Дога
И син,Тәкъдир, кодрәтләрен киндер. Бир син безгә, бир хәерле гомер. Оялмаслык булсын үзебез өчен. Оялмаслык булсын илебез өчен. Бир абруйлы гомер Бөкереләрне турайт, төзне ныгыт, Телсезгә тел. нансызга бир ризык. Катыйльләрнең телен, кулын корыт. Дәрәҗәдән төшсен имансызлык. Нансызга бир ризык. Кем дан җыйган садәләрне алдап. Кем мал җыйган мәзлүмнарны талап, Андыйларны бөлдер, дөнья көлдер. Кичермәсен алар рәхәт гомер. Мәзлумнарны талап. Фәкыйрьне дә яратырлык хис бир. Эшсезгә эш. көчсезләргә коч бир Кече илне җимереп горурланган Олугъ илне хур кыла күр. Тәкъдир. Көчсезләргә көч бир Тәрәзәмә иелеп, көннәр саен Сөенечле мон сирпесен каен. Кошлар анда чыгарсыннар бала, Шатлыкларын ил җанына салыйм. Моң сирпесен каен. Иртә саен кылган догам шулдыр: Бәндәләргә ихлас иман күндер, һава белән суга сафлык иңдер. Илгә, җиргә тәүфыйк, иминлек бир, Ихлас иман күндер. Ихлас иман... 1995 Күңел аша күпме көйләр узган, Барысы, барысы бергә кушылган. Их. гомерем, яңгырап уздың инде, Тыңлап туелмаган моң сыман. Чиксез сыман моңнар, чыңлап озак, Югалдылар, тынып калдылар. Тасмаларда, кәгазьләрдә калса, Бәлки алар кабат яңгырар. Тасмалардан, кәгазьләрдән дә тик Бер заманны җуелыр көн килер. Ә син? Ә син? Халкың хәтеренә Язылмассыңмыни? И гомер! 1995 Оста гына, шома гына Яшәлмәде бу юлы. Икенче кабат, күрерсез, Акылым булыр тулы. Абзагыз дөреслек эзләп Маташмас — тиле булмас. Төзәтер барча хатасын... Икенче кабат тугач. 1995 Киләчәк кояшы якты. Сүнгән ай моңы татлы. Ә бүген, килде дигәндә. Китте дә барды шатлык «Кулыңнан тиз ычкындырма. Саклый бел мизгелләрне!» — Дип киңәш бирү җиңел дә. Ничек тотыйм җилләрне? Ничек тотыйм кулларымда Кояш һәм Ай нурларын? Ничек туктатыйм чишмәне. Диңгезнең дулкыннарын? Мизгелләрне сораулардан. Кайгыдан аералмадым. Чын яшәү бүген икәнне Артык та соң аңладым. 1995 Байлык-муллыкта йөзсәң дә. Син, әфәнде, чат фәкыйрь Ышанмасаң, илгә кара. Илең сиңа хак әйтер. Иле бәхетсез чагында Ир бәхетле буламы9 Айкалды ил, айкалды җан. Айкалды да тулганды. Син ирекле ирме, туган, Ил әгәр булса зиндан'.’ Үз хәлеңне белим дисең. Халкың хакында уйлан. 1995 Әй. туган җир. безнең белән бергә Картайдыңмы? Ник карашың уйчан? Әбиләрнең бит-куллары сыман. Куырылган йөзең моңсагыштан. Чишмәләрең, күз яшьләре төсле. Әле дә саф, ләкин тоям ачы Чишмәле iay яшел бүреген салган. Күрше бабай сыман такыр башлы Яшьлек теләкләрем, ярсуларым Белән бергә, йөзгән елгам кипкән. Яшел кыйгта булып җанда калган Тугайларым төсен җуйган күптән. Күрәм, ишетәм: уйлы җаннар сыман Чайкала кыр, аның күрке—ашлык. Икмәксез җыр, шөкер, күп җырладык... Җырсыз икмәк? Әллә шулмы тансык? Дала булып калган әрәмәләр. Шәрә таулар. Кош, балыксыз сулар. Коргаксыган җанның рәвешләре, Әй, туган җир, шулар ук бит, шулар! 1987 (95) Борынгылар сүзе Дусларын белгән кеше, Дошманнарын белмәсә. Тырышса да, уңышка Бик тә сирәк өлгәшә. Дошманнарын белсә дә, Дусларын ул белмәсә, Ирешалмый уңышка, Тырышса да бик. гәрчә... Дошманнарын белә кем? — Дусларын белә гәрчә, Ирешалмый уңышка... Әгәр үзен белмәсә. 1994 Күккә карыйм Күккә карыйм, анда аккош юлы Төн карасын гүя юк итә. Якты хәбәр көткән күңелемне Җем-җем иткән серләр җилкетә. Ерак томан, кара кучкыллыклар, Әйтегезче, зинһар, сез шуны: Сездә булса җаннар, алар Яктылыкмы, Әллә Караңгылык рухымы? Адашып калган Җир баласы, мин еш Сорыйм сездән шулай кычкырып. Ә җавапсыз тынлык шундый суык — Йолдызларны тота очкылык. Тын рухларга үзем бирәм җавап: Җирдә яши сезнең ишеләр. Кара җаннар Җирдә шартлый, күкри. Күктә гәрчә телсез, өнсезләр Тик барыбер чыгып Кояш таңда Әйтер дисез кайсы көч сүзен'’ Мин ул сүзне беләм. гәрчә таштан чыккан Очкыннарның бары берсемен 1993 Тиргәмә һәр нәрсәнең чамасын бел. бәндә. Артыкка син аны җибәрмә. Яхшылык та. артса, шик кузгата. Чиген аның күрә бел. бәндә. Мактау зарур, тик артыкка китсә. Хәйләнең ул бары бер төре Күпкә китсә, яшерен мактау була Усал тәнкыйть, каһәр төшкере Яманнарны, ялганнарны күбрәк Очратырга туры килгәндә. Дөньяның бар. хак икәнен бел дә. Бөтенләй үк бетереп тиргәмә 1994 Татлы шәрап ачы серкә була. Ачык шешәләрдә торса озак Артык торса озак, ачы серкә. Нәфрәт сымак, була агулырак. Гомер буе булган хыял, сөю Инде. гүя. беткән, юкка чыккан. Ачы серкә гомер азагында Үт суына әйләнер дип куркам. 1994 Төштә һаман торыр урын эзлим. Чит җирләрдә шыксыз, җил. томан. Кунак йорты йә фатирда торам. Хакын түләү, никтер, онтылган Күпме түләргә дип, эзлим хуҗа. Ара өзми ничек юл чыгыйм Эзли торгач, ачкыч югалтам да, Ача алмыйм бүлмәм ишеген. Ә бүлмәгә керсәм, юк чемодан, Киенергә кием калмаган. Кайтыр өчен билет юкка чыккан, Аны тизрәк юнәт яңадан. Самолетка йә поездга таба Чаба-чаба, калдың, соңардың. Ә тукталгач, күрдең, күрдең кинәт — Түфлиләрнең җуйдың сыңарын. Түфли җую — ярсыз калу диләр... Рас килмәгез, яман төшләрем! Бер ялгызым — сөйгән ярсыз, өйсез, Туган җирсез, мин соң нишләрмен! Ахирәттә догасызлар шулай Дога эзләп йөрер дигәннәр. Әңкәм миңа бәхиллеген бирде һәм өнемдә исән сөйгән яр... Кайсына соң, ничек ышанырга — Әллә өнгә, әллә төшкәме? Урыным әллә башка галәмдәме. Мин адашып Җиргә төшкәнме? Дөрес сүзме әллә гавам сүзе — Безгә Җир тик кунак йортымы? Төштә һаман торыр урын эзлим, Төшләрдә дә җанга юк тынгы. 1995Югары мәктәп бетереп Каладан кайткан егет Надан әңкәсенә бер мәл Ятсынып баккан кебек. Әй, авылым, кошлар белән Кайткач ерак җир гизеп, Мин дә сиңа, танымыйча. Карап тордым читсенеп. Кичер, кичер, туган җирем. Мин тәүфыйксыз балаңны. Сагынуларым дөнья гамен Озак җиңә алмады. Инде беләм, синнән ерак Китеп булмый һичничек. Күпме биек очса да кош Җан бирә җиргә төшеп. Кайттым җаным, тәнем белән Сиңа һәм үткәнемә. Сабыйдай сагынып әнкәмне. Капланам күкрәгеңә. 1988