МИН —УКЫТУЧЫ
Кеше тормышта хыялсыз яши алмын. Ул матур шәһәрләр, илләр күрү турында, сәяхәт итү, очрашулар-кавышулар хакында хыялланып яши Үзсн-үзе белә башлагач та һәркем тормыш дәрьясында барыр юлын табу, нинди дә булса һөнәр иясе булу турында фикер йөртә, уйлана башлый. Хыял диңгезенә чумып яши белә торган балалар төрле уйлап чыгаруларга, оештыру сәләтенә ия булалар. Мин дә әнә шундыйларның берсенә керә торган хыялый зат идем. Иптәшләрем белән уйнаганда мине балалар көтүчесе итәләр иде. Түрә булуны бар күңелемфигылем белән яратмасам да, балалар төркеменең уртасында һәрвакыт мин кайнаша идем. Хәтердән бер дә чыкмый: җәйге эссе көннәрдә шау-гөр килеп уйныйбыз да, гүзәл Чулман буйларына, аның салкын суында коенырга төшеп китәбез. Элек Чулман көчле агымлы елга иде. Агым яхшы булган урында су коену үзе бер рәхәт! Бөтенсң бергә тезелешеп, көлешә-көлешә эчкә йөзеп керәсең дә, агы.м уңае белән ермакларга агып китәсең, ак пароход үтеп китсә, аның артыннан ургылып килгән усал дулкыннар өстендә тирбәләсең, әлсерәп яр кырыена чыгасың да гәрәбәдәй комга сузылып ятасың. Озак итеп су коенгач, бала-чаганың өзелеп карыны ача. Бүре чәйнәп йотардай булып ачыккан һәрберебез, Чулман белән саубуллашабыз да, әтнәннләрс өйдә булмаган берәр иптәшебезнең өендә җыелабыз. Үзебезнең өйләребезгә таралышу турында уйлап та карамыйбыз. Менә шул вакытта безнең хыял көче эшкә җигелә: әйдәгез, яңгыр боткасы оештырабыз! Ә авыл халкы яңгыр боткасы оештырган вакытта бернәрсәләрен дә кызганып тормый. Кычкырышып-көлешеп, этешә-тортешә өйдән-өйгә йөрибез дә кирәк нәрсәләр җыябыз. Ризыкны мулрак тамызган кешеләргә күмәкләшеп: — Бәрәңгегез чәйнек-чәйнск булсын! дип, теләкләр телибез, ә бирмәгәннәре булса, «Бәрәңгегез борчак-борчак булсын!» дип, аларны да өлешсез калдырмыйбыз Ләкин кем генә үз бәрәңгесенең борчак-борчак булуын теләсен икән? Бирәләр, рәхәтләнеп бирәләр авылдашлар ачыккан бала-чагаларына ризыкны. Күмәкләшеп «хәер эстәп» кайткач, тотынабыз ботка пешерергә, чәй кайнатырга. Кызлар бәрәңге әрчи, суган турый, малайлар төрлечә булышкалап йөри, ә мин -ашханә мөдире җитәкчелек белән мәшгуль. Оештыру сәләтенә ия булу югары классларда укыганда бик нык ярдәм итә классташларың гына түгел, башка сыйныф укучылары да сиңа тартыла, сине К МИН —УКЫТУЧЫ берәүдән дә кыерсыттырмаска тырыша, тәртипсез укучыларның да сиңа тешләре үтми. Урта мәктәпне мин күрше авылда тәмамладым, ләкин мине кыерсыткан, миңа теш кайрап йөргән бер генә кешене дә хәтерләмим. Унынчы сыйныфта укыганда мине үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе итеп куйдылар. Түгәрәк белән укытучы кеше җитәкчелек итәргә тиешле, ләкин мәктәп директорыбыз Алишев Сәлам Хатыйпович бу вазифаны миңа курыкмыйча йөкләде һәм мин үз эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырыша идем. Лаеш районы үзәген ул вакытларда татарча чыгышлар белән артык шаккатырып булмый иде, чөнки поселокта татарлар аз яши, район җитәкчеләре урыслар иде һәм менә без, Татар Сараланы урта мәктәбе укучылары, районда концерт бирәбез. Сәхнәгә энҗеле калфаклардан, милли киемнәре белән ялтырап торган яшь кызлар-егетләр чыгып баскач, Лаеш халкының йөрәге «аһ» итеп куйды, һәр номерны алкышлар белән сәламләде. Коллективка җиңүче исеме бирелде, шул ук елны мин үзем дә, җырчы буларак, республика күләмендә лауреат исеме яуладым. Үзебезнең авылда, Чулман белән Идел кушылган төбәктәге әкияти Атабай авылында, мине «артист» дип йөртә башладылар. Берара мин үзем дә, артист булырга микән әллә, дип йөри башладым. Укытучы һөнәре күнелтә бик якын, ләкин туган авылым Атабайда укытучыга кадер-хөрмәт мактанырлык түгел иде. Без кечкенә вакытларда укытучы һөнәренең илкүләм дәрәҗәсе какшаган иде инде. Укытучы —хөкүмәт кулындагы курчак, партиянең бөтен кампанияләрен тырышып үтәүче, ул «айт» итсә, «тайт» итә торган күндәм бер җан иясенә әйләнгән эш аты. Заем вакытларында, куркыта-куркыта, көче җитмәгән суммаларда ясак түләү өчен халыкны кул куйдырып йөрүчеләр — укытучылар иде. Сугыштан соңгы авыр елларда урактан кайтучы колхозчыларның җан җирләренә кадәр кереп тентүдән дә тартынмаган кешеләр дә укытучылар булды, ике кишер «урлап», зур җинаять эшләгән дип, төрмәгә утыртуда гаепләп, авылдашларын хөкемгә тарттыручылар арасында алар да бар иде. Укытучылар дингә каршы көрәштә дә зур активлык күрсәткәннәр. Дин әһелләрен хурлап спектакль куюларда, гарәп имласындагы китапларны юк игүдә, мәчетләрне яптыруда алар башлап йөргәннәр. Балаларга ят исемнәр кушу да укытучылардан килеп керде, авылда Эрнест, Альберт, Дарико, Сулико, Клара, Аида, Эльвира, Карл, Регина, Арсен кебек исемнәр үрчеп китте. Ләкин, нинди генә кимчелеккә ия булмасын, укытучы — авылда бердәнбер һөнәр иясе. Укытучы профессиясе авыл баласының канына кечкенәдән үк сецә иде. Баштарак артист булырга микән дип иләсләнеп йөрсәм дә, күңелем «укытучы бул» дип пышылдый иде, һәм мин укытучы һөнәрен сайларга булдым. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты хыял чишмәләрен үз агымына борып җибәрергә ярдәм итте. Менә мин студент. Мәһабәт ак колонналары белән үзенә әллә кайдан чакырып торган чал университетта фән нигезләрен кимерү теләсә кемгә тәтеми, ләкин безнең анда эшебез юк: яна дуслар белән бергәләп лекцияләр тыңлыйбыз, имтиханнарга әзерләнәбез, фәнни түгәрәкләргә йөрибез, опера театрында опералар, концертлар, Камал исемендәге академия театрында спектакльләр карыйбыз. Биш ел дәверендә булып узган истәлекләрнең исәбе-хисабы юк, чыгарылыш курста укыган еллар — үзе бер дөнья. Әдәбият кафедрасы җитәкчесе Хатип Госман үзебезне җыеп, диплом язар өчен темалар өләшеп чыкты. Ләкин миңа һәм тагын берничә студентка диплом темалары тәтемәде. Мәрхүм галимнең кешеләрне ак һәм кара буяуларда гына күрә торган психологиясе бу очракта үзен сиздерми калмады. Байтак студентлар, диплом эше язабыз дигән булып, фәнни хезмәткә «чумдылар», ә без исә дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез... Дәүләт имтиханнарын «4» һәм «5» билгеләренә генә тапшырып, музыка училищесының җыр бүлегендә укуымны өздем дә, дипломны кесәгә салып, Актаныш районына авыл укытучысы булырга юл тоттым. Җырга-монга бай, гүзәл кешеләргә мул булган Актаныш мине кочагын җәеп каршы алды. «Монда җырлый һәрбер агач, монда бар да сандугач» дигәндәй, Актаныш мине җырчы итеп үстерде, Актаныш миннән укытучы ясады. Егерме ел буена мин Актаныш халкына мәгърифәт нурлары чәчтем, җырым-моңым белән тәрбияләдем. «Син Актанышныкы бит, әйеме?» — диючеләргә хәзер дә: «Әйе, мин Актаныштан», дип горурланып җавап бирәм. Физик яктан Лаеш районының Атабай авылында тусам да, рухи яктан чынлап та Актанышта тудым мин. Актаныш районында гел урыс теле укыттым. Татар балаларын урыс теленә, матур итеп җырларга, биергә өйрәттем. Казан дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап, икенче диплом алырга да җитештем. Мәктәптә ике дипломга ия булган укытучы эшләве нур өстенә нур гына. Тик менә укытучынын эш шартлары, яшәү дәрәҗәсе, вакыты мәсьәләләре белән бер дә исәпләшәселәре килми Атна саен йә профсоюз җыелышы, йә ачык партия конференциясе, «теоретик» семинарлар, методсовет, педсовет, тагын әллә ниләр булып кына тора, өчәр сәгатьләп кирәкле вакыт бушка-заяга уза. Мәктәп директорыбыз андый җыелышларны ярата, үткәрергә сәбәп кенә эзләп йөри «Блаканатларыгызны алыгыз, тиратик семинарны башлыйбыз» дигән сүзләре колак төбендә хәзер дә яңгырап тора. Блокнотлар алып, теоретик семинар дип аталган бу җыелышта сөйләнгән «докладларны» язып, конспектлап барырга куша директор әфәндебез. Ә мина бу бик кызык тоела, андый сөйләмне беренче тапкырлар ишеткәнгә, түзә алмыйча көләргә мәҗбүр булам. «Син, энекәем, безнен мәктәпне таркатырга килдеңмени9» - ди хуҗа. Үзем дә җавапка аптырамыйм. «Юк, таркатырга түгел, киресенчә, таркала башлаган мәктәпне төзәтергә килдем», дип, көлә-көлә ярып салам. Директорыбыз Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлаган. Аның укып йөргән чакларындагы кызыкларны хәзер дә мәзәк итеп сөйлиләр. Имеш, ул диктант язган. Укытучы диктантны тикшереп, эштән 55 хата тапкан һәм кызыл кара белән «55 ошибок» дип язып куйган. Ә безнен абзый: «Кара, минем эшкә ике бишле куйганнар!» дип гаҗәпләнә икән. Абзыйның рәхәтләнеп кенә белем аласы еллары авыр сугыш елларына туры килгән, илбасарлар белән сугышкан, вакытында белем ала алмаган, ләкин акылы камил, башы эшли һәм югалмаган, кеше булган, оста җитәкче, тәрбияче вазифаларын яхшы башкаруы аркасында озак еллар мәктәп директоры йөген тарткан. Коллектив дус, шаян, тату иде. Ләкин эш җиңел түгел. Совет педагогикасы һәрвакыт уртакул укучылар белән эшләүне күздә тотты. Дәресгә яхшы укучылар белән эшләргә вакыт юк диярлек, материалны начар, авыр үзләштерүчеләр белән тирләп-пешеп, дәрес тәмамланганны сизми дә каласын. Дәрес тыңларга кергән завуч-директорлар, инспекторлар, материалны авыр үзләштерүче тәртипсез укучылар белән эшләмәсөң, тәнкыйть итәргә генә торалар. Укытучы, үзенен сәламәтлеген какшата-какшата, берни дә белергә теләмәгән баланын башына белем орлыклары салырга азаплана. Ул укучыга синең сыйфат дәрәҗәләрен, «причастный оборотмларынның һич кирәге юк, ләкин укытучы аңлата, өйрәтә, укучыны ничек тә «3»легә өлгертергә тырыша. Әллә үзләре белән күп азапланганга, мәктәпне «3»ле билгесенә тәмамлап, әлле-мәллс генә укып чыккан укучылар укытучыга гомергә хөрмәтле булалар Алар әллә кайдан исәнләшәләр, булдыра алганча ярдәм нтергә тырышалар, кунакларга чакыралар, туган көннәр, бәйрәмнәр белән тәбрик итәргә дә онытмыйлар. Ә «5»лсгә генә укучы отличникларның күбесе йә күрмәмешкә салышып узып китәләр, йә теләр-теләмәс кенә елмаеп үтәләр. Минем хәзер завод директоры булып эшли торган элекке укучым бар Класс кирәк-ярагына укучылар 5 -10 тиен акча җыйган вакытларда шул тиеннәрне дә күбесенчә бирми иде, күмәкләшеп үткәргән кичәләрдә катнашмаска тырыша, иптәшләре белән аралашканда үзен эре тота иде Тик менә сату-алу эшләренә кечкенәдәй махнр булды. Помидор кәлшәсе утыртсалар, ничә орлыктан ничәсе тишелеп чыгачак, ничәсе һәлак булачак, ничәсе күпме уңыш бирәчәк, ничә сум табыш керәчәк һәммәсе дә исәптә малайның. Югары классларда коеп куйган карьерист иде инде. Портфель, урындык өчен туган әнкәсен дә сатарга риза егет. Чын йөзен битлек астына бик оста яшерә белә. Озак еллар комсомол яшьләр белән җитәкчелек итте, югары катлам белән генә аралашырга тырыша, классташларын, авылдашларын санга сукмый, бик дорфа сөйләшә. Бергә укыган иптәшләре минем белән очрашкан саен аңардан зарланалар... Укытучынын эше — тавык та чүпләп бетермәслек вак эш Эшенең артык ваклыгына укытучы үзе дә гаепле. Иптәшенең дәресен тыңларга керсә, һәр укытучы: «Фәлән-фәлән бу дәресендә менә ничә төрле метод кулланды, менә никадәр карточка-өләшү материалы таратты, ничә төрле күрсәтмә материал ясаган», дип, дәрескә анализ ясарга тотына. Шул ясалган анализлар укытучыны өләшү карточкалары төзергә, төрле картиналарның репродукцияләрен җыярга, төрле иллюстрацияләр тупларга, беркемгә дә кирәкмәгән папкалар әзерләргә этәрә. _ Актаныш районында андый кәгазь боткасына исләре китми иде, ә менә Чаллыда укытучының хезмәтен шул күрсәтмә-күргәзмәлекләр белән бәяләргә тырышулары белән очрашырга туры кнлгәләде Ул күрсәтмәлекләр укытучының иҗат лабораториясе дип атала. Андый иҗат лабораторияләрендәге әйберләрнең 90% ы үле капитал булып тузан җыеп ята бирә, ә тикшерүчеләр өчен алар— укытучының иң кыйммәтле хәзинәсе. КамАЗ машинасы әрҗәсенә дә сыеп бетмәгән бай «лаборатория»ле укытучыларыбызның кайбере әллә нинди мактаулы исемнәр алып бетерделәр, тик укучылары укытучыларын яратмыйлар, дәресләре дә мактарлык түгел. Укытучының төп иҗат лабораториясе башында, телендә, белеме һәм методик осталыгында, хезмәтенең нәтиҗәсе — дәрес бирү осталыгында, материалны аңлата белүендә, балаларының белеме һәм тәрбнялелекләрендә. Дәресендә йөз төрле әйбер күрсәтеп тә, дәресең чыш-пыш булса һәм укучыларның белемнәре түбән булса, андый укытучының хезмәте югары бәяләнмәскә тиеш. Укытучының ярты эше өенә кайта, аның гомере план төзеп үтә. Ул һәрвакыт нинди дә булса педагогия фәннәре докторының «уйлап чыгарулары» һәм фәнни хезмәтенә яраклашырга тиеш. Шуңа күрә укытучы Липецкий методын да үзләштерә, укытуны индивидуальләштерү алымнары, танып белү, актуальләштерү проблемалары өстендә дә эшли, тегендә чәчелә, монда чәчелә. Дәрес планнарын төзегәндә дә өч төрле максатны конкрет билгеләп куярга тиеш: өйрәтү, эш күнекмәләрен үстерү, укучыларны тәрбияләү максатлары — һәммәсе күренеп торсын. Укытучы уйлана, баш вата. Җитмәсә — ачык дәресләр үткәрттереп теңкәгә тияләр. Ачык дәресләр үткәрү — бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, нервлары какшаган, таушалганнарга олы йөк. Ә үткәрми чараң юк, сәламәтлегең җан тәслим кылар- лык дәрәҗәдә түгел икән — үткәрергә мәҗбүрсең. Мине хәтта 29 нчы майда, уку елы бетәсе көнне, ачык дәрес үткәрергә мәҗбүр иткәннәре бар. Барлык тема инде күптән үтелеп беткән, укучыларның күңелләре әллә кайларда, ә укытучы җан тирләрен агыза-агыза районнан килгән «кунаклар» алдында ачык дәрес биреп азаплана, тыңлаучылар исә- дәресеңнең кай җире турында нәрсә әйтим икән дигәндәй, кәгазь сырлап утыралар Хәзер ачык дәресләрне күбрәк балаларның уены рәвешендә уздырырга тырышалар. Рәхәтләнеп уйныйлар, тыңлаучыларны шаккатыралар, ләкин күпчелек очракта балаларның белем күнекмәләре генә бик чамалы була. Чаллы шәһәренә килүемнең беренче елларында мин урыс теле һәм әдәбияты укытуымны дәвам иттем, ләкин марҗа түтәйләребезнең күбесенең бу предметны башка милләт вәкилләре укытулары белән канәгать түгеллекләре һәрдаим сизелеп тора. Ничек инде татар Әсәдуллин, грузин Амонашвнлн бөек урыс милләтенең бөек телен бөтен нечкәлекләре белән белә алсыннар ди?! Шуның белән килешәселәре килми аларның. һәм Татарстан мәктәпләреңдә татар телен укыту бөтен проблемалары белән килеп баскач, мин татар теле укыта башладым, урыслаша башлаган татар балаларына туган телебезне өйрәтергә алындым. Алда Каф тавы хәтле авырлыклар, чишәсе проблемаларның исәбе-хисабы юк. Иң авыры —татар теле дәресләрен уку расписаниесенә кертү. Татар балалары үз туган телләре дәресләренә урыс балалары татлы йокыларыннан торган вакытка, «нулевой» сәгатьләргә килеп утыра иделәр, йә җиденче-сигезенче сәгатьләргә калып өйрәнергә тиеш иделәр. Ә укытучыга җиде таң тишегеннән мәктәпкә килергә кирәк. Дәрес барган вакытларда өйләренә кайтырга җыенган тәртипсезләре татар теле «кабинетымның ишеген ачып кычкырып китәләр, бер кирәксезгә шакып узалар. Тешне кысып булса да түзәргә туры килә. Мәктәпләрдә татар мохите тудыру турында уйлау мөмкин түгел, татар сөйләме 12 квадрат метрлы татар теле бүлмәсеннән башка бер җирдә дә ишетелми. Ләкин дөньялар үзгәрә, тормыш яңача атлавын дәвам итә. Хәтта шәһәр мунчасында баласы белән татарча сөйләшкән татар милләттәшләребезгә: «В общественном месте не разговаривайте по-татарски» дигән чаклар артта кала бирде. Мәктәпләрнең ишеген татар теле ныграк, кыюрак һәм ешрак шакый башлады, һәм, ниһаять, Татарстан хөкүмәте бу фәнне расписаниеләргә рәсми керттерү бәхетенә иреште. Мәктәпләрдә татар класслары ачыла, татар мохите барлыкка килә башлады. Мин эшләгән Чаллының 33 нче мәктәбендә дә татар классы ачып җибәрдек. Милләтебезнең йотылуына битараф булмаган ата-аналар балаларының татар классында укуларына карышмыйча риза булдылар. Ләкин башлангыч классларда укытучы ханымнар яхшы укучы татар балаларыннан тиз генә аерылырга теләмәделәр һәм үзләренә котылырга кирәкле тәртипсез, начар укучы, сәламәтлеккә туймаган балаларны гына татар классына күчәргә «үгетләделәр». Баштарак без моның белән дә килештек, татар классын авырлык белән булса да оештырдык. Сәламәтлекләре мактанырлык булмаган, кайберсенең ике күзе ике якка караучы, өйләрендә рәтләп тәрбия күрмәгән Чаллы кош фабрикасы эшчеләренең татар балаларын мәктәп ашханәсенә тезеп алып барганда, маржа апаларыбыз. — Вон будущие национальные кадры идут,—дип, көлеп кала иделәр үзләреннән. Икенче елны татар классларының саны үсә башлады. Бу классларда эшләүче укытучылар балаларга ныклы белем-тәрбия бирүгә, аларда милли аң үстерүгә ныклап тотындылар. Мин исә бер төркем милләт баласын, кышның 30° суыкларыннан да курыкмыйча, каникул көннәрендә Ленинградка экскурсиягә алып барып кайттым. Балалар да ким-хур итмиләр үзебезне: укулары, тәртипләре яхшырды, милиция бүлмәсенә исәпкә эләгү белән дә борчымыйлар. Татар классларында тәртип яхшы һәм ата-аналар балаларын татар классларына шатланып бирә башладылар. Мәктәптә беренчеләрдән булып оештырылган татар классында уздырылган әдәбият дәресен искә аласы килә. «Тукай» романының авторы Әхмәт Фәйзи иҗатына багышланган иде ул. Дәрестә Әхмәт Фәйзинең тормыш юлы өйрәнелде, «Тукай» романыннан өзекләр яңгырады, шигырьләр сөйләнде. Дәреснең йомгаклау өлешендә укытучы дәвам итә: — Үзе вафат булгач та, Ә. Фәйзи ижаты халык күңелендә моң чишмәсе булып ага башлады. Халык аның «Умырзая» исемле шигырен җыентыкларыннан табып алды да, көй чыгарып, «Умырзая» җыры итеп җырлый башлады Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз Класска матур көй, татар көе таралды. Ә укытучы дәресне йомгаклау сүзләрен дәвам итә: — Кадерле укучылар! Сез дә безнең умырзаяларыбыз, татар классларының беренче чәчәкләре, беренче карлыгачлары. Ләкин Әхмәт Фәйзинең шигырендә умырзаяларның гомерләре кыска икәнлеге искәртелә, ә сезнең гомерегез озын, киләчәгегез өметле булырга тиеш. Моның өчен милләтебезгә уянырга кирәк. Шул вакытта тальян гармунында барысы өчен дә таныш аккордлар алына, аңа балалар кушыла. Уян, татар, уян инде Уян син дип кояш чыга. Тор да кузгал нзге эшкә, Бу җыр енна булсын дога. һәм Чаллы шәһәренең 25 нче бистәсендә урнашкан 33 нче мәктәп уянды. Хәзер ул татар мәктәбе статусы алды. Ләкин урыс милләтле кайбер педагоглар моның белән һич кенә дә килешергә теләмиләр, урыс балаларын «кызгану» йөзеннән югары оешмаларга язуларын дәвам итәләр: имеш, бистәдә икенче мәктәп юк, ә күрше мәктәпләргә йөрер өчен юлны аркылы чыгарга туры килә икән. Чаллыда бердәнбер татар мәктәбе эшләгән вакытта татар балаларына шәһәрнең бер башыннан икенче башына әллә ничәшөр транспортта йөрергә туры килә иде. Әмма кызганучылар күренмәде. Башка шәһәрләрдә һәр мәктәп баласының ишеге төбендә мәктәп басып тормый ләбаса! Ходай саклый, хәвефхәтәрсез генә балалар берничә квартал йөреп, белем алуларын дәвам итәләр. Ә Чаллыда һәр урыс баласының борыны төбендә мәктәп салынган булсын! Аларның дәлилләре көчсез, дәгъвалары урынсыз Үзенә кирәктә җир тишегенә керергә булдыра ала торган бала юлны гына аркылы чыга ала бит ләбаса. Авырлыклар белән милләтебезне торгызып йөргәндә, шундый буламы «тугандаш» халыкның фикере?! Укытучыга оештыручы да, режиссер да, рәссам дә, әдәбият белгече дә, җырчы да булырга туры килә Укытучы барысын да белергә, эрудиция, тылсым көченә ия булырга тиеш. Укытучы профессиясе ул кон кадагы профессиясе, тормыш профессиясе. Ул тормыштан артта калырга тиеш түгел, бүгенге көн белән, яңалыклар белән бергә атлап барырга тиеш. Артта калдыңмы, төссезләнүең тоныклануың яисә бөтенләй күгәрүең бар. ’ Тик укытучы хезмәте безнең илдә тиешле бәяне ала алмады. Хәзер укытучы - иң түбән эш хакы алучыларның берсе Күп илләрдә иң зур эш хакын укытучылар бигрәк тә башлангыч класс укытучылары ала, ә бездә укытучы күпчелек очракта бушка эшләүче эш аты. Хәзерге заманда бер генә җирдә дә бушка эшләтү мәҗбүрияте калмады, ә мәктәп системасында, киресенчә, җәелеп кенә китте. Укытучы һәрчак матди яклауга мохтаҗ, шуңа күрә ул күп сәгатьләр укытырга яисә ике җирдә хезмәт итәргә мәҗбүр. Ике мәктәптә эшләүче укытучыны мәктәпләрнең берсендә «совместитель» дип йөртәләр. Үзенең төпләп эшләп йөргән мәктәбенә дә йөгерә укытучы, икенчесенә дә. Нәтиҗәдә, бөтен көчен биреп берсендә дә эшли алмас була. Көлкеле мәзәктәге попугай шикелле. Имеш, бер попугай булган ди: уң аягыннан тартсаң, татарча сөйли икән теге попугай, сулыннан тартсаң—урысча сиптерә икән. Бер кызыксынучы кеше: — Тукта, ике аягын да берьюлы тартып карыйм әле, нишләр икән бу мескен? дип, ике аягыннан да тарткан теге кошның. Попугай теге кешенең күзләренә карап: — Бәтәч! Чуть-чуть не упал! —дип әйткән, ди. Бичара укытучыга да шулай дип әйтергә генә кала. Укытучының эше — катлаулы хезмәт. Ләкин мин укытучының хезмәтен пәйгамбәрләр эшчәнлеге белән чагыштырырга яратам. Пәйгамбәрләр бит гомерләре буена кешеләргә Аллаһы тәгалә тәгълиматын таратып яшәгәннәр. Алар ходай ихтыярын алдан хәбәр итүче һәм төшендерүче изге затлар. Укытучы да яшь буын тормышында иң көчле, иң кодрәткә ия булган тылсым хуҗасы. Ул баланы кеше итүче көч. Шуны истә тотып, мин балаларны кече яшьтән алып, мәктәпне тәмамлап чыкканчы үзем укытып чыгаруга басым ясадым, ягъни 5 сыйныфтан алып, соңгы чыгарылыш сыйныфына кадәр. Югары классларга җиткәч, ул укучылар минем эшемдә таянычым булдылар, белемнәре, тәрбиялелек- ләре белән башка сыйныф укучыларыннан күпкә яхшы яклары белән аерылып тордылар. Күбесе югары белемгә ия булды, телләренең җорлылыгы, күңелләренең киңлекләре белән тормышта үз юлларын тиз таптылар, һәркем үз сәләтен үстерә алды, алгы сафларда хезмәт итеп торалар. Туган телебезнең укучыларны тәрбияләүдәге кодрәте мәңге саекмас һәм күмелмәс чишмә булган кебек, минем педагоглык хезмәтем дә тукталмады, өзелмәде. Үземнең эшсез тинтерәп йөргәнемне хәтерләмим, өзлексез балалар белән кайнашу гадәткә кергән, күнегелгән, тормыш таләбенә әйләнгән. Мәктәп тузанын эчү, балалар алдында дәрес бирү, алар белән гәп кору, аларның аркасыннан сөюдән тәм табам мин. Гомер буе мәктәптә. Дәрес планнары язып, нсәпсез- хисапсыз дәфтәр тикшереп, төрле кичәләр уздырып үткән тормыш. Балаларны белемле итәм, киләчәк буынны тәрбияле нтәм дип ышанып яшәү Чөнки бары тик белемле кеше генә, тәрбияле кеше генә дөньяны күркәм итә ала. Мин шуңа ышанып яшим: укытучы хезмәтен яратсаң, укучыларга да, үзеңә дә синең хезмәтең канәгатьләндерү китерә, уй-хыяллар үстерә, яшәргә дәрт уята, иҗат итү теләге кузгата. Чулман белән Идел кочаклашып аккан җирдә, Атабай авылында шытып чыккан, Актаныш һәм Чаллыда чәчәк аткан тормыш, җыр сәнгате белән укытучы хезмәте бергә үрелеп барган тормышым дәвам итә. Чишмә башым булган гүзәл Атабай Сабан туйларында, ямьле җәй айларында кайтып, туган авылым, дусларым, авылдашларым турында җырлап килсәм, балачагыма кайткан кебек булам, ел буена җитәрлек илһам, күңел тынычлыгы алам мин. - Чулман белән Идел-елга Кочаклашып алга ага. Иркә гөлләрдәй елмаеп Туган авылым каршы ала. Атабаем, кайтам сиңа, Сине күрү — дәва мина Сагындырды урманнарын. Бөдрә таллар, яланнарын Монда минем яшьлек таңым, Җан дусларым, туганнарым. Атабаем, кайтам сиңа, Сина кайту — җанга шифа Искә төшкәч айлы кичләр. Басыладыр шашкын хисләр. Еракларга кабат китсәм. Күңелкәем инде нишләр0 Атабаем, кайтам сина, Сина кайту — җанга шифа Чаллы.