КАҺАРМАН ШАГЫЙРЬГӘ —ЧӘЧӘКЛӘР
Сибгат Хәким
Төштә нәрсә күргәнлеген беләм Мусаның мин үләр алдыннан: Туган авылы... Әнисе мич яккан, Кабартмалар пешерә ак оннан. Пешерә дә канат белән майлый. Чүмәлә күк өя табакка. Юрганыннан чыккан аягыннан Тартып китә: пеште кабартма... Юл мәктәпкә, кырга, болыннарга,— Алда якты юллар ачылган. Чыжлый таба, Муса уянган да Карап ята юрган астыннан. Өйдә әрем себеркесе исе. Үзе җыйды, үзе бәйләде; Оренбурның яшел далалары. Оренбурның ямьле җәйләре Әниеңә эшкә ярый идең, Әниеңә ике күз идең. Елый төштә: азат, ирекле бул, Хуҗасы бул, себер үз өең... Йөрәге белми куркуны Халкына анты барның. Төптән уйласаң. Мусалар Уллары Дантеларның. Наҗар Нәҗми, Башкортстанның халык шагыйре Кичер мине Муса Җәлилгә Демблин, Радом, Берлин... Шул юллардан Алып барды сугыш мине дә. Шул юллардан дошман чигенә-чигенә Алып киткән икән сине дә. Бер үк юлда ике төрле язмыш... Ә мин шунда исән калганмын Әйтерсең лә, дошманнарны куып. Мин тик сине эзләп барганмын Хәтерлимен төрмә коймаларын. Бәреп кергән тимер капканы Үз күзләрем белән күргәнмен мин. Үз кулларым белән тотканмын мин Сине харап иткән балтаны. Бу хәтерләү нигә кирәк хәзер? Синең даның шуңа калганмы?! Палачларга сине бирмәс идем. Кичер мине соңлан барганмын Михаил Дудин, рус шагыйре Муса Җәлил истәлегенә Йөрәгенә төбәп аткан чакта. Дага белән гаптап чапканда. Киләчәккә оча канатлы жыр. Азатлыгын илнең якларга Җыр югалмый! Беркем әйтә алмый Ирек җыры кайдан алынган?! Эстафета-җырны алган Пушкин Билгесез бер җырчы җаныннан Үткәннәргә үпкәм юк га кебек. Хәгер генә тынны буа бнг Сагынадыр Себер яшь Тукайны. Ә Җәлилне кыскан Моабит Якынлаша палач баш очына һәм күкрәккә мылгык терәлә. Ап-ак карлар кайный кайнар каннан. Машук ташы кинәт тетрәнә, һәм балтага Фучик башын куя, Җәлил баса пуля каршына. Ә җыр җирне азатлыкка әйди. Канатлары чорны тарсына. Тәрҗемәләр аңа кирәк түгел — Ул үзенә урын табачак. Ил җанында, халык язмышында Җыр — мәңгелек — исән калачак! Роберт МИҢНУЛЛИН тәрҗемасе Семен Данилов, якут шагыйре Муса Җәлил истәлегенә Үлем угы тиеп җиргә аугач, Кул-аягын каерып, богаулап Караңгы һәм тынчу, тар зинданга Ыргыттылар аны җыйнаулап. Кан төкергән хәлдә: «Канга кан» дип Кычкырды ул бөтен көченә... Күрде гүя шулчак алсу байрак Элүләрен рейхстаг өстене. Баш идермәк булып кыйнауларның Чыгарлыкмы икән санына?! Сүзләрендә тоеп аның көчен, Теләделәр сатып алырга. Сатылмады! Көрәш җырыннан тыш Җирдә яшәү мөмкин түгел лә! Горур карап барды солдат шагыйрь Авыр, ләкин матур үлемгә. Үлеме белән җиңде үлемне ул, Үлемсезлек шушы түгелме! Җирдә мәңге исән калыр өчен Халкы йөрәгендә терелде Тормышта да. инде соңгы тапкыр Күргәндә дә кояш нурларын. Без җырлыйбыз! Соңгы сулышта да Без җырларбыз көрәш җырларын' Рәшит Гэрәи тәрҗемәсе Җуманияз Җаббаров, үзбәк шагыйре Мәш елек Муса Җәлилга Яшен сукгы биек таш кыяны. Яралады пуля бөркетне Әмма илгә калкан булган ирне Яу кырында берни өркетми Җаны мәңгелек! Даны - мәңгелек! Аңа гол! Аңа җыр! Аңа дан! Батыр ир үлми. Ул үлә белми. Батырлык туачак яңадан! Үз улына көч һәм кодрәт биргән Тутан илен улы юксына. Аның карашыннан зиндан ава. Тимер балта эри. ук сына. Сүзе дә корыч. Үзе дә корыч. Өйрәник җиңелеп калмаска Батыр ир үлми. Ул үлә белми Батырлар туачак алмашка! Шигырьләре аның яңа матдә: Анда нур да. рух та. коч тә бар. Дусларына дигән мәхәббәт гә. Дошманнарга дигән үч гә бар. Ул халык даны. Илем вөҗданы. Ул данны җир меңгә тапкырлар. Батыр ир үлми. Ул үлә белми Туачак Җәлилдән батырлар!
Роберт МИҢНУЛЛИН тәрҗемәсе
Нури Арслан
Унике батыр турында баллада Татарлар елмаеп улделәр. Ланфредини истәлегеннән Таш утрау шикелле бу төрмә, Таш койма әйләнә-тирәсе. Белделәр бу ташлар мәйданга Бүген дә корбаннар киләсен... Дарларга унике батырның Ашуын бу ташлар күрделәр, Таң калып тетрәде диварлар: Батырлар елмаеп үлделәр... Еракта, Идел-Йорт җирендә Унике батырның иле бар. Кайтмаслар тик илгә егетләр: Каршыда таш койма, шомлы дар Җәйге таң. Зәп-зәңгәр күк йөзе Яшәргә иде!., ди күңелләр. Тик шәфкать сорамый дошманнан, Батырлар елмаеп үлделәр. Татарлар елмаеп үлделәр. Йодрыктай йөрәккә никадәр Кайгылар, газаплар сыялар. Сыймады батырлар йөрәге- Чатнады таш-пулат коймалар. Хисләре буйсынмый богауга Киң-иркен күкләргә менделәр, һәм үлмәс җыр булып калдылар! — Мусалар елмаеп үлделәр,— Батырлар елмаеп үлделәр. Илдар Юзеев, Татарстанның халык шагыйре Читләрнең үз бәясе «...Иң башта Коръәнне Алишка суздым. Ул. акрын гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм елап җибәрде» Усман мулла истәлегеннән «Татарлар елмаеп үлделәр » Читләрнең үз бәясе Биш минуттан гильотина.— Килерме елмаясы! Таш бәгырь булу мөмкинме Әҗәл янда дәшкәндә. Милләтен изге китабы Коръән бәхилләшкәндә? Киткән алар — бу дәһшәткә Түзәргә кирәк ничек? — Читләр алдында елмаеп. Коръән алдында үксеп... Җырлый белмиләр бөркетләр. Сугыша белми былбыл. Җырдан сызланмый бөркетләр, Cyi ышта үлми былбыл Муса кайсы шул кошларның? Җанына сыйган Җир. күк Сугыша белгән былбыл ул Һәм җырлый белгән беркет.