Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МӘГАРИФ»— БИШ ЯШЬЛЕК АКСАКАЛ

«МӘГАРИФ»— БИШ ЯШЬЛЕК АКСАКАЛ Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) — «Сезгә ышанам». «Тамыр тирәнлеген яфрак тоя» китаплары белән укучыларга яхшы таныш исем Соңгы елларда каләмдәшебез матбугатта татар китабы язмышына кагылган чыгышлары белән дә еш күренә Бу гаҗәп тә түгел: моннан нәкъ җиде ел элек Мөдәррис Вәлиев Татарстан китап нәшриятында баш редактор итеп билгеләнгән иде. Соңрак тагын да җаваплырак эшкә яна оешкан. «Мәгариф» исемле дәреслекләр һәм балалар китабы нәшриятын җитәкләргә алынды Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редколлегиясе әгъзасы Шулай итеп. «Мәгариф» нәшрияты директорына без берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. (Сез аның рәсемен журналыбыз тышлыгында күрәсез) — Исегездәме, бервакыт Сез. Фатих Әмирханның моннан 70—80 e.t элек язган сүзләрен «казып чыгарып», яңа нәшриятлар ачуны хупламаган фикердәлил китергән идегез. Инде, үзегез шул эшкә алынгач, үзгәрмәдеме ул караш ' «Мәгариф» исемле нәшрият төзелүенә ничек карыйсыз бу авыр заманда акланамы-юкмы «матбага ачып уйнау»? Чыннан да. Фатих Әмирхан нәкъ безнең коннар хакында яза сыман бит «Икмәк бәһасс тагы арткан һич акча төткәрер хәл юк Китапны гаять кыйммәт сатканда гына аның расходын каплау мөмкин булачактыр Ләкин халыкның бөтен кайгысы бары кара икмәк тирәсендә әйләнергә мәҗбүр бу елларда кыйммәт бәһа түләп китап алырга теләүче бик аз табылачактыр Шунлыктан хәзер нәшрият эшен башлау барып чыкмаска охшап торадыр .» Бу сүзләрне мин. моннан 5—6 ел элек, матбугатта Татарстан китап нәшриятына карата шактый ямьсез һәм авантюристик чыгышлар күбәйгәч, искә төшергән идем Ул чакта берәүләр сусыз юып. җилсез киптермәкчеләр иде: нәшриятның кәгазен безгә бирегез, ул инде тәмам банкротлыкка чыккан, ә без. имеш, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, иртәгәдән тау-гау китап чыгарырга керешәбез Фатих Әмирханның хаклыгын вакыт тагын бер кат раслады Бүген Татарстанда китап чыгару хокукы алган йөъләгән «нәшрият» бар. Ә кайда ул вәгъдә ителгән гатар китаплары? Юк. ул чактагы фикерем гамчы да үзгәрмәде Бүгенге көндә милли нәшрият дәүләт ярдәменнән башка тернәкләнә алмый Чөнки татарның зыялы байлары юк әлегә 7 миллион укучысы да юк татарның («Казан утларывн өенә яздырып алучылар санынча гына ул. минемчә) «Мәгариф» нәшриятына Татарстан хөкүмәтенең махсус карары юл ачты Әмма бу хәтта бик әйбәт карарларны, хәтта кануннарны да кәгазьдә калдыра торган кырыс һәм кысыр заман Әлбәттә, мәсьәләгә киңрәк караганда, төрки халыклар тарихында иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе- татар язмышы булса, гатар тарихында иң авыр сынауларга дучар ителгәне мөгаен, галиҗәнап Китаптыр Мәг ьрнфәтлс халыкның беренче китабы дәреслек, тәүге ачылган басмаханәләре арасында исеме үк күпне аңлата торган «Мәгариф» нәшрияты була (Быел ул якты учакның кабынуына 90. ә рухи дәвамчысы «Мәгариф» нәшриятының кабат торгызылуына 5 ел тула. Шуңа күрә «Мәгариф»не без «5 яшьлек аксакал» дип атыйбыз да) Дәреслекләр һәм балалар китабы бастырган, татарның күңелен, аңын агартуда фидакарь хезмәтләр күрсәткән затлы нәшрият бу. Галимнәр. Тукайның үзе исән чагына бөтен китаплары диярлек шул матбагада дөнья күргән, диләр. Барча- барча учаклар сүнеп беткәндә дә, «Мәгариф» сакланырга тиеш иде кебек Юк. Сталин хакимияте моңа юл куймый, малмөлкәтен тартып алып, милләткә түгел — юлбашчыга хезмәт итүчеләр кулына бирә. Татарның мәгърифәт кояшы бату «Мәгарифмләрсез калганнан соң башлана. Шулай, тарих кабатлана. Тукайчалап әйтсәк, халкыбызның «уянгач беренче эше» — «Мәгариф» нәшриятын яңадан торгызу-тергсзү булды. Җитмеш ел буе өзелеп торган тәсбихның, ниһаять, бер буыны ялганды Татар телен дәүләтле итү юлында әлегә иң зур. иң житди адым — «Мәгариф» нәшриятының аякка басуы, дияр идем. — Җитмеш ел буе дәреслек чыгару белән Татарстан китап нәшрияты, аның зур булмаган бер редакциясе шөгыльләнгән. Шуңа күрә күңелгә бер «җайсыз» сорау килә махсус нәшрият төзү ихтыяҗы бар идеме икән? — Әйе. барлык кыйтгаларга сибелгән халкыбызның бердәнбер китап чишмәсе булып «Татиздат» — Татарстан китап нәшрияты калган иде. Катлаулы чорлар аша шул авыр йөкне иңнәренә салып бер ялгызы үтә ул. Ә дәреслек чыгару белән «бер кечкенә редакция генә» шөгыльләнде диючеләр кайбер детальләрне «онытып» җибәрәләр Кулъязманы редакцияләү — бик мөһим процесс, әмма ул әле китап нәшер итү кебек зур эшнең башы гына Дәреслек чыгару белән Татарстан китап нәшриятының да барлык службалары шөгыльләнә иде Иң мөһиме шунда, без милли мәгариф системасы яңарып (ә бәлки әле яралып кына?) килгән дәвердә яшибез Яшерен-батырын түгел: әлегә ул стихия рәвешендә бара Фәлән кадәр татар мәктәбе ачылуны үз казанышы итеп күрсәтергә теләүчеләр күп. . Әмма чын яңарыш фидакарь укытучыдан һәм яхшы дәреслектән башлана. Халык педагогикасы, тарих, икътисад һ б. бик күп юнәлешләрдә яңа дәреслекләр кирәк. Ә дәреслек — күмәк хезмәт җимеше. Күз тимәсен, безнең көчле авторларыбыз бар. Әгәр шул эшкә күңелен баглаган махсус нәшриятыбыз булмаса, бу авыр заманда дәреслеккә лаеклы игътибарны, сан һәм сыйфат үзгәрешләрен көтәргә мөмкин түгел иде. Без тарих белән мактанмыйбыз, бүгенге куанычыбызны гына уртаклашабыз. «Мәгариф» нәшриятының кыска вакыт эчендә башкарган хезмәтләре — укучы кулында. Сан ягыннан бу — 300 исемдә. 7 миллион данәдән ашып киткән китап хәзинәсе дигән сүз. Эчтәлеге-юнәлеше белән бу — бишектән алып, татар мәгърифәтенең барлык баскычларын иңләп-атлап узучы һәм гомер буена озатып барасы дәреслекләр, мәктәп һәм гаилә китапханәләре өчен нәфис һәм фәнни- популяр әдәбият, укытучылар өчен әсбаплар Югалган буыннарны кайтару юлында туган тел ачкычы буласы әлифбалар, үзойрәткеч һәм сүзлекләр. Инде югары мәктәп (вуз) студентларына да татарча дәреслекләр әзерләп чыгару чирканчыгын алдык. Мәктәптә төгәл фәннәрне (мәсәлән, физиканы) үз ана телебездә иҗат ителгән дәреслекләрдән укыту мөмкинлеге туып килә. Тәнкыйть сүзенә мохтаҗ булсалар да. татар әдәбиятыннан, татар тарихыннан яңа дәреслекләр—бик көтеп алынган хезмәтләр. Гомумән, без Рәсәйнең чын тарихы Казанда язылырга һәм «Мәгариф» нәшриятында басылып чыгарга тиеш дип саныйбыз «Мәгариф — азатлык юлында беренче адым» Гаяз Исхакыйның бу сүзләренә бөтен хәлебез сыйган да беткән, минемчә Милли ренессанс «Мәга- риф»тән башлана, дибез Икән, һич арттыру булмас. Китап - кайчандыр мәгърифәтле, китаби татарның артта калуы, чикләнгәнлеге. җәберсетелүе күрсәткеченә әверелгән иде. Бигрәк тә соңгы җитмеш елда, белгәнебезчә, китап һәм мәктәп аша яшь буынга ят рух сеңдереп киленде, милләтнең тамырына балта чабылды «Мәгариф» - иншалла, татарның киләчәгенә хезмәт итәсе. XXI гасыр баласына остаз буласы нәшрият. — Әдип иҗаты бала күңеленә нәкъ менә мәктәп дәреслеге аша керә һәм тамыр җәя. Ә балалар китабы үзе- иң үтемле, иң тәзсирле дәреслек бит әле ул. Шуңа күрә «Мәгариф» нәшриятында китап чыгару язучылар өчен аеруча мәртәбә (престиж) булыр дигән өмет бар иде. Без «Мәгариф»не нәкъ менә «дәреслекләр һәм балалар әдәбияты нәшрияты» итеп торгызу белән мәшгульбез Милли әдәбият -рухны ныгытучы дәреслек. һәм әдәби китапны дәреслеккә каршы кую мәгънәсезлек булыр иде. Әгәр бала милли әдәбиятны дәреслекләрдә чагылып киткән кыйпылчыклар хәлендә генә хәтерләп калса, дәрестә «үтелгән» күләмдә генә рухын баетса, шактый авыр хәл туарга мөмкин Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә дә татар китабының хәле бик аяныч икәнлеген беләбез Мәгълүм ки, бешен нәшриятның һәм шулай ук «Казан утлары» журналының иң якын дуслары, ин актив укучылары укытучылар Без бит бергәләшеп мәктәпкә, яшь буынның рухын тәрбияләү өлкәсенә, ахыр чиктә милләтебезнең яшәве һәм сакланып калуына хезмәт итәбез «Мәгариф» китапханәсе» сериясеннән дә. аерым басмалар рәвешендә дә кайбер хезмәтләр дөнья күргәли «Хан кызы» исемле мөнәҗәтләр җыентыгы белән Рәсән күләмендә үткәрелгән китап конкурсында катнашып. 90 нәшрият арасында өченче урынны алдык. Хәтерләсәгез, иң беренче китапларыбызнын берсе «Бишек җырлары» иде Тукай заманындагы «Мәгариф» рухында «Бала күңеле» сериясен тергезәбез Кыскасы, әлеге юнәлештә үз юлыбыз, үз йөзебез табылып килә Теләк зур, кызыклы идеяләр бар Тик бу зшне әлегә автор яисә заказчы тапкан химая-хәер акчаларына гына алып барырга мөмкин. Әйтик, Туканның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән мәшһүр хрестоматиясен әзерләдек, әмма бастырып чыгара алырбызмы, безнен мәктәпләрдә Тукай хрестоматиясе «үтелми» Тукайның иганәчесе (спонсоры) да юк Кызганыч хәл Күңелне ин рәнҗеткәне шул: милли әдәби китап, хәтта сүзлек бастыру да «Мәгариф» нәшриятына яла ягу өчен нигез була ала торган вәзгыятьтә яшибез - Кыскасы пеул иңгапырлык та акча оиршиәр әзе дип әйтергә me^ucej^uudu Алайса менә мондый сорау Шушы кыт зык заманында «Мәгариф* нәшриятының аерылып чыгуы Татарстан китап нәшриятын тагын да көчсезләндерде. дигән фикер ишетелгәли Чынлап та. нәшриятлар икәү бу зды. ә татар китабын бастыру икеләтә кимеде бит Әйе, «Мәтариф»не Татарстан китап нәшриятының (һәм язучыларның) авызындагы соңгы кабым икмәкне тартып алучы итеп күрсәтергә тырышу бар. Әмма моның сафсага, коткы сүз генә икәнлеген күрсәтү очен Дәлилләр эзләп тә торасы юк. Беренчедән. Та гаре тан ки ran нәшрияты иксы бүленмәде Аны «төп йорт» дип шаригы рәвештә атасак, бу гөп йорттан «Мәгариф» бер тнен акча һәм бер бит кәгазь дә алып чыкмады. Бөтен бирнәсе — нәшриятта дәреслекләр редакциясе кыскару нәтиҗәсендә «артып калган» хезмәткәрләр иде. (Әлбәттә, алар үзләре зур хәзинә буларак яна нәшриятның нигезен тәшкил иттеләр') Кыскартулар. заман таләбе буенча һәм кризистан чыгу максатында, «Мәгариф» төзелгәнче үк башлашан иде инде. Чираттагы гснсскның «хезмәтләрен» бастыру очен ин яхшы кәгазьне ашап ягучы сәясәт редакциясен ябу. мәсәлен, нәшриятның күкси башлаган һавасын шәп кенә бер җилләтеп алу бу.тды Дәреслек кебек четерекле, нәзберек басмадан котылу исә Татарстан китап нәшриятының икенче кулын да чиште әйдә, булган кәгазеңне, акчаңны, галантыңны бер йодрыкка тунлап, әдәби һәм фәнни китаплар, классик мирасны гына чыгаруга юнәлт Татарстан китап нәшриятына дәреслек өчен бирелә торган дотацияне яисә табышны алып кит теме «Мәгариф»? Нәшрият хуҗалык исәбендә эшли (ягыш, үз көнен үзе күрә) иде ул чак га Чыгарган китапларының алтыдан берен генә тәшкил итсә дә. дәреслек (балалар китабы өлешенә дә керә-керә'). яхшырак һәм кыйммәтлерәк кәгазьдә, катыргы тышлы һәм күп төсле итеп басылу аркасында, ул заман акчасы белән I миллион сум саф табыш алып эшләүче нәшриятка һәр елны шул кадәр үк гыян сала иде' (Сүз уңаеннан әйткәндә, Татарстан китап нәшриятына беренче тапкыр хөкүмәт дотациясе «Мәгариф» аннан «аерылып чыккач» кына бирелде һәм. инде дәреслекләр чыгарудан котылса да, Татарстан китап нәшрияты бүген «Мәгариф» белән бертигез дәрәҗәдә бюджет акчасына мохтаҗ) Тагар китабының санын «Мәгариф» нәшрияты киметтеме'* Дөрес, кәгазьдә генә «төзелгән» нәшриятның эше 1992 93 уку елына дәреслекләр чыгаруны өзүдән башланып китте Ләкин бер-ике ел эчендә, эш күләме белән. «Мәгариф» оты атасы Татарстан китап нәшриятын куып җитте һәм хәт 1.1 узын кнгәртә мәҗбүр булды «Мәҗбүр» дигән сү т с.эерсендерм.тссн дәреслекләр! ә ихтыяҗ (ятъни тираж) елдан-ел арту нәтиҗәсендә туган мәҗбүрият иде бу Сош ы елларда op-яна тан язылган дәреслекләр саны да ике-оч гапкыр арт ты Әлбәттә, бу >ш фәрман белән түгел дәрман белән бара Бер еллык күтәмне майтарып чыту өчен. «Мәгариф» нәшриятына, әле типографиягә түтәүне сана мыйча. бүгенге бәяләр белән 7 миллиард сумлык кәгазь, катыргы кирәк. Хөкүмәткә рәхмәт ярдәменнән ташламый Әмма бюджетның юрганы кыска—дотация дигәннәре эш күләменең яртысын да искә алып бетерә алмый. Татар мәктәбен дәреслексез калдырмас өчен, «Мәгариф» нәшрияты бүген әжәткә кәгазь ала-ала. типог рафияләр алдында муеннан бурычка бата-бата эшли. «Мәгариф»нең әтәче дә күкәй сала дип уйлау каян килә? Күрәсең, безнең карусыз, сукранусыз гына эшләвебез сәбәпчедер. Матбугаттагы һәм төрле җыелышлардагы аһ-зар язучыларның матди хәле тирәсендә барса, сүз үзеннән-үзе Татарстан китап нәшрияты хәлләренә тоташа. Язучыларга хәер өләшергә түгел, аларнын китабын чыгарышырга кирәк. Ә бу эшне нәшриятлар көчле булганда гына башкарыр! а мөмкин. Югыйсә, китап чыгарудан өметен өзгән кайбер авторларда мифик «байлык»ны бүлешү инстинкты да уянып алгалый: нәшриятка дәүләт биргән акчаны язучыларның баш санына бүлеп таратсаң, күпмешәр тияр икән, янәсе. «Мәгариф» нәшриятына өмет белән төбәлгән карашларны да аңлап була: татар китабының яңа сулышы ачылырга тиешле мәйдан ул Мәгәр комнан бау ишәбез дип вәгъдә бирүчеләр - без түгел. «Мәгариф» — шундый ук проблемалар йомгагы ул һәм ул йомгакны сүтә башлауга, милли дәреслекнең чияләнгән гөеннәренә килеп төртеләсең Дәреслек бастыру кебек авыр йөкне үз өстенә алган нәшрият булмаса, әлеге мәшәкатьләр тумас та иде кебек тоела. Нишлисен, ашаган белми — тураган белә Дәреслек чыгарудан күргән зыянны (!) каплау өчен бюджетта билгеләнгән акча мокытның төн йокысын качыра. Ул болай фикер йөртә чыгарган китабы өчен тиешле хакны нәшрият айлар буе кайтарып ала алмый, әмма, ни гаҗәп, үҗәтләнеп дәреслек бастыруын дәвам итә Бурычка чума-чума дәреслек чыгару нигә кирәк9 ! Димәк, монда «что-то не так» Әйе, бу — мокыт логикасы. Ә инде бер яктан «милләт» дип лаф оручы, икенче яктан аның нәшриятына күпсенеп, зәһәр көнчелек белән караучыны очратасыз икән, белеп торыгыз, сезнең алда — мөнафикъ бәндә. Татарга ике нәшрият күп түгел; Татарстан китап нәшрияты белән «Мәгариф» нәшриятын мин бер сәгатьнең ике угына охшатам. Ул укларның кайсысы зур (минут саный), ә кайсысы кече (сәгатьне күрсәтә) икәнлеге әллә ни мөһим түгел, әмма икесенең берсе булмаса — сәгать ялгыша, үз хезмәтен үти алмый башлый. Узышсалар да. аларның берсе икенчесен узып китә алмый чөнки вазифалары төрле, максатлары уртак Бу «уклар» бер-берсенә каршы да юнәлмәгән эштәге кыенлыкларны бер-беребездән күрмибез, ярдәм итешеп, аңлашып яшибез. Гомумән, Татарстан китап нәшриятына карата без һәрвакыт «күршең бай булсын» дигән мөнәсәбәттәбез... — Сезнең фикерегезчә, татар китабының хәлен яхшырту өчен нинди кичектергесез чаралар күрү кирәк? - Юри генә санап карадык: без түләгән салымнар акчасына (700 миллион сумга!) шактый саллы һәм яхшы тиражлы тагын 15—20 ләп китап чыгарып була икән. Ул китапларны Салым инспекциясе нәшер итмәс шул инде.. Көчле чагыштырулар эзләмичә, татар китабын бастыру эше хәзерге көндә, жил тегермәнен хәтерләтә, дияр идем. Ягъни, финанс «җиле» аз гына исми торса, нәшрият канатлары хәлсезләнеп, туктап кала. Әлбәттә, җил тегермәне — тел гегермәне генә түгел: нәшрият «ташы», аксый-туксый әйләнсә дә, рухи икмәгебезгә керәсе «ак он»ны азмы-күпме тарта әле. Әмма китап һәм дәреслек бастыру эшен Дәүләт программасы дәрәҗәсенә күтәрмәсәк, ул икмәк шактый юка һәм ачы булачак Ә милләтнең яшәү сагында барыбер Китап тора