Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӘКИ НУРИ ХАТЛАРЫ

анылган шагыйрь, ялкынлы публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури Татарстанның Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар поэзиясендә һәм гомумән ижтимагый-мәдәни тормышында сизелерлек эз калдырган каләм остасы. Быел декабрьдә җөмһүриятебез җәмәгатьчелеге анык җитмеш биш еллыгын билгеләп үткәндә аның белән беренче мәртәбә танышкан, бергә эшләгән, аралашып яшәгән көннәр ихтыярсыздан искә төшә. Кырык алтынчы елның азагында Г. Тукай исемендәге клубта атна саен үткәрелә торган «Әдәби җомгамлар- ның берсендә фронтовик язучыларның эшче һәм укучы яшьләр белән очрашу кичәсе булды. Сигез ел хәрби флотта хезмәт иткәндә бик сагынылган Казанга яңарак кына кайтып төшкәнгәдер, бу очрашу миңа, зур бәйрәм кебек, бик тантаналы тоелды Зал тулы халык Сәхнәдә чал чәчле өлкән язучылар, сугыш елларында үсеп чыккан яшь талантлар. Кайберләре ярым хәрбичә киемнән. Күкрәкләреңдә орден һәм медальләр җемелди. Бер-бер артлы трибунага чыгып, һәркайсы сугышта үз башыннан кичкәнне сөйли. Менә кичәне алып баручы Мөхәммәт Садрн: «Сүз партизан шагыйрь Зәки Нурига бирелә», дип игълан итте, һәм минем белән янәшә утырган озын буйлы көләч егет трибунага чыгып басты. Әлегә тикле үзе белән очрашып танышырга туры килмәсә дә, мин газеталардан укып, Зәки Нуриның Бөек Ватан сугышы вакытында дошман тылында Константин Заслонов җитәкчелегендәге атаклы партизаннар берләшмәсендә разведка начальнигы булганлыгын, күп санлы батырлыкларын ишетеп белә идем инде. Зәкине бөтен зал тын калып тыңлады, сорау бирүчеләр күп булды Фронтовик язучылар очрашу хөрмәтенә кечерәк кенә чәй мәҗлесе оештырганнар икән. Шагыйрь М. Садрн мине ок-тач углары» журналында баш мөхәррир, аннары Татарстан Язучылар союзы пларәст рәисе, шул ух вакытта СССР Язучылар союзы сәркатипләреннән fieni буларак Зәки Нури үзенә хас кнн хүнеллелек белән Зәки белән шунда таныштырды

Зәки Нури ул вакытта үзенең төп һөнәре буенча эшли, Тархан урман хуҗалыгында директор иде. Кырык тугызынчы елнын азагында ул Казанга күчеп килде һәм байтак еллар дәвамында Татарстан Язучылар союзында җаваплы сәпкатнп аннары «Казан утлары» журналында баш мохәррар, Язучылар союзы идарәсе рәисе булып эшләде. Ә мни Татарстан актар нәшриятында мазур әдәбият редакциясе молире Әдәбшгг чыгару планнарын бергә кинашеп төзергә, кулга-кул тотынып эшләргә, хаксыэга җәберләнгән авторларның әсәрләрен бюрократ таюлардан. күсәк тәнкыйтьчеләрнең тыкшынуларыннан бергәләп акларга туры кмә иде. Сугыштан кайткач, пленда булган эчен байтак еллар рәтле ипкә урнаша алмыйча китеген йергон шагыйрь Нәби Даүлк. мәсәлән, идарә рәисе 3 Нури белән С. Хаким ирдәме нәтиҗәсендә булышлык күрсәтә, Казаннан читтә яшәүче каләм осталары белән хат язышып, тыгыз элемтәдә тора иде. Аның кыска җыйнак хатлары да югарыда телгә алынган күркәм хасиятләре белән сугарылган. Бу көннәрдә Зәки Нуриның тууына җитмеш биш ел тулу унае белән әдәбият сөючеләр игътибарына аның миндә сакланган кайбер хатларын тәкъдим итәм. Сафа САБИРОВ. 27-XII-57 Сафа дускай! Сиңа берьюлы өч нәрсә җибәрәм: 1) Яңа ел белән котлау, 2) Шәкертлегеңне тәбрик итү, 3) бик күп сәлам! Менә сиңа, браток! Бездә хәлләр искечә, әллә нәрсә кырган юк әле. Әйе, үземнең поэманы («Әйдә дуслашыйк» иде, ә хәзер «Без таныш түгел...» булып калыр ахры) яңадан карап, эшләп чыктым, кичә Горький музеендагы әдәби түгәрәктә укыдык, ярыйсы шикелле. Инде сез, редактор иптәшләр, ни әйтерсез... Мәскәүнең китапханәләрен актаруың әйбәт, әлбәттә, ләкин бераз бүтән якларын да өйрән башкаланың! Семинар өчен булган вак-төякне Хөршидә дигән шәфкать туташыбыз бүген үк җибәрергә булды, шунда бер ян кесәңә салып куярсың Йомышларың булса, яз, үтәрбез. Хөрмәт белән Зәки. З-Х-60 Хөрмәтле Сафаҗан! Сиңа бу якларның күксел таулары һәм сирәк булса да шактый кыздыргалаган зур кояшы хәтле сәламнәр җибәрәбез. Без, союзыбызның нәни генә филиалы (Еники, Ярми һәм мин фәкыйрегез), биредә бер тау башына шәп кенә менеп алдык һәм диңгезгә төкереп кәгазь пычрата бирәбез. Син бу изге эшләрне Идел дулкыннарында чайкалып эшләдең, әлбәттә. Инде әйдәсендер дип беләм һәм менә бер йомыш белән борчыйм: Наҗар Нәҗминең Союзга адресланган хаты бирегә килеп юлыкты. Үтенеченең ни икәнен син дә укып бел — ул кайчан да булса чыгару өчен җыентыгына яңа әйберләр өстәүне ачыкламакчы. Минемчә, киләсе елларның берсендә нәни генә булса да бер китап эшләргә кирәк аңа. Үзенә сәлам хат җибәрдем, шигырьләрен җибәрсен дип бер-ике сүз яз инде син дә ана. Сафа әйтер икәнен белә һәм көтәдер ул. Мин 20 октябрьләр тирәсендә сезнең аяк асларыгызга кайтып авачакмын. Хуш Зәки. Ялта 19.Х-68 Сафа дус! Бнк-бик күп сәламнәр кабул ит һәм бу яклардагы макталган җылыларга кызыкма—яңгырлар коеп, җилләр сызгырып һәм дулкыннар ярсып тора бирәләр. Әмма барыбер куркырлык ук салкын түгел. Суга чумгалаган һәм туңгалаган чаклар да булды. Хәзер без биредә бөтен бер землячество хатыны һәм улы белән Галимҗан Латыйп, Сәлимәсе белән Яхин һәм без фәкыйрегез. Безнең сырхауга биредә климатның үзеннән башка бернинди дәва юк. Ингаляция дигәннәре төчкертә генә... Барыбер юеш һәм салкын октябрь җиңелде инде, апрельне аяктан егу турында гына кайгыртасы кала. Укыйсы яңа әйберләр күп булды һәм табылды. Әмирхан абыйның «Вөҗданы» да бирегә килеп китте. Синең «Ленин турында халык иҗаты» китабы әйберләрен дә алып кайтырмын. 26 октябрьдә биредән китәм, Мәскәүдә өч көнлек эш бар, яңа ай башында күрешербез. Нәби китабына тиешле сүзне язулары бик кыен булды: күпне әйтергә кирәк, ә урын тар, әйтәсе килгән нәрсә шактый булып азаплады. Ниһаять калыпка керде, оешты, һәм Нәбине бөтен яктан күрсәтә алырлык язма булды бугай. Мин аны иҗат портреты итеп күз алдында тоттым һәм шулай аңлашылыр да ул. Бик озын дип курыкмасагыз гына ярар иде. Мәхмүт тә, син дә укып чыкканда тиешле урынга каләм тидерә аласыз, кайткач тагын бергә ачыкларбыз Нәби үзе дә обязательно укысын һәм ризалыгын әйтсен биографиядән ялгышлар юкмы һәм тәнкыйтькә ризамы? (Шаяртып әйтү бу). Зинһар, минем исәпкә 3—4 экземпляр бастыр, мина икесе кирәк, га к па Ихтирам белән Зәки Нури. 19-Х-68. Кырым. Күктүбә. Сафаҗан! Хатын һәм сәламен өчен рәхмәт. Мин аны адресатларга өләшеп чыктым. Кояшын һәм диңгезең белән котлыйбыз’ Мин егермеләреннән сон Мәскәүгә, аннан Ялтага китәм. Октябрь азакларына хәтле шунда булам Казанда хәтсез салкын, җил һәм яңгырлар китте Хнкәяң унынчы сан ля калды. Шәһитне тизрәк эшлә, чөнки уникенче сан озакламыйча производствога төшәргә тиеш. Менә кичәге «Татарстан»ның әдәби битен укы, Нәби бабаң кемнәрнеңдер бакчасына кара таш аткан. Сәлам белән Әхмәт Зәкиулла. 10.11.69 Товарищ Сафа! Сез суытып һәм «кызлыгын алып» киткән Кара дннгезнен (һәм безнең) чуктин-чук сәламнәрне кабул ит. , Биредә дә инде икенче атнага аяк басылды Ләкин бик җилле, салкын, юеш чакка тап булдык. Диңгез дигәнегезнең янына барулары да куркыныч - дулкыннары белән урам асфальтларын ялапмы-ялый Бәлки, озакламый ачыкланыр. Ә хәзер эш күп чак, чыгып йөрүләрнен кирәге дә юк. Таҗиклар җыентыгының эше бетә Лңа тышлык эшләргә заказ биреп куйсаң, шәп булыр иде. Орнамент тапсын һәм таҗикча язсын (текстларын терким). Тышлык сүрәтенә таҗикның төп сыйфатын, эшен күрсәткән рәсем кирәген художник Вацлав Зелинский яхшы белә. Ләкин ашыкмыйча, уйлабрак эшләве шарт 12. «К. У » * 12. 177 Рәсемдә беренче рәттә (сулда! уңга) 3 Нури. М Саттаров. 3 Хәбибудлин. С Сабиров, Ә Вгаи«. М Ралмаи«,ло» М Момфф1ро«, ф Хест д"" е 'оәгтә М Садри, и Шакиров. Р Билалова, Ф Насретдинов, һ Хәсәенова, 5 e P .«r.T>x1»U.C Вышли. С Хжш Укыйсы әйберләр күп җыелган иде, балалар китабына шигырьләр әзерлим, сайланмага керәсе яңалары булыр. Арыган араларда ял итә-итә дигәндәй «Күңелле китагожа өстәмәләр җыям. Шундый күп һәм шәпләре бар,— бер кич утырып укырбыз әле, көлеп туймаслык булырга чамалый. Сездә нинди яңалыклар бар, булырга тора? Буш арада сызгала, мин биредә 23 октябрьгә чаклы булам. Аннары Севастополь, Симферополь аша Мәскәүгә китәргә исәп. Илдарны, бәлки, шунда алып та калырлар Мәхмүт минем китапны карап куя алса шәп булыр иде. Кайткач ук утырып очына чыксак, өстән төшә бит. Вакыйфның мина җибәрәсе нәрсәләре бар иде, әллә Пермьгә китеп барган инде, хәбәре юк. Белеш һәм исенә төшер әле. Мин аннан менә нәрсәләр көтәм: 1) «Соц. Татарстан»да безнең журналга багышланган сәхифә. 2) Рәисә белән Рәдиф Уфадан алып кайткан «Кызыл таң» сәхифәсе. 3) «Советская Татария»да минем Татьяна Кузовлева тәрҗемә иткән берничә шигырем чыгарга тиеш иде. Әгәр үзен тапсаң яки Ләбибәдән сорап таптырып, шуларны мина җибәрә алмассыңмы Үзеңә һәм егетләр-кызларга бик күп сәлам. Әхмәт Зәкиулла. 7.Х.70. Ялта. Әхмәтсафа һәм аның К° кайнар сәламнәр юллыйбыз. М>ш Киевтә ике көн үткәреп, 18 сентябрьдә Ялтага килеп баш төрттем. Ике көн бик җылы һәм кояшлы булды, су 23 градуслы иде. Әлбәттә, бик тансыклап чумып та алырга туры килде. Хәзер менә борын йомшарды, ютәл газаплый. Гариф Гобәй 27 сенә киләм дигән. Фатих ага Күктүбәгә киткән икән, аннан хат һәм китап җибәргән. Биредә Уфадан Атнабай һәм Муса Гали бар, үзбәкләр күп. Украиннар китабын үзем кайткач кына бирергә туры килер, ахры. Чөнки алар исемлекне бик җентекләп карадылар, һәм бик күп яңа исемнәр өстәлде. Украин булмаган бер генә шагыйрьне дә кертмәскә диделәр. Алар урынына 7—8 яңа автор өстәргә туры килә. Аларны исә эшлисе бар, биредә очына чыгачакмын. Бөтен материаллар да бар. Мәкальләр-әйтемнәрне мин кайтканчы укытып куйсаң, әйбәт булыр иде. Быел иртәрәк өстән төшерү хәерле. Киләсе елга яңа һәм мәшәкатьле эшләр күп булачак. «Соц. Татарстан» газетасында минем җыелышта сөйләгән чыгышым басылырга тиеш иде. Шул чыкса, бер газета табып салырсың әле. Минем «Еллар һәм юллар» күренмиме? Әгәр чыкса, хәбәр итәрсең, бәлки. Тагын сәлам белән Әхмәт Зәкиулла. 23-IV-71.