ӘМАНӘТКӘ ТУГРЫЛЫК

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер — Ил гомеренең тик бер чаткысы Без сүнсәк тә. безнең кыюлыктан Арта бара анын яктысы. Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә, диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп. Шулай үлсәң иде дөньяда. Әнә шулай дип язган Муса Җәлил 1943 елның октябрендә үзенең «Дуска» дип исемләнгән шигырендә. Әйе. дөньякүләм танылган каһарман шагыйрьнең һәм аның якын дусларынынкөрәштәшләренең рухи ныклыклары яктысы еллар үткән саен көчлерәк-тулырак балкый. миллионла1ан күңелләр! ә якыная 1ына бара Инде менә М Җәлилнең тууына 90 ел тулган көннәрдә, без, Муса белән бергә Алманиянең Плетцензее төрмәсендә 1944 елның 25 августында ярты сәгать (көндезге 12 сәгать 06 минуттан 12 сәгать 36 минуткача) вакыт эчендә фашист гильотинасында жырдай гүзәл гомерләре өзелгән Гайнан Кормаш. Фоат Сәйфел- мөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев. Әхмәт Симаев. Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов. Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров кебек фидакарь җаннарны тагын бер мәртәбә олылап, тирән юксыну белән искә алабыз Апарның исемнәрен, изге дога кебек, һәрчак йөрәк түрләребездә йөртәбез Дөнья тарихында тиңдәше булмаган олуг батырлыклары алдында, сүзсез калып, башларыбызны иябез.. Заманында Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты дигән югары дәрәҗәдәге исемнәргә лаек булган милләттәшебез татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларының кылган изге эшләрен, якты исемнәрен мәңгеләштерү, һәркемнең күңел түренә җиткерү юнәлешендә Җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре язучы-эзтабар- лар, шагыйрьләр, драматурглар, галимнәр һәм журналистлар (алар безнең Татарстаннан да дистәләп санала) гаять игелекле, саваплы эш башкардылар Бер үк вакытта, биредә М. Җәлилнең, кырык үлемне кичеп тә. исән калган якын дусларыннан Рушад Хисаме гдинов (1992 елның 29 августында Кыргызстанның Ош шәһәрендә йөрәк өянәгеннән 81 нче яшендә вафат булды - авыр туфрагы җиңел булсын Ш М ), озак еллар Үзбәкстаннын Каршы шәһәрендә гомер кичергән Фәрит Солтанбәков, Ташкенттан Гарәф Фәхретдинов исемнәрен аеруча тирән ихтирам хисләре белән телгә аласы килә. Җәлил һәм жәлилчеләр турында чын дөреслекне ачуга, көрәштәшләренең үлемсез батырлыкларын, рухи ныклыкларын раслауга алар үзләреннән биниһая зур өлеш керттеләр. Хәзерге көндә борышы Казан шәһәренең фронтовик-язучы Гадел Кутуй исемен йөртүче урамында, биш катлы таш йоргнын бер бүлмәле җыйнак кына фатирына «шушы мен-миллион мәшәкатьле дөньяны сыйдырып», жәлилчеләр- нен якты рухларын кадерләп, көрәштәш дуслары турында гомере буе кайгыртып- янып яшәүче 76 яшьлек Әмир Галимҗан улы Үтәшевка да иң җылы сүзләрне әйтергә тиешбез бүген Анын белән мине туксанынчы еллар башында атаклы якташым Рушад ага Хисаметдинов таныштырган иде: Франциядә фашистларга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткән легендар шәхес ул Әмир абыен* . Озак еллар дәвамында хаксызга рәнжетелгән. «оныттырыш ан- чын каһарманнарыбызнын берсе . Әйдәгез әле. бергәләшеп, күтәрик әле үзен - кайтарыйк әле илгә, халыкка данлы исемен' Әмир ага Үтәшсв белән соңгы биш ел дәвамында якыннан аралашуым- дуслашуым. анда: ы искитмәле тарихи язмалар. Франциядән җибәрелгән, КГБ архивларында дистәләрчә еллар яткан документлар белән танышуым нәтиҗәсендә, мин Рушад аганың батыр йөрәкле көрәштәше турында ихластан әйткән сүзләренең хаклыгына тагын бер мәртәбә тирәнтен ышандым Сугышка хәтле Ә Үтәшев. Уфада кооперация техникумын тәмамлап. Татарстанның Арча районы үзәгендә, райпотребсоюзда баш бухгалтер урынбасары, аннары баш бухгалтер булып эшләгән. Фронтка да шуннан киткән. Алабугада политруклар хәзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлаган өлкән лейтенант Үтәшев (батальон комиссары) беренче сугышчан чыныгуны 1942 елнын июне азагында Курск өлкәсендә ала. Хәлиткеч-житди көрәшләрнең берсендә, дошман танклары белән «дуэль» вакытында ул. икс аягы да авыр яраланып, ансыз хәлдә берничә тәүлек бомба чокырында ята. һәм шул хәлдә дошман тырнагына килеп эләгә. 1942 елнын 6 июленнән аның өчен газаплы әсирлек тормышы башлана Баштарак фашистлар Әмир абыйны Киевта, аннары Дарница, Владимир- Волынск лагерьларында яткыралар, соңыннан Польшанын Чснстохов лагерена күчерәләр Яралары да төзәлеп бетмәгән Әмир абый биредә гифтән егыла Немец офицеры, аның терелүенә өметен жуеп. мәетләр барагына чыгарып ташларга боера. Әмма дөньяда яхшы адәмнәр дә бар бит әле: таныш бер әсир- санитар Үтәшевнең документларын үлгән чуваш егете Александр Николаевныкы белән алыштырып куя да. Әмир абыйны эчләре китүче авырулар ята торган баракка күчерә һәм тифтән дәвалау чараларын күрә Шулай итеп. Әмир Үтәшев Александр Николаев (Франциядә «Александр Николае». «Капитан Александр») булып китә. Французлар биргән барлык документларда аның исеме алга таба «Әмир» дип түгел. «Александр» дип телгә алына Рәсемдә: жәлилче-макизар Әмир Галимҗан улы Үтәшев үэснсн хәләл җефете Рәйсә Йосыф кызы белән 1943 елның маенда Ә Үтәшевны Польшаның Едлинодагы хәрби әсирләр лагерена — «ИделУрал» легионына китерәләр Биредә ул. Рәхим Саттар. Әкрам Мамлеев ярдәмендә. Муса Җәлил белән якыннан таныша һәм биредәге яшерен оешманың ныклы хәзерлекле бер әгъзасы булып китә. - Легионда Синең яшерен эш алып баруыңның төп максаты - үзебезнең ватандашларны, ничек генә булса да. партизаннар ягына алып чыгып, фашистларга каршы бергәләп көрәшү булырга тиеш'—ди Муса Әмиргә - Мин Сиңа ышанам башлаган эшебезне дошманны тәмам җиңгәнчегә кадәр дәвам ит... Дөнья бит бу. безне алда нәрсә көтәчәген бер Алла үзе генә белә Күңеле дөрес сизенгән икән шагыйрьнең. Озак та үтми. 10 августта, фашистлар М Җәлилне һәм яшерен оешма әгъзаларының бер өлешен кулга алып, зинданнарга ташлыйлар. 1943 елнын августында «Идел-Урал» легионының Көнчыгыш фронтка җибәрү өчен әзерләнгән өченче (штаб) батальонын, ашыгыч рәвештә ике эшелонга төяп (писарь Әмир Үтәшев та шунда була), немецларның көчле сагы астында. Франциянең Югары Луара департаментындагы Ле-Пюи шәһәренә озаталар (Чөнки баштагы беренче, икенче батальоннардагы легионерлар. фронт сызыгына килүгә үк. немец офицерларын юк итеп. Ви тебск өлкәсендә һәм Көнбатыш Украинада партизаннар ягына чыккач, гитлерчылар тирән пошаманга төшә). Җәлилчеләрнең Франциядәге яшерен оешмасы җитәкчесе буларак. Ә Үтәшев тиз арада француз партизаннары — макизарлар белән элемтәгә керә һәм легионерларның, бераздан, немецларны коралсызландырып, французларның Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә бердәм рәвештә кушылуларын тәэмин итә Бер үк вакытта Совет Армиясе офицеры да. Франция Эчке Көчләре капитаны да. татар һәм рус партизаннарының беренче группасы җитәкчесе дә булган Әмир абый (французлар аны. хөрмәтләп. «Комбатан Волонтер» дип йөртәләр, үзләренең иң зур орденнары белән бүләклиләр), ике меңгә якын легионерны, макизарны Туган илгә исән-имин кайтаруда да һәм жәлилчеләрдән Габбас Шәрипов. кан кардәше, авылдашы Нигъмәт Терегулов. француз патриоткасы Мария Дебиезе белән берлектә, дөньяны тетрәткән «Моабит дәфтәрләре»нең беренчесен саклап калуда да чын Егетлек күрсәтә (Безнеңчә, аларның һәркайсына хәтта кайберләре инде үлгән булса да!— Россия. Татарстан хөкүмәтләре тарафыннан тиешенчә бәһа бирелергә тиеш Әнә бит. Бельгия гражданины Андре Тиммермансны. «Моабит дәфтәрләре»нең икенчесен саклап калганы өчен. Совет хөкүмәте 1966 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде!) Ә. Үтәшевне дә «бүләклиләр». Тик башкача 1945 елның 1 сентябрендә Әмир Галимҗан улын — Франциядәге ватандашларын Туган илгә алып кайтучы эшелон җитәкчесен — совет-герман чигендә армия контрразведкасы кулга ала Хәрби трибунал башта аны «Ватанга хыянәт иткән өчен» атарга хөкем итә. бераздан бу карар 25 елга иректән мәхрүм итү —каторга белән алыштырыла Гаделлек, чын дөреслек тантана итсен өчен бик озак көрәшергә туры килә бу батыр йөрәкле, курку белмәс ир-атка. Үзеннән бигрәк, бер гаепсезгә төрмәләргә ябылган, лагерьларга озатылган сугышчан дуслары өчен борчыла, газаплана ул. Фашизмга каршы бергәләп көрәшкән иптәшләренең намуслы исемнәрен кире кайтарырга булышу, инде вафат ветераннарның якыннарына легионер-макизар- лар турында чын хакыйкатьне ачу өчен. Әмир ага 1990 елнын августында, француз теле белгече Надежда Татаренко белән бергә, махсус рәвештә Франциягә. Баинск. Ле-Пюи шәһәрләренә барып, якташларыбызның каһарманлыкларын раслаучы үтә мөһим гуаһнамәләр (документлар) алып кайтты. Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтик: Франциядә аны. зурлап, милли Герой итеп каршылыйлар! Югары Луара департаментының «Трибуна» газетасы 1990 елның 3 август санында «46 ел узгач. Россия макизары Баинс янында сугышлар барган урында» дигән мәкаләсендә болай дип яза: «...Бу пәнҗешәмбедә Баинс шәһәренең мэры Мишель Декольн әфәнде. Казан кунагы Александр Үтәшевне аэропортта каршыларга дип. Париж! а китте... Ярты гасырга якын вакыт узганнан сон. Россия солдаты канчандыр сугыш кыры булган урыннарга, өч ватандашы күме.нән Вержезак зиратына әйләнеп кайта. Анын кайтуы Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә, дөресрәге. Баинс янындагы сугышлар!а бәйләнгән. Бу хакта, Фернан Буатенен «Түгелгән канның таш шаһитләре» дигән китабын укып, төгәлрәк мәгълүматлар алырга була. ...Ле-Пюига килеп урнашкан һәм Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнашучыларга каршы сугышырга тиешле немец гарнизонында хәрби рус әсирләре дә була. Дөресрә:е. легионга көчләп кертелгән, җирле халык «монголлар» дип атаган татар әсирләре алар. Каршылык күрсәтү хәрәкәте ныгый oapi ан шул чорда йөзләп әсир, гарнизоннан качып. Ружак һәм Иссенжо районнарында капитан Сегель җитәкчелегендәге макнзарлар!а (партизаннарга — Ш.М.) барып кушыла. Немецларга каршы Баинс шәһәре өчен барган сугышта һәлак бу .пан алты партизанның да өчесе — элекке легионерлар. Менә алар кемнәр: Андрей Аксенов — очучы, капитан; Газизҗан Зөбәеров һәм билгесез солдат... Ул сугышта исән калтаннарнын берсе — Александр Үтәшев. Легионнан качып, ул Каршылык күрсәтү хәрәкәте алып барган көрәшләрдә бик нәтижәле катнаша...» Шул ук газетаның 13 августта чыккан санындагы «Баинс 1944 елгы сугышны искә алу» дигән язмага да күз салып үтик: «...Баинс!а һәлак булганнар монументы янына ике йөзләп кеше җыелды. СССРдан капшан Александр Үгәшев килү сәбәпле, быелгы зангана аеруча истәлекле узды. Каршылык күрсәтү хәрәкәте ветераннары. э.теккечә. олы кунак янәшәсенә тупландылар... Александр Үтәшев француз партизаннарының мөһим задаииеләрен үти — дошман турында тулы мәгълүматлар тапшырып тора. 1944 елнын июль аенда ул. бик күп иптәшләрен ияртеп, макизарлар янына китә. \лар майор Когальон җитәкләгән отрядка барып кушылалар, бергәләшеп, немецларга каршы күп кенә бәрелешләрдә катнашалар... Азаглык килгәннән сон, Франниянен Каршылык күрсәтү хәрәкәте җитәкчелеге бүләкләгән икенче Хәрби Тәрене дә алырга өлгермичә. Александр Үтәшев туган иленә — Советлар Союзына кайтып китә. Әмма анда аны «хыянәтче» дип. 25 елга хөкем игәләр...» «Левэй» газетасы шул ук елның 14 август санында чыккан «Каршылык күрсәтү хәрәкәте сугышчылары Александр Үгәшев янында» дигән мәкаләсендә. Әмир ага турында сүзне дәвам итеп, түбәндәгеләрне яза «.. Ле-Пюидагы яшерен оешма җитәкчесе Үгәшев СССРда 8 ел буена лагерьларда утырып чыкканнан сон гына реабнлигацняләнә. Хәзер инде ул үзенен көрәштәш ватандашларын аклау чараларын ззли... һәлак бултан иптәшләренең каберләренә чәчәк бәйләмнәре куйгач, карт солдат күз яшьләрен гыя алмады... һәйкәл янында corn ы сүзне Генераль совет вәкиле Прориоль әфәнде әйтте. У л Үтәшев әфәндегә, көчле рухлы, изге-якгы күңел.» шәхес булг аны һәм Францияне дошманнан азат итүдә гурыдан-туры катнашканы өчен каннар рәхмәт белдерде. 1994 елнын ’5 августында Казан Кремле каршындагы М Җәлнл һәйкәле янында үткен «Ха те о жыеныин та Рәсемдә: Әмир ага Үтәшев < r/wmki эш.юиоӘән йом кргелшәи Әмино ханым Җәлил Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шаймиев Катан шәһәре мтры Камил Исхаков, жализчеләрдән Ибраһим Айнатуллов. Форш ( отган- боков һ б «Сугыш Сезне бу якларга элек көчләп — мәҗбүри итеп китергән булса, бүгенге имннлек Сезне безмен департаментка олы кунак сыйфатында кабул итәргә ярдәм итте,—диде ул...» омумән, Франциягә бу баруында Әмир ага Үтәшев үзенең күптәнге таны шы— сугыш чорында Югары Луара департаментындагы француз партизан отрядлары берләшмәсе командующие — отставкадагы подполковник Серж Запальский (псевдонимы — Жевольд) белән очраша, аның ярдәмендә күп кенә мөһим архив документларының ксерокопияләрен алып кайта. Хәер. КГБ архивында да С. Запальский әфәнде язган кайбер хатлар сакланып калган икән. Менә шуларның берсе—1945 елның 5 апрелендә язылганы: «Париждагы Совет Хәрби Миссиясенә. Немец армиясе подразделениеләрендәге хәрби әсирләр арасында Луара округы партизаннары белән ныклы багланыш тотучы кызылармеецлар шактый иде. Алар- ның күбесе Татар легионын таркатуда булышлык күрсәтә. Соңыннан легионерларның бер өлеше француз партизаннарына кушылды. Командирларын аеруча билгеләп үтәр идем: 1. Капитан Андрей Аксенов, 1913 елның 13 декабрендә Мәскәүдә туган. Хатынының адресы: Москва-112, Душевская, 7—II. Рус партизаннарының беренче группасын оештырып, аны 1944 елның 28 июлендә Ружак шәһәре янындагы урманга алып килде. Отряды белән гаять кыю сугышып. Югары Луара округындагы (Көньяк Франция) Баинс шәһәре өчен немецлар белән сугышканда 1944 елның 11 августында батырларча һәлак булды. 2. Капитан Александр Үтәшев, 1919 елның 15 сентябрендә Башкорт- станның Благовар шәһәре янындагы Каргалы авылында туган, хатынының адресы: Татарстан Республикасы, Арча эшчеләре поселогы, Интернационал урамы, 35 нче йорт. Рус партизаннарының беренче группасын оештыручы һәм аның комиссары булды. Капитан Аксенов белән берлектә, ул группаны макизарлар янына, урманга альт килде. Андрей Аксенов һәлак булганнан соң, капитан Александр рус партизаннары группасын житәкләде һәм сан ягыннан үстерде. Үтәшев үз от ряды белән Баинс шәһәре янындагы бәрелешләрдә катнашты һәм 22 рус солдатын әсирлектән коткарды. Аллегро, Монтан тирәсендә барган сугышларда да үзен уңай яктан нык танытты. Аннары Соги (Югары Луара округы) янында немец солдатларын һәм француз фашистларын эзләп табып, аларны кулга алуда турыдан-туры катнашты. Ле-Пюи шәһәрен азат иткән көндә аның группасында 118 ирекле сугышчы иде инде. Алар һәммәсе дә тәртипле, сугышчан хәрәкәтләр алып бару өчен ныклы әзерлекле иде. Өстәвенә, командирларын да хөрмәт итәләр нде. Капитан Александр Үтәшевның отряды һәрвакыт соңгы тамчы канынача сугышырга әзер булуы һәм кыюлыгы белән француз партизаннарына үрнәк булды. Легионны таркатудагы тырышлыгы өчен, партизаннар отрядын искиткеч оста оештырганы һәм җитәкләгәне өчен, Совет Армиясе офицеры Александр Үтәшевка француз армиясе капитаны дәрәжәсе бирелде (Франция Эчке Кочләренек Келлерман батальоны буенча 1944 елның 2 августында игълан ителгән 2 нче номерлы приказы нигезендә—Ш. М.) һәм ул Франциянең Хәрби Тәре ордены белән бүләкләнде. Курку белмәс батыр патриотларның ихлас ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларның аеруча мөһимлеген искә алып, Кызыл Армиянең Югары командова- ниесенә шул хакта җиткерүегезне сорыйм. Подполковник ЗАПАЛЬСКИЙ». 1990 елның 11 августында исә подполковник С. Запальский Баинс шәһәре бәйрәменә СССРдан Ә. Үтәшевның килүе хөрмәтенә үткәрелгән митингта, югарыда китерелгән сүзләрен куәтләп, болай ди: «...Минем дустым Үтәшевка—капитан Александрга — без тиешле хормәтне күрсәтергә бурыч лыбыз. Сугышчан дуслыкка тугрылыклы булып калуы белән, үзенең искиткеч кешелекле эш-гамәлләре белән ул безнең һәлак булган иптәшләребез турындагы изге хатирәләребезне яңартты... Нәкъ менә шушында, дөресрәге, Ружакта, 1944 елның 26 июне көнне Вермахт карамагындагы рус солдатларын якадан сафка кайтару стратегиясе эшләнде. Шуннан соң без Баннста неменГ ларны тукмаута керештек. Франция Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә бу стратегия искиткеч зур роль уйнады. (Тик — шунысы кызтаиыч— бу хакта бездә аз беләләр әле.) Шушы уникаль стратегия ярдәмендә без маки зарлар отрядларын кораллы рус солдатлары (легионерлар— Ш.М.) хисабына тулыландырдык, дошманнын сугышчан кочен киметтек, рухын сындырдык. > зебез исә бик аз кеше югалттык. Әйе. без бу эшне оста башкарып чыктык. Немецларның Генштабы, аның вәкиле майор Шмелинт үзләренең җиңелүләрен танырга мәҗбүр булды.. 1944 елнын 12 августына чаклы рус .генрләреннән 1ХХ кеше, безнен тарафтан бернинди басым ясалмыйча, үз теләкләре белән макизарлар ятына чыкты. Капитан Александр минем: «Партизаннарга каршы сугышудан баш тартсыннар!»—лит он әмеремне легионга җиткергәч, анда калган легионерлар бу фәрманымны берсүзсез үтәделәр. Немецларның армиясе таркала башлады. . 1етионерларнын макизарлар ятына авышуы хәлне бөтенләй үзгәртеп җибәрде. 1260 партизанга каршы 2X6 немец белән 36 француз полицае тына торып калды. Шуннан сон алар безгә әсирлеккә бирелергә мәҗбүр булдылар...» Серж Запальский. монын белән чикләнмичә. Әмир Үтәшев артыннан күренекле язучыжәлилче Рафаэль Мост афиша хат та юллый «...Идел-Урал»татар легионында антифашистик оешма бар иле.—дип яза ул.— Аңа капитан Александр Үтәшев җитәкчелек итте. Без аны Александр Николае буларак беләбез. 1944 елнын мартыннан башлап. Үтәшев әфәнде безнен белән Александр Николае буларак хезмәттәшлек итте. Август башында, ятънн партизан отрядына күчкәч, ул шушы исемгә паспорт аллы (немецлар туктаткан очракта күрсәтү өчен). Паспортны ана мин үзем тапшырдым. Александр Франция гражданины булып санала башлады (моны раслаучы документлар хәзер дә Югары Луара департаменты архивларында саклана. Александр, эз яшерү очен. «милләте буенча — алжирлы» булып теркәлде). Әсирлектән азат ителгәч һәм 352 иче номерлы совет батальоны оешкач, ул ФХК (Франция Хәрби Көчләре) капитаны булды һәм батальон командирының сәясәт буенча урынбасары булып хезмәт итте » Франциядән кайткач, Әмир ата Үтәшев канатларын татын да җәеп, колачын киңәйтебрәк җибәрде Радио-телевидение тапшырулары, газета-журнал битләре аша чытышлар ясап. ИделУрал төбәкләрендәге хәрби комиссариатлар, дәүләт куркынычсызлыгы комитеты вәкилләре белән элемтәгә кереп, үзенең сузышчан дусларын, летионер-макизарларны эзләүгә кереште Татарстан Республикасы Президенты М 111 Шаймиев белән дә очрашты ул 1991 елнын 24 декабрендә Казан Кремлендә җәлилче каһарманнардан ун кешене (үлгәннән сон) I дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләкләү, искә алу тантанасында да катнашып, үз сүзен әйт те: - . Жәлилчеләрнен. лет нонер-макизарларнытт һәркайсы турында чын дөрес лекне ачыклау буенча без. шул чор шаһитлары, бүген ныклап шөгыльләнмәсәк. иртәгә бу четерскле-мөһим зшкә. йә. әйтегез, үзләре теләп, кемнәр а тыныр” Шуңа күрә. ЗЗ.ИӘ1 түләрне тизләтик, асыл исемнәрен кайтарыйк күпне күргән, күпне кичертән мөхтәрәм ветераннарга! 1993 елның 21 24 апрель көннәрендә Ә Үтәшев Франциядә фашистларга каршы көрәшкән тет ионер-м.ткизар тарный Беренче халыкара конференциясендә дә катнашын, эзләнү төрен татын да киңрәк җәелдереп җибәрү очен зур мөмкинлекләр! ә ия булды Шу т ук елнын 6 маенда. Татарстан берләштереп әп Дәүләт музеенда җә ш.тче тәртә батышланган искә алу җыенында. Әмир атаның тырышлыгы белән. Каршылык хәрәкәтендә катнашучыларның «Кызыл ромашка» исемле ассоциациясе төзелде Оешманың рәисе (президенты) итеп, бертавыштан, аның үзен сайлап куйдылар Әлеге ассоциация Идел буе. Урал төбәт е рсспублика- өлкәләрендә яшәүче элекке лет ионерларны, макнзар тарны, хәрби тоткыннарны, партизаннар хәрәкәтендә катнашучы тарны берләштерә ӨМИр 1 а IIIMK.HI \ 1ЫНЫН ГурМ т-ш прыбу ТЫШЛЫГЫ бет......................... ci ионер маки ы рлардан байтак кешетә намуслы исемнәре кире кайтарылды, хәрби бүләкләре тапшыры т ты инде Буадан Ибраһим Айнатуллов. Азнакайдан Гомәр Асиба- ков. Кукмарадан Галимҗан Әхмәгжанов. Гаян Әхмәтшпн, Нургали Шайдуллин. Баулыдай Петр Долгов. Казаннан Ризван Мөхетдинов Башкортстан- нын Октябрьск шәһәреннән Әлмөхәммәт Низахгетдинов. Тунмазыдан Фәйзерахман Закиров һ. б әнә шундыйлардан 1995 елның 15 февралендә. М Җәлилнең туган көнендә, Кукмарада легионер-макизарларның I республика-зона «Хәтер җыены» үткәрелде Аның барышында Түбән Өскебаш авылы урта мәктәбендәге «Җәлилчеләр музее»нда Кукмара районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин яңарак кына исемнәре акланган макизарлардан «Халык мәгарифе отличнигы» Гаян Әхмәтшинга һәм колхозчы Нургали Шәйдуллинга «Бөек Ватан сугышында катнашучы» таныклыклары һәм бүләкләр тапшырды. Инде бер матур гадәткә әверелгән: һәр елны 15 февральдә. 9 майда һәм 25 августта Әмир ага һәм аның көрәштәш дуслары Казан Кремле каршындагы Муса Җәлил һәйкәле янына җыелалар, башкарган эшләре турында хисап тоталар, кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләшәләр, тоткан кыйблаларын дөреслиләр... Ниһаять, мәңге эремәс булып тоелган торгынлык бозлары җеби башлады. Җәлил белән бергә Мәңгелеккә күчәр алдыннан батырларның һәркайсы үпкән изге Коръән Казанга әйләнеп кайтты. Үлемсезлеккә атлауларына нәкъ ярты гасыр тулган көндә—1994 елның 25 августында көндезге 12 сәгатьтә Муса һәйкәле янәшәсендә ун каһарманның һәркайсы барельефтагы сурәт рәвешендә (скульпторы — В Цигаль) торып басты! Җәлилчеләргә багышланган «Хәтер җыены»нда Әмир ага Үтәшев та чыгыш ясап: — Бу көнне күрүем белән бик тә бәхетлемен!—диде,— Инде бүген Мусага һәм җәлилче дусларыма шатланып рапорт бирә алам: Едлинода сезгә биргән вәгъдәбезгә тугры калдык, башлаган изге, хак эшебезне ахыргача җиткердек — легионерларның өченче батальоны да ватандашларыбызга, французларга каршы корал күтәрмәде. . Шуңа сөенәбез, горурланабыз: Сезнең батырлык онытылмый, йөрәкләрдән-йөрәкләргә, буыннардан-буыннарга күчә бара! Бу юнәлештә без дә—исән җәлилчеләр дә — көчебездән-сәләтебездән килгәнчә үзебездән өлеш кертәбез... «Исән җәлилчеләр» дигәннән, биредә Гарәф Фәхретдинов. Фәрит Солтан- бәков кебек олуг затларны истә тотып әйтә Әмир ага Аларның җәлилчеләргә багышланган «Кайда минем Илем?» (1994 ел. 8—9 саннар). «Үлем сәгатен көткәндә» (1995 ел, 5 сан) исемле документаль язмалары иң элек безнең «Казан утлары» журналында дөнья күрде. Рушад Хисаметдиновның магнитофон тасмасында калган аһәңле тавышы, аның атаклы сынчы-рәссам Бакый ага Урманче белән булган мавыктыргыч-җанлы әңгәмәләре исә. галимә Флора ханым Урманчс белән әдибә Азалия ханым Бадюгинанын уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә. журналыбызны укучыларга «Дусларымның васыятен үтәдем» дигән документаль кыйсса рәвешендә барып иреште (1995 ел. 9 сан Әмир ага Үтәшев та бу өлкәдә җин сызганып эшли хәзер Күптән түгел генә ана Франция хөкүмәте, ил алдында күрсәткән олы хезмәтләрен искә алып, махсус пенсия билгеләде Бу хакта аңа Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пьер Морель әфәнде хәбәр итте (әлеге илче 1995 елның апрелендә Казанда «Француз мәдәнияте атналыгы» барган көннәрдә Әмир ага белән махсус очрашып, кирәкле документларны хәзерләп алып киткән иде — рәхмәт үзенә, сүзендә торган!) Әнә шулай, еллар үтсә дә. Франциядә Әмир ага Үтәшевны Җәлил әйткәнчә, «эш күрсәткән ир»не онытмыйлар ихлас күңелдән олылыйлар! Бүгенге көндә дә гаҗәеп тынгысыз тормыш белән яши Әмир ага Франциядә дошманга каршы ингә-ин торып көрәшкән якын дусты Р Хисаметдинов- ның үләр алдыннан аңа язып калдырган хат-васыятьнамәсен һәрвакыт хәтерендә тота ул. «Кадерле Әмир! дип язган Рушад ага. Газраил минем җаныммы алырга берничә мәртәбә омтылыш ясап карады инде. Шу на күрә Сина — ихлас дустыма — үтенеч-теләгем зурдан: йөрәген типкәндә, башын эшләгәндә, колагын ишеткәндә, аяк-кулларын йөргәндә безнен легионер-макизар дусларыбызны (исәннәрен дә. үлгәннәрен дә!) барлаудан һәм аларны аклау өчен көрәшүдән һич гә туктама! Мин Сина ышанам...» Муса Җәлил кебек. Рушад дусты да ана шундый зур ышаныч белдергәч, үтенечен җиткергәч, ничек тик кенә ятсын инде Әмир ага91 һәм ул йокы-ялны онытып, көрәштәш дусларының язмышларын җиңеләйтү өчен, югары оешмаларга хатлар яза. аларның чын патриотлар икәнлеген раслаучы тарихи документларны туплап җибәрә, кирәк икән теге яки бу төбәккә үзе үк барып чыга Соңгы вакытта гына Ә Ү гәшев. шул максаттан. Казан Чаллы Азнакай Баулы Октябрьск -Туймазы Бүздәк Уфа Казан маршруты буенча йөреп кайтты Аңарчы Фракциянең Баинс шәһәре янында барган сугышларда батырларча һәлак булган якын дусты үз отряды сугышчысы Газизҗан Зөбәеровнын гаиләсе янында Башкоргстанның Кыйгы районында булган иде Татарстанның Буа районындагы Ян туган. Кукмара районындагы Зур Сәрдек. Ташлы Елга авылларында яшәүче макизарлардан Ибраһим Айнатуллов. Гаян Әхмәтшин. Нургали Шәйдуллиннарның намуслы исемнәрен кайтару өчен, шул төбәкләргә дә барып чыкты, очрашулар үткәрде. Хәзер исә Әмир ага Әстерханнан Хәбибулла Мора- тов. Башкортстаннан Әкрам Минһажетдинов. Татарстанның Буа районыннан Фазыл Хәйруллин. Әтнәдән Мобәрәкша Хәсәновны аклау буенча ныклап шөгыльләнә Бу эшләрнең һәммәсендә аңа кешелекле һәм уңган тормыш иптәше якын дусты һәм киңәшчесе Рәйсә ханым, үз мәктәпләрендә «Елның ин яхшы мөгаллимәсе» исеменә лаек булган кызлары Әлфия, оныгы яшь шагыйрә Кадрия бик теләп булыша. Гомумән, бу күркәм гаилә бар яктан күпләрне сокландырып яши Заманында Әмир абый, аклаш ач. Казан фиианс-икътисад институтын тәмамлап, төзелеш оешмаларында баш бухгалтер буларак тырышып эшләгән мактаулы исеме телдән төшмәгән. Рәйсә ханым исә. дүрт дистә ел дәвамында балаларга төпле белсм-тәрбия биреп, мәгариф өлкәсендә уңыггг казанган. Инде күптән лаеклы ялда булсалар да. хәзер дә аларның һәр көне (кайчакта төннәре дә') адәм балаларына игелек кылып үтә. Әмир ага белән Рәйсә ханымда кешеләрне ярата белү таланты бар' Әткәдә яшәүче һәм Үтәшевларнын кунакчыл фатирына еш килеп йөрүче мөгаллимә Мәрзия ханым Хәсәнова (мәгълүм макизар М Хәсәнов- иың хатыны) әйтмешли, «биредән җанга җылылык, күңелләргә яктылык алып. Хакыйкатьнең кайчан да булса бер тантана итәчәгенә ныклы ышаныч белән чыгасың!..» Соңгы вакьггга Франциядәге Каршылык күрсәтү хәрәкәте ветераннарының «Комбатан Волонтер» ассоциациясе Әмир Галимҗан улы Үтәшевны. сугыш елларында фашист тарга каршы көрәштә күрсәткән зур батырлыклары һәм ма- кизарларны аклаудагы тынгысыз эшчәнлеге өчен, үзләрснен «Почет билгесе» белән бүләкләде Франциянең танылган фоторәссамы Нуак Каррау әфәнде. Париждан махсус ки гсп. фоторәсемгә дә төшереп алды Әмир аганы Рәйсә ханым белән ,, «Комбатан Волонтер» ассоциациясенең Мәскәүдәге оешмасы җитәкчесе Олег Озеров, жәлилчеләрдән Фәрит Солтанбәков (хәзер Казанда яши). Гарәф Фәхретдинов та атаклы макизарны зур бүләккә лаек булуы белән бсренчеләрдән булып котладылар. Исән булса. Рушад Хисаметдинов та. изге әманәткә тугрылыгы өчен. Әмир дустына үзенең олы рәхмәтен белдерер иде... Түбәндәге шигыремне исемнәре югарыда телгә алынган жәлилче каһарманнарга багышлыйм. Сез дә бит Җәлил шикелле... Сез — Җәлилнең үзен күргән. Сез — Җәлилдән көч алган. Шуңа күрә Тәмуг утын Сез исән-сау кичәалган. Сез бит Җәлил турындагы Күптән көткән хәбәрне Алып кайтып, үзгәрттегез. Илдәге күп хәлләрне. Кара көчләр жинелделәр. Балкыды нур — яктылык! Җәлилчеләрнең йөзләре Бердән китте яктырып! Сез дә бит. Җәлил шикелле. Батырлык эшләдегез: Дусларыгызны акламый Иярдән төшмәдегез! (Сез Хаклыкның Акбүз атын Ныклап иярләдегез. Имансыз-кыйбласызларга һич тә иярмәдегез!) Сез бит гомерегез буе Дуслар өчен яндыгыз. Яктыртып кара төннәрне һәрчак алдан бардыгыз! Сездән күчкән җылылыктан Терелде сулган гөлләр . Сезнең хакта, изге җаннар. Гасыр гасырга сөйләр1 (Сәхифәдә Мидхәт ШАКИРҖАНОВ. Евгений КАНАЕВ һәм Владимир ВЫРУПАЕВ фотолары файдаланылды.)

Реклама