Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫЯР-КЫЙМАС КОЯШ БАЙЫЙ

Хәзер Сабый булуларым көлке хәзер, Чәнечкеле—мин дә керпе хәзер. Бугазымнан алып селке хәзер, Ни дә төшмәс, мин дә—төлке хәзер. Ягылмакчы дөнья кере хәзер, Сыланмакчы була дөнья чире хәзер. Тик сер бирмим, мин дә эре хәзер: Ким дигәндә тешләк бүре хәзер. Татарыма Бабайлар бит шундый гаярь булган, Ә без нигә куркак җанлылар? ИНТЕРДУСЛЫК вәгъдә итә-итә, Телебезне тартып алдылар. Без дәшмәдек. Дуслык бакчасында яши торгач, Без, татарлар, шундый хушландык, Берәүләргә туннар өләшкәндә, Насыйп булды ертык ыштанлык. Без дәшмәдек. Урыс сөйдек, сөйдек марҗасын да, Аерылмаслык булып бәйләндек. Дөньялыкка урыс үрчетүче Иң шәп питомникка әйләндек, һәм дәшмәдек Күзгә кырып салыр татар калды, Аларын да тарта тегермән. Сугыш сайлап алган егетләре Табут булып кайта тегеннән... Без дәшмибез. Бүре ыруының горурлыгы Ахыргача әллә беткәнме: Яңакларга суккач, рәхмәт әйтеп Көтәбез бит артка типкәнне! һәм дәшмибез. Халык инде аермый да бугай: Нәрсә кимлек, кайда өстенлек. Рухыбызның газиз түренә үк Оялаган ИНТЕРМЕСКЕНЛЕК Без дәшмибез. Авыз пешкәч, артык сак булдыкмы — Үз-үзебсзне һәрчак куркыттык. И татарым, бөтен җир шарында Синең төсле бүтән мокыт юк. Син дәшмисең. «Туганлык» Дус дидек тә туган дидек, Кайдан килгән туганлык? Үзебезне алдый-алдый, Шул ялганга куандык. «Өлкән туган», «кече туган», Тормыш —сәхнә,— кыландык. «Туган»нардан сөяк артса, Шуны ялап юандык «Туганлык»та уйный торгач, Баш авыртып уяндык. Мәскәү дә бар, Казан да бар, Ә кайда соң туганлык? Ә кайда соң туганлык? Без Илдус Гыйлаҗевка Сугыштан соң туган асыл буын, Без окоптан кайткан яралгы. Шуңадырмы замандашларымның Туганчы ук җаны яралы. Тамырларны пуля өзгәләгән, Чәрдәкләгән мина ярчыгы, Яраларны юган чагыбызда Алсу төскә керә таң чыгы. Сак булыгыз, Авыр сүз әйтмәгез, Күтәрүе авыр нахакны. Аерылырга вакыт, вакыт инде Гади таштан затлы ахакны, Акыллыдан — юләр, ахмакны. Яраланган җаннар булсак та без, Асылташлар, энҗе затыннан. Күрмисезме: Әнә кыйпылчыгы Җаныбызның—күккә атылган. һәм кабынган якты йолдыз булып, Азмы, күпме—санап карагыз. Без үлемсез! Җирдә туабыз да Мәңгелеккә күчә барабыз. Ышанмыйм Ташлар телсез. Әгәр телгә килсә, Сөйләр иде бары дөресен. Тарихыңны «өлкән туган» язса, Ничек итеп ялган эресен? «Өлкән туган» өчен мескен татар Гомер буе булды вак халык Кабер ташы—чиркәү нигезендә, Башкайлары—бетте тапталып Кем ышана андый золымлыкны Бүтән безгә ул һич кылмас дип? Киләчәктә минем кабер ташым Чиркәүләргә нигез булмас дип? Мин ышанмыйм. Бармы ышанучы, Тынгы табыйм ничек җаныма? Бик тә, бик тә ышанасы килә, Тынычлана алмый җан тына Атылдым кояшка, Канатлар Көйгәнен сизмәгәнмен, Тиле мин — Җанның яртысын Күкләрдән эзләгәнмен Көйгән канатларым белә » Егылдым да катыңа.— Хәзер без икәү очабыз Сөюнең канатында. Язгы ташу Шушы чыкмаган ханымның Яз җитүгә ярсуы' — Гүя минем бу тәнемдә Кайнап торган кар суы. Ашкына ерак диңгезгә. Белмим, ник адарына? Ышана микән суларның Шулай гел агарына? Читтә кояш җылырактыр, Бәхет тулырак сыман Утырам кичке эңгердә Күзем алалмый судан. Ага ташу, ургый сулар, Сылана ярга күбек. Узышлый гаярь дулкыннар Китә хәлемне белеп. Кыяр-кыймас кояш байый, Юашлана җилләре... Кар сулары булып ага Гомернең мизгелләре. Бердәнберем Уйламаган идем, гомер буе Булырсың дип болай сагынырлык. Хисләремне ак кәгазьгә салсам, Шундый кайнар—дөрләп кабынырлык. Сөюеңне аклар, раслар өчен Җитәр микән калган бар гомерем. Гүзәлләрнең дөнья букетында Син бит, тик син—минем бердәнберем. Еллар узар, моңсу картлыгыма Синең белән, бәгырь, мин килермен. Үлем алдында да пышылдармын: — Син, Венерам, минем бердәнберем! Ышан: бердәнберем... Өмет Сөйли белмәгәннәр акыл сата, Кемдер дәшми оста көенчә. Мин әйтәсен ләкин кем дә әйтмәс, Әйтә икән—әйтмәс минемчә. Төче булыр яки әче булыр, Фикеремне бозып сөйләрләр. Дөнья тулы юләр акыллылар, һәм акылы алтын юләрләр. Мин шул арның, белмим, кайсысыдыр. Белә калганда да ни кылыйм? Ялгышларым булса, газиз аллам Ярлыкамый калмас үз колын. Әлмат.