Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПӘЙГАМБӘРНЕҢ УЕ

Чаллы росса ме Ильяс Файзуллин әсәрләрендә реалистик колачлылык, куәт бар АньпГ тарихчанлыгы йсә бүгенге сәнгать—тудырган һәм'"кайвакы з гөтт~ЖИТОмне белмәүдән һәм гурыдан-туры тасвирлау авырлыгыннан куркып юнәлттсрелгән идс- альләштерү, җайлаштыру вә бизәкләү кебек компромисслы алымнарны танымый. Бу юлда аның остазлары XIX гасыр рус рәссамнәре Крамской. Гс, Боголюбов, Верещагин вә беркадәр «академиклар» Ул да алар иҗатына хас борынгы чорларны, тарихи образларны үз заманына якынлаштыру, бүгенге чор проблемаларына, кичерешләренә тәңгәлләштерү ысулын куллана, каһарманнарның йөзләрен бүгенге кеше, үз чордашларының иконографиясен файдаланып сынландыра. Әсәрнең яңалыгы, стиле консерватив нигездә булган хәл, мөселман-шәрекъ темасында, Рәсүл образында Ислам традицияләре буенча, рәссам пәйгамбәрләребезнең йөзен пәрдә белән каплап, яисә нур белән күмеп, күрсәтмичә сурәтләргә тиеш иде Дини даирәләрдә, әлбәттә, бу таләпләр бүген дә зарури Ләкин үзирекле рәссамнен үз кодрәте, үз идеалы, дине вә иманы бар, дигәндәй. Хәлбуки, XX гасыр иҗат кешесе, бөек инанулар, бөек шәхесләр, рухи тәгълиматлар һәм аларны тудыручылар мохитын читләтеп үтә алмый Икенче меңъеллыкны йомгаклау чорында акыл кешелекле якгыга өндәгән, аңа әхлак-сабырлык биргән, бәхетле итәргә тырышкан фидакарьләрне яд итә. аларга мәдхия җырлый Согуд Гарәбстанының пейзажына иңдерелгән Рәсүлебез сыны да әнә шундый рухи ихтыяҗлар нигезендә барлыкка килгән Рәсүлнең япма ябынган, мәңгелек ташлар, контрастлы канәфер-көмеш төсләр, тау- чүллекләрдән табигать базисына иңдерелгән мәһабәт гәүдәсе картинаның алгы планында сурәтләнгән Адәм тарафыннан рәнҗетелгән, гарьләнгән Рәсүл, кан тамырлары калкып торган ябык кулын иягенә куеп, уйга талган Анын баш яулыгын, итәк, җилән күләгәләп үткән уйлары, әлбәттә, камил булмаган кешелек токымы, аның фаҗигасе, киләчәге хакында Рәссам гаризонт сызыгын, махсус рәвештә, түбән итеп, аска төшереп сурәтләгән. Бу алым пәйгамбәрнең бөеклеген, аның уйларының илаһилыгын. шәхесенең вак-төяк ихтыяҗлардан өстен булуын ассызыклый Еракта — кальга күренеше, унда — зәңгәр таулар мәрҗәне, аста — комлы чүлләр, барханнар, аларны ярып баручы.— рәсүлебезнең уена тиң.— алга ургылган кәрван Күләмнәрнең (алда —тау. аста —казанлык) контрасты исәбенә, дөнья чайкала, убыла сыман Без дә үзебезне изге нәбинең ташкын-ташкын уй сөреме эчендә чайкалган кебек тоябыз. Сәяси тетрәнүләр нәтиҗәсендә актарылган татар мохите дә бүген шундый рухи үзгәрешләр кичерә түгелме соң? Ничек яшәмәк кирәк? Ил вә шәхес бәхетле булсын өчен нинди игелекле юллардан бармак кирәк?! Тәңрем, бир ярдәмеңне!.. Пәйгамбәрнең уйлары зур. мәһабәт, киң—ул илләрне, чүлләрне, адәм, бөҗәкләрне галәмгә алып чыга