҗига итеп эшләнгән «Өч аршын җир» әсәре иҗат ителүеннән соң дистә еллар үткәч кенә сәхнәгә күтәрелгән икән, димәк, бу пьеса ул еллардагы идеология куштаннарының бәгыренә ук булып кадалган дигән сүз Адаш дип исемләнгән персонажның сүзләреннән моны шактый үтемле сизәргә була. «Бел, авыл халкы җәбер- җәфаны байтак кичерде Шактый еллар безне кешегә дә санамадылар Соңгы сыныгыбызны сыпырып алып чыктылар, налог, заемнар белән интектерделәр Түздек . Без түзәргә өйрәнгән. Әле безнең көн дә килер, дип түзәбез! Дөньяда гаделлек дигән нәрсә дә калгандыр ләбаса Бетмәгәндер ич ул!? Шул ышаныч барга түзәбез». Әнә шундый киләчәккә ышаныч хисләре белән тәмамлана әлеге трагедия. Мирвәлине үз хуҗалыгына ут төртеп, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иткән сәбәп аңарда шәхси милекчелек хисенең көчле булуында гына түгел. Моны аның социаль хәле белән генә аңлату берьяклылыкка илтә. Ни өчен дигәндә, яшьлеген чын авыл хезмәте белән үткәргән Мирвәли күмәк хуҗалыкта да шулай ук тәм табып эшләр иде. Аның күңелен ахыр чиккәчә бер нәрсә кимсетә, ул да булса, атасыннан калган мал-мөлкәтне нишләтү мәсьәләсен хәл иткәндә, авыл активистлары Мирвәлинең фикерен сорап та тормыйлар, аңа әзер карарны гына җиткерәләр, һәммәсен күмәк хуҗалыкка бирәсең, бетте-китте! Болай итүләре нык рәнҗетә һәм Мирвәлидә уй-ниятләрне уята. Инкыйлаб — өстен катлауларны хезмәт ияләре белән тигезләде, кешеләрне бәяләүдә төп күрсәткеч булып аларнын җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәг итүе торды Бу әнә шулай гадел җәмгыять булырга тиеш иде Тик киресе килеп чыкты, совет хакимияте елларында кешеләр арасында яна тигезсезлекләр дә барлыкка килде. «Бал кортлары белән янәшә» драмасындагы персонаж — хезмәтеннән ялга киткән офицер Ханзафар Вафичның хирург Зәки Әхиярович белән сөйләшүен тыңлау никадәр ямьсез тойгы калдыра. Ханзафар гади кешеләргә ярый торган табипларга шикләнеп карый Таныш булмаган доктор үзен карый башлаганчы. Ханзафар ана үзенең кем булуы, кайда эшләгәнлеге, орденнары турында арт- тыра-арттыра җиткерергә тели Ягъни кем икәнен белсеннәр дә. ана үзенен шәхесенә бәрабәр зур игътибар күрсәтсеннәр' Җиренә җиткереп дәваласыннар өчен ришвәт төртү дә анын күнегелгән гадәте. Шушы Ханзафарнын - совет хакимия те шартларында үзен өстен катлау вәкиле дип санап килгән типнын - күңелен ачып салуы җанны тетрәтеп җибәрерлек ачыш булып яңгырый. «Тигезлек харап итә! Тигезлек кирәкми, ярамый Зарарлы ул! Тигезлек яраса, мина йолдызлар такмаслар иде. Мин гади авыру гына түгел! Гыйбадларга моны тирәнтен төшендер». Без хәзер җәмгыятьнең сыйнфый яктан катлы-катлы булып әверелә баруын ачыграк тоябыз. Ләкин бу катлаулану житмешенче-сиксәненче елларда ук барлыкка килгән иде. Ул чакта өстен катлау булган номенклатура моны бик күзгә ташланмыйча эшләде. Хәзер исә шул ук кешеләр, пәрдәләргә төренмичә генә, меңнәрнең күз алдында, халык өлешенә карап, байлык туплыйлар Аяз Гыйләжев боларны шактый элегрәк күрде, тәфтишләде, әсәрләрендә шуларны халык хөкеменә чыгарды. Бу анын соңгы утыз елда җәмгыятьне тирәнтен өйрәнүен, аялавын күрсәтә иде. Ул өйрәнү бездәге социализмның күз буяу, алдау икәнлеген ачыклауга китерде Иҗатта гадел булуы А Гыйләжев каләмен саташтыра алмады Аның әдәбиятта гына түгел, җәмгыятьтә тоткан урыны да әнә шуның белән билгеләнә А. Гыйләҗевнең дүрттомлыгына кергән әсәрләр — совет хакимияте чорының сәнгатьчә тарихы, ахыр чиктә анын ни өчен җимерелеп төшүенең тирән итеп аңларга ярдәм итә торган әдәби елъязма Килер буыннар бу әсәрләргә еш мөрәҗәгать итәрләр әле. Чөнки аларнын кыйммәте бүгенге көн белән генә чикләнми А. Гыйләжев чәчкән таза орлыкларның яна буыннар күңелендә бәрәкәтле үсентеләр бирәсенә безнең ышанычыбыз зур.