ЙӨРӘКНЕҢ СОҢГЫ кылы
Фирдәвес Әһлия
Тынмыймы әле авылда Бүреләр улаганы? - Тыңлыйсым килә давылның Скрипкада уйнаганын. ...Өзгәләнә, өзгәләнә... Кылларын ничек өзми? Әллә инде бу дөньядан Минем йөрәкне эзли?.. Бер-бер артлы өзеләләр Йөрәгемнең кыллары. Берсе кала. Соңгы кылда Уйный давыл куллары. БәраәтI кичәсе Күктән җиргә иңә тынлык...— Бүген бәйрәм кичәсе. Алланың сулышын тыңлыйк...— Бу—бәраәт кичәсе. Тәнебезне пакьләндерик,— Бүген бәйрәм кичәсе. Җаныбызны сафландырыйк,— Бу — бәраәт кичәсе. I Бәраәт — гаепсезлек, аклану, котылу. ЙӨРӘКНЕҢ СОҢГЫ кылы Гөнаһлардан тәүбә кылыйк,— Бүген бәйрәм кичәсе. Намазлыкта оеп калыйк,— Бу — бәраәт кичәсе. Иманыбызны яңартыйк,— Бүген бәйрәм кичәсе. Өммәтебезне яратыйк,— Бу—бәраәт кичәсе. Күктән җиргә иңә тынлык...— Бүген бәйрәм кичәсе. Алланың сулышын тыңлыйк...— Бу—бәраәт кичәсе. Аллаһе әкбәр! — Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! — Мөселманнар әйтә тәкбир.— Кая илтер, кая ташлар, Нинди булыр безнең тәкъдир?. — Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! Аллаһе бар! Аллаһе бер! Озын юлның азагында һәммәбезне көтә кабер. — Аллаһе әкбәр! Аллаһе әкбәр! — Тәкъва җаннарда нур гына: — Якты вә шат күңел белән Барыйк Алла хозурына! Ичмасам... Күк йөзеннән Учыңача Йолдыз булып очмасам. Җан учагың Үрләтергә Очкын булыйм, ичмасам.. Мизгел Тынып калыйк әле шушы мәлне, Иеп авырайган башларны: Бу мизгелдә тәмамланыр гасыр һәм... op-яңа гасыр башланыр Үтә гасыр... Соңгы сулышлары... Ясин чыга аңа мәңгелек. Үтә гасыр. Аның белән бергә Тәмамлана иске меңъеллык. ...Туар гасыр. Бәби туе ясап, Исем кушар аңа мәңгелек... Яңа туган бәби белән бергә Сулыш алыр яңа меңъеллык. Серле тон Дөнья тулы ай нурлары, һавадан йолдыз ява, Сибелешкән йолдызлардан Кырларда карлар яна. Кыш илаһи кыйссаларын Йолдызлар белән яза. Нинди аклык! Нинди сафлык! Могҗиза бу, могҗиза! Күңелләр дә йолдызлана Әкият үзәгендә: Галәм үзе— айлы дөнья Чагыла күзләреңдә. Фәндидә Харрасова Соңгы пәрдә Өмет уты әле пыскып яна Соң кат чаршау төшәр алдыннан, Тормыш сәхнәсендә безнең драма — Соңгы сүзне сиңа калдырам. Акланыплар берүк вакланмачы, Аңлыйм һәрчак, керәм хәлеңә. Яратуга исбатлаулар эзләп, Мәхәббәтнең тимик чәменә. Йөрәк ярсуына ничек түзим? Тамашаның соңгы пәрдәсе, Өмет уты сүрәнләнә бара. Чишелешне көтә һәммәсе. Йөрәгемне кысып учым белән Башым иям, сәхнә өйрәткән, Тамашачы түземлеген аяп, Соңгы сүзне, кичер... мин әйтәм. Бирешмәстәй идем давылга да, Карашларың белән бөгәсең. Таянычым диеп сыенырлык Синең иңнәр түгел, күрәсең. Кодрәтсездер димим мәхәббәтне, Тик аерым юл сайлыйм офыкка. Күрәчәгем күкләр расласа да Күнегелмәм синең юклыкка. Үзем белән барльпыңны алам. Хушлашканда ак юл тели бел. Күзләреңнең карасында калыйм. Каерылып артка карыйм гел. Ышанычтан койган күпер аша Җан җылымны тояр син генә. Язмышлардан узмыш юллап чыгам, Кыйбламда кояш сүрелә... Язмышлардан узмыш юллап чыгам... ...Все отнято: и сила, и любовь В немилый город брошенное тело Не рада солнцу. Чувствую, что кровь Во мне уже совсем похолодела... Анна Ахматова Алтынчы кат шәрран ачык тәрәз, Төссез офык, җуелган шул кәгъбәм. Бер омтылыш, алга тик бер адым һәм йотачак мине салкын галәм. Эзлә кыйблаң, имгәтелгән рухым, Керсен гүргә бары канлы гәүдәм. Ак кәгазьгә мине аклау яза, Калтыранып, тугры каурыйкаләм. Күтәргәчтен сүз сөңгегә элеп, Мәйданында яшәүкөрәшнең. Кансыраплар корбан көткәннәргә Бер җанымны телеп өләштем. Күңел дәфтәремнең соңгы бите, Гомер язмам тәмам, соң кат тамгам. Акласаң да чорым, тапласаң да Хакимем бер, тик ходайга багам. Соңгы адымымны фатихасыз, Ләгънәт укып үтәр чагыммы? Ансат кына котылмакчы берәү — Җилдән кинәт тәрәз ябылды. Алдым сине бары чынбарлыктан, Тудырдым тик хыялымда кабат. Өстен куеп барлык ваклыклардан, Ант-шартлардан сине иттем азат. Сокланганмын, ахыры, чама белми, Хыялыйлар иткән сурәтеңә: Йолып алып гади булмышымнан Табындырган рухи кодрәтеңә. Син тезләндең, ә мин әле һаман Яшен кайтаргычтай түбәндә. Мәхәббәтең югарылыгыннан Тәгәрәде җаның түбәнгә. «К. У.» № 12. 113 Елым, диләр, атлар бәйгеләрдә... Томырылып оча толпар атым, Куәтли тик йөрәк кагышы. Ак күбеккә батып чабыш түгел, Яшәү өчен, гүя, алышы. Күзләреңдә—бары ярыш чәме. Калды артта күпләр өзлегеп, Хыянәтчел бу язмышка наләт — Тугры дустым китте сөрлегеп. — Аһ, дип мәйдан бер мәл өнсез торды— Харап булды, ахры, малкаем, Юк, сикереп торды каударланып, Тарый кабат җилләр ялкаен. Елый, диләр, атлар бәйгеләрдә Узышып та сөлге алмаса — Толпарымның керфекләре дымлы Елый икән чынлап ләбаса. Тормыш-бәйге саран алкышларга,— Таләпләрен үтә Уенның! Ап-ак сөлге салгач тынычланган Толпарымның кочам муенын. Яшәргә тик яшәп өйрәнәбез Яшәргә тик яшәп өйрәнәбез, Яратырга — бары яратып. Бу дуамал тойгы акылдан да, Өстен булып куя кайвакыт. Көлемсерәп язмыш күзгә карап Үгетләгән була һаман да, Мәхәббәтсез дөнья сансыз диеп Яшәдең бит, килер таманга. Тәүбә иттем, әмма ант итәлмим — Язылмаган канун көчлерәк. Газаплардан үлеп терелгәчтен Тернәкләнер өчен көч кирәк. Әл дә уяу мәхәббәт һәм нәфрәт — Чәмләндереп алга этәрә. Гөнаһлыны тәңре ярлыкасын — Нахакны да иңнәр күтәрә. Яшәргә тик яшәп өйрәнәбез, Яратырга — бары яратып. Газаплардан үлеп терелгәчтен Тернәкләнеп килгән бер вакыт... Әйтче, татар! Изелгәнсең, сибелгәнсең, җигелгәнсең, Кайда бакма—синең асыл сөяккәең, Бозын ягып Колыманы төяк иткән, Чарасыздан газиз булган йөрәккәең. Читсенгәнсең, кимсенгәнсең һәм күнгәнсең, Гөл үстергән кара тирең хәтта чүлдә. Кайда да син солтан түгел, олтан гына, Санга барсың, тик санлау юк уртак илдә. Кагыласың, сугыласың, лаф орасың, Галиҗәнаб ишетмәмеш, әй илаһым, Килмешәккә әйләнгәнче милләтемнең Рәхим кылып тыңласаңчы зарынаһын. Иелгән баш, җәллад кылычында күптән Тутык булып катып калган канлы таплар. Җиңеләсең, чигенәсең, тибеләсең: Болгар канын, Тукай рухын кем соң саклар? Әйтче, Татар! Той тарлыгын ертып һаман алдан барам... Хак тәгалә яратса да кабыргадан, Шаһинәләр рухы тибә тамырларда. Чүкелсәм дә аяусыз чор сандалында, Яклауга да, саклауга да хакым бар ла... Төн тарлыгын ертып һаман алдан барам, Даһиларны әвәли тик бары заман. Ә мин аңа — аналарның хакын хаклап Богауларда көйләп бишек җыры язам... Гөнаһы да савабы да бер җилкәмә— Дөнья көтәм, дөньялыкны җир күтәрә. Яратылгангамы җаным кабыргадан, Шаһинәләр рухы сыктый тамырларда... Шәраб койдым сыңар бокалыма, Ай да килде табын уртасына, Пыскып янган шәмне сүндердем. Аулак өйдә бәйрәм тантанасы, Түгелепләр килә бер еласы, Мизгелләрен барлап гомернең... Бокалым буш, ай да моңсу гына Урыныннан инде кузгалды. Булмышымның үз туксаны туксан: Туктачы, дим, җимерелмәс җиһан, Яшәп торыр әле, үзаллы. Яктырт әле, сүнә яшәү чәмем, Тән җылыткыч кына бары хәмер, Ходай, көнең шуңа калдырма. Мин, хыялый, беләм, әй замана, Төшә алмадым шул кубызыңа, Биш бассаң да килеп алдыма. Гомср баскычларын саный-саный Юнәлүе аның түбәнгә. Яклаучысыз калган картлык килә, Үткәрегез, берүк, түрләргә. Буыннары сыек, күңеле сынык, Сәләмәгә калган күлмәге. Әзерләгән аңа дәүләт абзый — Шыплы кәкре каен терәве. Җеп өзәрлек жегәрлегем дә юк,— Кырыс замананың хикмәте, Сөйрәлепләр атлап картлык килә, Иңнәрендә еллар михнәте. Уфа.